

(Ахыры.)
Хатын әйтмешли, буй озынырак шул безнең нәселдә, буй. Теге карт белән карчык бу йортның хуҗалары икән. Фәйзулла дигәне һәм Хәйдәр дигән кунак әби белән бабайның кияүләре булып чыга. Тагы да ике яшь хатын белән яшь ирләр Зилә белән Фәйзулланың кияүләре белән кызлары, берсе Эстәрлетамакта, берсе Уфада торалар, ди.
Мин кунакларны барлап чыгам, хет берәрсенең йөзендә берәр танышымны табарга тырышам. Юк, булмый. Шунда Зилә янына килеп баскан кунак хатынга карыйм. Монысы Сания диделәр түгелме соң? Зиләгә бик тә охшаган. Үзе дә карап-карап ала миңа, әллә танырга чамалый. Ул, җай гына атлап, хатын белән минем артыбызга килеп басты. Кулларын безнең кулбашларга куеп:
– Ну, җизни, их, шушы җизнине! Нигә, аны алдан ук әйтсәң булмыймыни! Апа әйтмәсә, һич күңелемә килмәс иде. Исәнмесез, Хәсән абзый! – дип, чап-чоп тәүдә мине, аннан хатынны үбеп алды бу. —Колгына урманнарында, Алатау башындагы Изге чишмәдә чәйләр эчереп җылыткан идең бит безне, Хәсән абзый, – дип, мине тагы кочаклап, аркамнан яратып куйгач кына бераз зиһенем ачылып китте.
Фәйзулла:
– Хәсән туган танырмы? – дип уйлаган идем. Санияне дә, мине дә танымадың. Апаң әйтмәсә, Сания балдыз, син дә танымаган булыр идең, шулаймы?
Сания, турсая биреп:
– Шулай, шулай, җизни. Күңелең булгандыр инде? Шулкадәр безне җәфаламасаң! Бигрәк тә, кунакларны! – ди.
Шунда Фәйзулла:
– Менә хәзер баягы килешүнең шартын да әйтәм, – дип, минем күзләргә карый. – Шарт икәү иде. Беренчесе – безгә кунакка керү. Монысы үтәлде дияргә дә була. Ә менә икенчесе: сезне кунмыйча кайтармыйм. Шартым шул, – ди.
Мин аңа каршы килә алмыйча, башымны селкеп:
– Мин ризалыкка риза да ул, тик хатын нәрсә дияр, – дим. Барысы да карашларын хатынга күчерәләр. Ул бу кадәр игътибар, карашлардан бераз югалыбрак, миңа сыешып:
– Мин нәрсә әйтим инде, ир – баш, хатын – муен, – дигән була.
Шулай итеп, безне бу табында кунак булырга күндерделәр. Кунак булу урман кисү түгел, ничек тә түзәрбез. Кунак килсә, үз бәхете белән килә, диләр.
Минем күз алдымнан берәм-берәм Бөрҗән урманнары, Алатау башындагы Изге чишмә, ,Фәйзулла җырлаган җырлар исемә төшеп китте. Сизеп торам хатын урынында утырып түзә алмый. Миңа гына ишетелерлек итеп:
– Нинди Колгына ул, нинди Алатау чишмәсе? – дип сораштыра.
– Әй, сөйләрмен әле кайтышлый, бер-ике сүз белән әйтеп бетерә торган түгел, – дип җаваплыйм. Һәм: – Башымны катырма әле, үзем дә юньләп төшенеп бетмәдем, – дип өстим. Чөнки теге вакытны мин күргән сукбайлар бөтенләй икенче кешеләр иде бит. Һич охшамаганнар боларга. Үзгәрсә дә үзгәрә икән кеше!
Минем уйларымны бүлдереп, капка алдына тагы бер җиңел машина килеп туктады. Фәйзулла үрелеп тәрәзәгә күз салгач:
– Әнә, яшьләр дә кайтты, болай булгач, барыбыз да җыелдык, – диде.
Менә ишектән киң елмаеп көләч йөзле, киң күкрәкле, дулкынланып торган чем кара чәчле бер башкорт ире күренде. Бала күтәргән яшь кенә хатыны да керде. Фәйзулла белән Зилә, кояштай балкып:
– Менә болары – безнең улыбыз Илдар белән киленебез Разия, – дип, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, безнең белән таныштыралар.
Яшләр табынга утырганчы азрак тәнәфес ясап алырга булдык. Фәйзулланың яңы төзелеп бетеп барган өен дә карап килдек. Тырышып ята кеше. Җиренә җиткереп төзи. Без кире төп йортка кайтканда, бакчадагы карт алмагач төбендәге зур гына сәке өстенә чәй табыны әзерләнгән иде. Табын уртасында буларын бөркеп зур гына самавыр утыра. Табынга утырышабыз. Монда җиләс. Җәйнең тәүге көннәре. Бар дөнья җәй җылысына исереп оеган.
Сизеп торам, Фәйзулланың минем белән иркенләп, чишелеп сөйләшәсе килә. Безнең янга җайлап хатын белән Зилә дә сыеналар. Шулай сөйләшеп, серләрне чишеп, чәйләп утырабыз. Фәйзулла хатынына:
– Бар әле, Зилә, безнең иң зур байлыкны алып чык, менә Хәсәнгә күрсәтик үзебезнең яшь чакларны, – ди.
Зилә бераздан калын гына фотоальбом күтәреп килеп чыкты. Чәй эчә-эчә фотосүрәтләр карап утырабыз. Озакламый безнең янга Фәйзулланың балдызы Сания белән баҗасы Хәйдәр килеп утырды. Зилә, бераз уфтанып:
– Таҗикстаннан алып кайткан бар байлыгыбыз менә шушы да, бер Көръән китабы булды. Барча мөлкәт анда калды, – ди. Фәйзулла, уң кулын һавада бутап:
– Әй, төкер лә күзенә, исәнлек кирәк. Әнә, нинди оныклар үсеп килә. Сиңә ни җитми? – ди, җанланып, һәм бер фотосүрәтне кулына алып бик озак карап торгач, үкенечле тавыш белән уфтанып дәвам итә. – Безнең тормышыбызда иң үкенечлесе – менә Илдар улыбыз һәлак булып шунда, чит җирләрдә торып калды, – ди.
Бераздан Сания белән Хәйдәрне өйгә чакырып алдылар. Без тагы дүртәү генә торып калдык. Баҗасы алдында азрак дәшмирәк торган Фәйзулла:
– Теге чакны, кайтып бер ел үткәч, Сания баласы белән Хәйдәргә тормышка чыкты. – дип сер чиште. – Аларның тагы ике балалары бар. Әле Уфадалар. Ә бу – улыбыз Илдар, – диде, хатыны белән безнең янга якынлашып килгән Илдарны күреп.
– Әт-тәтә, бездән башка гына чәйләп утырасызмы! – дип такмаклый-такмаклый алар да безнең янга сәкегә килеп утырдылар. Шунда Илдар әнисе янында яткан фотосүрәтне күреп үрелеп алды. Зилә кулы белән капларга чамалаган иде дә, өлгерә алмый калды. Кыенсынып, бер Фәйзуллага, бер безгә карады. Ни әйтергә дә белми югалып калды. Шунда уллары Илдар:
– Әни, ә мин бит бу фотосурәттә кем төшерелгәнен беләм. Хәтереңдәме, син мине өебезгә беренче алып кайткан көнне? Менә шул вакытта син теге якта кабартма пешергәндә, мине әтием янына утыртып чыгып киткән идең. Шунда ул малай мине: “Утырма минем әти янына!” дип этәреп төшерде. Мин, авыртудан бигрәк, куркып еладым, азактан бергәләшеп, әй, көлгән идек ул чакны. Аннан соң да әле, теге күпер астыннан качып барганда, син суга егылгач, ул зәңгәр ут кебек пәйда булды да, синең гәүдәңне судан алып, читкә борып салды. Шуннан теге тимер рәшәткәне сындырды. Мин нык курыктым шул чакны, үземнең ничек атлап киткәнемне дә сизми калдым, – диде. Сания аптырап тагы барыбызга да карап алды да:
– Булгандыр инде, улым, булгандыр, – дип, моңсу гына әйтеп куйды. Илдар сизгер егет булып чыкты, табындагы киренкелекне җиңеләйтергә була:
– Ни, әти, мунча ягып җибәрсәк ничек булыр икән? – дип, урыныннан торды. Сания дә, Фәйзулла да, икәүләшеп:
– Соң? Нишләп сорап торасыз? Күптән вакыт, ул мунчаны без якканны көтәсезмени? – диештеләр.
Аннан Фәйзулла авылдагы туган-тумачаларын кичке мәҗлескә чакырырга китте. Без капка төбенә чыгып авыл белән танышабыз. Бакча артыннан гына күтәрелеп киткән тау сыртына да менеп төшәргә өлгердәк.
Кич, мал-туар кайткач кунаклар җыела башлады. Шулай итеп, кунаклар каршылашабыз, Зилә белән Саниянең башка ага-туганнары, килен-җиңгәчәйләре белән танышабыз. Йортта бәйрәмчә шатлыклы ыгы-зыгы, киленнәрнең ихатада асылган казаннар тирәсендә тыз-быз йөгерешүләре күңелгә канәгатьләнү һәм күтәренкелек өсти.
Кунак кайда да бер чамадарак инде ул. Табыннар гөрләп торды. Төрле-төрле эчемлекләр җитәрлек булуга карамастан, һичкем дуңгызга әйләнеп табын сөрмәде. Күренеп тора, барча ага-туганнар тәрбияле-мәдәниятлеләр. Рәхәтләнеп ашап-эчеп, таңга чаклы җырлашып утырдык. Җырламаган җырлар калмады дияргә була. Фәйзулла тальянда уйнады.
Менә әле машина белән өйгә кайтып баруыбыз. Кичәге кунактан соң хатын, алгы урындыкта оеп, тәрәзәдән дәшми генә, без яшь чакта кичкән Өршәк тугайларын карап бара. Аның белән без бу тугайларны аз урамаганбыздыр заманында... Ләкин монысы инде бөтенләй бүтән хикәя...
Фото: Freepik.