

(Дәвамы.)
– Шуңа, билгеле. Мине бу саескан күкәедәй сипкелле йөзем, кавалеристныкыдай кәкре аякларым белән Саматтан башка тагы кем алсын?
– Сөйләдең син дә сүз, ахирәткәем. Сипкеллелегең йөзеңә нур гына өсти. Тулы ботларың, аякларың шәһәр нечкә сыйракларыныкы кебек түгел, җиргә нык басып йөрерлек, әллә ничә бала табып үстерерлек…
– Менә анысы дөрес, Фирүзә. Җиде бала табачакмын, Аллаһы боерса: дүрт кыз, өч малай.
– Фирүзә тагы да көлеп җибәрде.
– Нишләп җиде генә? Нишләп төгәл исәп өчен сигез түгел?
– Соң, җиде бит инде ул безнең халыкта борын-борыннан хикмәтле сан исәпләнә.
– Туктале, ә чынлап яратасыңмы син ул Саматыңны?
– Әллә инде? Чынлап яратулар, яратылулар менә синдәй кәртинкә кебекләргә генә насыйп булмады микән? Ә Самат ярата булса кирәк инде. Армиясеннән көн дә хат яза. Миннән башкага күз салып кына кара, танкым белән кайтып, ул юньсезне өе-ние белән изеп китәрмен, дип яный. Дуамал булып кыйлана гына ул, ә болай яхшы күңелле егет. Мин курс тәмамлауга хезмәтеннән дә кайтыр, тракторына да утырыр, мине янәшәсенә утыртып силсәвиткә язылышырга да алып барыр…
Менә шулай, җирдә йөреп, бәбкәләр чыгарыр үрдәк мин. Ә син… ә син – биектә оча торган аккош. Үзеңә әллә кемнәрне каратып, әллә кемнәрне яратырсың әле.
– Сөйләдең сүз. Уналты яшемә җитеп, берәүне дә карата, берәүгә дә гашыйк була алмаганымны…
– Һи, гашыйк булу өчен күп кирәкмени? Менә мин дә, күршемдә үсеп, буй җиткергән Саматыма алабарман итеп кенә карый идем дә… Хәзер өч кенә көн хат алмый торсам, үземне кая куярга белмим.
– Яратаммы, яратмыйммы – белмим, дигән була бит әле…
– Сиңа да персидәтел малае битараф түгел ич.
– Инсафмыни? Сөйләдең сүз, ахирәткәем. Бала гына ич әле ул.
– Ничек бала? Сыйныфташыбыз. Аңа да уналты…
– Бер китапта укыдым, ахрысы, егетләр кызларга караганда ике-өч ел соңрак өлгерә. Туктале, аның миңа битараф түгеллеген кайдан беләсең? Әллә сиңа серен чиштеме?
– Хәзер, чиште ди. Бар сыйныф белгәнне, мин ничек инде белми калам? Мәхәббәтне бит аны урамга чыгып кычкырып йөрмиләр, ул гашыйк булган мескеннең йөзендә, тәртибендә, кыланышларында кычкырып тора.
– Ярар, мәхәббәт мәсьәләсендә классыбыздагы иң тәҗрибәле белгеч, тел чарлавыбызны туктатып торыйк та, суга чумыйк. Ку мине. Тоталсаң, бар хыялларың да тормышка ашыр…
– Сине генә тотмаска!.. Аккошмын дигәч тә…
Бар елга буе кызлар чырылдашуына күмелде. Әйтерсең, алар монда икәү генә түгел, тоташ бер көтү…
3
Ильяс “Урал”ын машина үлчәгеч алачыгы янына китереп туктатуга, сөйләшкәннәр диярсең, әтисе Дәүләт Гыйрфанович та “УАЗ”ын монда борып китереп утыртты. Ындыр мөдире белән төнге сменасын кабул итеп алган Хисмәт карт та шушында иделәр. Аларга кул биреп күрешкәч, рәис Ильяска карады.
– Син ни эшлисең монда, улым?
– Безгә ярдәмгә килде, – диде Хисмәт карт, елмаеп. Институт бетеп кайттым дигәч тә, урамда трай тибеп йөрмәс бит инде.
– Мәктәптән дежурлыкны миңа йөкләттеләр, әти.
– Тәүге көндә үк бик тә әһәмиятле эш ышанып тапшырган икән директорыгыз.
Сүзгә ындыр мөдире дә кысылуны кирәк санады.
– Шулай, Дәүләт Гыйрфанович, шулай. Чаялардан чая кыз-кыркын, алар тирәсендә бөтерелгән тай-тулакка без генә баш була алмыйбыз. Әйдә, укытучы абыйлары баш булып карасын.
– Булыр, Аллаһы боерса, булыр, – диде Хисмәт карт, хәйләкәр елмаеп, – Юкка гына персидәтел улы булып тумаган бит ул.
Ындыр мөдиренең авызы ерылды, әмма рәис аның ягына җитди караш ташлагач, көлүеннән шунда ук тыелды.
– Я, Мәснәви туган, бүген күпме иген кабул итеп алдың? Чыгар әле теге яшел тышлы дәфтәреңне.
– Кү-үп, Дәүләт Гыйрфанович, күп. Күз тиеп куяр дип, әйтергә дә куркам. Ничәмә еллар эшләп, моңа чаклы бер көндә ул чаклы иген кабул итеп алган юк иде әле.
Колхоз рәисе белән ындыр мөдире алачыкка кереп киттеләр, Хисмәт карт ындыр ихатасы буйлап чираттагы “обход”ын башлады. Ильяс эш башлап җибәрер алдыннан зур ашлык көшеле янында ыгы-зыгы килгән кызлар төркеме янына юнәлде.
– Исәнмесез, кызлар! – диде егет бер генә минутка тынып калган төркемгә, – Бүген сезнең ярдәмчегез мин булам. Кабул итеп алырсыз микән?
Фирүзә иптәшләренә карап күз кыскандай итте.
– Ярдәмчебез генә түгел, физика укытучыбыз һәм сыйныф җитәкчебез.
Кайсы арада белеп өлгергәндер, Ильясның булачак хезмәт юлы бүген генә хәл ителде, ләбаса. Егет чуар күңелле җилбәзәкләр токымыннан түгел. Әмма әле кичә генә елга буенда ялан тәпи каз көтеп йөргән кызчыкның су сөлеге кебек чибәр кызга әверелүенә игътибар итми кала алмады. Кояшта бераз янган түгәрәк йөзе, кара чәче, бар аркасын буйлаган калын толымы, сызылып киткән кашлары, сөрмәле күзе, бераз күтәренке борыны, иннек сөртмәгән булса да, пешеп килгән чия төсендәге ирене, ирен читендәге кечкенә миңе, матур гына итеп калкып килгән түшләре, нечкә биле, төз ыспай аяклары. Кемнең бәхетенәме, бәхетсезлегенәме менә шундый чибәр булып үсеп җитте икән бу кыз бала?
Егет күңеленнән яшен тизлеге белән ялтлап үткән шушы уйларны Миңсылу бүлдерде:
– Нигә, кабул итмәсәк, Ильяс Дәүләтович үпкәләп кайтып китәр микәнни? үпкәләгәннәргә бездә үпкә ашаталар…
Кызлар тагы да кычкырып көлеп җибәрделәр. Ильяс берничә секундка гына югалып калгандай булды. Аның уңайсызлануы Миңсылуның төрттерүенә бәйле түгел иде. Әлеге уйларыннан уңайсызланды ул. Өлгереп җиткән кызлардай кылансалар да, укучы балалар гына бит әле алар. Укытучының аларга җиткән егет күзлегеннән карарга хакы бармы?..
Ул арада көшел янына чираттагы машина килеп туктады. Өч кыз, агач көрәкләрен алып, йөк башына менеп китте, ачылган борттан шыбырдап коела башлаган ашлык агымын шәбәйттеләр. Калганнары җиргә коелган ашлыкны көшел өстенә ташларга тотынды. Читтәрәк җилгәрелгән өемне яңа гына хәрәкәткә китерелгән ашлык төягече “КАМАЗ” тартмасына “төкерә” башлады. Кызларның тагы да бер төркеме төягеч тасмасына иген шудыру эшенә тотынды.
Ындырда эш кайный. Механизмнар эшләп тора. Машиналарның берсе килә, берсе китә. Басудан кайткан ашлык тазартыла, бер өлеше хөкүмәткә озатыла, бер өлеше келәтләргә салына, анысы орлыкка, колхозчыларга таратуга. Сыйфатсызлары, чүплеләре, хәтта калдыклары да мал азыгы складларына озатыла. Кыш озын, ишле колхоз малына күпме катнаш азык кирәк булачак әле. Ильяс боларны яхшы белә, ул шәһәр асфальтында түгел, менә шушы җирдә, көне-төне колхоз эше дип янган игенче гаиләсендә, үзе дә үсмер чагыннан ук шушы эш эчендә кайнап үскән. Менә әле яңа сугылган ашлык исе ындырга гына түгел, бар авылга таралган, икмәк исе авыл халкының борыннарын гына кытыклап калмый, күңелендә киләчәккә өмет хисен ныгыта.
Кич җитте. Зураеп, кызарып барган кояш Мәзин тавы артына барып чумды. Ләкин әле ерак басуда комбайннар гүләве тынырга да уйламый. Чык төшкәнче сугачаклар да сугачаклар әле алар гәрәбәдәй тулышкан бодайны. Ындырда да кызу эш дәвам итә. Бәла аяк астында, диләр бит. Ильяс элеваторга озатылачак ашлыкны “КАМАЗ”га төяүче кызларга кушылып, дөньясын онытып, иген көри иде. Шулчак чираттагы машинаны бушатып беткән төркемдә чыр-чу күтәрде.
Ильяс анда йөгереп килеп җитсә, Фирүзә, уң тезенә ияген терәп, чайкала биреп көшел читендә утыра. Иптәш кызлары аны уратып алганнар, капыл гына ни эшләргә белми катып калганнар. Шофер Гыйззәт машинасын читкәрәк күчереп маташа.
– Ни булды, Фирүзә?
– Борттан сикергән идем, абый, сул аягымны имгәттем, ахрысы.
Ильяс ыңгырашуын сиздермәскә тырышып тешләрен кыскан кыз өстенә иелде, аның имгәнгән аягын җиңелчә сыйпыйсы итте.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.