Чәчмә әсәр
19 Июня , 06:38

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (12)

Мөхәммәд Галәйһиәссәлам бигрәк дөрес әйтеп калдырган икән, дим. Сабыйларга шәфкатьле булуны, кулыңда көч барында җирдә балалар үстереп калдыруны бик тә мактаган пәйгамбәребез. Иткән игелек үзеңә игелек булып кайта, дигән. Күр инде, заманында күрше сабыйларын алма белән куандырып йөрдем, картлыгымда ул миңа яшь үсенте алып кайтып бирде.

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (12)Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (12)
Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (12)

Шулай, Кадриянең яңа гына бригадир итеп куелган көннәре. Бик атчайный нәрсә иде ул яшь чакта, халык та аның бригадир булуын хуп күрде. Ире Минһаж да төшеп калганнардан түгел, главные, кулыннан эш тә килә. Тамчы да иренүне белми, аленке салынкылыгы да юк. Минем күңел түрендә күптәннән яткан хыял бар иде – өй янында кечкенә генә алма бакчасы булдыру. Шуңа һич кенә кул җитми бит, аннары, үсентеләрен барып алып кайтырга теләгән чакта гына чыгып китәргә кулда ат та юк. Беркөн капка төбендә Минһаҗ белән сөйләшеп утырабыз. Кадрия дә чыкты. Сойләп бирдем мин боларга: «Әйдәгез, мин әйтәм, ике йортка да алма бакчасы булдырабыз, Кадрия килен, ат бирсәң, мин иртәгә үк питомникка чыгып китәм. Какраз хәзер утырту вакыты, суза башласаң, көн артыннан көн, ял артыннан ял үтә, гомерләр уза тора». Минһаҗ да, Кадрия дә бик күтәреп алдылар минем ниятне. Иртәгесен, ат җигеп, питомникка чыгып та киттем. Ходайның рәхмәте, юлым уңды. Үсентеләрне төпләп алып сата гына башлаган көн иде. Үземә дә, Минһаҗларга да бишәр төп алмагач, икешәр төп чия, шуңа өстәп, әллә ничә төп карлыган, кура үсентеләре алып кайттым. Минһаҗлар өлешен, үзләре өйдә юк иде, күрсәтер өчен, ишекләре төбендә калдырдым. Үземнекен шул кичне үк утыртып та куйдым. Ярар, көннәр үтте, утырткан агачларым яшәрделәр, бик куанып йөрим. «Тукта әле, мин әйтәм, боларныкылар да китте микән?» Моңарчы керешли, гел өйдә юк болар, икесе дә эштә гел. Бүген керешли, тагын ишекләре биктә. Йорт тирәләрен әйләнеп йөрим, юк, күренми боларның утырткан агачлары. Ни хикмәт бу? Караңгы төшкәнче сагалап йөрдем дә, кайтуларына җен ачуым чыгып әйттем: «Ник сузасыз шундый изге эшне, иртән таң атуга утыртып куегыз, инде китәме-китмиме, анысына үзегез гаепле, әмма гөнаһысы минем өстә калмасын». Минһаҗ аска гына караган да дәшми. Кадрия киленнең исе дә китми. «Курыкма, Сираҗетдин абый, – ди, – синең өскә гөнаһ өстәргә җыенмыйбыз, агачлар барысы да утыртылган». – «Кайда утыртылган?» – «Их, Сираҗетдин абзый, үз хуҗалыгыңда гына казынып, син колхоз хәлләреннән бөтенләй хәбәрсез икәнсең бит. Анысы, рәхмәт, фикерне син салдың, ә без шул фикерне идарәдә карадык та колхозда зур бакча булдыруны карар иттек. Шул карарны эш белән ныгытып куяр өчен, син апкайткан үсентеләрне Көек тавы итәгенә утыртып та куйдык. Көзгә үк зур бакчага нигез салабыз». Әйтәм ич, бик атчайный, бик задур нәрсә иде Кадрия. Көзге яктан, дөресен дә, үсентеләр кайтартып, зур бакча ясадылар. Мая итеп, мин апкайткан агачларны, әйләнәсе булмагач, җәен каҗәләр  ашап бетерде бетерүен. Аның каравы, сабак булгандыр, яшь бакчага сузмый гына әйләнә дә тоттылар. Минекеләр белән ярышып үсә хәзер колхоз бакчасы. Әнә шулай тормышлар җаена гына төшеп килгәндә, сугыш башланып китте. Минһаҗ беренче көннәрдән үк сугышка чыгып китте, Кадрия килен ике кызын кочаклап утырып калды. Кече кызы имчәктән дә аерылмаган иде әле. Шул елны, хәтерлисеңдер, кышы да бик зәһәр суык килде бит аның. Мин үз алмагачларымны, гадәттәгечә, көздән үк ботакларын бик җайлап бәйләп, курыс белән төреп калдырган идем. Суыклар башланды, тотындым кар өяргә, бакчам олы бер тауга әйләнде. Ә колхоз бакчасында ботакларын бәйләү дә юк, кар таулары ясау да юк. Кадрия килен, миннән күреп, колхоз бакчасында да таулар ясатмакчы була, әле ашлык сугу да бетмәгән, ничек кеше тапсын? Аптырагач, бичара, үзе чыгып, ялгызы көрәк тотып селкеп йөрде. Ул кышны йә битен, йә кулын-аягын өшетмәгән кеше дә калмаган бугай, ә яшь алмагачлар сабый бала күк бит, алар ничек чыдасын? Минекеләр, кар-боз тавы астында исән-сау чыктылар, ә колхоз бакчасында карда көймәгән бер генә агач та калмады. Шул җәйне – кайгы ялгыз йөрми, ди, бит – Минһаҗның кара матәм язуы килде. Кадрия килен, булса да була икән кешедә сыгылмас-сынмас күңел, чәчләренә карасу тигәндәй чал төшсә төште, кеше алдында күз яше күрсәтмәде, яшь балалары булуга карамастан, бригат дилбегәсен дә кулында нык тотты.

Ярар. Сугыш беткән язны алмагачларым шау чәчәк атып каршылады. Көзгә алманы да шактый мул бирде. Аннан элекке елларны берәм-сәрәм генә күрсәтә иде. Куандырыйм әле балаларны бер дип, итәк тутырып алма күтәрдем дә кердем Кадрия күршегә. Күчтәнәчемне өстәлгә өеп куйдым. Шатлык-куаныч көтәм бит инде. Күрәм, Кадрия шап итеп караватка ауды да тыела алмый үксеп җылап җибәрде. Кызлар ике кулларына да алма тоткан килеш катып калдылар. Үземнең дә бугазга олы бер төер килеп тыгылды.  

Сулар ага тора, гомер уза тора. Хәзер инде Кадрия күрше бик какшады, бик еш сырхауланып ята. Әмма элеккеге задурлыгы –задурлык бичараның. Ничек итсә итте, кызларын укытты. Хәзер Казанда берсе – агранумлыкка, икенчесе филшерлеккә укып йөри. Кызлары да, әниләре кебек, бик тырышлар, бик уңганнар. Өченче ел микән, агрономга укыган кызы, ялга кайтышлый, алмагач үсентеләре күтәреп кайткан. Ничәдер төбен үз бакчаларына утырткан, өч төбен миңа күтәреп кергән. «Сезнең алмагачлар инде картаеп килә, Сираҗетдин абзый, – ди, – менә алмашка яшьләрен дә утыртып куй. Бакчаны аны шулай яңартып торырга кирәк», – ди. Алмагачның ихтыяры, кызның сүзе тәки дөрескә чыкты бит. Элек үк берсе чирләгән иде, быел тагын икесе корыды карт алмагачларымның, аның каравы, күрше алып кайтып биргән яшьләре алма күрсәтә башлады. Тәк, бер көнне шулай бакчага чыгып утырдым да уйга калдым. Мөхәммәд Галәйһиәссәлам бигрәк дөрес әйтеп калдырган икән, дим. Сабыйларга шәфкатьле булуны, кулыңда көч барында җирдә балалар үстереп калдыруны бик тә мактаган пәйгамбәребез. Иткән игелек үзеңә игелек булып кайта, дигән. Күр инде, заманында күрше сабыйларын алма белән куандырып йөрдем, картлыгымда ул миңа яшь үсенте алып кайтып бирде. Беләктә көч барында бакча утыртып, җимеше белән игелеген күрсәм, картлыгымда утын булып, карт сөякләрне җылыта хәзер бакчам, дим. Иң йомшак, рәхәт җылыны алмагач утыны бирә, дип электән үк ишеткән бар иде.

Безнең сүз әнә шулай утыннан чыкты бит әле. Гаяз прсидәтел белән: «Миңа кирәкми, әнә күрше Кадрия бик мохтаҗ утынга», – дип аяк терәп сөйләшүемнең сере менә шушында иде. «Кирәкми», – дип, ни кистереп әйттем бит инде юкса. Аңа карамаган, беркөнне капка төбенә чүмәкәй итеп утын төягән машина килеп туктады. «Кая бушатыйк?» – ди шофер егет, турсаеп кына. «Ай, рәхмәтләр суккыры, әйдә, күрсәтәм кайда бушатасын», – дидем дә Кадрия җиңги ихатасына алып киттем машинаны. Кеше күңеле изге эшкә бик сизгер бит ул, шофер егетнең авызы колагына җитте. Кадриянең исә куанычлары эченә сыймый, мескенкәемнең… Менә, Габделнур, нәчәлник малайның әтисенә ярдәме шул рәвештәрәк… Кая соң, чәең дә суынып бетте бугай, ашамыйсың да. Карчык! Самавырны яңартып җибәрәсең мәллә? Табынга да бер күз салсаң?..

– Мәшәкатьләнмәскә иде, миңа кузгалырга вакыт.

Сираҗетдин абзый, кулы белән генә ишарәләп, миңа «утыр әле, утыр» дигәнне аңлатты да өстәлдәге шешә төбен чокырларга бүлде, шулай ук сүзсез генә үз чокырын минекенә тидереп алгач күтәреп тә куйды. Бераз сүзсез генә утырды.

– Мәскәүнең үзенә үк укырга китәргә йөри хәзер малай. Шул, партийный мәктәп инде. Белмим, нәрсәләргә өйрәтәләрдер? Яхшылыккамы, әллә тагын да шомарак алдашыргамы? Шайтан белсен инде аларныкын…

Сираҗетдин абзыйның бу хәбәреннән нигәдер минем йөрәк сулык-сулык итеп куйды.

Бер дә юкка гына булмаган икән…

 

6

Кайтып төшкәндә, «авыл миңа тәбәнәкләнеп, бөрешеп калган кебек тоелды» дигән идем бит. Моңа үз өебезнең чыннан да җиргә чүгеп, түбәсе бер якка кыйшайган булуы да тәэсир иткәндер инде. Күземне ачыбрак карасам, авылда яхшы түбәләр, нарат сагызы исе аңкып торган өр-яңа өйләр дә бар икән ич. Ерак барасы түгел, шундыйлардан менә күрше Нәби абыйлар өе. Шунысы гаҗәп аның, кайтып төшкәч үк үзләренә чәй эчәргә керсәм дә, мин моңа игътибар итмәгәнмен. Кайгы күзләрне томалый, дигәннәрен бик белеп, үз башыннан кичергәннәр әйткәндер инде. Тагын шунысы үтә гаҗәп әле аның, шул беренче чәй эчәргә кергәндә, өйдә югары очтан Гөлҗиһан апа ачык йөз белән каршы алды. Нигә ул монда, Сәрвәр апа кайда? Шундый сорау башымда чагылып узды, телемә килеп җитмәде. Берәр көн үткәч, сорауларым болай да аңлашылды. Сәрвәр апа шактыйдан гүр иясе икән инде, Гөлҗиһан апа хәзер Нәби абыйның хәләл җефете икән. Сөйләшүләрдән тагын шул аңлашылды, бу өйне аларга колхоз салып биргән, туйлары шунда үткән. Картларның алай туйлап маташырга ниятләре дә булмаган да, Нәби абыйның Чиләбедән улы Гали кайтып төшеп, «ай-вай»ларга кистереп чик куйган.

Хәтерлим мин Галине. Ул – сәер-сәер дуамаллыклары булса да, сүзен – сүз, эшен эш итә, көч-куәте ташып торган егет. Шундый бер сәер дуамаллыгын туйда да күрсәткән ул. Дөресрәге, туйдан соң. Ул вакыттагы прсидәтел Кашшаф, иртүк басуларны әйләнеп кайтып, атын капка баганасына бәйләп куя да идарәгә кереп китә. Адымнарыннан ук кәефе кырылганлыгы сизелеп торган Гали шуннан үтеп бара икән. Менә ул кинәт кенә борыла да, прсидәтелнең атын баганадан чишеп алып, чытыр чаптырып каядыр китеп тә бара. Берәр сәгатьтән әйләнеп кайта. Юк, ярсуы басылмаган икән әле егетнең. Ерак та түгел колхозның яңа өйләнешкәннәргә дип атап бураткан бурасы. Гали, тарантастан сикереп төшүгә, ду-ду шунда таба атлый. Килеп тә җитә, юан-юан бүрәнәләрне йомычка урынына гына чит-чатка атып, бураны сүтә башлый. Түләүсез тамашаны карарга кешеләр җыела, Кашшаф та, әле мыек астыннан гына елмаеп, әле тирән-тирән генә уфтангалап куеп, идарә ишеге бусагасына чыгып баса.

Тагын нигә ярсыган, ни ошамаган егеткә? Кешеләрнең әйтүенчә, туйда болайрак сөйләшкәннәр икән. «Әйдә, Гали, кайт авылга, ризалыгыңны бирсәң, кайтышыңа алтыпочмаклы менә дигән өй торгызып куябыз үзеңә. Бурасы әзер», – дигәннәр. Галинең авызы колакларына җиткән. «Кайтам, Кашшаф абый, кайтам. Күптәннән күңел түрендә йөрткән хыялымны әйтеп бирдең бит син, Кашшаф абый. Өйне үзем дә салып керә алган булыр идем, кесә аңа гына җитәрдер кебек, әмма, беләсең ич, әнкәй мәрхүмнең фаҗигасе шул өй салуга бәйләнгәнне. Шуңа күңел утырмый иде тотынырга». Туйда әнә шулай дигән үзе, инде менә нигә кире уйлаган? Моны җайлап кына телдән телдән әйтсә дә ярар иде дә бит… Юк, алай итсә, Гали Гали булып кала димени ул.

Кеше күңеле карурман, Галинең ник кире уйлаганын төрлечә сөйлиләр. Шулай да Закир кордаш сөйләгәне дөреслеккә якынрак шикелле.

– Уйлый китсәң, моның тамырлары шактый тирән ята, малай. Нәби абыйның ничек бер күзеннән мәхрүм калуы тарихын ишеткәнең бардыр инде. Әйе, әйе, соңарган мәхәббәт аркасында. Бирәскәнең Зөһрә әби хәзер дә сокланып туймаслык карчык ул. Яшь чагында кемнәрнең генә йөрәкләрен яндырмагандыр? Нәби абыйның да йөрәгенә ут сала бу. Әмма Нәби абый бу вакытта Сәрвәр апага, әйе, әйе, Галинең әнисенә өйләнгән була инде. Янган йөрәген аракы белән басмакчы була Нәби абый. Исерек көйгә Ташкичү тавыннан мәтәлә дә… Әйе, әйе, белсәң, Галинең кичәге ярсуының тарихы тамырлары белән шушы вакыйгага барып тоташа.

– Бик тирәннән алдыртасың син, кордаш. Бераз шәйлим, төшенеп үк бетә алмыйм.

– Хәзер төшенерсең. Син бит, армиягә киткәнче, Бирәскәдә эшләп йөрдең, бәлки, Рәмзия исемле кызны да беләсеңдер?

– Хәтерлим. Ну чибәр дә нәрсә иде чукынчык. Әмма безгә караганда өлкәнрәк.

– Яучыларга җыенмыйм, өметеңне кис. Яшь чагында Нәби абый соңарып кына үлепләр дә гашыйк булган Зөһрәнең кызы инде ул – Рәмзия. Гали менә шул Рәмзиягә гашыйк була.

– Тәк-тәк-тәк?

– Кирәк бит, малай. Галинең мәхәббәте дә әтисенеке кебек соңарып килә.

– Тәк-тәк?

– Тәкелдәмә әле син, төптәнрәк уйласаң, монда үзенә бер заман фаҗигасе чагыла. Гали – бик яшьли читкә чыгып киткән егет. Паспортсыз килеш. Яшьләрне шулай, паспорт бирмичә, авылга зынҗырлап тоталар иде бит. Галине тотарсың алай гына! Чиләбегә кадәр барып җитә, көченә тиң эш таба. Рәмзия белән кунакка кайткач кына очрашалар. Үзара мәхәббәт җепләре ничегрәк үрелгәндер, анысы инде кешенеке кеше өчен мәңге караңгы. Әнә теге көнне, прсидәтел атын чытыр чаптырып, Рәмзия янына элдертә дә инде Гали – монысы инде көн кебек ачык. Нигә? Рәмзиядән вәгъдә сүзе алыргамы, әллә инде картларның туе шаулап узган йортка яшь килен дә алып кайтыргамы? Һәрхәлдә, нияте изге була егетнең, һәм… җеннәре котырып кайта…

…Гаяз Хәкимович биргән «бәхет кошы» язуы белән алган азык-төлекләрне күтәреп, мин шушы йортка кайтып кердем. Һәр ниргә бүрәнәсенә, һәр шыгыр-шыгыр сайгагына әтинең хәсрәтле истәлеге сеңгән үзебезнең өйдә минем әле бер генә кич тә кунганым юк. Их, Йәнис энем янымда булса, ике нәүмиз йөрәк бер-берсен җылытыр иде дә бит… Туган якларының фашистлардан азат ителүен ишетүгә, аның Хатия детдомыннан качып китүе генә мәгълүм.разде Кайтып җиткәнме ул туган якларына? Ничегрәк көн күрә хәзер ул ятим?.. Искә төшкән саен, йөрәгемне сулык-сулык сызлата бу сорау.

Гөлҗиһан апа минем «баеп» кайтуыма бик куанды.

– Кайтканыңнан бирле, адәм рәтлерәк бер сыйлый да алганым юк үзен, дип, бик күңелләрем әрнеп йөри иде, менә бит, бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына. Кая соң, Нәбиулла да кайтып җитәр, самавырны яңартыйм да аш салып җибәрим әле…

Нәби абый, бик арып кайтканмы, Гөлҗиһан апаның гөр-гөр сайравына «шәп, шәп» дия-дия, караватка барып ятты.

– Күңелеңне күргән, алайса, Гаяз прсидәтел? – дип куйды бераздан. – Болай начар кешегә ошамый. Бик ипле сөйләшә. Белемле дә бугай.

– А какже! Районда зур урыннарда эшләп, тәмам шомарган нәрсә ул. Олы бәрәңге!

Аштан соң Нәби абый, гадәттәгечә, баскыч төбенә чыгып утырып, үзенең «кәҗә тоягы»н көйрәтеп җибәрде. Мин дә «суски» урынына «Аврора»мны авызыма каптым.

– Бик җилле өстери ул Гаяз безне коммунизмга таба, – дип куйды Нәби абый, гадәттән тыш җитди итеп.

– Бирсен Ходай! – дидем мин, инде онытыла да башлаган дәү әнинең сүзләрен хәтерләп.

– Менә тиздән сөт-майны колхоз кибетләреннән генә барып алачакбыз. Сыер-кәҗә асрап интегәсе калмый. Олы Бәрәскә шәһәргә әйләнәчәк, без дә шунда күчеп яшәячәкбез. Фатирың җылы, суы агып тора, уты янып тора. Хәтта ки хаҗәткә дә салкынга чыгып йөрисе юк. Ашаган җиреңнән тордың – бәдрәфкә кереп тә киттең…

– Фу…

– А какже! Атна саен мунча ягып мәшәкатьләнәсе дә түгел. Чиста күлмәк-ыштаныңны култык астына кыстырып, общи таш мунчага барып та керәсең… Сөлге-сабынын, себеркесен күтәреп тә йөрмисең. Килеп керүеңә кулыңа тоттыралар. Теләсәң, каен себеркесе, теләсәң, имән себеркесе. Мәтрүшкә кушып бәйләгәнеме, әллә кычытканмы – җаның нәрсә тели. Суы агып тора, пары пошкырып тора.

– Бар икән әле рәхәт кичәселәр!

– А какже! Инде тормышка да ашыра башладык, үзе әйтмешли, грандиуз планнарыбызны. Сыерыңны, сарыгыңны колхозга тапшырырга кушалар, ничу монда үз хуҗалыгыңда казынып, көчеңне заяга сарыф итәргә. Әнә бар көчеңне колхоз эшенә сал, кирәгенчә барып алырсың. Аннары килеп, кемнең бәрәңге бакчасы егерме сотыйдан уза, артыгын кисеп ыргыттык. Монысы да колхоз эшенә көчең күбрәк калсынга. Аннары менә, өең тузса, сипләп-чутлап маташма, Бирәскәдә яңасын салырга кара яки әнә шул утлы-сулы әллә ничә катлы таш йортта булачак фатирыңны көт. Ә безнең авыл, Гаяз әйтмешли, пирспиктивасыз ул, бетәргә тиеш. Раз бер колхоз икәнбез, бергә оешып яшәргә кирәк.

– Туктале, Нәби абый, минем өй дә бик тузган. Мин дә туган-үскән нигезне ташларга тиеш буламмыни?

– Әбезәтелне. Син генә түгел, менә мин дә.

– Ничек? Өр-яңа бит әле өегез?

– Яңа да, колхоз бик булышты салырга. Шуңа күрә дә Гаяз аяк терәп сөйләшә. «Әйдә, Нәби абый, бөтен халыкка үрнәк күрсәтеп, өеңне Бирәскәгә күчереп салабыз, – ди. – Якты киләчәккә беренчеләрдән булып атлап керергә синең полный хакың бар», – дип җибәрә. «Минем киләчәгем бик якты түгел шул инде, – дим. – Бер аягым монда, икенчесе гүрдә. Кашшафка рәхмәт. Гомеремнең соңгы көннәрен яңа өйдә очлап куярга бик булышты». Белеп торам, Кашшаф исемен телгә алдыңмы, җеннәре котыра башлый Гаязның. «Шунысын да уйла, Нәбиулла абый, эш атлары тиздән бетәчәк ул. Бирәскәдә бик шәп нәселле чабыш атлары булдырабыз. Шуларны карап-тәрбияләп торырга синнән дә кулайрак кеше юк», – ди. Әнә бит кайсы яктан бәреп екмакчы.

– Хәлләр!.. Кашшаф абый кайда соң ул хәзер?

– Безгә җүнлерәк прсидәтел төсме соң! Башта районга алдылар. Анда да Вәлитов белән килешә алмаган. Шушы, колхозларны эреләндерү буенча инде. Хәзер Казанга ук күчеп киткән. Анда агрономнар укытып чыгара торган мәктәпнең зур иген кырлары бар икән. Шунда эшләп йөри, дип сөйләделәр. Югалып кала торганнардан түгел ул Кашшаф!.. Ярар, Гаяз белән эш турында да сөйләштеңме соң? Ниндирәк эшкә куймакчы була?

– Нәби абый! Эшне мин Гаяз Хәкимовичтан түгел, менә синнән сорамакчы булам әле.

– Уһу!.. Әйдә, сорап кара.

– Беркет миңа җигәрдәй җүнлерәк ат. Җигүле атка эше табылыр. Нәби абыйның йөзендә башта сәерсенү чагылып узды, аннары ул кинәт якты елмаеп җибәрде – сирәк хәл бу уенында-чынында һәрвакыт бер чама җитди-тыныч калучы күршем өчен.

– Машина рулен дилбегәгә алыштырырга булдың инде, алайса? Эчтуж, әйдә!

 

(Дәвамы бар.)

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас