Чәчмә әсәр
1 Июля , 17:25

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (Ахыры)

Чиксез кодрәтле Аллаһы Тәгалә бар догаларны да ишетә, аңлый. Тик догаларың чын ихластан гына булсын! Әгәр догаларыңда тузан бөртеге кадәр генә рия-ялган була икән, Аллаһы Тәгалә моны шундук сизә һәм сиңа колак та салмый.

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (Ахыры)Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (Ахыры)
Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (Ахыры)

Минем исә дога-ялваруым бүтәнрәк. Бары исән калдыруны, бу мәхшәрдән коткаруны гына сорамыйм мин, ә шушы мәхшәрне җиңү, булдырмау өчен мине көчем-гайрәтем җитәрлек урынга куйсаң, бу мәхшәрне җиңүдә минем дә файдам, минем дә өлешем күбрәк булыр иде, дип үтенәм.

Бик авыр һөҗүм сугышы иде бу. Атакага күтәрелүебез була, дошман өстебезгә, тоташ стена кебек, снаряд-мина яудыра башлый. Хәрби телдә «хәнҗәр уты» дип атала ул. Ике яктан да аркылы-торкылы пулемет яңгыры тагын. Әйтәм ич, бу дәһшәтле ут боҗрасын исән-сау үтүгә аз гына да өмет юк. Командирлар да бу хәлне аңлый-күрә бит. «Үз позициябезгә чигенергә», – дигән боерык була. Окопларыбызга шуышып кире кайтсак күрәбез: март кояшы окоп траншеяларыбызны салкын кар суы белән тутырып куйган. Кардан гына булса да яңа окоплар казырга, су ерырга, ничек тә җайлашырга керешәбез. Өс-башыбыз манма су. Тешләр тешкә тими, шунда безнең артиллерия телгә килә. Безнең баш өстеннән дошман ягына җавап күчтәнәчләре оча башлый. Җылынып киткән кебек булабыз. Бик кукрайган идегез, мә, алыгыз кирәгегезне!

Минем күңелдә яңа дога уяна. «Ходаем, мин дә начар тупчы булмас идем, шулар сафына басарга ярдәм итсәң икән миңа, и Раббым!»

Мондый догам һич тә нигезсез түгел иде. Армиягә алгач та, мине хәрби училищега җибәрделәр. Училище пулеметчылар командирлары хәзерли; төп өйрәнгәнебез бала чакта ук киноларда күреп үскән «максимка» пулеметы булса да, башка төр коралларны да өйрәндек без анда. Иң күңелемә ятканы артиллерия дәресләре иде. Ерак полигонга барып атып та карадык. Төз һәм җитез атучылардан җиде-сигез курсантка училище командиры рәхмәт белдерде. Шулар арасында мин дә бар идем.

«И Аллаһы Тәгалә! Полигонда гына түгел, сугыш кырында да начар тупчы булмас идем мин, шулар сафына басарга ярдәм итүеңне сораучы бу – мин! Кодрәтең вә шәфкатең чиксез киң ләса, Аллаһы Тәгаләкәем, ишетсәңче минем догамны!»

Һәм, беләсеңме Габделнур, ишетте бит Ходай, ишетте шушы догам-ялваруымны! Тик догамның никадәр ихлас икәнен кат-кат сынауны мәгъкуль күрде булса кирәк Хак Тәгалә.

Безнең артиллерия уты туктауга, яңадан команда: «Атакага күтәрелергә!» Тупчыларның җавап уты белән дәртләнеп, шактый җанлы күтәреләбез, кар суы сеңгән потлы шинельләрнең авырлыгы да сизелми. Ләкин явыз дошманның ут нокталары шулкадәр оста яшерелгән, күрәсең, өстебезгә яңадан снаряд, мина ташкыны ишелә, әлеге «хәнҗәр уты» аз гына да кимемәгән. Яңадан үзебезнең су тулы окопларыбызга шуышырга мәҗбүр булабыз. Командалар яңгырап кына тора: «Винтовкалардан ут!», «Гранаталарны хәзерләргә!».

Башны бик күтәрмичә генә, мөмкин кадәр кызурак атарга тырышып ятканда, затворым эшләмәс булды. Ни шома йөргән затвор киреләнә башлады, кечкенә тоткасына уч белән кат-кат бәрсәм дә, ачар-ябар хәл юк. Күрәсең, бруствердан җепшегән балчык ишелгәндер инде. Алып, шинель җиңе белән ашыга-ашыга сөрткәлим дә тизрәк атарга керешәм. Бер обойма патрон атып бетерүемә затворым тагын… Тиз генә сүтеп, яхшылабрак чистартмый булмас, ахры, бу хәл беткәнче.

Шулай маташканда, кинәт кулыма күсәк белән китереп суккандай булды. Сугу аеруча булды кебек, шунлыктан карашым әүвәл күк йөзен айкап алды. Баерга авышкан кояш мәһабәт болытларны алсу-саргылт төсләренә бизәгән, әйтерсең җирдә һичнинди атыш-гарасат юк – шушы маҗара-мизгел хәтеремдә гомерлеккә уелып калды. Авырту беләк буйлап башыма кадәр менеп җитте, бөтен тәнем дерелдәп китте. Карасам, уң кулымнан, чук сырты турысыннан чаптырып кан ага, шул тирәсендәге балчык катнаш кар кып-кызыл иде. Үрелдем, ярамны кулым белән кысып тоттым да кычкырып җибәрдем:  

– Помкомвзво-од! Яраларны бәйләтеп килергә рөхсәт ит!

Взвод командиры баягы күтәрелештә һәлак булган иде.

– Бар, тизрәк бул, мондагы хәлне күрәсең…

Яралылар белән шыгрым тулы санрота землянкасында тимер мичкәдән эшләнгән мич янып тора, биредә шулкадәр җылы, рәхәт иде. Атна-ун көн буе җүнләп йокы, бер тамчы җылы күрмәгән яшь солдатка бу инде оҗмахның үзедер кебек тоелды. Ярамны бәйләтеп, бер почмакта чүгәләүгә, изрәп йокыга да киткәнмен. Юк, гади йокы гына түгел, ә илаһи бер халәт иде бу. И Аллаһы Тәгалә! Чын ихластан тәүбә! Моңарчы мин синең оҗмах вә тәмугларыңның барына бик ышанып бетми идем, мондый шик шахтада күмер чапканда туган иде. Йа Ходам! Ярлыкый күр мин гөнаһлы бәндәңне, инде ышандым – бар икән ул оҗмах, оҗмахы булгач, тәмугың да бардыр. И мәрхәмәтле Аллаһ! Инде оҗмах җимешләреңнән, кәүсәр чишмәләреңнән дә авыз иттерсәң! Авызга ничә көн инде бер тамчы тәгам алган юк, валлаһи менә! Ә, шулаймы? Әле син оҗмах бусагасында гына, аның җимешләре, кәүсәр чишмәләре түрдәрәк дисеңме? Әйе, әйе, ишетәм. Тын гына, моң гына шаулый бакчаң, челтери чишмә… Сүз белән һич аңлатып булмый торган шундый да тирән моң, үтә саф челтерәү: «Чшш…» Әнә шул ераклыкта хур кызлары да миңа карап елмаялар. Шулкадәр дә мөлаем, шулкадәр дә ягымлы, гүзәл бу елмаюны да сүз белән һич аңлатып булмый. Юкса авылыбыз кызлары елмаюы да хәтеремдә үзе… Ах, биредә синең тулпарларың да бар икән ич. Әнә берсе бире таба чаба. Чапмый, салмак кына очып килә бугай ул. Нәфис аякларын дугай-дугай чөеп, җиңел-җиңел атлаулары! Тояклары (көмеш бугай) җем-җем очкын-нур чәчә. Җигүле икән ич, бик матур челтәрле-бизәкле килә арба… Юк-ла, чана килә… Тирә-як ямь-яшел чирәм, ә бу ат чанага җигелгән. Чана табаннары, нәкъ кар эзеннән шугандай, йомшак кына чыжлый. Кызык, җып-җылы җәй, шундый мул яшеллек. Ә көмеш тояклы гүзәл тулпар чанага җигелгән. Үзе, сәер гоңгылдап, миңа дәшә:

– Айда, земляк, поехали…

Бигрәк шук-шаян икән оҗмах тулпары. Ул арада минем шинель җиңеннән каптырып алды да наянланып дер селкетә башлады. Нәкъ шул дөньялыктагы кызыл туры таем кебек…

– Прости, земляк, в санбате выспишься. Подвода уйдет. Ну!

Әллә төшем, әллә өнемме – һаман да аерып бетерә алмыйм. Ах, өнем икән. Шинель җиңеннән эләктереп селкетүче бер дә оҗмах тулпары түгел, бая ярамны бәйләгән хәрби фельдшер ич.

– Иптәш кече лейтенант! Миңа помкомвзвод тизрәк әйләнеп килергә кушты. Йоклап киткәнмен, тизрәк йөгерим.

– Разговорчики! Поехали!

Ул яралылар белән чүмәкәй тулы чанага мине дә төртеп аударуга, олау кузгалып та китте. «Земляк» ди миңа кече лейтенант, русчалап. Минем Татарстаннан икәнне «Красноармейская книжка»мнан белгәндер инде. Үзе кайсы районнан икән?

Санбатка чанада китерделәр. Биредә, машинага төяп, тимер юл станциясенә килеп туктаган санпоездга алып киттеләр. Санпоезд Мәскәү якларына, Ступино каласындагы ГЛРга (ягъни госпиталь легко раненных) илтеп куйды. «Ярамны бәйләтеп килим» дип кенә киткән кеше, шулай итеп, алгы сызык тәмугыннан госпиталь «оҗмахына» килеп эләктем. Әйе, снаряд-мина, ут-янгын астында кар суы тулы окопта яткан солдат өчен госпиталь чын-чынлап оҗмах иде. Җылы палата, йомшак-чиста урын-җир, ашау-эчү әйбәт кенә. Шулар өстенә бик бәхетле палатага эләктем. Шәһәрнең үзәк почтасы кызлары шефка алганнар иде бу палатаны. Килеп төшүгә, биш тиен акча зурлыгындагы бик тәмле кабартма (үзләре «пышка» диделәр) һәм баллы чәй белән сыйладылар. Шуннан соңгы көннәргә дә һәр якшәмбедә килделәр, безгә кәгазь-конверт, тәмәке янчыклары, кулъяулыклар бүләк итәләр, гитарада чиртә-чиртә җырлап-биеп, күңелләребезне ачып китәләр иде. Йа Аллаһы Тәгаләм! Рәхмәт- мәрхәмәтең нинди киң Синең! Санрота землянкасындагы төшемдә хур кызларын әле ерактан гына күрсәтеп, инде менә янәшә үк бастырып куюың түгелмени бу?

– Чибәркәй, исемегезне әйтмәссез микән?

– Розета мин. Ә сез?

– Рафаил булам. Татарстаннан.

– Ә мин Латвиядан. Сугыш башланганда биредәге апама кунакка килгән идем. Инде белмим, кайчан әйләнеп кайтырмын.

– Тиздән, Розета, тиздән кайтырсыз. Озак көтәсе калмагандыр.

– Дай Бог! – Һәм ул, үз телләрендәдер, кызу-кызу тагын нәрсәдер әйтте. Дога укыды бугай.

Беренче сүзләрне әйтүгә үк, манып алгандай алсуланып-кызарып чыккан иде Розета. Хәер, үзем дә ким кызармадым бугай. Ишектән беренче тапкыр төркемнәре белән килеп керүләренә, күзләрем бары аны гына күргән иде ләса… Йөрәккәем рәхәт сулкылдап куйган иде. Ходаем! Бирсәң дә биреп карыйсың икән бәхетне! «Шушы оҗмах рәхәтлекләрендә мәхәббәт белән дә очраштырмасам, бәхетең тулы булмас» дисеңме? Нинди киң синең шәфкать-рәхмәтләрең, Раббым!

Тулы гына түгел, мөлдерәмә тулып ашкан иде минем бәхетем ул көннәрдә. Һәр иртәне: «Тагын нинди шатлык-куаныч алып килерсең икән, яңа көнем?» – дип уянып китәм. Күңелем шунда ук җавабын да бирә: «Ихтимал, Розетаңны күрерсең».

Ялгышмый күңел – озак та үтми, түрдәге тәрәзә буенда ятучы шактый өлкән яшьтәге Николай Иванович, серле елмаеп, миңа кул изи, сизелер-сизелмәс кенә баш кагып тәрәзәгә күрсәтә дә, үзе озын итеп төргән тәмәкесен авызына кабып чыгып китә. Йөгереп килсәм, аста, тәрәзә буенда ук, Розета басып тора. Кулларын авыз кырыенда тотып, миңа нидер дәшә. Бирегә, өченче катка, аның сүзләре ишетелми, әллә тавышын тыеп кына дәшәме? Мин дә, учымны аныңча авыз кырыена куеп: «Бик сагындым сине, Розета…» – дип, иреннәремне зур-зур ачып пышылдыйм. Розета, гадәттәгечә сөйкемле кызарып, баш селки, тагын бик каты кычкырган кыяфәттә пышылдый. Мин дә тавышым үз янымнан китмәслек итеп кенә җавап бирәм: «Бик яратам мин сине, Розета…»

Тагын бәхет өстенә бәхетме, әллә шулай тиештерме, тиздән госпиталебездә шундый тәртип кертелде: кизү сестра бүлмәсендәге телефон төбендә бездән – үз аягында йөрүче яшь яралылардан – төннәрен чиратлашып кизү тору оештырылды. Мин бу исемлеккә беренчеләрдән булып язылдым. Бик күңелле иде миңа биредә утырулары. Төнге тынлыкта трубканы күтәрәм дә әйтәм: «Исәнме, чибәркәй! Бу – ГЛРдан. 8 нче палатадан». «О, безнең подшефный! Сәламәтлекләре ничек анда безнекеләрнең?» – «Әйбәт. Тазарышып беттек диярлек инде, үзегездә ниләр? Розетаның ни хәлләре бар? Аның сменасы кайчан?» Аның сменасы җитүгә, тагын трубкага ябышам. «Розета, ни хәлләрең бар? Бу – Рафаил, хәтерлисеңме?» – «Хәтерлим бераз… Рафаил, син минем яныгыздан үткәнне тәрәзәдән карап торасың мәллә?» – «Карап тормасам да, аяк тавышларыңнан таныйм мин сине, Розета». – «Алдашасыңдыр әле… Теге көнне мин ни әйткәнне син чыннан да ишеттеңме?» – «Ишеттем, Розета. Ишеттем. Ә син ишеттеңме мин нәрсә әйткәнне?» – «Ишеттем дә… син шаярып кына әйткәнсеңдер лә». – «Ә син шаяртмыйсың микән?» – «Ышансаң ышан, ышанмасаң… тукта, трубканы куймый тор, мин хәзер…»

Дәвалау-караулары бик килеште, аннан да бигрәк, шулай мәхәббәт канатларында талпынугадыр дим, ярам гаҗәп тиз төзәлде. Тиздән мине «Выздоравливающий батальон» дигән аскы каттагы бүлмәгә күчерделәр. Биредә инде без йомшак халат-чүәктән түгел, баштанаяк хәрби киемнәрдән йөри башладык. Тәртип тә бөтенләй диярлек хәрбиләрчә. Иртәләрен, моңарчы булганча, кайчан теләсәк, шунда түгел, ә бик таләпчән старшинабызның «Подъем!» кычкыруына сикереп торабыз, тиз-тиз ятагыбызны җыештырабыз, эчке күлмәктән сафка тезеләбез дә физзарядкага йөгерәбез. «Физзарядка» дигәне шуннан гыйбарәт: ике чакрым булыр, йөгереп шәһәрне үк чыгып китәбез, урман сукмагында старшина сафны туктата да йомышланырга куша. Шулай кояш нурында «балыкларны ялтыратып» алгач, инде ашыкмый гына казарма-бүлмәбезгә кайтабыз. Өс-башыбызны тулы хәрби тәртипкә китереп бетергәч, яңадан ишегалдында сафка тезелеп басабыз. Инде онытыла да язган «Равняйсь! Смирно!» командалары яңгырый. Хәрби кием өстеннән чытыр ак халат кигән кизү врач белән старшина (ул да ак халат киеп алган), һәрберебезнең хәлләрен сораша-сораша, саф алдыннан үтәләр. Врач әйтә тора, старшина язып бара: «На перевязку», «Можно в наряд», «Внутренний наряд».

Миңа мондый бүленешнең һәркайсы да ярый. «На перевязку» дигәненә эләксәң, һаман да кутыры купмый йөдәткән ярамны бәйләтеп төшәм дә эшем бетә. «В наряд» дигәне – госпитальнең складларын саклап, караулда тору. Яисә склад янына килеп туктаган вагоннарны бушату. Бу эшне дә ашыктыручы юк, көчтән килгәнчә генә, җайлап кына, уен-көлке әйтешә-әйтешә башкарабыз. Өстәвенә әле, эш беткәч, сыңар куллы склад мөдире, каешсыз, гонсыз җилфер-җилфер гимнастеркадан йөргән ир, һәрберебезгә берничә әйбәт конфет яисә берәр кап папирос өләшеп чыга. Андый нәрсәләр дә бар икән дөньяда. Сугыш башланганнан бирле күргән юк иде. Шунысы гына гаҗәп, халаттан ятканда андыйлар берничек тә эләккәне булмады – кемнәр өчен генә кайтадыр алар бирегә?

Внутренний наряд» дигәне тагы да әйбәтрәк. Бүлмә-казармабыз ишеге янында дневальный торасың. Таза чактагыча дүрт күзеңне шар ачып басып тору түгел инде монысы да. Тышкы ишек төбенә битне язгы кояшка куеп чыгып утырам да кулыма китап алам. Китапка аптыраш юк. Шеф кызларыбыз китереп кенә тора. Үзем укыйм, үземнең күңел карашым гел чаттагы капка кадәр почтамт ишеген күзәтә: Розета яисә шеф кызлардан берәрсе килеп чыкмасмы? Чыгалар, рәхмәт яугырлары! Берсе артыннан берсе, аннары берәр иптәш кызы белән, алсуланып, Розета да чыга. Хәрби җирдә торутүгел, оҗмах капкасы төбен саклаубу, валлаһи!

Мондый иркенлек-хөрлек шуннан да килә иде бугай. Ак халатлы госпиталь түрәләре безне, «башка чыккан» балаларына хисаплаптыр, ничегрәк наряд үтәвебез, нишләп йөрүебез белән аз гына да кызыксынмый, ә старшинабыз кыяфәте белән, бигрәк тә мыегы белән Сталинга охшаган грузин кешесе, иртәнге сәгатьләрдә хәрбиләрчә бик кырыс кыланса да, көне буена күзгә-башка күренми. «Яши белә, Иосифили!», – чын фамилиясе ничек булгандыр, без аны үзара шулай атый идек. «Бик бай хатынга йортка кергән, нишләп йөрсен ул биредә?» – диләр иде.

Озакламый батальоныбызга бик тә көяз киенгән офицерлар килеп: «Кайсыгыз авиатор? Кайсыгыз танкист?» – дип сорашып йөри башладылар. Андыйлар, комиссия үтеп, безнең белән саубуллаша тордылар. Миңа да уй төште: кайчан гына артиллеристларны сорап килерләр икән? Ике дә уйламыйча, «мин» дип чәчрәп чыгып басар идем.

Хәзер догаларым, Аллаһы Тәгаләдән сорау-ялваруларым башлыча шушы хакта иде. «Йа Раббым-Ходаем, килсеннәр дә мине артиллерия частена алып китсеннәр иде».

Бу хыялым, догаларым турында Розетага да сөйләдем. Шәһәр эченнән үк башланган, матур урманга тоташып киткән лесопаркта йөри идек. Буш вакытыбыз җитәрлек, теләк теләү мөмкинлегебез бар.

– Комиссия булмадымы? – дип сорап куйды Розета, гадәттәгечә сөйкемле кызарып китеп. Комиссия үттекме – саубуллашыр вакыт. Кыз моны яхшы белә иде.

– Комиссиясе булыр ла аның… Аңарчы тизрәк кенә мин теләгән яучылар килсен иде менә!..

– Анысы нәрсә тагын?

Мин сөйләп бирдем. Теләгемне кабул итә күр, дип, Алладан үтенеп, догалар укуымны да әйттем. Розета, бик җитдиләнеп, бераз сүзсез генә атлады.

– Рафаил! Сездә догалар уку тыела түгелме соң?

– Тыелуын тыелмый да, белсәләр, бик каты тәнкыйтьлиләр. Ә мин эчтән генә укыйм. Кешенең эчен кем ярып карый алсын?!

Розета иркен сулап куйды.

– Шулай шул. Мин дә хәзер эчтән генә укыйм. Совет гаскәрләре килгәч, бездә дә сездәге кебек инде.

Инде мин сүздән калдым. Кирәкмәс, һәркем үзе, бары тик үзе генә белергә тиешле нәрсә турында сүз ачтым түгелме соң мин? Ул да укый микән догалар? Хәзер инде, бездәге кебек, эчтән генә булса да? Укыса, нинди телдә укый? Үзебездәгечә, безнең кебек, мөселманча түгел инде. Аларның дине, укыган-белгәнемчә, католик дине дип атала бугай. Болар турында бик сораштырасы килсә дә, телемне әйләндереп сүз әйтә алмадым. Ничектер аның авырткан җиренә кагылырмын төсле иде. Ләкин нинди телдә, нинди догалар укуына карамастан, Алла бер генә бит. Чиксез кодрәтле Аллаһы Тәгалә бар догаларны да ишетә, аңлый. Тик догаларың чын ихластан гына булсын! Әгәр догаларыңда тузан бөртеге кадәр генә рия-ялган була икән, Аллаһы Тәгалә моны шундук сизә һәм сиңа колак та салмый. Бу – минем ул вакытта ук какшамас ышаныч-иманым иде.

Розета, һич көтмәгәндә, иңбашыма йомшак кына сугып куйды да чатыр чабып китте.

Очына-кырыена чыга алмый йөдәткән авыр уйларымны гүя шулай бер кагуда селкеде дә төшерде кыз. Артыннан томырылдым. Әллә куыштык, әллә бер-беребезгә кара-каршы йөгерештек микән без? Икенче бер мизгелдә Розета минем кочагымда иде инде. Йөрәгем, әллә ике йөрәк бер булып, дөп-дөп тибә, бөтен барлыгым – җылы-рәхәт йомшаклык эчендә, иреннәр иреннәргә береккәннәр дә гүя искиткеч татлы ширбәт суыра… Юк, дөньялыкныкы түгелдер, илаһи ширбәт иде бугай бу…

– Рафаил, беләсеңме… – дип пышылдады кыз, бу вакытта иреннәр иреннән аерылыштымы, юкмы, белмим дә. – Мин дә догалар укыйм… Синең теләгең кабул булсын дип… Ярыйдыр бит?… Алланың кодрәте бик киң ләса…

Кабул булды теләк-догаларыбыз. Нәкъ без сораганча ук түгел түгелен. Икенче көнне үк комиссия булып, безне, бер төркем тазарган яралыларны, сугыштан ерак та түгел урнашкан запас полкка алып киттеләр. Юк, артиллерия полкы түгел иде әле бу, гап-гади пехота часте. Биредә айга якын инде туйдырып бетергән «айт-два»га бастык, ник кирәге булгандыр, бик зур землянка казыдык. Бил каешыбызны берәр-икешәр тишеккә кысыбрак будык. Биредә төркемләп-төркемләп алгы сызыкка озатып торалар иде. Иртәгә кемнең чираты икәнен, әлбәттә, беребез дә белми иде.

Менә бервакыт миңа да чират җитте. «Башкайларымны кайларга гына илтерсез дә кулыма нинди корал тоттырырсыз икән инде?» – дип сафка чыгып баскан идем, төркемебез ике чакрым читтәрәк урнашкан артиллерия дивизиясенә килеп кушылды. «Кайсыгыз артиллерист?» – дип сораучы да булмады югыйсә. Догаларым кабул булганын сизми дә калдым.

 

 

* * *

…Шушында без икебез берьюлы урыннарыбыздан кузгалдык. Габделнур минем сумкамны кулына алды. Юлаучылар перронга таба агыла башлады.

– Санаулы минутлар бигрәк тиз үтә. Күңелдә әле кырыкмаса-кырык сорау калды – яңадан да очрашуыбыз галәмәтедер.

– Шулайга юрыйк. Бирсен Ходай, исәнлектә-саулыкта очрашырга язсын!

– Бәрәкалла, илләллаһ.

 

10

 

«Әллә баруым, әллә кайтуым», – диде Габделнур. Нигә алай әйтте соң әле ул? Кара инде, бу турыда сөйләшә дә алмадык ич. Их, үзем ич… Тоттым да, аны сүзеннән бүлдереп, үземнең фронт, госпиталь хатирәләремне, изге догаларым һәм шулар аркасында гына исән калуым турында ашыга-ашыга сөйләп киттем…

 

Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас