

(Дәвамы.)
Җыеп алынган чөгендер тазартылып бетте. Үзләрен җисми галәмдә түгел, ниндидер виртуаль дөньяда хис иткән икәүне дөбер-шатыр күк күкрәве айнытып җибәрде. Көзләрен дә шундый яшен, шундый күкрәү була икән!.. Ул арада чиләкләп дигәндәй яңгыр коя башлады. Басуның аргы башында эшләгән балалар вагончыкка төелделәр.
Ильяс Дәүләтович Фирүзәне җитәкләп алды да, басуның бирге башында үскән пар каен ышыгына йөгерде. Анда килеп җиткәнче дә лычма чыланганнар иде инде. Шул чагында башлары өстендә генә сварка очкыныдай яшен ялтлады, аның белән беръюлы чатырдаган күкрәү тавышы укытучының да укучы кызның да аңнарын томалагандай булды. Пар каенның сыңары авып төште, тирә-якка төтен исе таралды. “Беттек!” дигән уй егетне аңына китерде. Кыз аның кочагына сыенган иде. Тәне дер-дер калтырый, үзекуркуыннан, ә бәлки, куркуыннан гына да түгел, аңын югалткан.
Егет нишләргә белмәде, кызны шашып-шашып үбәргә тотынды. Ирененә кызның иреннәре җавап биргәнен тойгач кына күзләрен ачты, карашы кызның куркынган, әмма чиксез бәхетле карашы белән очрашты. Яшен дә сукмаган, мәрткә дә китмәгән, калтыраудан да туктаган, исән!
“Мин сине яратам, чиксез яратам, Фирүзә!” – “Мин дә сине яратам, өзелеп яратам, Ильяс… Ильяс абый!”. Кычкырып әйтелдеме бу сүзләр, пышылдапмы, әллә бөтенләй әйтелмәделәрдәме – алар күкләргә ашарлык бәхетле иделәр. Егет кызның чәчләреннән сыйпады. Кап-кара чәчнең бер тотамы агарганын күрде, әле аптырар хәлдә дә түгел иде, шул тотамны саклык белән генә үбеп алды.
Фирүзәне Ильяс Дәүләтович кочагында күрделәр микән, юк микән – калган балалар аларны шатланышып каршы алды. Үз ыгы-зыгылары белән басуның аргы башындагы каен ышыгындагы күренешкә игътибар да итмәгәннәрдер. Күрсә дә, шул Динара апалары гына күргәндер дә, йөзе тагын кара көйгәндер.
Миңсылу иптәше янына килде, аны кочаклап алды.
– Ни күрсә, безнең Фирүзә күрә, – диде ул жәлләпме, шаяртыпмы. – Ындырда, машинадан сикереп, аягын сындыра, чөгендер басуында аны яшен ата…
8
Ильяс мәктәптә, укытучылар арасында да, укучылар арасында да үзенә карата мөнәсәбәтнең капыл гына үзгәреп китүен сиземләде. Иртән дәрескә керә, класста гадәти булмаган серле тынлык урнаша, балалар бер-берсенә карашалар, укытучыга сораулы карашларын ташлыйлар. Тәнәфестә укытучылар бүлмәсенә керсә, шул ук хәл. Аңлый. Өч яшьлек сабый түгел ич инде ул. Тик әлеге хәленнән чыгу юлын гына таба алмый. Фирүзә белән аның арасында берни дә булмады бит. Әллә булдымы? Чөгендер басуындагы вакыйгадан соң алар бергә калганнары юк. Очрашып аңлашырга кирәк тә соң, ничек аңлашырга, әлеге хәлен укучысына ничек итеп аңлатырга? Укучысының сораулы карашына ни дип җавап бирергә? Мәктәп директоры, укытучылар алдында үзен ничек акларга? Ниһаять, әтисе белән әнисе күзенә ничек туры карарга? Кадыйр абыйсы аны, бәлки, аңлар иде дә, энесе Инсаф каршында үзен ничек тотарга?
Классына, приборлар караштырып кую өчен, иртәрәк кергән иде. кемдер тактага “И + Ф : Л” дип зур итеп язып куйган. Ярый әле балалар килеп өлгермәгән, укытучы бу язманы тиз генә җуйды да, тирә-ягына каранып алды. Әйтерсең, фаш ителүеннән курккан бур малай. Белсә иде, кем язды икән? Юк, кемнедер гаепләү, җәзага тарттыру өчен түгел, энесе Инсаф язмаганлыгына ышану өчен генә. Ул мондый тәртипсезлеккә бармас!..
Иртән, чәй эчеп утырганда, Актаудан Кадыйр шалтыратты. Кыз! Аның Настясы кыз бала тапкан! Өч килограмм, ике йөз грамм! Алдан ук сөйләшеп куйганча, “Суфия” дип яздырганнар. Матур исем, иң әһәмиятлесе: урыста да, безнең халыкта да бар исем.
– Суфия Тимергалина! Яңгырый бит! – диде Дәүләт Гыйрфанович, баш бармагын түшәмгә чөеп. – Әнисе, син эшеңә шалтырат та, тегесен-монысын әзерли тор. Мин, идарәгә сугылып, ярдәмчеләремә кайбер күрсәтмәләр бирәм дә, тиз генә Актауга барып, килен белән баланың хәлен белеп килербез. Ә сез, шәкертләр, эшегездә булыгыз. Бер атна-ун көннән үзләре кайтыр, Гариф мулладан исем куштырып, бәби туе үткәрербез. Менә шунда котларсыз абыегыз белән җиңгәгезне.
– Әти, – диде Инсаф, хәйләле елмаеп, – син дә, Кадыйр абый да коммунистлар-атеистларсыз ич. Нинди мулла? Нинди туй?.. Аннары, Настя җиңги бит – марҗа, бәлки, ул Софьяны чиркәүдә чукындыруны хуп күрер…
– Кысылма олылар эшенә, башың яшь әле, – диде әти кеше, калын итеп тамагын кырып.
…Иртән Ильяс Дәүләтович укытучылар бүлмәсенә класс журналы алырга керде. Анда Динара Харисовна берүзе генә иде. Бер ноктага төбәлгән дә, уйланып утыра. Йөзе караңгы. Егет аны жәлләбрәк тә куйды, ничектер юатасы, күңелен табасы килде.
– Хәерле иртә, Динара! Ничек йокладың?.. – диде. Соравы урынсыз иде – анысын үзе дә аңлады.
Кыз иелгән башын күтәрде, әллә әрнүле, әллә ачулы карашын егеткә төбәде.
– Мендәр кочаклап йокладым, Ильяс Дәүләтович, ир кочаклап йоклыйсы урынга. – Ул урыныннан сикереп торды, калку түшләрен, тулы ботларын барлаган хәрәкәт ясады. – Я, әйт әле, минем кайсы җирем маңкасы кибеп бетмәгән Зөлкарнәеваңныкыннан ким?! Яратканымны күрмисеңмени? Йөрәгең туңмы әллә синең я башка бер төшеңме?
Егет нәрсә дисен...
– Тынычланыгыз, Динара Харисовна, тынычланыгыз… – дип мыгырдаудан арысын булдыра алмады.
– Тынычланмыйм! Менә хәзер күлмәгемнең түшләрен, итәкләрен ертам да, коридорга чыгып: “Коткарыгыз! Көчлиләр!..” – дип сөрән салам. Аннан я миңа өйләнергә мәҗбүр булачаксың, я “за попытку на изнасилования” төрмәгә китәчәксең.
Ильяс курыкмады, гаҗәпләнде генә. Бу нәрсә, мәхәббәтме? Әллә нәфрәтме? Әллә икесе дә бер юлымы?.. Кыен хәлдән аларны бүлмәгә килеп кергән башлангыч сыйныфлар укытучысы Мәмдүдә Зарифовна коткарды.
– Фәнни бәхәсегез бик кызу булганга охшый, яшьләр, икегез дә кызарышкансыз, – диде ул, елмая биреп.
9
Кар яуды. Төне буе ишелеп-ишелеп кар яуды. Әллә көзге кара төннәр, соры көннәр үтеп тә китте микән, бар дөнья гүзәллеккә төренде. Октябрь азагында яуган кар кыш якынлашуның бер билгесе генә булып калырга да мөмкин. Иртә яуган кар иртәгә үк эреп бетәр дә, капыл гына үтеп китәргә теләмәгән көз җирдә яңдан үз хөкемен урнаштырыр. Ял көне булганга авылның бар бала-чагасы урамга сибелде. Берәүләре кар тәгәрәтеп кыш бабай әвәли, икенчеләре чыр-чу килеп, сугышлы уйный.
Дәүләт Гыйрфанович, тәрәзәгә карап, шушы күңелле күренешне озак кына күзәтеп торды. Бүген ул колхоз мәшәкате белән беркая да чыгып йөрми. Ильясы, Инсафы белән өчәүләп дөньясының вак-төяк эшләрен карыйлар, мунча ягалар, иркенләп чабыналар, ниһаять, табынга бергәләп утырып, Шәмсиясе әзерләгән тәмле ризыкларны ашыйлар. Менә бу ичмасам ял булачак!.
Булмыйрак торсын әле!.. Йорт хуҗасының татлы уйларын бүлеп, телефон шалтырады. Горкомның приемные иде.
– Иптәш Тимергалин, сезне сәгать унга Кирьянов чакырта.
Анысына ял көнендә ни җитмәгән инде? Юбилей каршылыйбыз дигәч тә… Юньлегә чакыртамы, юньсезгәме? Приемныйдагы секретарь кыз Нина түрәләр холкын яхшы үзләштергән, алар кәефенә яраклаша белә. Юньлегә чакыртса, “Дәүләт Гыйрфанович” дияр иде, “иптәш Тимергалин” дигәч, мактарга дәшмидер инде.
Кирьяновның йөзе, чынлап та, караңгы иде. Дәүләт Гыйрфановичка да ул кулын теләр-теләмәс бирде. Ленара Котдусова рәис белән баш каккандай итеп кенә исәнләште. Дәүләт Гыйрфанович аның каршында урын алды.
– Мә, укы, – дип дәфтәр битеннән ертып алынган кәгазь кисәге сузды аңа Кирьянов. Хәрефләре кыеш-мыеш итеп язылган хат иде бу. Я хәрефләрне кәгазьгә кулы сәнәк-көрәккә генә күнеккән колхозчы чыгарган, я автор аны сул кулы белән язган. Икенчесе дөрес булырга охшый. Әле моңа чаклы “Уңыш” колхозчыларының берсенең дә рәис өстеннән шикаять язганы булмады. Колхозның еллык җыелышларында уңайсыз сораулар бирү белән генә чикләнми, тәнкыйть утында тотучылар да табылгалады, әмма язмадылар. Кулларын куеп та, анонимка да язмадылар. Бу кул куелмаган хатның эчтәлеге менә нидән гыйбәрәт иде.
“Иптәш беренче секретарь!
“Уңыш” колхозы рәисе Тимергалин да, аның гаиләсе дә чыгырларыннан чыгып баралар. Вазифасыннан файдаланып, өлкән улы Кадыйрны совхоз директоры итеп куйдыруы бер хәл, коммунист башы белән, аның кызына, мулла чакырып, мөселманча исем кушу йоласы үткәрде.
Җитмәсә, кече улы Инсаф, Таллыяр урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы, комсомол җыелышында: “ВЛКСМ әгъзаларына да, коммунистларга да дин тотарга рөхсәт итәргә вакыт. Халык барыбер, качып булса да, ислам йолаларын башкара. Аннан бер дә дөнья җимерелеп төшми. Без икейөзләнәбез генә”, дип чыгыш ясаган. Аның тәртибе дә начар, бигрәк тә рус әдәбияте һәм физика дәресләрендә үзен бәйсез тота. Безнең балаларга велосипед та эләгеп бетми, ә ул көне-төне “Урал” мотоциклында фарсит итә
Рәиснең уртанчы улы Ильяс, быел гына мәктәптә эшли башлавына карамастан, укытучыга хас булмаган кылыгы белән исемен бар авылга чыгарды. Унынчы сыйныф укучысы Фирүзә Зөлкарнәева белән гүләйт типтерә. Кыз бала укытучысыннан йөккә калган, дигән хәбәрләр дә йөри.
Бу гаилә әгъзаларының кылыкларын тикшереп, коммунист Дәүләт Тимергалинга карата берәр чара күрүегезне үтенәбез!
Бер төркем колхозчылар”.
Кыска гына хатны укыганчы, Дәүләт Гыйрфановичның маңгаена тир бәреп чыкты, пычрак кәгазь тоткан кулы калтырый башлады.
– Я, ни әйтерсең?
– Ни дип әйтим, – Юрий Петрович? – Мин дөньяга килгәч, әтием авылның беренче комсомолы булса да, мулладан исем куштырганнар. Улларыма исем кушу йоласын ислам кануннары белән башкардым. Тәүге оныкамны ничек рәсми исемсез яшәтим инде? Асасызмы, кисәсезме – анысы сезнең эш. Тик мин Коммунистлар партиясенә Ленинград төбәгендә авыр сугышлар барган чорда кердем. Коммунист исеменә хыянәт иткәнем юк…
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.