

(Дәвамы.)
Бу сүзләрне идеология секретаре үзенчә эләктереп алды:
– Күрәсезме, Юрий Петрович, кече Тимергалинның холкы кем йогынтысында тәрбияләнә?
Әлеге гаепләүне кире кагып маташса, Кирьянов тузынып та китәр, колхоз рәисен эттән алып эткә салып сүгәр дә иде. Болай нәрсә әйтсен? Икенчегә йөккә кала алмаган үз бичәсе, чиркәүгә барып, попка зарланып, Ходайга ялварып йөрмимени?
– Ярар, тегеләре үткән-беткән инде, оныкаңны кешегә белдерми генә чукын… юк ла, магометанский дога укытсаң булмадымыни? Ладно, анонимка булгач, җавап язасы юк. Мондый хат обкомга барып ирешмәсен, дип теләргә генә кала. Соңгы пунктка ни дип җавап бирерсең? Әгәр әлеге хәбәр дөрескә чыкса, нәфесен тыя алмаган улыңны нишләтерсең дә, колхозчыларың күзенә ничек карарсың?
– Ильяс кызыл дипломга пединститут тәмамлап кайтты, Юрий Петрович, мәктәптә физика укытып йөри. Эшен матур гына башлап җибәрде булса кирәк.
Идеология секретаре сүзгә кысылмый утыра алмады:
– Әнә-әнә, “булса кирәк” шул! Әти кеше улының ни кыланганын белми. Я булмаса, белсә дә, белмәмешкә сабыша. Как же, гади колхозчы улы түгел ич ул, председатель малае…
Дәүләт Гыйрфанович кызарынды-бүртенде, Котдусовага: “Үзеңнең кылыгыңны бел, Шишканов белән “чышы-пышыларыгыз” бар районга мәгълүм!..” – дип нык кына каптырырга иде, кире уйлады. Урам бичәләре кебек, “үзеңне бел” дип тарткалашып утыру ирләр эше түгел.
– Юрий Петрович, – диде ул, тынычланырга тырышып. – В своей семье я сам разберусь.
– Разберись!.. Зур бәйрәмне каршы алырга җыенганда безгә синең проблемаларың кирәк түгел.
Дәүләт Гыйрфанович чыгып киткәч, Кирьянов, бер ноктага текәлеп, уйланып утырасы итте. Аннан, башын күтәреп, карашын Котдусовага юнәлтте.
– Я, сез ни әйтерсез, Ленара Харисовна?
– Сигнал надо проверить, Юрий Петрович, үзен дә, тәртипсез улын да вывести на чистую воду. Югыйсә, мин алдынгы дип, бик очынып китмәсен.
– Да, его религиозные взгляды оставим про запас, при необходимости всегда можно прижать. Но гулящий с ученицами сын... Беременная от него ученица… Иртәгә үк Таллыярга бар, мәктәп директоры, укытучылар белән очраш, ул Ильяс дигән егетнең үзен загони в угол.
Тагы нәрсә, дип уйланды ул. Әгәр дә укучы бала аңардан йөккә калган икән... Монысын ничек тикшерергә соң? Кирьяновның аңын тагы бер уй ярып үтте: бер несовешеннолетняя соплячка йөккә кала, ә аның аттай гәүдәле бичәсе – юк… Мондый ыгы-зыгы чыгырын белсәм, Кадыйрен “Новатор”га куярга ризалыгымны категорически бирмәс идем.
– Аңлашылды, Юрий Петрович, – диде бичә, урыныннан торып. – В два счета докажем… Әгәр әлеге факт дөреслеккә туры килә икән, Тимергалинның улына реальный срок яный, Юрий Петрович. “За совращение несовершеннолетней”! Зур срок!..
“Беренче” кабинетыннан чыккач ук Котдусова Таллыяр участок хастаханәсенең баш табибына шалтыратты.
– Алик Сәлимович, сезне Котдусова борчый.
“Котдусова” дигәндә Актауның бар мәктәп, мәдәният йорты директорлары, хастаханә җитәкчеләре, хәтта милиция бүлеге начальнигы белән прокурор да “нинди Котдусова?” дип аптырап тормый. КПСС шәһәр комитетының идеология секретаре – аларның барысының да кураторы бит. Күтәрсә, күтәрә ала, аның белән уртак тел тапмасалар, юкка да чыгарырга мөмкиннәр.
Мәрвәров өендә иде, хәтта, мунчасын кереп, әзрәк кәефләнеп тә алган иде.
– Тыңлыйм, Ленара Фәриховна.
– Бик четерекле мәсьәлә. Өлкән сыйныфта укыган кызның… нәрсә дип әйтергә… гыйффәтле булу-булмавын сездә ачыклап буламы ул?
Баш табиб хихылдап көлеп җибәрде.
– Партиянең бу эшкә кысылышы барлыгын белми идем әле, Ленара Фәриховна.
– Коммунистлар партиясенең бар эшкә дә кысылышы бар, иптәш Мәрвәров. Я, моны ничек эшләргә мөмкин?
– Бик гади эш, Ленара Фәриховна. Кем ул? Кызны смотровой кабинетка чакыртып алабыз да… Минем гинекология буенча белгеч икәнлегемне онытмагыз.
Бичә уйланып утырасы итте.
– Юк, Алик Сәлимович, алай булмый. Авылыгызда болай да имеш-мимеш җитәрлек. Аларны кабартып җибәрмик. Болай эшләгез: плановый медосмотр дигән булып, унынчы сыйныф балаларын барысын да чакыртыгыз. Ә теге кызыкай турындагы белешмәне, баргач, минем колакка гына пышылдарсыз. Слишком деликатная проблема…
10
Ильяс чаңгыларын, кар яумастан элек үк карап, майлап куйган иде инде.
– Әни, мин бераз чаңгыда йөреп кайтам, мунчаны әти кайткач ягарбыз, – диде ул, иртәнге чәйне эчкәч.
Әнисе, табак-савыт юа иде, ул спорт киеме кигән егетнең килешле сынына сокланып карап алды.
– Бар соң, улым, батырга да ял кирәк, диләр бит. Атаң гомер буе ал-ял белми эшләде, син мәктәбеңнән бер дә чыгалмыйсың. Инсафны да үзең белән ал, абыйлы-энеле күңеллерәк булыр…
– Алды ди, әллә кая чыгып олакты да инде ул.
Егет авыл очына чыкты, Тынбулак буена төште, елга буйлап Каравыл тавы ягына юнәлде. Көн, чынлап та, соклангыч матур иде. Күктән мең-мең йолдызлар коелган кебек, әкрен генә кар ява, елга буендагы тирәкләрнең ботакларына сырып, аларны нниндидер фантастик сыннарга әврелдерә. Ильяс бу әкиәти дөньяда берүзе, кешеләр – аның авылдашлары, укытучылар, укучылар – кайдадыр икенче дөньяда калганнар… Алар әле аңа кирәкми, Ильяс та аларга, хәтта әти-әнисенә, туганнарына кирәкми…
Берүзе түгел икән шул. Каравыл тавы итәгенә җитәрәк, ул алда, еракта, тауга менеп барган чаңгычыны күрде. Кечкенә гәүдәле, шулай булса да шәп атлый. Ильяс ял көне дип йоклап ятмады, теге адәм аңардан да өлгеррәк булып чыккан. Кем икән соң ул? Егет күңелендә өлгер чаңгычыны куып җитү теләге туды, ул адымнарын шәбәйтте, якынайды, кыз баланы таныды. Фирүзә! Йөрәге еш-еш тибә башлады. Соңгы көннәрдә икәү генә калганнары юк иде әле. Әллә игелекле фәрештә, әллә сөмсез шайтан менә тагы очраштырды аларны.
– Фирүзә, синме бу?
Кыз бар яланны яңгыратып көлеп җибәрде.
– Мин исәр булмый, кем булсын бу вакытта кола яланда, абый?
– Соң, менә мин дә чыкканмын бит инде чаңгыда. Шулай булгач, мин дә исәр буламмы?
– Ә мин сезнең чыгасыгызны белеп чыктым, абый. Чаңгычы-спортсмен булсын да, шушындый көндә өендә ничек чыдап ятсын? Спорт мастерымы әле сез?
– Юк, кандидат кына…
– Алай булса, куыгыз мине. Куып җитеп, тоталсагыз…
– Тоталсам…шуннан?
– Шуннан шул булган, утырган да шуган. – Кыз тагы да бар яланны яңгыратып көлде. Ул очрашуга чиксез шат икәнен яшерерлек хәлдә дә түгел иде. Хәер, егет тә! Фирүзәне кочагына аласы, аның суыктанмы, әллә шатлыгыннанмы алсуланган йөзен, кар бөртекләре кунган озын керфекле күзләрен шашып-шашып үбәсе килде.
Менә тау башына менеп җиттеләр. Тәү Ильяс шуып төшеп китте.
– Хәзер инде, Фирүзә, син мине куып җитеп кара!
– Җитәрмен дә, узып та китәрмен…
Кыз узып китмәде, тау итәгенә төшеп җиткәндә: “Уй-уй-уй, абый, туктала алмыйм”, – дип, аның аркасыннан барып кочаклады. Икәүләп карга аудылар. Иреннәр үзләреннән-үзләре бер-берсен тапты.
Татлы, исерткеч татлы минутлар…
Торып, өсләрен кагышкач, Ильяс Фирүзәнең күзләренә карады.
– Без нишлибез соң ул, Фирүзәкәем? – Әйтерсең бу сорауга җавапны җиткән егет түгел, укучы кыз бала табарга тиеш иде.
– Синең нишләргә тиешлегеңне мин белмим, абый, мин сине яратам, синсез миңа дөньяның яме юк, синсез мин яши алмыйм…
– Мин дә яратам, Фирүзә! Без бергә булырга тиешбез…
– Ничек?
– Миңа кияүгә чык.
– Әле үкме?
– Әле үк булмый. Унынчыны тәмамлаган көнеңдә, сигез айдан…
– Шулчаклы озак көтәргә… Ә сез Динара Харисовнага өйләнеп куйсагыз?
– Юк, синнән башка миңа беркем дә кирәкми, Фирүзә! Тик миңа иртәгәдән мәктәптән китәргә туры килер инде. Укытучының укучысына мәхәббәте педагогика калыпларына сыеп бетми.
– Кая, ераккамы?
– Синнән аерылып еракка китәргә көчем җитмәс. Актауга урнашырмын, күрешеп торырбыз. – Ильяс кызны тагы кочагына алды, аның баш киемен арткарак чигерә биреп, чәченең агарган тотамына сак кына иренен тигезде. – Безне бит бер-беребезгә Югары көч яшен уты белән эретеп ябыштырган, Фирүзә!..
Күңелләрендә давыл дуласа да, алар сөйләшми-нитми генә кайттылар, авылга кергәч, икесе ике урамнан китте.
…Актаудан кайтып кергәндә Дәүләт Гыйрфановичның йөзе караңгы иде. Хатта язылган хәбәргә ышанасы да килми. Тик Мәдинә кызына үзе дә ирләр күзлегеннән чыгып бәһа биреп маташканы бар. Андый чая кыз теләсә кемне акылдан яздырырга мөмкин. Аның әле, институт бетсә дә, холкы ныгынып җитмәгән улына күп кирәкмени?
– Әтисе, нишләп сөремең коелып кайтты? – дип каршы алды ирен Шәмсия. – Эшләрең матур гына бара ләбаса. Вакытлы-вакытсыз нигә чакыртканнар?
– Эшемә бәйләнер сәбәпләре юк, башка мәсьәлә… – диде ул, йөзенә ясалмарак булса да ягымлылык билгесе чыгарып. Улының кылыгында Шәмсиясенең бер гаебе дә юк ич. – Утырып ашыйк, аннары сөйләшербез. Ильяс өйдәме?
– Чаңгыда йөреп кайтты да, китапларын алып утырды.
– Ә Инсафы?
– Анысы кайтып капкалады да, спортзалга чыгып китте…
Хуҗабикә табак-савыт җыештыргач, тагы өстәл тирәли утырыштылар. Өйдә, давыл алдында гына була торгандай, тынлык урнашты.
Дәүләт Гыйрфанович улына сөзеп карады.
– Я, ни әйтерең бар әтиең белән әниеңә? Эшкә башың керсә, аягың кермәгән, безнең биткә кызыллык китереп, авылга бар гайбәтеңне таратып өлгергәнсең. Горкомга да барып җиткән.
Шәмсия бу сүзләрдән коелып төште.
– И Ходаем! Күрәселәрем бар икән! Мәдинә кызы белән чуалуы турында колагыма килеп чалынган иде инде, безне күрә алмаучылар гайбәте генә дип, үземне-үзем тынычландырып йөргән идем…
Ильяс иртәме-соңмы мондый сөйләшү булачагын көтә иде. Ул оялмады, кызарынмады, тотлыгып изаланмады.
– Әти, әни, – диде ул, тавышына мөмкин хәтле тәвәккәл тон өстәп, – мин Фирүзә белән “чуалмыйм”, яратам ул кызны, чынлап яратам.
Дәүләт Гыйрфанович Ильясны ныклап кирәген бирергә, акылга утыртырга чамалаган иде, бу сүзләрдән каушап калды.
– Шуннан… – дип кенә әйтәлде.
– Иртәгә, гариза тотып, директорга керәм. Китәм. Фирүзә унынчыны тәмамлагач, өйләнешәбез…
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.