

5
Иртәгесен микән, әллә берәр көн үткәчме – ул көннәрдә аңкы-тиңке башым вакыт исәбен дә оныткан иде – Бирәскәгә юл тоттым. Хәзер инде без Бирәскә белән, тагын ике авыл белән бер колхоз булганбыз, идарәбез дә шунда икән. Киткәндәгечә, озак кына прсидәтелне көтеп утырдым. Килде. Секретарь кызга ягымлы гына итеп: «Берәүне дә кертми тор, сеңлем, яме», – дип, бүлмәсенә кереп чумды. Мәһабәт эре гәүдәле, чибәр генә килешле йөзле кеше иде председатель. Өс-башы да затлыдан. Моңарчы мин күргән-белгән прсидәтелләргә аз гына да охшамаган. Белеме дә зурдандыр инде моның. Әнә сугышка кадәр наряд кәгазьләренә имза урынына тамга гына сала торган Галәветдинов бар иде бит. Аның ише генә түгел инде бу.
Ул арада тонык кына звонок шалтырады да секретарь кыз, туптай сикереп торып, кабинетка кереп китте. Аларның быдыр-быдыр сөйләшүләрендә мин үз исемемне, әнием исемен ишеткәндәй булдым.
Тагын кемнәрдер – бригадир, мөдир ишеләрдер инде – председатель бүлмәсенә чиратсыз гына кереп, озак-озак сөйләшеп чыктылар. Ниһаять, миңа да чират җитте.
Һич көтмәгән идем, председатель, мин керүгә, өстәл артыннан чыгып, каршыма ук атлады.
– Исәнлек саулыкмы, Габделнур энем? – диде, миңа кулын сузып. – Туган-үскән нигезгә исән-сау кайтуың белән! Бик әйбәт, бик яхшы.
Урынына килеп утыргач, алдына гына караган килеш, беразга тынып калды.
– Кайгыңны уртаклашам, Габделнур туган. Нишлисең бит… Үлгән артыннан үлеп булмый, без, иң дөресе, көнебез-иртәгәбез турында сөйләшик әле. Син, киткәнче, тракторда эшләгәнсең икән. Тагын шунда утырыргадыр бит исәп?
– Мин армиядә шофер идем, машинага утыртсагыз иде мине.
– Шулаймы? Бик әйбәт, бик яхшы. Ах, да, онытканчы, без бер нәрсәне хәл итик әле. Син бит буш өйгә кайтып төшкән кеше. Ашау-эчү якларын җайламый булмый бит. Хәзер без аны… – Ул, матур авторучкасын алып, тиз-тиз язарга кереште. – Син кайткач ук керәсең калган бу турыда. Ярамый алай, ярамый… Менә ала китәрсең. Ите, оны, бераз бал. Аванска кадәр мохтаҗлык төшсә, тагын кил, тарсынып торма.
Мин, күктән төшкән бәхет кошы итеп, ул биргән кәгазьне тизрәк куеныма яшердем. «Кош» әйтерсең бөтен тәнемне җылытып җибәрде.
– Так… Ә менә машина турында… Булыр ул, Габделнур туган, булыр. Тик менә бераз гына көтәргә туры килер. Ник дигәндә, хәзерге көндә өч машинаның да хуҗалары бар. Яңа кайтканы обязательно сиңа!
– Кайчанрак кайтыр икән, Гаяз Хәкимович? – дидем мин, башкаларның аңа шулай дип дәшкәнен хәтерләп.
– Кайчан дип… Бәлки, иртәгә үк бирерләр, төгәл генә әйтүе кыен. Минем, сельхозснабка булсын, райкомга булсын, шалтыратмаган көнем дә юк. Ну, иртәме-соңмы, барыбер кайтачак! Аңарчы әнә трактор бригадасында эшләп торырсың. Күнегелгән эш ич, ә?
– Шулай анысы. Миңа атлы эш булса да ярый, – дидем мин, һаман да куенымда әлеге «кошның» җылысын тоеп.
Идарәдән чыгуга, аякларым үзеннән-үзе Сираҗетдин абыйлар өенә таба атлады. Председательне көткәндә, баскыч төбенә чыгып тәмәке көйрәткән арада, мин аның турында сораштырдым. «Исән-имин генә йөри, бирешергә исәбе юк әле картлачның», – диделәр. «Һи, синең белән мине теге дөньяга озатып та, йөз ел яшәр әле ул хитрый карт», – диде икенчесе.
Ишегалдына керү белән элеккечә тәртип-чисталыкны күреп, «бирешергә исәбе юк әле картлачның» дигәннәре белән килешеп куйдым. Лапаста нидер чүкечләгән тавыш яңгырады да, туп-туры шунда таба атладым. Ачык ишектән күләгәм төште бугай, бабай кинәт, чүкүеннән туктап, башын күтәрде, әмма танымады булса кирәк, килеп җитүемне сүзсез генә көтеп торды.
– Исәнме-саумы, Сираҗетдин абый! – дидем, килеп җитәр-җитмәс үк ике кулымны сузып.
Бабай, ашыкмый гына, күк алъяпкыч итәгенә кулын сөртергә тотынды. Аннары, кинәт танып алды булса кирәк, йөзе яктырып китте.
– Иһи-һи, Габделнур улым, син түгелме соң бу? Исәннәр бер әйләнеп кайта, Аллаһы Тәгалә кавыштыра. Исәнлек-саулык, алайса? – Бабай, бер кулымны кысып селтәгән көйгә, икенче кулы белән аркамнан соеп куйды. – Әйдә, улым, өйгә узыйк. Тәмләп чәй эчә-эчә сөйләшеп утыру фарыз мондый чакта.
Өйнең ян тәрәзәсендә ак яулыклы йөз чагылып узды. Бабай, шуны шәйләп бугай, туктап, рәшәткә буендагы киң эскәмиягә күрсәтте.
– Ә-ә, инде шул самавыр кайнаганчы утырып торырга әмер булды анда. Әйдәле, улым, сөйләп җибәр, сугышка эләктеңме? Кай якларда хезмәт иттең?
Үзем сөйлим, үзем, сиздермәскә тырышып кына, гел Сираҗетдин абзыйны күзлим. Бер карыйм, бик картайган, йөдәгән кебек күренә ул, чәч сакалында инде чал төшмәгән бөртекләр дә калмаган бугай. Ул арада бабай, гадәттәгечә, күзләре белән генә елмаеп җибәрә дә, бөтен сакал-мыегы җылы-йомшак нурлар белән тула. Әйтә кебек бу нурлар: «Син, энем, карама беләккә, кара йөрәккә. Беләктә көч кимегәндер, бәлки, ансыз булмас. Әмма эчке ут-җегәр җитәрлек әле абзаңда, җитәрлек».
– Мин сөйлим дә сөйлим, үзегездә ни хәлләр соң? Сәламәтлекләр? – дидем мин, күзем белән күргәннәрнең тел белән дә раслануын теләп.
– Аллага шөкер хәзергесен, алда ниләр язгандыр тагын. Хәзергесенә шөкер, бик шөкер.
– Улыгызның хәлләре ничек? Ирекнең? Кайттымы ул?
– Кайтты-ы… Хатларын бик сирәк, бик кыска язгач, нинди хәлдә икән соң бу, дип, бик аптырый идем. Сорашып та яздым, һаман бер үк сүзләрдән тора хаты: «Исән-сау, фашистны дөмбәслибез, җиңү безнең якта булыр». И вәссәлам. Менә берзаман, кырык алтының көзендә, авыл Советына чакырып алдылар үземне. «Улың Арчага кайтып төшкән, райкомнан шалтыраттылар. Ат җибәрәбез, каршыларга син дә барасыңмы, Сираҗетдин абзый?» – диләр. «Рәхмәт, оланнар, без карчык белән монда гына каршыларбыз инде, шуңа хәзерләник», – дим. Үзем уйлыйм, болай райком түрәләрен дә аякка бастырып кайтып төшкәч, йә генерал-фәлән, йә Герой булмагае минем малай, дим. Ярар, кайтып төште. Иң элек погонына карыйм. Генерал ук түгел, әлбәттә, погонында ике кызыл буй да бер йолдыз. Майор, значит. Өйгә кереп, шинелен салуга, күкрәгенә карыйм. Өч-дүрт бөртек медаль, әллә ни искитәрлек түгел. «Син, улым, сугышта ниндирәк чәсттә булдың?» – дим, чәй эчәргә утыргач. «Артди- визиясендә», – ди. Сөйләшә торгач, шул аңлашылды. Алай туп атып йөрмәгән, дивизиянең штабында утырган икән. «Писарь-фәләнмени?» – дим. Көлә. «Юк, әти, писарьның званиесе сержанттан узмый аның. Мин политуправлениегә эләктем. Ягъни бөтен дивизия солдатларының, комсоставының политик аңлылыгы, сугышчан рухы өчен без җаваплы идек», – ди. Ярар, кайтып күп тормады, киткәндәге кебек, тагын районда эшли башлады. Алай вак-төяк кенә түрә түгел, күрәсең, фатирын да бик тиз бирделәр. Яхшы атта гына йөри. Инде менә икенче елын машинада элдертә.
Ян тәрәзәгә ипләп кенә чирткәләгән тавыш ишетелде.
– Әйдә, Габделнур энем, самавыр кайнаган анда…
Өй эче әллә ни үзгәрмәгән. Йомшак ак киез җәелгән сәкедә шул ук ястык-мендәрләр өеме. Әмма шул турыда нәрсәдер юк, нәрсәдер шыр кебек иде. Әһә, искә төште: бик матур шәмаил эленгән иде бит анда. Сиражетдин абзый, әллә аптыраулы карашымны сизептер, киез астыннан таныш рамны тартып чыгарды да элекке урынына элеп куйды.
– Кыен икән ул малаең партийный начальник булгач. Бәлки, сүз дә әйтмәстер иде дә, шайтаным беләме аны?
Кинәт, нидер исенә төшепме, почмак якка чыгып китте, кире борылганда, кулында яртылаш бушаган шешә иде.
– Ә менә монысына сүз әйтмәстер, үзеннән калган нәмәстә. Очрашу хөрмәтенә безгә дә хәрам булмас.
Чокырларыбызны тотып куйгач, бабай, үзалдына гына караган килеш, бераз сүзсез утырды, сүзсез гена кыздырган бәрәңге, йомырка тәбәсе тәлинкәләрен миңа табарак этеп куйды.
– Хәтереңдәдер, Габделнур улым, теге вакытта без, һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, дип сөйләшкән идек?
– Онытырлык кына сөйләшү булмады ул, Сираҗетдин абзый. Миңа гомерә гыйбрә алырлың.
– Бик әйбәт, улым, алай сабак ала белгәч, бик рәхмәт. Әнә солдат хезмәтеңнән дә яңа һәнәр алып кайткансың. Егет икәнсең, дими, ни дисең. Әйе. Ярар, синең белән мннем һөнәр кулларның осталыгына, җитезлегенә бәйләнгән. Әлбәттә, башың эшләмәсә, куллар берни кыра алмый. Монысы шулай, монысын куеп торыйк та, син миңа шуны әйт: кулларга кыл кыймылдатырлык та эш бирмәгән һөнәр дә була микәнни? Ничек уйлыйсың?
– Нигә, Сираҗетдин абзый, әйтик, укытучыларның, докторларның һөнәре кулларга әлләни эш бирми ич. Тагын агроном-зоотехник кебекләр?
– Э-э-э… Шулай дисең дә син… Менә бүген авылда Гыйләҗ агроном бар. Агрономның эше болай да тавык чүпләп бетерерлек түгел, ә Гыйләҗ, кулына балта алып, кешеләргә өй салдырырга да вакыт таба. Уйната гына кулында балтаны. Аңа җиткән оста авылда юк та бугай. Менә, ичмасам, элеге борынгылар сүзенә мач килгән кеше! Шуны соравым минем: ни кул осталыгы, ни әллә ни зиһен кирәкмәгән һөнәр дә була микән бу дөньяда?
– Белмим инде, алайса, Сираҗетдин абзый, башыма сыймый анысы.
– Менә-менә! Минем дә башыма сыймый иде ул, шундый һөнәр дә була икән дип… Ә менә була икән шул!
– Нинди һөнәр икән ул, алай бик ансат?
– Минем улымның һөнәре, мәсәлән. Партийный начальник? – һәй!..
– Һөнәр микәнни соң ул?
– Кеше нинди эш-шөгыль белән тамагын туйдыра, тормышын алып бара – шул һөнәре инде аның.
– Берәү, мәсәлән, караклык белән тамагын туйдыра. Кеше талау, алдау белән. Болары да һөнәр булып чыгамыни инде, алайса?
Телемә кинәт килгән шушы сорауны бирдем дә үзем әллә нишләп киттем. Күз алдыннан күптән түгел бер кинода караган күренеш чагылып узды. «Именем революции» диләр дә инде, ак сакаллы бер галимнең иң әйбәт өй җиһазларын, күп китапларын алып чыгып китәләр. Мылтык аскан, бик батыр кыяфәтле, мөлаем гына чырайлы кешеләр үзләре.
– Әй, энем! Иң гажәбе дә шунда шул аның. Талау караклык белән көн итүчеләр бер тотылмаса, бер фаш ителәләр, тиешле җәзасын да алалар. Ә болар соң…
Нинди тотылу, нинди фаш итү! Үзләре, милициясенә булсын, судьясына булсын, боерык биреп утыралар. Син, улым, бу карт тиле үз улының яманатын үзе сатып утыра, дип уйлыйсыңдыр, бәлки. Анысы, ни уйласа да, кешенең үз иркендә, кешенең уе кеше күзенә күренми. Ярар, дәлше тыңла син… Улымның болай булып китүенә мин үзем гаепле, беләсеңме, үзем!
Сираҗетдин абзый соңгы сүзләрен шактый кычкырып әйтте. Аннары, үз тавышыннан үзе шөбһәгә төшкәндәй, кинәт тынып калды.
– Төшенеп җитмим, Сираҗетдин абзый?
– Тиз генә төшенерлек түгел шул, улым. Кече яшьтән үк малай һөнәр өйрәнүгә, йорт-җир эшенә кул гына селтәп каранына үтә дә җаным әрни иде. Куллары эш-һөнәргә өйрәнүгә караганда, авызы тулы җыен кызыл сүз иде моның. Ник шунда катырак тормадым икән? Атасы да, бабасы да, җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип яшәгән кешеләр бит инде юкса. Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми, дия идек без. Ә моның киресенчә килеп чыкты. Ана сөтенә караганда тана сөтен яратыбрак имде бу. Ничек дисеңме? Менә тыңлале син. Бервакыт шулай моның камсамулга кереп алып, чытыр чабып йөргән көннәре. Какраз, авылда колхоз төзү турында тамаклар ертылганчы әйтешкән көннәр. Иртән сабакка дип чыгып китә малай, кич күз бәйләнгәч кенә, кайвакыт төн уртасы җиткәндә генә кайтып керә. Укытучыларының әйтүләренә караганда, сабак белүе дә ташка үлчим моның. Туктале, мин айтам, моны әти мәрхүм ысулы белән акылга утыртырга кирәк. Эш белән күмим үзен, йөрмәсен монда олылар эшенә тыгылып. Инде ярар. «Кара көз көннәре, басуда әллә ни эш тә юк», – дим дә, бар ул анысы, басуда эшнең гомер бетәсе юк. Каты сукасы, тирес чыгарасы, авыр тимер тырма белән тырмалап җибәрсәң бик әйбәт. Ләкин шулай кара тир түгеп эшкәрткән җирнең икенче язга кем кулына калса да җиркәйнең ниләр күрәсе бар, шайтан белсен. Шунлыктан басуга чыгарга күңел дә тартмый. Эшне йорт-куак тирәсеннән табып куйдым моңа. Иртүк торып, бер торык рәшәткәне аудардым, капка келәсен ватып куйдым. Малай торгач әйтәм: «Улым, – дим, – үзем бик сырхаулап торам, йортта шундый-шундый эшләр бар, сабактан кайтуга, шуларны эшләп куя күр. Келәсез капкага, әйләнәсез ихатага син түгел, җиде җил, җитмеш үткән-сүткән хуҗа инде аңа», – дим. Бурсаеп кына тыңлады бу, авыз эченнән генә мыгырданып ризалашкан да күк булды. Кичке эңгер куерып бетте, юк малай, караңгы төн җитте, юк. Эзләргә чыкмый булмас дип җыенып йөргәндә кайтып керде. «Кайда сөйрәлеп йөрдең, эштән качып?» – дим. «Менә синең кебек хосусый милеклеләрне күмәк тормышка 243 Рафаия Техфэтуллим, Минем җаным китапларымда өндәп йөрдек», – димәсенме бу. «Авылдашларны ничек яшәргә өйрәтеп йөрдегезмени?» дим. «Нигә, үзләре аңламагач аңлатабыз шул», – ди.
«Менә мин дә сиңа бераз сабак укытыйм әле, алайса», – дидем дә матчадан сыек талчыбыкны тартып алдым, Чыгып качмакчы иде, шалиш, ишек күзгә чагылмаслык келәгә эленгән алдан хәзерлек. Үрле-кырлы сикерә малай, ну минем дә талчыбык бик озын, бик саллы…
Мин тыела алмыйча пырхылдап көлеп җибәрдем.
– Менә хәзер сөйләгәндә генә кызык ул, знем. Ә теге вакытта соң… Иртәгесен авыл Советына чакыртып алдылар үземне. Күңел сизенә, малай әләкләргә өлгергәндер. «Минем малайда сезнең эшегез булмасын», – дип, бик каты торырга исәп. Ә шулай да, аларның законнарын аңлап кына бетерешлеме?! Юлда Сәләх милиция очрап, хикмәтле генә елмайган сыман исәнләшеп үтте. Сезнең авылныкы ул Сәләх, беләсеңдер. Юк инде, мин әйтәм, Сталинның үзе килсә дә, малайга хуҗа була алмыйсыз. Үзем үстергән, үзем акыл-тәрбия бирүче. Начарлыкка өйрәтмим, инсафлы да, һөнәрле дә булып үссен, ничу монда… Шулай бик әтәчләнеп килеп кергән идем, кикригем бик тиз шинде. Прсидәтелебез өстәлгә бармагы белән суккалана, сүзне бик кыска тотты. «Кара аны, Сираҗетдин, камсамул малаеңа бу инде синең икенче мәртәбә кул күтәрүең. Өченче дә кабатланса, рәхим-шәфкать булмас! Бар, онытма шуны!» Дөрес сүзгә җавап юк, әйе, икенче мәртәбә. Беренчесен теге вакытта сөйләдем дә бугай, малай: «Коръәнегезне утка ягам», – дигәч, соңгы ачуларым чыгып, түзә алмаган идем. Ул вакытта камсамул да түгел, кызыл галстук бәйләп йөри иде әле. Әләкләп өлгерергә булдырган, күрәсең… Менә шулай үсте малай. Мәктәптә укуын бетерүгә, авыл Советына сикритар итеп эшкә алдылар үзен. Анда бер ел да утырмады, районга ук күтәрделәр. Әһә, мин әйтәм, замана баласы булып чыкты ич бу. Куллары печтек тә эш-һөнәр рәтен белмәсә дә, ничава гына көн итә бит әле! Ярар, мин әйтәм, заманга шундыйлар да кирәктер инде. Әнә сугышта да кулына корал алып маташмаган, һаман да шул сүз белән… исән-сау әйләнеп тә кайтты. Кайтуга, тагын шундый ук эштә… Әмма ләкин, Габделнур энем… Кая, тешләреңне күрсәт әле, син һаман да тешләкме?
– Аз гына да сирәгәйгәне юк тешләремнең, Сираҗетдин абзый. Тагы да тыгызланган әле.
– Шулайдыр. Бая сөйләгәннәреңнән үк сизеп алдым. Теләсә кемгә эчеңдәгене төбенә кадәр селкеп салып булмый. Әмма бер бушатмыйча да мөмкин түгел. Бик рәхмәт, улым, килеп чыгуыңа. Менә тыңлале. Бервакыт шулай, әле күптән дә түгел, төн уртасы җиткәндә кайтып төште малай. Үзе генә түгел, безнең прсидәтел белән безгә керделәр.
– Гаяз Хәкимович беләнме?
– Шул инде. Бирегә прсидәтел булып килгәнче, районда бергә эшләгәннәр, шуннан серләре киләдер дә инде. Карыйм, шактый гына кызмача болар. Малайның да, прсидәтелнең дә аз гына салган чакларын күргән юк иде, бик сәер булып китте. Өстәлгә тагын бер ярты менеп утырды. «Әйдә, берәрне тотыйк», – дип, мине дә кыстыйлар. «Юк, ыланнар, карт сөяккә иң шәп бәлзәм – йомшак ястык инде ул», – дидем дә почмак якка чыгып яттым. Бер уянгач, күздән йокысы кача инде ул картларның. Бар сөйләшкәннәре колакка кереп тора. Башта әллә ни сөйләшмәделәр. Аннары, кызып алдылар бугай, әй китте мактанышу да күкрәк сугулар. Ни белән мактаналар дисең син? Үзләренә ошамаган, аз гына каршы әйткән кешеләрне ничек «акылга утыртулары» белән: кешеләрне ничек эштән куганнар да, аларны ничек өтермәнгә тыкканнар. Менә бит ни белән мактанышалар! «Акылга утыртылганнар» арасында миңа бик таныш исемнәр дә бар. «Бигрәк нахакка ашадылар башын», – дидем. Ул чагында ук күңел бик әрнегән иде. Кемнәргә рәнҗисең? Билгеле инде, эшнең асылын белмәгәч. судьяларга да, милициягә каһәр укыйсың. Бактың исә, менә кемнәр икән аларга астыртын гына күсәк тоттыручылар! Ярар, болар шулай мактаныштылар, сайраштылар да, түр якка сакегә түнеп, гыр гыр йокыга да киттеләр. Ә минем кайда ул күзләргә йокы керү! Их, мин әйтәм, менә бөтен кеше хаклык эзләп кая бара? Райкомга бара. Бактың исә, соры бүредән зарланып, кара бүрегә барган кебек икән ич бу. Иң йокыны качырганы, йөрәк бәгырьләре актарып ташлаганы шунысы аның. Үз малаем да шундый бер кара бүре икән ич… И, энем, уйлыйм-уйлыйм да, малайның шул рәвешле кара бүре булып китүенә, әйтәм ич, мин үзем гаепле, үзем!
– Шулай да, Сираҗетдин абзый, ни бит…
– Ни?…
– Ни генә әйтмә, улың начальник булгач, ни шул… Сиңа да файдасы тими калмыйдыр? Сираҗетдин абый кулындагы мөлдерәмә чынаягын сак кына өстәлгә куйды.
– Менә бит, син дә шундый уйда икәнсең. Авылдашлар да шулай уйлый. Уйлыйлар, әмма уйлаганнарын берәү дә йөземә бәреп әйткәне юк. Син менә маладис, уйлаганыңны әйтеп тә бирдең. Шулай кирәк ул. Алайса, менә тыңлале. Узган көз, шулай, прсидәтел Гаяз килеп керде. Син әйтмешли, Гаяз Хәкимович. Өйгә кергәнче, каралты-кура тирәсен әйләнгән булса кирәк: «Сираҗетдин абзый, ничек кыш чыкмакчы буласың, бер пүлән утының юк ич синең, – ди, – ник әйтмисең аны үземә»,
– «Рәхмәт, Гаяз энем, мохтаҗлык төшкәндә яныңа бармый да булмас, колхоз ветераны ич мин, – дим, – атказанган колхозчы. Узган ел гына шулай исем биреп, еллык утын биреп торырга ясаганнар иде. Авылда җидәү без «атказанганнар». Ә быелгысы елны кирәкми утын», – дим. «Ничек "кирәкми"?» – «Шулай, – мин әйтәм. – Хәзергә әле кулда көч бар, Аллаһы Тәгалә дә ярдәменнән ташламас». Көлә бу. «Аллага гына ышанып ятсаң…» – «Мин менә ышанам! – дим. – Син әнә өй аша күрше Кадрия җиңги лапас-курасын да карап чыктыңмы соң?» – «Юк әле». – «Менә ул кемнәр ярдәмгә мохтаж! Аллаһы Тәгалә ярдәме дә чамалырак». Алай дигәч, тагын көлә. «Ничек була инде ул болай – сине ярдәменнән ташламас Алла, Кадриягә ярдәме чамалы?» -– «Анысын инде Аллаһы Тәгалә үзе генә белә». Болай әйтүемнең үзенә күрә бер тарихы бар.
(Дәвамы бар.)
Мөнир ВАФИН фотосы.