Чәчмә әсәр
29 Июня , 16:09

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (22)

Уйлап баксаң, бу «бөтен дөнья» дигәнем шактый тар иде үзе – бер стенадан икенче стенага кадәр аякларымны тыеп кына атласам, өч адым, иркенләбрәк атласам, ике адымга да җитмәс, һәм бу урын – дөньяда яшәүчеләрнең иң куе урнашкан төшләреннән берсе иде. Ләкин болар миңа ашкынып килеп хатынымны кочагыма кысарга, аның тут төшкән кайнар-татлы битләреннән ничәдер кат үбеп алырга аз гына да комачау итмәде.

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (22)Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (22)
Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (22)

5

 

Әллә нинди серле хасиятләре бар бит хатын-кыз йөрәгенең. Син әле телеңне әйләндереп бер генә сүз дә дәшкәнең юк, ул инде бар әйтер сүзләреңне чамалап алган, сүзеңне генә түгел, уйларыңны да. Бергә чакта Сәкинәнең мондый үтә сизгерлеге мине бер генә тапкыр шаккатырмады. Ә менә йөзләгән чакрым арадан да ничек белгән, ничек сизеп торган ул минем хәлемне, уйларымны?

Мәмдүдә апа ни арада чәй хәзерләде дә каядыр чыгып китте. Сәкинә изүеннән күкрәк турысына тыгылып, аннан чытыр ак яулыкка төйнәлгән кечкенә генә төенчек тартып чыгарды.

– Менә, Габделнур җаным, сиңа кирәкле язуны китердем мин. – Һәм алдына мөһерле, имзалы кәгазь җәеп салды.

«Алга» колхозы идарәсе, – диелгән иде анда, – колхозчы Габделнур Минһаҗевнең нефть якларына китеп эшләвенә каршы килми».

– Ничек бирде ул Гаяз Хәкимович мондый язуны? – дидем мин, шаклар да катып.

Рәхәтләнеп тә көлә Сәкинәм.

– Нигә Гаяз абый гына булсын? Әнә, Сәрия балдызыңның да подписе бар ич.

– Шулай да, ничек ала алдыгыз?

– Анысын инде син сорама, мин әйтмим.

Күзгә-күз карашып, сүзсез генә чәй эчәбез. Сәкинәнең күзләре шук-шаян да, хәйләкәр дә гел елмая. Мине әллә нишләтә бу елмаю. «Их, Габделнур җаным! Бая гына нинди уй-ниятләр белән йөргәнеңне беләм ич мин. Шулай ярый димени! Дөньяда менә мин барын онытма син. Мин бар икән, тормышыбыз да бар дигән сүз. Гаиләбез дә, торыр урыныбыз да булыр! Шуны бел син». Әнә шулай дияләр кебек иде бу хәйләкәр генә шук елмаючы күзләр.

– Габделнур, Факия сиңа сәлам әйтергә кушты. Кабул итеп алса, ди.

– Факия?! Китмәдемени ул Мәскәүгә?

– Мирбаев китте. Үзе барып урнашкач, Факияне дә кайтып алып китәчәк икән… Габделнур, безне Факия өйрәтте инде мондый усаллыкка.

– Нинди усаллыкка?

– Ирен озаткан көннең иртәгесен, Факия кичкырын килеп керде. Өйдә без Сәрия белән икәү генә идек. И-и, тәмам эчләрне бушатканчы сөйләштек. Үзең беләсең, жан ахирәтләр идек ич без Факия белән.

– Ирен озаткан көннең иртәгесен, Факия кичкырын килеп керде. Өйдә без Сәрия белән икәү генә идек. И-и, тәмам эчләрне бушатканчы сөйләштек. Үзең беләсең, җан ахирәтләр идек ич без Факия белән. Сүз иярә сүз, сиңа килеп терәлде берзаман. Факия шунда комач күк кызарып китте дә әйтте: «Беләсезме, кызлар, менә сезнең ярдәм бик кирәк хәзер Габделнурга», – ди. «Нинди ярдәм?» – дибез. «Тиз генә колхоздан шундый справка алып җибәрегез сез аңа, идарә Минһаҗевнең нефть якларына китеп эшләвенә каршы килми, дигән. Шунсыз беркая эшкә алмый йөртәчәкләр бит аны». «Бирер сиңа Гаяз Хәкимович андый справканы!» – диябез. Шулай дигән идек, Факиябезнең күзләреннән хәтәр очкыннар чәчрәп китте. «Бирер, бирми хәле юк. Үзенең арты б…клы булгач, ник бирмәсен!» – ди. Балачактан дус булып йөргән Факия авызыннан андый ямьсез сүзләр ычкынганын ишеткәнем юк иде. «Ул Каенсар мәҗлесенең нинди хисапка оешканын үзегез дә яхшы беләсез. «Әгәр без сораган справканы бирмисез икән, бөтен әбриләреңне ачып салып, цыкага хат язабыз», – дип, председательне почмакка терәп сөйләшегез. Ул кошчылык фермасы колхоз балансында тормый, түрәләрне сыйлау өчен яшерен генә махсус оештырылган хуҗалык бит ул», – ди Факия. «Менә шуларны әйтеп, почмакка кысыгыз да инде сез председательне. Сыйлаганны-майлаганны бик яратсалар да, нинди хисапка сыйланганнарын белсәләр, бик каты кыланалар ул югарыдагылар. «Сыйла, урла, әмма халыкка сиздермичә. Сиздертсәң – үзеңә үпкәлә», диюләредер инде. Менә шуны сизеп алдым мин. Чөйне чөй белән бәреп чыгаралар дигәндәй, чөйне нәкъ йомшак төшкә кага белергә генә кирәк. Сәрия, син идарә секретаре бит, алдан хәзерләп куй справканы. Тәмам китереп терәгәч кенә, алдына китереп сал. Әйтәм ич, кул куйганын сизми дә калыр».

Сәкинәнең моңарчы яшертен генә шук-хәйләкәр елмайган йөзе, тулышкан чәчәк бөресенең кинәт ачылып китүе кебек, якты-шат нурлар белән балкыды.

– Шулай итеп шул менә: кирәксез сүзләр кабинетта чәчелеп калды, кирәкле язу – алдыңда.

Кысып-кысып кочаклыйсы, суырып-суырып үбәсе генә инде шунда Сәкинәмне. Мин исә тиле – кашымны җыерып тик утырам. Һаман да аңыма килеп җитә алмый идем әле. Аңга килерлекмени… Әнә шул һич аңламас яклары бар бу дөньяның!..

 

6

 

Кечкенә генә бер кәгазь кисәге минем бөтен язмышымны хәл итәр дә куяр дип кем уйлаган? Чөйне нәкъ ярылыр төшкә кага белеп кагарга гына кирәк… Бигрәкләр дә белеп әйткән икән Факия, бәгырь кисәгем…

Әле ничә генә көн элек миңа: «Документларың?» – дип, йөземә күтәрелеп тә карамаган гаять җитди-усал чырайлы абый бүген әнә ничек сайрый:

– Тәк-тәк… Мин бит, энем, теге көнне үк әйттем, безгә шоферлар бик кирәк, хет иртәгә үк рульгә утыр, дидем. Торак якларымы? Жайларбыз, энем, җайларбыз. Ансыз ничек була ди? Башта общежитиеда торып торырсың, аннары инде, чиратың җиткәч, үзеңә аерым фатир. Между прочим, бездә, әгәр дә үзеңне эштә күрсәтә белсәң, чират бик тиз килеп җитә. Төзибез, бик зур масштабларда төзибез. Эштә үзеңне күрсәтә генә бел. Шулаймы, ишәергә торасызмы? Алайса, ике бүлмәлене бирәбез сиңа, ике бүлмәлене. Тә-әк. Инде менә оформить итик. Иң әлек менә анкета тутыр. Исем-фамилияң, туган елың, кайда тудың, ата-бабаң кемнәр? Үзеңнең, ата-бабаңның, туганнарыңның пленда, оккупацияләнгән якларда калганы бармы-юкмы? Үзеңнең һәм ата-бабаларыңның хөкем ителгәне, сөргендә, төрмәдә утырганы булдымы-юкмы? Чит илләр белән әлемтә тотасыңмы-юкмы? Ничә тел беләсең? Һәм башкалар, һәм башкалар. Ә менә бу кәгазь белән врачларны йөреп чыгарсың. Үпкә-бавырың, йөрәгең таза-ныкмы? Күзләрең шәп күрәме? Колакларың? Ничава, ничава, синең кебек арыслан егеткә боларны үтү берни тормый. Инде кими, менә бу кәгазь белән «отдел техники безопасности»да кечкенә генә бер экзамен тотарсың. Юл йөрү кагыйдәләрен онытып бетермәгәнсеңме? Үзеңә һәм иптәшләреңә беренче медицина ярдәме күрсәтә беләсеңме? Һәм башкалар, һәм башкалар…

Бу рәвешле җиде кат иләк аша үтүләрем авыр булдымы, җиңелме – хәзер инде онытылып та киткән. Әмма беренче тапкыр рульгә утырган көнемне һич онытасым юк. Әлбәттә, яңа шоферга иң иске машина эләгә инде. Ул елларда да шулай иде, әле хәзер дә шулай дәвам итә. Ләкин кайда ул карышып тору, сүзсез кабул итеп алдым мин бу развалюханы. Төн йокымны йокламасам йокламадым, иртән эшкә кузгалды минем картлач та, һәм башкалардан һич ким гүелдәмәде. Чупай карьерыннан таш ташыдык ул көнне. Дәү әнидән өйрәнеп калган догаларым, ул биреп калдырган изге бөти дә ярдәм итми калмагандыр дим, машинам аз гына да көйсезләнмәде. Яңа эш, таныш түгел юллар. Бер күзем юлда булса, икенче күзем гел иптәшләрдә: алар ничегрәк кылана да кая борыла, машинасына йөк алганда нишлиләр, аз гына да калышмаска тырышам. Артыгын да тырышып җибәрергә ярамый. Беренче көнне үк «ялагай бер нәрсә икән» дигән, «түрәләр табанын яларга әзердер бу» дигән фикер уяна күрмәсен иптәшләрдә. Шундый тамга башта ук ябыштымы, аны тиз генә юыйм димә. Моны мин армиядә чакта ук күңел түренә уеп куйган идем инде.

Тагын шул бик хәтердә. Ул көнне күңелемдә дәү әнинең бер сүзе гел кабатланып торды. Ул сүз – изге китап сүзе – ихтирам. Үзең дә беләсеңдер, «асыл урталык» дигәнне аңлата ул сүз. Дәүәни кышкы озын кичләр буе пәйгамбәрләр тормышыннан төрле гыйбрәтле хикәяләр сөйли-сөйли, бу сүзнең мәгънәсен безгә, ягъни Йәнис энем белән миңа, бик үтемле итеп аңлатып биргәннәре онытырлык кынамы соң?

Беренче эш көнемне бик әйбәт төгәлләгәч, вәкарь белән генә атлап барак бүлмәсенә кайтып керсәм, килсә дә килер икән адәм баласына бәхете ташып шатлык өстенә шатлык! Ишекне ачып җибәрүгә, борыныма тәмле аш исләре бөркелде. Күзләремә иң беренче бик матур эре чәчәкләр төшкән күлмәктән Сәкинәм күренде. Күзләребез ишекне япканчы ук очраштылар да, хатыным бөтен дөньясын балкытып елмаеп җибәрде. Әйе, әйе, бөтен дөньясын 

балкытып, нурга күмеп. Уйлап баксаң, бу «бөтен дөнья» дигәнем шактый тар иде үзе – бер стенадан икенче стенага кадәр аякларымны тыеп кына атласам, өч адым, иркенләбрәк атласам, ике адымга да җитмәс, һәм бу урын – дөньяда яшәүчеләрнең иң куе урнашкан төшләреннән берсе иде. Ләкин болар миңа ашкынып килеп хатынымны кочагыма кысарга, аның тут төшкән кайнар-татлы битләреннән ничәдер кат үбеп алырга аз гына да комачау итмәде. Хуҗа кеше Колга Закир тәрәзә төбенә иелгән дә нидер исәпләп маташа, хатыны плитәдән башын да күтәрми, Мәмдүдә апа идәндә балалар белән мәш килә иделәр.

Шуннан соң бүлмә эче уртак шатлык-куаныч шау-шуыннан аз гына да тынып тормады. Кухня тактасы кадәр генә өстәл тирәсенә бик иркен сыешып утырдык. Бик тәмле итле токмач шулпасын ашап бетерер-бетермәстән, исләре үк авыз суларын китереп, бәлеш чыкты. Монысын авыз иткән арада, өстәлнең буш урыннарын чыжлап торган сумсалар, конфет-прәннекләр тутырды. «Өстәлнең бер кырые китек кала күрмәсен тагын» дигәндер инде Закир кордаш, үзе белән минем арага муеныннан ике бармагы белән генә тотып, бер «Московский» шешәсен дә шап итеп китереп утыртты. Шешә бик олы тавыш кубарып шапылдаса да, иләмсез ярты литрлы түгел иде бу үзе, җыйнак кына, тыйнак кына «чити» иде. Ләкин, һич арттырусыз әйтәм, без кич буе утырып та шул кечкенә чәкүшкәнең төбенә төшеп җитә алмадык. Дөресрәге, җитәргә теләмәдек тә. Стакан иреннәргә тиде, шуннан артык күтәрелеп маташмады. Ник дигәндә, бу дөньяның чын шатлык-куанычы, чын ләззәтлеге белән мөлдерәмә тулы күңелләргә тагын әле ачы-тәмсез шайтан вәсвәсәле суы һич кенә дә, аз гына да кирәге юк икән…

Ул кичне мин тормыш итүнең әнә шул гап-гади зирәк хакыйкатенә төшендем.

 

7

 

Шушы көннән башлап минем Әлмәт тормышым ничәдер еллар буена гомеремнең иң бәхетле, иң матур чоры булып истә калган. Анысы, дөрес, яшь чак, дәртле чак, көч-куәтнең ташып торган чаклары, ник шулай булмасын диярсең. Ә бит авылда калсам… дөньяга сыймас көч-куәтемнең, сүнмәс-сүрелмәс дәртемнең тар тимер читлек эчендә зынҗырлануы да бик ихтимал иде бит.

Мең шөкер, Ходай андый язмыштан саклады.

Ә шатлык-куанычлар бер-бер артлы килеп кенә тордылар.

Эшемә, АТХ иптәшләремә, үсеп килүче яшь калага мин тиз ияләндем. Автохуҗалык җитәкчебез, әлеге беренче килүемдә йөземә күтәрелеп тә карамаган Гани Гатич, гаҗәп тә кеше булып чыкты. Күзенә чалынуым була, шунда ук дәшеп ала. Бик яктырып хәл-әхвәл сораша, ярдәм итәргә әзер булуын әйтә. Әле эшкә юньләп аяк та тыкмаган көйгә, нинди ярдәм сорыйсың ди инде аннан? «Әйбәт, әйбәт, Гани Гатич, рәхмәт!» – дим дә яныннан тизрәк ычкыну ягын карыйм.

Беркөнне тагын шулай хәл-әхвәл сорашуга «әйбәт, әйбәт!»емне әйтеп яныннан ялт кына ычкынмакчы идем, Гани Гатич җиңемнән эләктереп алды.

– Син, Габделнур энем, алай күз бәйләп сукыр тәкә уйнама, – диде дә ул, беләгемнән җиңелчә култыклап алып, кабинетына алып кереп китте.

– Ир белән ирләрчә сөйләшик, бер дә алай «әйбәт, әйбәт!» түгел бит хәлләрең, – диде ул, мине каршына утыртып. Күзләре хәйләкәр генә, хәтта ничектер үртәүле дә елмая иде. Өстәлдә икебез арасында ниндидер өем папкалар ята иде, ул аларны җай гына читкәрәк алып куйды. – Кеше өстендә яшисең, бер булдымы? Корсагы борынына җиткән Сәкинәң (ай-яй, хәтере!) авылга кайтып китте, нинди генә хәбәр килеп төшәр икән, дип, ут йотып йөрисең, менә инде ике. «Әйбәт, әйбәт!», – Гани Гатич утыргычында имсезләнеп әвеш-түеш кузгалгалап куйды. – Ярар, менә болай итәбез… Иртәгә машинаң карьерга түгел, авылыңа таба юл ала. Өч көн срок сиңа. Ипләп кенә хатыныңны, әйбер-сәйбереңне алып киләсең… Утыр, утыр, тыңлап бетер. Хатыныңны, бар байлыгыңны төяп, дустың бүлмәсенә кайтып төшмисең бит инде. Монысын да уйлаштык. Күрше баракта анда бер бүлмә бушады, менә язу, хәзер ул синеке булачак. Бер арада карап чык та шунда кайтырсың. Менә бу язу белән бухгалтериягә сугыл, юлыңа бераз акча яздык. Аңлашылдымы?

– Ни рәхмәтләр генә әйтим, Гани Гатич… – Минем телем дә, кул-аякларым да үземнеке түгел иде бугай бувакытта. – Мин… тизрәк кенә рейска чыгыйм әле, барына да өлгерә алмам ич бүген.

– Өлгерерсең. Барысы да сөйләшенгән. Тәк, онытканчы әйтим. Алай-болай очрашырга туры килсә, Сираҗетдин картка миннән сәлам тапшыр.

Һич көтелмәгән-уйламаган мондый әманәттән мин сискәнеп киттем.

– Сез аны, Сираҗетдин абзыйны дим, кайдан беләсез?

– Тәк. Очрашырга туры килде. Улы аркасында.

– Ирек Сираҗиевичны да беләсез, алайса?

– Сабакташлар без аның белән. Партшколада бергә укыдык. Ярар, Минһаҗев. Хәерле юллар сиңа! Иркенләп бер сөйләшербез әле. Пока!

Авылыбызга мин чын-чынлап канатланып кайттым. Машинам эчтән мең ямаулы булса да, тыштан өр-яңа күк ялтыравык булган, мотор сыкрау-ыңгырашу авазлары чыгарса да, һич туктап, кайнашып маташмады. Кама аша чыкканда, паром алай озак көттермәде. Өстемдә яңа химчисткадан чыккан әйбәт костюм-чалбар (Закир кордаш аз гына да ай-ваема карамыйча кидертеп җибәрде), юл капчыгында тәм-том кап-күчтәнәчләре – авылдан төнлә җәяүләп чыгып качкан адәм баласына канатлар үстерергә болар бик җитә генә түгел, тулып ашкан иде бугай.

Әмма авылыбыз мине бер дә алай шаклар катып каршыламады.

Тынып калган урамны олы «шагыр-шогыр», «дыңк-дыңк» белән яңгыратып, үзебезнең клуб-птицеферма янына килеп туктадым. Биредә дә тынлык. Ак, чуар чебиләр белән айкалып-чайкалып кына торган ишегалдын үзеңне күмәрдәй әрем, алабута баскан… Андый җир чәчәксез булмый инде. Арада озын сабаклы ромашка, күк фәрештә чәчәк тә чайкала, шайтан таягы да ут-кызыл чәчәк атып җибәргән.

Күңелне ачы бер моңсулык биләп алды. Күңел моңсулыгы акрын гына кымырҗап аякларга, бөтен тәнемә җәелеп килгәндә, кинәт бик каты шыгырдап ишек ачылды. Аннан иң элек зур гына тагарак, аннары гына аны күтәргән Сәкинә килеп чыкты. Аның килеп чыгуы булды, бөтен тирә-юньгә шундук җан керде. Биек үлән арасыннан тавык

зурлыгындагы чебиләр атылышып килеп чыктылар да туп-туры тагаракка, анда сыймаганнары Сәкинәнең иңбашына, беләгенә кунаклашып, канатларын җилпи-җилпи, җим чукый башладылар. Сәкинә аларны кумый, тагаракны куярга да ашыкмый, күзләрен миңа текәгән дә тик басып тора. Мин, йөгереп килеп, тагаракны җиргә алып куйгач кына, ул, яктырып, нәкъ Сәкинәчә итеп елмаеп җибәрде.

– Синмени әле бу?! Мин монда, соңгы чебиләремне дә алып китәргә килделәр, дип торам тагын.

– Чебиләреңне түгел, үзеңне алып китәргә кайттым, Сәкинә! Әллә нәчәлник булып алган инде бу? Машинасы да бар.

– Машина кәзүнни. Ә менә кайтып төшәргә фатир алдым, Сәкинә.

– Һай! Алдаштыр әле! Кәчтүм-чалбар киеп алган да, теге…

– Эш кәчтүм-чалбарда түгел монда, Сәкинә! Иртәгә кичкә кайтып җитәргә кирәк. Җыена башласаң да була. Юк, иң беренче зиратка барып килербез. Әйдә… Хәзер үк киттек. Аннан соңга куйсаң кала ул.

Бардык без зиратка. Дөресен генә әйткәндә, канатланып-очынып кайтканда, мондый изге гамәл-йола уема да кереп чыкмаган иде. Соңыннан кинәт кенә мондый илаһи уй башыма килеп төшүенә мин бик шат булдым. Ихтимал, ак фәрештәләр иңдергәндер мине мондый изге уйга. Сәкинәмнең сау-сәламәт, гадәттәгечә шук-шаян каршылавы да биредә аз өлеш кертмәгәндер дим.

Зират – һәрвакыт бу фани дөнья турында һич әйтеп-аңлатып булмастай ачы-ямансу уйларга сала торган урын инде ул. Сүз белән әйтеп була торганы, иң беренчесе: «Без дә бит шушында киләсе». Икенчесе: «Рәнҗеп ятмыйсызмы, әти-әниләр, әби-бабайлар?..»

Ирексездән, күңелгә дога сүзләре килә. Озын итеп, күңелләр тәмам бушанганчы әйтәсе килә андый сүзләрне. Әйтәсе-укыйсы бик килә, әмма, ни хәл итәсең, күпчелек кордашларым-чордашларым кебек, белгән догаларым чамалы шул минем.

Дәү әнинең рухына дога укыганда, әйткәнемчә, кырык дүрт-кырык бишенче елларда дөнья куйганнарның күпчелеге кебек, аның кабере дә төгөл генә билгеле түгел, мин үз-үземә гаҗәпләнеп куйдым. Дәү әни бик тырышып өйрәтсә дә, хәтеремә бик авыр сеңдерелгән бер доганы мин кинәт һич тотлыкмыйча укып киттем. Ул – дәү әни әйткәнчә, «Истигъфар», ягъни ярлыкау, кичерүне сорау догасы!

– Әстәгефируллаһә газыйм әлләзи…

Авырайган җаныма җиңелрәк булып китте. Җаныма җиңелрәк, ә аяклар һаман да бик авыр атлый иде әле. Башымны иеп кенә авыр капкадан чыгып киткәндә, бик таныш тавыш кинәт айнытып җибәргәндәй булды.

– Савап юлың уң булсын, күрше!

Нәби абый кораллар салып йөртә торган тоткалы агач әрҗәсен күтәргән, арттарак кара-соры шәльяулыгына бөркәнгән Сәкинә басып тора (ул зиратка кермәде). Картның култык астында искерәк берничә такта иде.

– Инде менә, күрше, саваплы эшне матурлап түгәрәкләп куйыйк. Күрәсең ич… – диде Нәби абый, зиратның җимерелеп беткән әйләнәсенә ымлап.

– Күрәм дә… Бу тактаң гына җитәрме соң монда?

– Җитмәсә… Әнә культбудканы сүтәбез. Сыерларны алып киткәч, ни хаҗәтемә ул хәзер, – диде Сәкинә һәм сизелер-сизелмәс кенә көлемсерәп өстәде: «Колхоз милкенә кул сузучылар» ич сез, чыланганга тамчы таммый, диләр түгелме соң?

– Син, Сәкинә, бар, кайтып җыена башла. Без үзебез карарбыз монда, – дидем мин, тавышымның гадәттән тыш коры-ачулы чыгуына үзем дә гаҗәпләнеп.

Кырыс-ачулы кылансам да, Сәкинәгә әйткән кинаяле сүзләремнән үземнең дә көләсе килде. Ул культбудканың тарихы бик хәтердә әле.

Бервакыт, авылыбызда әле яхшымы-яманмы сөтчелек фермасы эшләп торган заманда, раздел Гаяз Хәкимович бирегә килә дә ашыгыч чаралар күрә башлый: «Абзарларны төзәтеп-төзекләндереп тәртипкә китерергә, сыерлар тизәккә батып беткән, нимедленны чистартырга, ялт итеп торсыннар. Ә-дә. Иң важные – күргәзмә агитация. Культура-масса эшләре тәмам үз агымына куелган ич монда. Һич гафу итәрлек түгел. Конкрет чаралар күрергә!»

Күрелде чаралар. Бер төн эчендә ферма тирәсе генә түгел, бөтен урамнар җете комачка җете ак белән язылган «Яшәсен…», «Арттырып үтик…», «Алга…» лозунглары белән уратып алына, портретлар, плакатлар эленә. Председательнең иң кәефе килгәне – ни арада әйбәт такталардан бик матурлап культбудка әмәлләп өлгерделәр. Ул бизәлеше, ул газет-журналлары, икенче өстәлдә әйбәт чынаяк-тәлинкәләр, самавыр. Табында – туй сыйлары. Терлекчеләр сизенә: берәр олы түрә киләсе бардыр әле, Казаннан йә Мәскәүнең үзеннән үк булмагае. Көн артыннан көн үтә. Олы түрә килгәне күренми. Күпмедер вакыттан соң көтелмәгәндә райком секретаре килеп төшә. Культбудка ишеген ачып җибәрүе була, мәче зурлыгындагы күселәр чак кына битенә сикерми моның. Туй табынында әнә кемнәр сыйланып яткан икән!

Иртәгесен үк сыерларны Бирәскәгә – әле төзелеп тә бетмәгән комплекска күчерәләр. Юлбашчылар сурәләре якты киләчәккә туп-туры юл күрсәткән өндәмәләр белән бизәлгән культбудкага күчә, аларга кагылырга базмыйлар.

Түбәсен, беренче ниргәләрен без сүтә башлаган абзар мин киткәнче үк инде акрынлап юкка чыкты. Кайтышлый күзем төште: хәзер ул тирес суы мул сеңгән нигездә кишәрлек-кишәрлек бәрәңге, чөгендер, суган, тагын әллә ниләр үсеп утыра. Кемнәр утырткан да, кем хуҗа аларга? Мондый сорау киткәнче үк күңелгә килә, әмма җавабы төн караңгысына төрелгән иде, бу турыда аз гына сүз ачсаң да, һәркемнән дә бер үк җавап: «Син мине күрмә, мин сине күрмим». Шунда ук бәгырьне тагын җавапсыз сорау телеп үтә: «Нигә соң Нәби абый белән мине генә күрделәр икән?»

Үзе белән алып килгән такталарны сугып бетергәч, Нәби абый читкәрәк китеп чүгәләде дә үзенең «кәҗә тоягы»н төрә башлады. Мин ирексездән культбудкага карап куйдым. Шунда күреп алдым. Бире таба өч-дүрт карт атлый, һәммәсе култык астына такталар, баганалыклар кыстырган.

– Киләләр, Нәби абый!

– Нигә килмәсеннәр! – диде Нәби абый ул якка әйләнеп тә карамыйча, – ә син, энем, тартуны ташладыңмыни?

– Ташлап ук бетермәдем дә… Шуңа тырышам.

– Әйдә, бергәләп тырышабыз, – диде Нәби абый, төпчеген бик кискен атып бәрде дә аны аяк очы белән туфракка күмеп таптады.

Бергәләшеп эшне без тиз тоттык. «Бирәскәгә барып, Сираҗетдин абзыйның хәлен белергә, аңа Әлмәт сәламен тапшырырга да өлгерәм әле мин», – дип куанып уйлап куйдым.

Ләкин Гани Гатичның сәламе соңарган булып чыкты. Безне озатышырга Сәрия балдыз да кайткан иде. Инде сөйләде. Сираҗетдин абзый моннан ай чамасы элек дөнья куйган. Әлбәттә, Ирек улына телеграмм сугалар, көтәләр. Ике көн, ике төн үтә, Ирек күренми, бары күпмедер суммага акча язуы гына килеп төшә. Гаяз Хәкимович атказанган колхозчыны соңгы юлга озатуны бик зурлап оештыра. Районнан оркестр китертә, үзенең капкасына, идарә ишегенә кара каймалы кызыл әләмнәр әленә. Өйалды ишеге кәсәгенә шулай ук кара каймалы кызыл табут сөяп куела. Барысы да Гаяз Хәкимович кушканча бара башта. Тик соңгы минутларда гына әллә нинди аңлашылмас хәлләр чыгып куя. Ак кәфенгә төрелгән мәетне табутка салалар, табутның капкачы, җир йотканмыни, әллә кая киткән дә барган… Капкадан чыкканда, районнан килгән музыкантлар, каз куыгыдай кабарып, борма-борма торбаларына өрә башлыйлар, ләкин, менә хикмәт, гадәттәге дөнья яңгыраткан ачы көй түгел, ә тын гына ыңгырашкан, өзек-өзек хырылдаган авазлар гына яңгырый. Егетләр быргыларын каккаларга, авыз көпшәләрен борып алып өргәләргә тотыналар (ни арада туфрак тулган икән, каһәр). Ул арада капкачсыз табутны күтәргән картлар, җитез-җитез атлап, зиратка таба үтеп китәләр. Мәрхүмне кабергә иңдергәч, Гаяз Хәкимович куен-кесәсеннән ничәмә бит кәгазь чыгара, ашыкмый гына күзлеген кия – нотык сөйләргә җыена булса кирәк. Ләкин авыз ачарга өлгерми, тезелешеп чүгәләгән картларның моңлы догалары яңгырый.

Узышлый Бирәскәгә сугылырга булып, озын юлга кузгалдык.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас