Чәчмә әсәр
23 Июня , 14:46

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (16)

Әмма без күрәчәк күрмешнең башы гына булган икән әле бу. Алда икән әле анасы.

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (16)Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (16)
Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (16)

11

 

Нәби абый мине, гадәттәгечә, сүзсез генә тыңлады. Әле генә ташлавына карамастан, яңадан үзенең «кәҗә тоягы»н төреп кабызды.

– «Якты киләчәгебез» диме? Шулай ди шул ул. Ярар, алайса. Ул үзенең якты киләчәген Бирәскәдә төзи торсын, ә без, бигүк якты булмаса да, бүгенге көнебез турында сөйләшик өле.

– Мин биш-алты бүрәнә, түбәлек такта да сорап караган идем дә…

– Сорама, кирәкми. Сыерларын Бирәскәгә алып киткәч, ул торак кемгә кала инде?

– Тузган бит ул. Утынга яраса гына.

– Утынга гына! Үзең үткәч, күпергә уттөртсәң дә ярый, сезнеңчә килеп чыга. Ашыкмыйк әле без кичкән күперләребезне яндырырга. Иртәгә үк син егетләрне җый, мин картларга дәшәм. Ул абзарның бер генә торыгын сүтсәк тә, өеңне сипләрлек таза бүрәнәсе, түбәлек шиферы чыга әле аннан.

– Гаяз Хәкимович ачуланыр бит.

– Ачуланса, үз авызына. Мин җәй көне генә сорадым аннан. Уракка төшкәнче, мин әйтәм, авылга берәр машина утын кайтартасы иде, дим. Карт-коры бар, сугыш инвалидлары. Конюшни өенә дә якмыйча булмый. Нәрсә ди? Әнә иске сыерлар торагы бар, шуны сүтегез, менә сезгә утын, ди. Күрдеңме инде, председатель боерыгын да үтибез, яшьләргә дә өлеш чыга.

Акыллы киңәше өчен Нәбиулла абыйга минем рәхмәтләрем зур иде. Иртәгә бу эшкә тотынырга булдык. Яшьләрдән очраган-күргәннәргә әйтеп киттем. Кызганыч, кордашлардан бары Закир гына өйдә иде. Кайсы инде Казанга эшкә урнашып өлгергән, кайсы урнашу артыннан йөри.

Әйтүен әйттем, ризалыкларын да бирделәр, әмма әйтелгән вакытка Нәби абый белән чыгып бассак, анда әле берәү дә юк иде. Бераздан Закир чыкты. Картлардан тагын икәү килде.

Килмәсләрме дип бераз көтеп утыргач, башлый торырга булдык. Нәби абый тәмәке төрергә туктаган арада сөйләп алды:

– Әй, егетләр, элек үтә иде ул өмәләр! Эшкә түгел, берәр бәйрәмгә җыеламыни халык. Һәркем авызында уен да көлке, мәзәк тә такмак. Ул арада, яулык чите белән генә авызын каплап, хуҗа хатын килеп чыга. «Әйдәгез, абзыкайлар, бәлешем суына, кереп чыгыгыз инде», – ди. Керәсең, сәке артыннан кечкенә мичкә тәгәрәп килеп чыга. Ачы бал. Кая ул ару-талу, өмәдән күңелләр күтәрелеп кайта иде… Әй, егетләр, хәзер әллә нишләде халык, әллә нишләде, бигрәк тә менә сугыштан соң.

Мин, Нәби абыйның сөйләненнән үземчә нәтиҗә ясап, бер туктаган арада әйттем:

– Жәмәгать, мин, кызыл турыны җигеп, тиз генә Бирәскә кибетенә барып кайтыйм инде. Формасын китерик.

Кесә төпләрен селкеп, бер ярты һәм чити алдым. Биш кеше ни генә майтара. Саклык белән генә түбә шиферларын кубарып, ике-өч ниргә бүрәнә сүтүгә, тәмам күз бәйләнеп тә өлгерде.

Нәби абыйларга кереп, «өмә ашы» үткәрдек. Авыз чылангач, телләр дә язылып китте. «Әйбәт эш башлап җибәрдек бит әле без, – диябез, – сүтеп бетергәч, утынын, шиферын бөтен авылга гаделлек белән генә бүләрбез. Гаделлек сакласак, киләсе өмәләргә халык та бердәм җыелыр. Нигә әле бу Бирәскә авызына гына карап торырга? Бердәм булсак, «үз нигезебездә дә бик әйбәт» диябез әле без. Бригадирны да үз авылыбыздан сайлап куярга кирәк, егетләр. Юкса, адәм көлкесе, иртән тор да Бирәскәдән килеп бүген нинди эшләр әйтерләр икән, дип көтеп утыр. Әйе, әйе, егетләр, бердәм булсак, бәлки, киләчәктә әле безгә үзебезгә аерым колхоз булырга да рөхсәт итәрләр. Эш йөртә башларга кирәк. Райкомга да языйк, обкомга да…

Шундый ният-омтылышлар белән таралыштык. Клуб-птицефермабызның сәхнә өлешен мин инде үзебезнең әйбәт кенә фатирыбызга әверелдергән идем. Тамаша залының идән сайгакларын сүтеп алып (кошларга такта идән зарар гына, диде Сәкинә), шуның белән сәхнәне ныгытып бүлеп куйдым. Минем иске өйдән алып чыккан, Сәкинә күтәреп килгән урын-җирләребез, табак-савытларыбыз да җитәрлек. Киләчәккә матур планнар кора-кора бик озак сөйләшеп яттык. Кәләшнең кочагында йоклауның рәхәтлекләрен сөйләп торасы юктыр инде аның.

Иртән торганда да күңелләр күтәренке иде. Үзебез әллә ни сөйләшмибез дә, бер-беребезгә карашабыз да елмаешабыз, карашабыз да елмаешабыз.

Кичә караңгыда әле эшебезнең нәтиҗәсен юньләп күреп булмады. Чыннан да эшкә ярардай бүрәнәләр чыкканмы анда? Шиферларны да өемгә ташлап кына бардык, җүнләбрәк өясе булыр. Иртән аннан-моннан капкалап алуга, тизрәк шунда киттем.

Килсәм… Ни уйларга, ни әйтергә белми каттым да калдым. Черек-чарыктан бүтән бер генә бүрәнә дә, китек-катыктан башка бер генә бөтен шифер да юк. Әллә җен-пәриләр туй ясаганмы монда? Бичуралар шулай явыз шаярганмы? Хәтердә балачактан ук ышаныр- ышанмас ишетеп үскән әллә нинди сөйләкләр кабатлана, ә колак төбендә Нәби абыйның «әллә нишләде хәзер халык, әллә нишләде» дигән сүзләре яңгырый кебек иде.

Әмма без күрәчәк күрмешнең башы гына булган икән әле бу. Алда икән әле анасы.

Төшлекне ашап утырганда, «фатирыбыз» тәрәзәсе каршына пытыр-пытыр мотоцикл килеп туктады. Ияренә милиция киемле берәү атланган. Моңа бик гаҗәпләнеп, каршыларга чыктым.

– Синме Минһаҗев? – диде бу, үзе бик тырышып кителенә, чалбарына кунган тузанны кага, миңа күтәрелеп тә карамый.

– Мин булам. Ни кирәгем чыкты, иптәш өлкән лейтенант? – дим, моның погоннарына күз төшереп.

Өлкән лейтенант, мотоциклның әллә кай җиреннән озынча плюш тотып алып, итекләрен ялтыратырга тотынды.

– Кичә ферманы кемнәр белән сүттегез, шуларның өйләрен күрсәтеп чык әле миңа, Минһаҗев.

Нишләмәк кирәк, йөреп чыктык бар өемчеләрнең дә йортларын. Өлкән лейтенант өйләргә кереп тә тормый, ишегалдына үтүгә, абзар-кура, бакча арты тирәләрен әйләнеп, блокнотына  нидер язып куя да ары китәбез. Соңгысыннан Нәби абыйларга барып кердек.

– Әллә яманлап йөренү инде, өстәл артыннан гына кузгалган идек. Гөлҗиһан, самавырыңны яңартып җибәр, – диде Нәбиулла абый, аптыраулы карашын әле миңа, әле өлкән лейтенантка күчергәләп.

– Чәйләп тормыйбыз. Апа, син тыштагы эшләреңне караштыра тор, безнең сөйләшеп аласы сүз бар, – диде өлкән лейтенант. Идәндәге өстәл аягы турысыннан без бушаткан шешәләрне берәм-берәм күтәреп иснәп карады. – Яшерми генә әйтегез, күпмегә саттыгыз колхоз фермасын? Сәлимуллин, өлкән кеше буларак, иң дөрес җавапны синнән көтәм.

– Менә бер кызык! Нигә без колхоз фермасын сатыйк ди? Утынга сүттек. Утын кирәк. Колхозга да. Аннары колхозчыга да инде… – Сиздермәскә тырышса да, Сәмигуллинның каушавы сизелеп тора иде.

– Сатмагач, кайда соң ул утын?

– Монысына инде үзем дә тәмам аптыраш. Төнлә арба тавышлары ишеткән идем ишетүен. Күңелдә аз гына да шик булмагач, торып чыгарга уйлап та карамадым.

– Минһаҗев, син ишеттеңме андый тавышлар?

– Юк шул. Арылгандыр, бигрәк каты йокланылган.

– Әллә күбрәк эчелгәнме? Ферма кадәр ферманы саткач, акча җитәрлек булгандыр?

– Кая инде! Биш борынга бер ярты да бер чити.

– Ярар. Хәзер әйтегез, бу эшнең инициаторы, тоесь башлап җибәрүчесе кайсыгыз инде?

– Мин! – диде Нәби абый, бер аяк башы алгарак чыгып. – Ягъни мәсәлән, прсидәтелнең сүзен мин Габделнурга җиткердем. Өмә турында фикерне дә мин әйттем.

– Председательнең нинди сүзен?

– Шул ферманы утынга сүтү турындагы сүзен. Авылга бер-ике машина утын кайтару турында сорап барганием. Пирс… пирспиктивсыз авыл дигәч тә алай… Кыш чыгасы бар бит. Бигрәк тә карт-корт, сугыш инвалидлары авыр хәлдә калды. Шунда әйтте инде, әнә иске ферманы сүтегез, менә сезгә утын, диде.

– Шул турыда документ, ну, берәр язуы бармы?

– Юк, бернинди язу-фәлән бирмәде. Телдән генә әйтте…

– Кемнәр шаһит председательнең шулай әйтүенә?

– Шаһитмы?.. Болай, кабинетына кереп-чыгып йөрүчеләр булды. Идарә кешеләре. Пр сидәтелнең сүзен тәгаен генә ишетүчеләр булдымы-юкмы, анысын өздереп кенәйтә алмыйм.

– Понятно, – диде өлкән лейтенант һәм алдындагы кәгазьгә нидер яза башлады.

– Иптәш өлкән лейтенант! – дидем мин, үзебезнең гаепсездән гаеплеләр була баруыбызны төшенеп, эчке ярсуымны көчкә тыеп әйттем: – Сез менә шул утын каракларын табарга ярдәм итегез безгә. Юкса болай да җәрәхәтле күңелгә тоз сибәсез. Каракларны табасы иде әүвәле!..

Өлкән лейтенант күтәрелеп усал караш ташлады да тагын язуында булды. Без аның каршында үрә катып басып тордык. Барып утырсак, белмим, ни әйтер иде ул, юк шул, мыш-мыш килә-килә басып тордык.

– Сез биргән җаваплар бездәге мәгълүматларга туры килми. Тикшерербез. Кирәксә чакырырбыз. Шуңа күрә безнең рөхсәттән башка беркая да китеп йөрмәгез. Шул турыда, менә, кул куегыз.

Кул куйдык. Ишек бик каты шапылдап ябылды.

 

12

 

– Ишкәнсез икән ишәк чумарын, – диде Гаяз Хәкимович, безне игътибар белән генә тыңлагач.

Хәер, аның игътибары безне тыңлаугамы, әллә очлый торган карандашына күбрәк юнәлгәнме – белмәссең дә. Карандашын очлап бетергәч, алдындагы кәгазьгә сызгалап карады, озын гына очы черт итеп сынды. Председатель аны өстәлгә ыргытты да алдындагы кнопкага басты. Шунда үк Сәрия йөгереп килеп керде.

– Сеңлем, язарга берни калмаган монда. Ни карандашы, ни авторучканың карасы беткән… Та-ак, – дип сузды ул, кыз ялт чыгып киткәч, – сез хет бригадир белән киңәштегезме соң аның турында?

– Юк, – дидек без икебез беравыздан.

Нәби абый өстәде:

– Үзең әйттең бит инде, сүтегез, менә сезгә утын, дидең. Шулай булгач…

– Өмә оештырыгыз, дидемме соң?

– Алай дип әйтмәдең дә… Әмма ләкин, үзең генә сүт, дип тә әйтмәдең ич. Берүзем ничек…

– Син, Сәмигуллин, бутарга маташма монда. Колхозда эш ничек оештырыла? Председатель бригадирларга наряд бирә, бригадир шуның нигезендә колхозчыларны оештыра. Ә сез нәрсә? Ни бригадирга, ни миңа әйтү юк, тотасыз да җыелышып ферма сүтә башлыйсыз, сүткән материалларны чурт знает каядыр куясыз. Бу бит, беләсезме, нәрсә дип атала? Групповой төстә колхоз милкенә, ягъни социалистик милеккә кул сузу дип атала бу. Беләсезме, Жинаять кодексында моның өчен нинди җәза каралган?

– Нинди? – дидем мин, милиция килеп катнашкан эшнең һич тә җүнлегә бармавын башта үк сизенеп, инде төгәлрәк белергә теләп.

– Нәрсә, әллә төрмәгә тыкмакчы буласыңмы безне? – диде Нәби абый, усал итеп, өтеп ала торган итеп.

Минем хәтердә аның безне, ат җигүче малайларны: «Жыен җен әвәләгән нәрсәләр!» – дип тиргәгән чаклары чагылып узды.

– Суд нинди хөкем чыгарыр, анысы инде синең белән минем эш түгел, – диде Гаяз Хәкимович, тәрәзәдән ниндидер бик гаҗәп нәрсә күреп алгандай, текәлә-текәлә шунда карап.

– Һы! – диде Нәби абый шундый ук усаллык белән.

– Гаяз Хәкимович, әүвәле утын каракларын табасы иде бит… Бәлки, сез әйтсәгез, милиция сезне тыңлар. Мин әйткәнгә колак та салмады ул. Сез әйтсәгез, колак салырлар иде.

Гаяз Хәкимович һаман да тәрәзәгә текәлеп утыра бирде. Аннары кинәт берьюлы ике учы белән дә өстәлгә шап итеп сугып куеп, урындыгына киерелебрәк утырды.

– Ярар, менә болай… Мин, әлбәттә, сөйләшеп карармын. Райкомда да, прокуратурада да. Ничек тә эшне җайларга тырышырмын. Сез дә моннан ары сак булыгыз. Һәр эшегезне бригадир белән, минем белән киңәшеп эшли торган булыгыз. Аңлыйсыздыр? Все. – Һәм телефон трубкасын кулына алып, кызу-кызу тишекле тәлинкәсен әйләндерә башлады.

 

13

 

Без туй ясамадык.

Юкса, бик еш җиңелчә генә бәхәсләшә-үпкәләшә, уртак фикергә дә килә язган кебек идек инде. «Нигә сузарга, Габделнур җаным, әйдә, бездә үткәрәбез туйны. Әти дә, әни дә ике куллап ризалар. Сузмыйк, яме, Габделнур җаным. Кешедән уңайсыз бит ул, туйсыз гына яшәп китү», – ди Сәкинә. «Аңлале мине, Сәкинә, – дим мин, – «Йортка керү –тәмугка керү», – дигәннәр борынгылар. Менә йортны сипләп керик, иртәгә дөбердәтеп басып, ду китереп үткәрәбез туйны». – «Нигә йортка керү булсын ул? Кыз өендә туйлыйбыз гына бит». «Юк инде, Сәкинә. «Туй ул – бергә тормыш башлауның тантаналы капкасы. Капканы ничек үтәсең, алдагы тормышың да шулайрак булачак», – диләр». – «Әллә нинди ырымнар сөйләп утырмачы инде, Габделнур җаным». – «Бер дә ырым түгел, Сәкинә, борын-борыннан килгән халык сынамышы». – «Һай, ирлек горурлыгың бигрәк көчле синең, Габделнур җаным. Жиңәрмен димә…

Милициядән килеп, Нәби абый белән икебез өстеннән гаепләү кәгазе язып киткәннән соң, безнең бәхәсләр тынып калды. Бәхәсләшү түгел, бу хакта беребез-бер ләм-мим сүз башламый. Сүз бүтәнчәрәк. «Һай, Габделнур җаным, ниләр генә булып бетәр икән инде бу?» – ди Сәкинә, килеп тыгылган күз яшьләрен миңа күрсәтмәскә тырышып. «Безнең бер гаебебез дә  юк. Дәү әни әйтмешли, Алла шаһит, Алла ярдәменнән ташламас». «Үземнең дә күңелдә гел дә шул картлар сүзе. Ходаем, ярдәмеңнән ташлама, дим, үзем шөбһәләнеп тә куям. Алладан догасын укып сорарга кирәк, ә без бер генә дога да белмибез». – «Алай димә, Сәкинә, мин кайбер догалар беләм, дәү әни өйрәтте», – дим мин һәм белгәннәремне укып та күрсәтәм. «Һай, рәхмәтләр яусын абыстайга, урыны оҗмахта була күрсен». Алай догалар белгәч, сине мәүлет ашларына гына йөртерлек икән», – ди дә Сәкинә моңсу гына елмаеп җибәрә. Минем дә күңелгә җылылык йөгерә.

Һәм без онытылып эшебезгә тотынабыз. Эшебез әйбәт кенә бара. Чебиләр инде әтәч-тавык булып җитә яздылар. Таң беленүгә, яшь әтәчләрнең тамак чарлый-чарлый сакаулап кычкыра башлауларына уянып китәбез. «Ки-кү-үки!» – ди берсе. «Әй маташкан буласың! Менә болай кирәк: ки-ки-кү-үк!» – ди икенчесе. Өченчесе аңардан уздырмакчы: «Ки-кик-рү-ү!» Чеби-тавыклар аларга йокы аралаш чыелдашып куялар: «Тырышкан буласыз! Ошамый әле берегезнең дә җыры, ошамый!»

Шуларны тыңлый-тыңлый, Сәкинәнең җылы-йомшак, тәмле исле куенына елыша-елыша ятулары әй рәхәт тә соң! Кулларымны сулышым белән җылытып алам да, йокылы Сәкинәне кочагыма кысмыйча булдыра алмыйм.

Чеби тавык-әтәчләр канаткайларын шыелдата-шыелдата кунакчалардан коелыша башлауга, без дә торабыз. Әнә шул чеби-тавыклар да чүпләп бетерә алмастай эш-мәшәкатьләребезгә чумабыз.

Беркөнне фермабызга Гаяз Хәкимович килеп чыкты. Кереп сәлам алышуга, безнең тирыбызга» күзе төште, җир идәнгә карап куйды.

– Тәмам җайлашып беткәнсез икән сез монда. Ярый, бик әйбәт. Ну, эшләр ничек бара? План үтәлер шикеллеме?

 

«План» сүзе миңа бик сәер тоелса да (көн саен диярлек председательнең язуы белән чебиләрне уңга-сулга озатып торганда, нинди план икән ул?), мөдир Сәкинә бер дә аптырамады. Тиз генә үзенең зур исап-хисап кенәгәсен алып килеп, хәзергесе көндә күпме чеби барлыгы, күпмесе председательнең язуы белән озатылганлыгы, күпмесе фәлән-фәлән сәбәп аркасында «списать ителгәнлеге» турында сөйләп китте.

– Ярый, аңлашылды. Правление сезнең эшегездән канәгать. Ә боларны мин бухгалтериягә тапшырырмын, – диде ул һәм үзенең «распоряжение» кәгазьләрен, зур учында йомарлап, пиджагының ян кесәсенә тыкты.

– Гаяз Хәкимович, – дидем мин һәм баядан бирле тел очын ачыттырып торган соравымны бирергә ашыктым: – Ничек соң, әле сөйләшеп карамадыгызмы районда? Утын каракларын эзләү турында дим?

Председатель йөзеннән бер генә мәлгә күләгә узды.

– Син, Минһаҗев, һаман да мәсьәләне аңлап җиткермисеңме, әллә аңламаганга салышасыңмы? Сүз бит утын урлау турында бармый, ә колхоз милкенә групповой кул сузу турында бара. Болар, ай-һай, икесе ике нәрсә. Беләсезме шуны?

– Әллә… Үзем сөйләшеп карармын, дигәч кенә соравым.

– Сөйләшермен, әлбәттә. Эшегез болай барганда, аяк терәп сөйләшергә була. Шулай дәвам итегез. Андый-мондый тикшерү килгәндә дә, йөзегезгә кызыллык килерлек булмасын. Уңышлар сезгә!

Ул чыгып китүгә, идәндәге пөхтәләп бөкләнгән кәгазьгә күзем төште. Алып карасам, председательнең әлеге «распоряжение»се калган икән.

– Һай, документ ич бу. Бая, ашыгып кесәсенә тыкканда төшереп җибәргәндер инде Гаяз абый, – дип, Сәкинә тизрәк кәгазьне кулымнан алды.

Мондый «распоряжение» тотып килүчеләр торган саен ешая барды. Гаяз Хәкимович әйткәнчә, тикшерүчеләр дә килде. Тикшерүчесе кем дисең? Авылыбызның элекке партсекретаре, хәзер райком инструкторы Гамбәрия. Башта танымый да торам үзен. Калынаеп, өлкәнәеп киткән. Йөрешләре, сөйләшүләре, безнеңчә әйтсәк, «үтә дә важный»! Ашыкмый гына кетәкне әйләнде, куначаларга күз төшерде. Иелеп бер чеби-тавыкны күтәреп-капшап та карамакчы иде бугай, теге тоттырмады, шәрран кытаклап, читкә очты. Аннары Сәкинә белән алар безнең «фатир»га үздылар – мөдирнең исәп-хисап кәгазьләре шүнда иде. Анда кереп китешли, Сәкинә, арттарак калып, миңа пышылдады:

– Ике чебине чалып, тарантасы башына сал.

Никадәр җаннарым актарылса да, мин инде бу эшкә күнегеп килә идем, Күзләремне чытырдатып йомам да, кыйблага карап, Аллага тапшырам. Чалгы пәкемне, Гали пәкеседәй, үтә үткен йөртәм.

Әмма иң зур «распоряжение» алда булган икән әле. Бирәскәдән җим-фураж төяп кайтып килә идем, урамда Гаяз Хәкимович очрады.

– Минһаҗев, минем янга кереп чыгарга онытма, – диде дә аргы якка үтеп китте.

Мин идарәгә таба борылдым. Анда Сәрия балдыз белән күңелле генә шук-шаярышып сөйләшеп торган арада председатель дә килеп җитте.

– Беләсеңме, Минһаҗев, колхозга «Волга» машинасы алып җибәрергә торабыз бит әле, – диде ул, урынына утырып, куе кара чәчләрен артка тарый-тарый.

– Шәп булыр, – дип җөпләп куйдым мин председатель сүзен.

– Менә шуңа мин сине утыртырга исәпләп торам, андый вәгъдәм дә бар ич. Ничек карыйсың?

Бигрәк көтелмәгән хәбәр иде бу минем өчен. Кошчылык фермабызга мин инде тәмам ияләшеп беттем, Сәкинә белән бергә-бергә эшләүләре миңа җан рәхәте, кызыл туры дилбегәсе миңа гүя туганнан бирле гомерлеккә бирелгән, ә машина руле исә ул болай гына, армия хезмәте генә кебек тоела башлаган иде инде.

– Белмим шул… – дидем мин, аптыраганнан җилкә чокырымны кашып.

– Беләсе юк, Минһаҗев. Әйтә киләм бит, алга таба карап фикер йөртергә кирәк. Сезнең ул птицеферма, әйтергә кирәк, вакытлы чара гына. Киләчәктә бөтен шартты килгән птицекомбинат төзеп җибәрәчәкбез. Бирәскәдә, әлбәттә. Киләсе елга Культура сараен өлгертергә исәп. Анда эшләргә иң лаек кандидатларның берсе кем дип уйлыйсың? Хатының Сәкинә. Синең дә урының кайда булырга тиеш инде? Правление машинасында. Торак якларын Бирәскәдә җайларга тырышырбыз. Йә, ничек?

– Сәкинә белән киңәшмичә булмый әле монда, – дидем мин, аптырабрак. Шул ук вакытта председатель әйткән «якты киләчәк» күңелнең әллә кайсы кылларын җилкендереп өлгергән иде инде.

– Киңәшегез, әлбәттә. Менә шул якты киләчәккә бару юлында без монда практик мероприятие үткәрергә уйлап торабыз. Каенсар урманын беләсез инде, шунда бик матур бер банкет үткәрмичә булмый. Ну, табигать кочагында күңел ачып алу. Кунаклар да булачак. Райкомнан. Казаннан. Та-ак… Менә шунда сезнең икегезнең дә катнашуыгыз желательно. Сәкинә гармуны белән, ә син тегесен-монысын хәзерләүдә булышырсың. Райком шоферы Йосыфны беләсең инде син. Бик елгыр, бик үткен егет. Кулыннан килмәгән эше юк. Барысына да өстәп, менә дигән пешекче. Ул пешергән шашлыкны, ул хәзерләгән табаканы Мәскәүнең иң яхшы ресторанында да таба алмыйсың. Әллә нинди сихерләрен белә, шельма. Ну вот. Син шуңа булышырсың, и… аңлыйсыңдыр? Йосыфның кулинария серләрен белеп калырга тырыш. Киләчәктә би-ик ярап куяр. Килештекме?

– Эһе.

– Мондый практик мероприятие ни өчен кирәклеген дә төшенәсеңдер дип уйлыйм. Теге чакта әйткән идем шикелле. Син утырачак «Волга»ны эләктереп калу өчен дә кирәк бу, аннары, колхозда күпме төзелеш эшләре… Көн саен районга, а также Казанга да йомыш төшеп кенә тора. Йомыш – майласаң гына йогыш, диләрме әле? Ну ладны, көнен-сәгатен хәбәр итәрбез, Сәкинәгә дә әйтеп куй. Та-ак. Аннары шунысын да сөйләшик әле без, Минһаҗев.

Гаяз Хәкимович, урыныннан торып, акрын гына тәрәзә турыннан әйләнеп килде, үтешли, ишекне тартып куйды. Үзе аска гына караган, кулларын күкрәгенә кушырган иде.

– Хотя монысын да үзең төшенәсеңдер дип беләм, шулай бит. Олы кунаклар нинди генә олы сүзләр сөйләшсә дә, ял иткәндә, ничек кенә шаярмас-калмас, боларны күрмисең дә, ишетмисең дә. Одним словом, булганмы ул банкет, әллә төшкә генә кергәнме… белмисез дә, күрмисез дә. Аңлашыладыр?

– Мин гайбәтче дә, шымчы да түгел.

Көтмәгәндә иңбашыма председательнең авыр кулы килеп кунды.

– Молодец, Минһаҗев! Синең чын ир-егет икәнеңне күптән чамалап алдым мин. Молодец! Так держать! – Председатель, иңбашымнан кага-кага, кәефле кеткелдәп куйды. Чыгып киткәндә, хушлашырга кулын да сузган иде бугай ул. Әллә артык дулкынланудан, әллә һаман да күңелем утырып җитмәгәнлектән, анысын төгәл генә хәтерләмим.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас