

(Дәвамы.)
Инсафы кабалан гына кайтты, ике капты, бер йотты да: “Әни, без класс белән елга буена барабыз!” – дип чыгып йөгерде.
Ильясы соңлабрак кайтып әнисе белән иркенләп тә ашамады. Дәфтәрләрен, китапларын алып өстәл артына утырды.
Ана күңеле балада, бала күңеле далада – шушы буладыр инде, күрәсең.
5
…Көз кереп барганда КПССның авыл коммунистларын да берләштергән шәһәр комитеты бюросында нинди мәсьәлә каралырга мөмкин соң? Билгеле, шул бер нәрсә инде. Хөкүмәткә иген тапшыру буенча күтәренке социалистик йөкләмәне үтәү барышы. Бу турыда докладны бюро әгъзасы, райисполком рәисе Дамир Гыйбадуллин ясады.
– Шулай итеп, хөрмәтле бюро әгъзалары, чакырылган иптәшләр, йөкләмә туксан бер процентка үтәлде, тагы да тугыз мең тонна иген тапшырасы калды, – дип очлады ул сүзен.
Беренче секретарь Кирьяновның ачуы йөзенә чыкты.
– Ә нишләп сузабыз, нишләп йөкләмәне һаман тутырып куя алмыйбыз, иптәш Гыйбадуллин? Нәрсә комачаулый? Бәлки, үзеңә, авыл хуҗаласы идарәсе башлыгына шелтә игълан итеп, тизлекне арттырып җибәрергә кирәктер?
Барлык хуҗалык җитәкчеләре арасында район хуҗасын болай кимсетү ярамаган эш икәнен барысы да аңлый. Нишләр икән, кызып китеп, пычакка пычак килерләрме дип, кызыксынып утыручылар да юк түгел иде. Тик Гыйбадуллинның эчендә давыллар уйнаса да, тышка чыгармаска үзендә көч таба алды.
– Әгәр шелтә белән генә иген үстереп җыеп алып булса, Юрий Петрович, көне-төне бер-беребезгә шелтә язып тик утырыр идек. Чак кына хуҗалык җитәкчеләренә ресурсларын барларга ирек бирик, карабодайга төшеп кенә торалар, көнбагыш җыеп аласы бар. Әлеге тугыз мең тоннаны тутырырбыз дип уйлыйм. Ындырлардагы ашлыкны чыгарырга машиналар җитешми, АТКга үз эшен аныграк оештыру таләп ителә.
Кирьянов бар хуҗалык рәисләрен дә урыннарыннан күтәреп сорап чыкты. Күпме тапшырган, күпме тапшырасы калган, йөкләмәсен кайчан үтәячәк? Берәүләрен битәрләде, икенчеләренә кычкырып та җибәрде, хәтта шыр ир-ат арасында берүзе утырган секретаре Ленара Котдусованы санга сукмый, сүгенеп тә ташлады. Тик анысы өйрәнеп беткән, бер кылы гына да кыбырдап куймады.
Гыйбадуллинның сүзләре әзрәк җанына тиде микән, бу юлы берәүгә дә шелтә каптырмады.
Аннан хуҗалыкларда уҗым культуралары чәчү, орлык салу барышы тикшерелде. Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Кадыйр Тимергалинның чыгышын да зал диккат белән тыңлады. Кем күпме чәчкән, кем күпме салганны исләрендә калдыру өчен түгел, абруйлы агалары алдына тәү тапкыр чыккан яшь белгечнең фикерләү куәтен чамалау өчен.
Беренче секретарь ничектер, әмма Дәүләт Гыйрфанович улының чыгышыннан канәгать калды. Кәгазьдән укымый да дип әйтерлек, башындагы белешмәсе җитәрлек, нәтиҗәләрне анык ясый. Үсәр, югарыракка күтәрелер чамасы бар егетнең. Хәер, беренче секретарь докладчыга да, хуҗалык җитәкчеләренә дә бәйләнеп тормады. “Принять к сведению”, – дип кул гына селтәгәндәй итте. Әйтерсең киләсе ел уңышына әлеге чорда нигез салынмый да, киләсе елда да “күтәренке социалистик”ны үтәргә кирәк булмаячак. Иртәгәсен ишәк кайгырткан принцибымы бу? Озакламый югарыракка күтәрелеренә өметләнеп яшәүме?
Бюро өстәле артында Тимергалин белән Волгинның урыннары янәш. Утырыш барганда пышылдашып фикер уртаклашырга да форсат табалар.
– Твой сын – толковый парень, – дип пышылдады ул Дәүләт Гыйрфанович колагына. – Заводны проект куәтенә җиткергәч, бер аламарак колхозны алам да, ярдәмче хуҗалык оештырам. Кадыйрдән менә дигән җитәкче чыгачак.
– Улыма югары бәһа бирүең өчен рәхмәт, Ефим Оскарович, – диде ир, аерылышканда аның кулын кысып.
– Берәр ярдәм кирәкмиме, Дәүләт Гыйрфанович? Бу аждаһа бик кыса бит үзегезне. Өстәгеләргә ярыйм дип, тиресеннән чыгарга әзер.
– Тәкъдимегез өчен рәхмәт, Ефим Оскарович. Сезгә бит әле Уфадагыларына гына түгел, Мәскәүдәгеләренә дә ярарга…
– Оборона министрлыгына! Шуңа күрә дә бик куркып бармыйм бит инде горкомыннан да, обкомыннан да. Без синең белән артиллеристлар!
– Һәм яһүдләр, Ефим Оскарович.
– Татар туганда, еврей кычкып елаган, дип әйтергә чамалыйсыңмы?
– Алай дисәң дә була. Безнең менә беранекдотыбыз бар...
– Булгач, сөйлә соң. Бюро кысынкылыгыннан соң тыннарны бераз иркенәйтеп алырга кирәктер бит.
– Болай булган хәл. Бер авывлның иң акыллы карты үлем түшәгендә ята икән. Күрше бүлмәдә – өч улы. Тәүдә фатиха алырга кечесе кергән. Карт күзләрен чак ачып караган да: “Улым, яһүдләрне саклагыз”, – дигән. “Я, ничек?” – дип каршы алганнар аны туганнары. “Әти алышынып бара, ахры”, – дип уфтанган кече ул. Уртанчысы кергән. Карт күзләрен дә ача алмаган, телен кыенлык белән кыбырдатып: “Улым, яһүдләрне саклагыз”, – дип пышылдаган, ди. Уртанчы ул аптырап чыккан да, аталарының алышынып баруын чигәсенә бармагы белән төртеп күрсәткән. “Әти, фатихаңны бир”, – дип өлкән ул кергән. Үләргә яткан карт торып ук утырган: “Әйтәм бит мин сезгә, аңгыралар! Еврейларны саклагыз! Аларны бетерсәләр, безгә тотыначаклар!”
Генерал көлеп җибәрде, аңа Дәүләт Гыйрфанович кушылды.
– Бик теләгегез булгач, биреп торыгыз соң миңа ике “КАМАЗ”, Ефим Оскарович. Бер атнага. Икмәк ташырга машиналар җиткерә алмыйм.
– Заметано. Завтра утром два “КАМАЗ”а будут у вас.
...Район үзәгеннән Дәүләт Гыйрфанович бераз йончып, әмма күтәренке күңел белән кайтты. Бөртеклеләр җыюны тәмамлады. Ике-өч көннән икмәк тапшыру йөкләмәсен дә үтәргә тиеш. Комбайннар карабодайга төште. Көнбагышка әле иртәрәк. Чөгендере матур гына булып өлгереп килә. Киләсе атнадан да калмый анысын җыя башларга кирәк.
Шушы уйларына бөтенләй бирелеп китүен аңгарып, ул үзеннән үзе көлеп тә куйды. Әйтерсең, аның бар булмышы колхоз эше белән генә чикләнгән. Әнә бит абзарында үз малы, өендә үз гаиләсе. Өйгә кергәнче ул абзарга кереп, әнә шул үз малын барлап чыгуны хуп күрде. Әйе, “барлап”, чөнки тәрбияләве инде – Шәмсиясе белән ике улы бурычы.
Яланнан ашказанын тутырып алып кайткан үләнне көйшәп торган Чуаркае хуҗага гаҗәпләнебрәк карады. Абзарга бик сирәк керә торган бу адәмгә бүген ни кирәк булган, янәсе. Әмма сыртын сыйпаганга бик риза булды. Арандагы бозавы киртә аша муенын сузып хуҗаның костюм итәген ялмарга тырышты. Сугымга калдырылган башмагы һәман утлыктагы калган-поскан печәнне күшәп, кичке кунакка игтибар да итмәде. Күрше лапаста сарыклары һаман тынычланып бетмәгән, ни кирәктер аларга, ары-бире йөренәләр. Кошлар кетәгендә тавыклары инде куначага менеп йокыларына талганнар, казлары белән үрдәкләре ара-тирә “каак-каак”, “бак-бак-бак” дип хәбәрләшеп алалар.
Әйе, дөнья булгач, барысы да кирәк. Авылда: “Персидәтелгә нәрсә, колхозның бар байлыгы аның кулында” – дип сөйләнүчеләр табылса да, үз кесәсе белән колхоз кесәсен бутарга аның бит әле башына тай типмәгән. Менә суыклар төшәр, кош-кортны эшкәртерләр, аннары сугым суярлар. Өйгә дә җитәр, шәһәрдәге Кадыйрын да өлешсез калдырмаслар. Кибетләрдә ит дефицит, базарда кыйммәт. Итнең килограммын алты тәңкәгә алып ашап кара әле!..
Шәмсиясе өйдә берүзе генә иде.
– Балалар кайда китте? – диде ир, аш өстәле янына килеп утыргач.
– Кинода. Бүген укучылар, укытучылар өчен махсус кино күрсәтәләр икән. “Доживем до понедельника” дип атала. Төп рольдә Штирлиц, ди. Фашистны уйнаган чибәр артист инде. Вячеслав Тихоновмы әле?..
Җавап урынына ир аны кысып кочып алды.
– Ни эшләвең ул, әтисе?!
– Дөнья матур бит, дип әйтүем, әнисе.
– Матур булса, өстемә менеп барыргамы, оятсыз?!
– Үз хатының өстенә менеп бару – оятсызлык түгел ул, ярату гына…
6
Яшь укытучы үз эшенә инде күнегеп тә бара. Физика, астрономия фәннәреннән институтта алган белемен барлый, методик белешмәләр укый, күргәзмә әсбаплар белән эш итәргә дә онытмый, тәҗрибәләр дә үткәрә. Гомумән, балаларның игътибарын, игътибарын гына түгел, хәтта хөрмәтен дә яулап ала алды булса кирәк. Дәрескә кергәч тә, күз йөртеп, сыйныфны барлап чыга. Унынчылар барысы да урынында. Хәтта, җиңелчә чатанлавы бетеп җитмәвенә карамастан, Зөлкарнаева Фирүзә дә… Бер генә көн дә дәресен калдырганы юк. Югыйсә, авыруына сылтанып, мәктәпкә килми ятса да, берәү дә гаепкә алмас иде бит. Укытучысы, сыйныф җитәкчесе Ильяс Дәүләтович өенә барып хәлен белер иде, кыз калдырган дәресләрен аңлатыр иде Укучы кыз белән үз арасында ниндидер күзгә күренмәс ефәк җеп тартылуын егет аңгарып та өлгерә алмады.
Дәрескә кереп балаларны барлаганда, аның карашы иң тәү кыз ягына юнәлә. Кыз, укытучы игътибарыннан куркыпмы, оялыпмы, башын түбән ими. Аның турында уйлап, аның сынын, аның йөзен, аның хәрәкәтләрен күз алдына китереп, төннәрен йокламый дип әйтерлек үткәрә бит ул. Һәм менә алар очраштылар. Юк, Күзләр күзләр белән генә очрашты. Әмма күпме наз, күпме мәгънә, күпме әйтелмәгән сүзләрне эченә ала бу очрашу!.. Беренче мәхәббәт, дип атыйлар шагыйрьләр кызның бу тойгыларын, бу хисләрен. Аңа багышлап күпме шигырьләр язганнар, күпме җырлар чыгарганнар һәм чыгаралар. Беренче саф тойгы!..
Ә егет?.. Ул бит шул кызның тиңдәше, мәктәптә укып йөргән үсмер түгел, укытучы. Әле балалыктан чыгып кына килгән укучысын яратырга хакы бармы аның? Төннәрен уйланып ятканда, үзенә мең кабат сорау биргәне бар. Хакы?! Егерме ике яшен тутырган егет белән унҗидесе белән барган кызның мәхәббәтен “хак” калыпларына гына сыйдырып куеп булса икән!.. Яшь аермалары бары алты ел. Әмма шул алтысы да әлегә тирән упкын. Укучы – укытучы…
Институтта укыганда йөргән кызы булды Ильясның. Филология факультетында укыган Люция исемле иркә, очынчыграк, үзенең күзләренә пар зәңгәр күзле кыз иде. Киноларга, танцыларга йөрделәр, кышларын бергә чаңгы шудылар, җәйләрен Агыйдел буенда пляжда ял итә иделәр. Тик мөнәсәбәтләре тотрыклы булып чыкмады. Шәһәр кызы эшкә авылга китүдән кискен баш тартты. Егетнең максаты авылына, туган мәктәбенә кайту иде. Күрәсең, дуслыклары да әнә шул “йөрү”дән узып китеп чын яратуга әверелә алмагандыр?
Ильяс Дәүләтович кыз күзләреннән кыенлык белән арынып, карашын башка балаларга күчерә. Фирүзәнең иптәше Миңсылуның йөзе һәрвакыттагыча көләч, ул укытучыга ниндидер серне белгән кебек хәйләкәр итеп карый. Бәлки, бу аңа шулай тоеладыр гына. Инсафның йөзе караңгы. Ник газаплый аның яраткан энесен? Ильяс моны белә, танырга гына теләми. Көнләшү хисе! Я инде, бер авыл мәктәбенең, бер сыйныфында барлыкка килгән әлеге “өчпочмак”!
Өчпочмак кына микән? Ә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Динара Харисовна? Университетта укыганда ничектер үз парын таба алмаган. Таллыярга килгәненә бер ел, мәктәбеннән аерылып урамга чыкмый дип әйтерлек. Урамга чыкканда, я булмаса, Мәдәният йортына киногамы, концерт-фәләненә баргандамы, күзенә юньле егет чалынмый, аңа күз салганнарына күңеле ятмый. Ильяс белән танышканда, йөрәге талпынып куйган иде дә ул… Менә бит аңа пар! Төскә дә чибәр, акыллы да күренә, әти-әнисе дә – авылның иң абруйлы кешеләре. Җитмәсә, кызның фатир хуҗабикәсе Мөхлисә карчык та аның әйтелмәгән фикерен эләктереп алган булып чыкты.
– Авызыңны ачып йөрмә, кызыкай, – диде ул тәмләп чәй эчеп утырганда, – Таллыярда Дәүләт улыннан да юньлерәк егет таба алмаячаксың.
Динара Ильяс турында хыяллануы ничек карчык аңына барып җитүенә аптырамады да, оялмады да.
– Әллә мине, кияүгә чыгар егет эзләп кенә йөри икән дип, уйлыйсың инде, әби? – дип көлгән булды.
– Соң, кияүгә чыкмый, карт кыз булып утырып калырсыңмы?
– Курыкма, әби, калмам.
Ничек тә егеткә якынаю, аңлашу өчен берәр сәбәп табылырын көтеп йөрде ул. Форсаты табылды. Өлкән сыйныфларның бу уку елындагы тәүге кичәсе үткәрелде. Кичәнең дә ниндие бит әле. “Дөньяда мәхәббәт бармы?” дигән темага диспут. Ильяс Дәүләтовичның укучылары кайнашып йөреп әзерләнделәр. Әйтерсең, уналты-унҗиде яшьлек кызлар, егетләр башка бар мәсьәләләрен – мәктәпне тәмамлау, уку йортларына керү, үзләрен булачак хезмәт юлына әзерләү, тормыш кору – хәл итеп беткәннәр дә, әнә шул дөньядагы мәхәббәтнең булу-булмавы мәсьәләсен ачыклыйсылары гына калган. Сораулары да бит әле аның! Бармы-юкмы? Булса, ул ничегрәк була? Дөнья әдәбиятында бу тема ничегрәк яктыртылган? Ничә яшьтән гашыйк булырга мөмкин? Үзенең яратуын егет башлап әйтергә тиешме? Кыз әйтсә, бу әхлаксызлык буламы? Хәтта кичә үтәчәк спортзалга Тукайның, Такташның, Пушкинның, Гетенең, Байронның шигырьләреннән юллар язып та элделәр. Директор кичәнең эчтәлеге өчен Динара Харисовнаны җаваплы итеп билгеләде. Аны оешкан рәвештә үткәреп, укучыларны оешкан рәвештә өйләренә таратуны Ильяс Дәүләтовичка йөкләде.
– Карагыз аны, – диде ул, икесен дә кабинетына чакырып алып, – Диспутыгыз боламыкка әйләнмәсен, тәрбияви ягына ныклап басым ясагыз. Диспуттан соң танцыда юк-бар буги-вуги биеп маташмасыннар. Вальс бар, үзебезнең менә дигән халык биюләре…
Әйе, җанлы үтте бу чара. Инсаф ниндидер бер кирелек белән: “Мәхәббәт – юк, ул шагыйрьләр фантазиясе генә тудырган галәмәт!” – дип исбатларга тырышты. Аның фикерен Фирүзә инкар итеп бер булды. Үзе генә булдыра алмагач, Динара Харисовна әлеге Пушкиннар, Такташлар ярдәмендә аңа булышырга тотынды. Лириклар һәм физиклар турындагы бәхәс яңартылды. Ахырда әдәбият укытучысы физика укытучысына катгый соравын бирде.
– Ә сез, Ильяс Дәүләтович, ышанасызмы мәхәббәт барлыгына?
Укытучының укучылары алдында бу мәсьәләдә бик төпкә кереп китәсе килми иде. Тик, сорау бирелгәч тә, шаулы зал тынып калды, бар карашлар аңа юнәлде.
– Бар, – диде ул бер сүз белән. – Галәмдәге бар җисемнәр бер берсенә тартыла ич. Планеталар – Кояшка, кометалар – планеталарга… Шулай булгач кешеләр дә бер-берсенә тартылырга тиеш инде.
Бу чагыштыру барысы өчен дә кызык тоелды, көлеп җибәрделәр, спортзал эче шау-шуга күмелде. Инсаф:
– Ильяс Дәүләтович, дөрес әйтә, кызлар, малайлар, – дип сүз алгач, тагы тынып калдылар. Соңгы чакларда ул гел генә абыйсына каршы сөйли башлаган иде – Без – кометалар, укытучыларыбызга тартылабыз. Кайсыберләребез, – ул Фирүзә ягына күз ташлап алды, – бигрәк тә нык тартыла. Укытучыларыбыз – планеталар, алар Кояшка, ягъни дә директор абыйга тартыла. Күрәсең, шушы буладыр инде мәхәббәт дигән нәрсә?
Бу юлы зал көлмәде, Инсафның шаяртуы тупасрак килеп чыкканын барысы да аңлады.
Ничек кенә булмасын, диспутны Такташның: “Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә, һәрбер йөрәк аны яңарта”, – дигән үлемсез юллары белән тәмамлап куйдылар.
Сөйләшү, азагына табан, бераз сүлпәнләнгән иде, танцы башлангач, зал тагын да җанланды. Укытучы абыйларының ай-ваена карамый, аңа баян тоттырып утырттылар. Ул, бармакларын йөгертеп, аның телләрен барлап алган булды Бәхти Гайсин репертуарындагы бер көйне уйнап җибәрде. Кызлар вальска төште, аларына берәмләп малайлар да иярде.
Аннары биетте дә әле ул укучыларын. Аннары магнитофон язмасы җибәрделәр. Тагы вальс.
Ак чәчәк аткач балан,
Күмелгәч гөлгә ялан,
Яшь йөрәк еш тибә,
Искән җилләр миңа,
Сөйгәнең килә, дисә…
Ильяс Динара Харисовнаны вальска чакырды. Анысы дәртләнеп китте, әйләнә генә башлаганнар иде, шулчагында Фирүзә “Ак бию” игълан итеп өлгерде.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.