Чәчмә әсәр
21 Июня , 04:15

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (21)

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (21)Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (21)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (21)

(Дәвамы.)

Ир кеше жәл булып китте. Барып, теге хатынны этәреп җибәрдем. Юньсез нәрсә! Ирләрен кыйнаган хатыннар турында ишеткәнем булса да, мондый хәлне беренче күрүем иде. Хатын салмыш иде, ахры, егылып ук китте. Ул, да ире янына утырып, акырып елап җибәрде. Менә, малай, кәмит дисәң дә кәмит түгел диген инде. Гаҗәеп хәлләр. Тегенең ире, күз яшьләрен җиңе белән сөртә-сөртә:

– Туган якка кайткач тотып кыйныйлар бит, йә Алла, күрәсеңме син бу рәхимсезлекне? Бер гаебем юк бит минем! – дип, елый. Теге картлачны тагы да ныграк кызганып куйдым. Исереккә охшамаган, чынлап та авыру, ахры. Әнә бит, таягы да читтә ята. Олы яшьтәге ир кешенең болай елаганын беренче күрүем. Әллә ничек, йөрәгем әрнеп кысылып куйды. Ирләр тиккә генә еламас...

– Ярар, ярар еламагыз. Икегезне дә утыртып алып кайтырмын. Юк өчен тавшланасыз, – дидем. Кирәк була калса дип йөрткән канистр белән суны алып төшеп юындырдым боларның икесен дә. Елаудан туктасалар да, ярсулары басылмаган боларның.

– Кайда барасыз? – дим. Икесе дә берьюлы:

– Өйгә кайтып барабыз, – диләр.

– Кайдан киләсез? – дим, кулларына алмаш-тилмәш су сала-сала.

– Чиләбе каласыннан, – диделәр дә, бер-берсенә тагы бүре кебек карашып куйдылар.

– Әһә, – мин әйтәм, – чүтеки ир белән хатын буласызмы? – дим. – Нәрсә бүлешә алмыйсыз? – дип, сорауларны яудырам гына боларга.

– Әнә бит, алдан менәргә чамалый. Җитмәсә, итәкне тартып төшерде.

Хатынны бүлдереп, картлач:

– Без ир белән хатын түгел. Аллаһым сакласын, мондый хатын белән торырга. Торганы бер ерткыч бит, – ди.

– Сиңа кем барсын да, кем синең белән торсын?! Сукбай! Бомж! Өс-башын карагыз! – ди хатын, миңа карап.

Картлач та бирешми:

– Үзеңне бел, хатын-кыз сыйфаты калмаган синдә! Синең нәсел-ыруыңа каберем якын булмасын!

Болар тагы әрләшеп киттеләр. Мин катгыйрак булырга тырышып:

– Ярар, җитәр. Әйдә, утырышыгыз. Түлке ипләп, – дидем дә, утырырга иркенрәк булсын өчен, трактор эчендәге кайбер нәрсәләрне арттагы тимер сандыкка чыгарып салдым. Кабина кысык, ике кеше чак сыя. Ә без монда өчәү. Ачкычлар сала торган әрҗә өстенә иске, майлы бишмәтне салып, теге ирне утырттым. Үземнең урындык янындагы бәләкәй каты урындыкка хатынны утырттым. Бик кысык булса да түзәрлек. Тегеләрне шунда ук кисәтеп куйдым:

– Әрләшә башласагыз, шунда ук төшереп калдырам. Авызыгызга су кабып утырсагыз да шул ук хәл булачак. Шылдымы?

Болар дәшми генә баш кагалар. Киттек кайтып, трактор морҗасыннан кара төтеннәр борхытып.

Менә бозылам, менә бозылам дип үртәгән көн, бөтенләй авыз-борынын бәлшәйтеп еларга тотынды. Колгынада чынлап яуарга тотынган яңгыр, Алатау итәгендә кар булып яварга тотынды да тауга күтәрелә башлагач бөтенләй туктады. Тышта суытты. Кабина эче җылы.Тешләре тешкә тими дер калтыраган юлчыларым әзрәк җылына башладылар, ахры. Икесе дә изрәп йоклап киттеләр. Кызык бу дөнья. Әле генә эт белән мәче кебек канга тузышып сугышкан бу ике сукбай бер-берсенә сыенып, бик мәслихәт йоклап киләләр. Хатыны чибәр генә болай. Нәрсә этәргән аларны бу юлга? Ишеткәнем бар иде, ару-ару чибәр кызларның фәхишә булып машинадан, машинага утырып ил гизгәннәрен. Әллә шуларның берсеме? Кит инде, безнеңчә сөйләшә. Безнең мөселман кызлары алай йөрмәскә тиешләр, алай йөргәннәрен күз алдына китерү дә үзе бер гөнаһ. Аннан, бу Әүҗән, Алатау  юлларын да, кем әйтмешли, ташка үлчим. Нинди акча эшлисең дә, кемнәр белән типтерәсең.

Мин шулай уйланып барам. Трактор бар көченә үкерә. Юл хәзер теге атаклы Алатауга үрмәли. Менеп җиткәнче үр дә үр. Тау биек, юл озын, борыла-борыла тауга менә.

Алатауың түбәсенә менеп җиттем дигән дә генә Изге юлдаш исемле чишмә. Янындагы урман акланын юлчылар, нишләптер, “Ресторан” дип атаганнар. Шул “Ресторан” акланына тракторның гына түгел, үземнең дә һуш алынып чак менеп җиттек. Арттырып сөйләргә яратучы кеше, тракторым ак күбеккә батып, манма суга төште, дияр иде. Мин инде алай ук әйтмәсәм дә, минем усал җанварым чынлап торып кызды. Хәтта радиаторындагы суына чаклы кайнарга чамалый.  Аны читкәрәк туктаттым да, төшеп, аякларны язып, юынып алдым. Учак кабызып чәй кайнатырга элдем. Монда шунысы ятеш: кирәк-ярагы булмаган кеше дә чәй эчеп, тамак ялгап китә ала. Чөнки, изге гадәт буенча, һәр юлчы үзеннән өлеш чыгарып, юан имән агачына беркетелгән калай тартмага күчтәнәч калдырырга тиеш. Югыйсә, юлың уңмый.

Бу юлдан үткәндә син бер генә тапкыр булса да туктап, чишмә суы эчеп булса да китәргә тиешсең. Әгәренки чәй эчеп, тамак ялгап алсаң, күчтәнәч калдырмый китү – хилафлык, зур гөнаһ. Үзеңнең чәйнегең булмаса, рәхим ит, калай чәйнек тә шул ук юан имәндә эленеп тора. Чәе-шикәре дә, кипкән сохариена кадәр бар монда. Мин инде Изге чишмә күчтәнәчләренә тимим. Минем үземнең бар нәрсә дә бар. 

Менә чәй дә кайнап чыкты. Хатыным әзерләп җибәргән ризыклардан табын корып җибәрдем. Кабинага менеп теге сукбайларны уятам.

– Йокының кирәген бирәсез генә, малай. Ничек кайтып җиткәнегезне дә сизми каласыз бит, – дим. – Торыгыз, тамак ялгап алыйк. Юл ерак, тагы әллә ничә ачыгырга туры килер әле. Тимер җанвар да ял итсен әзрәк, – дидем дә, аны да сүндердем.

Кинәт колакка килеп тулган тынлыктан бөтен тәнгә рәхәтлек тарала. Трактор-җанварның көчәнеп ырылдау тавышыннан арыган колакта чыңы һаман гүелдәп ишетелеп торган кебек. Бераздан ул да тынды. Тирә-юнь тып-тын. Күк тә аязып, кичке кояш күренде. Юлчыларым авырсынып кына кабинадан төштеләр. Барып Изге чишмәнең суы белән чайканып алгач, үзләренә бераз адәм чырае кереп, кешегә охшап калдылар. Чәй эчәргә чакырам  тегеләрне.

– Юк, юк, без тук, – дигән булалар. Беләм мин юл хәлләрен. Юлда тиз ачыктыра. Шуңа да, ай-вайларына карамый, табынга утыртам. Иркәй:

– Их, егетләр! Үзебезнең якның ипиләре-чәйләре, – дип, үзенең алдында торган кайнар чәйне чүмерә башлады. – Рәхмәт инде сезгә. Алайса Колгына урамында басып торып бозга әйләнгән идем, – ди.

– Эчләр җылынып китте, җырлыйсылар килә башлады, малай, – дип җөплим мин дә.

– Мин инде, туган, җырны бик булдыра алмыйм, ә менә гармунда азрак уйныйм, – димәсенме юлдашым.

Гармун сүзе чыккач, мине ток суктымыни, колаклар үрә торды. Шатлыктан сикереп үк тордым.

– Ни, аны хәзер, болай булгач, җир тишегеннән булса да табып китерәбез, – дидем дә, йөгереп диярлек трактоның теге тимер тартмасыннан Хәлимә әби бүләген алып килдем. Төенчекне сак кына сукбай алдына куеп, цирктагы тылсымчылар кебек кылана биреп, төенчекне чишеп, гармунны ачып җибәрдем. Ул арада сукбай хатын учакка чыбык-чатыр өстәде.

Картлач тальянга карады да телсез калды. Әйтерсең дә җир астыннан моңарчы күренмәгән затлы бер нәрсә калкып чыкты. Күзен ала алмый тора. Аның үзе кебек үк бераз таушалган гармун, күрекләрен җәя биреп, “йә, кайсыгыз уйный ала” дигән кебек ымсындырып, гүя безне чакыра. Картлач, үрелеп, бик зиннәтле әйбер тоткан кебек, тальянны алды. Өстен сыпырып булмаган тузанын өреп төшергәндәй итте. Күреген тартмый гына астан өскә таба телләренә баскалап чыкты. Күзгә күренеп үзгәреп, яшәреп китте дип әйтимме, янында без утырганны да онытты. Башын бер якка кырынайта биреп, гармунның күреген тартып, телләренә баскалап, тавышын тыңлагандай итте. Күренеп тора: гармун тотып караган кеше.

Менә ул бөтен гәүдәсе белән тирән итеп бер тын алды да, әкрен, әкрен генә уйный башлады. Көй матур һәм моңлы, әйтерсең дә, ниндидер бер сихри, таш астыннан кысыла-кысыла чыккан тау чишмәсе кебек чылтырап ага башлады. Бераздан таң алдыннан ялгыз гына сайраган сандугач моңы булып, көзге һавада язларны хәтерләтеп тынып калды.

Без сукбай хатын белән тын алырга да куркып, моңга әсәренеп, кымшанырга да куркып тын гына утырабыз. Учакта чарт-чорт килеп шартлап янган утыннарның тавышы шушы тынлыкны тагы да ныграк сихерли. Тагы берәр көй уйнаса ярар иде, дип эчтән генә телим.  Ә үзем, әйдә, абзый, уйна, уйна, күңелең булганчы, дип әйтергә куркып утырам. Бу тынлыкны үземнең кытыршы тавышым белән бозармын да, әле генә ишеткән һәм йөрәккә бетмәс сагыш булып уелган хатирәләрне мәңгегә югалтырмын кебек.

Абзыем тагы, ничектер, йөрәгеннән өзеп:

– И-и-ихх, – дип куйды. Бу ниндидер үзәк өзгеч үкенү дисәң үкенү түгел, сагыш дисәң сагышка охшамаган бер көрсенү кебегрәк авазга өстәп:  – Их, егетлә-әр, – дигәч,  тальянны тагы тартып җибәрдә.

Монысында инде көй шашып-шашып бөтен тирә-якка сибелде. Әүҗән, Колгына урман-тауларына, бөтен Алатау тауларына таралды. Вәт көй, вәт моң, малай! Чынлап та, бу тальянны сандыкта гына сакларлык. Ә уйнаучысы кем соң? Шушы бәлтерәп беткән, пычрак киемле, ничәмә көннәр юынмый, сакал басып беткән сукбай шушылай итеп уйнасын инде! Юк, бу сукбай булырга тиеш түгел!

Абзыем моңны сибә дә сибә генә. Карыйм, абзыеымның күзләреннән яшьләре тама. Минем дә йөрәк тимер түгел, бая ук күңелем тулган. Сукбайның яшьләре кырынмаган бите буйлап, сакалларыннан тәгәрәп тальян өстенә төшәләр. Бу минутта тальян үзе дә сызылып-сызылып сыкрап куя һәм үксеп-үксеп елый. Менә тальянның үзәк өзгеч моңы әкренәйде, әзрәк басылгандай булды да шушы моңга кушылып абзыем җырлап җибәрде:

Ургылып-ургылып ага кар сулары,

 Шул суларга салыр идем сагышларны,

Агып китсә әгәр йөрәк ярсуларым...

Менә тальян туктады. Әйтерсең дә, дөнья кинәт әллә ничек моңсуланып, төсләре уңган бер рәсемгә ошап калды, Сүзсез генә, бер-беребезгә карамый, һәркем үз уй-хисләренә бирелеп утырабыз. Абзыем бер мизгел кулындагы тальянга карап торганнан соң, җиңе белән гармун өстенә тамган яшь бөртекләрен сөрткәләп:

– Шәп тальян. Сиңә тагы бер тапкыр рәхмәт, туган. Өметләрем өзелгән иде бу дөньядан, тормышка кире кайтардың. Яшиселәрем килеп китте. Яңадан бер егерме елга яшәрттең, – дип, тальянны тартмадагы яулык өстенә куйды.

Мин бу моңлы сихри мизгелләрне тагы дәвам итергә теләп:

– Тагы берәрне өздермисеңме, абзый? – дисәм дә, абзыем:

– Юк туган, әйдә, кайтыйк. Уйнарбыз әле, уйнарбыз. Гармуның шәп, әй. Үзем кунакка килермен, гармун уйнарга. Исән-сау кайтып җитә алсам, Аллаһы боерып, үзеңне дә кунакка чакырырмын, – дигәч, бүтән кыстап тормадым.

Шунда күзем теге сукбай хатынга төште. Ул да елап утырган лабаса!

Качан гына әле сүгенә-сүгенә абзыйны типкәли иде. Хәзер ул бәләкәйләнеп, мескенләнеп калган. Ниндидер шуклык эшләгәннән соң хуҗасы ачуланган көчек кебек. Үз гаебен аңлап, кайда булса да кереп посарга әзерләнеп, хуҗасының күзенә карап торган эт баласын хәтерләтте ул миңа. Гаепле күзләрен бер абзыйга, бер миңа йөгертеп карап алды да,  карашын җиргә текәде. Миндә бу хатынга карата кызгану хисләре уянды. Күрәсең, дөньяның ачысы-төчесе аны да урап үтмәгән.

Табынны җыештырып, тракторны кабызуга, көннең хәле бетеп, бөтенләй кичкә авышты. Беребез бер сүз дәшми тагын юлга кузгалдык. Мин юлчыларыма күз салам. Икесе дә шым гына үз уйларына бирелеп утыралар....   

 

XVII

 

 Сания үле туган баласын уйлады. Үзен шушы хәлгә төшергән иренә нәфрәтләнеп, баласын, үзен жәлләп, эчтән сыкранып, яшен түкте.

Фәйзулла Зиләсен уйлап кайгырды. Сөякләре чит туфракларга күмелгән улын уйлады. “Туган җирләргә дә алып кайтып җирләп булмады”, дип әрнеде.

Ә трактор берни булмагандай гайрәтләнеп үкереп-үкереп алга Алатауга үрмәли. Бөтенләй күз бәйләнде. Фараларны кабызып җибәрдем. Кичке караңгылык ертылып, тирә-як киңәеп китте. Юл да озынаеп, трактор эченә шатлыклы күтәренкелек килеп кергәндәй булды.

 Исән-имин Алатау сыртына да мендек. Хәзер юл борыла-сырыла аска, Макарга таба чаба. Трактор усал, өстән үзен этәргән тулы арбаны тыеп бара. Тракторга җиңел, тик тормозларың гына чыдасын. Мин тагы юлчыларыма күз кырые белән генә карап алам. Нинди кешеләр соң болар? Төбенә тоз коярга кирәк, дидем дә, сораша да башладым. Юл да кыскарыр, юлчыларым да авыр уйларыннан арынырлар. 

  — Кайда, кайсы якларга кайтып барыш, абзый? – дим.

– Авыргазыга, – ди бу, трактор тавышын җиңәргә тырышып.

– Ә син, туганым, кайсы төбәкләргә юл тотасың? – дим, теге хатынга.

– Мин дә шул Авыргазы районына кайтам, – дип, чак ишетлерлек итеп җаваплый, бу.

– Бәй, сез якташлар бит, ә үзегез юкка әрләшеп сугышасыз. Авыргазы районы зур, кайсы тирәсенә кайтасыз соң? – Минем әнкәй дә, хатын да шул районнан, берәр чыбык очы булып чыкмаслармы? Теге хатын, дәвам итеп:

– Мин үзем Уфада торам. Ә кайсы авылга кайтып барганымны әйтергә дә куркам инде. Бу абзый да шул авылга кайтса, – дип, бер мизгел тынып торгач, авылының исемен әйтеп, моңсу күзләре белән миңа карап алды да, карашын ялт итеп читкә күчерде.

Теге иркәй, җанланып китеп:

– Чынлап та, мин дә шул авылга кайтам, менә сиңа кирәксә! Вәт әй, ничек туры килүен әйт әле син аны! Алайса, әйт, сеңлем, кемгә кайтасың, фамилияң кем? Мин үзем ул авылныкы  түгел-түгеллеккә, шулай да  кешеләрен әзрәк беләм, – ди.

Хатын бөтенләй тынып калды да кинәт, учлары белән битен каплап елап җибәрде һәм яшь аралаш:

– Исемегез – Фәйзулла, хатыныгызның исеме – Зилә, – дип тезеп алып китте. Үзе елый. Мин аптырап тракторны туктаттым. Газны баса бирдем, кабина эче бөтенләй тынып калмаса да, тавыш әзәйде. Абзый да, аптырап:

– Әйе шул, әйе шул. Кайдан беләсез? – ди. Хатын, елый-елый:

– Җырыгызны ишеткән көе күңелемә шик төште. Бу җырны әти дә, кияүнең яраткан җыры, дип җырлаштыра. Син бит – минем җизни! Гафу ит, җизнәкәем, гафу ит берүк. Уф, гарлеге  ни тора бит! – ди.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (21)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (21)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас