

(Ахыры.)
Тәвәккәлләп ияреп китте Галимә. Бишенче яше белән барган кызчыгы елый-елый ат артыннан йөгереп: «Әни-и... әни-и...» дип такмаклап торып калды. Кызның җан өзгеч нечкә тавышы кайчакта колак төбендә әле дә яңгырап киткән сыман. Сизгән булгандыр бала күңеле: соңгы күрешүләре булган икән.
Галимә шул килеш кайта алмады, ул шахта дигәне җирнең икенче як очында икән, баруы гына атнадан артык юл. Бер елдан авылга кайту урынына, алар күп акча эшләргә дип, диңгез буена балык тотарга китеп бардылар.
Җилбәзәк кеше булып чыкты ире, бер урында утырып чыдамады, шәһәрдән шәһәргә, авылдан авылга күченеп тик йөрделәр. Эчәргә яратты, эчсә, сугыш куптарды, Галимәнең тәненнән күк китмәде. Башка баласы да булмады Галимәнең. Нәҗибәсенең күз яшьләре төшкәндер инде.
Чит җирләрдә шулай анда сугылып, монда сугылып, чирек гасыр гомер үтеп китте. Кулларына хуҗа була алмаган ир дигән адәм бер кешене бик каты кыйнап төрмәгә барып эләкте. Шул чакта Галимә барысын ташлап, урын-җирен сатып, туган якларына юлланды. Күз терәп кайтыр кешесе дә юк иде дә соң, әнисе күптән кабердә, кызын ишеткән-белгән кеше юк. Авылларында өч көн генә торды, үткәннәр басты аны, биредә кала алмады. Язмыш дигәнең Бишбүләк якларына китереп ташлады, шунда соңгы елларын эшләп пенсиягә чыкты, калган көннәрен дә шунда үткәрергә язгандыр. И бу язмыш дигәннәре, гомер ике килсә икән, газиз баласын беркемгә дә алыштырмас иде дә соң, кире кайтарып булмый, булмый... Галимә әбинең төн йокысы йокы булмады, ары әйләнде, бире әйләнде, берсе өстенә берсе ялганып үткән гомер хатирәләре бер-бер артлы күз алдыннан узды. Таң алдыннан гына онытылып алды бераз.
Иртән обходта икенче врач йөрде. «Хәлләрегез ничек? Нәрсәдән зарланасыз?» — дип бүлмәне бер әйләнде дә юк булды. Күңелендәге төенне чишәргә теләп, теге врач хатынны көткән Галимә әбинең өмете өзелде. Әллә йоклый алмаганнан кәефе кителеп, карт гәүдәсен бер төрле хәлсезлек биләде, гел урын өстендә ятып торды.
Төшке ашны ашаганнан соң көтмәгәндә тагын йөрәге урыныннан купты аның. Дару таратып йөрүче сестралардан берсе керде дә, карчыкның кулына бер төргәк тоттырды.
— Харисова сезгә бирергә кушты,— диде.
— Анысы кем була соң Харисова дигәннәре? — дип гаҗәпләнде әби, арык бармаклары белән төргәкне сыйпап. Менә аңа да күчтәнәчләр китергәннәр, рәхмәт төшкереләре, тик бер таныш-белеше дә юк бит әле аның, кайсы изге җанлы бәндәсенең эше икән?
— Нәҗибә апа...
Карчыкның төргәге кулыннан төшеп китә язды. Йә Алла, саташамы әллә ул, төн йокламый Нәҗибәсе белән сөйләшеп чыккан иде, өнендә дә аның исемен ишетә. Күз аллары караңгыланып китте аның, чыгарга дип борылган кызга эндәшә алды алай да:
— Кара әле, балакаем, Нәҗибә дисеңме?
— Әйе, Нәҗибә апа, сезне дәвалаучы врач, иртәгә сезне операциягә әзерләргә кушып куйды.
Әнә ничек... Теге фәрештәгә тиң хатынның исеме дә Нәҗибә икән. Ничек туры килсә килә дөньяда, уйлап та чыгара алмассың. Әллә...
— Ашыкма әле, кызым, тагын соравым бар,— дип тагын туктатты ул кыр кәҗәсе кебек урынында басып тора алмаган теге кызыкайны.—- Кайсы яклардан ул Нәҗибә?
— Белмим шул, әби, үзегез сорашырсыз әле,— дип елмайды кыз.
— Ә тагын берәр нәрсә әйтмәдеме? Нәрсә дип бирде соң күчтәнәчләрен? Ашыкма, исеңә төшер әле, балам,— дип, Галимә әби һаман нәрсәдер өмет итте.
— Сезгә бирергә кушты, иртәгә операция ясарбыз, диде. Шул гына. Тыныч кына ятыгыз, әби, хафаланмагыз, безнең Нәҗибә апа алтын куллы, — дип, кыз чыгып та югалды. Ашыгып-ашыгып карчык кулындагы төргәкне сүтеп ташлады, ниндидер билге булыр кебек иде шул кадерле төргәктә, әллә кош теледәй генә язуы бардыр. Әбинең караватына кып-кызыл алмалар тупырдап коелдылар, лимон исе бүлмәгә таралды, бер кап һинд чәе төште, кәгазь-фәлән генә юк иде.
— Безнең ахирәтне дә онытмыйлар, ничек зурлаганнар. Җәннәт җимешләре шикелле, — дип сүз кушты күзләрен алмый әбине күзәтеп утырган марҗаларның картрагы.
— Әйе, менә шатландырдылар, алмалары кызарып пешкән, алыгыз әле, авыз итегез, лимон белән бергәләп чәй эчәрбез,— дип, урысчаны вата-кыра кыстады әби, үзен хуҗабикә тоеп. Тәмләп алма кимергән хатыннарга карап, үзе дә берсен алды, ләззәтләнеп салкынча алманың хуш исен иснәде.
Ялгыз карчыкны шатландырганы өчен ул мәрхәмәтле хатынны Ходай Тәгалә үзе шатландырсын инде, бәхетле гомерләр бирсен, ике дөньяның рәхәтен күрсен. Кичә сорашасы калган, кем баласы икән, кайсы яклардан, исеменең туры килүен әйт син. Язмышка язылган булса, аның да янында шул яшьләрдәге кызы булыр иде бит. Нигә үз кызы кебек якын күрде әле ул хатынны, кан авазы тартамы әллә? Булмастыр, әзме җирдә андый исемле кешеләр, әлеге яхшы кешегә барыбыз да елышабыз инде. Шулай да, күргәч сорашырга кирәк үзеннән, рәхмәтләр укырга күчтәнәчләр өчен.
Күп кирәкми адәм баласына, бер җылы сүз җитә, җылы караш. Әле генә урын өстендә яткан әби күзгә күренеп терелеп китте, шаулатып чәй кайнатып алды, бүлмәдәшләрен кыстый-кыстый чәй эчерде, сөйләшеп сүзе бетмәде. Ут сүндереп урын өстенә ятып күзләрен йомуга, сабый баладай эреп йокыга талды. Төшендә ул ал күлмәктән каршына йөгереп килгән Нәҗибәсен күрде...
Икенче көнне ул бер курыкмый операция өстәленә менеп ятты, шундый матур төше барысын алдан яхшыга юрый иде. Янында торган врач хатынга гына сүз куша алмады, вакыты андый түгел, ярдәмчеләре дә бүлмә тулы. Аның кулына үзен тапшырганга да күңеле булган иде карчыкның. Барысы да яхшы үтсә, иркенләп сөйләшерләр әле. «Нәҗибә.. Нәҗибә...» — дип авыз эченнән генә кабатлап ятты Галимә әби. Аның өчен исем гүзәл моң булып яңгырый иде.
Нәрсәләрдер әзерләделәр, пыяла савытлар шалтырады, бүлмәгә әчкелтем дару исе таралды.
— Хәзер, әби, без сине йоклатабыз, — дип, иелә төшеп аңлатты Нәҗибә,— син бернәрсә дә сизмәссең. Операция беткәч тә йокларсың әле. Уянып киткәч курыкма, без синең күзләреңне бәйләп куярбыз, шулай кирәк. Ә иртәгә үзем кереп бинтларны сүтеп алырмын. Килештекме?
Әби, ризалыгын белдереп, баш какты, аның борынына ниндидер чүпрәк кисәге капладылар, бер минуттан ул инде тирән йокыга талды. Таңга кадәр шулай йоклады Галимә әби. Уянып киткәч тә күзләрен каплап торган чүпрәкләрне капшап, тоткалап чыкты. Кабер караңгылыгы иде күз алдында, тома сукыр кешеләр ничек көн күрәләрдер, Аллам сакласын. Тын гына ята бирде әби, кешеләр торып йөрештерә башлагач та урыныннан кузгалмады, якты дөньяны күрми ничек торып йөрмәк кирәк? Күрше хатын чәй кайнатып кертеп:
— Торып утыр, ахирәт, тамагың кипкәндер, чәй ясап бирәм куе итеп. Күрә башларсың, сестралар операция уңышлы үтте, диделәр, — дип эндәшкәч тә, «юк» дигәнне аңлатып, башын селкеп кенә җавап кайтарды. Күзләре каплангач сөйләшергә дә ярамыйдыр кебек тоела иде Галимә әбигә, аннан соң күрми-нитми чөмергән чәйнең ни тәме? Теге
шәфкатьле хатынның тизрәк килеп, күз бауларыннан коткаруын теләде ул,
түземсезләнеп аны көтте.
Күпме вакыт үткәндер, ниһаять, ишек ачылды, йөрәкне эретерлек ягымлы тавыш ишетелде, йомшак куллар битенә кагылды.
— Ничек йокладың, авыру? Урыннан да тормаган моңда берәү, әллә куркып калдыңмы? Хәзер мин тиз генә сүтеп алам да бинтларны...
Кырык кат уралган бинтлар да сүтелеп бетте. Галимә әбинең күңелен шом басты, куркынып, ул күзләрен чытырдатып йомды, ача калса да чорнап алган караңгылык таралмас кебек тоелды аңа. Теге изге бәндә яратып көлеп куйды, куллары Галимә әбинең битеннән сөйделәр, алар калтырап киткәндәй тоелып калды әбигә.
— Ач күзләреңне, әни. Ач инде, курыкма. Бу мин ич синең каршыңда, кызың Нәҗибә.
Әни... кызы... аның кызы, Нәҗибәсе бит сөйләшә аның белән, белгән иде ул, сизгән иде ул!.. Карчык күзләрен ачты, каршында яше аша елмаеп басып торган врач хатынга текәлеп карады. Бик тә якын, бик тә кадерле кебек иде бу йөз аңа, шул ук вакытта чит тә, ят та сыман.
— Кызым... Нәҗибәм... Синме бу? — диде ул ахырда, зәгыйфь кенә тавыш белән.
— Мин, әни, мин, әнекәем, — дип көлә-елый кочагына алды карчыкны кызы, әле сирәк чәчләреннән сыйпап иркәләде, әле сабый баладай үзе аңа сыенды. Галимә әбинең көтмәгәндә тау булып ишелеп төшкән шатлыктан зиһене таралып, башы әйләнеп китте.
— Балакаем... кызым… — дип кабатлады ул туктаусыз. — Мин бит теге чакта сиңа әйтеп бетермәгән идем...
— Беләм, әни, мин сине күргәч тә, язуларыңны укыгач та уйлап куйган идем. Бу көннәрдә тикшертеп карадым. Барысы да туры килә: мин синең кызың, син минем әнием. Нәҗибә яратып, Галимә әбигә карады:
— Әни, әнием... Нинди рәхәт «әни» дип әйтүләре. Мин сине озак эзләдем, әни. Инде беркайчан да үзем яныннан җибәрмим сине.
— Күпме еллар, өнме, төшме... ышанырлык та түгел. Ничекләр яшәдең соң миннән башка, кызым? — диде өзгәләнеп Галимә әби, күзләреннән аккан яшьләрен кул сырты белән сөрткәләп.
— Барысы да әйбәт, әни, укыдым, һөнәрле булдым, кияүгә чыктым, оныкларың бар синең, — дип, сөйләп китте кызы,— бер кыз да бер малай. Малай үземнән биегрәк булып үсте инде. Кайтып шатландырам үзләрен, синең турыда белмиләр дә әле алар...
— Кызлы да, кияүле дә, оныкларым да бар. Синме бу, әллә саташасыңмы Галимә? — дип, үз-үзе белән сөйләште әби, кызының халат җиңнәрен сыйпап.
— Ә күзләрең ничек, яхшы күрәләрме?— дип, сүзне икенчегә борды кызы.
— Рәхмәт, кызым, барысын да ап-ачык күрәләр. Ә кияү ниндирәк кеше? — әбинең башында бетмәс-төкәнмәс сораулар кайный иде.
— Соңыннан, әни, иркенләп барысын да сөйләшербез. Мин эш кешесе, китәргә кирәк. Ә син елама, сиңа операциядән соң еларга ярамый. Мин дә түземсез, әйтеп салдым, иртәгә кадәр көтсәм ни булган? Телне тыеп буламы, әни дип дәшәсе килде. Тыныч кына ят, ял ит яме, әни, — дип, әнисенең ике битеннән чупылдатып үбеп алды да, чыгарга ашыкты кызы.
— Нәрсә булды сезгә? Кочаклашасыз да елашасыз, әллә шатлык, әллә кайгы — аңламассың,— дип сораштырырга тотынды аларга карап чак түзеп утырган бүлмәдәш хатыны. Карчык бәхетле ялтыраган күзләрен аңа төбәп бер генә сүз кабатлады:
— Кызым минем, дочка, дочка...
— Әйткән идем бит мин аны баштан ук ике тамчы су кебек охшаганнар,— диде яшьрәге.
— Кызың булгач бигрәк әйбәт инде, шатланырга кирәк, еларга түгел, — дип үгет-нәсихәт бирде икенчесе. Карчыкның хәлен аңлап, алар башка сүз кушмадылар. Галимә әби стенага борылып ятты да, күз яшьләренә ирек бирде.
Еламый ничекләр түзәрсең, нәрсә беләләр бу марҗалар? Исән, исән икән аның бәгырь кисәге, күрешергә насыйп булган икән кабер якасында булса да. Элегрәк булса, чәчләре белән җир себерергә риза булыр иде балакае хакына, үзе гаепле барысы өчен. Ул ташлап киткәч, нинди нужалар кичте икән, мескенкәем?! Тамагы ач, өсте ялангач чакларында, әтиле-әниле кеше балаларына карап, ничек «әни!» дип өзгәләнде икән? Әйтер сүзен әйтә алмагандыр, иркәләнә-назлана алмагандыр ятлар арасында. Көн дә иртән торып, «әни!» дип өздереп әйтә алмаган баладан да бәхетсезрәк җан бармы дөньяда? Кирәкмәгән әйбердәй күреп ташлап китте бит аны Галимә, куян да үз баласын карап үстерә, ерткыч дигән бүре дә үз баласы өчен үлгәнче сугыша. Хәзер килеп мин синең әниең дип, ничек түренә барып утырыр кызының, авыз ачып, ничек сүз кушар? Оныклары сорар: «Картинәй, син кайда булдың әлегә кадәр?» - дип. «Әниегезне ташлап китеп бәхет эзләп йөрдем», — дип җавап кайтарырмы? Кияү кешегә ни йөзең белән карарсың, ояты ни тора. Якын да, терсәк тешләп кенә булмый... Күзләреңә зыян килер дип әйтәләр, еламый түзеп кара, йөрәккә кара кан савыла. Маңгай күзе нәрсә ул, күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе — ботак тишеге. Бер абынды ул гомерендә, берәгәйле итеп, мәңгелек яра күңелендә, тәмуг утлары да яндыра алмаслар ул яраны. Үткәннәр үкенерлек булмасын икән, үткәннәр үкендерә...
Эш арасында вакыт табып, Нәҗибә кергәндә Галимә әби һаман елаудан туктамаган иде.
— Елама, әни, кулга ал үзеңне, син бит бала-чага түгел, — дип үгетләде ул әнисен,— аңла мине, тыел вакытында.
Шатлык яшьләре бит, кызым, — дигән булды карчык,— бетте, башка еламыйм инде. Юкка хафаланма, син үзеңне кара. Йөзең суырылып киткән төсле.
Кызының кушуы буенча, шәфкать туташы кереп, Галимә әбигә тынычландыргыч уколлар да кадап чыкты, ләкин ниндидер дару гына сүндерә ала димени йөрәк утын?
Башкаларга сиздермәскә тырышып, көн елады, төн елады карчык. Елаулары бушка гына үтмәде, күзләренең нуры сүрелде, карчык ике адым арада торган кешеләрне дә шәүлә итеп кенә күрә башлады.
Ике көннән кызы Нәҗибә әнисен алып кайтып китте. Атлаган саен абынып кына йөрсә дә, Галимә әбинең бәхете ташып бара иде: үз кызы кадерләп кабергә куяр, Алла боерса, соңгы минутларында авызына су салырга якын кешесе булыр. Тәкъдиргә язганын азагына кадәр йөкләргә разый Галимә әби, кызы гына гафу итсен иде инде аны, кызының гына йөрәге эресен...
Фото: Freepik.