Чәчмә әсәр
30 Июня , 05:18

Закир ӘКБӘРОВ. Тимергалиннар. Романнан өзек (5)

Гомере буе иренең эше, иренең хәстәре белән яшәп өйрәнгән хатынның кәефе дә менә шушы көзге көн кебек. Күңеле бер ачылып китә, бер аны авыр болытлар каплагандай була. Кадыйры машинасын күрсәтергә кайтты. Пешкән чия төсендәге елкылдап торган “Жигули”! Ана күңеле моңа ничек шатланмасын! Ирләр, бу уңайдан, хәтта йорт хуҗасы үзе дә кайтып җиткән иде, зур эш кыйраткандай, машина тирәсенә җыелды.

Закир ӘКБӘРОВ. Тимергалиннар.  Романнан өзек (5)Закир ӘКБӘРОВ. Тимергалиннар.  Романнан өзек (5)
Закир ӘКБӘРОВ. Тимергалиннар. Романнан өзек (5)

(Дәвамы.)

Берничә генә секундка туктап калган парлар арасыннан йөгереп килде дә укытучысын чит укытучы кулыннан тартып алды. Динара Харисовнасының йөзе кара көйде, башкалар Фирүзәнең чираттагы кылыгын шаярту гына итеп кабул иттеләр.

Егетләр, кызлар таралышты. Ике укытучы мәктәпне бикләп урамга чыкты. Төн караңгы иде.

– Мине озатып куясыздыр бит инде? – диде кыз коры гына. Укучы кызның әрсезлегенә ачуы сүрелмәгән иде әле.

– Озатмасам, үземне сезнең алда мәңге гаепле санар идем, – диде егет, шаяртынкырап. – Бу караңгыда абынып егылмас өчен тотыныгыз минем сул кулыма.

Бераз сөйләшми бардылар. Аннары кыз капыл гына:

– Кызык бит.. – дип куйды.

– Нәрсә кызык, Динара Харисовна?

– Ташлагыз әле шул “Динара Харисовна”гызны. Әйдә укытучыларча түгел, кешеләрчә сөйләшик.

– Алай булса, нәрсә кызык, Динара?

– Зөлкарнәеваның кылыгы кызык. Оялып-нитеп тә тормый, укытучысының муенына асылына.

– Асылынмый, Динара, танцага чакыра. Аның яңа гына балалыктан чыгып килгән, романтик хисләргә бирелгән чагы. Син бит әдәбият укытучысы, Лев Толстойның Наташа Ростовасын хәтерлисеңдер?

– Ул Наташа Ростова булгач, син Андрей Болконский буласыңмы инде?..

Аларның сүзен капка астыннан ләңгелдәп килеп чыккан бер әнчек эт бүлде. Әллә курыкты, әллә курыкмады, кыз “Абау!” дип, егет күкрәгенә капланды. Егет аны, кысып кочып рәхәтләндереп үбәсе урынга, аркасыннан гына сыйпыйсы итте.

– Куркма, Динара, әнчек өрә генә белә ул, тешләргә көче дә, батырлыгы да җитми, – дип юатты.

Кызның капкасы төбенә килеп тә җиткән иделәр инде.

– Әйдә безгә керик, – диде Динара, тартынып-нитеп тормый. – Миндә аулак, әбием күрше авылга кунакка китте. Чәй эчәрбез. Теләсәң, вино да бар.

– Юк. Динара, соң бит инде. Икенче вакыт… – диде Ильяс, кызның кулын кысып һәм юлында булды. Мөхлисә карчык йортының янкапкасы гадәттәгедән ныграк шапылдап ябылды.

Фирүзә белән Миңсылу мәктәптән бергә кайттылар. Артларыннан Инсаф ияргән иде дә, кызлар аны санга сукмаганнарын төшендерә биреп, әңгәмәләренә дә катыштырмагач, барды-барды да торып калды.

– Ну кызык иттең, тегене! – дип көлеп җибәрде Миңсылуы. – Шул кирәк аңа, безнең авыл егетләренә борынын сузмасын.

Алар икесе дә рус теле һәм әдәбияты укытучысын, ул Таллыярга килеп укыта башлаган көненнән үк, өнәп бетерми иде. Хәер, башка укучылар да ярата дип әйтеп булмыйдыр. Һичшиксез күп укыган, 19нчы йөз рус әдәбиятын да, совет әдәбиятын да яхшы белә. Тик бигрәк коры, белгәнен балаларга биреп җиткерә алмый. Директор сүзләре белән әйткәндә: “Дәресләренең эмоциональ көче түбән”. Билгеле, бу бәһа балаларга билгеле түгел. Әмма нәрсә күңелне били, нәрсә биләми – алар моны сизмимени? Укучылар бит укытучының юмор хисенә ия булуын да югары бәһалиләр.

Фирүзә иптәшенең көлүенә кушылмады.

– Кызык иттемме-итмәдемме, барыбер шул корыга катканны озата китте бит әле.

– Соң, укытучы укытучыны озатмый, безне озатып йөрмәс инде.

Аннары без икәү бит, Инсафны да ияртсәк, өчәү булыр идек әле. Ә теге берүзе. Бүре тотып ашаса? – Миңсылу тагы урамны яңгыратып көлеп җибәрде.

– Нинди бүре ашасын аны, әнчек эткә дә кирәкми бит ул.

– Ярар, ахирәтем, хафаланма, Ильяс Дәүләтович барыбер аңа карамаячак…

– Миңа карар, дисеңме?

– Сиңа иртәрәк. Менә унынчыны гына бетик әле. Мин Саматка кияүгә чыгам, ә син – Ильяс Дәүләтовичка! Вәт шәп итәбез дә соң! Ә Динара Харисовнабыз эзләсен үзе кебек корыга катканны. Әнә агроном Рамил картаеп бара, һаман буйдак йөри. Шуңа димләрбез.

– Димләрсең, пычагым, үбешеп торалардыр әле анда… – Фирүзә, иптәше белән хушлашып та тормый, өенә кереп китте.

 

7

Иртә аязса, кич аязмас, кич аязса, һич аязмас, диләр. Көзге яңгырлар менә шулайрак шул ул. Инде явып беткәндер, инде аяз көннәр килер, әбиләр чуагы башланыр, дип өметләнеп тә өлгерми авыл халкы, әллә кайдан килеп чыккан кара болыт саркый башлаган җирне тагы лычкылдатканчы чылатып китә. Чөгендерчеләргә кыен. Эшкә дәррәү тотынып, үскән уңышны бер атнада җыеп алып шикәр заводына аткарасы урынга, ярты ай изаланалар. Механизаторлар, шоферларга да җиңел түгел. Кукуруз чабып силос салуны, карабодай җыюны кыенлык белән тәмамлап куйдылар да ул, көнбагышы көтеп ята. Малларны фермаларга кертергә вакыт. Дәүләт Гыйрфанович өенә кайтып та керә алмый диярлек. Кайтканда да, кабалан-кабалан капкалый да, машинасына утырып чыгып та китә. Шәмсиясе белән иркенләп утырып сөйләшергә дә вакыты юк.

Гомере буе иренең эше, иренең хәстәре белән яшәп өйрәнгән хатынның кәефе дә менә шушы көзге көн кебек. Күңеле бер ачылып китә, бер аны авыр болытлар каплагандай була. Кадыйры машинасын күрсәтергә кайтты. Пешкән чия төсендәге елкылдап торган “Жигули”! Ана күңеле моңа ничек шатланмасын! Ирләр, бу уңайдан, хәтта йорт хуҗасы үзе дә кайтып җиткән иде, зур эш кыйраткандай, машина тирәсенә җыелды. Инсаф руль артына ук утырып өлгергән, Ильяс, инструкция актарып Кадыйрга нидер аңлатып маташа. Хисмәт карт та кереп җиткән. Багажникның сыйдырышлыгы белән кызыксына. Дәүләт Гыйрфанович Инсаф янында урын алган. “УАЗ” – каты машина, көннәр буе утырып йөреп билләре калмый. Күрәсең колхозга да “Жигули” алып җибәрергә чамалыйдыр.

Хисмәт карт Кадыйрның кабыргасына төртеп алды.

– Нәрсә, күрше, юабыздыр бит?

Аңа Дәүләт Гыйрфанович җавап бирде.

– Кызу эш көнендә, машина юабыз дип, хәмер чөмереп утыру килешмәс, Хисмәтулла абзый. Хәзер Кадыйрны шушы шатлыгы белән котлыйбыз да таралышабыз. Ул бит эш кешесе. Сез дә. – Хуҗа уртанчысы белән кечесенә текәлде. – Бездельниклар түгел, сабакларыгызны карагыз.

Инсаф рульне тегеләй-болай боргалаган хәрәкәт ясады.

– Их, бер генә йөреп килсәм икән!

– Йөрерсең… икенче кайтканда, – диде Кадыйр, энесен кабинадан куып төшереп.

Ирләр таралышты, Инсаф белән Ильяс үз бүлмәләренә кереп бикләнделәр.

Ана күңелен тагы сагыш чолгап алды. Бигрәк өчесе өч төрле шул уллары. Төскә-башка да, холыкка да. Әйтерсең бер ата белән бер анадан тумаганнар. Кадыйры, ярый, атасына күбрәк охшаган инде охшаулыкка. Шундый ук киң кулбашлы, нык гәүдәле, калын кашлы, җитди карашлы. Тик буйга гына кайтышырак та, әле холкы бик утырып бетмәгән. Бертуктаусыз эчеп йөри дип гаепләп булмас, әмма туры килгәндә баш тарта белми. Ильясы төскә-башка Шәмсияләр нәселенә тарткан: ак йөзле, зәңгәр күзле. Чандыр гына булып үсеп җиткән иде, хәзер зифа гәүдәле егеткә әйләнде. Кызлар күзе төшмәслек түгел шул! Бәхетенә берәр акыллы, үзебезнең милләттән булган кыз бирсә икән Аллаһ Тәгалә.

Өлешенә төшкән көмеше – Кадыйрның Настясын да яманларга теле бармас. Тик туачак бала кем булып үсәр: татар булыпмы, әллә урысмы?

Инсафы – акылсыз малай түгел, кара эшкә дә башы белән кереп бара. Буйга абыйларыннан калыша, кемгә охшаптыр, кара тут йөзле, калын иренле. Дәүләтенең сугышта үлеп калган әтисе шундыйрак иде кебек. Соңгы вакытта холкы үзгәреп бара. Абыйсы Ильяс белән бер дә уртак тел таба алмыйлар. Араларыннан нинди кара мәче йөгереп узгандыр? Ул “кара песи”нең кем икәнлеген белсә, ана кеше нишләр иде икән? Колхоз пешекчесе Мәдинәгә йөгереп барырмы? Әллә кызның үзен урамда тотып алып оялтыр идеме икән? Белми шул. Андый хәбәрләр ана колагына бик соңлап килеп ирешә.

...Ә хәбәрләр әле гайбәт рәвешенә кереп үк гөлтләп кабынып китмәсә дә, тәү Таллыяр урта мәктәбенең унынчы сыйныфында, аннары бар мәктәпкә үк таралып, урамга саркып чыга башлаган иде инде. Чөгендер җыю белән бәйле бер вакыйга аларны көчәйтеп үк җибәрде.

Дәүләт Гыйрфанович ярдәм сорап мәктәп директоры Галләмовка килде.

– Сау гынамы, Рамазан Шакирович? Эшләр ничек бара?

Директор, урыныннан сикереп торып, колхоз рәисен ишек төбендә каршы алды, өстәле янына китереп утыртты.

– Хуш киләсез, Дәүләт Гыйрфанович. Сезне дә күрер көнебез бар икән.

– Эшләр тыгыз, Рамазан Шакирович. Кыш керсә, ешрак очрашырбыз әле.

Ул арада тәнәфескә чыгарга кыңгырау шалтырады, мәктәп эче биш йөз баланың шау-шуы белән тулды. Директор елмайды.

– Үзегез күрәсез инде, Дәүләт Гыйрфанович, безнең эшләр ничек гөрләп барганын. Кем әйтмешли, ат юк урамда, кайгы юк буранда.

– Сезнеке юктыр да ул, безнеке…

– Нәрсә, ярдәм кирәкме әллә, Дәүләт Гыйрфанович?

– Шулай дип кергән идем шул. Колхозчылар инде тырышып-тырмашып һәрберсе үз өлешен эшкәртеп бетереп бара. Быел комбайн да кайтарткан идек. Ул техника әле җиренә җиткерелмәгән, артыннан күп калдыра. Әнә шул калганнарны җыеп, тазартып, гомум өемнәргә кушып, машиналарга төяү чарасын күрергә иде. Бер-ике көнгә өлкән классларыгызны биреп тора алмассыз микән?

Галләмов җанланып ук китте.

– Ник бирми ди, бирәбез аны. Колхоз үзебезнеке ич!

Икенче көнне чөгендер басуына Ильясның унынчы сыйныфы, Динара Харисовнаның тугызынчысы чыкты, аларга сигезенчеләрне дә куштылар. Йөзләп бала тотынгач, эш бик ырамлы китте. Бәхетләренәме, атна буе юньләп ачылмаган күк йөзе дә ачылгандай булды. Ул көнне яңгыр яумады. Икенче көнне бу эшне тәмамлап куярга мөмкинлекләре дә бар иде. Басуның бирге башындагы зур бер өемне тазартып бетерә язган иделәр, аргы баштагы өемгә машина килеп туктады. Ильяс Дәүләтович тугызынчы сыйныф җитәкчесенә дәште.

– Динара Харисовна, бар балаларны алыгыз да теге башка китегез, калганын чүпләп бетереп, машинага төягез. Мондагы калдык-постыкны мин берүзем дә җыеп бетәрмен.

Шулчак өелешкән төркемнән Фирүзә атылып чыкты:

– Абый, берүзегезгә генә күп була ич. Мин сезгә ярдәмгә калам.

Укытучы “калма” дип әйтәлмәде, башкаларга кул гына селтәде. Укучылар арасында көлешкән тавышлар ишетелеп калгандай булды. Аларны Динара Харисовна түгел, Миңсылу тыйды:

– Я, нәрсә җиргә карап каттыгыз? Әйдә эшне тиз генә тәмамлап куйыйк та… Әнә тагын яңгыр яварга чамалый.

Балалар Миңсылу артыннан иярде. Динара Харисовна, артта кала биреп, теләр-теләмәс кенә, шаулы төркем артыннан атлады.

Ильяс Дәүләтович белән Фирүзә бер-берсенә сүз дәшми генә эшләделәр. Күңел белән күңел сөйләшкәндә сүзләргә урын калмый шул. “Абый, мин сезне яратам”. – “Мин дә… Юк, укучыга укытучысын яратырга ярамый”. – “Ул “ярамый” дигән сүз кайда язылып куелган?” – “Язылып куелмаган булса да ярамый”. – “Шулай булгач?” – “Мин дә синең турыда уйлап, төннәремне йокысыз үткәрәм, Фирүзә. Сихерләдең, ахрысы, мине”. – “Кем кемне сихерләгәндер бит әле, абый?”

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Закир ӘКБӘРОВ. Тимергалиннар.  Романнан өзек (5)
Закир ӘКБӘРОВ. Тимергалиннар. Романнан өзек (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас