Чәчмә әсәр
20 Июня , 04:15

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (20)

Теге яшь хатын картаеп беткән ирен кыйный. Картлачның танавы канаган, бите пычракка, канга буялган. Үзе  юл өстенә утырып акырып елый һәм бертуктаусыз:  – Мин ялгыш бит, туташ, мин ялгыш, сеңлем. Син этәргәч егылмас өчен тотынган идем. Гафу ит, гафу ит, туташ, – дип такмаклый.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (20)Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (20)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (20)

(Дәвамы.)

Пөхтә генә җыештырылган, тәрәзә төбендә гөлләр үсеп утырган бик зур булмаган авыл өе. Мич алдында күңелле генә самавыр җырлап утыра. Баягы матур көй өйдә бөтенләй ап-ачык ишетелә.

Хәзер бит безнең якларда самавырлы чәйләр бик сирәк. Гел газда  кайнаталар чәйне. Әбием тиз генә өстәл әзерләп, тәм-томнарын тезә башлады. Мин дә хатын җибәргән каймак, җиләк кайнатмасын һәм кабарып пешкән күмәчне өстәлгә куйдым. Күмәчне күргәч әбиемнең йөзе тагы да яктырып:

– Эх, үзебезнең як күмәчләре. – ди. Мин шунда бу якта әбиләргә якын итеп әйтелә торгән инәй сүзен хәтерләп, әбигә:

– Бәй, инәй, сез үзегез төп кайсы якныкы буласыз соң? Чыгышыгыз кай төбәктән? – дим.

– Мин үзем Өршәк буе башкорты булам. Эстәрледә укыганда кияүгә чыктым. Укып беткәч ирем белән икебезне шушы, урман якларына балалар укытырга җибәрделәр. Күптән инде, бик күптән. Ирем сугышта алган яраларыннан мантый алмады, мәрхүм булды. Икебез дә балалар укыттык, – дип, бизәкле яулык очы белән яшьләрен сөртеп алды әбием. Шулай әби белән чөкердәшеп самавыр бушатабыз. Ул үз хәлләрен сөйли, безнең якларны сораша.

Була бит кешеләр, кайчакны бер-ике авыз сүз әйтеп сөйләшүең була – бөтенләй якын кешең кебек тоела башлый. Әйтерсең дә, син аның белән күптән таныш. Бу әби дә миңә шулай якын булып китте. Бераздан ул кыенсынып кына миңа:

– Балам, – ди, – бик  уңайсыз булса да әйтим инде. Минем лесхозда яздырган утыным бар иде, шуны гына китереп бирергә ярдәм итмәссең микән? – ди. – Урман эчендә торсак та олы кешегә утын ягын кайгырту бик мәшәкатьле. Лесхоз үзе китереп бирәм дип әйткән иде дә ул, тик тракторлары ватылган диделәр.

Лесхозга барып, утын дисәң хәтере калыр, такта кисәкләре, чурт-чураман төяп әбинең йортына китереп бушаттым. Бусагасында карап торган Хәлимә әби минем янга килеп, күз яшьләрен сөртә. Мине кыстый-кыстый тагы өенә алып керде.

– Әй, балам, син бит малайга гармун эзлим дигән идең, – диде дә җиңел генә атлап түр якка чыгып китте. Мич янында торган бик матур сандыкның өстендәге вак-төяк әйберләрне идәнгә алып куеп, сандыгын ачты. Бик озак кына үзалдына сөйләнә-сөйләнә, нәрсәләрдер актарып, аннан яулыкка төрелгән бер катыргы тартма алды да минем алга алып чыгып куйды.

– Чиш, балам, – ди. – Бабаңның төсе итеп кенә тота идем. Сиңа насыйп булгандыр. Ал, балам, өйрәт малаеңны, – ди бу. – Бик ипле кешегә охшагансың, сиңа бүләк итәм, – ди.                

   Мин ни уйларга да белми, төенчекне чишәм һәм тартманы ачам. Ә тартма эчендә, мин сиңа әйтим, тальян гармун! Ипләп кенә тальянны тартмадан алып өстәлгә куям. Гармун, шактый таушалуына карамастан, һаман уйнарлык әле. Кулыма алып, телләренә басып тартып карыйм, тавышы зәһәр матур һәм көчле чыга. Бик тә моңлы тавышлы булырга охшый. Тик, нишлисең бит, мин уйный белмим. Нинди кызганыч һәм үкенечле! Үземне үзем эчтән әрлим. Гомеремдә бу кадәр үкенгәнем булмады. Нишләп гармун уйнарга өйрәнмәгәнмен икән. Их, егетләр! Трай тибеп үткән икән үсмер чакларым.

Шатланып алдым, мондый зур бүләк кемгә тәтегәне бар. Хәлимә әби белән саубуллашып, рәхмәтләр укый-укый, юлга чыктым. Әбием, бик шатланып:

– Кереп йөре, балам. Мин бит үзем Ает авылыннанмын. Хәзер анда беркемем дә калмады, – ди. – Ает бездән егерме чакрымлап кына булыр. Анда безнең Рәхимә әбиләр дә яши әле. Ә Өршәк елгасы безнең авыл урманыннан башлана. Мин бу тау-урманнар арасында якташ әбине очратуыма шатланам.  Хәлимә инәйгә бүтән чакны да кереп йөрергә вәгъдәләр биреп, делянкага егетләр янына юл алам.

Делянкага кайткач, тавыш күтәрмәсеннәр дип, егетләргә кибеттән кереп күчтәнәчләр дә алдым. Мин килеп җиткәндә, караңгы төшеп төн җиткән иде. Егетләр мине дүрт күз белән көткәннәр. Җәһәт кенә табын корып җибәрделәр. Мин инде тегеләргә:

– Арыдым, шырпы сындырырлык та хәлем калмады, – дигән сылтау белән, тамак чылатудан баш тарттым. Әле бик суынып бетмәгән аш белән тамак ялгап алдым да будканың аргы почмагындагы сәндерәгә менеп яттым.

Иртән бригадир егетләрне тарткалап, җәһәтләп торгызды да, чәй кайнап табын әзер булганчы минем тракторны төяргә кушты. Башта әлке-салкы гына барган эш җайлап егетләрне кыздырып җибәрде. Ике сәгатьләп вакыт үтмәгәндер, йөк төялеп тә бетте. Минем трактор арбасы агач ташырга махсус эшләнгән, озын. Арба озын булгач, агачны да буйлап төйиләр. Йөк авыр. Ашап, чәйләп алганнан соң кайтырга кузгалдым.

Трактор үкерә, ярсыган үгез кебек, ачуланып җир ертып алга үрмәли. Урман юлы – хәвефле юл, олы юлга чыккач, төшеп, йөкне карап чыктым. Йөк шуышмаган, нык тора. Ару төялгән. Корыч арканнар да бушамаган. Кабинага кире кереп утырдым, кулымны тыгып, утыргыч артындагы Хәлимә әби бүләген – тальян салынган тартманы сәрмәп карыйм. Тартма урынында.

Кузгалып киттем. Кәеф  күтәренке. Һавага күтәрелгән сабан тургае кебек талпынып-талпынып сайрый. Үзем дә сизмәстән, белгән җырларымны мөгрәп барам. Комачаулаган кеше юк. Юл биек-биек текә таулар, кара урманнар арасыннан салынган булса да, ару, яманлау хилаф булыр. Әйтәм бит, кәеф яхшы. Ә тирә-якта шундый матур хозурлык! Биек-биек тау битләре, сихри бизәкләргә буялып, болытлар арасыннан бер югалып, бер күренеп калган кояш нурларында төсләрен алыштыралар. Агачлар, яфракларын коеп, кышны каршыларга әзерләнгәннәр. Тик карагай һәм наратлар гына, яшел шәмнәр кебек, горур башларын күккә чөйгәннәр. Юл буена, урыны-урыны белән, кып-кызыл алкаларын күрсәтергә була, миләшләр чыгып тезелешкәннәр. Алардан көнләшеп, яр буйларында кып-кызыл калфаклы балан куаклары мине озатып калалар.

Трактор, әйтерсең дә, бер усал ерткыч җанвар. Авызын галәмәт зур ачып, үкереп-үкереп юлны ашый. Юл да, әкияттәге галәмәт зур бер елан булып, минем трактор авызына кереп бара. Инде кереп бетте дигәндә, тау борылышлары артыннан боргалана-боргалана  юл-еланның тагы да озынрак гәүдәсе күренә. Сулы чокырларны үткәндә, йә тауга үрмәләгәндә, мин идарә иткән җанвар, бераз әкренәеп, Әүҗән тауларына кара төтен чыбыркысын болгап-болгап бөрки.

Мин – шушы усал җанварның баш мие-акылымын. Мин нәрсә телим, җанвар шуны башкара. Ихтыярыма берсүзсез буйсына. Әйтерсең дә, мин шушы корыч ерткычка кушылып үскәнмен. Теге грек мифларындагы  ярты гәүдәсе ат, ярты гәүдәсе кентавр кебек. Безнең борынгы бабаларыбыз атларга атланып иксез-чиксез далаларда дөнья гизгәндә, үзләрен иң алдынгы дип исәпләгән греклар җәяү йөргәннәр. Ат менгән бабаларыбызны күргәч, аларны бергә кушылып үскән гайре табигый затлар дип уйлаганнар. Һәм безнең борынгы бабаларыбыз хөрмәтенә кентаврлар турындагы әкият-мифларын калдырганнар. Европалылар билләренә итәк бәйләп йөргәндә безнең бабайлар күптән инде чалбар киеп йөрегән. Итәк киеп кенә атта чабып кара әле! Мине шундый горурлык биләп алган. Үзем өчен генә түгел бу горурлык, борынгы далаларда атларга атланып, арбаларга утырып дөнья гизгән бабаларыбыз өчен. Чөнки бабаларыбыз атларны буйсындырып, дөньяга тәгәрмәч бүләк итмәсәләр, арбалар уйлап тапмасалар, хәзерге заман трактор-машиналары булыр идеме икән? Бабаларыбызның иң ярлы саналган гаиләсендә дә үз атлары булып, алар кымыз эчеп, ат казылыгы ашаган. Ә урыста ат буй җитмәслек зур байлык булып, аны суеп ашау зур җинаять һәм гөнаһ саналган. Әллә кайдан башыма килеп төшкән шушы шәп уй-фаразлардан мин үз-үземә авыз ерып көзгегә карап алам. Көзгедән дә минем кебек берәү бик тә канәгать йөз белән күз кыса. Мин дә аңа карап елмаяам. Елмаймый ни: кесә тулы акча, утыргыч артында шәп тальян гармун ята. Ә кайтып хатынга мактансам, бөтенләй һушы алыначак.

Шулай үз бәхетемә, үзем исереп “Раушаниям бәгырем”не көйләп киләм. Илфак Смаковныкы кадәр булмаса да, тавыш зәһәр көр чыга. Үземә шулай тоела инде. Озакламый Колгынага да житәм, Аллаһы боерса. Аннан инде үзебезнең яклар башлана. Көн дә бозылып тора. Тымызык кына яңгыр башланып, җил дә көчәергә чамалый. Ни әйтсәң дә, көз инде, көз.

Колгына авылын чыгып җитәрәк,  тукталышта  берничә юлчы җилдә җилфердиләр. Тракторны  күргән көе, бер килделе-киттеле киенгән хатын, таптала язып, кулларын болгап каршы чыкты. Таякка таянган бер ир кисәге дә юлга чыгарга тырышып титаклый.

Ярый, туктыйм инде. Иркәй янынарак барып туктыйм, бөтенләй атларга да хәле юк. Күрәсең, авыру-мазардыр. Мнем тракторны санга сугып кул күтәргәннәре өчен, рәхмәт йөзеннән туктыйм. Барыбер туктап, йөкне, арканнарны карап алырга кирәк. Аракы исе килсә утыртмыйм, куып төшерәм. Ир белән хатын булмагае, әллә кем булсыннар. Яратмыйм аракы исен. Мин туктап та өлгермәдем, теге хатын үрмәләп менеп тә килә, тик ире тартып төшерде, ахры. Мин икенче яктан төшеп, йөкне карарга тотындым. Барысы да әйбәт, урынында.

Бәй, тракторның бу ягына чыксам, бу икәү мәш килеп сугышып яталар. Сугышалар дип әйтү дөрес тә булмас иде. Теге яшь хатын картаеп беткән ирен кыйный. Картлачның танавы канаган, бите пычракка, канга буялган. Үзе  юл өстенә утырып акырып елый һәм бертуктаусыз:

– Мин ялгыш бит, туташ, мин ялгыш, сеңлем. Син этәргәч егылмас өчен тотынган идем. Гафу ит, гафу ит, туташ, – дип такмаклый. Хатын, аның саен, аякларын да эшкә җигеп:

– Бирермен мин сиңә туташны, кем сиңа сеңел булсын, чүплек пәрие, берәдәк, – ди.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (20)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (20)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас