

(Дәвамы.)
Аның әрләүдән сыйлауга күчүен аңламаган Зилә аптырап китте. – Эч, балаларыңның исән калулары хакына күтәр. Эчмәсәң, төшереп калдырам. Туңып беткәнсең дә ул, – дигәч, Зилә, хет әзрәк җылынырмын дип, бер йотып стаканны кире бирергә уйлаган иде: – Эч, дип әйтәм бит. Мин шаяртмыйм. Әле һаман үземнең тезләр калтырый. Балаларың белән таптаган булсам, миңа ун елдан да ким эләкми иде, туңбаш, – дип, Зиләне чынлап торып әрләп ташлады.
Ни булса да булыр дип, Зилә коньякны эчеп бетерә язды. Тәненә җылы керә башлагач, кабалана-кабалана, ташландык сабыйның биләвен чиште. И нарасый, и сабый. Бу бит бүген таң алдыннан гына туган, ахры. Ир бала, кендеге дә кипмәгән. Сабый, шыңшый-шыңшый, иреннәрен очлайтып, имәргә сорый. И бәләкәч, тууыңның беренче көненнән үк шулай бәхетсез булырсың дип кем уйлаган? Зилә үзе белгән догаларын укып, баланың башыннан сыйпады һәм кире биләвенә биләде. Арткы урындыкта яткан Илдар улының аяк киемнәрен салдырып, чалбар балакларын тезенә кадәр күтәрде, аякларын калган коньяк белән уды.
Эчкәннән соң кабарга дип, шофер егет Зиләгә колбаса белән сыр кисәге сузды. Бу җан ияләреннән килгән сасы исне тоеп, аптырап китте. ”Әллә бу берәр алкаш хатын инде? Үзеннән әллә нинди әшәке ис килгән кебек. Әллә баласы шулай сасы итеп җибәрде”, – дип уйлады.
Шуннан түзмәде:
– Әллә бәләкәчең кәкәй иткәнме? – дип сорап куйды. Зилә, тагын баягы вакыйга кабатланмаса ярар иде, төшереп калдырса бетте, – дип уйлап куркып китте. Хатын кайтып җитәренә ышанычын югалта башлады.
– Зинһар... куз...кузгалыйк. Кай...та...кайта сөй...ләрмен, – дип, сүзен көчкә әйтә алды. Коньякның шаукымы бик тиз башына менеп җитте шул. Исерә башлаган Зиләгә җан керде. Машина асфальт юлдан шактый тизлектә җилдерә башлагач, хатын әрнү катыш: – Сорама инде, туганым. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас, – дип куйды. Күңеле тулып, тагын елап җибәрде...
Җылы машинада балалар тиз йоклап киттеләр. Арткы урындыкта берничә тартма-төенчек булганга, утырып кайтуы бик үк уңайлы булмаса да, Зиләгә бу җылы машина эче оҗмах кебек иде. Шофер егет тә аларның кысылып утырганнарын күреп:
– Артта бик уңайсыз булса, алга күчеп утырыгыз, – дип әйтеп караган иде, Зилә үзенең пычрак өс киемнәреннән сасы ис килүеннән куркып, риза булмады. Үзе шулай җылы машинада Уфага кайтып баруына ышанып бетә алмыйча, Фәйзулласын уйлады. ”Ул да берәр машинага утырып, исән-сау кайтып киләдер”, – дип үзен-үзе юатты.
Азаккы көннәрдә күргән михнәт-маҗаралары турында кемгәдер сөйлисе, кайгы-хәсрәтләрен кем беләндер уртаклашасы килде Зиләнең. Коньяк шаукымыннан исереп, аны йокы басты. Йокласам, тагын берәр маҗарага эләгермен, дип куркып, Зилә җай гына сүзен башлап җибәрде.
Барсын да сөйләде. Тик тимер чүп-чар савытыннан бала табып алуын гына әйтмәде. Руль артында утырган егет:
– Да, әйе, – дип гаҗәпләнеп башын селкетте. Ара-тирә көзге аша Зиләгә күз салды.
Тәмам яктырды. Зилә үзе, чынлап та, бер бомж эчкече хатынга охшап калган. Берничә төн эчендә битендә яңа сырлар барлыкка килгән, чигә чәченә яңа бәсләр яткан. Куртка, күлмәге урыны-урыны белән ертылган һәм пычранган. Чәчләре тузып, урыны-урыны белән канга укмашкан. Шофер егет тәүдә күргәч: ”Үзем машина белән бәрдереп җәрәхәтләдем, минем аркада шушындый хәлгә төштеләр”, – дип уйлаган иде бит. Алай түгел икән шул.
Сөйләде Зилә, барысын да сөйләде. Тик соңгы чиккә җитеп, юлда кичергән михнәт-кичерешләр үзенекен итте. Хатын, үзе дә сизмәстән, изрәп йоклап китте...
Бала шыңшыганга уянды ул. Күзен ачса, тышта караңгы төшеп килә. Зилә, аптырап:
– Без әле кайда? – дип сорауга шофер:
– Кайтып җиттек. Ай-һай озак йоклыйсың, кодача, – дип шаяртып куйды. ”Тор, шәкерт, җиттек Өфегә, алдыбызда бит Өфе”, – дип, Тукайчарак әйтеп, Зиләнең күңелен күтәреп җибәрде. Уфага җиткәннәр икән шул. Тышта шәһәр утлары җемелди. Зиләнең йокысы бөтенләй ачылды. Шофер:
– Сезне кайсы тирәгә илтергә, кемгә кайтасыз? – дип сорагач, Зилә:
– Безгә автовокзалга инде. Уфада сеңелем тора да ул, тик адресын белмим, – диде.
– Аңлашыла, алайса. Без болай итәбез, – дип, шофер егет аларны үзе торган йортка алып кайтты. ”Әй” урамында торалар икән. Зилә Уфаны белми, шофер егет үзе таныштыра-таныштыра алып килде. Хатын, кыенсынып кына:
– Уңайсыз бит әле, монавы кыяфәттә килеп керү дә оят, – дип, шартына китереп карышып торган булса да, эчтән генә бик шатланды. Монда ярдәм итеп, яхшылыклар эшләргә әзер торган егетне очратканына Ходайга мең рәхмәтләр укыды. Ишекне олы яшьләрдәге бер апа ачты. Шофер егет таныштырып:
– Бу минем әнием, – диде. Аннан Зиләгә карап: – Әни, бу Зилә. Иң башта, әни, син шикләнмә. Алар яхшы кешеләр, тик бәлагә тарыганнар. Калганын кайткач сөйләрмен, әни. Машинаны гына гаражга куям да, – дип чыгып та китте.
– Тәңкәбикә, – апа үзен шулай таныштырды. Башта Зиләгә танавын җыерып, чирканып, хәтта бераз җирәнеп карады Тәңкәбикә апа. Әмма үзе тиз генә ваннага җылы су тутырып, юынып чыгарга тәкъдим ясады. Үзе юынып, улы Илдарны да юындырып, Тәңкәбикә апаның иске халатын кигәч, Зилә бераз адәм рәтенә керде. Киемнәрен юып элде.
Биләүдә яткан сабыйны имезеп караган булды. Аны жәлләп, тагын күз яшен сыгып алды. Бала бик теремек булып, күкрәген матур гына суырса да, анда тамчы да сөт юклыктан, шыңшый ук башлады. Зилә:
– Баламны поездда таптым, сөтем юк, – дип алдарга мәҗбүр булды.
Тәңкәбикә апа бик җитез һәм кешене тиз аңлаучан кеше булып чыкты. ”Ә” дигәнче әллә күпме танышларына шалтыратып, яңа гына бала тапкан бер дусларының киленнәрен эзләп таптылар. Улы – шофер егет, Хәйдәр исемле икән. Ул кайтканчы ашарга да әзерләп өлгерде. Утырып ашап алдылар да, теге дусларына барып, сабыйны имезеп, тамагын туйдырып алып килделәр. Төнлә ачыгып уянса дип, яшь килен бер шешәгә хәтта үзенең сөтен дә савып бирде. Ул, Зиләнең алай-болай сөте булмый торса дип, алдан әзерләп куйган ”Бәби” исемле бер кап ясалма сөтне дә тоттырды. Ничек әзерләргә икәнен дә өйрәтте. Бар бит бер-берсенә ярдәм итәргә өлтерәп торган кешеләр. Тәңкәбикә апага Зилә чын күңелдән мең-мең рәхмәтләр укыды.
Икенче көнне Хәйдәр автобуска билетлар сатып алып, Зиләне утыртып җибәрде. Кирәк була калса дип, әзрәк акча да тоттырды. Автобуска утыргач, бер олы гына сумка калдырып:
– Авылга буш кул белән кайту килешми, алыгыз, – дип, кире кагарга урын калдырмыйча, автобустан төшеп тә китте.
Чыккач, кул болгап:
– Килеп йөрегез, адресны беләсез. Әнигә бер банка авыл каймагы һәм мәтрүшкә бәйләме алып кил, – диде дә, борылып китеп тә барды. Зиләнең күңеле нечкәреп, шатлыгыннан тагын яшьләре коелды. Ходайның рәхмәте, нинди яхшы кешеләр бар бит. Үзем дә шулай кешеләргә ярдәм итә алыр идемме икән? – дип уйлап куйды ул. Автобус кузгалып китте...
XIII
Фәйзулла, хатыны белән улы Илдарны машинага утыртып җибәргәч, җиңел сулап куйды. Исән-сау кайтып җитәрләр, Ходай боерса, дип юрады. Юлдан машиналар чаж да чож үтә тордылар. Җитмәсә, җил чыгып, яңгыр да яңадан сибәли башлады. Хәтсез генә торып, бөтенләй өшеп-туңгач, номеры Башкортстаннан икәнен күрсәтеп торган бер ”горбатый” КамАЗ килеп туктады.
– Башкортстанга кайтырга иде, – дип урысча сорады Фәйзулла. Шофер елмаеп:
– Без дә шунда кайтабыз. Утыр җәһәтрәк, – дигәч, ир җитез генә кабинага менеп утырды.
Таныштылар. Шофер Николай исемле икән. Фәйзулла да үз исемен әйтте. Икесенең дә яшьләре бер чамадарак булгач, уртак телне тиз таптылар. Николай да сүзгә әвәс булып, юлда сөйләшергә дип, гел юлчылар утыртып йөртергә ярата икән.
– Авызыңа су уртлап барсаң, ун чакрымнан төшереп калдырам, – дип тәүдә үк кисәтеп куйган иде шул, Фәйзуллага бер-бер артлы сорау яудырырга тотынды. Җавап биреп кенә өлгер.
– Нишләп, браток, бик пычраксың? Син әллә сукбаймы? Хәзергечә әйтсәк, бомжмы? Миңа үз гомеремдә кемнәрне генә утыртып йөрергә туры килмәде. Ә менә сукбайны утыртканым юк иде әле. Шуңа да сине бушка алып кайтам. Нишләп бу хәлгә калдың? Мөгаен, хатының куып чыгаргандыр. Әллә үзең чыгып качтыңмы? Әйдә башла, – диде ул, түземсезләнеп.
Фәйзулла кыскача гына сөйләп бирергә уйлаган иде дә, сүз бик озакка сузылды. Юл буе сөйләшеп кайттылар. Юлда Николай Фәйзулланы үз исәбенә ашханә-кафеларга алып кереп ашатты.
Николай үзе Белорет шәһәрендә корыч кою заводында эшли икән. Атнасына ике тапкыр шушы юлдан Чиләбедәге трактор заводына ниндидер пружина, тракторга кирәк-ярак детальләр илтеп тапшыра икән. Белоретка кайтып җиткәндә ярты төн узган иде. Фәйзулла карышып торса да, Николай аны өйләренә алып китте. Машинаны гаражга урнаштырып, ”вахта” машинасы белән Николайның өенә кайтып җиткәнче, таң да ата башлады.
Ашап-эчеп, юынып алуга, бөтенләй яктырды. Николай хатыны белән тормыйча, үзе генә яши икән. Шулай да хатыны янына баргалап йөри һәм ике баласын үстерешергә ярдәм итә икән. Николай Фәйзулланы үзендә бер-ике көн ял итеп китәргә кыстаса да, ул ризалашмады, мең рәхмәтләр әйтеп, кайтыр юлга чыкты. Николай хәтта аңа юлга дип, йөз сум акча да тоттырды. Фәйзулла аңардан Стәрлетамакка ничек турырак, тизрәк кайтып булуы турында сорашты. Николай Үрге Әүҗән аша кайтырга була, тик анда юл бик шәптән түгел, диде. Шулай булса да, Фәйзулла турыга кайтырга булды.
”Кеше күрәчәген күрми, гүргә керми”, – диләр, дөрес икән. Фәйзулланы да күрәчәге тарткан, күрәсең. Юл буендагы бер ашханәгә кереп чәй булса да эчеп алырга уйлаган иде, юлда бер төркем яшь кенә салмыш егетләр очрап, Николай биргән йөз сумны да талап алып, биргәләп, баткакка бутап киттеләр. Аларга Фәйзулланың аякларын көчкә өстерәп, алпан-тилпән килүе ошамаган. Әүҗәнгә бер ”Беларусь” арбасына утырып килде. Тәмам катты. Әүҗәндә берәрсенә кереп әзрәк җылынырмын инде, дип уйлаган иде дә, авылның теге очыннан бу очына атлап килә-килә, тәмам җылынды.
Автобус тукталышында халык байтак кына. Ул да шунда барып басты. Озакламый автобус та килеп җитте. Шоферга ул:
– Акча юк инде, туган. Бар акчаны калада яшьләр кыйнап, талап алып киттеләр. Мөмкин булса, утыртсагыз иде, – дип әйтеп караган иде дә, кайда ул, шофер кеше якын да килмәде. Халык шау-гөр килеп утырып бетте. Автобус зәңгәрсу төтенен пыскыта-пыскыта кузгалып китте. Әмма күп тә үтмәде, автобус туктады. Тәрәзәдән шофер егетнең башы күренде:
– Әй, абзый, әйдә, нәрсә торасың, йөгер, – дигәч, Фәйзулла җәһәт кенә барып утырды. Шулай могҗиза белән Колгынага кадәр килеп җитте. Шофер егет: – Агай, безне юлда хәзер тикшерәчәкләр. Әнә каршы очраган машиналар кисәтеп киттеләр, ачуланма, бүтән алып бара алмыйм инде, – дигәч, күп рәхмәтләр әйтеп, Колгына кибеты янында төшеп калды.
Җәяүләп, авылның Эстәрле очына барып җитте. Тукталышта халык хәтсез генә. Теге автобуска сыймаганнармы, әллә яңа килгәннәрме, белмәссең. Ул, төпченеп тормыйча, бер читкә барып басты. Ник бер машина туктап карасын. Туктаганнары да Фәйзулланың өс-башын күреп, кузгалып китү ягын карыйлар. Тукталышта кешеләр азайды. Көзге ачы җил җелекләргә үтә. Таякка таянып басып торган Фәйзулланың аяклары йөрмәс хәлгә килеп катты. Ачыгудан эчендә гүя бүреләр улый. Ачлык аның өшүен тагын да көчәйтте.
Үкереп килгән тракторны Фәйзулла ерактан ук күрде. Шушы трактор да туктамаса, ул елап җибәрергә дә әзер иде.
“Килделе-киттеле киенгән бу адәм, бер эчкечедер, ахры. Юлга аркылы килә түгелме соң!” – дип, тракторын туктатырга ашыкты трактор йөртүче егет. Трактор туктавын туктады, тик урын бер кешелек кенә. Шуңа да ашыгырга, анавы хатынга караганда алда барып җитәргә тырышты ул. Барып җитүен җитте. Тик теге эчкече хатын гына болай да арып, суыктан өшеп, нык хәлсезләнгән Фәйзулланы читкә этәреп, тракторның баскычыннан үрмәләп диярлек менеп китте. “Бу хатын утыргач та трактор кузгалып китәчәк һәм Фәйзулланың соңгы ышанычы, соңгы өмете челпәрәмә киләчәк”, – шушы уйлар белән ул теге хатын артыннан ук ашыга-ашыга менә башлады. “Урын булмаса, чүгәләп бер почмакка сыенып булса да кайтырмын әле”, – дип уйлады ул.
Әллә нәрсә булды шушы мизгелдә. Әллә теге хатын үз итәгенә үзе басты, әллә бүтән сәбәбе булды. Хатын кинәт артына борылды һәм Фәйзулланың битенә шактый киң янбашы белән бәрелде. Бер аягы белән генә трактор баскычына баскан һәм бер кулы белән чак тоткага тотынып торган Фәйзулла тигезлеген югалтты. Инде егылам дигәндә, сул кулы белән теге хатынның итәге каплаган ишек тоткасын эзләде. Барыбер тигезлеген югалтып, трактор баскычыннан шуып төшә башлады. Ни хәл итәсең инде. Ул ялгыш теге хатынның итәген яртылаш диярлек тартып төшерде. Эшнең нәрсәдә икәнен юньләп аңлап та өлгермәгән хатын чак басып, торган Фәйзулланың битенә каты итеп китереп типте. Аны-моны көтмәгән Фәйзулла пычракка ауды. Ул гына җитмәгән, яртылаш төшкән итәген әйбәтләргә дип, кире җиргә сикереп төшкән хатын, бөтен ачуын берьюлы чыгарып:
– Хәшәрәт, сукбай, берәдәк, сволочь... – һәм тагын әллә нәрсәләр әйтеп, үз гомерендә беренче тапкыр сүгенә-сүгенә, шул ук вакытта ничәмә көннәр җыелган күз яшенә ирек биреп, елый-елый, чәмләнеп Фәйзулланы типкәләргә, дөмбәсләргә кереште...
(Дәвамы бар.)
Фото: Magific/