

3
– Шулай итеп шул, малай!… Үз барыр юлыма үзем агач кисеп аудардым. Агарыр да чәчләрең. Ник агармасын?
– Руслар әйтмешли, дурная голова рукам покоя не дает, димәкче буласың инде син.
– Шулайрак килеп чыга…
– Элек шунысын ачыклыйк әле без. Синең юлың идеме соң ул – Каенсар юлы? «Каенсар юлы» дип шуннан әйтүем. Аңлавымча, ул көнне бирегә районның бөтен түрәләре табигать кочагында мул табынга кәеф-сафа астыпда район язмышын хәл итәргә җыелганнар. Хәл итүләре шуннан гыйбарәт: кешене кайсы урынга утыртсак, кулайрак була да шомарак тәгәри эш?.. Эш дигәннәре нәрсә? Күрсәткечләр, ягъни план үтәлешләре югары булсын, шома- ялтыравыклы булсын. Шулай эшләсәк кенә, безгә һичнинди җил-давыл куркыныч түгел. Төп кайгырганнары шул, ә син тотасың да шушы юлга агач кисеп аударасың…
Габделнур моңсу гына елмайды:
– Минем бит бирегә үз сукмагым иде. Өстемә акт төзелде, хөкем итеп төрмәгә генә озатасы калды. Түрәләр белән сөйләшеп, шушы хәвефтән котылырга өметләнеп бардым бит мин Каенсарга.
– Буйсынмас башлар өстенә шулай балта асып кую һәр хакимнең иң ышанычлы ысулы инде ул. Өстендә балта асылынып торган кол – иң күндәм, иң ялагай кол. Аңлаганымча, Гаяз Хәкимович синнән шундый колны ясамакчы булган. Әнә район шоферы Йосыф кебек.
– Алай дисең дә син. Иң беренче өстемә ташланучы да, иң беренче коткаручы да булды шунда Йосыф. Мине бәйләп ташлауга: «Аз гына ялгышкан егет. Агачның кай якка авачагын чамалап бетермәгән, ахмак. Ну, ылысның бик әйбәтен сайлаган үзе, момент дөрләтәбез», – дип сөйләшә-сөйләшә, учакны яңартып җибәрде. Минем кул-аягымны бәйләп, куе кычытканлык-тигәнәклек эченә ыргытканнар иде. Учакны дөрләтүгә, яныма килеп җитте Йосыф. Үзе минем биләүләрне чишә, үзе колакка пышылдый: «Бөтен түрәләрнең кәефен алдың, көн күрсәтмәсләр моннан ары. Шуны бел, тизрәк үз ягыңны үзең кара. Сәкинәгә нәрсә әйтергә?» – «Көеккә килсен, Сәлимә җиңгиләргә», – дип, телгә беренче килгәнне әйттем. Шулай дисәм дә, Көеккә җиңгиләр өенә барып кермәдем. Авылдагы читтәрәк ябык амбарда каршыладым Сәкинәне. Жылый-җылый күзләре шешенеп беткән мескеннең. «Ашыйлар ич хәзер башымны, Габделнур җаным, нишлик?» – дип өзгәләнә. «Нишләргә?» – дигән сорау бая Йосыф мине бәйләүдән ычкындырганнан бирле баш миемне бораулап торса да, хатыныма бик тыныч җавап бирдем. «Нишлисе билгеле инде, Сәкинә. Авылыбызда яшәргә ирек бирмәячәкләр икән, шәһәргә китәргә, әнә Закир кордаш кебек, нефть якларына», – димен. «Ничек китәсең, паспортларыбыз да юк ич безнең», – ди Сәкинә. «Закирның да паспорты юк иде, урнашты бит».
Шул төнне үк юлга кузгалдым. Дөресен генә әйткәндә, качтым мин туган авылымнан. Жиде ел буе өзелеп тә сагынып кайткан ата-бабам нигезеннән әнә шулай һич көтмәгәндә һәм аз гына да теләмичә аерылдым.
– Биредә, минемчә, «аердылар» дисәк дөресрәк киләдер.
– Аердылар дисәк тә, кудылар дисәк тә була. Хәтерлисеңдер, беренче очрашка, син мине кайсы яктан икәнемне сорадың. Мин ни дидем? «Менә шушыннан» дип, баскан ташыбызга төртеп күрсәттем. Әлмәтнең үзеннән, янәсе.
– Сөйләшә башлагач та якташ икәнеңне сиздем мин синең.
– Һәр төбәкнең үз көе, үз җыры дигәндәй, ничек сизелмәсен. Анысы, уйлый китсәң, дөрестән дә, Әлмәт минем икенче туган җирем. Шушында килеп кенә үз ояма ирешә алдым. Шушында улым белән кызым туып үсте, оныкларым туды. Һәм… шушында чәчләрем агарды. Безнең сүз дә шушы ак чәчләрдән башланган иде бит. Һаман да очына гына чыгып җитә алмыйбыз. Сезнең Кенәр автобусы кайчан китә?
– Әле тагын сәгатьтән артык көтәсе. Ә синең барышмы, кайтышмы?
– Әллә баруым, әллә кайтуым шунда. Хәзер әле үзем дә аңлап бетермим.
– Кара син! Миндә дә шундыйрак хәл бит. Әллә баруым, әллә кайтуым.
– Алайса, «без поллитра не разберешь» дигән кебек була инде безнең икебезнең дә хәлләр. Слушай, миндә какраз бер ярты кызыл бар. Портвейн дигәне. Башта шуннан авыз итәбез мәллә? Очрашу хөрмәтенә…
– Зыян итмәс ул, түлке шундый шарт: алмашка минекеннән дә авыз итәбез, миндә дә бер кызыл-мызыл бар.
– Эһм… Инде менә минем ничек Әлмәт кешесе булып китүем турында тыңлап кара. Синеке, билгеле, башкачарактыр.
– Башкача дип… Гөлне үскән туфрагыннан йолку кайда да бер инде ул.
– Гөлне… Мин үземне бер дә алай «йолкынган гөл» димәс идем. Киресенчә, Әлмәткә килгәч, шаулап чәчәк аткан елларым булды әле минем. Рәсемем Почет тактасына менде, җыелыш саен макталуым. Алдынгы шофер буларак, квартирны да башкалардан алданрак бирделәр. Ул грамоталары, бүләкләр… Булды, малай, булды чәчәк аткан чаклар да. Болары соңрак. Ә башта… Күрде, малай, башлар! Закир кордашның болай да кысанбарак бүлмәсендә үзләре дә бишәү, ике баласы, карт әнисе. Төн кунам да, иртүк торып чыгып китәм. Кайда да беренче сүз итеп: «Документларың?» – диләр. Мин ык-мык башлауга: «Ярар, бар, документларыңны китер, карарбыз», – диләр дә, бүтән сөйләшеп тору юк. Үзем дә, сүзне озакка сузмыйча, тизрәк чыгып сызам. Эчтән шундук салкын шөр йөгереп уза. Каядыр хәбәр итеп, минем кемлегемне белеп алырлар да, төрмәгә тыгарлар кебек. Колак төбендә Йосыфның сүзләре яңгырап киткәндәй була: «Түрәләрнең кәефен бозсаң…» Закирдан сорыйм: «Син ничек урнаштың соң, кордаш?» – дим. Серле генә елмая да бармакларын ышкып күрсәтә: «Менә бу кирәк, кордаш, безнең заманда, менә бу…» һе, кайдан алыйм ди мин «менә бу»ны? Ярый ла, Закирның авылда терлек-туары шактый мул иде. Әтисе үлгәч, сыерларын сатты, йортын сатты да мая булдыра алды. Ә минем нәрсәм бар сатарлык? Ни терлек-туарым юк, ни җимерелеп беткән өемә бер тиен дә бирүче табылмас. Барактагы бүтәннәрдән дә ничек килеп урнашулары турында сорашып йөрим. Күбесе һаман да шул авылдагы өен, терлек-туарын сатып, «менә бу»ны туплаган, кайсы армиядән үк туп-туры шушы якларга кайтып төшеп, кайсыларына түрә булып алган туган-тумачалары ярдәм иткән. Кайсылары… Әй, сөйли китсәң, таба инде ул адәм баласы хәйләсен-әмәлен. Хәтта кайберәүләргә әнә төрмәдә ятып чыгу да ярдәм иткән. Чыгуларына милиция кешеләре үзләре үк эшкә урнаштыралар. Әллә мине дә шундый хәл көтәме? Юк, юк, Ходай язмасын! Сәкинәм ничекләр түзәр? Тиздән ана булачак Сәкинәм. Балаң туу шатлыгын төрмәдә ятып каршыла, имеш. Кайдан киләдер мондый яман күзаллау, нишлисең, килә бит, килә. Килә дә бөтен тәнем газаплы чемерди башлый Бу чарадан аз гына булса котылып торуның бер генә чарасын күрәм хәзергә. Ул да булса… кырлы-кырлы стакан. Кесә төпләрен актарам да, берәр ашханәгәме, буфеткамы кереп, стакан тулы «барматуха»ны – гөлт. Закускага өстәлдәге бушлай тоз яисә җыен ачы. Ә «барматуха»ны, үзең дә беләсең ич, ашханә, буфетларда гына түгел, чат саен да стаканлап сатып торалар иде ул елларда. Авызга шул эләккәч, бар борчу-кайгыларың таралгандай була, аннан да бигрәк сөйләшеп эчне бушатасы дуслар да табыла. Кайберләре сүзеңне җөпли-җөпли тыңлый белүләре белән бик якын булып китә, кайберләре күңелдә якты өмет чаткылары да кабызып җибәрә: «Иртәгә шушы вакытта кил, мин сине фәлән-фәләневич белән таныштырам, «мировой» егет ул, эшкә дә урнаштырыр, берәр баракта урын да табып бирер, менә күрерсең». Күргәч, әлбәттә, иртәгесен ул сине танымый да, тагын бер генә чара кала: актык тиеннәрне сыгып, берәр стакан «барматуха». Әй, шул черегән-кортлаган алма-фәләннән болгатылган ачы су чак кына башыма җитмәде ул чакны.
Бервакыт шулай караңгылы-яктыда уянып киттем. Баш кырыкка ярылырдай булып чатнап-чатнап авырта, бөтен тәнем сызлый. Башта үземнең кайда икәнемне дә аңлый алмый яттым. Бүлмә эче яктыра торгач кына төшенеп алдым: «Йа Алла, Закир кордаш бүлмәсендә икәнмен ич». Башымны көчкә күтәреп караштырам, өйдә берәү дә юк. Закир да, хатыны да эштәдер, балалары балалар бакчасындадыр, ә Мәмдүдә апа кибеткә-фәләнгә киткәндер. И хурлык, кичә ниндирәк кыяфәттә кайтып кердем икән?
Кемнәрдер белән чәкешә-чәкешә эчкәннәр хәтердә дә… Ярсып-ярсып әйтешкәннәр томанлы гына искә төшә башлады. Шунда ук кызгылт милиция погоннары, ачулы-усал йөзләр, киерелеп-киерелеп сугулар, күздән чәчрәгән очкыннар хәтердә чагылып үтте. Сикереп торганымны сизми дә калдым. Торуын торып бастым, әмма аякларның аз гына җегәре юк. Чайкала-чайкала, тегендә-монда тотына-ябыша, кием элгечкә таба киттем. Исәбем – кесәләрне тикшерү дә, берәр стаканлык чыкса, тизрәк моннан чыгып ычкыну. Бар кесәләрне кат-кат актарам, сукыр бер тиен дә юк. Нүжәли эчеп бетердем икән? Юк, исәбемчә, калырга тиеш иде әле. Никадәр генә башка китмәсен, кесәмдә бер тиен дә калдырмый эчеп бетерә торган гадәтем юк. Бу инде минем, һәр авыл малаеныкы кебек, каныма сеңгән. Таладылар микәнни?
Шунда тагын кызыл түбәле милиция фуражкалары күз алдымда чагылып үтте. Башым гына түгел, бөтен эчем дерелди-калтырый башлады. Әнкәем! Бетүем икән ич инде минем бу. Милиция кулына эләктеңме, алар инде эзеңә тиз төшәчәкләр. Авылда «колхоз милкенә кул сузучы» дип өстемнән төзелгән акт, Каенсардагы хәлләр… Барысын да белеп алырлар да… Нәрсә?.. Төрмә, бары төрмә генә көтә мине хәзер. Нишләргә?
Бүлмә эче инде яктырып бетте. Тәрәзәдә дә кояш нурлары уйный. Ә минем уйлар караңгыланганнан-караңгылана бара. Алар берсеннән-берсе яманрак.
Почмакта кыеклап бау тартылган, бауда – бала чүпрәкләре, нәни күлмәк-ыштаннары. Күзләремне шулардан ала алмыйм.
Их, минем дә бит шундый бау асар, шундый ук нәни күлмәк-ыштаннар, чүпрәкләр киптерер чакларым җитеп килә. Кайда асармын мин андый бауны? Нәниләрне күкрәгенә кыскан Сәкинәмне кая алып кайтырмын? Алып кайта алырмынмы, әллә… Тимер рәшәткә эчендә булырмынмы мин ул чакта?
Тагын сикереп тордым, бу юлы инде һич чайкалмыйча, шул бау янына атладым. Баудагы чүпрәкләрне, җай гына алып, таслап төреп, урындыкка куя башладым. Аннары чишәргә тотындым. Үзем бау чишәм, үзем түшәмне, матчаны күзлим. Әнә, әнә бит, матчага шактый нык тимер кадак кагылган. Әле кайчан гына бишек асылган булгандыр инде анда. Әй дөнья! Кайчан гына берәүне тормышка аяк басарга тирбәткән шул кадак инде менә минем салкын гәүдәмне тирбәтер… Хуш, бәхетле бул Сәкинәм, туачак балам! Хушыгыз, бәхетле булыгыз барыгыз да – Сәрия балдыз, Нәбиулла абый, Сираҗетдин абзый!.. Факия! Барчагыз, барчагыз!..
Барак коридорында шак-шок аяк тавышы ишетелде, мин кулымдагы бауны ялт кесәмә яшердем. Әллә Мәмдүдә апа кайтамы? Юк икән, күрше ишеккә үттеләр. Уф, ничек соң элегрәк башка килмәгән бу: әгәр Мәмдүдә апа, чыннан да, минем асылынып торган мәетемә килеп керсә… Коточкыч ич бу. Җүнсез җаныңны аз гына җүнлерәк итеп тә алып китә белмисең, үләт себергере нәрсә!..
Әнә барак артында ярым корыган, кутыр-кутыр каралып беткән ак каен бар. Ярамаган тагын син адәм актыгына шул кәкре каен.
Чыгып китәргә кузгалгач тукталып калдым. Бик мөһим нәрсәнедер онытам кебек. Ах, мондый чакта берәр язу калдыралар түгелме соң? «Берәүне дә гаепләмәгез…» Шундыйрак. Кесәләремне актарам. Гел саклап йөрткән матур авторучкам юк. Тәмам чистартканнар икән үземне. Боларның шкаф, шүрлекләрен караштырам – ни ручка, ни кәгазь кисәге тапмыйм. Шунда өстәлдәге стаканга күзем төште. Күземдә ниндидер чаткы кабынып алды. Юк, якты очкын түгел – тонык кына, зәгыйфь кенә бер очкын. Менә шушы стаканны кесәмә тыгам да, киттем чаттагы закусочныйга. Хәзер ачылгандыр инде ул. Кичәге, берсекөнге, әллә кайчангы шешәдәшләремнең берәрсе очрамый калмас. Ручкасын да табып бирерләр, кәгазь кисәген дә. Аннары әле… Берәрсе үз стаканыма яртысы, чиреге белән бүлешмәсме? Монысы да бик ихтимал. Безнең шешәдәш халкы бер-берсенең хәленә бик керә белә ул. Юкса бит шушы калтыранган дерелдек кулларым белән ничек язуын языйм да, ничек кәкре каенга чыдамлырак элмәк ясый алыйм ди мин?
Шактый җитез адымнар белән таныш ишеккә якынлашып килгәндә, ифрат ягымлы, бигрәк якын тавыш баскан урынымда кадаклагандай итте:
– Габделнур җаным, туктале!
Әйләнеп карасам, Сәкинә белән Мәмдүдә апа, бер-берсен куыша-узыша, үкчәмә басып киләләр иде.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com