Чәчмә әсәр
25 Июня , 17:21

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (18)

1941 елның җәй башлары иде бу. Ничәдер көннән соң Бөек Ватан сугышы башланып китәсен, башкайларыбызга нинди авыр сынау-михнәтләр төшәчәген без әле ул вакытта каян белик?

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (18)Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (18)
Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (18)

Йосыф белән Сәкинә, ике кулларына да шашлык таяклары, кыздырылган чеби тәлинкәләре тотып, утка баскандай йөгереп йөри башладылар. Үтешли Йосыф миңа: «Учагыңны сүрелдермә!» – дип, «Вобла әрче!» – дип, тагын әллә ниләр дип ысылдап уза, «зал» ягында башта тыелып кына хихылдаулар, кеткелдәшүләр, аннары дәррәү көлүләр, майлы-татлы сөйләшүләр, кул чабулар, өзек-кыйтык җырлар көчәйгәннән-көчәя барды. Мин Йосыфның ысылдап әйткән әмерләрен сүзсез генә үтим, колак төбендә исә һаман да аның «Мирбаевның яшь хатыны» дигән сүзләре яңгырап тора иде. Болар барысы да минем эчке ярсуымны кабартканнан-кабарта бара һәм менә… Йосыф агач арасыннан чыгуга: «Сәкинә, гармун!» – дип ысылдады. Сәкинә, күзләрен тутырып, миңа карап куйды. Бу карашны һич онытасым юк. «Ачулана күрмә, Габделнур җаным, нишлим соң, шулай кирәктер ул», – дия кебек иде бу караш, никадәр чарасызлык, шул ук вакытта никадәр сагыш-моң агыла иде аның күзләреннән. Ул ни арада күлмәген алыштырып өлгергән, бу күлмәген ул, туйда киярмен дип, район үзәгендә тектереп алып кайткан, эре-эре алсу-зәңгәр чәчәкле күлмәге аңа бик килешә, яңа күлмәге, ялварулы-сагышлы мөлдерәмә карашы белән бу мизгелдә ул иксез-чиксез сөйкемле-чибәр иде. Шуннан соң… Әйе, шуннан соң ничек болай килеп чыкты әле? Ах, тагын бер күз карашы сәбәпче булды моңа. Икенче бер мизгелдә мин «зал аланы» читендә басып торам, аланы әй кәефле, әй ифрат, тук-канәгать йөз-чырайлар тутырган, шул чырайлар арасыннан берсе туп-туры миңа текәлгән иде. Факия йөзе иде бу. «Йөрисеңме безнең кәефне күреп? Йөр, әйдә, йөр. Күр, син кем дә мин кем хәзер, белдеңме шуны?..» – дия кебек иде аның карашы. Чыннан да Факияме соң бу? Озын иде, сөрмәле иде ич аның керфекләре. бу… Бөтенләй дә керфексез калган түгелме соң ул?

Алан уртасында учак яна иде. Болай, кәеф өчен генә якканнардыр, таганы-фәләне юк, чыбык-чабык та өстәп тормыйлар, күрәсең, учак төтәп-пыскып кына утыра иде. Факия, акрын гына урыныннан торып, шунда таба атлады, авыр гына иелеп, җирдән учына вак-төяк чыбык-чабык тырмалаштырып алды да учакка ыргытты. Ут ялт дөрләп алды да шундук сүнде. Безнең карашлар тагын очраштылар. Юк, алай керфексез калмаган икән ич ул. Шул ук сөрмәле озын керфекләреннән элеккечә мине әллә нишләтә торган сихри нурлар сирпелә иде аның.

Ул дөрләткән учак сүнүгә, табын яныннан тагын берәү сикереп торды, ул да, ашыга-ашыга, җирдән чыбык-чабык тырмалаштыра башлады. Танып алдым, Мирбаев ич. Ул ыргыткан чыбык-чабык тиз генә дөрләп китмәде – артык тырышканмы, чи үлән дә йолыккан, ахры.

Табын түрендә олы гәүдәле зур гына борынлы, бурлаттай кызыл чырайлы берәү утыра иде. Беренче дигәннәре шул иде бугай. Ул, Мирбаевка карап нидер әйтүгә, кунаклар шаркылдатып көлеп җибәрделәр. Көлешеп туктар-туктамаста бар ир-атлар (әйе, барысы да бугай) сикерешеп тордылар да аланнан чыбык-чабык тырмаларга керештеләр. Учак алар салган учмалардан дөрләп китәргә ашыкмады, пыскып, кара төтене генә көчәйде. «Жыен җен әвәләгән нәрсәләр!» – дип, минем хәтердә Нәби абыйның сүзләре яңгырап киткәндәй булды. Өч янгын белән янган балачак костеры да күз алдымда чагылып узды. Корыган ылыс ботаклары салгач, әй очкынланып та янып китә иде ул костер! Очкыннар күзалдыма килүгә, үзем дә сизмәстән янымдагы ярым корыган ылыслы агачка – әллә нарат, әллә чыршыга карап куйдым. Шушыны кисеп салсаң, вәйт дөрләп тә китә инде боларның учаклары! Шулай уйлавым булды, шулай эшләдем дә. Нигә эшләмәскә, кулымда үткен балта ич минем. «Мероприятие»дә йөзгә кызыллык килмәсен дип, кичә генә бик тырышып кабат кайрап куйдым. Әллә дүрт-биш кизәнүгә, агач шатыр-шотыр ава да башлады. Нәкъ табын уртасында пыскыган учак өстенә ава. «Жыен җен әвәләгән нәрсәләр», – дип, минем күңелдә кабат Нәби абый сүзләре яңгырап үтте, балтамны тагын бер усал селтәнеп чаптым һәм менә… Табын турында ялгызы утырып калган Беренче өстенә шаулап авып килгән агачка күзләрен шар ачып карап куйды да олы гәүдәсен әллә кайдан килгән мәче җитезлеге белән читкә ыргылды. Ирек Мирбаев, кулларын җәеп, Факиягә таба йөгерә иде, ул арада ялт борылды да Беренче янына атылды. Калган кунаклар да кайсы кая себереп ыргыткандай юкка чыктылар.

Шунда гына күз алдым яктырып киткәндәй булды.

Ах, алай бөтенләй үк бушап калмаган икән ич аланчык! Әнә Сәкинә, тезләре өстендәге гармунына капланып, әйтерсең гармуны белән бердәй берегеп сеңеп утыра. Аны күрүгә: «Нишләвем бу минем?!» – дигән ачы уй йөрәк бәгыренә үк килеп кадалды. Бөтен көч-куәт җепселләрем белән хатыным янына омтылдым. Әмма ыргылырга өлгермәдем. Кинәт: «Бәйләгез аны, котырган ул!» – дигән каты-кискен әмер-боерык авазы яңгырады. Шул мизгелдә үк арттан терсәгемне келәшчә куллар кысып алдылар. «Жүләр тәре! Анаңны… дигән зәһәр ысылдау (Йосыф!) колак яфрагымны тишеп үтте, шунда ук әллә ничә ир өстемә ябырылды. Егылганда, Сәкинә ягында гөрселдәп агач ауганы, кара көл өермәсе күтәрелүе күземә чагылды. «Сәкинә!» – дип, җан ачысы белән кычкырдым… Хәер, кычкырдыммы, әллә йөрәк парәмне генә телгәләдеме хатыным исеме? Белмим, хәтерләмим.

 

Өченче кисәк

 

Габделнурның хикәясе шушы урында өзелеп калды. Иртәгесен мине шифаханәдән чыгардылар.

Шифаханәдә дәваланып чыгу күңелгә һәрвакыт яңа өмет, яшәүгә яңа дәрт өсти. Менә тагын күпме дәва-дарулар алдым, дөнья мәшәкатьләреннән күпмедер дәрәҗәдә арынып тордым, файдасы тими калмас, биредә канны, бәвелне ныклап тикшерәләр, димәк, нәтиҗәсе әйбәт, юкса чыгармаслар иде. Алда – гаиләм белән, дуслар-иптәшләр белән яңадан очрашулар. Шатлыкка-куанычка булсын! Күпме эш-ниятләрем төгәлләнми калган иде, чыккач, исән-сау гына шуларны уңышлы очлап куярга язсын!

Шифаханә киемнәрен салып, үз киемнәремне киенеп торганда, ашкынган күңелгә нигәдер нәүмизләнү дә килеп кушылды. Карачы, Габделнур белән саубуллашмый да китәм түгелме соң? Бу вакытта ул, иртәнге эшләрен төгәлләп, кайтып киткән була. Бүген иртән дә күренмәде, әллә үзем йоклап калганмынмы? Шәһәрдә кай тирәдәрәк яши ул, бүгенге тормышы, көн итүе ничегрәк? Болар турында сөйләшергә әллә ничек чират җитми дә калды. Бигрәк көтмәгәндә булды әле китүем.

Кинәт колак төбендә асфальт юлга шак-шок басып атлаган ат тояклары тавышы яңгырап киткәндәй булды. Ах, безне очраштырган, күңелебезгә җылы җепләр сузып өлгергән кызыл туры бар бит әле. Һәр көн иртән тәрәзәм турысыннан яңгырап үтә бит бу ягымлы аваз. Иртәгә үк очрашырга була!

Ләкин иртән никадәр генә сагаеп тыңласам да, бу көтелгән аваз яңгырамады. Аннан соңгы көннәрдә дә ишетелмәде җанга рәхәт ат тояклары тавышы.

 

1

Күпләрнең шулайдыр инде ул, туган нигез, туган авылдан тыш кешенең әле туган станциясе дә була (кемнәрнеңдер пристаньдер). Шушында килеп поездга (кемнәрдер пароходка) утыра да кеше еракка-еракка китеп бара. Еллар үткәч, үзәкләре өзелеп җырлый:

Утырмагыз машинага,

Машина алып китә ул.

Алып китә чит җирләргә

Башны вәйран итә ул…

Ай, бик утырмас идең, бик вәйран итмәс идең лә башкайларыңны, замана утырта, язмыш арбасы әллә кайсы якларга китереп ташлый. Картаймыш көннәрендә уфтана-көрсенә:

Туган-үскән җирләреңдә

Гомер кичерсәң иде, –

дип ачы моңаерга, тирән сагышланырга гына кала. Хәер, аңлап кына бетермәссең букүңелне. Яшьлек ашкынуы, яшьлек җүләрлеге дә бар бит әле.

Китә казлар, китә казлар,

Китә казлар Донбасска.

Мин үзем дә уйлап торам

Шул казлардан калмаска, –

дип, яшьлегендә кемнәр генә очар коштай талпынмаган-җилкенмәгән.

Өстәвенә «Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер» дигәне дә бар бит әле аның.

Мине дә алып китте ул яшьлек хыял-ашкыну канатлары нәкъ менә Донбасска. Без, әлекке Кызыл Юл районыннан җитмеш егет-малай, туган станциябез Арчада вагоннарга төялдек тә ерак юлга кузгалдык. Кайчандыр әтиләребез, бабайларыбыз үткән юл бу. Шушы юл буйлап алар да шахталарда күмер чабарга, әллә кайларда көрәк белән җир актарырга, чуен юллар салырга, урман кисәргә, аннары япон, герман сугышларына, аннары Гражданнар сугышына чыгып киткәннәр. Алар сөйләгән мавыктыргыч та, михнәтле дә, куркыныч та юл безгә дә насыйп икән. Инде без дә үсеп җиткәнбез икән. Күңелләр тулы, алда күрәчәкләрне хыялый күзаллаулар, фараз кылулар… Без инде, совет чоры үсмерләре, патша заманында үскән ата- бабаларыбыз кебек, мескен хәлдә калмабыз. Без инде лаеклы төстә үтәрбез барысын да. Партиябез өйрәткәнчә, чын комсомолларча. Йөрәкләребез шундый гайрәт белән тибә.

Ә поезд кара төтен-ялкын тузгыта-җилпи чаба да чаба. Күзләр тәрәзәдә генә. Башта безнең як урман-басулары кебек үк урыннар аша уздык, боларны үткәндә төп эшебез шуклану-шаярышу да, аннан юл капчыгына әниләребез салып җибәргән ифрат тәмле сумсалар бавырсаклар, кортлы майлар белән сыйлану булды.

Аслы-өсле сәндерәләрдә тирбәлә-тирбәлә татлы йоклап торгач тәрәзәгә куз саллык – әнә ничек икән ул чит-ят җирләр! Офыкка кадәр тип-тигез басулар, болыннар. Чуен юл буендагы агачлар да күрер күзгә үк сәер. Озынча яфраклары нәкъ бездәге таллыкныкы кебек үзе, буе-сыны исә һич тә талга охшамаган: кәүсәсе төп-төз, ботаклары ыспай – көязләнеп аска салынганнар.

Авылларын күр! Өйләр ап-ак акшарлы, түбәләре такта белән дә түгел, салам белән дә түгел, шоп-шома соргылт-көрән нәрсә белән ябылганнар. Бездәге кебек якты чардак тәрәзәләре, челтәрле кәрнизлар бер өйдә дә күренми. Барган саен, гаҗәпләнүләр арта барды. Әнә галәмәт дәү эскертләргә охшаган кара өем-таулар күренеп калды. Кайберләренең итәкләрендә бик зур чарыклар акрын гына әйләнеп тора. Мондый кара тау эскертләр барган саен ешрак күренә башлады. Кара төтен бөркүче биек-юан торбалар да ешая барды.

Поезд безне Донбасстагы Горловка шәһәренә китереп җиткергәндә, караңгы төшеп килә иде. Биштәрләребезне алып вагоннан чыгуга, ирексездән борыннарыбызны кысып тоттык. Һич сулыш алыр хәл юк, һавада шулкадәр дә сасы ис аңкый. Әйтерсең якында гына йөзләгән-меңләгән бозык-чәберчек күкәй ватканнар. Авылда чакта, баскан тавык чебиләрен чыгаргач, ояда бер-ике чәберчек күкәй кала: шул ялгыш кына ватылып китсә, исенә чыдый алмыйча, әллә кая кадәр кача идек. Биредә исә… Кайдан табып бетерәләр икән шулкадәр чәберчек күкәйне?

Соңрак ФЗУда укый-эшли башлагач белдек. Биредә коксохимия заводы бар, анысы ташкүмерне чамасыз кыздырып, әллә нинди бик кирәкле, бик кыйммәтле матдәләр эшләп чыгара, шундый кыйммәтле әйберләрен аерып алган күмер «кокс» дип атала, монысы исә корыч коюда һичнәрсәгә алыштыргысыз нәрсә икән. Әнә шулай күмерне чамасыз кыздырганда чыга икән ул чыдап булмастай сасы ис. Боларны безгә мастерыбыз, мыек чылгыйлары Чапаевныкы кебек бик купшы бөтерелгән, чандыр озын буйлы Матвей Иванович бик горурланып, бик илһамланып сөйләде.

– Әниеңнең самавыр кайната торган агач күмере генә түгел ул сиңа ташкүмер! Ягулык кына түгел, кырык төрле байлык бирә ул. Аннары, шуны белегез, хлопцы, мондый кокслана торган кыйммәтле ташкүмер бөтен тирә-юньдә безнең шахтада гына! Вот.

Шушыны белеп алгангамы, әллә борын ияләндеме, без ул сасы исне әллә ни тоймый да башладык. Тойсак та, борын җыерып, борын кысып, фуылдап утырырлыкмы соң монда! Чытыр ак җәймәләр җәйгән, ак сүрүле мендәргә башны куеп, сиртмәле тимер караватта гына йоклыйбыз (байларча, түрәләрчә!), ашханәдә һәрберебез алдына күпереп пешкән яртышар бөтен күмәч куялар, итле аш артыннан котлеты, гуляшы, тагын әллә ниләр. Боларны ашап бетергәч, ифрат татлы җимеш суы әчеп җибәрәбез. Сыйланып чыккач, агач күләгәсендәге кара-каршы ике озын эскәмиягә тезелешеп утырабыз. Бер якта без, Кызыл Юл районы малайлары, каршы якта Иваново өлкәсеннән килгән малайлар. Ивановоныкылар сорый: «Вот это рука, это палец. А как по-вашему? А хлеб? А вода? Масло?» Боларны өйрәнеп алгач, арада берсе, авызын колакларына кадәр җәеп, ике бот арасына күрсәтә: «А этот как? А у девушек?» Аннары үзләренең катлы-катлы сүгенү сүзләренең татарчасын өйрәнергә керешәләр. Болар әле ике якның да көлешү-шаркылдашулары белән кушылып бара. Шаркылдашу аз гына тынып торган арада, теге яктан берсе бик җитди сорап куя: «А девушкам как сказать: я тебя люблю». Аз гына тынлыктан соң сораучыга йодрык чаклы каткан балчык оча. «Менә болай дип әйтәләр, бик беләсең килсә, чучка борын». «Чучка» сүзе чыгу белән, кара ФЗУ күлмәге итәген бөтәрләп, дуңгыз колагы ясап күрсәтү китә: «Хрю-хрю». – «Менә син ул хрю-хрю». «Юк, син. Әле генә ашап чыккан котлетыңны нинди иттән пешерелгән дип беләсең?» Кара-каршы очкан балчык йомрылары зурайганнан-зурая бара. Еш кына бу балчык, чыбык-чабык бураны өелешеп дөмбәсләшүгә кадәр барып җитә. Ни гаҗәптер инде, шул «хрю-хрю» мыркылдавы, итәктән дуңгыз колагы сыманын ясап күрсәтү безнең җен ачуларыбызны чыгара, үзара сугыш-тәпәләшүләргә нәкъ шул сәбәпче була иде. Юкса безнең як колхозларда да дуңгызчылык фермалары оештырылган, газеталарда: «Алдынгы дуңгыз караучы фәлән апа фәләновага дан!» – дип, бик мактап язалар иде. Кинога керсәгез, «Дуңгыз караучы һәм сарык көтүче» дигән, кавказлы сарык көтүче егетнең дуңгыз үстерүче рус кызына үлепләр гашыйк булуы турында шундый шәп-матур кино күрсәтәләр иде. Ә без монда, бер «хрю» авазы чыгуга, самавыр кебек кайнап ташырга торабыз. Әллә нәрсә бу. Һич советларча түгел. Күрәсең, без чын коммунистик рухта тәрбияләнеп җитмәгәнбез икән әле…

…1941 елның җәй башлары иде бу. Ничәдер көннән соң Бөек Ватан сугышы башланып китәсен, башкайларыбызга нинди авыр сынау-михнәтләр төшәчәген без әле ул вакытта каян белик?

…Беренче тапкыр күмер чабарга забойга төшкәннәр бик хәтердә. Иң элек бик зур салкын бүлмәдә анадан тума чишендек тә шахта киемнәре киеп алдык. Өстә – кытыршы-шыгырдык пиджәк-чалбар, аякта – каты калуш. «Чуни дип йөртәбез без моны, – ди мастерыбыз Матвей Иванович, – аякта шалтырап йөрмәсен өчен бау белән бәйләп куйганда яхшы». Аннары һәрберебезгә үзе җыйнак булса да, авырлыкка шактый саллы фонарьлар тоттырдылар. «Кабызу өчен шырпы-фәлән кирәкми, астын болайга борсаң – яна, болай борсаң – сүнә. Әйдәгез, хәзер эш кораллары алабыз». Төп эш коралыбыз –отбой чүкече – үзенә күрә кечерәк бер машина. Монысының авырлыгы ярты поттан артык булыр. «Патша заманындагы кебек, күмерне кәйлә белән чокулар бетте инде ул хәзер. Индустриализация! – ди Матвей Иванович. – Икенче төшкәндә, каешмы, ныграк баумы әзерләп килегез. Шуның белән аркага асасың да, бер авырлыгы сизелми аның». Аннары һәрберебез үткен балта һәм кул пычкысы алдык. «Боларның нигә кирәген төшкәч күрерсез», – диделәр.

«Клеть» дип аталган галәмәт зур әрҗәгә кереп тулдык. Арата сыман гына ишеге шыгырдап ябылуга, клетебез гөжләп аска, караңгы упкынга төшеп китте. Бу якты дөнья өстә калды. Йөрәкләребез, аска төшәргә теләмичә, өскә ыргылган иде, бугазга килеп тыгылды да бик авырттырып шунда утырып калды. Гөжләп-чылтырап күпмедер мәтәлеп төшкәч, клетебез туктады. Өлкән шахтерлар келеттән чыга башладылар, аларга ияреп безнең малайлар да ишеккә атлаган иде, Матвей агай аларның җиңнәреннән эләктереп калды, «Сабыр итегез, безнең забой астарак әле». Бераз төшкәч, клеть тагын туктады, мастерыбыз тагын сабыр итәргә кушты. Табигать белеме дәресендә Жир шарының үзәге «магма» хакында «утлы боламык сыман» дип укыган идек. Әллә шул тәмуг утына кадәр төшеп җитәбез инде?

Тәмуг утына кадәр үк төшеп җитмәдек. Киресенчә, клеттән чыгуга, биткә салкынча җил китереп бәрде. Мәгарә сыман коридор буйлап («штрек» ди Матвей агай) киттек. Очы да, кырые да күренми бу штрек дигәненең. Аяк асты лычтыр-лычтыр былчырак, урыны-урыны белән гөрләвекләр сыман су агып тора, түшәменнән салкын тамчылар тама, нәкъ җилкә чокырына туры китереп тама, хәерсез. Күп кенә урыннарда стена-түшәмне терәтеп торган багана-такталар бүселеп, хәтта чәрдәкләнеп чыккан. Мондый урыннардан үткәндә, Матвей ага үзалдына гына ачулы мыгырданып куя, безгә бер сүз дә дәшми. Гомумән, төшеп җиткәннән бирле мастерыбыз сүзгә ифрат саранланып калды. Теленнән әледән-әле сибелеп торган: «Патша заманындагы кебек түгел инде хәзер», – дигәне дә ычкынмый.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас