Чәчмә әсәр
24 Июня , 16:52

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (17)

Эчләрем тулы сагыш уты, Су сипсәң дә бетми ялкыны.

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (17)Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (17)
Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (17)

14

 

Каенсар урманы… Аны шулай авыз тутырып урман дип йөртсәләр дә, аю-бүреләр, шүрәлеләр биләмәсе яисә эченә кереп адаша торган урын түгел бу үзе. Бер очыннан кереп, юл буйлап кызыл җиләкләр өзеп каба-каба бераз үтүгә, ачыклыкка килеп тә чыгасың. Монда инде үзенә бер хозур. Агачларга сыенып ук Ашыт суы агып ята. Аргы якта вак-вак куаклар белән бизәлгән биек булмаган тау. Куакларда, әлбәттә, «чут-чут» кошлар. Бала чактан ук һәр агачы, һәр куагы таныш миңа Каенсарның. Бер елны, әле беренче сыйныфны гына тәмамлап, муенга кызыл галстук та бәйләнмәгән көе, мине, ударница Нәгыймә малаен, шушында пионер лагерына җибәрделәр. Торыр җиребез – озынча такта барак, урын-җиребез – өйдән алып килгән түшәк-юрган. Иртән быргы кычкырткан тавышка сикереп торабыз да иртәнге зарядкага басабыз, аннары Ашыт суына бит-кул юарга йөгерәбез. Тезелеп кайтуга, барагыбыз каршындагы мәйданчыкта линейкага тезелеп басабыз. Монда быргы-барабан тавышлары астында шундый озын колгага байрак күтәрелә, барыбыз да исән-саулармы, галстуклар әйбәт бәйләнгәнме – шуларны тикшерәләр. Аннары гына тәбәнәк түбәсе генә булган ачык ашханәгә кереп утырабыз.

Ашау-эчү ярыйсы иде шикелле, чәйләре – шикәрле, ашларында ит кисәкләре дә бар. Төшлектә («обед» дип әйтергә кушалар иде) «первый», «второй», «третий» дип, аш артыннан ботка, ботка артыннан «компот» дигән тәмле су бирәләр. «Котлет» дигән, «гуляш» дигән ашамлыклар да татыдым мин анда. Беренче көннәрдә болар ифрат тәмле иде, кызганыч, тамак кына туймый иде. Ярар, «завтрак» ашагач, «обед» җитәсе бар, «обед»ны ашагач, «ужин» җитәсе бар ич – туймас корсакны әнә шулай өзелмәс өмет белән сыйлап куеп, көн артыннан көн үтә торды, ә эчтә беренче көннәрдә үк кабынган бик нечкә бер сызлау – әнине, өйне, иптәш малайларны бик тә күрәсе килү, ягъни сагыну дигән нәрсә аның саен көчәйгәннән-көчәя барды. Күпмедер көннән соң сагынуга һич түзәр әмәлләр калмады. «Обед» ашагач, йоклап алырга кушалар иде, монысы «мертвый час» дип атала иде. (хәзергечә «тихий час» була инде). «Мертвый» сүзенең мәгънәсен мин соңрак кына белдем, әмма үлгән булып та, йоклаган булып та һич кенә дә ятасылар килми, нидер эшлисе, уйныйсы, сөйләшәсе килә иде.

Бервакыт, «апа, туалетка чыгасым бар» дип (хаҗәтең килгәнне шулай аңлатырга кушалар иде) чыгып киттем дә чытыр чабып урман читенә үк килеп чыктым. Биредән авылыбызның тегермән канаты, калача очы күренеп тора, шуңарга карап күпмедер басып торгач, аякларым үзеннән-үзе шул якка таба атлады да китте. Атлый торгач, йөгерә дә башладым. Йөгерәм-йөгерәм дә, сулулар утырсынга, беразга җай гына атлап барам. Күз алдымнан берсеннән-берсе күңеллерәк күренешләр үтә. Менә әнием, әй шатланып, әй якты елмаеп, кочагын җәеп мине каршылый. Хәтта, моннан ничәдер еллар элеккечә, күтәреп үк ала үземне, «ничек кайта белдең, улым, бигрәкләр дә сагынган идем», – ди, җылы кочагында иркәләп-назлап сөя-сөя әйтә. «Мин дә бик сагындым, әнием, шуңа кайтасы иттем», – дим.

Тизрәк кайтып җитәр өчен, урамнан әйләнмичә, ишегаллары аша, коймалар, киртәләр аша үрмәләп, сикереп, ниһаять, капкабызны ачтым.

Өй ишеге бикле иде. Кайда булсын, эштәдер инде әни. Кайтканын ерактан ук күрер өчен, капка төбенә чыгып утырдым. Күз бәйләнгәндә, урам башында бик таныш йөреше зарыктырган шәүлә күренде. Каршына йөгердем.

Әнием мине, күтәреп алып, кочагына кысмады. Килеп җиткәндә ул тукталып калды.

– Ай, улым, күземә күренәсеңме дип торам. Нишләп кайттың әле? Әллә куып җибәрделәрме? – диде һич котлы-шүрләүле тавыш белән.

Өйдә дә әллә ни сөйләшкәнебезне хәтерләмим. Шунысы гына бик сәер, чәй хәзерләп йөрешли, туктап, маңгаемнан тотып карады да ашыгып кына аркамнан сөеп китте.

Иртүк, әле яктырып та җитмәгән иде, әни мине уятты.

– Тор, улым, әйдә. Үзең сөйләгәнчә, быргы кычкыртканда анда бул. Качып кайтканыңны сизми дә калырлар. Ярамый ул алай тәртип бозып йөрергә. Әйткәнне тыңларга кирәк. Тор, улым, тор. Моннан ары әйткәнне тыңлый торган бул, ишетсен колагың…

Кызыл туры Каенсарга таба атлый, ә минем күңел күптән инде анда барып җитте… Житте бала чагыма.

…Кая инде сизмәсеннәр качып киткәнемне. Вожатый апаның күзенә чагылуым булды, җилтерәтеп лагерь начальнигы бүлмәсенә алып кереп китте. Әй пешерделәр дә соң үземне. Күз яшьләремә тыгылып: «Моннан ары тәртип бозмыйм», – дип тә әйтеп карыйм, юк, аның саен өстәл төя-төя сүгәләр. Ярар, монысына ничек тә түздем. Кичен, «линейка»га тезелеп баскач, саф алдына чыгарып бастырдылар. Бу юлы сүкмәделәр сүгүен, каты шелтә белдерделәр. Бөтен лагерь малайлары, кызлары сиңа карап торганда, ай-яй кыен икән шелтә алулары. Ярый әле, саф алдында үзем генә түгел, тагын ике малай, муеннарын әллә кая җыерып бетереп, мыш-мыш басып тора, алар да ниндидер гаепкә тарыганнар икән.

Әй, нигә соң әле хәтергә гел күңелсез хатирәләр генә килә? Булды бит, булды анда бик күңелле, бик кызыклы хәлләр дә. Иң күңеллесе – лагерь белән саубуллашу «костер»ы. (Бергәләп учак ягуны шулай әйтергә кушалар иде.) Ул көнне без, кечкенәләр отряды, ярыша-ярыша, костер ягу өчен, урман бетереп чыбык-чабык җыеп йөрдек. Олырак малайлар отряды костер ягу урыны хәзерләделәр. Бигрәк матур итеп хәзерләделәр инде аны. Бик зур йолдыз шикелле итеп чирәм казып алганнар, кәсләрен ян-якка матур итеп өйгәннәр. Олылар утырып торсын өчен. Менә караңгы төшүгә, быргы кычкыртып, барабан кагып, костерны ягып җибәрделәр. Өч ялкын белән яна костер. «Әнә, күрәсезме, балалар, иң зур ялкын, анысы большевиклар, аннан кечерәге – комсомоллар, иң кечкенәсе – анысы сез инде, пионерлар», – дип аңлатты вожатый апа. Районнан бер абый да килгән иде, башта ул нидер сөйләде. «Ленин-Сталин эше өчен көрәшкә хәзер бул!» – дип бетерде ул сүзен. «Һәрвакыт хәзер!» – дип, бигүк беравыздан булмаса да, барыбыз да кычкырып җавап бирдек. Шуннан соң җырлап җибәрдек. «Интернационал» дигән җыр. Көе дә, сүзләре дә җырларга ифрат авыр иде. Уң кулыбызны маңгайга куеп, салют бирдек. Вожатый апа, кулларын җәеп болгый-болгый, баш ымы белән барыбызга да җырга кушылырга әйтә. Мин дә, сүзләрен тәгаен генә белмәсәм дә, авызымны ачып кычкырыпмы-кычкырам…

Тукта, чын-чынлап та җырладым ич мин ул көнне.

Районнан буш кул белән генә килмәгән икән теге абый. Менә ул костер янында җырлап, биеп, декламация сөйләп чыккан кызларны, малайларны бүләкли башлады. Дәфтәрләр, карандашлар бирә. Гади дәфтәр, гади карандаш кына түгел, дәфтәре – китап калынлыгы «общий тетрадь», ә карандашлары катыргы тартма эчендә, тартма капкачын этәреп кенә ачып карасаң, салават күперенең бар төсләре балкый. Күзләр тәмам үрә торды минем мондый бүләкләргә. Сирәк-сирәк кенә кайбер кызларда, малайларда күргәли идем мин мондый әйберләрне, ләкин алар минем өчен моңарчы кул җитмәслек йолдызлар кебек кенә җемелдәп китә иде әле, ә биредә әллә мин дә шул бүләк эләктерүчеләрдән ким җырлар дисеңме, әниемнән, урамнан җырлап үткән егетләрдән отып алган җырларым да дөнья кадәр. Урамнан отканнарын монда җырлау ярамыйдыр инде ул, ә менә әнидән отканнарын нигә җырламаска? Ударница Нәгыймә бит ул минем әнием! Кышкы кичләрдә йон язарга, йон эрләргә, аннары оекбашлар, бияләйләр бәйләргә утыргач, моңлы тавышы белән үз яныннан китмәслек итеп, гел җырлый иде әнием.

Яна костер. Ылыслы ботаклар ыргытканда аеруча яктырып, очкыннар чәчрәтә-чәчрәтә яна. Очкыннар биек-биеккә очып китәләр дә караңгы биеклектә берәм-берәм юк булалар. Гүя әйтәләр кебек миңа: «Әйдә, Габделнур, җырлап кал, син дә бу дөньяга мәңгегә килмәгәнсеңдер». Чынлап әгәр, нәкъ әнә шулай дип чытырдый кебек тоелды миңа очкыннар.

Һәм мин, бөтен кыюлыгымны ике учыма йомарлап, уртага чыгып бастым. Ылыслы ботакның чытыр очкыннары караңгы биеклеккә очып беткән, вожатый апаның чакырып чыгарыр «актив»лары бетеп барганрак чак иде бугай бу.

– Менә яхшы! Оялып тормагыз шулай, – диде ул һәм миңа иелеп сорады:

– Син нинди һөнәр күрсәтәсең, Минһаҗев?

– Жырлыйм, – дидем мин, бик тирән сулыш алып, шул сулыш белән бар көчемә җырлап та җибәрдем:

Тау астында салкын чишмә,

Чылтыр-чылтыр агадыр.

Дөньясында ямь табалмыйм,

Гомерем узып барадыр.

Башкалар җырлауны, декламация сөйләүне тәмамлагач, гөрләтеп кул чабалар иде. Балалар да, кәсләр өстенә утырган олылар да. Әмма нәрсә соң әле бу? Арттарак бер учның чәбәкләп куюыннан бүтән кул чабучы да юк. Олылар нидер сөйләшә, ә балаларның алар сөйләшкәнне бүлдерәсе килми микәнни? Ах, җыр бетеп җитмәде бит әле, барысын да җырлап бетерергә кирәктер ул. Тагын күкрәк тутырып сулыш алдым да баягыдан да болайрак кычкырып дәвам иттем:

Эчләрем тулы сагыш уты,

Су сипсәң дә бетми ялкыны.

Әле тагын бар иде җырым, шулчак вожатый апа яныма йөгереп килеп җитте.

– Ярар, Минһаҗев, булды, – диде ул һәм колагыма иелеп усал пышылдады: – Их, Минһаҗев, нинди җыр җырлаганыңны миңа алдан әйтәләр аны! Бу бит… бу бит патша заманы җыры бу! Аңлыйсыңмы шуны?

– Эһе… – дидем мин, «аңлыйм» дисәм дә, «әллә тагын…» дигәнне дә берьюлы белдереп. Ә эчемне «миңа, болай булгач, бүләк тиеш түгел микәнни?» дигән уй яндырып үттә.

– Гомерем узып бара, дисең инде, ә дөньясында ямь тапмыйм, дисең? – диде районнан килгән абый.

Бу сорауга мин йомшап киткән борынымны гына тартып куйдым.

– Ну, ярар, – диде районнан килгән абый, кашларын җыерып. Вожатый апага карап куйды да кәсләр өстендәге бүләкләргә үрелде. Башта ул «общий тетрадь»ка үрелгән иде, аннары буяу карандашлары тартмасына сузылды, аннары, кискен генә кулын селтәп, гади бер юка дәфтәр алып бирде.

Костерның чытыр очкыннары кинәт сүнде. Борын асты юешлеген, моннан ары иреннәрне мәңге чылатмасынга, дөнья яңгыратып лычкылт эчкә суырттым. Юеш керфекләремне кул аркасы белән ышкып, ут кебек кызыша башлаганчы корыттым.

 

 

15

Кызыл турының бик каты пошкырып куюы мине балачак хатирәләремнән аерды. Төш күреп уянган кеше сыман, тирә-ягыма каранып алдым. Туры килеп торуын күр, нәкъ менә шушы тирәдә булган иде бит ул костер. Әнә бит Ашыт суының шушында таба бормаланып кергән ярлары. Ай, ничек саеккан хәзер елга.

Сәкинә ашыга-ашыга арбадагы әйберләрне капшый-барлый башлады.

– Балтаны алдык микән без? – диде, аптыраулы сорап.

– Балта! Балта ул минем эш. Гармуныңны алдыңмы, шуны кара син. Чтобы

– И Габделнур җаным… Ниләр генә күрәселәребез бардыр инде бүген? Йөрәккәйләрем әллә нишләп тора.

Мин дәшмәдем. Әллә минем бик тыныч тибәме йөрәгем? Гаяз Хәкимович теге көнне менә шушы «практик мероприятие» минем дә, Сәкинәнең дә катнашуы «желательно» икәнлеге турында әйткәч, мин үземдә эчке бер өмет уянуын сиздем. Карачы, бу инде әлеге «под суд» эшемнең дә җайлануы була түгелме соң? «Мероприятие»гә районнан да, Казанан да кешеләр киләчәк, диде бит ул… Димәк ки, Нәби абый белән «под суд» эшебез турында сөйләшү өчен бигрәк мач килсә инде бу. Аннары әле кайтачак легковойга да утырып алсам! Сәкинәне дә төзелеп бетәчәк Культура сараенда эшләргә «беренче кандидат» диде бит. Фатир ягын да җайларбыз, диде. Яшибез әле, болай булгач, гөрләтеп яшибез. Председательнең үзе әйтмешли, бик якты киләчәк көтә безне. Дөрес, үз авылыбызда түгел, Олы Бирәскәдә. Анысы инде, күрәсең, язмыш эшедер. Үз кендекләребез күмелгән нигез кала инде калуын, аның каравы, ихтимал, туачак улыбызның йә кызыбызның кендеге Бирәскәдә күмелер.

Бер караганда, һич тә алай хыялый өметләр генә түгел, менә-менә тормышка да ашар кебек өметләр иде болар үзе. Ләкин нигә соң, алайса, күңелнең әллә кайсы нечкә кыллары көн-төн ачы сызлап тора икән? Сызлаулы өмет. Өметнең ышанычлысы, ныгы, яктысы була кебек иде миңа моңарчы. Инде менә… Шулай сызлаулы өмет тә була микән соң?

Урман юлы киртләч-киртләч сикәлтәле. Агачлар тамырларын көпчәк эзенә аркылы да торкылы – үзләре ничек телиләр, шулай җибәргәннәр дә, инде менә ничәмә-ничә еллар юлчыларны үзләре теләгәнчә дырык-дырык сикертеп калалар. Үҗәтләнеп, усалланп, ихтимал, рәнҗептер дә.

Сәкинәнең карашы исә аска түгел, өскә юнәлгән икән.

– Куера болытлар, коеп ява башлап, кунакларның кәефен алмаса ярар иде.

«Алса соң! Без чакырган кунаклар түгел әле», – дигән сәер уй күңелгә килде. Шунда ук икенче бер уй үзәкне яндырып үтте: «Ул кунакларның кәефе минем белән Нәби абыйның да язмышын хәл итә түгелме соң?

– Аллага тапшырдык инде, Сәкинә, – дип көрсенеп куйдым.

Кызыл туры, дугасындагы кыңгырауны бик каты шалтыратып, башын чайкап куйды. Урман сукмагыннан берәүнең юлга чыгып басканы күренде. Кыска күн тужуркадан, тужурка изүеннән ап-ак күлмәк якасы, кап-кара галстук төене матур булып күренеп тора. «Әллә кунаклар җыела да башлаган инде?» – дип уйлап куюыма, «кунак» кызыл турының йөгән тимереннән эләктереп алды.

– Сез, нәрсә, әллә Сабан туена барасызмы? Ал ул шалтыравыгыңны! – диде теге кеше миңа, ә Сәкинәгә карап елмайды: – Килеп җиттекме? Төкле аягыгыз белән! Мин әйткәннәрне алгансыздыр дип беләм.

Шунда гына танып алдым: яз көне шәп кенә чәкәләшеп танышкан райком шоферы Йосыф ич бу.

Юлдан борылып, ботак-чыбыкларны биткә китереп сугуыннан саклана-саклана озак кына үткәч, зур булмаган аланга килеп чыктык. Монда әллә ничә таган ясалган, кирпечләрдән өеп, кечерәк мич кебеге дә әмәлләнгән иде. Бер читтә, агач күләгәсендә, брезент җәймә белән капланган зур гына өем – азык-төлектер, күрәсең.

– Бу безнең кухня була инде. Син, Габделнур, йөгеңне бушата тор, без Сәкинә белән «зал ягын» карап килик тә эшкә тотынасы булыр. Атыңны аулаккарак илтеп арканла.

Мин әйләнеп килгәндә, «кухня»да эш кайный иде инде. Мичкә ягып җибәргәннәр, анда, тегермән ташы кадәр табада без алып килгән чебиләр кыза, таганнарга асылган чиләкләрдә ниләрдер кайный.

Тагын бер әкәмәт җайланмага шундук күз төште. Дүрт аяклы зур гына тимер тартмада утын күмере дөрли, шуның өстенә юан гына тимерчыбыкларга суган телемнәре белән аралаштырып тезелгән ит калҗалары кыза иде. Шашлык дигәннәре шулдыр инде, күрәсең.

Кыска ак халат киеп алган Йосыф учаклар тирәсендә бөтерелеп кенә йөри, Сәкинә бәрәңге  әрчеп утыра иде. Кулы кулга, теле телгә йокмый Йосыфның.

– Әйтәм бит, Сәкинә, үтә дә җаваплы мәҗлес бу. Бөтен районның язмышы хәл ителә бүген биредә. Вәлитов пенсиягә чыга, Мирбаев  Мәскәүгә укырга китә. Аларны күңелле итеп озатырга кирәк – раз. Алар урынына яңа начальство килә, күңелле итеп каршыларга кирәк – два. Яңа начальствоны куйганда, обкомнан да кеше булмый калмый. Ихтимал, Беренче үзе килмәгәе. Менә булдымы – три. И-и, Сәкинә, хәлләр буласы бар әле бүген монда.

Шулчак, кыска-кыска кычкыртып куеп, ничәдер машина килеп туктаганы ишетелде.

– Һай, килеп тә җиттеләр… Бер нәрсә әзер түгел бит, – дип, Сәкинә сораулы-каушаулы күзләрен Йосыфка текәп, үрә катып калды.

– Зыяны юк, Сәкинә, болар әле юл тузаннарын каккалаганчы, полный өлгерәбез, – диде Йосыф. – Сез монда караштыра торыгыз. Учаклар бик дөрләп тә янмасын, сүрелеп тә бетмәсен. Мин хәзер, кунакларның кәефе кай тирәдә икән, шуны гына карап килим.

Ул, галстугын төзәткәләп-төзәткәләп, агачлар арасына кереп югалды да ялт янә килеп тә чыкты.

– Син, Габделнур, мондагы байлыкка кагыла күрмә тагын, – диде ул, күләгәдәге өемгә ымлап, – вакыты җиткәч, мин үзем күз кысармын. Сезнең өлешкә дә тия әле анда.

Мин, балтамны эзләп, нәкъ шунда таба атлаган идем – артында күзләре бар диярсең.

Тагын, кыска-кыска кычкыртып, машина килеп туктаганы ишетелде. Алкышлы-куанычлы шаулашып алдылар.

Йосыф кояштай балкып йөгереп чыкты, үзенең сулулары капкан.

– Әйттем бит… Обкомнан Беренче үзе килгән! Сизә шул минем күңел.

Вәлитов тә гел миннән сорый: ничек уйлыйсың, Йосыф, кемнәр килер икән, ди. Әйтәм дә бирәм, и мин әйткәнчә була да чыга…

– Алар үзләре генәме? Хатыннары беләнме? – дип, шул якка таба текәлгән килеш, пышылдап кына диярлек сорап куйды Сәкинә.

– Вәлитов хатыны белән. Мирбаев та яшь хатынын калдырмаган. Казаннар үзләре генә, – диде Йосыф һәм авызын ерып, өстәп куйды: – Урманга утын төяп килмиләр инде.

«Мирбаев яшь хатынын калдырмаган…» Бу сүзләр минем йөрәк бәгыремә үк килеп тиде, бөтен тәнемне кыздырып үтте, башыма кайнар кан йөгерде.

Шушыннан соң ниләр булганын мин инде саташулы бер төш кебек кенә хәтерлим.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас