Чәчмә әсәр
26 Июня , 17:20

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (19)

Тукта, төп үзгәреш анда түгел, төп үзгәреш 22 июнь таңы бит. Сугыш!

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (19)Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (19)
Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (19)

Хәер, озакламый алай мактанырга-кәпрәергә тагын сәбәп чыкты. Кинәт алда күзләрне чагылдырып ут шары күренде. Шар, зурайганнан-зурая барып, бөтен штрекны якты ут көлтәсе һәм шалтыр-шолтыр белән тутырды. «Сыланыгыз стенага, электровозны үткәреп җибәрик, – диде Матвей агай. Тезелешеп аркаларыбызны салкын стенага терәүгә, борын төбебездә генә гөрләп-шаулап ачык вагончыклар үтә башлады. Һәммәсенә чүмәкәй ташкүмер төялгән, иң арткы вагончыкта күмер өстенә йөзтүбән сузылып яткан адәм баласы да күренеп калды. Матвей агай аңа йодрык селтәп калды.

– Күрдегезме, ташкүмерне электровозлар гына ташый хәзер. Патша заманындагы кебек, үзең җигелеп яисә сукыр атлар белән ташкүмер чыгарулар бетте инде ул хәзер. Кайбер шахталарда атлар да бар барын, ә безнең шахта алдынгы. Юкка гына «Сталин исемендәге шахта» дип аталмый ул. Белеп торыгыз шуны, хлопцы. Аннары шуны белегез: әнә теге шалапай кебек, күмер өстенә ятып чыгу катгый тыела. Нәрсәгә ул аяклар? Инде ерак калмады, әйдәгез.  Лычтыр-лычтыр тагын күпмедер баргач, Матвей агай туктады, барыбызның да килеп җиткәнен көтеп алды.

– Менә хәзер эшкә башлыйбыз. Берәм-берәм забойга төшәбез. Берегез… менә син Тух… Тух… Тухачевский… Тфү! Кем әле?

–Төхфәтуллин, – дидем мин, турсаеп, мастерның минем фамилияне явыз бер халык дошманы фамилиясе белән бутавына бик хәтерем калып.

– Әйе. Синең белән төшәрбез. Калганнарыгыз менә шушындый ук завоз авызларында туктап мине көтегез. Әйдә, Тух…

Ул караңгы чокырга төшеп күздән югалды. Тавышы һаман яңгырап тора: «Тух… Тух…

Мастер артыннан төшеп киттем. Печәнлек баскычы кебек аркылы басмаларга таянып, тотынып төшәм. Кулымдагы фонарь якты күрсәткән кадәре җирдә һаман шул басмалар, басмалар. Ниһаять, Матвей ага басмага аягын аерып басып туктап калды.

– Каяле, бирәле отбоеңны. Яхшылап карап тор. Хикмәте зур түгел. Ибен-җаен төшенергә үз көчеңне генә кызганмаска кирәк, көчеңне!

Ул отбой чүкеченә әллә кайдан гына алып шланг тоташтырды да, җем-җем килеп торган каршы стенага шуның очын терәп, икенче очындагы тоткасына басты. Отбой чүкечнең ат тырмасы теше кебек очлы тимере тыр-тыр килеп күмер кимерә башлады. Күпмедер кимереп-тишеп кергәч, Матвей агай чүкечен үзенә таба каерды. Ат башы кадәр күмер, йодрык-йодрык кадәреләрен дә ияртеп, шалтыр-шолтыр аска төшеп китте. Матвей агай чүкеч тешен тагын күмер стенага батырды, тагын каерды, тагын «шалтыр-шолтыр»…

– Мә, күнегә тор. Мин башка егетләргә дә күрсәтеп килим дә тагын төшәрмен яныңа. Беребез дә белеп тумаган. Эш үзе өйрәтә ул.

Мастер баскыч-араталар буйлап өскә үрмәләде. Мин, бер кулыма ярты потлы отбой чүкеч, икенче кулыма җемелдек фонарь тотып, кара стенага аркамны терәп басып калдым. Аста – кара упкын. Аратага баскан аякларым дер-дер килә. Бил каешыма бер яктан кул пычкысы, икенче яктан балта кыстырылган. Аларның ни хаҗәте бар икән соң монда?

Матвей агай кебек бер аякны кара стенага терәп ипләбрәк бастым да отбой чүкечемне тырылдатырга тотындым. Тырылдавын да бик әйбәт тырылдый чүкечем, әмма нигәдер күмер кимерергә генә теләми. Ни тырышып батырмак булам чүкечнең тешен күмергә, юк, батмый, чикләвек-чикләвек шае гына күмер чокый да кулыма кире бәрә.

Отбой чүкечемнең тырылдау көенә кул-аякларым, бөтен гәүдәм дерелди, ә чыккан күмерем… чикләвек кадәр, йодрык кадәр… Әһә, әнә Матвей агайныкыннан аз гына ким кантарлар каера башладым. Күңелләрем күтәрелеп китте… Тирләп чыктым. Тир битемнән, җилкәмнән чишмә булып ага. Тырылдатам, каерам. Шалтыр-шолтыр күмер агымы туктап та тормый бугай хәзер. Булдырам бит, әй, булдырам!

Җан тирләремне агызып шулай тырышып маташканда, каршы стенада икенче фонарь яктысы пәйда булды. Тырылдатудан туктап борылып карасам, яныма Матвей агай төшеп җиткән.

– Син алай теләсә ничек чокыма. Чыгымчы ат сукалаган кебек ич монда. Пластны тигез казып төшәргә кирәк. Бир әле отбоеңны.

Ул, чүкечне алып, минем чокыр-чакырларымны тигезләргә кереште. Корал аның кулында шундый күндәм эшли, минем кебек көчәнеп тә басмый ул аңа, бер урыннан икенче урынга күтәреп-күчереп тә маташмый. Отбой, тигез генә тырылдап, күмер кимерүен белә, минем кулдагы кебек, кайда үтемлерәк, шуннан түгел, тоташ кимереп бара. Әйтерсең мастер кулында сыңар тешле авыр нәрсә түгел, ә җип-җиңел чәч алу машинкасы.

– Инде хәзер чапкан урынны ныгытып та куярга кирәк. Бар, ике-өч такта, ике-өч стойка алып төш. Живо!

Бирегә төшкәндә, штрек буенда өелеп торган такталарга, кыска-кыска юкарак кына бүрәнәчекләргә күзем төшкән иде. Шуңа күрә мин мастерның йомышын бик «живо» үтәдем. Кинәт зиһенем дә ачылып китте. Менә нәрсәгә кирәк икән ул билдәге балта белән пычкы. Менә бу баскыч кебек тезелеп киткән араталар – алар шул ныгытмалар икән ич инде.

Катламның ике стенасына такталар куеп, шуларны аркылы бүрәнәчек белән беркетеп дел кую эшен мин тиз үзләштердем. Нигә, балта-пычкы эшенә авылда чакта ук күнеккән. Штрек-коридор буйлап әлеге келәт төшеп туктый торган урынга таба атлаганда, Матвей агай сөйләп китте:

– Ярый әле, хлопцы, пластның нормальныена туры килдек. Юкса була шундый пластлар… Әллә күмер, әллә тимер казыйсың. Ни тир агызма, ярты норма да үти алмыйсың. Була  шундый пласт, аз гына тишеп, каерып җибәрүгә, центнеры-центнеры белән күмер коелып кына тора. Җырлап та эшлисең мондый чакта. Бер норма гына түгел, ике-өч норма үтәлә. Бәхет эше монысы, хлопцы, бәхет эше…

Ул, йөткеренгәләп тамак чистарта-чистарта, беразга сүзсез генә атлады. Нидер әйтергә тели, тик тамагындагы төер комачаулый иде бугай.

– Бәхетнең иң зуры,  әнә Алексей Стахановка туры килде инде аның.

Бөтен илгә яңгыраган таныш исемне ишетүгә, безнең колаклар үрә торды.

– Син аны күреп беләсеңме, Матвей агай?

– Әллә безнең шахтада эшлиме ул?

Матвей агай тагын тамак кыргалап куйды.

– Аңа тигән бәхет эләкмәсә дә, үзен күрү бәхете тиде. Центрально-Ирмино шахтасында ул, моннан ерак түгел. Мин дә шунда ул вакытта. Менә бервакыт, моннан биш-алты ел элек, бөтен шахта шау итә. Стаханов ундүрт норма үтәгән! Ышанырга да, ышанмаска да белмибез. Пластның әйбәт чабыла торганына туры килгән инде, анысы бәхет эше. Ләкин ундүрт норма… Монысы, ай-һай, адәм көченнән килер микән? Б убит йөз тоннадан да артык күмер чабу дигән сүз. Бер дә әллә нинди могҗизалы машина белән түгел, менә шушы сыңар тешле отбойный белән бит. Аннары әле чапкан пластны ныгыта да барасы. Үзегез күрдегез, монысы никадәр вақытны, көчне ала. Юк, ышанып булмый моңа, гадәттәгечә, укалы үрдәкне очырту гынадыр бу. Күп тә үтмәде, мондый укалы үрдәкнең серенә дә төштек. Ну, әйбәт пластка юлыккач, шулкадәр чабуы да ихтимал, ә менә пластны ныгыта бару ягына килгәндә… Бөтен хикмәте дә шунда икән. Бригадиры бик хитрый адәм булган моның. Нинди пластка юлыгуын сизеп ала да: «Айда, дуй, Алеша, күмер давай. Артыңа борылып карама, ныгыту ягын без үзебез карарбыз». Шулай эшләгәннәр дә. Алеша чаба тора, артыннан ныгыта баралар. Аз гына хәл алыйм дип туктаса, шундук кул алмашка килеп җитәләр. Бас, ундүрт норма! Ундүрт ялагаең булгач, ник булмасын? Кая, электровозны үткәреп җибәрик, әллә берәрсе бездә дә рекорд куя инде шунда, бигрәк еш үтә башладылар. Рекорд – бәхет, дип, күпләр шуңа омтыла хәзер.

– Тагын шулай рекорд куямы Стаханов?

– Нигә аңа хәзер рекорд? Шахта директоры ул хәзер. Бәхет, бер килсә, ишелеп тә килә ул. Газеттан укып беләсездер, иптәш Сталин бик мактап сөйләде бит аның турында. Шуннан китте инде. Үз машинасы, затлы квартира, сый-каршылаулар.

Ул арада укырга җибәргәннәр. Ничәмә ай гына укып кайтты да директор креслосына менгереп тә утырттылар. Наркомның үзе белән дә аяк терәп сөйләшә ул хәзер. Югары түрәләр аңа нипочем. Кабинетта гына утырып, телефон трубкасы аша, цекага яисә инде иптәш Сталинның үзенә үк шалтырата. Шаярма син аның белән хәзер. Ә бит менә безнең кебек үк гап-гади шахтер иде. Әй, бәхет эше инде, хлопцы, бәхет эше…

– Сиңа да туры килгәне юкмы, Матвей агай, шундыйрак пласт?

– Пластның төрлесенә юлыгасың инде. Һәр шахтада шулай. Әмма бу бәхетнең бер шарты бар шул аның.

– Нинди шарт, Матвей агай?

– Шахтер… уйлый китсәң, берәү генә түгел, күбәү инде алар. Менә син, Тухач… әй, Тухватуллин, нәсел-нәсәбеңне яхшы беләсеңме?

– Укытучы малае мин. Әнием тегүче. Крупская исемендәге артельдә эшли.

– Ә бабаң?

– Бабаммы? Бабам мулла булган. Хәзер мәрхүм инде. Мин аны төштә күргән кебек кенә хәтерлим. 

– Һмм. Ә телеңне тыя беләсеңме?

– Беләм кебек. Ачуны китермәсәләр, алай әшәке сүз әйтмим. Бер көнне әнә Иваново малае гына ачуны чыгарды да, бик әйтештек. Үртәмәсен!

– Ничегрәк үртәшә инде ул?

– Итәгеннән менә болай итеп дуңгыз колагы ясаган да миңа карап «хрю-хрю» ди. Ачуың чыкмаслык түгел.

– Ала-ай… Ә менә Советка каршы сүзләр ычкындырмыйсыңмы?

– Ничек? Андый сүзләрне белмим дә мин.

– Ә ачуың чыкса?

– Минем Советка да, партиягә дә ачуым чыкмый. Югарыда дөрес күрсәтмәләр бирәләр, монда килеп җиткәнче гел бозыла. Шунысына ачуым чыга… Матвей агай, әйт инде, нинди шартлары бар ул бәхет эшенең?

– Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә белеп бетермим ул бәхет эшенең шартларын. Болай, чамалыйм гына. Мисалга, менә син… Бик килеп җитми кебек ул шартлар синең дә. Тоже дөресен әйтергә кирәк.

– Нигә, Матвей агай?

– Башың яшьрәк әле, энем. Яши-яши аңлый башлыйсың ул шартларны.

Матвей агай шулай дисә дә, әллә ни күп тә үтмәде, миңа да чак кына елмаймый «бәхет эше». калды

Без инде, ФЗУ канаты астыннан чыгып, үзбаш шахтерлар булып алган идек. Матвей агай ФЗУда чакта «мастер» дип аталса, хәзер ул безнең «бригадир»…

Тукта, төп үзгәреш анда түгел, төп үзгәреш 22 июнь таңы бит. Сугыш!

Бу коточкыч афәтнең коточкыч мәгънәсе безнең бөреләнеп кенә килгән күңелләргә әле һич барып җитми, безнең өчен шунысы гына ачык: «Наше дело правое, враг будет разбит, победа будет за нами!» Бу сүзләрне сугыш башланган иртәне Молотов әйтте, тагын ун көннәр үткәч, иптәш Сталин да шулай диде. Юлбашчыларга ышанырга кирәк инде анысы. Ну, әнә фин сугышындагы кебек, айдан артыкка сузылыр, бәлки, әмма безнең данлы Кызылармия фашистның кирәген бирер. Әнә, шәһәр урамын тутырып, хәрби частьлар узып тора башлады. Киноларда күренгәнчә, тигез-нык сафлар белән түгел түгелен, чуалганрак, хәлсезрәк сафлар. Менә бераз ял итеп алдылар да… Ә нигә соң көнбатышка  фронтка таба түгел, ә кире якка, көнчыгышка таба атлыйлар соң әле безнең батыр кызылармеецлар? Һә, шулай чигенгән булып, фашистның арт якларына барып керергәдер исәпләре. Югарыдагы зирәк җитәкчеләребез беләдер инде. Ә безгә… Әнә шахта капкасындагы галәмәт зур плакатта әйткәнчә: «Шахтер! Больше угля Родине для победы!»

Ул кичне дә, төнге сменага төшешли, плакаттагы әнә шул ифрат җитди, кырыс чырайлы таза-нык бәдәнле, иңбашына отбой чүкече күтәргән шахтер абый, бармагын нәкъ күзгә үк төртеп, безне озатып калды: «Больше угля…» Әйтә генә түгел, авызын бик зур ачуына караганда, усал итеп кычкыра бугай ул.

Забойга төшеп җитүгә, вакытны аз гына да әрәм итмәстән, чүкечемне тырылдата да башладым. Тырылдавын әйбәт тырылдый чүкечем, ә чапкан күмерем… Кара тузан да йодрык-йодрык кисәкләр. Бирерсең бу килештән «больше угля для Родины». Матвей агай әйтмешли, әллә күмер казыйм, әллә тимер «Больше угля для Родины… «Боль... » Анаңны шайтан ялаган нәрсә! «Больше!..»

Үҗәтләнеп, тирләп-пешеп шулай «әллә күмер, әллә тимер» чокып маташканда, чүкечем теше төбенә кадәр кереп китте, каерып җибәрүгә, кантар-кантар күмер коелды. Тагын тишеп каердым, тагын кантар-кантар, күңелләрем күтәрелеп китте. Күз генә тимәсен катламга. Әйбәтенә эләктем түгелме?

Ныгытыр чама күмер казып төшкәнемне үзем дә сизми калдым. Такта, бүрәнәчекләрны  штректан ала да төшкән идем. Дәртләнеп ныгытырга керештем. Шунда кинәт уема килде, Алексей Стаханов кебек, мин дә «бәхет эше» катламына туры килдем икән әллә? Их, нигә соң Матвей агай яныма килеп чыкмый? Башка көнне әллә ничә сугыла иде. Нигә бүген күренми картлач? Киңәшәсе иде аның белән. Бәлки, болай балта-пычкы белән вакыт әрәм иткәнче: «Әйдә, дуй, күмер давай, ныгыту ягын үзем оештырырмын»,  димәсме? Стахановка бригадир шулай дигән бит.

Чапканымны ныгытып бетердем дә яңадан отбой чүкечемне алдым. Әйбәт чабыла. Әллә, чыннан да, «бәхет эше» катламына туры килдемме? Их, тизрәк килеп җитсен иде Матвей агай! Фамилиямне һаман да халык дошманы фамилиясе белән бутап, бик ачуны чыгара идең, моннан соң алай кылана алмассың инде. Иҗекләп-иҗекләп өйрәтәм үзенә, юк, иртәгесен ул тагын: «Тухач…» Әллә үчекли, әллә хәтере бик начар.

Ни арада, тагын бер кон чабып төштем. Кон дигәне катламда бер ныгыту тактасы кадәр алга. Ул такталарны, күрәсең, бик төгәл үлчәп кискәннәрдер инде. Бер такта буе чабып төштең, нормаң үтәлә дигән сүз. Мин инде ике кон чабып төштем, болай булса, смена ахырына кадәр тагын әллә никадәр чабарга була. Менә монысын ныгытып куйыйм да…

Уф, бераз хәл алмый булмый, беләкләргә төште. Их, нигә килми соң Матвей агай? Стахановка әнә, аз гына хәл алырга туктаса, шундук кул алмашка килеп җиткәннәр, ныгытып та маташмаган. Тизрәк кенә килсен иде Матвей агай… Ярар, ул килгәнче эшли торырга кирәк. Менеп, җылы душта коенып алгач, арыганнар бетә дә китә ул. Әйтерсең биттән-тәннән кара күмер тузанын гына түгел, ару-талчыгуны да юып төшерәсең. Матвей агай гына тизрәк килеп җитсен… Их, алмагачлары. Сайрый сандугачлары. Сайрый… Сайрый… «Больше угля!»

Ах, шайтан алгыры, нәрсә булды отбой чүкеченә? Кинәт тырылдаудан туктады. Шланг тыгылдымы, әллә өстәге компрессор цехында берәр хәл булдымы? Ярар, төзәтерләр әле, бераз хәл алып, көч җыя торыйм.

Көч-хәл дә керде, чүкечем генә һаман эшләми. Шайтан алгыры, «бәхет эше» катламына туры килгәч кенә… «Бәхетеңә җил каршы» дигәннәре шушы буладыр инде ул. Штрекка меним әле, башкалар нишли икән? Мендем. Арырак бер өем лампа утлары җемелди – шахтерлар төркеме. Аптырашып утыралар. Кайберләре, сузылып ятып, гыр-гыр йоклап та киткәннәр.

– Өстә дә йокы симертәләрдер әле, төнлә начальство күрми ич.

– Мать якасына! Тагын бераз көтик тә мендек-киттек.

Кызу-кызу тагын бер лампа якынлашты. Матвей агай икән.

– Хлопцы, мәхшәр анда, өстә. Шәһәрне фашист бомбага тоткан. Ни гомер телефоны да, клеты да эшләмәде, яңа җан керде. Киттек әйдә. Боже мой, ниләр күрәсебез бардыр менгәч…

Менеп җитүгә, беренче күргәнебез шул булды: караңгыда йөзләгән лампа утлары ыгы-зыгы килә. Гадәттәгечә, шахта киемнәрен тапшырып, үз киемнәребезне алырга килсәк, алып-биреп тору тәрәзәләре бикле, шак та шок китерәләр капкаларны, әмма алар нык эшләнгәннәр икән, «шак-шок», «дөбер-шатыр», кычкыру-сүгенүләр шактый дәвам иткәч кенә бирештеләр. Этешә-төртешә үз киемнәребезнең төенчекләрен табып алгач, душта коенырга йөгерсәк, сүгенә-каргана кире чыгып килүчеләр белән чак кына бәрелешмәдек. Тезелеп киткән су койгычларының берсе дә эшләми икән. Кара сөлге белән сөртенгәләнеп киендек тә кайтырга чыктык. Яктырып килә иде инде. Урам тын. Матвей агай чамалаганча, бер дә алай мәхшәр-фәлән сизелми. Тик шәһәрнең теге башында, әллә тагы да ерактамы, ярты күкне иңләп, зур янгын шәүләсе яктырып тора. Шул якка карап бераз сүзсез генә атлагач, дәррәү көлешә башладык, үзебез бер-беребезгә бармак белән күрсәтешәбез: «җен», «пәри», «ә син – дию». Аста кара күмер эчендә кара бит-куллар бик табигый тоелса да, көн яктысында кыяфәтебез, чыннан да, бик көлке икән.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас