

8
– И рәхмәт яугырлары, ничекләр килә белдең. Аллаһның рәхмәте, мәрхүмнең васыяте тартып китергәндер сине. Сөбханалла, машалла. Әйдә, узыгыз әле, уз. Утырыгыз. Мин нәрсә әйтмәкче идем соң? Һай, зиһеннәрем! Ә, әйе, башта бер дога.
Килеп керүгә, миңа өй эче дә, Бәдәр җиңги дә аз гына да үзгәрмәгән, менә-менә почмак яктан, гадәттәгечә, күзләре белән генә көлеп Сираҗетдин абзый да килеп чыгар төсле иде.
Әлбәттә, Сираҗетдин абзый килеп чыкмады. Догабызны укып бетерүгә, Бәдәр җиңги шул якка кереп китте.
– Истә чакта, Габделнур улым, мин абзаңның васыять мирасын тапшырыйм әле. Йа Раббым, гөнаһыннан саклый күр, зиһеннәрем тамчы да калмады. Әгузе бисмиллаһи…
Бәдәр җиңги почмак якта, нәрсәләрнедер эшергәләп, шакылдатып, озак кына маташты. Үзе туктаусыз нидер сөйләнә. Бу якка аның «Һай, зиһеннәрем!», «Йа Рабби-Ходаем» дигәннәре генә ишетелеп китә иде.
Менә ул кечерәк кенә фанер әрҗәне авыр гына күтәреп килеп чыкты.
– Менә, улым, мәрхүмнең сиңа васыяте-әманәте бу.
Әрҗә, чыннан да, кечкенә булса да, шактый саллы иде. Мин ирексездән аның өске тактасын сыпырып куйдым. Ачып, эчендә ни барын күрәсе килү галәмәтедер инде. Сәкинә терсәге белән җиңелчә генә касыгыма төртте.
– Эш кораллары бу, улым. Мәрхүмнең әманәт истәлеге күп игелекләр китерсен үзеңә. Әгузе бисмиллаһи…
– Карале, Бәдәр җиңги, ни бит… Мондый мирас Ирек улыгызга тиеш түгел иде микән соң?
– Бар, бар, аңа да бар. И-и, бигрәк күп иде бит аның эш кораллары. Менә шуларның һәммәсен, әрҗәләргә салып, исемнәрен атап, ярты авылга васыять итеп калдырган мәрхүмкәем. Авылдашларга инде тапшырып бетердем. Читтәгеләрнеке генә калды. Аларны да, синең кебек, мәрхүмнең васыяте тартып китерер әле, Аллаһ бирсә… Әйдәгез, чәй эчеп алыйк та бергәләп карыйк әле, кайберләрен хәтерләп бетермим, зиһенем чуалган чак, бәлки, сез беләсездер? Әгузе бисмиллаһи… Әйдәгез…
Чәйне тирән бер тынлыкта эчтек. Тик чылбырына кечкенә йозак аскан стенадагы әлеге иске сәгать кенә келт-келт итеп торды. «Кара инде, чынлап керешсә, алай йозак асмыйча да җүнгә кертә алыр иде ич ул сәгатьне Сираҗетдин абзый. Әллә ул йозакның берәр сер-хикмәте бар микән?» – дип, минем күңелгә сәер уй килде.
Чәй яныннан кузгалгач, Бәдәр җиңги безне почмак якка дәште. Биредә, бая кузгаткандыр, миңа биргән кебек үк әрҗәләр, киндер белән ныклап бичәлгән төенчекләр идән уртасында ук яталар иде. Бәдәр җиңги аларны берәм-берәм алып, өсләрендәге гарәпчә язуларын укый башлады. Чыннан да, миңа бик тә таныш исемнәр бар иде монда.
– «Комаров иптәшкә».
– Бик яхшы беләм Комаров абыйны. МТСның баш механигы иде, бик әйбәт кеше. Ләкин бит, Бәдәр җиңги, Комаров абый мин армиядән кайткан елны моннан китте – Украина җиренә, шунда туып үскән ул. Ә юк, шунда туып үскән дию бик үк дөрес түгел, Татарстанда туган ул. Егерме беренче ачлык елны әти-әнисе ачтан үлеп калган да, авылдашларына ияреп, ул чакта тугырак Украина якларына китеп барган. Шунда детдомга эләккән. И-и, аның башыннан кичкәннәрне сөйли башласаң! Аллаһы бирсә, үзең әйтмешли, мәрхүмнең васыяте тартып китерер әле. Кайтып алып китәр. Бирсен Ходай.
– Монысын «Гани Гатичка» дигән.
– Ә?! Аны да беләм. Әлмәттә безнең начальник ул. Бире кайтышлый Сираҗетдин абзыйга сәлам әйтеп калган иде. Бәдәр җиңги, әгәр ышансаң, үзем алып кайтып тапшырырмын мин моны.
– Ник ышанмый ди. Әманәткә хыянәт юк ул. Җылы кулымнан апкайтып тапшыр. Бәлки, менә монысының да иясен беләсеңдер? «Ирих улыма» дигән. Бигрәк якын итеп, «улым» дигән.
– Эрих?! Һмм… Бәдәр җиңги, ни… монысын әйтә алмыйм шул. Ни инде, Бәдәр җиңги, монысын да васыять тартып китерер. Кайтмый калмас, Аллаһы боерса.
– Әйе, әйе. Шуннан соравым инде аны. Мәрхүм күңеленә иң якыннарга, аерата да һөнәр ияләренә, куллары эшкә ябышып торганнарга һәммәсенә «улым» дип дәшәр иде. Әнә сиңа да… И мәрхүмкәем, урыны оҗмахта була күрсен.
– Бәдәр җиңги! Бу «Эрих улым» дигәненә тагын берәр сүз өстәп язмаганмы мәрхүм?
– Сүз юк, әнә, «фе», «эр», «га» хәрефләре генә бар. Монысына Ирек улым да бик әсәрде. «Кызык, – ди, – эзенә төшәм әле мин моның», – дип, урынында утыра алмый йөренә башлады. «Ай, улым, дим, чокчынып-казынып йөри күрмә, васыять үзен тартып китерми калмас, барысы да ачыкланыр, исән булмасам, син тапшыра күр әманәтне», – дим. Шулай дигәч тынычланды тагын. «Дөрес, әни, дөрес», – диде.
Бәдәр җиңги әрҗә, төенчекләр өстендәге тагын берничә исемне укыды. Аларын мин чыннан да белми идем. Йа Аллаһ, ничек күп булган икән мәрхүмнең хөрмәт иткән кешеләре!
Аннары без зиратка киттек. Ни гаҗәп, мәрхүм рухына укыган догаларым бу юлы тагын да озынрак булды – дәү әнинең махсус өйрәтмәгәннәре дә, әллә ничек, үзеннән-үзе хәтердә калыкты…
Шушы урында мин Габделнурны бүлдермичә түзә алмадым.
– Карале, чыннан да шулай бит ул! Үземнән беләм. Гафу ит, сүзеңне бүлдем. Искә төшкәч, әйтеп китми булдыра алмыйм.
– Әлбәттә, әлбәттә. Тыңлыйм.
9
Минем әтием дә, әнием дә дин тотучылар түгел иде. Уйлап кына карыйк. Әтием укытучы кеше, совет укытучысы. Дин тотып, намаз укып йөри аламы ул? Укытучы икәнсең, син атеист булырга тиеш, динне эттән алып эткә салып сүгәргә тиешсең, укучыларыңны да, гаиләңне дә шуңа өйрәтергә тиешсең. Юкса… әйе, әйе, үзең дә яхшы аңлыйсың.
Әниемә дә дин юлы бик ныклап бикләнгән. «Үз хатынын да коммунистик рухта тәрбияли алмаган укытучыга совет мәктәбендә урын юк. Шуны да исеңдә тот: хатының Крупская исемен горур йөртүче тегү артеленә тап төшерә икән, бу хәл тиешле оешмаларга барып җитми калмас».
Әмма, кар астында кайнар чишмә, ди бит. Шулай бик катгый һәм рәхимсез рәвештә тыелса да, безнең өйдә барыбер яшәгән икән ул дин, изге догалар. Менә хәзер балачак, үсмерчак хатирәләре тагы да ачыграк, үткенрәк булып зиһендә кабатлана да, моңа һичнинди шигем калмый. Иң беренче, әнә синең кебек, дәү әни хәтергә килеп баса. Дәү әни олы улы Шәмсемөхәммәт абыйларда яши, кышын берәр ай бездә торып китә иде. Шәмсемөхәммәт абый да укытучы. Ул елларда, белмим, нигәдер укытучыларны гел бер мәктәптән икенчесенә күчереп йөртәләр иде. Шунлыктан дәү әнинең безгә сәяхәте ел саен диярлек бер ерагая, бер күрше авылдан гына була иде.
Бүгенгедәй хәтеремдә, тышта күз ачкысыз буран уйнап торган гүләүле, сызгырулы эңгер-меңгер чак иде. Кышкы каникул вакытында булгандыр инде, әти дә, без балалар да өйдә. Һәммәбез тын гына үз эше белән мәшгуль. Буранның төрле-төрле көйләргә – әле усал-зәһәр, әле шаян-үртәүле сызгыру-үкерүләре ишетелеп тора да, почмак якта әнинең табак-савыт шалтыратуы яңгырап китә. Кинәт өй алдында кемнәрнеңдер дөбердәтеп керүләре, шап-шоп кагынулары ишетелде. Әти барып ишекне ачып җибәрүгә, өйгә, салкынның ап-ак буына уралып, Кыш бабайдай ике гәүдә тәгәрәшеп килеп керде. Сөйләшүләре-җаваплары да, шул ак буга уралгандай, ничектер юрган аша сөйләшкәндәй яңгырый иде.
– Эт буранда котырыр дигәндәй… Без әле бу, Габделгазиз.
– Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Алай бик туңмадык та, әллә ни адашып та йөрмәдек.
– Шайтанның үзен өркеттек, тфү, тфү. Адаштырырга бик тырышып караган иде дә…
Егерме чакрымдагы Сөрде авылыннан дәү әни белән Шәмсемөхәммәт абыйның безгә кунакка килүләре иде.
Чишенү, бит-кулларны сыпыргалау, ике куллап күрешүләр ыгы-зыгысыннан соң олылар барысы да урындыкларга тезелешеп утырдылар. Өйдә бер тынлык урнашты. Хәтта тышта буран да сызгыру-үкерүеннән туктап калды шикелле. Шушы тынлыкта дәү әнинең тавышы яңгырады:
– Әйдәгез, балалар, бер дога!
Без, гадәттәгечә, олылар утырышуга, почмак якка чыгып киттек. Биредә һәрберебезнең бүлмә тактасында олы якка күз сала торган үз ярыгы яисә ботак тишеге бар. Шуннан күреп тордык. Дәү әни әйтүгә, һәммәсе догага кулларын күтәрделәр. Доганың беренче сүзләрен кычкырып әйтеп, аннары авыз эченнән генә укырга керештеләр.
Безнең өчен гаҗәп бер күренеш иде бу. Дәү әнинең догалар укуы, намазга утырулары – монысы бик гадәти хәл, әбиләргә шулай тиештер дә кебек иде. Ә менә әти, әни һәм Шәмсемөхәммәт абыйның дога укулары… Монысын әле беренче күрүебез, монысы һич тә гадәти түгел һәм… Игътибар ит әле, Габделнур, бу мизгелгә. Шунда без – апам, энем һәм мин дә – бу якта кулларыбызны догага күтәрдек, олыларның кычкырып әйткән сүзләрен һич ялгышмыйча кабатладык (сабый күңеле гаять сизгер отып ала), аннары, олылар кебек, иреннәрне генә кыймылдатып утыра башладык. Юк, монысы да һич тә олыларга гади иярү генә түгел иде. Олылар, әнә шушы күз ачкысыз буранда да юл язмыйча, исән-имин килеп җитүгә ярдәм иткәне өчен, туганнарны исән-имин җылы өйдә очраштырганы өчен Ходайга чиксез рәхмәтләрен белдерәләр. Нинди сүзләр белән, ничегрәк белдерәләр – алары безгә ишетелми. Аларны безгә өйрәтүче дә булмады. Апам, әнем ничектер, аларныкын әйтә алмыйм, әмма минем күңелем нәкъ изге китапта язылган сүзләр белән түгел, ә үземчә дога укый иде. Миненем болайрак: «О бөек һәм чиксез кодрәтле көч! Мең-мең рәхмәтләрем яусын сиңа! Син бар, мин сиңа ышанам. Моннан соң да ярдамеңнән ташлый күрмә! Син безнең дәүәнине ничекләр сагынганыбызны белеп-күреп торгансың. Шуңа да әнә, шайтанның ничекләр тырышуына карамастан, адаштырмый, юл яздырмый безгә китереп җиткергәнсең дәү әнине, Шәмсемөхәммәт абыйны. О бөек һәм чиксез кодрәтле көч! Дан һәм мең-мең рәхмәтләр сиңа!»
Моннан ярты гасырдан да элегрәк күңелемә әнә шундый дога иңде минем. Берәү дә, беркайчан да өйрәтмәсә дә. (Динне өйрәтү, өйрәнү аяусыз тыелган, укып белим дисәң, китаплары яндырылган, янмый калганнарын тапсаң да, без аны укый белмибез… Шундый заманда туып үстек шул без.)
...Олылар, догаларын укып бетергәч, чәй эчәргә утырдылар. Безгә бик тәмле күчтәнәчләр өләшенде. Әни һәрберебезгә чәй ясап китерде. Тәмләп чәй эчәбез, ә колаклар түр якта, олыларның һәр сүзен эләктереп кенә ала.
Шәмси абый сөйли:
– Председатель әйтә: «Син нәрсә, Шәмси, бу буранда адашып харап булырга чыгасыңмыни юлга? – ди. – Үзегез дә харап булырсыз, ат биргән өчен минем дә баштан сыйпамаслар. Жавап бирәсе булыр». – «Юк, мин әйтәм, җавап бирмәссез, мин расписка калдырам, председатель әйтеп торуга карамастан, үзем хәзерләп алдым атын, дип. Шулай дигәч кенә күнде теге. Эчемнән уйлыйм: юк инде, менә сезнең кебек денсез-имансыз җаннарга куркыныч ул буран, а монда чанага иманлы-догалы җаннар утыра, аларны Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас, дим. Шулай бит, әни?
Дәү әни аңа озын гына дога укып җавап бирә.
– Менә шулай Аллага тапшырып чыккан юл бу, Габделгазиз, Сәбзебаһар сеңел. Юкса бит, үзең беләсең, аяз бурансыз көнне сорап кара син аннан ат, якын да килмәячәк. «Син үзең укытучы кеше, колхоз эшенә аяк чалырга йөрисең, – дияр, – кара аны, чит элемент токымы! – дип, каныңа тоз да салачак әле.
– Шул инде ул бездә да, – ди әти тавышы, – шундый сүз әйтеп, җаныңны ашамагайлары дип, иң хаҗәт йомышыңны да эчкә йотып яшисең...
Чәй эчеп бетергәч, тагын озаклап дога кылдылар. Үзебезча без дә.
Шушы буранлы кичтә күңелемә иңгән догам, әйтергә кирәк, үз догам, минем җанымда гомерлеккә калды.
Сугыш кырында аеруча еш кабатлый идем мин бу доганы. Ихтимал, ишетми калмагандыр дим Аллаһы Тәгалә догамны. Күпме мәхшәрләр үтеп тә, хәтәр яралансам да, исән әйләнеп кайтуымны шуңа юрыйм.
Хәер, ул елларда инде «дин» сүзе «контр» сүзе белән янәшә куелып, куркыныч сүз булып йөртелми башлады бугай…
– Әйе, әйе, тылда, авылда да шулайрак булды ул. Бик хәтердә, мәүлет айларында дәүәнине көнгә өч-дүрт өйгә кунакка чакырып дога укыталар иде. Бик хәтердә, әни дә, хатыннар мәҗлесе җыеп, дога укытты. Ул вакытта коммунист түгел иде әле ул. Шунда ашаган кабак бәлешенең тәме хәзер дә тел очында.
– Дөрестерме-юктырмы, сугыш елларында Сталин үзе дә догалар укый башлаган. «Илаһым, дошманны җиңәргә ярдәм ит, харап итә күрмә башымны!» – дип, Хак Тәгаләдән ялвара икән. Бик ихтимал, дим мин моны. Яшьлегендә семинариядә, ягъни үзләренең мәдрәсәләрендә дин сабагы укыган кеше бит ул. Аннары, үзең дә хәтерлисеңдер әле, сугыш елларында күп дин әһелләре – христиан динендәгеләр дә, ислам динендәгеләрдә, башка диндәгеләр дә дошманны җиңү фондына үз чиркәү-мәчетләренә йөрүчеләрдән меңләгән-миллионлаган сумнар акча җыеп тапшырдылар. Сталин аларга рәхмәт белдергән телеграммалар җибәреп торды, газеталарда чыга торды андый телеграммалар. Әнә шул инде диннең азмы-күпме иркенрәк сулыш алуына китерде. Ә сугыш бетүгә… Әй бу сәясәт дигән яман нәрсәне! Хамелеон кебек, йөзен-төсен үзгәртә дә тора.
– Дөнья ул куласа, бер әйләнә, бер баса, дип, безнең бабайлар шуннан чыгып әйтеп калдырганнардыр инде.
– Әйе, тарих тәгәрмәче гел әйләнештә. Һәр әйләнгән тәгәрмәч кебек, аның аскы кичиләре әле өстә, әле аста, әле янда кала. Җәй артыннан көз, көздән соң кыш, аннары яз, тагын җәй. Көн артыннан кичке эңгер, аннары төн, төнне куып, алсу таң ата яки көн туа. Адәм балаларының да сабый чагы, кыз-егет чагы, ир-хатын чагы, әби-бабай чагы бар. Буыннар алмашына тора, һәр буын шуны кабатлый. Әйләнә дөнья, әйләнә. «Җидегән йолдыз җиде әйләнә дөньяны кругом» дип җырланганча, йолдызлар, планеталар да гел әйләнештә ләса…
– Бик югары менеп киттең әле син.
– Шулай инде ул адәм баласы. Тормыш-яшәешнең мәңгелек сере турында уйлана башладыңмы, уй-хыялларың югарыдан-югарыга очып менеп китә, очына да, аннары кырыена да чыгышлы түгел. Кешелек акылы Киек Каз Юлы кебек. Андромеда томанлыкларына кадәр барып җитә, ә алар артында нәрсә? Боларына хәзергә кешелек акылы җавап бирә алмый. Мәңгелек иксезлек-чиксезлеккә нинди төгәл җавап булсын ди?! Сүз җаеннан искә төшерик: миллион күзәнәкләрдән торган кеше әле хәзергә бары тик ике процентка якын гына эшли, уй йөртә, ди, калган күзәнәкләр дә эшли башласа? Биредә тагын Акылның иксез-чиксезлеген кайчан да булса төшенә, аның офыкларын аз гына булса да күзаллый башларбызмы без? Моны да Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. Ә Акылга белем дигәне ачы сынаулар һәм тәҗрибәләр аша килә. Аллаһы Тәгалә дә шундый сорау-тәҗрибәләр үткәреп карыйдыр дим мин. Бик борынгы заманда, җиһанга зур туфан җибәреп, шундый бер сынау үткәргән ул. Җир тетрәүләр, корылыклар, чума-чир ишеләр – алары кечерәк сынаулар. Кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен дә гел сынап карый Аллаһы Тәгалә. Сугышлар, революцияләр әнә шундый сынаулардыр дим мин. Бу сынауларда меңләгән-миллионлаган адәм балалары һәлак була.
– Гафу ит… Безнең сүз изге догалар турында иде…
– Сабыр ит, хәзер нәкъ шуңа барып җитәбез. Хак Тәгалә һәрвакыт сынап, тикшереп тора үз колларының ныклыгын, камиллеген, дидек бит. Сынаулар бик кырыс, бик ачы. Әмма Аллаһы Тәгаләнең көче-кодрәте чиксез булган кебек, аның рәхмәт-шәфкатенең дә иге-чиге юк. Ходайның шундый рәхмәт-шәфкатенең иң зурысы – җир йөзенә Коръән иңдерүе. чегрәк индергән ул аны? Без балачактан ук күреп үскән калын китап рәвешендәме, әллә үз пәйгамбәренең аң-зиһене ашамы? Яисә без күз алдына да китерә алмаган башка бер могҗиза беләнме? Ничек кенә булмасын, иңдергән Ходай җир йөзенә Коръәнне. Биредә тагын Аллаһы Тәгаләнең сынау-тәҗрибәсе: бер Коръәнне генә түгел, Библия, Катехизис кебек башка изге китапларны да иңдергән ул җир йөзенә. Кеше күңеленә кайсы аеруча хуш килер? Безнең бабаларыбызның бабалары күңелләренә, күргәнебезчә, Коръән аеруча якын, хуш килгән. Озын сүзнең кыскасы, без мөселманнар күңеленә иман нуры, изге догалар менә шулай иңгән, минемчә.
– Шулай дисеңме? Монысын аңлыйм кебек… Менә син: «Сугыш кырында аеруча еш кабатлый идем мин догамны», – дигән идең. Минем тизрәк шул турыда ишетәсем килә, юкса… – Габделнур ялт кына кул сәгатенә карап куйды.
– Әйе, әйе. Бик җәелмичә генә шул турыда әйтеп китик, кызганыч, бу турыда теге вакытта, больница бакчасында сүз чыкмады. Иркенләп сөйләшер идек. Ярар, бер генә хатирәне сөйләп алыйм.
Сугышның соңгы елында үземнең артиллерия частенда связист булуым турында сөйләгән идем шикелле. Монда эләгүем дә, әйтергә була, шул изге догаларым аркасында булды, ахры. «Ахры» дим… Үзем исә моңа ихлас ышанам. Әмма ышандырырлык итеп сөйләп бирә алырмынмы? Ышану бит ул… һәркемнең үзенчә. Аллаһы Тәгалә һәркемнең җанын үзгә итеп яраткан. Шуларга әле ихтимал булып та дөньяга килә алмый калганнарын да өстәп, тагын иксезлек-чиксезлек.
Ярар, тагын иксезлек-чиксезлек дәрьясына кереп чуммый торыйк әле. Ансыз да аңлатып бирә алырмынмы? Болай бит адәм баласы – шушы иксезлек-чиксезлекнең тузан бөртеге кадәр генә бер кисәге. Әйткәнемчә, иксез-чиксез мөмкинлекләрнең берсе булып дөньяга килгән икән ул, Аллаһы Тәгалә аның тәкъдир-язмышын да билгели. Ничек билгели? Кемгә нинди сәләт биргән, көче-куәте ни дәрәҗәдә аның, нинди мөмкинлекләре бар, шул мөмкинлекләрне ни дәрәҗәдә файдалана алачак ул? Әнә шуларга карап билгелидер дим. Билгели һәм һәрчак сыный: «И бичара колым, туры юлдамы син? Туры юлдан атлау өчен ни-нәрсә комачаулый?» Изге дога-намазлар вакытында адәм баласы Ходайның шул сорауларына җавап бирергә тиеш. Билгеле ки, аз гына да ялган-хилаф кертмәстән, чын-чын ихластан булырга тиеш бу сөйләшү. Әгәр дә инде… Тукта, бик читкә-чатка җәелмәскә, дидек бит.
Сугышка беренче кергәндә, пехота частенда идем. Беренче һөҗүм сугышы мәхшәрендә үк шуны бик яхшы төшендем: җәяүле солдат буларак, мин бит дошман алдында шактый көчсез, кул-штык бәрелешләре була калса, моңа минем гайрәт вә куәтем һич тә җитәрлек түгел. «И Ходаем, нигә болай күрәләтә үлемгә дучар итәсең мине? Үзем дә белмәгән гөнаһларым булса, истигъфар кыл да бик озын сугыш эчендә минем дә көч-куәтем вә гайрәтем җитәрдәй башка бер урынга куя күр мине, йа Аллаһы Тәгалә!»
Коры куркудан гына туган догам-ялваруым түгел иде бу. Курку һәр адәм баласына күпмедер дәрәҗәдә хас нәрсә, аннан бер генә Аллаһ колы да бөтенләй гафил түгел. Әгәр дә бары куркудан гына туган дога-ялваруым булса, бик ихтимал, моңа Хак колак та салмас иде. Чөнки сугыш мәхшәренә кергән һәркем – ышанамы ул Аллага, юкмы – эченнән генә ирексездән ялвара: «Йа Аллаһ, вәйран итә күрмә башымны, исән калдыра күр». Минем исә дога-ялваруым бүтәнрәк. Бары исән калдыруны, бу мәхшәрдән коткаруны гына сорамыйм мин, ә шушы мәхшәрне җиңү, булдырмау өчен мине көчем-гайрәтем җитәрлек урынга куйсаң, бу мәхшәрне җиңүдә минем дә файдам, минем дә өлешем күбрәк булыр иде,
(Ахыры бар.)
Фото: muftyat.kz