

(Дәвамы.)
XVI
Сәламәтлеге нык булуы аркасында, Сания бик бирешмәде. Хәтере генә начарланган. Өйләренә кайтканны, үзен җәфалап җәберләгәннәрен, интеккәннәрен белә. Ә менә монда, Әүҗән юлына ничек килеп чыгуын һич исенә төшерә алмый.
– Нәрсә булды, дочка, нәрсә эшләп бу хәлгә төштең, – дип, бер марҗа түти култыклап өенә алып кереп барганда гына, Саниянең башына адәм рәтле уйлар керә башлады.
– Балам төште, балам үлде, – дип аңлата алды ул. Саниянең хәленә кереп, марҗа түти куе итеп төрле үлән чәйләре эчерде. Балга бутаган ниндидер тамыр каптырды. Чәйләр эчеп, әзрәк ял итеп алгач, Саниягә хәл керде. Тик күзләрендәге сәер ялтыравы гына һаман бетмәде. Марҗа апага мең рәхмәтләр әйтеп, ул кайтыр юлга ашкынды. Их, шул күрәчәкләрне алдан күреп, урап үтеп булса иде дә бит! Юк шул.
Кагадан Әүҗәнгә җәяү чыккан иде дә. Берничә чакрымнан соң хәле бетте. Бәхетенә, бүрәнә төягән йөк машинасы аны юлда туктап алды. Шул машина белән Колгынага кадәр утырып килде. Машина лесхозга килгән икән. Рәхмәтләр әйтеп, авыл урамыннан җәяү китте Сания.
Бу юллардан йөргәне булмаганга, ул Эстәрлегә кайдан китәргә икәнлеген сораштыра-сораштыра, авылның икенче очына чыкканда тәмам егылыр чиккә җиткән иде инде. Тукталышта халык хәтсез генә. Шуңа да ул, бер читкәрәк китеп, бүрәнә өстенә утырды.
“Ничек бу тирәгә килеп чыктым соң әле мин?” – дип уйлап караса да, очына барып чыга алмады. “Их, башкайларымның тагын ниләр күрәсе бар икән? Бер тиен акча юк, ничек кайтып җитәргә”, – дип, пышык-пышык елап җибәрде. “Аяктан гына егылмаска, тик аяктан гына егылмаска иде”, – дип теләде. Тукталыштагы халык җайлап утырып китте, күпләре, суыкка түзми, кире өйләренә таралды. Утырган урынында туңды Сания. Ачы җил үзәкләргә үтә. Күм-күк булды. “Мөгаен, берәрсенә куна керергә туры килер инде”, – дип, урыныннан торуга, бүрәнә төягән трактор күренде. Янында юлчысы күренми. “Каршысына чыгып туктатам, берәр миһербанлы бәндә булса, утыртыр әле”, – дип, торган урыныннан юлга атлады. Ул да булмый, читтә генә, таякка таянган, бик шакшы киенгән, йөзе күптән пәке күрмәгән бер бәндә дә кузгалды.
Сания, кулларын болгый-болгый, тракторга каршы чыкты. Аның турысында гына туктамыйча, трактор чәчләре агарып беткән теге сукбай янына туктады. Беренче булып барып җитәргә ничек кенә тырышса да, Сания өлгерә алмады. Теге сукбай алга басты. Сания да бирешмәде. Картны җәһәт кенә читкә этәреп, трактор кабинасына менә башлады...
– Юньле-рәтле кыланмасаң, күрмәгәнеңне күрсәтәм, – дип, егып төшерергә уйлап, артына борылып караса, теге сукбай итәкне ычкындырмаган, һаман тартуын белә. Шуннан Сания бар көченә тегеңә тибеп җибәрде. Бик уңайлы эләкте, ахры. Әллә битенә, әллә башына. Шайтан белсен, сукбай пычракка тәгәрәп төште. “Үзе исерек, аягында чак басып тора”, – дип уйлады Сания эчтән.
Шушындыйлар аркасында баласын югалтты бит ул! Баласы исенә төшкәч, хатын бөтенләй җенләнде. Сикереп төшеп итәген әйбәтләде дә, теге сукбайны типкәләргә, бөтен ачуын аңардан алырга тотынды:
– Хәшәрәт, сукбай, брәдәк, сволочь...
Ничәмә көннәр җыелган күз яшенә ирек бирде дә, елый-елый, сукбайны тагы дөмбәсләргә кереште. Чәчләренә ябышты. Үзенең дә юньләп хәле дә, көче дә юк бит инде. Читтән карасаң, исерек ир белән исерек хатын сугыша, дип уйларсың.
Сукбай да елап җибәрде.
Бу – Саниянең җизнәсе Фәйзулла иде...
XVI
Мин үзем җырга-моңга мөкиббән кешемен. Берәр җирдә гармун уйнаганнарын, йә җырлаганнарын ишетсәм, үләм дә китәм. Бөтен эшемне ташлап, барасы җиремә бармыйча көй тыңлыйм. Бу сәер гадәтемне хатын да белеп беткән. Шуңа да, тракторыңа куярсың дип, туган көнгә авторадио бүләк итте. Шәп нәрсә, малай, мин сиңа әйтим. Казан, Уфадан тапшырган бер концертны да калдырмый тыңлап барам. Яхшы ишетелмәсә, концерт вакыты җиттеме, тракторны сүндерәм дә рәхәтләнеп концерт тыңлыйм. Бергә эшләгән егетләр дә моны белеп беткәннәр. Бик арып китсәләр:
– Әле концерт вакыты җитмимени? – диләр. Алар да миңа ияреп җырларның язылу тарихын, көен, сүзләрен кем язганын белеп беттеләр. Җырчы ничек җырлый, гармунчысы көйне кайсылайрак башкара – барысына да игътибар итәбез. Хәтта концерт беткәч бәхәсләшеп тә алабыз.
Үзем җыр-моң яраткач малайны да моңга гашыйк итеп үстерергә исәп. Кызлар, кызлар инде, хатын балалары дигәндәй, чит кешегә буласы балалар. Ә малай үземнеке. Һичшиксез, берәр музыка коралында уйнарга өйрәтәчәкмен. Өйрәтәчәкмен дип әйтүе генә рәхәт, үзем бит мин бер коралда да уйный белмим. Хәтта авыл малайлары кебек юньле-рәтле көйләп сызгыра да алмыйм. Өй эчендә гыжылдап, яңгырап беткән булса да гармун кисәге дә юк, ичмасам. Җырлау турында сөйләп торасы да түгел, теге, кем әйтмешли, колакка аю баскан.
Ә болай берүзем генә чакта җырлыйм ул, үзем өчен генә. Бигрәк тә басуда эшләгәндә, йә булмаса ерак юлларга йөргәндә. Шуның аркасында, юлда очраган кешеләрне дә бик алып бармыйм. Аннан инде хәзерге юлчылар да гел арурак машиналарга гына кул күтәрәләр. Минем “Т-150” ише тракторны санлап кул күтәрүче дә юк. Күтәрсәләр дә бик сирәк. Иренми кул күтәргәннәре өчен кабинага алам инде анысын. Гел бит җыр мөгрәп кенә йөреп булмый бит. Аннан, сөйләшеп кеше белән вакыт та тизрәк үтә, юл кыскара. Төрле кеше белән танышасың. Дөнья хәлләрен сорашасың, син сөйлисең, ул сөйли. Төрле-төрле кешеләр очрый.
Берзаманны шулай, Бөрҗән якларыннан колхозга агач ташыйбыз. Юл ерак. Юлда гына да тәүлек ярым вакыт уза. Әле монысы юлның бер очына гына, буш барганда, ә йөк төяп кайту ике тәүлектән дә артып китә.
Көзнең соңгы чоры. Шуңа да, карлы-яңгырлар башланып, юллар өзелгәнче, урман таулар арасындагы делянкадан агачларны чыгарып бетерергә ашыгабыз. Ал да юк, ял да юк, дигәндәй, көне-төне юлдабыз. Бүтәннәр КамАЗ белән, ә мин “Т-150”дә. Минем тракторга аларга караганда өч тапкыр күбрәк төиләр. Трактор көчле, тарта, “ых” та итми. Арбаң гына түзсен.
Бүген дә мин юлда, делянкага китеп барам. Таулар куенына сыенып утырган Макар авылын гына үткән идем, юлда бер “Газель” машинасы аркылы килгән. Һич урап үтәрлек түгел. Юлның бер ягында текә тау, икенче ягында агачлар белән капланган тирән яр. Килеп туктадым яннарына. Ике хатын, ике ир. Машиналары ватылган. Нәрсә эшләргә дә белми, басып торалар аптырап. Ару гына кешеләр күренәләр.
– Ярдәм ит инде, туган, – дип үтенәләр.
Ник ярдәм итмәскә? Машиналарын карап чыктым, кыздырып карыйм, әйбәт эшли, тик урынынан гына кузгалмый. Боларның сөмсерләре коелган. Ах та ух киләләр. Трактор астына керә торган киемнәрне киеп, кереп киттем машина астына. Астагы механизмнар барысы да әйбәт, урынында. Күрәсең, коробкасы киткән. Тизлеккә сала башласаң, шыгырдарга тотына.
Тагып алып барырга туры килә инде. Шулай итеп, боларны Колгынага кадәр алып бардым. Анда танышлары бар икән. Танышларының йортларына ук кертеп куйдым машиналарын. Машина хуҗасы миңә ике мең акчаны биш йөзлекләр белән кесәгә тыгып куйды. Мин каршы килеп булашкан идем дә, ай-ваема карамый:
– Син яхшы кеше, – ди. – Безне зур бәладән коткардың. Без —алыпсатарлар, машина тулы товар. Ал дус кеше, ал, оялма. Бу – синең хезмәтең. Безгә ике мең акча эшләү – ике сәгать эчендә булдыра торган эш, – дигәч, алдым акчаларын. Акча кемгә дә кирәк. Мин бит бу чаклы акча өчен колхозда ай ярым тир түгәм. Анда да акча бирмичә, аның урынына, йә он, йә фураж, бер дә булмаса, кәкрәеп беткән бозау биргән булалар. Монда юктан гына ике мең калым килеп керсен әле, яши бит, малай, кешеләр. Шулай, көтмәгәндә, баеп киттем. Быел малай мәктәпкә беренче сыйныфка барды. Аңа иң тәүдә гармун-хромка алып бирәм. Әйткән сүз – аткан ук, өйрәнсен уйнарга. Җыр-моңга өйрәнсен, минем кебек, бер сәләтсез, колагында аю биегән булып үсмәсен. Әйттем – бетте.
Юл өстендәге авылларның кибетләрен карый-карый барам, һич берсендә гармун-фәлән юк. Шуннан тотым да киттем туры район үзәгенә Собханголга. Барып керүен кердем, тик трактор белән озак йөреп булмады, бер тыкрык алдында гаишниклар туктатып:
– Район үзәгендә болай трактор белән йөрергә ярамый. Сиңа йөз сум штраф, – дигәч, штраф та түләдем. Тыкрык эченә тракторны кертеп куйдым да, киттем җәяүләп, гармун эзләп. Юк, малай, берсендә дә гармун булмады. Әллә гармун ясый торган фабрикалар туктаганнармы? Белмәссең. Бөтен район үзәген аркылы буй кыздырып чыктым – юк гармун.
Төш җитеп килә. Арып-талып трактор янына килсәм, шундагы бер өйнең ачык тәрәзәсеннән бик матур җыр ишетелә. Гадәтне беләсез бит инде, туктадым да тыңлыйм. Бу көй бетүгә тагы да моңлырагы яңгырый башлады. Монысын да тыңлап бетерергә исәп. Шулчакны йорттан бер олы гына яшьтәге бер әби таякка таянып килеп чыкты. Исәнләштек, һәм әбием сүз башлап:
– Хәтсездән карап торам, балам, тегеләй чабасың, болай чабасың, берәр нәрсә югалтыңмы әллә? – ди. Мин инде, аны-моны уйлап тормыйча:
– Әй әби, сөйләмә инде, малайга гармун алып кайтырмын дигән идем, эзләп-эзләп тә таба алмадым, – дим. Әбием бик матур гына сакланган башкорт әбие, ачык, сүзчән кеше булып чыкты. Сөйләшеп киттек. Кайсы яклардан килеүемне дә сораша. Үзем әби белән сөйләшәм, ә үзем колак чите белән көй тыңлый-тыңлый әбинең сорауларына җавап бирәм. Карчык үзебезнең Әлшәй, Дәүләкән, Стәрле якларын, андагы күп кенә авылларны белә булып чыкты. Кинәт кенә, нәрсәдер исенә төшергән кебек:
– Бәй, балам, нишләп капка төбендә басып торабыз әле, әйдә, йортка үт. Самавырым да кайнаган. Син юл кешесе, чәйләп кит, улым, – дип, мине үзләренә чакыра башлады. Мин дә шунда үземнең шактый ачыкканлыгымны тойдым. Чәй турында сүз чыккач, бик кыстатып тормый, риза булып, юлда ашарга дигән ризыкларымны да алып, әби артыннан иярдем.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.