

* * *
Шушы иртәдән башлап шәһәр тормышы көнлекләп кенә түгел, сәгатьләп үзгәреп китте. Көн саен, аеруча төннәрен, бик тәшвишле тавыш белән «һава тревогасы» сиренасы кычкыра, баштарак һәммәбез, ашыга-кабалана, «бомбоубежище»га, анда гына сыймасак, тар гына тирән итеп үзебез казыган траншеяларга кереп тула идек. Тора-бара «качаклар» кимегәннән-кими барды. Ник дигәндә, сиреналар бик тәшвишле кычкырса да, фашист өстебезгә бер бомба да ташламыйча, гүелдәп узып китәләр, артларыннан безнең зенитчиклар «пук-пук» атып калалар, аңа карап, кара тәреле бер генә козгынның яна-төтенли мәтәлеп төшкәнен күрмәдек – шунысы гарьләндерә иде безне. Хәер, бер төнне шәһәр өстенә тагын ике-өч бомба ташлап киткән фашист. Әмма, беренче килгәндәге кебек, алай «мәхшәр» тудыра алмаган. Без аста моны сизмәдек тә: чүкечебезгә кысылган һава бирү тукталмады, келәт гадәттәгечә менгерде, гадәттәгечә киемнәребезне алып, тып-тыныч душта коенып чыктык. Һәммәсенә күнегә адәм баласы.
Күнегә дә бит… һай, бик тә, бик тә төрле шул без, кешеләр. Язмышларыбыз да ифрат төрлечә.
Сменага килгән саен, бригадабыз сирәгәйгәннән-сиргәя бара. Торган барагыбыз тынганнан-тына, бүлмәләребездә буш койкалар арта бара. Качалар егетләр, качалар. Нүжәли немец монда ук килеп җитәр икән? Һич ышанасы килми моңа. Әнә Совинформбюро хәбәр итеп тора: безнең гаскәрләр әллә ничә йөз немец-фашист оккупантларын дөмектергәннәр, дистәләгән танкларын, самолетларын юк иткәннәр. Хәтта фәлән-фәлән торак пунктларын оккупантлардан азат иткәннәр. Юк, юк, монда ук килеп җитә алмаслар фашистлар, монда килеп җиткәнче дөмегешеп бетәрләр әле.
Буш койкалар артканнан-арта. Беркөнне райондаш малайлар бергәләп тимер юл вокзалына барып кайттык. Мондагы халык, мондагы халык! Билет кассаларына якын да килерлек түгел. Катлы-катлы чират өере чакрымга сузылган. Талаш, кычкырыш. Менә кайда икән ул мәхшәр. Райондаш малайлардан китүчеләр булды, ничек билет ала алганнар да ничек юлга акчасын юнәткәннәр икән алар?
Безнең кесәләр исә тап-такыр. Икенче ай инде зарплата алганыбыз юк. Ничә килсәк тә, касса ишегендә яңадан-яңа белдерүләр каршылый: «Бүген зарплата күп балалы гаилә башлыкларына», «Бүген норманы арттырып (бу сүзләрнең астына сызылган) үтәүчеләргә», «Бүген – норма үтәүчеләргә».
Көн саен сменага килгәч, Матвей агай безне күзләре белән генә санап чыга да көрсенүен эчкә йотып әйтә: «Әйдәгез, хлопцы, бәлки, бәхетле пластка туры килербез». Үзе ялт кына миңа карап куя. «Әнә теге көнне син юлыккансың бит», – диюе бугай.
Эштән һәм йокыдан кала вакытыбыз базарда үтә. Киткәндә, колхоз безне бик матур вельвет-кәстүм киертеп җибәргән иде. Биредә ФЗУ тагын киендерде. Эшкә йөрергә ФЗУныкы ярап торса, колхоз биргәнен базарда сатып, юлга акча юнәтеп булмасмы?
Урамнарда кешеләр азая-сирәгәя барса, базар көннән-көн зурая, тыгызлана. Гөрли, кайный базар. Ниләр генә сатмыйлар биредә. Зур-зур затлы өй җиһазларыннан башлап кашык-тәлинкә, борыч савытларына кадәр, олы-олы әйбәт тун-толыплардан башлап чиккән кулъяулыкларына кадәр. Азык-төлек ягында мөгезле тере малдан башлап ике генә кабарлык төрле-төрле кайнар сумсалар. Их, пиджәкләребезне сатсак, шуларның берәрсен алып ашарга! Тәмле исләре үк авыз суларын агыза.
Ләкин безнең товарга бик кызыкмыйлар. Бәясен сорап-сорап киткәлиләр. Без күбрәкне өмет итеп бәя әйтәбез дә, башка сатучылардан отканча: «А ты, кум, сколько дашь?» – диябез. Бигрәк пүчтәк, шалкан бәясеннән дә арзанракны әйтәләр. Без баш селкүгә, затлы туннар, олы җиһазлар яисә мөгезле тере маллар саткан якка эре генә атлап китәләр. Әй бу дөнья! Берәүләргә мал кайгысы булса, берәүләргә җан кадерле. Картларның: «Әҗәлең кайдадыр да, тәкъдирдә ни язгандыр – бер Аллаһ гына белә», – дигәннәрен бала чактан ук ишетеп үстек. Менә хәзер, иртәгә нәрсә көтәдер дә безне, берсекөнгә ни хәлләр булып бетәр?
Бригадабызга һич көтмәгәндә килеп төшкән ачы бер фаҗига безнең әйле-шәйле, икеле-микеле башкайларыбызны бик тиз акылга утыртты.
Ул кичке сменага килгәч, Матвей агай безне күзләре белән дә, бармагы белән дә санап маташмады. Гадәттәгечә «бәхетле пласт» турында да сүз ачмады. Гадәттәгечә штрек буйлап алдан атлап китте, стена-түшәм ныгытмалары бүселеп-чәрдәкләнеп беткән урыннар турысыннан да алай сүгенми-мыгырданмый гына үтте, авыр көрсенеп: «Эх, хлопцы!» – дип кенә баш селкеп куйды. Безнең тиктормас телләр дә аңкауга ябышкан иде. Һәм кинәт… Алда нәрсәдер гөрселдәде, шуның артыннан ук, колакларны ярсытып, хәтәр дөбердәү бөтен штрекны тутырды. Башкалар ничектер, мин, ике кулым белән дә башымны кочаклап, штрек төбенә чүктем, чүгеп-бөрешеп күпме торганмындыр, бар көчемә артка йөгердем. Сулышларым кабып, клет турысына килеп җитүемә, мине барысы да, чиктән тыш әсәренешеп: «Матвей агай кайда? Матвей агай…» – диешеп каршыладылар. Кемнеңдер телефоннан: «Спасательныйны бирегез! Спасательный!» – дип ачыргаланып кычкыруы бәгыремне телеп үтте.
Иртәгесен Матвей агайны җирләдек.
Зираттан баракка кайтып та тормастан, биш райондаш малай туп-туры тимер юл вокзалына атладык. Биредәге очсыз-кырыйсыз чират-өер янында да тукталып тормастан, тәпи-тәпиләп, шпаллар саный-саный, көнчыгышка, өйгә таба юл алдык.
Караңгы төшеп килгәндә, ялан кыр уртасында туктап калган бик озын бер товарный поездга тап булдык. «Әйдәгез, егетләр, менеп кунаклыйк җәтрәк, тиздән кузгалыр кебек бу, әнә айгыра-пошкыра башлады». Кунаклаштык, тиздән кузгалып та киттек. Көпчәкләр күңелле генә такмаклый: «Кай-та-сыз, кай-та-сыз…» Күңелләр моң гына шахта көен көйли: «Гомерем булса, таш басмаса…» Басмады ич әле таш. Матвей агайны гына… Бигрәк жәл картлач…
Бирегә безне әйбәт «скорый» поезды бер төн, бер көн эчендә, кычкыртып, чәберчек күкәй исле Горловка каласына илтеп җиткергән иде. Кайтыр юлыбыз шактый озакка сузылды. Товарный поездларда берсеннән икенчесенә күчә-күчә (кайсыннан куып төшерәләр, кайсына менеп кунакларга әмәлен табып өлгерә алмыйбыз). Бара торгач, берзаман Камышин дигән стансага килеп туктадык. Барганда мондый станса үткәнебезне беребез дә хәтерләми. Кайларга килеп адаштык икән без? Сораша торгач белеп алдык. Идел буенда икән бу кала. «Барыгыз, пристаньга төшегез, шуннан Казанга пароходлар йөреп кенә тора», – диделәр.
Саумы, Иделкәй! Безнең вәйран башларны туган-үскән якларга кайтарып җиткезсәңче, шәфкатьле елгабыз!
Айкала-чайкала Идел, гүләп-гөжләп ярга дулкыннарын кага. Яр буе тулы халык та ай-кал-чайкал килә, гөрли, даулаша, җылашып та ала. Авылыбызның клубыннан да зуррак ак пароход үзенең тар гына басмасы аша кешеләр чылбырын өзлексез эчкә суыра тора, аңа карап чырчулы халык диңгезе аз гына да кимеми.
