

(Дәвамы.)
XIV
...Ул гаиләләрендә бишенче бала булып 1971нче елда дөньяга килде. Олы апасы Зилә аңа ике яшь чагында ук кияүгә чыккан. Кече апасы да олы апасыннан соң озак тормаган. Ике абыйсы бер-бер артлы армия сафында хезмәт итеп, озак та тормый, озын акча артыннан Себергә чыгып киттеләр.
Солтан абзый белән Галимә җиңгинең иң төпчекләре булганга, Санияне алар курчак урынына уйнатып кына үстерделәр. Бик иркәләп боздылар, дип әйтеп булмый. Хатын-кызлар белергә тиешле эшләрне Галимә апа Саниягә бәләкәйдән ук өйрәтеп, эшләтеп үстерде. Кирәгенчә белем дә бирделәр. Тагын укыйм дисә, укыталар иде, тик Сания гына кооператив техникумын бетергәч: ”Бүтән укымыйм”, – дип кырт кисте. Аны Сибай каласына эшкә җибәрделәр. Өч елын шунда төрле кибетләрдә эшләп үткәрде. Җаен туры китереп, ничек итсә итте, Уфага күчте.
Тәүге мәлләрдә кыенга туры килде Саниягә, бик кыенга. Берничек тә пропискага керә алмый җәфаланды. Ничек итсә итте, анысын булдырды. Танышлары, туган тиешлерәк якташлары аша, бер кешесез калган ялгыз бер карт бабайга ”кияүгә чыгып” пропискага керде. Әллә кемнәргә ришвәтләр биреп, күпләрен ресторанда сыйлап, ел буе җыйган акчасы шул пропискага керүгә китеп бетте.
Башкала, башкала инде. Эше тиз табылды. Әлеге шул кибет тирәсенә урнашты. Үзе ”кияүгә чыктым” дип исәпләнгән картка үз куллары белән акчасын да, күчтәнәчен дә вакытында илтте. Бабайның кием-салымнарын юып, ай саен барып, бер бүлмәле фатирын да җыештырды. Әйдә, жәлмени?! Үзе яхшылык эшләгән кешегә, Сания теләп ярдәм итте. Үзе ниндидер заводның гомум торагыннан бер урын алды. Әлеге шул танышлык белән инде. Яшьләр белән бергә күңеллерәк тә. Чынлап торып кияүгә дә чыгасы, гаилә корасы бар. Шуны уйлады кыз.
Еллар үтә торды. Кияүгә чыгулар гына һаман насыйп булмады. Ялган никах ясап пропискага керергә ярдәм иткән карт, бөтенләй чирләп урынга яткач, аның бүлмәсенә күчте. Бабайны карады. Ашарга пешерде, керләрен юып, кирәк чакта, күршедәге бер абзыйны яллап, ваннада юындырды. Авыр бик авыр булды, чирле кеше белән бер бүлмәдә көн күрү. Ярый әле бабай озак этләмәде. Аяктан егылып алты айлап яткач дөнья куйды.
Шулай итеп, Сания Уфада бер бүлмәле фатирга бөтенләе белән хуҗа булды. Бабайның иске-москы әйберләрен чүплеккә түккәндә, документ, төрле кәгазьләр арасында үз исеменә язылган хат тапты. Хатта бабай аңа рәхмәтләр укыган. Үзен әтисе кебек караган өчен мең-мең саваплар теләгән һәм Сания исеменә бер саклык кенәгәсе дә калдырган. Анда акча әллә ни булмаса да, фатирны яңартып өр-яңа мебель һәм бүтән җиһазлар алырга җитте.
Тик кызга ”җаныем” дип торган кеше генә булмады. Егетләр булмады түгел, булды. Тик берсе дә аның күңеленә ятмады. Шуңа да ул һаман берүзе яши бирде. Кияүгә чыккан иптәш кызларының инде хәзер мәктәпкә йөри торган балалары да бар. Кыенсынды, әмма берсенә дә белдермәде. Берчак шул ниндидер ахирәтенең ире уенын-чынын кушып:
– Син, Сания, бик чибәрсең. Нишләп һаман кияүгә чыкмыйсың? Өйләнмәгән булсам, билләһи, үзем өйләнер идем. Авылда егетләр кәләшсез интегә, менәмен дигән чибәр кызлар шәһәрдә ирсез көн күрә. Их, дөнья, – дип әйткәнен ишеткәч, аңа каты итеп:
– Син тәүдә үз хатыныңны юньләп кара. Аннан сөйләрсең. Ирләр бит бездә дә ике хатын белән торалар. Берсе – хатыны, икенчесе – аракы шешәсе, – диде.
