

(Дәвамы.)
“Исән чакта моннан чыгып качарга һәм мәңге бу фатирга әйләнеп кайтмаска” дигән уй башына сеңеп калган иде аның, шуңа хәле аяныч булуга карамастан, бу фатирдан ничек тә тизрәк чыгып китүне хуп күрде. Чыгып китешли нәрсәдер эләктерде.
Үзенә бала табарга ярдәм иткән хатынның:
– Тукта, миңгерәү, балаңны ал, имез, – дип кычкырып калуы да аны исенә китермәде. Наркоман хатын:
– Әзрәк айнысын, саф һавада йөреп керсен, аннан имезер әле, – дип, баланы шунда яткан иске-москы свитер-күлмәкләргә төреп, караватка кире салды...
XV
Тышта төн... Яңгыр сибәли. Өй түбәләренә тамган тамчылар төнге тынлыкны боза. Дөньяда шундый хәлләрнең дә булуын белгән җил, теш шыгырдатып ыңгыраша. Ә болытлар бертуктаусыз елыйлар да елыйлар. Болыт яшьләре җиргә вак кына яңгыр булып яуганда, такси яллап, Уфадан Чиләбегә ашык-пошык Әкълимә түти кайтып төште. Аның да күңеле сизенде: Рудигы ялгыз калса, тагын ычкыначак. Тагын шул наркоманнарын җыеп, эт туе оештырачак. Килене баламны әниләрдә, районда табам дип, авылга кайтып китте бит.
Килен болай ару гына да бит, тик бердәнбер улы – Рудигы гына, карап тормасаң, тәртәдән чыга да китә. Күпме тырышты шул Рудик өчен, күпме тырышты. Акча күбрәк булсын, бердәнбер улы михнәт күрмәсен дип, базарда сату итте. Бик төшемле шөгыль дип, астан гына наркотиклар сатты. Ә улы? Күз-колак булмасаң, хәзер шул наркоманнарга иярә. Әллә өйләнгәч туктармы дип уйлаган иде, юк шул, җае туры килсә, ычкынып киткәли. Баласы булса, туктар, мөгаен, дип, уйлый-уйлый, баскычтан менде. Ишекнең ачык икәнен күргәч, йөрәге “жу” итеп китте, тәне эсселе-суыклы булды. Иң тәүдә: “Талаганнар!” – дип уйлады.
Ах, сволочь, юньсез! Рудик тагын теге нәмәстәкәйләрен җыеп, кәеф-сафка корып ята. Өйдән әллә нинди сасы ис килә. Тәмәке, аракы, косык исләре. Әкълимә түти танавын кулъяулыгы белән каплап, фатирга килеп керде һәм... катып калды. Өйнең тузганын күргәне бар иде аның. Әмма монысы бигрәк тә аяныч. Карават кан белән тулы. “Рудигын, бердәнбер улын суйганнар” дигән уй Әкълимә түтине яшен уты кебек тишеп үтте. Улының үле гәүдәсен эзләде. Ипләбрәк караса, улының кухня идәнендә гырлап йоклап ятканын күрде. Андый-мондый нәрсә күренми. Бөтен бүлмәләрне карап чыкты ул. Бөтенесе исерек, йоклыйлар, йә саташып яталар. Тьфү, юньсезләр, күбесе шәп-шәрә. Канга баткан ятакны тагын барып карады.
– Әллә бер өстерәлчеге монда бала табып яткан инде? Баласы да монда түгелме соң? – дип, игътибар белән караса, озак акырып елаудан тамаклары карлыгып арыган сабый яңа гына йоклап киткән иде. Мыш-мыш йоклый.
Әкълимә түти иң тәүдә баланы балконнан очырырга уйлады. Курыкты. Иртәгә бөтен милиция өй тирәсенә җыелачак. Эзләячәкләр, шикләнәчәкләр. Өенә тентү белән килсәләр. Юк, бүтән нәрсә уйларга кирәк. Кайсысыныкы икән дип, шунда күмәкләшеп, тәгәрәшеп яткан хатыннарны карап чыкты. Мондагылар тапмаган баланы. Әлбәттә, шушы азгын наркоман хатыннарның берәрсе инде. Тапкан да, баласын монда калдырып качкан.
– Ах, сволочь! – дип, баласын ташлап качкан хатынны сүкте. Шунда кинәт башына бер уй килде. Уяна күрмәсен тагын дип, йоклаган сабыйны илләп кенә алып, шушында яткан җәймәгә төрде. Бала сыярлык бер катыргы тартманы шкафтан алып, аны шунда салды. Өстен ябып куйды.
Урлашкан кеше сыман, як-ягына карана-карана, подъездан чыгып китте. Кайда олактырырга, кайда очырырга? Әһә, әнә читтә генә, юл буенда азык-төлек кибете. Шуның тупсасына куярга. Шулай уйлап, кибет алдына барды.
– Юк, җил-яңгырга уянып, акыра башлар. Йә эт-мазар тияр. Җитмәсә, суык, – дип уйлады Әкълимә. Үзе дә ана булган кеше бит. Балалар йортына алып барасы инде әллә? Юк-юк, “Кайдан, кемнеке, ничек?” дип тикшерә башлаячаклар. Аннан тагын милиция. Юк, юк, Рудикка зыяны тияргә мөмкин. Аңа һич җил-яңгыр тияргә тиеш түгел.
Ул шулай уйлады һәм почмакта торган тимер чүп-чар савыты эченә тартманы куеп, өстен япты. Җиңел сулап куйды Әкълимә. Халык эшкә йөгерә башлауга бер-ике сәгать кенә калды. Берәрсе табып алыр әле. Йә кибет җыештыручы хатыннар күрер. Әнә, тәрәзәләрдә утлар да кабына башлады дип уйлап, бу баладан тиз котыла алуына шатланып куйды. Йөгерә-атлый, өенә кайтып китте.
Иң тәүдә канлы юрган-түшәкләрне ваннага тутырып, өстенә су агызды. Идәндә аунап яткан наркоманнарны берәм-берәм бәргәләп диярлек, өйдән сөреп чыгарды.
“Ярый әле, килен күрмәде, белмәде”, – дип уйлады ул. Кухняда берни белми исереп яткан Рудигын күңеле булганчы ярды. Тәүдә бүлмәдә киеп йөри торган тапочка белән кыйнады. Ул, өзелеп ертылгач, тузан каккыч белән өстәде. Рудик карышып тормады. Ничәнче көн инде исереп яткан адәмнең каршь торырлык хәле дә, рәте дә юк иде. Ул бары:
– Әнекәем, мамочка, – дип ыңгырашып кына ятты. Әкълимә түти беренче тапкыр улын шулай озак һәм рәхимсез кыйнады. “Кемнәр генә шулай улымны бозып, наркоманга әйләндерде икән? Күзләрен чокып, бугазларын чәйнәр идем шуларның”, – дип үрсәләнде ана.
Рудигының әнисеннән чит кешеләр аша наркотик сатып алганын белми иде шул Әкълимә түти. Шул ук наркотикларны уңышлы сатып җыйган акчасын Рудикка биреп:
– Мә, улым. Үскәндә дә әтисез үстең. Хет хәзер аталы балалардан калышма. Йөрмә акчага тилмереп. Таксиларда йөре, яхшы киен. Кирәк булса, юньле кешеләр белән генә ресторанына да бар. Тик кара аны, азып-тузып йөрмә. Аракы эчеп, теге чурт-чураманын тартма, түлке, – дип кисәтте ана. Улын беркайчан да акчадан өзмәде ул. Үзе шулай йөзәрләп-йөзәрләп тоттырган акчалар исә сихерле боҗра-түгәрәктә әйләнде. Улыннан – әнисенә, әнисеннән – улына. Наркотик аркасында балаларын, якыннарын югалткан, тормышлары бозылган гаиләләрне Әкълимә түтинең күргәне бар иде. Тик аларның кайгы-сыкрануларын гына аңламады да, белмәде дә. Аңа тик акча гына булсын. Ә сатып алучылар теләсә нәрсә эшләсеннәр. Аларда аның эше юк. Балаларын юньле-рәтле тәрбияли алмаганнар икән, моңа ул гаеплемени?
Үзенең улы да шул хәлгә төшәр, үзе дә шул кичерешләрне кичерер дип, Әкълимә түти башына да китермәде. Ә Рудик күптән инде әнисенең улы түгел, ә шул әнисе саткан агу колы иде. Әкълимә түти, акчага алданып, шушы хәлгә төшүен, алданганлыгын аңлап, үзенең гаебен ачуга әйләндереп, Рудигын кыйнады да кыйнады. Тузан каккыч белән кыйнап арыгач, уклау белән бәргәли башлады. Гарьләнеп, елый-елый кыйнады.
Рудикның шыңшуы ишетелми башлады. Куллары белән әнисе суккан урыннарны да тотмый, җәелеп төште. Авыз-борыннары җимерелеп, бөтенләй канга батты. Шунда гына Әкълимә түти, чамадан ычкынып киткәнен аңлап, үкси-үкси диванга барып капланды. Эткә нәрсә булсын, бигрәк тә наркоманга. Бераз вакыт ятканнан соң, тән авыртуларын басар өчен, Рудик үзенең кара көнгә дип, газ плитәсе астына яшереп куйганын тапты, миләре яктырып киткән кебек булды. Авыртулар басылды. Ул яңадан кеше танымаслык хәлгә килеп, аягына басты. Диванда әнисе сынына кереп үзен кыйнаган, муены ике-өч метрга сузылган бер нәрсә ятканын күрде. Тау кадәр корсаклы, лампочка башлы бер пәри. Кухнядагы ит чаба торган балтаны алып чыкты да, пәригә таба юнәлде.
Ә дөньяда мәшрикътән килгән яктылык белән мәгърип караңгылыгы бер-берсе белән сугыша-сугыша, көч сынаша. Караңгылык җиңелеп, таң сызылды. Җил, үзәкләргә үтеп, сагыш белән торба һәм морҗа башларында сызгырды. Болытлар исә, бу вәхшилекне җир йөзеннән яшьләре белән юып төшерергә теләп, елыйлар да елыйлар. Аларның күз яшьләре, яңгыр булып, җиргә тама...
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.