

1
Мәктәп директоры Галләмовның кызык кына гадәте бар. Урамда кемнедер очратса, әллә кайдан ук сәлам биреп килә. Йомышы төшепме, әллә хәл белергәме берәрсенә сугылса да, хуҗаларга сәламен ишек алдына керер-кермәстән җиткерә башлый. Әле биология укытучысы белән мәктәп бакчасын карап йөргән икән. Янкапканы ачып мәктәп ихатасына аяк кына баскан Ильясны:
– О-һо-һо, Ильяс Дәүләтович! Сине… сезне дә көтеп алыр көн бар икән, – дип, шәп-шәп атлап килеп, егеткә кул сузды.
Егет, әле күнегә башламаган “Ильяс Дәүләтович”ка уңайсызланып, тыйнак кына:
– Исәнмесез, Рамазан Шакирович, менә эшкә чыгар көнем дә җитте, – дип җитәкчегә кул бирде.
Эш көне башланыр алдыннан бусагада җыелып шау-гөр килгән бер төркем укытучылар тынып калды.
– Менә, иптәшләр, безгә пополнение. Таныш булыгыз, физика укытучысы Ильяс Дәүләтович, – диде ул, егетне алгарак этәрә биреп. Кичә генә кебек, алдынгы укучыбыз иде. Баксаң, биш ел үтеп тә киткән. Пединститутны кызыл дипломга тәмамлаган яшь белгеч, пенсиягә киткән Зариф Хөрмәтовичка алмаш. Аңа сорауларыгыз бармы?
– Нинди сораулар булсын инде, Рамазан Шакирович, – диде башлангыч сыйныфлар укытучысы Мәмдүдә Зарифовна. – Күз алдыбызда үсте, каникулларына кайтканда, мәктәпкә кереп хәл белеп чыгарга онытмады. Ак юл телисе генә кала яшь укытучыга.
– Класс җитәкчелеге дә бирәсездер бит инде егәре ташып торган яшь белгечкә?
– Ник бирмәскә. Зариф Хөрмәтович унынчыга китереп җиткерде. Чыгарылыш сыйныфын Ильяс Дәүләтович алыр. Тагы да сораулар бармы, иптәшләр?
Яшь укытучылар бер читкәрәк тупланган иде. Шулар арасыннан:
– Өйләнгән микән? – дигән сорау яңгырады.
Башлар шул якка борылды, барысы да көлеп җибәрде. Былтыр университет тәмамлап килгән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Динара Харисовна, соравының бик үк урынлы түгеллеген аңласа да, башкаларга кушылды.
– Ярар, иптәшләр, – диде директор, шау-шу бераз тынгач. – Мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген тикшерергә бер атнадан комиссия киләчәк. Шуңа чаклы бар бина ялт итеп торырга тиеш. Таралышыйк классларга…
Физика кабинетында, Ильяс мәктәпне тәмамлаганнан соң, әллә ни үзгәреш булмаган. Аны заманча итеп җиһазландырыр өчен байтак көч сарыф итәргә кирәк булачак әле. Уку елы башланганчы, әле буялып җитмәгән төшләрен буяп, кага торганнарын кагып, приборларны, методик материалларны тәртипкә китереп өлгерергә мөмкин. Менә шуларны барлый башлаган иде Ильяс, ул арада секретарь кыз Хәдичә йөгереп килеп керде.
– Ильяс абый, сезне Рамазан Шакирович чакыра.
Директор кабинетында берүзе генә иде.
– Тәүге көннән үк эшнең майлысын куша дип, гаепкә алма инде, Ильяс Дәүләтович. Колхоз рәисенең үтенече буенча, уңыш җыю барышында ындырда төнге сменада укытучылар дежур итә. Бүгенгә куяр кешем юк.
– Барырмын соң, Рамазан Шакирович. Гаиләле укытучыларныкы кебек, кырык эшем кырылып яткан дөньям юк ич минем. Тик аңлатыңкырагыз инде, дежурство дигәне нидән гыйбәрәт?
– Кичке алтыдан төнге икегә чаклы, ягъни, комбайнерлар эштән туктап, ындырга ашлык кайтмый башлаганчы инде. Анда игенне бушатучы, көрәүче, җилгәрүче хөкүмәткә, складка аткаручылар – безнең өлкән класс укучылары. Аларга күз-колак булырга, ярдәмләшергә, хәвефсезлек чаралары тәэмин итәргә…
2
…Фирүзә йокысыннан уянды да, тәрәзәдән төшкән кояш нурының битен рәхәт итеп сыйпавына изрәп, байтак кына тормый ятты. Озак ятса да гаеп түгел, төнге сменадан кайтты ич ул. Бүген тагы төнгелеккә барачак. Анда киткәнче әле әнә күпме вакыт бар. Колхоз ашханәсендә эшләгән әнисенең кулы җитми. Идәнне юып чыгарырга кирәк, сервантны сөртергә, үрдәкләргә болгау салырга… Су буеннан кайтканнар да, бакылдашып сөрән салалар. И комсыз кошлар да инде! Әйтерсең аларны хуҗабикә елга буена иртән генә ашатып озатмаган, әйтерсең җәй буе ач тоткан.
Кыз, ишек алдына чыгып, тагаракка болгау салды. Үрдәкләр сыйны кабалан-кабалан гына бер тында согынып беттеләр дә, зур эш башкарган кыяфәт белән, күнегелгән сукмаклары буйлап елгага ашыктылар. Фирүзә әнисе ак тастымал белән каплап куйган үз сыена кагылмады. Күтәрмәдә җылынып утырган суны алып керде, исенә төшкән бер җырны авыз эченнән генә көйли-көйли, идән юарга тотынып китте. Инде чоланын юып чыгарып бара иде, янкапка ачылганы ишетелде, ахирәте Миңсылу йөгереп килеп керде.
– Әйкәем, шушы матур көндә ничек итеп өйдә утырасың?!
– Утырмыйм ич, күрмисеңмени, идән юам.
– Куй әле шул тап-таза идәнеңне! Төнен эш, көнен эш була димени? Җәй үтеп бара бит. Киттек!
– Кая киттек? Калагамы, далагамы? Кичен ындырга икәнлегебезне онытма ахирәткәем…
Миңсылу сипкелле йөзен җыерды.
– Әле кичкә чаклы… Су керергә, кояшта кызынырга киттек, дип әйтүем.. Бәлки, бүген җәй эссесенең соңгы көнедер, Көз җитеп килә ич.
Елга буена төшәргә Фирүзә дә каршы түгел иде. Анда аларның үзләре яраткан бер урыны бар. Тынбулакның җәелеп аккан төше түгел, тәбәнәк кенә үләнле, чәчкәле ярлары арасына кереп аккан бер җире. Елга монда тар, ике-өч колач ташласаң бер ярдан икенчесенә йөзеп чыгарлык, әмма тирән. Төнбоеклар үз иткән бу төбәк авылдан ераграк, шуңа күрә бала-чага су керергә монда йөрми. Ә печәнчеләр инде монда эшләрен тәмамлаган, зур булмаган тугайда әллә ничә кибән калкып чыккан. Тугай аръягындагы басуда комбайннар гүләшә.
Килеп җитәр-җитмәстән Миңсылу кычкырып җибәрде.
– Карале, кара, Фирүзә! Төнбоеклар ничек ямь бирә дөньяга! Һичкенә дә боек түгелләр, балкышып утыралар!
– Балкыйлар шул, ахирәткәем, энҗедәй таҗлары дөньяга нур чәчә. Их, кулымнан килсә, шушы гүзәллекне рәсемгә төшерер идем!
Ахирәтләр, яр буйлап тезелгән төнбоеклар сафын бозмаска тырышып, суга керделәр, чумдылар, йөзделәр, бер-берсенә су сибешеп ямь таптылар. Яшь сәламәт тәннәрендә җиңелчә ару тойгысы сизгәч, судан чыгып, япмалары өстенә сузылдылар.
Бераз яткач, ярдан ерак түгел куаклыкта ниндидер кыштырдау ишетеп, Фирүзә аягына басты.
– Абау, Миңсылу, монда бездән башка да кемдер бар булса кирәк?!
– Кем йөрсен монда уттай кызу эш вакытында? Кошлардыр…
…Инсаф, Гайфулла абзыеннан сорап, тиз генә су кереп килү нияте белән Тынбулак буена йөгергән иде. Сукмагын турылап, әрәмә арасыннан үтәргә уйлады.
Куаклык читенә йөгереп килеп тә чыкты, күз алдында ачылган күренешкә исе китеп, катып калды. Кызлар! Аның сыйныфташлары купальниктан гына! Берсе кояшка аркасын куеп җиргә сузылган. Икенчесе, куллары белән биленә таянып, басып тора. Ярый әле Инсаф ягына карамый, югыйсә, егеткә бик тә уңайсыз буласы иде. Әйтерсең ул, килделе-киттеле шук малай кебек, алар артыннан сагалап килгән дә, ярымшәрә хәлләрендә күзәтеп тора.
Инсаф, арткарак чигенеп, зирек агачы күләгәсенә ышыкланды. Ни хәтле уңайсызлану хисе кичерсә дә, зифа сынлы Фирүзәдән күзен ала алмады. Сыйныфларындагы, юк-юк, авылларындагы иң чибәр кыз. Чая кыз! Үсмер күңелендә кызга тартылу хисе күптән яралган иде инде. Фирүзә дә Инсафны үз күрә, әмма әле аны балалыктан чыгып җитмәгән үсмергә исәпли.
Әлеге татлы мәлдә шул тартылу тойгысының мәхәббәт хисе югарылыгына үсешеп җитүен егет аңлады микән, юк микән?.. Ул, уйларын туплый алмый, озак кына басып торды. Менә кызлар көлешә-көлешә суга сикерделәр, колач ташлап йөзә башладылар. Классташларына Инсаф та кушылса, гаепкә алмаслар иде дә, мөгаен. Юк, аның шушы матур күренешне бозарга кыюлыгы җитмәде, комбайннар эшләгән басу ягына йөгерде.
Эшләгәндә дә, кичен соң гына өенә кайткач та, Фирүзәнең оста скульптор мәрмәрдән юнган кебек сыны күз алдыннан китмәде.
…Кызлар куышып йөзеп туйдылар, тагы кызынырга яттылар.
– Бигрәк матур инде туган ягыбыз, Фирүзәкәем! Шушы гүзәллекне ташлап, каядыр китә буламмы?
Фирүзә бөтен елга буен яңгыратып көлеп җибәрде.
– Сине каядыр кем куа?
– Бәй, укытучыларыбыз бит, институтка керегез, югары белем алыгыз, комсомол төзелешләренә китегез дип акыл өйрәтә. Барыбыз да таралышып бетсәк, Таллыяр кем кулына кала. Таркаламы? Бетәме? Ю-у-у-к! Шыр өчлеләрем белән мине институтка кем алып утырсын? Алмасалар әле, хәҗәтем дә юк. Аллаһы боерса, мәктәпне тәмамлау белән Актаудагы тегүчеләр курсына керәм, аннары үзебезнең Таллыярда көнкүрешне хезмәтләндерү пунктында хезмәт юлымны башлыйм. Кияүгә чыгам…
– Кемгә? Саматкамы?
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында
Закир Насыйр улы Әкбәров 1947 елның 4 мартында Куергазы районының Зәк-Ишмәт авылында туган. Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлап, туган районына эшкә кайта. Гомеренең ундүрт елы мәктәптә үтә, завуч, мәктәп директоры, РОНО мөдире була, унике ел буе Күмертау шәһәрендә совет һәм партия органнарында җаваплы вазифалар били. 1994 елдан – журналистикада. Төрле елларда “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе, “Кумертауское время” гәзите мөхәррире була. Күмертау шәһәренең шәрәфле гражданины. Хаклы ялга чыккач та җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнде.
Ул Русия һәм Башкортстан Журналистлар, Язучылар берлекләре әгъзасы иде. Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күргән “Аллам сакласын!” (2004), “Әрем исе” (2007), “Әкәмәт утрау” (2014), “Еллар һәм юллар” (2022) һәм бер дистә үзнәшер китап авторы. Хәким Гыйләҗев, Баязит Бикбай, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияләр лауреаты. 2026 елда ул Башкортстанның “Хезмәттә фидакарьлек өчен” медаленә лаек булган иде.
2026 елның 28 маенда Күмертау шәһәрендә вафат булды.