

Улау янә кабатланды. Актырнагының менә ничә көн инде дәвам иткән сәер кыланышының сәбәбен Сәкинә һич аңлый-төшенә алмаган иде, менә хәзер күзенә йокы керми башлагач аңлагандай итте: ул ата эт тели бит! Әнә тавышы нинди ялварулы, инәлгеч, әйтерсең аны китерүне Сәкинәдән үтенә. Шыңшый-шыңшый, өй нигезен тырный, аннан күпмедер вакытка тына, яңадан башлый. Көндезләрен вакыт-вакыт кайдадыр югалып тора, кайтып, янә тынычсызланырга тотына. Урамга чыга яки, киртә аша гына сикереп, күрше-күләнгә бара алмый шул хәзер, иш эзләп – кайчандыр унлап йортлы авыл (Сәкинә бәләкәйрәк чакта шулай иде, ә әтисенең әйтүе буенча, элек йөздән артык булган) таралып бетте. Түрә-кара тирә-яктагы зуррак авылларга күчәргә кушты, янәсе, аларның авылы перспективасыз, хуҗалык итүе авыр, болай кеше, техника, фермалар бер урынга туплана, күмәк кеше белән яшәве дә күңелле булыр. Ә Сәкинәнең биш чакрымдагы әлеге зур авылга күчәргә теләге дә, мөмкинлеге дә юк. Житмәсә, менә бу аягы… Икенче ел инде менә улы белән генә яши. Хәер, яшәве дә шуның кадәр генә, көн уздыра дисәң дөресрәк булыр. Улы, укулары башланса, мәктәпкә китә, шимбә йә якшәмбегә генә кайта – интернатта ята.
Ай, шыңшулары бу Актырнакның! Йөрәген телгәли, авыр уйларга, күңелсез хатирәләргә сала Сәкинәне. Берәр эте дә килеп чыкмый бит, ичмасам. Элегрәк өер-өер йөргән этләрдән аптырап бетә торган иделәр, каз-үрдәк йә сарыкка ябышса ата да иделәр, ә бүген шуларның берсен дә табып булырлык түгел. Кеше булмагач, алар да юк. Менә замана! Әллә ияртеп, авылга алып барыргамы?.. Өзгәләнеп ята торгач, тәмам тынычлыгы югала, атна-ун көн дигәндәй бергә булып калган ирен – әгәр аны ир дип атап булса - Иван-Ванясын күз алдына китерә дә эте сыман үзе ярсый башлый, тәне кыза, аның кайнар кочагында май кебек эрисе килә…
Ул елны урак вакытында Тамбов өлкәсеннән колхозга ярдәмгә шофёрлар килгән иде. Алмаш-тилмәш тәүлек әйләнәсе эшлиләр, кичләрен клубка чыгалар, ят халыкның уеннарын тамаша итеп карап торалар. Жайлап бильярд бүлмәсенә яки китапханәгә керәләр, ара-тирә төшереп тә киләләр иде, андый чакларда авыл егетләре белән чәкәләшеп тә алалар.
Сап-сары урысларга бераз өйрәнгәч, авыл халкы боларга өстәмә эш тапты: урмандагы утынын, басудагы печәнен алып кайттыра башлады. Чөнки мондый уттай эш вакытында колхоздан ат яки машина алырлык түгел, барысы да болында, басуда. Ә болар белән җиңел, сменадан соң «ә» дигәнче китереп тә аударалар. Акча алу юк, эчәргә булса – җиткән. Анысына шапылдап торалар, аракы булмаса, әчегән балга да ризалар.
Беркөн әтисе иртән берсе белән сөйләшкән дә, кич белән утынга киттеләр. Авылдан чакрым ярым чамасындагы тау битләвендә салкыннан өшегән вак имәннәрне икәүләшеп әзерләгән иделәр. Соң гына әйләнеп кайттылар –битләүдән төшкәндә, машиналары бер якка кыегаеп китеп, чак аска очмаганнар икән, йөкне кире бушатып, авылдан трактор китергәннәр дә, сөйрәп чыгарып, яңадан төягәннәр. Тамакларын туйдырганда, шушы шофёр Иван күзен алмады бит Сәкинәдән. Һәр хәрәкәтен күзәтте. Карамаска, игътибар итмәскә тырышса да, карашлары очрашкалап куйды. Зур зәңгәр күзле, озын керфекле, арыш саламы кебек сап-сары тәртипсез чәчле буйчан егет иде бу. Шулкадәр гәүдә белән бу ничек кабинага сыя икән, дип аптырады Сәкинә, тезе белән башы шак та шок бәрелеп йөридер инде… Соңрак бу сары егет печәннәрен дә китереп бирде, бер йөк салам ыргытып китәргә дә җаен тапты.
Сәкинәнең әнисе, йомырка алыр өчен, лапас башына менгән җиреннән егылып төшеп вафат булган гына җәй иде бу. Сентябрь башында барып, читтән торып уку бүлегенә күчте дә авылга, әтисе янына кайтты. Ул заманда авылларында башлангыч мәктәп тә бар иде әле, шунда укытып йөрде. Әтисен бакты, сыер сауды, печән чапты, утынын да кисте, кыскасы, әнисенең бөтен эшен үз иңенә салды.
Утын-печән китергәннән соң, бу егет, Иван-Ваня (шаярып кына Сәкинә аны шулай атады), өйләренә сугыла башлады бит. Сәбәбен дә таба: машина кирәкмиме, берәр җиргә барырга түгелме, су яки әйрән генә эчереп чыгарсагызчы… Кичке уеннарда, иркенәеп китеп, аның биегәнен карап утыра, аннан озатып куя, иптәшләренең тозсыз шаяруларыннан, ач карашларыннан саклый. Тора-бара кыз аның үҗәтлегенә үзе дә өйрәнде, юлына аркылы төшеп тилмерткән әрсез егетләрдән саклаучы итеп күрде. Әмма рус егетенең үзенә булган бу игътибарлы мөнәсәбәтен барыбер дә чынга алмады, вакыт үткәрү өчен, авылда күңел ачарлык бүтән шөгыль булмаганнан гына йөридер, ничек башлаганбыз, вакыты җиткәч, шулай җиңел генә ташлашырбыз әле дип, үз-үзен тынычландырды. Шуңа да авылдагы гайбәткә, әби-чәбиләрнең шелтәле карашларына игътибар итмәде – аның куркырлык, йөз борырлык гөнаһысы юк.
Беркөн әтисен шәһәрдә яшәгән бертуган абыйсының улы килеп алып китте. Туйга. Өйләнә икән. Бер дә барасы килмәде әтисенең, мондый челләдә кем туй үткәрә инде, көзгә калдыр, дип тә әйтеп карады, аннан дөньям, малым, кызым дип тарткалашты, әмма абыйсын күндерә алмады.
Кичкә, дөресрәге, төнгә каршы, сменадан соң, әллә әтисенең өйдә юклыгын белеп, әллә белми, Иван-Ваня ишек шакыды. Мөгаен, белгәндер, берәр иптәше әйткәндер әтисенең өйдә юклыгы турында, чөнки моңа тикле төнлә килми иде. Үзе шатланырга да, ачуланырга да белмәде: ачты да, килгәч кер соң, дигән сыман каршы алды. Ах, шул ишектән Иван белән бергә гомерлек ялгызлык, бала кайгысы да кергәнен тоемласа, һичкайчан ачмаган булыр иде…
Юк-бар сөйләшеп, газета-журнал карап, байтак утырдылар, ә Иван кузгалмады. Соң бит инде, бар, дигәч, иптәшнең хатыны килде, араларына төшеп ятыйммыни дип, көлкегә әйләндереп куйды Сәкинәнең сүзен. Әллә чын әйтте, әллә алдады, белмәссең, Сәкинә ике түшәк җәйде, икесе дә озак йокламый ятты, ара-тирә сөйләшкәләп тә алдылар. Тәрәзә зәңгәрләнә башлагач кына йокыга киткән Сәкинә Иванның үз янына күчеп ятканын сизми дә калды.
Егетнең кулы тәненә кагылу белән, ул сискәнеп уянды да караватыннан сикереп торды, одеялына абына-сөртенә, ишеккә ташланды һәм эчке күлмәктән генә ишегалдына йөгереп чыкты. Иван нишләптер аны тотарга тырышмады, ятып калды. Бәлки, тавыш чыгарасы килмәгәндер, кеше күзенә чалынудан курку да бар, күпмедер вакыт үткәч кенә:
– Сәкинә, кер, өшисең бит, – диде, өйалды ишегеннән чыгып.
– Кит, шуннан гына керәм, – дип җавап бирде Сәкинә. Ул лапас ышыгындагы бүкәнгә утырган иде.
– Булмый, дидем бит, иптәшкә хатыны килгән. Алдамыйм. Курыкма, кер, үз урыныма ятармын.
Керде Сәкинә, керми чарасы юк. Өшүеннән бигрәк, берәрсе күреп калуы бар. Кеше күзенә чалындыңмы, эш харап, гайбәт таралуын көт тә тор, болай да сөйләп кенә торалар. Аерым яттылар. Ләкин бераздан Иван янә аның янына күчте. Сәкинә янә торып китәргә талпынган иде, Иван тәртә сыман озын куллары белән кочаклады да түшәгенә сеңдерде. Башта каты бәрелмәде, иркәләде, юхаланды, син миңа ошыйсың, диде, барасыңмы, Тамбовка алып кайтам, дип тә ычкындырды. Егетнең бар сүзенә әйе, юк, дип яткан кызның кыланмышы ошамады, ахры, Иван кыюрак тотынды. Сәкинә инәлде, әрләште, куды, куркытты, кычкырды, әмма Иванны туктата алмады – ул барыбер теләген канәгатьләндерде… Сәкинә үзе гаепле, өйгә кертмәскә иде, торыр-торыр да кайтып китәр иде әле. Алдагы бөтен гомеренә төн караңгылыгы ябар өчен, бер төн җитте. Әтисенең туйга барасы килмәү сәбәбенә күзләре шешенгәнче елаган чагында гына төшенде. Тик соң иде инде.
Гомумән, ул вакытта үзен һич аңлый-төшенә алмаган иде шул Сәкинә. Бер уйласаң, Иван аңа ошый да сыман. Игътибарлы, итагатьле, иптәшләре кебек тавышланып, әрсезләнеп йөрми. Әмма аны ире итеп тә күз алдына китерә алмый. Үз башкорты булса, һичбер икеләнмәс иде, ә бу – рус. Бөтенләй ят, икенче дөнья кешесе, теле, гореф-гадәте бүтән. Тынычлансын әзрәк дигән сыман, ике кич күренми торды да өченче көнне килде Иван. Әллә ни сөйләшмәде, ачылмады, гафу үтенмәде. Ачуланып куып кайтарды аны Сәкинә. Тагын килде. Бу юлы да йомшармады кыз. Шулай да үҗәтлегеме, әрсезлегеме җиңде егетнең, беркөн кабул итте.
Әтисеннән, күрше-күлән күзеннән яшеренеп, кайда булса, шунда дигәндәй очрашып йөри торгач, урак тәмамлануга барды, тегеләрнең кайтыр вакытлары да якынайды. Килермен, отпуск алу белән килермен дә алып китәрмен, диде, хушлашканда. Ниһаять, котылам дигән нәрсә юк иде сүзләрендә, ихлас, табигый иде әйткәннәре. Әйдә, район үзәгенә кадәр яныма утырып озата бар, диде. Бер истәлегем булсын дип, әйбәт эшләгәне өчен колхоз бүләк иткән транзисторын, эш хакының күп өлешен игенләтә алып, аны да Сәкинәләргә китерде, эш киеме рәвешендә үзләренә биргән солдат бушлатын әтисенә бүләк итте. Әйе, аңа ышанырга, сүзләрен җитди итеп кабул итәргә нигезе бар иде Сәкинәнең. Көтте, башта хат-хәбәрен көтте, аннан үзен көтте, ләкин Иван килмәде дә, хат та язмады. Озакламый ул үзенең авырга калганын белде…
Кеше, эт юклыгын, тавыш, шау-шу юклыгын сизеп, соңгы ике-өч елда якын-тирәдә бүреләр күбәйде. Сәкинәнең мал-туары теләсә кайда йөргәнлектән, үткән көз тана булып беткән бозавын ектылар, бер сарыгын ашадылар. Кышкы төннәрдә улаулары ишетелеп тора, абзар уратып, иснәнеп-эзләнеп, эчкә төшәргә ымсынганнарын да сизә Сәкинә. Ярый әле, мәрхүм әтисе исән чакта абзарның ишек-тәрәзәләрен, түбә-кыегын ныгытып өлгергән иде. Юкса малын күптән буып чыгарлар иде.
Бервакыт Актырнакның тавышы чыкмас булды. Язмышына ризалашып, өйалды астына чумды, ахры, дисә, эзләнеп чыгып киткән икән. Димәк, түзмәгән, табигать законына каршы тора алмаган, эзләргә керешкән… Өченче көнне генә әйләнеп кайтты. Канга батып таланган иде. Кая барган, нинди этләр белән сугышкан, белмәссең. Уйлана торгач, сере ачылгандай итте Сәкинәгә: Актырнак- ны этләр түгел, бүреләр талаган бит! Бозау кебек зур, көчле Актырнакка бер этнең дә теш ыржайтырга кыюлыгы җитмәс иде.
Атна буена чыкмады Актырнак өйалды астыннан. Ашарга бирәм дип чакырып та карады, таяк белән төрткәләп куркытып та карады – эт, үпкәләгән бала шикелле, эчтә ята бирде. Ә ишегалдына чыкканда, аны танырлык та түгел иде – коры сөяккә калган. Елкылдап торган кызгылт-сары озын йомшак йоны (кешеләр аның туып торган бөтен балаларын шул матур йоны өчен урлап торалар бит) йолкынып беткән. Күзләре тонык, атлавы да көчкә-көчкә. Сәкинә бераз этенә жәлләп карап торды да аны кочаклап елап җибәрде…
Элекке хәленә ул ун-унбиш көннән соң гына кайтты. Үз баласын карагандай карады Сәкинә: алдыннан аш өзмәде, үзе нәрсә ашаса, аңа да шуны утыртты, төнлә бүреләр килсә, фонарь тотып чыгып, тегеләрне куркытып йөрде, өйалдында йоклаткан чаклары да булмады түгел. Акрынлап тәненә ит кунды – эт дисәң дә эт инде – оча-кабыргалары тигезләнде, йонына елкылдау йөгерде, хәрәкәтләре җиңеләйде, ә менә карашлары торган саен ешрак урманга, ерым ягына юнәлде. Хәерсез, тагы канга батып кайтырга чамалыйсыңмы, дип әрләде Сәкинә. Әрләсә дә, хәвефе күбрәк иде – бөтенләй кайтмаса нишләр? Төннәрен инәлеп улый, көндезләрен үзенә урын таба алмый йөри. Аптырагач бәйләп куйды – бәйне чәйнәп өзеп качты.
Берничә көннән генә кайтып керде бу. Аллага шөкер, исән-имин, яра-фәләне юк. Бераз суырылган барыбер дә, хәрәкәтләре салмакланган, үзе читкә карый, нигәдер карашын яшерә, урлашып тотылган бала диярсең. Биргәнне ашыкмый гына ашады, бүтән юкмыни дигән сыман, башта Сәкинәнең кулына, йөзенә, аннан ишек ягына карады, савытын ялады да, башын иеп, өйалды астына кереп китте. Сузылып ятты, авызын зур ачып иснәде, башын алгы тәпиләре өстенә салды. Өйалды нигезен тырнау, шыңшу, улау юк. Шушы көннән каядыр югалып торулар бетте, эт ничектер тыңлаучанга әйләнде, юашланды. Көннәр үтә-үтә, Сәкинә аның акрынлап юаная төшүен, эч тирәсе, имчәкләре салына, бүртә, йөреш-хәрәкәтләре авырая баруын шәйләде. Юк-барга йөгереп чыгып китмәде, кергән-сугылган кешеләргә дә өрмәде, өйалды астына кергән тавыкларга да битараф калды. Димәк, теләгенә ирешкән, ата эт тапкан дигән фикергә килде Сәкинә, һәм, көне җиткәч, Актырнак һәркайсы куш йодрык зурлыгыдай өч көчек китерде.
Иван-Ваня кайтып киткәч, Сәкинәнең өзгәләнүләре. Аптырады, берәр якка чыгып китим яки янына барыйм микән әллә, дип тә карады, асылынырга, суга ташланырга да уйлады. Житмәсә, озакламый авылда төрле хәбәр таралды, хәер, аның тынганы да булмады инде, янәсе, шофёрлар шуны көчләгән, кемгәдер күмәкләшеп йөргәннәр. Кеше сүзе кеше үтерә: шуның аркасында яңа гына туйларын үткәргән ике гаилә таркалды, бер кыз читкә чыгып китте. Сәкинәнең дә исеме әби-чәбинең теленнән төшмәде. Оят иде аңа, бигрәк тә әтисе алдында ямьсез иде. Башкорт егете булса, килә, озакламый килеп ала, дип тынычландырыр иде, ә моның бит килүе икеле, дөресрәге, беркайчан да киләсе юк. Алдады, оятсыз рәвештә алдады. Хурлады, көлде, гомергә дә юып булмаслык кара якты.
Юаная барган саен, Сәкинә үзен үрмәкүч оясына эләккән чебен кебегрәк сизде. Ул шушы пәрәвездән ычкынырга тырыша, чәбәләнә, әмма җепләр аны торган саен ныграк буа. Бер кич лапасларына кереп асылынган иде, әтисе вакытсыз килеп кереп, – күрәсең, кызының газаплануларын күреп-сизеп йөргән – элмәктән тартып алды. Билгеле, эт итеп әрләде, нигә буталдың, нигә авырга калдың дип түгел, ә яшәү туйдырдымы, баланы да һәлак итәсең, мине дә ялгыз калдырасың бит, дип. «Бәла агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри, нишлисең, язмышың шулайдыр, артыгы булмас», – диде, йомшарып. Күзеннән яшьләр килеп чыкты, иреннәре дерелдәде. Шушы сүзләр Сәкинәгә тынычлык китерде, үз-үзенә кул салу ниятен башыннан алып ташлады да сабыеның дөньяга килү көнен көтә башлады. Рәхмәт инде әтисенә, күңелен тынычландыра, үзенең хәленә котылгысыз итеп карамаска кушты. Әйе, төптәнрәк уйлап карасаң, муенны элмәккә тыгарлык бернәрсә дә юк: хатын-кызның тормыштагы төп бурычы бала табу түгелмени?!
Малай тапты Сәкинә. Райондагы бала тудыру йортыннан кайтып (алырга ире түгел, ә әтисенең килүе бар халык алдында янә бер хурлык булды) хәле бераз җиңеләйгәч, телеграмма бирермен яки хат язармын дип җыенса да, иртәгә, иртәгә булмаса берсекөнгә дип, һаман суза килде, суза килде. Хәер, мөмкинлеге дә чамалы иде шул: бала караудан тыш, бөтен йорт-кура мәшәкатьләре аның җилкәсендә. Бер яше тулыр алдыннан гына, ике-өч сүз язып сала алды. Исән-саумын, шушы айның шушы числосында малаең туды. Буе илле сантиметр, авырлыгы өч кило да өч йөз грамм. Исемен Альберт дип куштым. Тач син… Бар язганы шул булды. Кил, килмәсәң, үзем барам, нигә хат язмыйсың, мин монда ут йотып яшим, ә син тормышымны челпәрәмә китереп киттең дә югалдың дип тә дәгъва белдермәде. Жавап булмады, хәер, Сәкинә аны көтмәде дә. Әллә хаты барып җитмәде, әллә әнисе кулына эләкте (усал, үзсүзле, ирләр кебек каты куллы, дип сөйләгән иде Иван әнисе турында), белмәссең. Акрынлап хат та онытылды, зур зәңгәр күзле, озын керфекле, арыш саламы кебек сап-сары чәчле Иванның ак йөзе дә тоныкланды. Теге вакыт борчылып-кайгырып йөргән көннәре, Тамбов ягына барырга, муенын элмәккә тыгарга ниятләгәне дә хәзер төш сыман гына булып калды. Кайгы-хәсрәткә иң яхшы дәва – вакыт, дигәннәре дөрестер, ахры.
Жиңелдән түгел иде бала каравы. Чирләгән чакларында бигрәк тә авырга төште: авылларында медпункт-фәлән юк, участок хастаханәсе ун чакрымда, ә район үзәге бөтенләй ерак. Ярый әле, малай, тормыш гаделсезлегенә үч иткәндәй, чирләшкә булмады, әрсез үсте, бирешмәде, үзе әкренләп әтисенә охшый барды, охшый барды. Шул ук зәңгәр күзләр, сары чәч, ак йөз. Житез, чос, үзсүзле иде, бәләкәйдән үк аңлы булды – бар эшне дә озак уйлап тормый тота да эшли торган иде. Авылда мәктәп булмагач, укытырга балалар аз дип, менә дигән мәктәпне күрше авылга күчереп салдылар – Альберт мәктәпсез, Сәкинә эшсез калды. Чакыруын чакырдылар, тик йорт-курасын, мал-туарын калдырып ничек китсен инде. Күрше авылга алып китте Сәкинә улын. Беренче сыйныфтан шунда укый, интернатта ята, машина-фәлән туры килсә, шимбә- якшәмбегә кайтып йөри, кайта алмаса, Сәкинә үзе бара, алмаш кием-салым илтә, кирәк-ярагын юнәтә, тамагын карый. Моннан күчеп тә китәр иде, әтисе, әниең яныннан беркая да кузгалмыйм, үлә-нитә калсам, аның янына җирләрсең, диеп тә куя, күченү турында сүз чыкса. Олыгаеп та баргач, мәшәкатьләнәсе килмәгәндер инде. Тик былтыр печәнлеген карарга барган җиреннән яшен сугып үтерде. Ә шуннан алда гына Сәкинә, теңкәләренә тигән бүреләргә салган капкынга ялгыш басып, аягын авырттырган иде. Әтисе хастаханәгә алып барды, гипс салдылар, сөягенә зыян килгән, диделәр. Уң аягы аксап калды, анысы мәңгелеккәдер, күрәсең. Хәлең шулай булгач, күченү хакында сүз кузгатуы да мөмкин түгел: кемгә барасың, кем белән сөйләшәсең? Элекке кебек эшләп йөрсә бер хәл. Аннан килеп, йорт күчерү хатын-кыз эшеме? Сәкинә барысына да кул селтәде дә, нәрсә булса да булыр дип, япа-ялгызы яшәп ята шулай.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com