

Яктыга карап торса, яшь коела башлый, эңгер-меңгер вакытында бөтенләй бернәрсә дә күрми, кич урын өстенә яткач түзә алмаслык итеп сызлый башлыйлар. Башта салкын суктымы икән әллә дип күршесеннән күзләренең бәбәгенә корт балы салдырып карады, файдасы тимәде, фельдшердан күз даруы алдырды, томалана төшкән кебек кенә булды күзләре. Яше җитмешкә җитеп барган карчыкка авылның бер очыннан икенче очына барулары бик авыр булса да, аяз көнне туры китереп, җылырак киенеп, фельдшерга үзе китте. Фельдшер, колга кебек озын егет, әбине юньләп карап та тормады.
Район больницасына барырга кирәк. Минем мәгълүмат җитми, – дип, аны
тизрәк озату ягын карады. Карап торган күзне дә белмәгәч, ниемә укып йөргән
булгандыр инде.
Нәкъ шул көнне, төштән соң Галимә әбигә пенсия акчасы китерделәр. Күрше карчык белән киңәшләште дә, өен аңа калдырып, Галимә әби икенче көнне үк районга китте. Рәхмәт төшкере, көне дә аяз иде, автобус шоферы да әбине олылап, больницаның баскыч төбенә үк китереп куйды.
Сорашып-белешеп, күзне карый торган врач ишеген дә эзләп тапты. Хәерсезгә, анысы урыс булып чыкты. Үз телендә быт-быт сөйләп, маңгаена әллә нинди көзгеләр җайлаштырып, озак кына тикшерде ул әбине. Инде кирәкле даруларын язып бирә дә,
котылам бу кяфердән дип өметләнгән иде Галимә әби, теге урыс бер матур гына
кызыкайны чакырып кертеп, әбине палатага салырга кушты.
Минем өйдә беркемем дә юк, Хөббениса күрше үзе чак кына йөри, бүген үк кайтып җит дип калды. Син, кызым, аңлатып әйт әле, яхшырак даруын бирсен дә, афтауздан калырмын дип куркам, — дип, әби кызыкайга үзенең гозерен аңлатты. Ипле бала икән, тегеңә тач русчалатып сөйләргә тотынды. Тыңлап та бетермәде урыс, җил тегермәне төсле кулларын болгый башлады, кычкырып та алды кызыкайга, аннан әбигә борылып:
Никаких разговоров. Немедленно в стационар, - диде дә җилләнеп чыгып ук китте. Аларның сөйләшкәннәрен бик үк аңлап бетмәгән карчык, гаҗиз калып, теге кыздан сораштырды:
Нәрсә дип әйтте соң, кызым? Бик усал адәм булып чыкты. Дару нигә бирми? Мин бушлай сорамыйм, аңа җитәрлек кенә акчам бар минем.
Дару гына ярдәм итми икән шул, әбекәй. Безнең шартларда ул чирне дәвалап булмый, ди, бүген берәр палатада кунсын, иртәгә иртүк башкалага ашыгыч ярдәм машинасы бара, сине дә, әби, утыртып җибәрергә кушты, кичекмәстән зур врачларга күренергә кирәк, ди. Галимә әбинең башына суктылармыни! Менә инде, бер күз өчен гомер бармаган башкала буйлап йөр, имеш. Кемне белә ул анда, кая барыр? Шунысы да бар бит әле, үзең күз-колак булмасаң, әлегә кадәр көткән дөньяң пыран-заран килер. Алай йөрергә әллә күпме акчалар кирәктер бит әле, кайдан булсын ул акчалар Галимә әбидә?
Син, кызым, шәфкатьле генә күренәсең, яхшылыгыңны гомер онытмам, мине берәр татар кешесенә күрсәтеп карыйсыңмы әллә? Икенче җае табылыр иде, - дип ялынып та караган иде Галимә әби, кыз аңлатып бирде:
Юк, әбекәем, шул урыс безнең больницада күз буенча бердәнбер белгеч инде. Кушкач, барып кайтырга кирәк, врач кат-кат әйтте, әгәр соңласа, тома сукыр калачак, диде.
«Тома сукыр» дигәнне ишеткәч, Галимә әби башка карышмады. Күңеленә курку сарыды, ялгыз башы өстенә сукыр да калса, кем карар аны, кемгә кирәге булыр? Аллага тапшырып, ул барырга ниятләде, ике-өч көнгә ничек тә түзәр әле ахирәте, гомер-гомергә бергә яшәгән ут күршесе бит.
Ят урында йокысы йокы булмады карчыкның, чак таң аттырды. Иртәнге ашка керткән тары боткасын ашап, сыек кына чәйне эчеп куйган иде, Галимә әбине кереп тә алдылар. «Ашыгыч ярдәм» дигәннәре җиңел машина икән, әбине алга, шофер янына утырттылар. Тигез юлдан йомшак урында тирбәлеп кенә барды әби, ара ераклыгын да сизмәде.
Очы-кырые булмаган кала урамнарында йөри-йөри әллә ничә катлы бер биек өй янына килеп туктадылар. Шәфкать туташы әбине шунда алып керде. Мәхшәр мәйданы икән эчтә, аяк басар урын юк. Тегендә дә чират торалар, монда да, берсе ыңгыраша, берсе бөкрәйгән. Йә Алла, кайдан табылган шул кадәр чирле кеше, алар авылында фельдшер эш тапмый, гәзит укып утыра. Югалып калды Галимә әби, ярый әле шәфкать туташының чабуына тагылырга башы җитте.
Озын-озын коридорлар буйлап йөрделәр, баскычлардан өскә менделәр, бүлмәләр аша үттеләр, ялгыз башы үлгәнче ерып чыга алмас иде Галимә әби. Ниһаять, бүлмәләрнең берсендә тукталдылар. Тулы гына гәүдәле, урта яшьләрдәге бер хатынкай, үзебезнең татарлардан икән, рәхмәт төшкере, Галимә әбинең күзләрен тикшерә башлады. Тотынулары – кагылулары килешле икән, җылы, йомшак куллары эретеп җибәрерлек. Галимә әби бер төрле язылып, тынычланып китте. Бу изге бәндә кулларына килеп эләккәч, терелтер, иншаллаһ. Озаклап, җентекләп карады врач хатын, яткырып, күз кабакларын ачтырып, калын пыялалар аша да күзәтте, ниндидер җайланмалар кулланып, күз бәбәген өйрәнде. Соңыннан, бүлмәнең бер почмагында кулларын югач, өстәле артына килеп утырып, ниләрдер язарга тотынды. «Күп итеп яза,— дип сөенде Галимә әби, аңа яратып карап,— бик озаклап тикшерде, дәвасы да шифалы булыр, Алла боерса». Врач хатын язуыннан тукталды да, мөлаем елмаеп, әбигә карады.
Бер дә курыкма, әби. Катлаулы операция түгел, үзем җиренә җиткереп ясармын. Бер атнадан йөгереп авылыңа кайтып китәрсең.
Нинди операция, балакаем? — дип утырган урыныннан купты Галимә әби — Күзгә пычак тидерергә ярый димени? Ризалыгым юк, нәрсә дип әйтсәң әйт, балакай, кайтам мин, – дип озатып кергән сестра кызның янына барып басты. Сестра кыз чыгаргамы-юкмы дигәндәй, икеләнеп калды. Әбинең аяк терәп карышканын күргәч, теге врач хатын көлеп куйды, әбинең иңбашыннан йомшак кына кочып алып, кире урынына утыртты. Кырыңда торган савыттан кайнар чәй агызып алып, аның алдына куйды.
Машинада килә-килә арып беткәнсеңдер, менә куе чәй эч әле, күз алларың яктырып китәр, — дип әбине чәй эчәргә кыстады. Әби чәй эчкән арада аны тынычландырып сөйли бирде. Тәки ышандырды үзенә рәхмәт төшкере хатынкай, балаларының игелеген күрсен.Чәй эчеп, тирләп чыккан әби карышмый гына аның артыннан ияреп, күрсәткән урынга кереп ятты. Өч көнгә куян тиресе дә чыдаган ди, нәрсәгә калтырап төште соң әле, кайчандыр ирләрне узып, гектарлап печән чапкан Галимә була бит ул!
Бүлмәдәшләре дә әбинең күңеленә хуш килде. Стена буенда яткан яшь хатын эштә күзләренә агулы сыекча эләккәнлектән дәвалана икән, уң як күршесе, аның яшьләрендәге шәһәр әбие, глаукома дигән чир белән, ул да операция ясатырга чират көтеп ята. Бер миңа гына түгел икән әле, дип шатланды Галимә әби. Әнә үзе теләп килгән, тизрәк ясасыннар иде дип ашыктыра, шәһәр кешесе шәпле була шул инде. Тәмам өйрәнеп китеп, коридор буйлап та йөрештерде карчык, биргән ашларын яратып, тәмләп ашады.
Кичке якта гына бераз күңелсезләнеп алды: теге хатыннарның хәлләрен белергә килделәр. Шәһәрнекенә бер чибәр марҗа ирен ияртеп килеп керде. «Кызым», — диде теге карчык, ә кызы әнисенең тирәсендә бөтерелеп кенә тора, ике сүз саен хәлең ничек, нәрсә кирәк, дип өзгәләнә. Кияве дә килештерә: «мама, мамочка...» дигән була. Урыс булсани, барыбер рәхәттер ул сине якын күреп торган кеше булса. Бер кочак күчтәнәчләрен калдырып, алары чыгып киткән иде, яшенең әнисе оныкларын ияртеп килеп җитте. Бүлмә чыр-чу балалар тавышы белән тулды, әниле-кызлы янәшә утырып, бер-берсе белән сөйләшеп туя алмадылар. Галимә әбине дә читкә какмадылар да соң... Тегеләр киткәч, чәй кайнатып, өчәүләшеп утырып, күчтәнәчләр белән тәмләп чәй эчтеләр. Ямансу булып калды Галимә әбигә, әллә кайда, җәһәннәм почмагыма килеп эләкте ич ул. Аның кайдалыгын, ни хәлдә икәнлеген белгән кеше дә юк. Үз авылында булса, бер урам буйлап үтсә, бар кайгылары таралыр иде, очраган белән сөйләшеп күңелен бушатыр иде, ахирәтенә кереп, берәр чынаяк чәй эчәр иде...
Икенче көнне иртән аларның бүлмәсенә теге врач хатын сестрасын ияртеп килеп керде. Үз туганын күргәндәй шатланды Галимә әби. Анысы да әбинең күңеле боек икәнен белгәндәй, теге хатыннарның хәлен озакка сузмый белеште дә, Галимә әбинең караватына ук килеп утырды.
Сез, Галимә әби, Бишбүләктән бит, шулай язылган кәгазьләрегезгә? - дип кызыксынды.
Әйе, балакаем, шунда яшим мин, - дип җаваплады әби, бу фәрештәгә тиң хатынның үзе белән шулай сөйләшеп утыруына куанып.
Гомер-гомергә шунда яшәдеңме, әби? — дип һаман төпченде хатын.
Юк, балакаем, мин үзем Борай якларыннан, күптәннән киткән идем инде аннан. Кайларда гына яшәргә туры килмәде, исәпләсәң ис китәрлек. Шуңа да тазалык беткәндер, күрәсең, – дип ачыклады Галимә әби.
Башкалада танышларың юкмы? Хәбәр итәр идек, килеп хәлегезне белеп торырлар иде, - диде хатын, ярдәм итәргә әзер булып.
Юк, балакаем, монда түгел, авылда да юк минем туганнарым. Ялгыз башым көн күрәм, балаларым да, абышкам юк, - дип уфтанды Галимә әби.
Балаларыгыз бөтенләй булмадымыни? – дип, сынап карады хатын.
Юк, балакаем, Ходай андый бәхет бирмәде...
Врач хатын урыныннан кузгалып, йомшак кына итеп Галимә әбинең аркасыннан кагып алды.
Ярар, тыныч кына ят, әби, көч җый, операцияне берсекөнгә ясарбыз, егетләр күзләрсең әле, - дип, шаяртып чыгып китте. Ә Галимә әбинең колак төбендә һаман аның назлы тавышы ишетелә төсле иде, тәнендә кул җылысы сакланып калды. Кем әйтә балалар гына иркәләү-назлауга мохтаҗ дип, әбиләрнең дә, бала урынына күреп сөйсәләр, күңелләре шатлана. Галимә әби белән врач хатынның сөйләшеп утыруына бераз көнләшеп калган бүлмәдәшләре, нәрсә сөйләштегез шул хәтле, берәр якыныңмы әллә синең дип төпченделәр. Берсе:
Мин кызыңмы әллә дип торам, бер-берегезгә бигрәк охшагансыз, — дип, Галимә әбине сөендереп куйды. Шундый шәфкатьле, ягымлы кызы булса, ни әйтер идең дә бит...
Күңеле шат булса да, Галимә әби тынгылык тапмады. Шундый миһербанлы хатын каршында карт башы белән алдашып утырды бит, бигрәк инде... Бала тапмадым дигән булды, иске яраларын кузгатасы килмәде берәүнең. Онытып буламыни ул җан ярып тапкан газиз сабыеңны? Еллар үткән саен ешрак искә төшә, йөрәкне телгәли, төшләргә кереп уята, барысын кешеләргә сөйләп бетереп кенә булмый.
Бар иде аның кызы, Нәҗибәсе, бәгырь кисәге. Сугыштан соңгы елларда, ир-ат бармак бел санарлык, унҗиде яшьлек Галимә «ках» та «кох» йөткеренгәләп кенә йөргән күрше авыл егете соратып килгәч, ике дә уйлап тормый ризалык биргән иде. Аяксыз-кулсыз түгел, сугыш күрмәгән, тора-бара рәтләнеп китәр дип өмет иткән иде. Ирле өй икенче була бит инде, беренче елларда яхшы гына яшәделәр, кызлары туды. Һи, хөкүмәт белми калдырганмы сугыштан, ике ел утыра-тора йөрде дә Исмәгыйле, өченчесендә кан косып, урын өстенә егылды, шул килеш мантый алмый, гүр иясе булды.
Галимә, бала кочаклап, ялгыз торып калды. Заманасы нинди иде, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр колхоз эшендә имгәнәсең, көнлеккә калак белән генә исәпләп он бирәләр. Карау җитмәгәндер инде, чирләшкә булды Нәҗибәсе, буйга да бәләкәй генә, арык тәне үтәли күренә. Гомер бакый шулай булыр кебек иде, нишләргә дә белми бәргәләнде яшь хатын.
Шулай ут йотып, көнне көнгә ялгап яшәп ятканда күршеләренә шахтада эшләгән туганнары кунакка кайтып төште. Бүләкләрен, күчтәнәчләрен төяп кайткан, акчаны санамыйча тота, яшь тә, чибәр дә үзе. Күрше хатын күзенә чалынып калган тегенең. Ул чакта Галимә ирләр күзе төшмәслек түгел иде, төскә-башка чибәр, буй-сын коеп куйган кебек, кием юклыгы гына... Ир-ат назына сусаган Галимә дә башын югалтты, әллә язгандыр, әллә юктыр тагын ирләр кочагы дип уйлады.
Көннәр үткән саен шахтер егет Галимәне үзе белән китәргә димли башлады, алтын таулар вәгъдә итте. Анда фатиры да бар икән, акчаны да көрәп ала, курчактай итеп киендерер, өрмәгән җиргә утыртмас. Башы әйләнде яшь хатынның, монда калса, үлгәнче шул сыер имчәкләрен тарткалар да, биле бөкрәйгәнче тирес каерыр. Бу дөньяда әз генә булса да кешечә яшәп карарга иде...
Тик шахтер егетнең Галимәнең кызы турында ишетәсе дә килмәде, үзебезнеке туар, әниеңә калдыр, йә интернатка бир, хөкүмәт карар, дип кырт кисте. Ике ут арасында калды Галимә, килеп кунган бәхет кошын ычкындырса да, гомер буе үкенер, үз балаңны да ничек ташлап китәрсең? Әнисе дә көчкә йөри, бүген - бар, иртәгә - юк, кемнәр кулына калыр сабые, кагылып-сугылып, ачка интегеп, кайларда яшенә юынып елап утырыр?..
Барып урнашыйк, соңыннан күз күрер, икенче кайтканда үзебез белән алып китәрбез, — дип, икенчерәк сөйли башлады егет, Галимәнең урталай бүленердәй булып йөргәнен күргәч. Бу киңәш дөрес тоелды Галимәгә. «Чынлап та, белмәгән-күрмәгән җиргә ничек бала алып китәрсең, бер елга әни белән яшәп торырлар, очып булса да, кайтып алырмын», — дип, үз-үзен ышандырырга тырышты.
(Ахыры бар.)
***
Автор турында
Кәрм Кара (Һади кәримов) Башкортстанның Учалы районындагы Ахун авылында туган. Бөре педагогия институтын тәмамлаган (1978, рус теле һәм әдәбияты факультеты), Аскын районында мәктәптә укытучы булып эшли.
Утыздан артык повесть һәм күп хикәяләр авторы. Беренче хикәясе 15 яшендә басылып чыга. Әдәби иҗат белән кырык яшендә генә актив шөгыльләнә башлый. "Кызыл таң" гәзитендә эшләп ала. "Тулпар" " журналының даими авторы була.
2009 елда беренче китабы Башкортстан "Китап" нәшриятында нәшер ителә.
2012 елда Кәримовлар гаиләсе Татарстанның Тәтеш районына күчеп килә.
"Казан утлары", "Сөембикә" журналларында, "Безнең гәҗит", "Язмыш сынавы", "Акчарлак" һәм башка гәзитләрдә еш басыла башлый.
Кәрим Кара 2013 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы була.
Китаплары:
Без әнкәй йөрәгеннән чыктык : повестьлар, хикәяләр. — Уфа : Китап, 2009. — 300 б.
Ак күгәрчен, күк күгәрчен : повестьлар, хикәяләр. — Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2014. — 284 б.
Җиләкле алан : повестьлар. — Казан : Идел-Пресс, 2021. — 158 б.
Гафу ит мине… : повестьлар. — Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2021. — 316 б.