Чәчмә әсәр
21 Июня , 08:09

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (14)

Бер-беребезгә сыенышканнан-сыеныша барып, тынып калдык. Йөрәкләребез, нидер сөйләшкәндәй, әллә алмаш-тилмәш, әллә бергә-бергә тибә…

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (14)Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (14)
Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (14)

9

 

«Чебиләрне көз көне саныйлар», – диләр. Без көзне көтмәдек, җәйдән үк саный башладык. Башта, бүректә үк бер-берсен таптап, кысылышып үлгән чебиләрне берәмтекләп санап, акт төзедек дә ревкомиссия кешеләренә күрсәтә-күрсәтә, кулларына кәгазьне тоттырдык. Никадәр генә тырышмыйк, чебиләр бүректән чыккач та үлә торды, без ревкомиссиягә акт кәгазьләре тапшыра бардык. Менә чебиләр канат чыгарды. Кып-кызыл кикрикләре күренә башлады. Клубның киң ишегалды, без кайчан гына әле күңелле уеннар уйнаган урын, ап-ак, чуар, кара чебиләр дулкыны белән айкал-чайкал килеп тора башлады. Чыр-чу килүләренә хет колак тишекләреңә мамык тутырып куй!

Хәер, безгә алай чыяк-чыякларын ишетеп-тыңлап торырга вакыт та юк. Әледән-әле җим сибәргә кирәк, җим сибәр өчен, аны табу, хәзерләү хәсрәте борчып тора. Моның өчен Бирәскәгә барып, идарә, амбар юлларын кырыкмаса-кырык тапкыр таптарга туры килә…

Сәкинә әллә кайдан чебиләр үстерү турында китап табып алган.

– И Габделнур җаным, дөрес рацион белән ашатмыйбыз икән ич без чебиләрне. Шуңа чирлиләр. Шуңа үләләр дә икән ич алар. Рацион кирәк, рацион!

– Анысы ни тагын – ратсиун?

– Чебиләргә биргән азыкта барлык витаминнарда булырга тиеш. «А», «Бы», «Сы», «Пы», «Фы»… Аннары минераль тозлар, аннары…

– Кара син, әй! Безне дә әниләребез шулай… Ничек әле… «абисипырылар»ны биреп үстерде микәнни?

– Көлмәле син, Габделнур. Безгә сөяк оны хәзерләү, аннары балык табу турында уйларга кирәк. Менә шуларда икән инде ул, син әйтмешли, «абисипырылар».

– Юкәдә икән чикләвек! Тегермәнче дә, балыкчы да буласылар бар икән әле.

Менә Сәкинә укып белгәнен эшкә ашырырга чын-чынлап тотынды. Иртәгесен ул бер кулына авыр чуен киле, икенче кулына бер чиләк сөяк күтәреп килде.

– Габделнур җаным, аз булса да керә торсын, сөяк оны төеп бирәбез үзләренә, яме.

– Син, апаем, сөякне үзең генә төя тор. Мин Ашытка балыкка киттем. Балык та бик кирәк, дидең бит. Чтобы

– Юк инде, бер кармагың белән тоткан кеслиләрең бер чебигә дә җитми ул. Мин Гаяз Хәкимович белән сөйләштем, сельмаг диңгез балыгы кайтарырга булды. Әйттеме, булдыра инде ул. Тик менә диңгез балыгы бик эре була бит ул. Шуны ничек ваклап бирү турында уйланырга кирәк безгә. Берәр әмәлен табасы иде. Балта белән чапсаң да бик тә үрчемсез эш булыр инде ул.

Сәкинәнең чебиләр турында шулкадәр дә янып-көеп йөрүләре бик тиз миңа да йокты. Аның борчу-мәшәкатьләрен ничек тә җиңеләйтәсем килә, ике кашы арасындагы көннән-көн тирәнәя барган (миңа шулай тоела) ике буй җыерчыкның язылганын күрәсем килә иде минем. Бөтен йөзе элеккечә көләч балкып торсын иде. Гел шул турыда уйлап йөргәнгәдер, бер төнне төшемә керде: сөяк оны төя, балык ваклый торган шундый да айбәт, уңайлы-җайлы машина ясаганмын, имеш. Мотор кабызгандай, стартерга гына басасы да, машина гөр-гөр эшләп китә, сөякләрне, балыкларны тыгып кына өлгер, бер улактан сөяк оны, икенче улактан балык вакланмасы чишмәдәй агып кына тора.

Иртәгесен Симет буендагы иске тимерче алачыгы турыннан үтеп барганда, кызыл туры кинәт туктап калды. Кайчандыр шушында тоякларын дагалатырга килгәнне хәтерләдеме малкай, әллә эчәсе килгәнгәме? Ат абзарыннан кузгалганда гына сугардым лабаса үзен.

Хәтер җепселләре тиз-тиз тибрәләп алды. Заманында авылыбызның иң шаулы-гөрлечтобы урыны иде бу тирәләр. Алачыкта даң-даң, чык-чык тимер чүкечме, гыж-гыж тимер тавышлар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр яңгырап тора, әнә теге станда дагаланучы атлар ачулы-әрнүле кешнәп җибәрә, ә инешнең бу төшендә зур гына буа иде, малай чакта кичләрен шушында ат коендырырга төшә идек. Ә-ә, кызыл турының да шушында рәхәтләнеп коенуларын хәтерләведер бу, дагаларын искә төшереп тормас, дага какканда бик авыртадыр бәкәлләре. Ә коендырырга, ихтимал, алып төшкәннәрдер, малай чак кайчан да малай чак, без армиядә вакыттагы малайлар коендыргандыр. Әле без кайтыр алдыннан гынавылыбыз аерым колхоз булганда, биредә буасын да буганнар, алачык та гөрләп эшләп торган бит.

Ә хәзер буаның кипкәненә ничәдер ел, тимерче алачыгы әнә ярым җимерек, тирәсен алабута, шайтан таягы басып киткән. Сап-сары үзәкле ак ромашкалар да алар белән ярыша-ярыша үсә, хәтта тимер-томыр өеме өстендә дә чәчәк атып утыралар ромашкалар.

Тимер-томыр өстендә ак ромашкалар. Талгын гына чайкалалар. Шунда кинәт таң алдыннан күргән төшем хәтеремә килеп төште. Туктале, бу тимер-томырдан балык ваклагыч, сөяк оны төйгеч кебек берәр нәмәрсә әмәлләп булмас микән?

Артымнан тарткандай, арбадан сикереп төштем дә тимер-томыр өемен аякларым, кулларым белән актара башладым. И-и, ниләр генә юк монда! Иң күземә төшкәне – комбайн пычаклары, төрле-төрле чыгырлар, рычаглар, рамнар… Болт-гайкалар да җитәрлек. Барысы да: «Бездән теләсәң нәрсә ясарга була, иренмә генә», – дип, үзләре әйтеп торалар кебек.

Уйларым җитезләнгәннән-җитезләнә барды: берәр җайланма эшләп алсам, и шатланыр иде дә соң Сәкинә. Маңгай җыерчыклары языла да языла инде аннары. «Бер дә кулыңнан килмәгән эш юк икән, Габделнур җаным, ни рәхмәтләр генә әйтим», – дияр. Сүзгә кесәгә керүчеләрдән түгел инде ул, җаны сары май булып ятардай берсеннән-берсе җылы-матур сүзләрен табар. Бирәскәгә баргач, Сираҗетдин абзыйны да күрәсе булыр. «Киңәш-табышка килгәләп тор», – диде бит. Берәр акыллы киңәш әйтми калмас.

Чабып килеп, арбага сикереп утыруга, кызыл туры терт-терт элдертеп тә китте. Уйларымның әле һич очына чыгар хәл юк, әмма эчем тулы куаныч иде. Клуб-птицефермабыз янына якынлашуга, рәшәткә буена килеп туктаган җиңел машинаны күреп алдым. Авылыбызда әле андый машина төшкә дә кергәне юк, кайдан килде икән? Районнан йә Казаннандыр инде. Нишләп йөри ул безнең тирәдә? Ул арада каршыма Сәкинәнең йөгереп килгәне күренде.

– Габделнур җаным, синдә пәке бармы?

– Пәке? Әллә берәрсен кадарга уйлыйсыңмы?

– Уен-муен түгел әле монда, Габделнур җаным. Менә, укып кара.

Мин ул биргән кәгазьне укыган арада, Сәкинә һаман сулышларына буыла-буыла сөйләнә торды:

– Райком машинасы бу… Вәлитовның үзен йөртә… Әнә Гаяз Хәкимовичтан язу алып килгән. Ни дигән… Егерме чебине… эшен эш итеп… биреп җибәрәсез дигән. Әйдә, кайра пәкеңне… Мин чебиләр тота торам.

– Син нәрсә, Сәкинә? Кем инде бу вакытта чебиләр суеп ашый? Ач бүре кебек, ниткән убыр нәфесе бу?

Яныбызга машина шоферы да килеп туктаган икән. Жыйнак кына кара мыеклы, түгәрәк шома йөзле, таза-нык гәүдәле ир-егет, чип-чиста күлмәктән, тәмам җиренә җиткереп үтүкләнгән чалбардан. Шофер дип уйламассың да.

– Бала-чага булмагыз әле сез, җәмәгать. Кулыңда нинди язу икәнен чамаламаска! Әйдәгез, вакытым тар минем.

Минем бар эчке ярсуым тамагыма килеп тыгылгандай булды. Кесәмнән әтинең ядкаре чалгы пәкемне чыгардым да ыспай шоферның аяк астына атып бәрдем.

– Бик ашыксаң, мә, үзең чал! Кулым күтәрелми минем япь-яшь җан кыярга!

Теге ашыкмый гына кесәсеннән күп пычкылы үз пәкесен чыгарды.

– Бая ук әйтәләр аны. Мин каян белим алдымда бер җебегән селәгәй басып торганын?! Бар, сеңлем, китер тизрәк чебиләреңне.

Сәкинә миңа бер тутырып карады да чебиләр янына йөгерде. Аның бөтен бите тирләп чыккан, күз төпләрендә әллә яшь, әллә шул тир бөртегеме җемелди иде.

Мин, һич арттырусыз әйтәм, хәлем китеп, капка төбенә чыгып утырдым. Әллә нишлисем, янымдагы менә бу кара машинаны әнә теге зур таш белән изеп-сытып ташлыйсым килә иде. Әйтәм ич, хәлем генә юк иде…

Ыспай шофер, кулындагы капчыгын машина эченә атты да миңа борылды:

– Синең, егет, «табака» дигән сый ашаганың бармы? Юктыр шул. Бу холкың белән гомереңдә дә ашаячагың юк синең андый затлы ризыкны. Белдеңме?

Машина ишеген бик каты шапылдатып япты, борынга сасы исен бөркеп, выж үтеп китте.

Без ул көнне әллә ни сөйләшми генә эшләдек. Бер-беребезгә күтәрелеп тә карамадык бугай. Әйтерсең икебез дә ниндидер ярамаган эш эшләгәнбез, кайсыбыз гаеплерәк, моны үзебез дә белмибез, белергә дә теләмибез, аңлаша башласак, әйтешеп китәрбез кебек иде.

Кич җитте. Чебиләр, катлы-катлы куначаларга чыяклаша-чыяклаша, җайлырак урын өчен ызгыша-чукыша урнашып беттеләр. Күзләренә аксыл элпәләрен ябынышып, йоклашып-тынып калдылар.

Без сәхнәдәге урыныбызга янәшә килеп утырдык.

– Сәкинә, «табака» дигәне нинди ризык икән ул? Исеме «тәмәке» дигәнне хәтерләтсә дә, үзе бик тәмле микәнни соң?

– Табакамы? Миңа Йосыф сөйләде инде. Исеме шулай аның, шоферның. Сез бая эләгешә киттегез дә китүен, алай начар егет түгелдер дим мин аны. Беркөнне районнан кайтышлый минем әнине машинасына утыртып апкайткан. Шулай кайтып киләм, ди, әни әйтә, аякларымны көчкә сөйрәп, алҗып-сусап, ди. Шулчак янәшәмә үк легкавой машина килеп туктады, ди. Кай җиредер ватылгандыр инде бу нәмәрсәнең, дип уйлап та бетермәдем, ди, ишеге ачылып та китте, шофер егет, кояш күк балкып, әйтә ди: «Әйдә, апа, утыр, капка төбеңә кадәр илтеп куям үзеңне», – дип әйтеп әйтә, ди…

– Син миңа әкият сөйләмә, яме. Ни-нәрсә ул табака? Белсәң, шуны әйт миңа.

– Табакамы? Менә шулай япь-яшь чебиләрдән пешерәләр икән аны. Иң элек сөяге-ите белән тукмаклыйлар, ди, аннары сарымсак ышкыйлар, тагын әллә ниләр сибәләр дә җайлап кына майда кыздыралар, ди. Авызда эреп кенә китә икән сөяге дә, ите дә. Яшь ит, яшь сөяк бит.

– Их бу кешеләр! Корсак нәфесенә ниләр генә уйлап тапмый. Минем тамагымнан һич үтәсе юк андый ризыкларның: яшь ит, яшь сөяк… юк, җаннарым әллә нишли… Кемнәр ашый ди инде шуны?

– Кемнәр дип… Иң кадерле кунакка гына пешерәләр икән аны.

– Кемгә килде икән соң андый кадерле кунак? Аның өчен җанны фида итәрлек? Әллә ничә оя чеби берни түгел, диярлек. Вәлитовка микәнни?

– Бер Вәлитовка гына килми инде ул андый кунаклар. Районга килә. Алар кунакка да түгел инде, эш белән киләләр. Командировкага. Обкомнан, Совминнан яисә Мәскәүдән үк.

– Укыганым бар иде шул. Элек патшаларны шулай сыйлый торган булганнар. Яңа тоткан яшь солтан балыгының бавырларын гына алып кыздыралар икән. Хәзер дә бар икән, алайса, шулай адәмчә ризык кына яраткан түрәләр.

– И, Габделнур җаным, сөйләшмикче әллә ниләр. Чирап киттем мин, әллә кырау төшәсе инде шунда.

– Төшсә төшәр кыравы, ә Сәкинәгә кырау тияргә тиеш түгел. Тидертмәм! Кил якынрак!

Бер-беребезгә сыенышканнан-сыеныша барып, тынып калдык. Йөрәкләребез, нидер сөйләшкәндәй, әллә алмаш-тилмәш, әллә бергә-бергә тибә… Юк, сөйләшкәннәр, Актив серләшкәннәр иде бугай ике йөрәк, тел белән һич әйтеп булмастайны шулай аңлашалар иде шикелле.

Бик рәхәт иде шулай утырулары, көндезен булып алган күңелсез-ялгыз хәлләр бөтенләй булмаган һәм булырга да тиеш түгел кебек иде.

– Габделнур җаным, бер сүз әйтимме?

– Әйт, Сәкинә, берне генә түгел, әллә ничәне. Бик күңелле миңа сине тыңлау.

– Бу сүзем сиңа бик күңелле булмастыр шул. Әйтми торыйм әле.

– Сәкинә, алай булмый ич инде ул.

Беразга аның кайнар сулышы гына колак турысын рәхәт кытыклап торды.

– Габделнур, без инде ирле-хатынлы кебек, әйеме?

– Әйе, – дидем мин. «Ирле-хатынлы» сүзен ишетүгә, бер генә мәлгә Факиянең сөрмәле озын керфекләре, утлы карашы күз алдымда чагылып узды да, үземне упкын өстендә чайкалучы көймәдә барам кебегрәк тоеп куйдым.

– Эһелдисең шул менә… И, Габделнур җаным, беләсеңме…

– Йә, йә?

– Беләсеңме, безнең балабыз булыр шикелле бит…

Урынымнан сикереп тордым.

– Чыннанмы, Сәкинә?! Балабыз… безнең балабыз булырмы? Бубит, Сәкинә… Бу бит здорово! – Телемә әллә кайдан урыс сүзе килеп кунды.

– Очынмале син, Габделнур җаным. Уйлашыйк әле. Әтиле ятим булмас микән инде балабыз? Шул турыда уйлашыйк әле без.

– Нигә әтиле ятим? Менә ич мин… Сәкинә, әйдә, иртәгә үк авыл Советына барабыз да язылышабыз.

Сәкинә йомшак кына кулымнан алып җылы күкрәгенә кысты.

– Әйбәт шул син, Габделнур җаным. Белсәң иде, бу көннәрдә ничек ут йотып йөргәннәремне. Әллә ниләр әйтерсең кебек тоелды… Әйбәт шул син.

– Сәкинә! Әйдә, ал әле кулыңа гармуныңны, яңгыратыйк бар дөньясына шатлыгыбызны!

– Тиле! Бар чебиләр, уянып, чыяклый-чыяклый очыша башлар иде бугай. Олы тавышка бөтен авыл сикереп торыр иде.

– Торсыннар! Уянсын авыл! Клуб ич бу. Түрәләргә «табака» ите хәзерләү урыны түгел. Уянсын халык! Актив раздел Тилекәем минем… Уяныр вакытмы соң хәзер?! Уяныр вакытларга ерак иде шул әле…

 

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас