Чәчмә әсәр
3 Июля , 18:22

Әмир ӘМИНЕВ. Бүре балалары. Хикәя (2)

– Улым, болайга йөгер, шәбрәк йөгер!  Мәктәбеннән кайтып килүедер, нигә генә интернатында калмады икән бүгенгә? Бу мәхшәрдән ничек котылыр, бу якка чыгып өлгерә алырмы? Күтәрелгән чүп-тузан арасыннан улының сыны күренеп калгандай, кулын да болгаган сыман. Янә кычкыра Сәкинә һәм җан ачысы белән улына каршы йөгерергә тотына. Аны тизрәк коткарырга кирәк, җимерелү астында калып харап була күрмәсен.

Әмир ӘМИНЕВ. Бүре балалары. Хикәя (2)Әмир ӘМИНЕВ. Бүре балалары. Хикәя (2)
Әмир ӘМИНЕВ. Бүре балалары. Хикәя (2)

Иртә белән ишекне ачып җибәрсә, чыелдаганнары ишетелә көчекләрнең. Куана, әй куана шуңа Сәкинә, димәк, тынычлана Актырнагы, моннан соң урман дип йөрмәячәк, югалмаячак! Иптәше, сакчысы, караучысы бит ул. Ни дисәң дә, тере җан. Беткәнмени бозык бәндәләр – туктап тегесен, монысын сорашкан, хәленә кергән булып кыланалар, кызганалар, ә башларында бер генә уй: ирлек нәфесен канәгатьләндерү. Шушындый чакларда Сәкинәнең этенә бер генә ымлавы җитә, ырылдап килеп ябышырга әзер тора.

Шунысына гаҗәпләнә Сәкинә: өйалды астыннан эт үзе дә чыкмый, көчекләрен дә чыгармый. Чакырып та карады, әрләде, куркытты да, юк, тыңлата алмады. Өйалды баскычы астына куйган ашамлыкны Сәкинә юкта гына ашый да кире кереп ята. Хәер, үзе дә ашамый, көчекләренә ашата. Көннәр үтү белән, көчекләр өйалды

баскычы кырыена килеп карый, ишегалды белән таныша, туп сыман тәгәрәшеп, урамга да чыга башлады. Мондый вакытларда Актырнак үзе дә чыга һәм алгы тәпиләрен сузып ята да тегеләрнең шаярганын күзәтә – балаларына ул да шат.

Төнен Актырнак тынычсызлана, шыңшый, бүреләрдән шүрлидер, ахры, шуңа күрә Сәкинә аны балалары белән абзарга бикли. Болай тынычрак. Баштарак көчекләрнең йоннары әнисенекенә тартым иде, акрынлап аксылга әйләнде, аяклары озынайды, борыннары очланды, карашлары кыргыйланды. Ашаганнарын карап, холык-фигыльләрен, тышкы кыяфәтләрен күзәтә-карый торгач, Сәкинә озакламый коточкыч яңалык ачты: болар бит – эт түгел, бүре токымы!

Беркөн бәрәңгесендә явыз коңгызларны җыеп йөргәндә, көчекләрнең чыр-чуына игътибар итте. Караса, тавыкларны куалар. Йөгерерләр, йөгерерләр дә туктарлар дип уйлаган иде дә, булмады – мескен тавыкларны ишегалды буйлап куа бирделәр. Тавыкларның кайсылары лапас башына очып менеп, кайсылары бәрәңге арасына сикереп чак котылды. Сәкинә йодрык күрсәтеп кычкырган иде, көчекләр шып туктады да аңа текәлде, колакларын тырпайтып, аякларын аерып басып, хуҗабикәне үчектергән шикелле, аңа карап өрә башладылар. Шуннан янә куарга тотындылар. Бакчаның теге башыннан абына-сөртенә йөгереп килеп җиткәндә, ике тавыкны өзгәләп канга батырган иделәр инде. Өч көннән янә бер тавыкны ашадылар. Капка төбенә, хәтта авыл яныннан үтүче олы юлга кадәр җитеп, чәүкә, карга, саескан артыннан чабу, улау, ырылдау, машина, ат, кешегә өрү аларның көндәлек гадәтенә әйләнде, көннән-көн һөнәрләре артты, куркынычрак була барды. Аларның алдагы көннәрдә тавык белән генә канәгатьләнми, олырак мал-туарга, хәтта кешегә ташланыр вакытлары ерак түгеллеге көн кебек ачык иде.

Август башы. Сәкинә соңгы теземен кибәнгә салды да (быел җәй башка елларга караганда байтакка соң килде: май башына кадәр кар ятты, июньдә яңгыр койды, суык булды, үлән үсә алмады, тик июльдә генә табигатькә җәй рәвеше керде) агач ботагына элгән капчыгын, чәйнеген алып (учакны улына сүндерергә кушты) кайтырга чыкты. Бер эше бетеп торды, чапкан печәне күбәдә хәзер. Берәр төрле җаен табып ташыйсы гына калды. Әтисе үлеп киткәч, ирләр эшен дә башкарырга туры килә шул, нишлисең, яшәргә кирәк, мал-туар тоткач, ашарына әзерләми дә булмый. Көн аяз, агач яфраклары һаман ямь-яшел – алар өчен җәй башлана. Тирә-юнь тып-тыныч, бернинди тавыш юк, әйтерсең тормыш туктаган, вакыт туктаган.

Ерым елдан-ел өскәрәк, каенлык ягына шуыша, ялан тугайлар, көя төшкән тире кебек бәләкәйләнә бара. Авылда мәктәп бар чакта, балалар белән шуны уратып, агач утыртып та караган иделәр, файдасы тимәде: икенче язда ук таудан төшкән кар суы тегеләрне юып алып китте. Ике елдан янә маташтылар – бу юлы да табигать үзенең оятсызлыгын күрсәтте, утырып калганын мал таптады. Олылар тотынса, бәлки, берәр чарасын табар иде дә, аны туктатырлыкмы, юк белән булышмыйк дип, кул селтәрләр шикелле. Шулай итеп, колхоз, авыл көтүен көтәр урын елдан-ел тарая, кысыла, каенлыкка җитсә, чабынлыкка да күп калмый. Хәер, авыл китеп беткәч, күпләргә бу чабынлык кирәкми дә, анда хәзер Сәкинәдән башка йөрүче дә юк.

Ерымга килеп җиткәч, бүген күргән төше хәтеренә килде Сәкинәнең. Тавык төшенә тары керә дигән сыман, әлеге шул печәнлеген уйлагандыр инде. Алай дисәң, Альберты да килеп кысылды… Имеш, шушы ерым һаман киңәя, ашап килә, бер ягы белән печәнлеген ялмый, икенче очы белән Сәкинәнең өй ягын ашый. Яр, коры елдагыча, коргаксып ярылып тора да куркыныч гөрселдәп аска уела, аның белән куаклыклар, вак агачлар да күздән югала. Шундый гарасат, гөрселдәү-үкерү аша Сәкинә кинәт: «Әни!» – дип, җан ачысына кычкырган тавыш ишетә. «Альберт! - дип җавап кайтара, йөрәге ярылырдай булып, Сәкинә. – Улым, болайга йөгер, шәбрәк йөгер!» Мәктәбеннән кайтып килүедер, нигә генә интернатында калмады икән бүгенгә? Бу мәхшәрдән ничек котылыр, бу якка чыгып өлгерә алырмы? Күтәрелгән чүп-тузан арасыннан улының сыны күренеп калгандай, кулын да болгаган сыман. Янә кычкыра Сәкинә һәм җан ачысы белән улына каршы йөгерергә тотына. Аны тизрәк коткарырга кирәк, җимерелү астында калып харап була күрмәсен. Әнисен шәйләп, улы да йөгерә, бер кулына портфелен, икенчесенә костюмын тоткан, үзе сөртенеп егылып та китә, аннан тора да янә чаба. Алар бер-берсенә җиттем дигәндә генә, ерым уела да уела, уела да уела…

Нишләп андый төш күрдем соң әле, дип уйлап йөрде Сәкинә көне буе. Куллары печән җыйды, кибән салды, ә башы төш юрау белән мәшгуль иде. Чәй эчкәндә дә шул, кайтып килгәндә дә шул. Уйлары шуннан малаена килеп ялгана: Альберты бу җәй гәүдәгә нык тартылды. Сәкинә, бер шатланып, бер шөбһәләнеп, аның торган саен әтисенә охшый баруын күрә. Шул ук бөдрәләнебрәк торган сары, дөресрәге, бакыр чәч, ак йөз, зур зәңгәр күзләр. Әтисе калдырган әнә ул транзисторны тыңларга һәвәс. Бигрәк тә нигәдер рус тапшыруларын, рус көйләрен ярата. Башта Сәкинә җаны көеп шуны туктатырга куша, хәтта кулыннан тартып алып китә торган иде, хәзер эндәшми. Япа-ялгыз яшәгәнлектән, болай да күп нәрсәдән мәхрүм бит, әйдә, теләгәнен кылансын, миңа ошамый дип кенә, баланы тыярга ярамыйдыр, дип уйлый, ә үзе, рус каны барыбер дә үзенекен итә дип, эчтән сызлана…

Сырттан авылга, дөресрәге, өе утырган уйсулыкка төшкәндә, капкалары турысында машина күрде. Жиңел машина. Ак төстә. Бу – төшемнең дәвамы булып куймасын, дип куркып китте. Кит, су күрми, аяк салмый торыйм әле дип, үзен тынычландырса да, атлый торгач, борчылуы арта гына барды. Юл сораучылар дип уйлады, әмма машина тирәли әйләнгән, аннан капкага килеп төртелгән, шундагы эскәмиягә чүгәләгән хатынны шәйләгәч аптырый төште, димәк, махсус рәвештә Сәкинәне көтә. Гади юлаучыга охшамаган бу, ниндидер хикмәт бар. Альберты да тизрәк куып җитми, ичмасам. Озакламам, дигән иде, урман гизәдер, табигать карап йөридер. Бер мавыгуы бар – агач тамырларыннан төрле сыннар ясый. Берәр хайванга яки кошка охшаган тамыр тапса, алып кайтып, пәкесе белән тегене юнырга, чокырга керешә һәм, тырыша торгач, барыбер дә бер затка охшатып куя. Әле дә шуларны эзләп йөрүедер.

Сәкинә, бәрәңге бакчаларына җиткәч, хатынга игътибарлабрак карады. Илле биш-алтмыш яшьләрдәдер, юантык, чәчләрен яшь кызлар кебек кыска калдырып кистергән, өстендә җиңел зәңгәр плащ, аягында биек туфли. Аннан байтакка яшьрәк ир, киресенчә, пумаладай озын чәчле, үзе эре генә, кабаланмый, үз дәрәҗәсен белеп атлаган сыман. Кемнәр икән соң? Нинди йомыш белән туктаганнар? Ерактан килгәннәрдер, районнан яки Уфа ягыннан булулары да бар. Тышкы кыяфәтләре дә безнең башкортка охшамаган, руслардыр, ахры.

Сәкинә бәрәңге бакчасы аша үтте, арткы капканы ачып керде, тырмасы белән сәнәген лапас ышыгына китереп сөяде, өйалдына юнәлгән иде генә, хатын ишегалдына керде.

– Сәкинә Кәримова сез буласыгызмы? – диде ул, русчалатып. Үзе сынаулы, ничектер эре карады, баштанаяк буй-сынына күз йөгертте. Зур борынлы, кысык күзле хатын икән, дип уйлады Сәкинә үз чиратында, сул чигәсендә миңе дә бар. Хәрәкәтчән, җиңел гәүдәле икәнлеге сизелә.

– Әйе.

Ул нигәдер таныш тоелды Сәкинәгә, әллә менә бу миңен, әллә карашын, әллә нәрсәсендер инде кайчандыр кайдадыр күргән сыман. Тик кайда: райондамы, Уфадамы, институттамы?

– Саумысыз!

– Саумысыз.

– Сезгә керергә мөмкиндер бит?

– Керегез. Тик… печәннән кайтып кына килү.

Хатын Сәкинәнең бу сүзен җавапсыз калдырды, капка янында торган егеткә кул болгады:

– Миша, әйдә.

Сәкинә өстен алмаштырды, чәй куйды. Үзләре сүз башламагач, ачылып, ни йомыш белән йөргәннәрен сорамады – килгәннәр икән әйтерләр әле, дип йөри бирде. Ә «кунаклар» өйне тикшерде, кемнедер эзләгән сыман, тирә-якны күзәтте, вакыт-вакыт тәрәзә аша урамга күз төшерде.

– Бик ерак яшисез икән, чак килеп җиттек, – диде хатын, өй эчен карап-тикшереп беткәч.

– Ерак дип, кайсы яктан карыйсың бит, – диде Сәкинә.

– Әйе, болай бер яктарак инде. Житмәсә, юлы да начар.

– Бездән ерак инде барыбер.

– Кайдан сездән?

– Тамбовтан.

– Тамбовтан? – Сәкинәнең башына суккан кебек булды, миңгерәүләнде, кулындагы самавырын чак төшереп җибәрмәде.

– Мин Иванның әнисе булам, – диде хатын һәм, Сәкинәне тагын аптыратырга теләгәндәй, бер пауза ясады да өстәп куйды: – Мария Николаевна.

Иван-Ваняның үзсүзле, усал, ирләр кебек каты куллы әнисе шушы икән. Нигә дип килде икән соң? Хәер, билгеле, Альбертны күрергә килгәндер. Исләренә төшкән, димәк, Җир йөзендә аның барлыгын хәтерләгәннәр. Әллә Иван белән берәр төрле хәл булганмы, берәр төрле бәла-казага очраганмы? Юк, дертләп китсә дә, Иван-Ваня Сәкинәнең күңелендә элекке сыман якты нур, балкыш рәвешендә янмый иде инде. Күрәсең, авыр чакларда, әнисе, аннан әтисе фаҗигале үлгәндә онытылган да яңадан хәтеренә кайтмаган. Килмәве, һичьюгы, бер-ике авыз сүз генә булса да язып салмавы бәгырен катырган. Әйе, суынды, күңеле кайтты. Ә хәзер нәрсә, хәзер кайдадыр еракта, Тамбов өлкәсендә, шундый кеше яшәргә тиеш, мин аны кайчандыр белә идем дигән сыманрак тыныч, битараф мөнәсәбәттә. Альбертын яратканда (исемне дә бит саф башкортча итеп кушмады, русча да яңгырасын, алып китә калса, яшьтәшләре арасында оялып, кимсенеп йөрмәсен, дип уйлады), төннәрен торып өстен япканда, эх, килсә иде, күрсә иде улын, дип ачынып уйлана торган иде уйлануын.

Чәйгә утырдылар. Сәкинә өстәлгә каймагын, маен, кагын, вареньесын китерде, кичә теге авылдан икмәк ташыган машинадан алып калган ак калач кисте, корт куйды. Кунаклар әллә ни кыстатып тормады, рәхәтләнеп чәй эчте, ашады, юлдан бик ачыгып килгәннәрдер, ахры.

Кинәт өйалды ишеге ачылды, идән такталары буйлап йөгергән тавыш ишетелде, шар итеп өй ишеге ачылды, һәм, хәле бетеп, улы килеп керде.

– Әни, карале, кәҗә башына охшаган тамыр таптым. Ерым төбендә ята иде, – диде ул, чак тын алып. – Ике мөгезе, сакалы бар…

– Улым, ярар, маладис, – диде Сәкинә, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып. – Менә апай, абый белән исәнләш тә юын, чәй эчәргә утыр.

Малай чит-ят кешеләрнең барлыгын әнисе әйткәч кенә күрде шикелле, сүзеннән шып туктады да:

– Саумысыз! – диде һәм тышка атылды.

– Бәй, нинди телдә сөйләшә ул? – дип сорады күзләрен зур ачкан Мария Николаевна.

– Башкортча. Нинди телдә сөйләшергә тиеш соң ул? – Хәзер Сәкинә аптырады.

– Хәер, шулайдыр әле, – дип көчләп елмайган булды Мария Николаевна. Йөзе кызарды, карашын читкә алды, чигәсендәге миңе сикереп куйды. Ә төпкә утыртылган кысык күзләренә ачу, нәрсәдәндер риза булмау тойгылары ятты.

Нәрсәгә килгән соң болар? Күрер-карар өчен генә йөрмәсләр, минем ничек яшәү дә алар өчен мөһим түгел. Әллә?

– Бәгърем, мин оныгымны алырга килдем, – диде Мария Николаевна, ниһаять.

– Оныгымны? Нинди оныгыңны? – Сәкинә аңламады, сорауның мәгънәсе башына барып җитмәде.

– Үземнең оныгымны. Иванның улын, Альбертны.

– Ничек алырга, кая?

– Үзебезгә инде, әтисе янына.

Аңлады Сәкинә, көчкә аңлады, мәгънәсенә төшенде сүзенең. Янә башына китереп суккандай булды, йөрәге сикереп китте, авызын ачып, марҗага карады да катты. Димәк, Иван үзе җибәргән, ул адрес биргән, юл өйрәткән. Ах, сары баш, ах, шамакай, үзе килү юк, әнисен җибәреп ята!

– Нишләп Иван үзе килмәде?

– Ну, бәгърем, шофёр халкын беләсең бит, ул озак вакытлы командировкада, тиз генә кайтырлык түгел.

– Ун ел буе кайтмый командировкада йөрмидер бит инде?

– Кайта да китә, кайта да китә инде. Менә тагы китте. Уборка бетмичә көтмәгез, диде.

– Димәк, берничә елдан соң, малай сорап, ул якларга да барасыгыз бар?

Мария Николаевна эндәшмәде, көрсенде, карашын читкә алды, башын бер якка кыйшайтты да тышка карады. Сәкинә элекке кебек юаш кыз түгел инде хәзер. Дөньяның ачысын-төчесен күп татыган, гомере буе дигәндәй, бала чагын гына исәпләмәгәндә, кайгы-хәсрәт чолгавында яшәгән һәм бу дөньядан бернинди яңалык, дөресрәге, яхшылык көтми. Ике үлем, бертуган абыйларының, Себер ягына чыгып китеп, менә ничә ел кайтмаулары өчен борчылулары аны күптән балалыктан чыгарган. Шуңа да «кайнана»сының усал һәм һавалы карашына үз карашын каршы куеп, син дә мин сөйләшеп утыра.

 

(Ахыры бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас