Чәчмә әсәр
20 Июня , 18:29

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (13)

Үзем сөйләнәм, сүз әйткән саен, кызның битләреннән, маңгаеннан, чәчләреннән үбәм, кочагыма кысканнан-кысам. Сәкинә башта: «Тилермәче, җүләр… кит» – дия- дия, кочагымнан ычкынырга маташты, ул арада иреннәр иреннәрне табып алды.

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (13)Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (13)
Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (13)

7

 

– Сәлам механизаторга!

Күңелнең әллә кай кылларына барып тигән бу бик таныш дәшүдән (Факия шулай дәшә иде бит) сискәнеп киттем. Дилбегә тоткан кулым да дерт итеп куйгандыр инде, кызыл туры колакларын шомартып шып туктады. Күтәрелеп карасам, арба янәшәсендә, яшертен генә елмаеп, Сәкинә басып тора иде.

– Әйдә, атыңны бор, минем карамакта син хәзер, менә! – дип, ул әллә ничәгә бөкләнгән кәгазь сузды.

Укыйм: «Ипт. Минһаҗев! Сез беркетелгән атыгыз белән бүгеннән кошчылык фермасында эшләргә билгеләнәсез». һәм теге «бәхет кошы» буенча миңа бик таныш сырлы-алкалы имза.

– Бәй, кайда соң ул кошчылык фермасы?

– Әнә генә бит! – дип, Сәкинә бармагы белән клубка күрсәтте.

– Ә мин завклуб түгел, ә завптицеферма хәзер, белеп торуыгызны үтенәм. – Сәкинә, кулларын күкрәгенә кушырып, артистларча нәзакәтләнеп, миңа баш иде. – Сезгә, кулыгыздагы кәгазь нигезендә, беренче боерыгым: хәзер үк инкубаторга киттек, чебиләр алырга.

– Боерыгың үтәлер, әмма бер шарты бар…

– Боерыкның шарты-шорты булмый. Әйдә, киттек!

– Шарт шундый: хәзер үк гармуныңны алып чыгасың да без югында чыккан иң матур бер җырны уйнап-җырлап күрсәтәсең. Шунсыз бер шаг атлау юк.

– Акылың алтын икән! Алдыңда биеп торырга да кушмыйсыңмы тагын?

– Жырың күңелгә ятарлык булса, үзем биермен. Бар, апчык гармуныңны!

– Күп телеңә салынасың әле! Гаяз Хәкимовичка шалтыратырмын менә.

– Өркеттең! Бигайбә, мин үз юлыма, син үз юлыңда, алайса. Мәхмүзә әбинең бәрәңге бакчасын сөреп бирергә күптән кул җитми иде. Сандык артында бер яртысы да җылап утыра булыр. Киттем…

Сәкинә йөгәнгә килеп ябышты.

– Киребеткән солдат! Ярар, басу юлына чыккач уйнармын. Әйдә!

Үз капкалары турына җитәр-җитмәс, Сәкинә барган көйгә арбадан сикереп төште. Чуар төенчеген кыстырып, бик тиз әйләнеп тә чыкты.

– Уф!.. Завптицеферма булгач, инде гармун каешы иңнән төштеме дисәм… Бар икән әле күрәселәрем!

Аның тавышы һаман да сукранулы – усал яңгырый, йөзе дә үтә җитди, әмма бу усаллык, бу җитдилек, өф итеп бер өрүгә, шунда ук тал мамыгыдай очып китәр кебек иде. «Завптицеферма битлеге кияргә бик тырышасың да бит… Завклублык ачык йөзеңә бер дә ябышмый» – дип уйлап куйдым.

 Салкынча язгы иртә иде. Шомыртлар шау чәчәктә – алар бездә һәр йортның койма башларыннан урамга ук үрелеп, ап-ак кулъяулыкларын уйчан селти-селти, сине сәламләп калалар. Бүген алар аеруча купшылар, ифрат тәмле хуш исләрен аеруча юмарт бөркиләр.

Инде авылны да чыктык. Ә шомырт исе һаман да аңкый, һаман да җанны рәхәт дулкынландыра. Ах, бу җанга рәхәт хуш ис, хәзер инде еракта калган агачлардан түгел, ә менә Сәкинәдән бөркелә түгелме соң? Үзенең чәчәкле матур пакь күлмәгенә, сизелер-сизелмәс кенә җилфердәгән пакь яулыгына, алай гына да түгелдер, үзенең моңлы-җырлы бөтен барлыгына аеруча мул итеп сеңдереп калгандыр инде кызый бу нәфис исне. Без киткәнче үк Сәкинә хәсрәтле авылыбызның моңсу бер күңеллелеге иде. Без моңа шулкадәр күнеккәнбез, туган авылыбыз Сәкинәсез мөмкин дә түгел, авылыбызны Ходай үзе шулай Сәкинәле итеп яраткандыр кебек иде.

– Нигә клубны ташлыйсы иттең әле син, Сәкинә?

Чуар төенчеген ике куллап күкрәгенә кыскан да Сәкинә, башын ия төшеп, үз уйларына чумган иде.

– Мин клубны түгел, клуб мине ташлый булып чыга әле монда. Уйлап сөйләш.

– Нигә, вакытлыча гынадыр бит бу? Чебиләр үскәнче генә?

– Чебиләр, үскәч, тавык булыр. Тавыклар йомырка сала, йомыркадан тагын чеби чыга. Әнә Бирәскәдә бик зур культура сарае салыначак. Шунда чабарсыз.

– Сәкинәсез генәме?

– Сәкинәнең чебиләр үстерәсе, тавыклардан күп итеп йомырка салдырып, колхозга бик күп табыш алып бирәсе бар. Зур культура сарае төзү өчен зур акча кирәк. Төшендеңме?

– Гармуныңны тартып, бер җырлап та җибәрсәң, тәмам төшенеп җитәм.

– Бигрәк үзсүзлеләнеп кайткан бу солдат.

Сәкинә төенчекне чиште. Итәген тарткалап, яулыгын рәтләбрәк куйды. Бик озын да, бик кыска да түгел көмеш толымын артка чөйде. Кара инде, бар кул хәрәкәтләре бигрәк килешле, бигрәк сөйкемле икән ич!

– Тыңлап кара, сез югында чыккан көй. Шартың шундый ич.

Сәкинә сискәнердәй итеп бик кисәк, бик тавышлы итеп күреген тартып куйды да бармакларыннан тын гына моң агыза башлады… Бик таныш та кебек, әле беренче генә ишетүем дә бугай. Жыр сүзләрен, чыннан да, беренче ишетүем иде:

Мин айга да очар идем,

Сине айда дисәләр.

Кайда соң син?

Кайда соң син?

Җилләр дә әйтми исәләр…

Агыла җыр, агыла моң. Чылтыр чишмәдәй. Тын да, ярсу да җилдәй. Аулак өйләрдә, концертларда күпме ишеткәнем бар Сәкинәнең үзе уйнап, үзе җырлауларын. Моңарчы әле җыр-моң агызуыннан йөзенә җентекләбрәк бер күтәрелеп караган да юк иде бугай. Әйтерсең аулак өйләр, клуб үзе шулай күңелгә ятышлы җыр-моң яңгыратып тора. Сәкинә бар җирдә җыр-моң да бар – бу шулай булырга тиеш, бу бик табигый кебек иде.

Кызның йөзенә күтәрелеп карадым да, сихерләнгәндәй, күзләремне ала алмыйм. Моң аның гармуныннан, чиядәй иреннәреннән генә агылмый, кызның үзе бөтенләе белән тоташ бер моң-сагыш, үзе бер җыр түгелме соң? «Кайда соң син? Кайда соң син?» – ди җыр. «Кайда соң син, Факия?» – дип кабатлана минем күңелдә. «Менә ич, янәшәңдә утырып барам», дия кебек җыр-Сәкинә…

Чыннан да, әллә кай төшләре Факиягә охшаган икән ич җыр-Сәкинәнең.

Акрынайганнан-акрыная барып, җыр туктады. Әйтерсең җыр җилнең үзенә әверелде дә «кайда соң син?» соравы ерак-еракларга очып китте.

– Йә, күңелең булдымы инде? – диде Сәкинә тын гына.

– Бик тә! Ни боерсаң да үтим моннан ары, иптәш завптицеферма! Сәкинә, хәйләкәр-шук елмаюын яшереп кенә, тирән көрсенгәндәй итте:

– Ходаем! Шулай гына булсачы…

 

8

Чебиләрем, чеп-чеп,

Чебиләрем, сары

Йомшакларым,  

Матурларым, чеп-чеп…

Эшебез әнә шулай, сабыйлар җырын җырлый-җырлый, бер уен кебек кенә башланып китте. Кайдан табып бетергәндер, Сәкинә чебиләрне алып кайткан көнне бер кочак иске бүрекләр күтәреп килде.

– Әби-әниләр белми эшләмәсләр. Әйдә, бүрекләргә тутырабыз үзләрен, рәхәтләнеп йокласыннар, бер-берсенә сыенышып, бер-берсен җылытып… Йомшак-сары матурларым минем. Сиңа, Габделнур, кызыл турың белән Бирәскәгә барып кайтмый булмас. Амбалнистан сорыйсыңмы, әллә Гаяз Хәкимовичның үзеннәнме: нинди ярмалары бар, мулрак каер. Оны, көрпәсе кирәк булыр. Детсадка да сугыл. Анда балалардан дөнья ризык кала, боткасы, күмәче, эремчеге… Барын да төя. Мин яшел чирәм чаба торам үзләренә. Ай үсми, көн үссеннәр.

Мин карышкан булам:

– Кызыл турыны сугарасы, ашатасы бар, үземнең дә үтереп карын ачты монда.

– Бичара! Ачтан үлә күрмә. Кайтышыңа бик тәмле бәрәңге пешереп куям. Бар, тизрәк кыймылда, хөрәсән.

Карышырсың Сәкинәгә! Мин, сүз чынлыгы өчен, аның йомры күкрәкләренә үрелгәндәй итәм дә тизрәк кызыл туры янына чыгып чабам.

Кичке эңгер куерып килгән чаклар иде. Сары йомшаклар бүрек-ятакларында «чи-чи»ләреннән акрынлап тынып калдылар. Клубыбыз бу яңа авазларыннан башка бик сәер дә икән хәзер. Колак төбендә әле һаман да «чи-чи» зыңлап тора кебек.

Сәкинә бүрекләр теземен, бик сак кына этәреп, бер тирәрәк туплады да сәхнә баскычына килеп утырды. Мин дә бер баскыч түбәнрәк шунда сыештым.

Утырабыз. Көнозын бу «чи-чи»ләр мәшәкате белән мәш килеп, шактый арыткан. Кул-аяклар, шушы зыңлы тынлык кебек, талгын гына чемерди. Уйлар да ялкауланып калган гамьсез-салмаклар…

Кинәт минем шаркылдап бер көләсем килеп китте. Нигә, кызык ич, сабыйларын йоклаттылар да, ди, бу әти белән әни, инде менә алҗып-оеп, аларның йокыларын саклап утыралар, ди. Сабыйлары – шушы сары йомшаклар, әти-әни дигәннәре – менә без, ягъни тавык белән әтәч булабыз инде.

Ләкин мин көлмәдем. Мәзәк уема шунда ук җитди уй килеп ялганды. Кайткач, Закирларның кече өенә җыелышып, үз оябызны кору, үзең генә түгел, пар канатың белән бергәләп кору, гөр-гөр гөрләшеп балалар үстерү турында хыялланышып утырган идек бит. Хыял әле һаман да хыял гына. Үз ояң, пар канатың, гөр-гөр гаилә… Армиядә чакта бу хыялны тормышка ашыру бик тә гади кебек иде. Моңа бер генә нәрсә комачаулый кебек иде: ул да булса солдат погоннары. Тизрәк кайтарып кына җибәрсеннәр! Барысы да җайланыр…

Менә кайттык. Күпме вакыт селкенеп йөрибез, беребезнең-бер өйләнгәне дә, оя корып җибәргәне дә күренми. Ярар, минем җитди сәбәп бар. Әнине җирләдем, өй бик тузган, яшәрлек түгел. Барыннан да бигрәк бер канатым сынган бит минем. Бер канатым, Закир әйтмешли, балда-майда гына йөзә.

Хәер, кордашларым үз тормышларын корып җибәрүдә алай ук гамьсезләнеп ятмыйлар шикелле. Зәйнулла кордаш Казанга урнашырга йөри. Анда хәрби вертолетлар ясый торган бик зур завод бар икән. Ялгызакларга тулай торакта урын әзер, ди. Аннары, өйләнешкәч, аерым фатир да бирәчәкләр икән. Әгәр тырышып эшләп, үзеңне күрсәтә алсаң, фатирны чиратсыз бирәләр, ди. Өйләндең, иртәгесен үк чиратсыз фатирга кереп тә утырасың.

Закир да Баулыда чыбык очы туганнарына кунакка барган җиреннән бик канатланып кайтты. Галәмәт тә күп нефть чыгара башлаганнар икән ич хәзер ул якларда. Эшче көчләренә просто кытлык, ди, аеруча менә безнең кебек таза-яшь беләкләрне колач җәеп каршы алып торалар икән. Фатир ягына килгәндә, хәзергә анда әле бараклар гына салалар икән, атна ун көн эчендә бер барак – шалт! – өлгереп кенә тора икән. Берәр аймы. елмы вакытлыча шунда яшәп торасың. Ә аннары, ни… Өр-яңа ташкалалар салына икән ул якларда. Син башлы-күзле булган очракта, ихтимал, өлгертерләр. Өр-яңа асфальт юлга шык-шык басып кына, кәләшеңне култыклап кына, яшь ташкалада йөриячәксең. Балаң туа икән, бөртек тә аптырау түгел, бөтен шарты килгән бик зур ясле-бакчалар салынып ята, шунда гына тәр- бияләнәчәк балаң. Ул кибетләрендә, минсиңаәйтим, бер дә, бер дә булмаган нәрсә юк икән. Кайтканда, Мәскәү аша үткәндә күргәнсеңдер, андагы кибетләрдә җаның ни тели – бар да бар бит. Мондагы кибетләр дә шуңа тиң икән…

Ният-хыяллары матур кордашларның. Бирсен Ходай, бәлки, шулай, чит җирләрдә рәхәт яшәп китәрләр. Әмма мине аз гына да кызыксындырмый андый язмыш. Гаяз абый әнә, яңа өеңне Бирәскәдә сал, дип, бик кыстый. Нинди ярдәм кирәк, пажалыста, дип кенә тора. Юк, кулым бармый, аягым тартмый күченергә. Нибары биш-алты чакрым җир бит инде үзе.

Ишегалдында кызыл туры түземсезләнеп пошкырып куйды.

– Кая соң, атны илтеп ябыймчы… Нәби абыйның тәмле башагын сагынган кызыл туры. Үзем дә… Гөлҗиһан кичлеккә берәр нәрсә пешерми калмас.

Урынымнан кузгалдым да кире утырдым. Бу юлы өске баскычка, Сәкинә янына.

– Кайчанга кадәр күршең пешергәнне ашап ятарга исәп?.. Тәмәке исе килә синнән, читкәрәк кит.

– Китәр идем дә, магнитың тарта, Сәкинә… Жибәрми…

Сәкинә ике куллап йөзен каплады да итәгенә иелде. Шулай тәмәке исеннән качуыдыр инде. Ничә омтылдым, ташлап кына булмый шул каһәрне! Ташлыйсы иде дә…

Кызларның рәхәт, тартмагач, әнә нинди нәфис-тәмле ис кенә килә. Ух, башларны әйләндерә, бөтен тәнне әллә нишләтә Сәкинә исе. Исе генә түгел лә, иңбашының шундый да рәхәт, йомшак җылылыклары. Иркәләп кенә сыйпыйсы, назлыйсы иде бу йомшак иңбашны. И башын гына түгел, кызны бөтенләе белән кочагыма кысасы иде дә, бөтенләе белән суыры суырып үбүләргә күмәсе иде.

Күңелем тулы наз иде, иркәләү-сөю иде бит юкса. Ә мин, тиле, җүләрнең-җүләре, нишләдем? Хәер, нишләгәнемне үзем дә сизми калдым. Кинәт Сәкинәнең шул җылы-йомшак кул башыннан умырып тартып, чеметеп алдым. Сәкинә, җәһәт башын күтәреп, җилкәмә йодрыклап тотып кундырды. Башта бер генә йодрыгы белән, аннары алмаш-тилмәш ике йодрыгы белән дә тукмакларга тотынды. Миңа бик рәхәт иде бу тукмау, иркәли-сөяләр кебек иде.

– Кулларыңны тыя бел, егет, матри, – дип, Сәкинә тагын бер баскыч югары менеп утырды. Хәзер инде аның йомры тез башлары минем бит турысында. Шулай ук нәфис-матур, шу лай ук күңелне рәхәт дулкынландыргыч икән ич аның тезләре дә. Мин, түзмәдем, инде сак кына бу сихри тезбашларын сыйпап-назлап куйдым. Сәкинә сүзсез генә, алай усаллашмый гына кулымны читкә этәрде.

– Габделнур, бер хәбәр әйтимме?

– Хәбәрләрене ишетеп торганым әйбәт инде ул.

– Бәлки, үзең дә ишеткәнсеңдер, Факияләр Мәскәүгә үк китәләр, ди, бит.

Бу хәбәр минем баш түбәсе турысын яндыртып алып, яшен тизлеге белән аяк бармакларына кадәр кыздырып үтсә дә, сер бирмәскә тырыштым.

– Районга гына сыймый башлаганнармыни?

– Мирбаевны укырга җибәрәләр икән Мәскәүгә. Иң югары партия мәктәбенә. Ике елга. Хатынын да шунда алдыра. Укып чыккач, тагы да зуррак урынга куялар икән Мирбаевны.

Сәкинә сөйләгәннәрдән ике сүз колагымны ярып үтте: «Мәскәүгә… укырга». «Соң, Сираҗетдин абзый да улын Мәскәүгә укырга китә диде ләбаса…»

– Сәкинә, ул Мифтахов дигәне Бирәскәнеке түгелме?

– Бирәскәнеке. Әллә беләсеңме?

– Әтисе Сираҗетдин, име?

– Әйе инде. Ирек Сираҗетдинович дип йөртәләр ич. Әтисе белән аралары бик шәптән тү гел, дип сөйлиләр. Сәнәктән көрәк булганнарның гел шулайрак бит инде ул. Туган-үскән ояларын оныталар.

Бүрекләрдәге чебиләр тынычсызланып чи-чи килә башладылар да, Сәкинә: «Әллә песи йөри инде?..» – дип сөйләнә-сөйләнә, шунда төшеп китте. Кире килгәч, яныма ук менеп утырды.

– Габделнур, ачуланмасаң, бер әманәт сүзем бар.

– Әманәткә хыянәт итә күрмә, Сәкинә.

– Кабул итсә, сәламемне тапшыр, дигән иде Факия.

– Сәламне аяк астына салып таптамыйлар, гөнаһысы була, ди иде минем әби. Гөнаһ җыяр хәлем юк.

– И, Габделнур!.. Сер генә бирми, эче тулы ут аның, Факиянең. Бер сөйләрмен әле. Хәзергә кайтышыйк. Иртүк торасылар бар бит.

Шулай дисә дә, үзе урыныннан кузгалмады. «Эче тулы ут…» Ә минем соң, минем? Көн-төн әллә ут, әллә ачу, әллә өзелеп сагыну дөрли анда, эчтә… Кайтканнан бирле бер дә күрә алган юк бит үзен. Беркөн районга баргач, урамнарны ничә әйләндем, очрамады. Ахыр чиктә, түзмәдем, сораштым. Фатирларын эзләп таптым. Ишекләре бикле иде. Икесе дә эштәләрдер инде. Укытучылыгын ташлар исәбе юк Факиянең, дигәннәр иде. Якындагы бер капка төбенә килеп утырдым. Күпме утырганмындыр, кинәт, исемә килеп, тиз-тиз, йөгереп диярлек, ул тирәдән шылдым.

– Сәкинә! Ниме… Керфекләре ничектер сөрмәле иде аның, озын иде. Һаман да шулаймы?

– Мәскәүгә киткәнче, бер очраштырырмын әле үзегезне, күрерсең.

Сәкинә, мине юаткандай, беләгемнән сыйпап куйды. Шунда миңа әллә ни генә булды.

– Юк, очраштырма, Сәкинә, кирәкми. Китсеннәр. Мәскәүгә генә түгел, Бохараның аръягына китеп олаксыннар! Безгә монда да яхшы. Сәкинә, алар китсен, без калабыз, безгә монда әйбәт. Шулай ич, Сәкинә?

Ихтимал, язмыш сакчысы фәрештәләрнең безгә кавыштыру догасы укыган мизгелләре булды бугай бу. Үзем сөйләнәм, сүз әйткән саен, кызның битләреннән, маңгаеннан, чәчләреннән үбәм, кочагыма кысканнан-кысам. Сәкинә башта: «Тилермәче, җүләр… кит» – дия- дия, кочагымнан ычкынырга маташты, ул арада иреннәр иреннәрне табып алды.

– Китмибез… Беркая да… Бирәскәгә дә…

Бу сүзләрне бергә кушылган ике пар ирен бергәләшеп әйткәндер.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас