Чәчмә әсәр
22 Июня , 04:15

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (22)

Килгән кунакларны каршы алырга бабай белән кияве һәм әби чыгып киттеләр. Мин, безне сыйлаган Зилә дигән хатынга карап, акланырга чамалыйм.  – Сез безне гаепләмәгез инде, иптәшегез төрле хәйләләр табып, алдап-йолдап дигәндәй, чәй эчәбез дип кенә алып керде. Мондый зур табынга килеп эләгеребезне белсәк, һич керми идек, – дип, рәхмәтләр әйтеп, урыныбыздан тора башладык. Шунда кунакларны каршы алып мәш килеп йөргән йорт хуҗасы безне күреп алды да җәһәт кенә яныбызга килеп:  – Сез кайда кузгалдыгыз? – дип, безне җилтерәтеп дигәндәй өйгә кире алып керә.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (22)Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (22)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (22)

(Дәвамы.)

Абзый:

– Сания балдыз, ярар, ул кадәр өзгәләнмә. Булган эш, беткән эш. Ярар,  елама инде. Миңа да син елагач кыен бит, – дип, теге хатынны тынычландырырга чамалый. Кая ул, балдызы аның саен ныграк, уелып-уелып елый. Мин чит кеше, уңайсызланып, трактордан ук төшеп киттем.

Фараларны сөрткәләп, йөкне карап кире кергәндә, хатын бөгелеп төшеп битен каплаган. Елаганын тик кулбашлары селкенүеннән генә белергә була.

 Без Эстәрлетамакка килеп кергәндә таң беленә башлаган иде. Бурап-бурап кар яварга тотынды. Күп уйлап тормыйча шәһәрне читләтеп үттем дә каланың “Кәҗә” утарында арбаны ычкындырып Сания белән Фәйзулланы авылларына илтеп килдем.

 — Әйдә, кер дә кер, чәйләп китәрсең, – дип Фәйзулланың бабасы бик кыстаса да кереп тормадым. Капка төпләреннән кире борылдым. Кем булуым, кайдан икәнемне сорасалар да сөйләшеп торырга вакыт  юк. Исемемне, кайсы авылдан икәнемне генә әйтеп бирдем.     

Мин кире арба янына килгәндә, бөтен дөнья ап-ак кар булган иде. Кыш җитүе шушыдыр инде. Вакыт, күптән вакыт. Тизрәк кайтып йөкне бушатырга да рәиснең үзенә кереп берәр атна ял сорарга кирәк булыр. Арыттырды, нык арыттырды. Рәхәтләнеп ял итәргә кирәк.

Фәйзулла көен истә калдырырга тырышып, җырлый-җырлый кайтыр юлга төштем: 

 

Ургылып-ургылып яз көннәрен ташу таша, 

Кайгы-михнәт атлап йөри кеше башы аша...

 

Уелып-уелып кызлар елый,

Югалткачтын йөзек кашларын...

 

XVIII

Бер бушаганрак чакны туры китереп, киттек хатын белән әбиләргә кунакка. Минем бердәнбер әбиемнең майлы коймагыннан авыз итәсем, каймаклап-баллап чәен эчәсем килде. Хатын инде барысына да риза, ул әнисен сагынган.

Бакчаларда бәрәңгеләр утыртылып, бәләкәй бакчаларда түтәлләр чәчелгән чак. Андый-мондый җитди эшләр әлегә юк. Шулай итеп, ике көн әбинең чәйләрен эчеп, мунчасында чабынып кунак булгач, кайтырга чытык. Тик хатынның гына сагыну-сагышлары басылып бетмәгән, ахры:

— Әйдә, яшь чактагы кебек турыга,  Өршәк елгасы буеннан кайтыйк, – дип әйтеп салмасынмы. – Үрәзмәткә җиткәч, Бәгәнәш авылына да сугылырбыз. Вәгыйзләрнең дә, Мәүсилә апаның да хәлен белеп чыгарбыз, – ди. 

– Мин риза, дөнья гизәргә, тек дөнья гизәргә, – дим, машинаны асфалть юлдан читкә, гади юлга борып.

Ләкин басу юлынан  бер егерме-утыз чакрым да китә алмадым, машинам чых-пых төчкерә дә башлады, һәм  юньләп таныш та булмаган бер авыл урамында бөтенләй туктап калды. Ни Вәгыйзләргә барып җитеп булмады, ике арада-бер турыда дигәндәй, чит авыл урамында ватылып ят инде. Машинаның үзем белгән урыннарына тыгылып каравын карадым, тик нигә сүнгәненең сәбәбен генә таба алмадым. Аптырагач, чәмем килә биреп, хатынга:

– Хатын-кызны тыңлап йөрсәң, авырымый үләрсең, дигәннәре менә шушы була инде, – дидем дә, ишекне шапылдатып ябам.

Әйтерсең, машинаның ватылыуна хатын гаепле. Тагы капотны ачып, яңадан двигательне караштырам. Әһә, менә кайда икән сәбәбе! Машина астыннан ягулык килә торган үткәргеч тишелгән икән. Шланг белән дә алыштырырлык түгел. Ягулык үткәргечне салдырып алдым да киттем урам буйлап. Капкаларга караштырып барам, гараж-машина күренмәсме дим. Урамда очраган кешеләрдән сораган идем, барысы да мастерскойга барырга киңәш иттеләр. Бардым мастерскойга, анда азрак салмытдин мастерской түрәсе миңа:

– Таҗикка бар, эшләп бирсә, ул гына эшләп бирергә мөмкин, – диде. – Ул бүген эштән сорап киткән иде. Өендә ул, – дип, миңа аның өен ничек табарга икәнен дә өйрәтте.

Яңа гына төзелеп беткән өй икән. Түбәдә кемдер шакылдап эшләп йөри. Мин капкага килеп керүгә аска төште. Күрәсең, өй хуҗасы шушы буладыр инде. Исәнләшәбез. Мин бу адәмгә ничек дип дәшәргә дә белмичә аптырап торам. Исемен әйтмәделәр, ә мин сорамадым.

– Менә ягулык үткәргеч трубка тишелгән иде, тик сез генә ямап-ябыштырып бирә аласыз, дип әйттеләр мастерскойда, – дим, тегеңә карап. Бу минем кулдагы трубканы алды да, җентекләп карап чыкты. Шуннан мине игътибар белән, мин әйтер идем, тартынусыз, күрәләтә өйрәнергә тотынды. Булдыра алса, кигән киемнәремә чаклы тоткалап карар иде. Ниһаять, телгә килеп:

– Кайда китеп барасыз? – ди. Мин үземнең ничек бу якларга килеп чыгуымны сөйләп бирдем. Бу сәер кеше:

– Эшләп бирәм, бер минут та үтмәс, тик ике шарты бар. Шуңа ризасыңмы? – ди. Мин инде, машинаны төзәтергә әзер торучы кешене табыуыма шатланып:

– Риза, риза, барысына да риза. Тик машина гына эшләсен, – дим, үзем эчтән “берәр яртыга өмет итәдер инде, берәр литр ук каермаса хуш”, дип уйлыйм.

Шунан бу өенә кереп китте дә  елмаеп-көлеп килеп чыкты. Ул да булмый, өй тәрәзәсенә мөлаем гына бер хатын капланып, мине күзәтергә кереште.  Без капкадан урамга чыгып борылганчы күзәтеп калды. Мастерской тыкырыгына борылыр алдыннан теге йортка тагы күз салып алдым. Теге хатын урам буйлап кире якка йөгерә-атлый ашыгып китеп бара. Миннән алдарак барган “таҗик” белән юк-бар сөйләшәбез. Балалар, гаилә турында. Колхоз хәлләрен сорашып, уфтанышып алабыз. Чөнки колхозлар бу якларда да бер чамарак икән. Ни таралмый, ни баралмый. Мин эчтән генә бу сәер кеше турында уйлап барам. Нигә “таҗик” дигәннәр? Исем дисәң андый исемне ишеткән юк. Үзбәк дигән исемле кешеләрне беләм, ә менә Таҗик исемен ишеткән юк. Мөгаен, кушаматыдыр.

Чынлап та, мастерскойда эшне тиз бетереп, ямалган трубканы кулга тоткач, бу кешегә кат-кат рәхмәтләр әйтеп:

– Ярдәмең өчен күпмерәк бирим, кордаш? – дим. Тизрәк исәпләшеп машинам янына барырга кирәк дип уйлыйм. Бу минем кулдан трубканы кире алды да:

– Юк, юк, әле эш бетмәгән, әйдә, барып куеп, кыздырып карыйк. Ярамаса, кабаттан мине эзләп йөрерсеңмени? – диде дә, маңгаена учы белән шаплдатып сугып алды: – Әй хәтерең, исемеңне әйтүен әйтетең дә ул, малай, оныттым, – ди.

Мин аптырабрак исемемне әйтәм. Тик шунысы гаҗәп, мин бу адәмгә исемемне әйтмәдем шикелле бит. Әллә моның танышу гадәте шундыйракмы?  Мин дә тегенең исемен сорыйм, тик бу әллә сүзгә мавыгып, әллә ишетмичә, соравымны колагына да элми. Кабатлап сорагач та әйтмәде. Башка сорап та мәшәкатьләнмәдем. Әйтәм бит, сәеррәк бәндә, дип.

Машина янына килгәч, бу, җиң сызганып, машина астына үзе үк кереп китте. “Һә” дигәнче трубканы урынына урнаштырып килеп тә чыкты. Үзе үк урнаштыргач хакы да ару булыр инде, дип уйлыйм. Әй, төкер лә күзенә, эш акчадамыни, машина тизрәк кызсын, дип уйлап та бетмәдем, бу миннән машина ачкычын сорап алды да:

– Рөхсәт итсәң, машинаңны эшләтеп тә карыйк инде, – дип, үзе үк руль артына кереп утырды. Машина бер-ике пошкырып алды да тигез генә эшләп китте.

– Ярый әле бензины агып бетмәгән. Әйдә, утыр,  йөреп тә карыйк, – ди бу.

Мин машина төзәтелгән шатлыктан арткы урындыкка кереп утырдым. Кузгалып киттек. Машина да көйле эшли. Урамнан бераз баргач, бу бер матур гына ачык капкалы йортка борылып капкасыннан ук кереп ишек алдына туктады. Үзе бертуктаусыз авыз ера. Без хатын белән гаҗәпләнеп бер-беребезгә карашабыз.

Теге бәндә машина туктаган көе сикереп төшеп минем як ишекне ачты, аннан, йөгереп дигәндәй, хатын утырган алгы ишекне барып ачты да, авыз ерып:

– Хуш киләсез, кадерле кунаклар, әйдә-әйдә, узыгыз, без яшәгән урыннарны да күреп китегез. Аллаһы Тагәлә үзе чакырып китергән сезне безгә, – дип такмаклый да башлады. Ул да булмый, чигелгән ап-ак алъяпкычка кулларын сөртә-сөртә баягы хатын да бусагага чыгып басты. Ул да ире кебек такмакларга тотынды. Сәер кешеләр. Мин машинадан төшеп тегеңә алдан әзерләп куйган йөзлекне сузам. Бер литрга җитмәсә дә бер яртыга күбрәк була. Бу бәндә миңә елмая-елмая, бер миңа, бер хатынга карап:

– Сез бигрәк инде. Безнең бит сөйләшкән, вәгъдәләшкән хак бар. Шуны үтәргә кирәк булачак, – ди бу, челт-челт күзләрен йомгалап. Мин аптырап тегеңә карыйм, һәм нинди хак турында сөйли бу, дип уйлыйм. Мөгаен, азсына, өстәргә кирәк булыр, ахры, дип, тагы кесәгә тыгылам. Бу хәзер, икебезгә дә алмаш-тилмәш карап:

– Акчаңны салып куй, дус кеше, барыбер алмыйм, ә менә килешелгән шартны үтәргә кирәк булачак, алдан сөйләшкәнчә. Ә әлегә менә бабайларга кереп чәйләп алыйк. Ул инде үземнең йортка да чакырган булыр идем, бердән, төзелеп бетмәгән. Икенчедән, бүген монда  бәйрәм хөрмәтенә әзрәк табын да корадыр идек. Хатын белән тора башлаганга утыз ел тула. Калганын кергәч сөйләрмен. Әйдәгез-әйдә, үтегез йортка! – ди.

Мин дә, хатын да аптырашып бер-беребезгә карап торабыз. Безнең бер дә бу йортка кереп чәйләп утырасы килми. Юлдагының юлда булуы яхшы. Болар тагы үтереп кыстый башлагач, ни хәл итәсең, керергә туры килер, ахры, дип ризалаштык. Килешле генә түбәтәй кигән бер бабай да чыгып:

– Кияү, әйдә-әйдә, алып кер кунакларны, – дип, безне эчкә әйдәде.

Кул-битләрне юл тузаныннан чайкап, өй эченә үтәбез. Яңа гына пешкән аш-су исләре борынны кытыклый. Өйнең түр ягында озын-озын өстәлләргә бик бай итеп табын да корылган. Безне һаман кыстый-кыстый табын артына утырталар. Бик уңайсыз булса да, өстәл яныннан урын алабыз. Без әз-мәз капкалап алырга да өлгермәдек, ихатага бер-бер артлы тагы ике машина кергәнен чәчкәле гөлләр тулы тәрәзә аша гына шәйләп алабыз. Килгән кунакларны каршы алырга бабай белән кияве һәм әби чыгып киттеләр. Мин, безне сыйлаган Зилә дигән хатынга карап, акланырга чамалыйм.

– Сез безне гаепләмәгез инде, иптәшегез төрле хәйләләр табып, алдап-йолдап дигәндәй, чәй эчәбез дип кенә алып керде. Мондый зур табынга килеп эләгеребезне белсәк, һич керми идек, – дип, рәхмәтләр әйтеп, урыныбыздан тора башладык. Шунда кунакларны каршы алып мәш килеп йөргән йорт хуҗасы безне күреп алды да җәһәт кенә яныбызга килеп:

– Сез кайда кузгалдыгыз? – дип, безне җилтерәтеп дигәндәй өйгә кире алып керә. Минем бераз ачуым кабара. Бер белмәгән кеше синең белән шулай кылансын әле. Хатын, минем хәлемне аңлап:

– Ярар, ярар, бик тарткалашма, күп дигәндә, тагы бер ярты сәгатькә түзик. Машинаң төзәлмәгән булса, белмим, урам уртасында тагын ничә сәгать утырган булыр идек. Юкка кайныйсың, – дип, кабыргага төртеп пышылдый. Мин азрак тынычланам һәм вакыйгаларның тагын кайларга таба тәгәрәүен көтәм. Менә тагы табыннан урын алабыз. Кунаклар да һәммәсе безнең белән шау-гөр килеп күршеп чыккач табын тирәли һәркем үз урынын белеп  урнашалар.

Табындагылар тынычлангач өй хуҗасы берәм-берәм безне башка кунаклар белән таныштырды да:

– Ә менә бу кешеләр – минем иң якын дусларым, ә иң дөресе — минем бертуган энем, дисәгез дә була. Исеме – Хәсән, иптәшенең исеме... э... ни, истән чыгып тора, – дип, миңа карый. Мин хәлне төзәтергә була, хатынымның исемен атыйм.

Ул шулай табындагыларны бер-берсе белән таныштыргач, хатыны янына килеп басты да:

– Монысы – минем хатыным Зилә, ә аның янында мин – аның ире Фәйзулла булам, – ди.  Миңә һаман барып җитми.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (22)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (22)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас