Чәчмә әсәр
28 Июня , 04:15

Закир ӘКБӘРОВ. Тимергалиннар. Романнан өзек (3)

– Юк, Фирүзә, син үрдәк тә, чатан каз да түгел, күк киңлекләрен кочар аккош булырсың, – дип әйтеп ташлаганын үзе дә сизми калды. Хәтта үзенең сүзләреннән үзе оялып китте. – Я, бераз ял иттекме инде? Әйдә кузгалыйк, анда травматолог көтәдер.

Закир ӘКБӘРОВ. Тимергалиннар.  Романнан өзек (3)Закир ӘКБӘРОВ. Тимергалиннар.  Романнан өзек (3)
Закир ӘКБӘРОВ. Тимергалиннар. Романнан өзек (3)

(Дәвамы.)

– Авыртамы?

Бу сорауга Миңсылу җавап бирде.

– Ничек инде авыртмасын? Ашлыкка күмелеп калган көрәккә сукты ич ул аягын! – Ул, ахирәте янына утырып, кулбашын сыйпады, аягының сызлаган төшен өшкергәндәй итте. – Я буыны чыккандыр, я тамыры сузылгандыр, я сынгандыр. Абый, ичмасам, тиз генә хастаханәгә озатырга иде!

– Әйе, – диде Ильяс, каушавын белдермәскә тырышып, – Кызлар, сез эшегезне дәвам итегез, саклык кагыйдәләрен исегездә тотып. Ә мин хәзер…

Кыз, аны укытучысы күтәреп мотоцикл бишегенә утыртканда, сызлануын белдермәскә тырышты. Ләкин “Урал” дөр-дөр итеп урыныннан кузгалганда, ыңгырашмый булдыра алмады. Сул аягы сулкылдап-сулкылдап сызлый, ярый әле мотоцикл гөрелдәве аның ыңгырашуын укытучысына ишеттерми. Җитмәсә, тән сызлавына җан әрнүе кушылды. Аның җәрәхәтләнү сәбәбен укытучысына ябачаклар бит. Карап җиткермәгән, хәвефсезлек техникасын тәэмин итмәгән, тәүге эш көнендә үк өлкәннәрнең ышанычын акламаган… Фирүзәнең кәҗә бәтие урынына сикерүендә укытучының ни гаебе булсын? Билләһи, шулай дип әйтәчәк ул мәктәп директорына да, колхоз рәисенә дә.

Участок хастаханәсе табибы Мәрвәров тиз үк килеп җитте җитүлеккә. Тик аңардан файда чыкмады дип әйтерлек. Ул кызның авырткан аягын сыйпап карагандай итте. Бу “дәвалау сеансы”н карап утырган Ильясны нишләптер көнләштереп куйды. Кызның сыйрагы имгәнгән, ә теге мөртәтнең оятсыз кулы, аның тезеннән дә югарырак күтәрелеп бара.

– Сынган, ахрысы, Ильяс туган. Ә минем больницада ренгент аппараты да юк.

Егерме ел табиб булып эшли, “рентген” сүзен дөрес әйтергә дә өйрәнмәгән!

– Райбольницага алып барырга туры килер. Кызганычка каршы, машинабыз да ремонтта.

– Үзем алып китәм, – диде егет, табибның бик үк айнык түгеллеген чамалап.

– Ярар, анысы дөрес булыр. Хәзер инде, уттай эш вакытында, кайдан машина эзләп йөрибез? Биеклектән сикерү буенче спортсменкаңа обезбаливающий укол гына кадыйм да район хастаханәсенә шалтыратам. Син инде, Ильяс Дәүләтович, юлда сак йөр, авария ясап куйма…

Ул “ашыгыч ярдәм” мотоциклын ишек төбенә чаклы озата чыкты. Кузгалырга дигәндә, егет колагына пышылдарга да кирәк тапты:

– Син инде, Дәүләтыч, әтиеңә әйтеп куйма.

– Нәрсәне?

– Минем салмыш хәлдә икәнлекне. Югыйсә, ул миңа болай да кадалырга гына тора…

Сак барды егет, тукталып-тукталып, кызның хәлен дә сораштырып алды. Фирүзәнең сызлануы укол тәэсирендә бераз басылган иде.

Гаҗәеп матур айлы бер төн. Юлда машиналарның туктаган чагы. Әйтерсең бар галәмдә алар икәү генә калган. Чираттагы тукталышта кыз гаепле күзләрен укытучысының аныкыннан да гаеплерәк күзләренә төбәде.

– Абый, бик өзгәләнмәгез инде минем өчен! Үзем гаепле. Ул машинадан ипләп кенә төшеп булмый идемени? Сикергән булам бит әле. Имеш, мин үрдәк түгел, аккош.

– Нинди үрдәк, нинди аккош?

– И абый, сүз өчен генә инде. Миңсылу бит, үзен үрдәккә тиңли, мине аккош белән чагыштыра. Аккош түгел мин, аягын читәнгә кыстырып сындырган каз бәбкәсе…

Ильяс үзен көчләп елмайган булды. Ул укучысын тынычландыру урынына, анысы укытучысын тынычландырып маташа. Мәктәптә эшли башлавының тәүге көнендә үк болай булырын кем уйлаган? Белгән булса, биектән сикергән менә бу кыз баланы кочагын җәеп тотып алыр иде. Калганнарына да алай дуамалланырга ирек бирмәс иде. Шушы уйларына бирелеп, кызның башыннан җиңелчә генә сыйпап алганын үзе дә сизми калды. Кызның тәненнән ток йөгереп үткәндәй булды.

– Каз бәбкәсе? Иллә дә таптың чагыштыруны, Фирүзә!

– Аның нәрсәсен табасың? Быел яз бер бәбкәбез шулай аягын сындырган иде. Хәзер инде син дә мин үсеп җитте, чатанлавы гына бетмәде. Минем бу аягымны кисәрләр микән, абый, теге бәбкә кебек, чатан каз булып үсәрмен микән?

Ильяс лирик түгел, физик, бер дә төче телләнә белми, шулай да:

– Юк, Фирүзә, син үрдәк тә, чатан каз да түгел, күк киңлекләрен кочар аккош булырсың, – дип әйтеп ташлаганын үзе дә сизми калды. Хәтта үзенең сүзләреннән үзе оялып китте. – Я, бераз ял иттекме инде? Әйдә кузгалыйк, анда травматолог көтәдер.

– Перелом несложный, – диде табиб, рентген сурәтен яктыга куеп карагач. Ике атналап гипста ятарга туры киләчәк. Ничего, туена хәтле төзәлер.

– Нинди туй?! Мәктәпкә барганчы, диегез, абый.

Кызның аягын гипслы бинт белән урадылар. Ильяс аны сак кына күтәрде дә, мотоциклына чыгарып утыртты, Актау урамын чыгып, Ташлыяр ягына юл алды. Алар кайтып җиткәндә тулы ай, Кызлар тавы тәңгәленә җитеп, бөтенләй тоныкланган, көн чыгышы яктыра башлаган иде.

Төнге юлчыларны Зөләйханың әнисе Мәдинә чәбәләнеп каршы алды. Миңсылу аңа иптәшенең бәлагә тару хәбәрен җиткергән иде инде.

– И Ходаем! Ильяс Дәүләтович! Әйтеп торам бит мин аңа: йөрмә шул колхоз эшенә, өйдә дә мәшәкать җитәрлек дип. Үзем бер дә генә бушый алмыйм. Имеш, акчасы кирәк, кесәсенә генә тутырып алып кайтыр булса да кош-кортка җиме кирәк… Менә сезгә күпме мәшәкать булды да, үзенә күпме иза. Төзәлер микән соң аягы, Ильяс Дәүләтович? Зәгыйфь булып калмас микән?..

– Апа, тынычланыгыз, – диде егет, кызны күтәреп алып кереп кәнәфигә урнаштыргач. – Сынуы катлаулы түгел. Ике атна чамасы гипста утырса, туена чаклы төзәлер…

– Нинди туй ди әле аңа, Ильяс энем?!

– Әни! – диде кыз катгый итеп. – Абый шаярта гына бит ул, район табибы сүзләрен кабатлый. Беренче сентябрьгә чаклы аякка басам мин, Аллаһы боерса…

 

4

Тимергалиннар гаиләсе тагын бергә җыелды. Тик ата йортында түгел, мәктәп ихатасында. Башланып торган көз көненең матурлыгыннан файдаланып, яңа уку елына керү тантанасын кысык спорт залында түгел, иркен ишек алдында үткәрергә карар иткән иделәр. Укучыларны “П” хәрефе рәвешендә тезеп куйдылар. Иң башта Ильяс Дәүләтовичның унынчы сыйныфы, Динара Харисовнаның тугызынчысы, сигезенче, җиденче… Уртада – беренче сыйныф. Аларны балалар бакчасы мөдире Шәмсия апалары озатып килгән. Балалар, укытучылар, ата-аналар… Барысы да матур пөхтә итеп киенгәннәр. Күңелле ыгы-зыгы.

Менә тантанага килгән кунаклар белән директор килеп чыкты: колхоз рәисе Дәүләт Гыйрфанович, партком секретаре Фәрих Юнысович, район вәкиле Кадыйр Дәүләтович, авыл советы рәисе, колхозның комсомол оешмасы секретаре…

Ыгы-зыгы тынды.

– Кадерле балалар, хәрмәтле укытучылар, ата-аналар, – дип башлады директор чыгышын, – 1977-78 уку елын башлап җибәрәбез. Безнең өчен дә, барлык совет халкы өчен дә бу гади ел түгел – Бөек Октябрь социалистик революциясенең алтмыш еллыгы. Безнең бурыч – шушы истәлекле датаны лаеклы каршылау…

Башкалар да котладылар, башкалар да 7 ноябрьне укудагы уңышлар белән каршыларга чакырдылар. Партком секретаре “Уңыш” колзозы идарәсенең карарын укып ишеттерде: фәлән-фәлән укучыларны колхозның җәйге эшләрендә тырышып эшләгәннәре өчен бүләкләргә. Дәүләт Гыйрфанович тырышларның кулларын кысып, бүләкләрне тапшыра торды.

Котлау сүзләре балалар бакчасы мөдире Шәмсия Нурулловнаның колагына кереп тә чыкмады. Һәр тантаналы чараларда әйтелә торган дежур сүзләр. Аның күңеле шатлык катыш горурлык хисе белән тулган иде. Кайсы хатынга, анага тия әле мондый бәхет? Дәүләте – алдынгы колхоз җитәкчесе генә түгел, хәстәрле ир, хәстәрле ата да. Иллесен үтсә дә, әле гәүдәсе нык, күз карашы акыллы, чал кергән чәчләре коела башламаган, сүзен, парторг Гозәеров кебек, боткага әйләндерми, үлчәп кенә сөйли. Ничек инде шушындый ирне яратмыйсың да, аның белән горурланмыйсың?! Өлкәне Кадыйр да кеше арасына кереп бара. Сәламләве бик эзмә-эзлекле чыкмады да… өйрәнер әле. Яшь бит, егерме бишен генә тутырды. Настясы белән бергә кайта алмаганнар. Ничек кайтсын инде, анысының үз мәктәбендә дә уку елы башлана ич. Декрет ялына да күп калмагандыр инде. Ул булырмы Тимергалиннарның тәүге оныгы, әллә кыз туармы? Кыз туса, яхшы буласы иде. Югыйсә, гаиләләрендә гел ир-ат бит… Хәер, кем туса да, үз икмәге, үз бәхете белән тусын.

Ильяс улы яхшы костюм-чалбар, ак күлмәк киеп, галстук та таккач, олпатланып киткән. Әнә чыгарылыш сыйныфы балалары янында ничегрәк басып тора. Балалар дип, алар нинди бала булсыннар инде? Егетләр, кызлар. Авылга былтыр гына килгән Динара атлы укытучы кыз белән танышкандыр да инде. Бәлки, кавышып та куярлар. Болай акыллы гына күренә. Октябрь бәйрәмендә гөрләтеп туй ясарлар… Дәүләте мәктәпкә дип ике фатирлы йорт салдырып ята. Барлык укытучылар гаиләле, үз йортларында яшиләр. Әлеге йортның бер ягы яшь гаиләгә булыр да куяр иде. Киләсе елга Аллаһ Тәгалә, бәлки, тагын бер оныкларын күрергә насыйп итәр иде.

Инсафы иптәш егетләреннән гәүдәгә кайтышырак. Шуның өчен иң соңгысы булып баскан. Янында – пешекче Мәдинә кызы Фирүзә. Моңа чаклы Шәмсия бу кыз баланы әллә күрмәгән, әллә күреп тә игътибар итмәгән, бигрәк сөйкемле булып үсеп җиткән икән шул. Юкка гына Инсаф аның аркасын әллә сыйпый, әллә чеметә, әллә озын толымыннан тарта, ә анысы, чебен куалаган хәрәкәт белән үсмернең бу “игътибар”ыннан арынырга тырыша. Үзе күзләрен укытучысыннан алмый. Калганнар да, күрәсең, яшь укытучыны яратып өлгергән, авызына гына карап торалар. Балалар яратса, укытучының эше алга китә инде ул. Ә Инсафының тәртибе… Күрәсең, Мәдинә кызына күзе төшкәндер дә, аны ничек белгертергә чамалый алмыйдыр. Малайлыктан чыгып кына килә шул. Әле иртәрәк. Менә унынчыны тәмамлар, институтка керер, диплом алыр – анда инде…

Шәмсиянең уйлары шушы тәңгәлгә җиткәч кенә, чара тәмам булды. Югыйсә, “анда инде”нең кайларга алып барып чыгарасын ул үзе дә күз алдына китерми иде әле.

Балалар классларга таралды. Шәмсия иренә дәште.

– Карале, әтисе, уңайдан файдаланып, бергә табында да җыелып утырыйк әле. Мин тиз генә кайтып аш салам. Бер-ике сәгатьтән Ильяс белән Инсаф та кайтыр. Алар бүген әле укымыйлар, класс сәгате генә үткәрәләр. Ә сез Кадыйр белән колхоз эшләрен караштыра торыгыз.

– Ярар, әнисе, шулай дөрес булыр, – диде Дәүләт Гыйрфанович, ягымлы елмаеп.

Озак бергә яшәгән ир белән хатынның уйлары уртак була, диләр бит. Мәктәп балалары алдында өлкәне Кадыйр белән басып торганда, ул да хатыны кичергән хисләрне кичермәде микән?..

Тик Шәмсиянең әлеге матур планы фәрештәнең амин дигән чагына туры килмәгән булып чыкты. Дәүләт Гыйрфанович конторыннан шалтыратты:

– Әнисе, безне, Кадыйр белән икебезне, срочно дип, горком бюросы утырышына чакырттылар. Көтеп утырмагыз, рәхәтләнеп өчәүләп кенә утырып ашагыз инде.

Әмма өчәүләп рәхәтләнеп утырырга да язмаган икән.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Закир ӘКБӘРОВ. Тимергалиннар.  Романнан өзек (3)
Закир ӘКБӘРОВ. Тимергалиннар. Романнан өзек (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас