

(Дәвамы.)
Хатыны больницага киткәч, теге җай чыгудан файдаланып, Рудикның дуслары тагын аларда җыеганнар иде. Үзләренең наркоман фахишәләре белән өч көн, өч төн оргия оештырып, Сания кайтыр алдыннан гына таралыштылар.
Елый-елый, ирен торгызырга тырышып караса да, Рудик тонып беткән күзләре белән әллә нинди бәйләнешсез сүзләр сөйләнеп ятты. Бүлмәләрдә буш шешә һәм шприцлар аунап ята. Аңлады Сания, барысын да аңлады. Уфага шылтыратып, бианасын кайтарды. Наркотиклар шаукымыннан һаман айный алмаган Рудикның килделе-киттеле сөйләнүеннән ачулары килеп, биргәләп тә алдылар.
– Бүтән кабатланмас, әнием-бәгырем, гафу ит, – дип антлар итте улы.
Чынлап та, Рудик ару гына йөри башлады. Бигрәк тә Саниянең авырга калганын белгәч, йөгереп кенә йөрде. Әкълимә түти дә чиксез шатланды. Атна саен диярлек килеп, Саниянең хәлен белеп торды. Ә Сания, үз шатлыгына үзе исереп, берни белми яшәде. Бианасы башкалага наркотиклар сатарга ышанычлы юллар, клиентлар табып, яңа урында яңа көч белән элекке кәсебен башлап җибәрде. Зур-зур акчалар эшли башлады. Җаен таптылар бит. Этләр сизмәсен дип, бер-ике пакетны жәлләми, поезд вагоннары эчендә төрле җиргә сибеп чыгалар. Хәтта авызы ачыграк пассажирларның сумка-төенчекләренә дә сибәләр. Наркотик эзләргә өйрәтелгән этләр шунда буталалар, ялгышалар. Чөнки кайда гына карама, бөтен поезд, бөтен кешенең аяк киемнәреннән наркотик исе килә. Табып кара да, эзләп кара шундый хәлдә. Ис хәтта вокзал идәннәренә кадәр тарала. Ә милиционерлар исә шуны да белмиләр. Әз-әзләп ташысаң, кем белсен инде, йә шунда эштән бөтенләй миңгерәүләнгән берәр авыл иренә тоттырасың. ”Ярдәм итегез әле, рәхим итеп”, – дип. Ярдәм итәләр, үзләре поездда саклап алып баралар. Ә эләксә ни – үзе гаепле.
Ниһаять, көткән вакыт җитте. Үзләренең районына кайтып, шундагы бала табу йортында табачакмын баламны дип хыяллана иде Сания. Бала тапкан хатыннар да: ”Районда бала табу мең тапкыр җиңелрәк, табиблар да, шәфкать туташлары да бик миһербанлылар, кешелеклеләр. Синең өчен үлә язып торалар. Кайсы вакытта телисең, шул вакытта аша, эч. Чәйне инде аны, сөйләп торасы да юк. Яткан җиреңә китерергә мөмкиннәр. Башыңны калкытып эчәргә генә иренмә. Кыскасы, бала табу шартлары – бер оҗмах”, – дип сөйлиләр.
Бер уңайдан, әниләр янында да булырмын, саф авыл һавасы сулармын дип, вакыты җитәргә бер атна кала, Сания авылга кайтып төште. Кайтышлый ук әнисенең якын гына туганы Сабит абзасы белән сөйләшеп, больницага өч көннән соң килергә вәгъдә бирде. Әнисе белән әтисе бик шатландылар. Өч көн кунак булгач, сөйләшкән вакытка Сания больницага барган иде. Анда:
– Әле, туганым, йөрисе вакытың бар, малайдыр, шуңа азрак көт, өеңдә генә ят. Тулгак тота башласа, китерерләр, – дигәч, әниләренә кайтты. Төшкә таба әллә нәрсә булды. Санияне сагыш басты. Әллә нинди, аңлата алмаслык сагыш. Чыгып йөреп тә керде, юк, басылмый гына эч пошуы. Елыйсы да килә, күккә карап авыз күтәреп, бүре кебек улыйсы да. Елап та булмый. Эч пошуы көчәйгәннән-көчәйде. Түзәр әмәл калмагач, әйберләрен җыйды да, берничә йорт астарак яшәгән классташы Римнәргә китте.
– Рим, зинһар ярдәм ит. Үтермә. Бүген ничек тә Уфага барырга кирәк, – дип чак әйтә алды. Бергә үскән, бергә каз көтешкән күршесенә каршы киләме соң Рим?! Өч сәгать дигәндә Санияне Уфаның тимер юл вокзалына алып та килде.
Сания бианасы янына да кермәде, такси яллап, туры Чиләбегә китте. Акчаң булса, Чиләбегә генә түгел, тәүлек эчендә Мәскәүгә кадәр барып була. Нәрсә йөрәк ашкына соң? Әллә Рудикка бер-бер хәл булдымы? Нишләп болай, бу кадәр ашкына? ”Әллә машинасын жәлли, әллә үзе тәҗрибәсез, нигә бу шофер акрын йөри?” – дип, таксистны эчтән генә әрләп барды. Йөрәк нигә әрни, ник җан тынычсызлана?
Сания кыңгырау төймәсенә басканда өйдән көчле музыка тавышы ишетелә иде. Ишектәге ”күздән” караган Рудикның дус егете Феликс:
– Әһә, тагын бер карыгач килде, әзерләнегез! – дип, калганнарны кисәтте дә, ишекне ачып, Санияне кинәт кенә эчкә тартып алды.
Ишек шап итеп ябылды. Ару гына кәефләнгән ярымшәрә ирләр, хатыннар Санияне уратып алдылар. Бүлмә эченә үк, шау-гөр килеп, этәреп диярлек алып керделәр. Түгәрәккә алдылар.
Сания, берчә аптырап, берчә куркып:
– Рудик, Рудик, син кайда, болар кемнәр? Хәзер үк чыгып китегез, югыйсә, милиция чакыртам, – дип телефонны эзләде. Телефон бөтенләй ватылып, трубкасы асылынып төшкән. Саниянең сүзләренә шаркылдашып көлделәр генә. Барысының да күзләре сәер, вәхши елтырый. Күз каралары бөтенләй зураеп, әллә нинди җанвар күзенә ошап калганнары да бар. Почмакта бер үсмер кыз, елый-елый, үзенең шәрә тәнен көзгедән карап утыра. Кеше сыйфатларын югалткан наркоманнар арасына килеп эләгүен Сания аңлады, тик соң инде. Нәрсә эшләргә? Корсагы булмаса, белер иде дә бит, юк шул, корсакта туачак бала бар.
Саниянең гөл кебек җыештырып тоткан фатиры кеше ышанмаслык итеп тузган. Карават, диван өстендә ярымсаташу хәлендә әллә кемнәр ята. Бу Рудикның, хатыны авылга китүеннән файдаланып оештырган чираттагы ”ялы” иде.
Сания үзен пәри туена эләктем, ахры, дип уйлады. Ул Рудигын эзләде. Ә ире күренмәде. Аптырагач, нишләргә дә белми:
– Рудик, Рудик, – дип, ачыргаланып кычкырырга тотынды. Рудик хатынын ишетерлек хәлдә түгел иде шул. Ул татлы бер саташу белән саташып ята. Күзләре ярымачык. Түшәмгә текәлгән, телевизор караган кебек, йә шаркылдап көлә, йә шыңшып елап ала.
Шунда ниндидер бер адәм актыгы Санияне килеп кочаклады. Сания, кычкырып бу хәшәрәттән ычкынырга тырышып чәбәләнә башлагач, Феликс аның кулларын артка каерып тотты. Җан ачу белән үзәк өзгеч итеп кычкыра башлаган Саниянең авызына ниндидер чүпрәк тыктылар. Тибенә башлагач, ак җәймәне уртага ертып, аякларын карават башына куша бәйләп, караватка салдылар. Исерек кешегә башка кеше үзенең рәвеше белән бөтенләй бозылып күренә. Йә куллары идәнгә кадәр җиткән озын, йә гаҗәеп зур башлы, бәләкәй генә гәүдәле булып, йә булмаса, башы болытлардан да биек, нечкә генә муенлы, олы корсаклы булып. Аңнары томаланган адәм актыклары да Санияне, менә-менә бала тудырырга әзерләнгән авырлы хатын итеп түгел, ә үзләре кебек бер наркоман хатын дип кабул иттеләр. Ә инде ачыргаланып кычкыруын һәм дулавын, артык доза кабул иткәннән дип уйладылар... Сания дуламаска кирәген аңлады да бит, тик эш үткән иде.
Әле һаман үзе Рудигын ”менә, менә кайтып керер дә, бу мәхшәрдән, бу мыскыллаудан аны коткарыр”, – дип уйлады. Әллә күпме вакыт үтте инде, тик өметләр акланмады. Авызга тыккан чүпрәктән тын алулары бигрәк читен, тамагы кипте. Җитмәсә, өздереп тулгак тота башлады. Артык нык дулкынлану да, үзен бәйләтмәскә була исерек ирләргә, хатыннарга каршы торып көчәнү дә моңа сәбәп булды, ахры. Караватка килбәтсез итеп гөрселдәтеп атып бәрделәр.
Менә хәзер бәйләгән кул-аяклар белән бала тудырып кара инде. Их, бу хатын-кыз башының сантыйлыгы! Әниләрендә авылда ятса була иде бит инде! Рудикка бер хәл булдымы әллә дип кайгырган була бит әле. Эткә нәрсә булсын?! Кухняда ята, ахры. Тулгак тотмаган арада Сания шундый уйлар белән яшь түкте. Аңарда беркемнең дә эше юк. Барысы исерешеп, үз-үзләрен белмичә, идәндә аунап яталар. Инде ярты төн үтеп бара, ник берәрсе айныса икән. Юк шул, тагын ниләр генә күрер газиз башлары. Хәле бетте Саниянең. Тын җитмәүдән манма тиргә батты. Тырыша торгач, ниһаять авызындагы чүпрәкне теле белән этә-этә төртеп чыгарды. Тын алуы бераз иркенәйде.
Югыйсә, тын җитмәүдән ул әллә ничә тапкыр һушын да югалтты. Авыртуга түзәрлек түгел, кычкырып та булмый. Үләр чиккә җитеп сусады. ”Мөгаен, шушында үләрмен инде”, – дип уйлый башлады. Тагын тулгагы башланды. Авырту аны ярымсаташу хәленнән алып чыкты. Бөтен дөнья томан эчендә төсле тоелды. Авырту яңадан кабатланды. Үрсәләнеп көчәнә башлады Сания.
Нәкъ шушы мизгелдә үзенең ике баласы, гаиләсе булган бер хатын, айный башлап, тагын бераз табып булмас микән, дип эзләнеп йөргәндә Саниянең яртылаш туып яткан баласын күреп, нәрсәдер исенә төшергән кебек, тукталып калды, көч-хәл белән уйлый алырлык хәлгә килеп, баланы тартып алды. Югыйсә, бала тончыгып үләчәк иде. Кулындагы баланың авызларын сөрткәләде. Кендеген өзеп бәйләде.
Ниһаять, газаплардан котылган Сания хәлсез тавыш белән:
– Су, – дип ыңгырашты. Теге хатын кухня өстәленнән чынаяк алып чыгып Саниягә тоттырды. Яшь ана иреннәрен чалышайтып елмайгандай итте. Теге хатын шунда гына Саниянең куллары бәйле икәнен күрде. Ул аның башын күтәреп, иреннәренә теге чынаякны терәде. Моңа кадәр аяк очында ни үле, ни тере яткан бала, Саниянең суга үрелеп кымшануыннан караваттан тәгәрәп төште. Һәм тирән тын алып, җир ертып акыра башлады. Сания, бер нәрсәгә дә игътибар итмичә, бер тында теге сыекчаны эчеп бетерде. Су түгел, ә башка нәрсә эчкәнен аерырлык хәлдә түгел иде ул. Тирән тын алды да:
– Тагын, – диде. – Теге хатын аның кулларын чиште. Алып килеп тагын су эчерде.
Сабый җир ертып акыра. Сания бер мизгел тик кенә ятты да, торып басты. Баласына игътибар да итмичә, кухняга кереп, туйганчы тагын су эчте. Башы шаулап, әле генә эчкән сыекчадан исерә дә башлады.
(Дәвамы бар.)