Никадәр өтәләнсәк тә, никадәр этешә-төртешә кысылышсак та, без ул тар басмага кадәр барып җитә алмадык. Басма юкка чыкты, пароход, безне үчекләгәндәй, карлыккан иләмсез тавыш белән кычкыртып куйды да чапыр-чопыр кузгалып та китте.
Әйдә, чаптыр да, чоптыр да шунда, су пәрие! Синең урыныңа тагын да шәбрәге, мәрхәмәтлерәге килеп җитмәсме әле. Килүен килер дә бит… Ул басмадан үтәр өчен билет кирәктер бит. Ярый ла, товар поездларына кунаклаганда, билет-фәлән искә дә кереп чыкмады. Ак пароходка алай гына утыртмаслардыр шул. Бая, тар басманы үтү өчен кысылышканда да, бу турыда башка килмәгән иде, хәзер генә уйга төште… Әй, анысы да монысы, үтереп тә ашыйсылар килә әле монда, эчләрне борып-борып ала. Кесәгә бөтереп тыккан шадра сөлгеләребез бар, шуны берәр телем ипигә алыштырып булмасмы?
Йөрибез тыз да быз, беләкләргә сөлгеләр асып. Мәмсәнең Дәүләт исемле егете, кайчан өйрәнеп алган диген, сөлгесен баш өстендә болгый-болгый такмаклап та җибәрә: «Товар первый сорт, бәһасе последний чурт, подходи – не зевай!» Шулай йөргәндә, якында гына, ифрат ягымлы итеп, саф татарча дәштеләр:
– Сәүдәләр уң булсын, егетләр!
Мыек астыннан гына елмаеп, яныбызда басып торган абыйны шунда ук әйләндереп алдык.
– Исәнме-саумы, абый!
– Әллә синең дә Казанга кайтышмы?
– Әлегә юлга чыгасым юк минем, – диде абый. – Ә сез болай сөлге болгап йөреп кенә кайтып китә алырсыз микән?
– Аптыраганнан инде, абый. Нишлик соң?
– Нишләргәме? Безнең халыкны, коткарса, менә болар гына коткара инде аны, – диде абый, берәм-берәм җилкәләребезгә сугып куйды, кайсыбызның беләк мускулларын капшап алды. – Бар ышаныч шунда безнең.
Ул сул кулындагы ат ыңгырчагына охшаганрак нәмәрсәне күтәреп күрсәтте.
– Грузчик ләмкәсе бу. Шушы алып та кайтыр, тамагыгызны да туйдырыр. Әйдәгез әле.
Ерак та түгел уйсулыкта дистәгә якын ир-ат тезелешеп ятканнар. Әллә йоклыйлар, әллә болай гына ял итәләр иде. Безнең абый шулар катына барып утырды, быдыр-быдыр нидер сөйләштеләр, аннары ул безгә кул изәде.
– Ярты сәгатьтән «Софья Перовская» килеп җитәчәк, әгәр соңламаса. Аңарчы, әйдәгез, капкалап алыгыз.
Ул шундагы өемнән бер төенчек алып, алдыбызга җәеп тә салды. Ипие, тозы, яшел суганы, ничәдер күкәй, хәтта ит кисәкләре дә бар. Безнең аркага ябышкан эчләр, бу юлы рәхәт авырттырып, тагын борып-борып алды.
Күпмедер вакыттан соң без аркаларга әлеге ләмкә дигәнне биштәр аскан күк итеп киеп алдык та баскан саен тирбәл-тирбәл килгән басма аша «Софья Перовская» пароходына кереп киттек. Гаҗәп нәрсә икән ул ләмкә. Аркаңда, бил турысыннан өстәрәк, бөят сыман нәрсәсе бар моның, шуның өстенә төяүче абыйлар зур-зур әрҗәме, капчыкмы өеп тора, киттең тирбәл-тирбәл басма буйлап; өем янына җиткәч бер як иңбашыңны гына сикертеп куясың, йөгең тиешле урынына барып та ята. Тагын киттең аркаңа яңа йөк алырга. Кайвакыт ләмкәңә үзеңнән дә зуррак йөк утыртып куялар, аны карап тору юк, киттең. Тезләрең дерелдәсә дә зыян юк, буш чыкканда тынычланып өлгерә ул. Синнән билет-фәлән сорау кайда, алай-болай берәрсе каршы очраса: «Дорогу-у!» – дип кенә кычкырасың.
Аркадагы соңгы капны дерк итеп төшереп куйгач, без инде пароходтан чыкмадык. Бераздан пароходка юлчыларны утырту башланды. Әй өтәләнә, әй этешә-төртешә халык. Ә без палубадан, вәкарь белән генә көлемсерәп, тамаша кылабыз. Әнә ярда теге абый да күренде, елмаеп, безгә кул селтәде. Рәхмәт яугыры татар агае! Михнәтле юлыбызны рәхәткә әверелдердең син, мәңге игелек күр, туганкай!
Кайтабыз. Поезд тәгәрмәчләре: «Кай-та-сыз, кай-та-сыз», – дип такмаклый иде моңарчы. Ә пароходның ишкәкләре: «Кай-та-быз, кай-та-быз» – дип көйләп бара хәзер. Нигә, безнең кайтуда үзебезнең дә катнаш бар ич. Зуррак пристаньга килеп туктауга, без тагын ләмкәләр киеп алабыз да йөк төяргә-бушатырга чыгабыз. Никадәр тизрәк төяп-бушатып бетерсәк, пароход шулкадәр тизрәк кузгала, кайтыр юлыбызны кыскарта бара ич.
Кайтабыз. Камышинда чакта кояшлы матур көн иде. Иртәгесен үк һавалар үзгәрде. Күк йөзен авыр кара болыт басты. Палубага чыгар хәл юк, җил очыртып кына алып китәр кебек котырып исә, безнең кара ФЗУ күлмәген бар дип тә белми, бөтен тәнне салкыннан-салкын ялапмы-ялый. Вак кына яңгыр ыргып-ыргып сибәли. Дәүләтнең мондый хәлгә җыры бар икән:
Зимагур булып йөргәндә
Ни нужалар күрмәдем.
Исәдер җил, ява яңгыр,
Өстемдә бер күлмәгем.
ФЗУда чакта, көзен безгә җылы бушлатлар да бирәчәкләр икән, дигән сүз йөри иде. Биреп өлгерә алмадылар шул, менә хәзер бик ярап куяр иде.
Жил салкын дип тормыйбыз, әледән-әле палубаны әйләнәбез. Бик күрәсе килә, ниндирәк илләр-җирләр кичәбез икән. Әнә бер бик зур ачык баржаны узып киттек. Моңарчы күргән баржаларда түкләр-әрҗәләр, йөк яисә терлек-туар төялгән була иде, ә монысына дыңгычлап кеше төялгән, күбесенчә карт-коры да бала-чага. Без монда дерелди башласак, тизрәк эчкә кереп шылу ягын карыйбыз, аскы каттагы дөр-дөр пар казаннары эшләп торган бүлекнең җылы стенасына аркаларыбызны терибез (матрослар кумаганда, әлбәттә). Ә бу бичаракайлар ничек түзә икән шушы хәтле дә зәһәр җил-салкынга?
Артыбызда озын гына буйлы бер хәрби кеше басып тора иде. Кулына төтәп торган төрепкә тоткан. Шул, әле үкчәсенә, әле аяк очына баса-баса, төп-төз гәүдәсен акрын гына тирбәлдереп әйтеп куйды:
– Волга буе немецларын сөрәләр.
Нигә сөрәләр, ник иза чиктерәләр икән бу кадәр бала-чага, карт-корыларны? Ни гаепләре, ни хәтәрләре бар икән аларның? Нимес булсалар ни, фашист түгел ич, алар үзебезнең ил кешеләре.
Күрәсең икән ул илгә чыккач аңлашылмас ачы гыйбрәтләрне.
Идел буйлап сәфәребезнең ничәнчедер көнендә, инде ачык кына хәтерләмим дә, безнең «Софья Перовская» Казан пристанена килеп туктады. Ярга чыгуга, әй тыпырдашып, әй сикергәләп, әй очына-очына биешеп алдык.
Горловкадан бишәү чыгып киткән идек, Идел ярында дүртәү генә биештек. Беребез, Югары Орының Хәйдәр, товар поездларына ничәнчедер күченеп утырганда, бездән аерылып калды. Юлга чыкканда бер-беребезне ташламаска антлар әйтешкән идек тә соң… Кузгалып киткән составка кем ничек булдыра, шулай эләгеп китә алган көйгә генә бергә оеша идек шул. Бер оешуыбыз Хәйдәрсез булды. Кайткач та, айлар-еллар үткәч тә, бишенче юлдашыбызның язмышын һичничек белә алмадык. Хәбәрсез югалды Хәйдәр.
Бездән алданрак кайткан ФЗУдашларның язмышы бик төрлечә. Сугыш башлануга ук кайтканнарын, «оборона эшләреннән качкан өчен» дип, шунда ук төрмәгә озатканнар. Аннан соңгыларны Казан, Зеленодольск ФЗУларына җибәреп торганнар.
Безне төрмәгә дә, яңадан ФЗУларга да озатмадылар. Донбасс җирләренең дошман кулында калуы турындагы хәбәрне пароходтагы радио тәлинкәсеннән авызларыбызны ачкан көйгә тын да ала алмыйча тыңладык. Авыл Советында әйттеләр: «Бик вакытлы кайттыгыз, колхозда ат җигәргә дә кеше калмаган иде монда», – диделәр.
Атын да, сыерын да җиктек, тракторына да укыдык. Кыш үтеп җәйгә чыгуга, солдат шинельләре киеп, кулга мылтык алдык.
Сугышта икебез ятып калды. Икебез, Дәүләт белән мин, сугыш гарипләре булып әйләнеп кайттык. Туры килүен күр: Дәүләтнең дә, минем дә яраларыбыз башыбызда. Дәүләтнең баш ярасы бер күзеннән дә мәхрүм иткән. Кул-аякларыбыз, шөкер, исән-сау болай. Тишек баш белән гомер итүләре… Анысын үзебез, бары үзебез генә беләбез. Һәр икебез үзенчә. Снаряд кыйпылчыгы икебезнең дә башын нәкъ бер төсле тишеп кермәгән бит, ә галимнәр әйтә: баш миенең һәр күзәнәге үзенә генә тиешле вазифа үти, диләр. Безнең башлар исә күпмедер вазифадан мәхрүм…
Безнең өлешләргә тигән әлеге «бәхет эше» шушылардыр инде. Башкача ни дисең?
2
Арча вокзалының карт өрәңгеләре миңа гүя «хәтерлисеңме, хәтерлисеңме?» дип пышылдый, тын гына моңсу җырлый-көйли кебек иде. Хәтерлим, өрәңгеләр бик хәтердә. Сез дә, өрәңгеләр, без киткәндә-кайтканда, бик яшь идегез әле, безнең буе идегез. Хәзер әнә, очыгызны күрәм дисәң, әллә никадәр артка чигенергә кирәк.
Бер хатирә икенчесен уята. Казан-Арча поездында безне, вагон хатыннары бугай, әйләндереп алдылар, әй сорашалар, әй сорашалар: «Ничек анда, сугыш якларында, безнең авылдашларны күрмәдегезме? Яшь кенә көе төште инде сезнең башларга». Монысына безнең хәтер дә кала: «Ничек инде безнең башларга гына төшсен? Үз күзләребез белән күрдек. Идел буе немецларын ярым-ялангач көе көзге ачы җил-яңгырда каядыр сөрделәр. Ә сугыш эчендә абыйлар, әтиләр?»
Стансадан авылыбызга таба атлаганда, безне тезелешеп дистәдән артык олау узып китте. Барысына да кием-салымнары ятрак әби-бабайлар, бала-чагалар төялгән. Олаучылардан сорашып белдек: сугыш җиреннән качкан эвакуацияләнгән-качкын халык икән. «Кайсы төшләрдән?» – «Эстониядән…», «Латвиядән…», «Минскидан…», «Псковтан…»
Кем белә, шушы олауларның берендә әбисе белән Йәнис тә үтеп киткәндер. Латышча чын исеме Ян яисә Янистыр инде аның. Габделнур аны бигрәк татарчалап, Йәнис дип, бигрәк якын туганы итеп искә ала. Ир уртасы ирдер инде хәзер Йәнис, Габделнур, аның язмышы турында сорашып, кайларгадыр яздым, дигән иде. Жавап алмады микән әле?
Уйларымны нәкъ шушы урында бүлдереп, исемем белән дәштеләр. Шактый ерактан ишетелсә дә, таныш авазның иясен тиз таптым. Тимер юлга аркылы салынган биек күпердән, бер кулын югары күтәреп, Габделнур төшеп килә иде. Ике куллап күрештек. Дүрт уч бергә береккән кулыбызны озак селкеп тордык. Аннары, кинәт бер уйга килгәндәй, кысышыплар кочаклаштык.
– Син ничек монда, Габделнур? Чордаш!..
– Ә син ничек монда?
– Чәчләрең тагы да көмешләнә төшкән димме?
– Үзеңнең дә чал бөдрәләрең ишәйгән кебек.
Шифаханә бакчасында башланган әңгәмәне үз эзенә төшерер өчен бик җайлы сәбәп, әйбәт сүз җимеше булды болар – ак чәчләр, чал бөдрәкләр.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com