Кемдер Саниягә үзенең ирен Йоматау ял йортында очратуы турында сөйләгән иде. ”Хәзер кыш көне ял йортларында авыл ир-егетләре күп була ул. Чөнки кыш авылда юньле эш бармыни? Шуңа да авыл халкы ял итә. Аларга ял йортларына юлламаларны кышын бирәләр”, – дигәнне ишеткәч, Сания озакка сузмады. Беркемгә дә әйтми, еллык ялын алып, Учалы районындагы бер ял йортына китте.
Тик илдәге буталышлар белән, дөньялар үзгәргән иде шул. Ярымбуш ял йортында ”кайчан үтәр инде бу көннәр”, – дип, килеп җитмәс борын кайту көннәрен саный башлады.
Чиләбе каласыннан килгән Әкълимә түти белән сөйләшәсе сүзләр күптән беткән. Ул гына, төбенә тоз коеп, барын да сораша да сораша. Аптырагач, Сания иртә таңнан спортзалга китә, йә китапханәгә бара башлады. Ә Әкълимә түтинең Саниягә карата бүтән уй-фикерләре бар иде. Танышып, бүлмәдә яши башлауларына өч көн дә үтмәде, Чиләбедә берүзе калган Рудикка шалтыратты:
– Тиз генә үз исәбеңә ял ал да, ару гына киемнәреңне киенеп, монда кил. Иртәгә соңга ял йортының капка төбендә шул сәгатьтә көтеп торам, – дип хәбәр салды.
Рудик бик аптырады. Әмма әнисе кушканча эшләде. Ә Әкълимә түти ничек итсә итте, Рудигын күршедәге бүлмәгә урнашырлык итеп сөйләшеп, бер юллама тапты. Ярымбуш ял йортларына кайчан телисең, шунда барырга була. Әкълимә түти бик хәйләкәр. Акчаны жәлләмәде. Иң кыйммәт ”люкс” бүлмәдән урын алды улына. Аны капка төбендә каршылап, кичкә кадәр диярлек күрсәтмәләр бирде. Чөнки Әкълимә түти улын, һичшиксез, шушы Сания дигән бик акыллы, төпле күренгән, иң мөһиме – авылда үскән кызга өйләндерергә карар кылды. Сәбәпләре күп инде. ”Картаеп барган улы һаман гаиләсез. Юлдан чыгып бара. Күз дә колак кирәк. Чак кына күз яздырдыңмы, аракысын да читкә куймый, үләнен дә тарта. Өйләнсә, акылга утырыр иде. Исән-имин булып берәр баласы да туса”. Шул бер бала җиткән инде аларга. Шулай итеп, Әкълимә түти улын ял йортына урнаштырды. Ә үзе Саниягә:
– Монда бик ошап бетмәде, мөгаен, кайтырмын. Ял йорты килешмәде. Кан басымым күтәрелде, – дип, кайту ягын хәстәрләде. Юк, ул кайтмады. Икенче корпуска гына күчте. Сания белән очрашмас өчен күп хәйләләр корды. Хәтта ашны да бүлмәгә генә китертте.
Әнисенең күрсәтмәләрен тотып, Рудик Сания белән тиз танышты. Ашханәдәге диетолог белән сөйләшеп, Әкълимә, улын Сания утырып ашаган өстәл артына утыртуга иреште. Рудик та Сания алган ризыкларны алып, ул эчкән сутларны гына эчте. ”Әнисе улы” булса да, кеше белән танышып сөйләшү ягына болай оста гына үзе. Төскә-башка уй-хыялларына туры килеп бетмәсә дә, ял йортында кичке танцы-киноларга йөрергә кеше табылгач, Саниягә дә күңелле булып китте. ”Алдагысы ничек булыр, тәртибенә карарбыз”, – дип уйлады кыз. Рудик сагызак кебек ябышып та бармады. Саниянең үтенечләрен берсүзсез үтәп, аның алдында өлтерәп торуы белән ошаса да, ничектер, үзенең ирләргә генә хас үҗәтлеге һәм төпле фикерле булмавы шикләндерде. Андый чакларда гел әнисенең сүзләре исенә төшә:
– Өйләнеп, кияүгә чыга-нитә калсагыз, иптәшегез, тормыш юлдашыгызны тулы булган гаиләләрдән сайлагыз. Әнисез үскән кыз-киленнән, атасыз үскән кияү-улдан Аллаһ үзе саклый күрсен, – дип әйтә иде ул. ”Кешедә нинди кире яклар булмас, Саниянең үзендә юкмы андый сыйфатлар. Монысына гына түзәргә буладыр”, – дип, үзен-үзе тынычландырды кыз. ”Әнә, Дүшәмбедәге олы апасының ире тома ятим. Ә нинди матур яшиләр”.
Шулай итеп, алар ял йортында вакытларын гел бергә үткәрделәр. Азаккы кичне Рудик Саниянең күзләренә карап, бергә булуларын үтенеп сорагач, бергә кундылар. Ә Рудик ир буларак бик дәрманлы түгел. Моны ул үзе дә алдан ук әйтте:
– Синең янда мин тәҗрибәсез бер сарык бәрәне инде. Хатын-кыз белән йоклавым да әле менә беренче тапкыр, – диюе дөрестер, ахры. Ә Саниянең сирәк-саяк булса да, ирләр белән кунганы бар. Тик аны, үзе әйтмешли, бу ”сарык бәрәне”нә әйтеп буламыни?
Ял йортыннан соң да очрашулар дәвам итте.
Рудик атна саен диярлек Уфага килеп торды. Бүләк, чәчкәләргә акча жәлләмәде. Әллә кайдагы ”принц”ларны көтеп утырып булмый бит инде, бер ел үтүгә Рудикның тәкъдименә Сания риза булды. Ул бер-ике тапкыр Чиләбегә барып кайтса да, бианай буласы кеше белән таныша алмады. Туры килмәде. йә эштә, йә командировкада булды. Ә чынлыкта исә, Әкълимә түти Гошадан әз-әзләп кенә наркотиклар алып, чүпрәк-чапрак базарында таныш-белешләренә сатып, мыштым гына акча эшләде. Исем өчен генә Рудигын да бер кантурга эшкә урнаштырган булды. Аена җиде-сигез йөзгә йөргән була шунда, Рудикның килмәгән җире юк. Тик бер җитешсезлеге генә бар – күз яздырдыңмы, наркоман кыз-егетләрне җыеп, оргияләр оештырырга ярата. Алла кушып өйләнсә, бу алама гадәтен ташлар әле. Һичшиксез, ташлар.
Туйны Уфада ”Таң” кафесында үткәрделәр. Саниянең картайган әти-әниләренә туйга әзерләнеп, күп көч сарыф итәргә туры килмәде. Себердәге абыйлары туйга дип акчаны төргәкләп кайтардылар. Әкълимә түти дә бердәнбер улына кысынып тормады. ”Үзебезнең дин, үзебезнең милләт кешесе”, – дип, бигрәк тә Саниянең әтисе белән әнисе шатланды. Фәйзулла кияү белән кызлары туйга да кайта алмадылар әнә. Дүшәмбедә сугыш, ачлык, ди. Туй шаулап-гөрләп үтте. Бик ясанган, төзәнгән бианасын Сания, өч көн ял йортында бергә булсалар да, танымады. Дөресрәге, Әкълимә түти үзе танытмаска тырышты.
– Сез, яшьләр, Чиләбедә яшәрсез, мин Уфада килен фатирында торырмын. Син, килен, һич шикләнмә. Фатирың үз исемеңдә булыр. Чиләбедән бизеп китсәгез, Уфага кайтып торырсыз, – дигәч, Сания берсүзсез шатланып риза булды. Ә Әкълимә түтинең бу җәһәттән үз планы бар иде. Чөнки аның базарда саткан урынын милиция хезмәткәрләре берничә тапкыр тентеп карадылар. Тик берни тапмадылар. Ярый әле этләре юк иде. Әкълимә түти күбрәк шул турыда уйлады. Исәбе – берәр җаен табып, тиз арада икенче урынга күчү иде. Менә җае да табылды. Өйләнгәч, малае да караулы хәзер. Күз-колак булырдай кешесе бар. Барысын да уйлады Әкълимә түти. Килене дә үз каныннан – сатучы. Аны да җайлап кулга ияләштереп, акчалы сәүдә һөнәренә өйрәтер. Әлегә ”Универсам” кибетының бер бүлегенә урнаштырды.
Яшьләр матур гына яши башладылар. Тик, нишләптер, хатын менә ике ел инде һаман балага уза алмый. Ә бит гомер дигәнең, атлап түгел, йөгереп үтә. Сания өлкә дәваханәсенә барып, иң атаклы гинекологларда тикшеренеп, бер атна тирәсе ятып чыкты. Күңеле тынычсыз булды. Юкка булмаган икән. Өенә кайтып керсә, чәчләре үрә торды. Өй эченең асты-өскә килгән. Табак-савытлар пычрак, күбесе ватылып ята. Идән-стеналарга карарлык түгел. Фатирдан әллә нинди исләр аңкып тора. Ире карават астында. Әллә йоклый, әллә исерек, аңларлык түгел.
(Дәвамы бар.)
Фото: Magnific.