Чәчмә әсәр
22 Июня , 14:57

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (15)

Бусаганы атлап керә алмадым. Ишеккә, нәкъ бит турысына, бер яңактан икенчесенә үрмәкүч оя корып куйган иде. Өй эченә мин әнә шул тузанлы элпә аша гына күз салдым. Эчке елмаюым сүнде. Йа Алла! Вакыт дигәнең, тормаган өйнең бөтен кыяфәте кителгән.

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (15)Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (15)
Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (15)

10

 

Иртәгесен мин төшлеккә Нәби абыйларга түгел, үзебезнең өйгә кайтып кердем. Ишек шыгырдап ачылуга, «әйтерсең бала җылый» дип, эчтән генә көлемсерәп уйлап куйдым. Бусаганы атлап керә алмадым. Ишеккә, нәкъ бит турысына, бер яңактан икенчесенә үрмәкүч оя корып куйган иде. Өй эченә мин әнә шул тузанлы элпә аша гына күз салдым. Эчке елмаюым сүнде. Йа Алла! Вакыт дигәнең, тормаган өйнең бөтен кыяфәте кителгән. Ике матчаның берсе сыгылып килгән, икенчесе сынып ук төшкән. Идәндә тау-тау туфрак өемнәре хасил булган, тәрәзә пыялаларына кояш нуры да үтеп кермәстәй тузан кунган. Матча сыныгы өстендә кечерәк кенә бер пар чабата ята. Йәнис энемнеке! Чормага эленгән булгандыр инде. Арырак тузанга баткан калын Коръән китабын күреп алдым. Дәүәнинеке. Ул да, ихтимал, чормадан егылып төшкәндер. Их, өйдә урын калмады микәнни ул изге китапка соңгы елларда?

Ишекне яңадан бикләп тормыйча һәм Нәби абыйларга да сугылмыйча («Сәкинә клуб мичендә берәр нәрсә пешерер әле», – дигән күңелле уй чагылып үтте), мин кызыл турыны Бирәскә юлына бордым.

Нигә барам Бирәскәгә? Әлбәттә, көндәгечә, чебиләргә сибәргә нәрсәдер алып кайтыргабы гына түгел. Менә барам да председательнең якасыннан борып алам: «Нигә син мине һаман да вәгъдәләрең белән алдап йөртәсең?! Бирәскәдә шәһәрчә фатир яисә менә дигән үз өең, имеш. Менә бүген торырга урыным юк минем. Бир миңа бүрәнәсен, тактасын, үзем сиплим иске өемне. Ата-бабам нигезенә кәләш алып төшәсем бар. Нигә елмаясың, нигә шулай ашыгыч, димәкчеме? Тормыш бу, иптәш председатель, тормыш! Дәү әнием әйтә иде: «Аллаһы Тәгалә ирегенә каршы килеп булмый ул», – дияр иде. Үзең беләсең, без җиде ел хезмәт иткән солдатлар. Ләкин тормыш корып җибәрер чакларыбызның актык срогы килеп җиткән. Беләсеңме, актык срогы! Аңла шуны, председатель иптәш! Аңла да менә шуны, шәфкатьле ярдәм кулыңны суз!»

Идарәдә председатель юк иде.

– Бераз гына көтегез, хәзер килеп җитәр ул, – диде сөйкемле секретарь кызыбыз.

Көтәм. Әллә бер сәгать, әллә ике. Баскыч төбенә чыгып тартып керим дисәм, кулым буш «Прибой» кабы гына чыгарды. Чак кына аты-юлы белән сүгенеп җибәрмәдем.

– Габделнур абый, – диде сөйкемле секретарь кызыбыз, – әллә атыгыз белән генә ферма турләрен бер әйләнәсезме? Шул тирәдә түгел микән ул?

– Кара, син танып сөйләшәсең дә, исемеңне гел хәтерләп бетермим.

– Сәрия ич мин. Сәкинәнең сеңлесе. – Бу сүзләрне әйтүгә, чак кына кызарып та китте бугай. – Сез кайтканны яхшы хәтерлим мин.

«Бу абыең җизнәң булмагае, Сәрия балдыз», – дип, чак кына телемнән ычкынмады.

– Авылдан килеп эшләп йөрисеңмени? Авыр түгелме, шактый ерак бит?

– Утырып эшләгәч, бару-кайтулар бер бәлзәм генә. Үзе бер күңелле.

– Озатучылар да булса… күңелле инде ул.

– Нигә озатучылар? Авылдан килеп эшләүчеләр күбәү без. Савучы апалар, кызлар гына нихәтле!..

– Менә Бирәскә шәһәргә әйләнгәч, андый күңелле биләмнәр бетәр инде, ә?

Сәрия шат гөрелдәп көлеп җибәрде. (Шулкадәр дә апаңа охшатып көләрсең икән!)

– «Биегән кеше бай булганчы, карт алаша тай була», – дип җырлап җибәрә кайчак минем апа.

– Жырларбыз әле без, Сәрия. Башкачарак та җырлап күрсәтербез!  

Ул арада председатель дә кайтып керде. Минем сәламемне әллә ишетте, әллә юк, туп-туры баш бухгалтер бүлмәсенә үтте. Сәрия, мәзәк кенә турсаеп, башын чайкап куйды. «Кәефе юк хуҗаның» дигәнне аңлата иде бугай бу ым.

Председатель үз бүлмәсенә үтте, аның артыннан, ул ачкан ишеккә үк, мин бәреп кердем. Исәбем – керер-кермәс эчемдә кайнаган парны бушата башлау иде. Сәламемне сизмәмешкә салынып үтүе шуңа китереп җиткергән иде инде. Әмма авыз ачарга өлгерә алмый калдым. Гаяз Хәкимович, керүгә, телефон трубкасын кулына алды, аппаратның тишекле-тишекле тәлинкәсен бармагы белән әйләндерергә тотынды. Әйләндереп бетереп, сөйләшә дә башлый, тагын әйләндерә, сөйләшә. Кайсы сөйләшүләре бик кырыс-ачулы, кайсы сөйләшүләре бик ипле-ягымлы, яктырып елмаеп та җибәрә, әйтерсең трубкадан әңгәмәдәшен күреп тора.

Без киткәндә, мондый тәлинкәсен әйләндереп кенә сөйләшә башлый торган өстәл телефоннары юк иде әле. Телефоны стенада беркетелгән, ян боргычын («колагын» дия идек без) әйләндерәләр дә: «Әллү! Станцы! Әллү…» – дип, трубкага өргәли-өргәли, озак кына кычкырып торалар, аннары гына сөйләшә башлыйлар иде. Гамбәриянең эре генә: «Әллү, станцы! Миңа райкомны бирегез!» – дип, яисә: «Милицияне бирегез! Тизрәк!» – дип әтәчләнеп басып торулары, сөйләшкән арада сиңа тишәрдәй итеп карап-карап куюлары әле дә күз алдымда. Кайда икән ул хәзер, безнең үзенә дә игътибарсыз, синең дә җаныңны кимерергә генә торган партсекретаребыз?

Гаяз Хәкимович тишекле тәлинкәне әйләндерүдән туктады. Күкрәк кесәсеннән кызыл тарагын алып, куе кара чәчен тарап алды. Тарагын кире тыга-тыга:

– Хәлләр ни тирәдә, Минһаҗев? Сөйләп җибәр, – диде.

– Хәлләр алай тирәләп-читләп йөрүдән туктады, Гаяз Хәкимович. Өйләнәм мин. Тик менә…

– Шәп, шәп. Котлыйм. Әгәр сер булмаса, кем инде кәләш?

– Сәкинәне алып кайтасы. Бүген булмаса, иртәгә язылышабыз. Тик менә…

– Шәп, шәп! Котлауларымны аңа да җиткер. Инде шул «тик менә» дигәнен тыңлап карыйк.

– «Тик менә» дигәне болай инде. Кая алып төшәргә Сәкинәне? Торыр урыным юк бит минем. Иске йорт җимерек. Ул арада… ишәеп тә куйсак.

– Ничек, ничек?… Ә-ә, шулай шул, – диде дә Гаяз Хәкимович, бер учы белән күзләрен каплап, терсәкләре белән өстәлгә таянган килеш тынып калды. Әллә йокысы туймаган инде председательнең, әллә астыртын гына сүзләремнән көлеп утырамы?

– Аңласаң иде хәлемне, Гаяз Хәкимович! – дидем мин, кызып китүдән үземне көчкә тыеп. Кызарга һич ярамый иде. Ишек артында гына Сәрия утыра, ямьсезләнүем бүген үк Сәкинәгә барып ирешәчәк иде.

Гаяз Хәкимович битен каплаган учы белән яңакларын сыйпаштырды, урыныннан тәрәзә яныннан урады.

– Бик җитди йомыш белән килгәнсең син, Минһаҗев, уйлашыйк әле бергәләп.

– Колхоздан ярдәм булса, мин үзем салыр идем өемне, егетләр дә булышмый калмаслар дип уйлыйм.

– Без мәсьәләгә киңрәк карыйк, Минһаҗев. Әйтергә кирәк, дәүләт күләмендәрәк фикер йөртиек…

– Әйдә соң. Дәүләт күләмендә.

– Син колхозыбызның перспектив планын яхшы беләсеңдер дип уйлыйм. Киләчәктә без бөтен шарты килгән агрошәһәрдә яшәячәкбез. Шушы якты киләчәгебезгә бару юлында беренче адым нидән гыйбарәт? Шуннан гыйбарәт, бөтен колхоз зур бер авылга тупланып бетәргә дә, шәһәр тибындагы йортлар, культура-агарту учреждениеләре и… ничек әле? «Объекты бытового обслуживания и услуг» төзи башларга тиешбез. Инде менә шушы грандиоз планнар яктылыгында синең, Минһаҗев, шәхси үтенечеңне карап карыйк. Бөтен көчне, бөтен средствоны шушы зур планнарны тормышка ашырырга туплыйсы урынга, син бетәргә йөз тоткан авылда иске өеңне ремонтларга, һаман да шул перспективасыз нигезне ныгытырга йөрисең. Ягъни мәсәлән, алга карап түгел, артка карап фикер йөртәсең. Менә бит, дәүләт күләмендә фикер йөрткәндә, ничек килеп чыга. Аңлыйсыңмы?

– Соң бит, Гаяз Хәкимович, әйтеп торам: кәләш алып төшәргә урыным юк минем.

– Шул турыда сүз бара да. Алга карап фикер йөртергә, энем, кирәк, алга карап! Якты киләчәгебезне уйлап, Шулай фикер йөрткәндә, иң дөресе нәрсә? Бирәскәдә яңа йорт салу турында кайгырту. Моңа инде колхоз правлениесе ике куллап ярдәм кулын сузачак сиңа. Аңлыйсыңмы?

– Мин күчәргә теләмим. Сәкинә дә.

– Димәк, шәхси интереслар белән җәмәгать интереслары капма-каршы килә? Шулаймы?

– Каршыдырмы, уйлармын, хәзерге көндә миңа биш-алты бүрәнә, түбә ябарлык такта кирәк. Бүген үк түләп алырга кесәм тап-такыр, алда хезмәтем белән түләрмен.

Председатель шап итеп алдындагы китапларга сугып куйды:

– Аңламаса да аңламас икән кеше! Әйтеп торам бит, совет кешесе хәзерге көн турында түгел, якты киләчәгебез турында уйларга тиеш. Аңлыйсыңмы?

– Аңлашылды. Миңа сынган матчаларны терәтергә ныграк терәүлекләр, аннары түбәне ябарга салам юнәтү хәстәренә керешергә кирәк. Хушыгыз!

– Сабыр ит, Минһаҗев. Без әле сөйләшеп бетермәдек. – Ул, тагын учы белән күзләрен каплап, бермәл тынып калды. – Сез туй үткәрергә уйлыйсыздыр бит?

– Үткәрергә иде дә…

– Туйда тукмак та бии, диләр дә, җыр да биюдән генә тормый шул ул туй. Туйда балын, мәен күбрәк куй, дигәне дә бар аның, – дип сөйләнә-сөйләнә, председатель нидер язарга кереште. – Менә, энем, туйга колхоз правлениесенең ярдәме. Ите, мае, оны. Туйны кайда үткәрәсез?

– Белмим әле.

– Уйлашыгыз. Уйлашканда, минем киңәшне дә уртага салырсыз дип беләм. Менә болай бит ул. Туйны биредә, үзәк клубта яки колхоз ашханәсендә үткәрсәгез уңайрак булыр дим мин. Тукта, тукта, Минһаҗев, тыңлап бетер. Мондый чара какраз якты киләчәккә карап фикер йөртү булыр. Булачак агрошәһәрдә перспективный авыл яшьләре туй үткәрә – бу бит замечательно! Димәк, якты киләчәгебез нык тамыр җибәрә дигән сүз! Аңлыйсыңмы, Минһаҗев?

– Эһе, – дидем мин аңлаган-төшенгән кыяфәттә. Чынлыкта исә председательнең тавышын ишетәм, ә сүзләре җүнләп колакка да керми башлаган иде минем бу вакытта. Ник дигәндә, җилләр уйнап торган кесәмә һич көтмәгәндә «бәхет кошы» килеп керде. Туй үткәрүтурында уйлаган да юк иде, бу турыда, димәк, туй турында, ныклап уйларга да була хәзер. Ата-бабалардан килгән бу гаять күңелле йола без мәхлукләргә дә насыйп нәрсә икән әле ич. Ләкин ничек һәм кайчан башларга инде хәзерлекне? Монысына әле һич башым эшләми, өстәвенә хәзергә, бигрәк урынсызга: «Минем кызым кияү күргән нәрсәме?» – дип әйтте, ди, бер әби» дигән мәзәк килеп төште дә, көләсемне китереп кытыклап тора иде.

– Якты киләчәккә карап фикер йөрткәндә, тагын шунысы әле аның, Минһаҗев, шушы көннәрдә районга тагын биш грузовой машинасы кайтачак. Шуның берсен ничек тә эләктерергә кирәк безгә. Моның өчен мин инде кайбер практик мероприятиеләр күрә киләм. Ләкин, дөресен әйтим, Минһаҗев, минем кайбер чараларга син аяк чалырга маташасың. Әби турында мәзәкне әйтерсең үтәли җил шундук баштан себереп атты.

– Аңламыйм, ничек итеп аяк чалам икән?

– Ышанам, бәлки, үзең дә аңлап бетермәгәнсеңдер. Беркөнне чебиләр әзерләп җибәрү турында минем распоряжениене хәтерлисеңме?

– Эһе.

– Шул распоряжениене ничек үтәдең инде син? Чак кына өзмәгәнсең мин күргән тактик мероприятиене. «Майсыз табадан коймак та купмый» дигәнне ишеткәнең бардыр инде синең. Шулай майсыз гына, кайтачак машиналарның – тү-түт – зәңгәр төтенен генә иснәп калачакбыз. Ә бит, хәтереңдәдер, кайтачак машинага мин синең үзеңне утыртырга вәгъдә бирдем. Димәк ки, нәрсә килеп чыга? Үзең утырачак ботакка үзең балта чабасың, бу килештән. Аңлыйсыңмы?

– Гаяз Хәкимович, моннан ары…

– Ладны, ладны. Моннан ары югарыдан кушканны җиренә җиткереп үти торган бул. Туйларыгыз гөрләп үтсен! Уңышлар!

…Мин председатель яныннан чыкканда, Сәрия урынында утырмый, идән уртасында басып тора, йөзе нәрсәнедер хәтерләргә, ниндидер бик авыр мәсьәлә чишәргә теләгәндәй, бигрәк уйчан, бигрәк аптырашлы иде.

– Габделнур абый, йомышлар уңдымы? – диде ул, нигәдер ишетелер-ишетелмәс пышылдап.

– Уңды. Ә-ә-ә… Үзем дә аңлап бетермим әле, балдыз… Әй, Сәрия сеңлем. Аңлап бетермим… Башым катты.

Кесәмә иртән Сәкинә пакьләп-таслап салган яулыкны алып, тирләп чыккан маңгаемны, битемне сөртергә тотынуыма, чытыр ак яулык сап-сары һәм лач юеш булды

 

 

(Дәвамы бар.)

 

Мөнир ВАФИН фотосы

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас