Чәчмә әсәр
13 Июня , 05:56

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (10)

Башларымның төрле уйлар Уйлый торган чаклары.

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (10)Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (10)
Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (10)

2

 

Илнең кай юллары буйлап кына үтмәде машинам. Сахалинда япон сугышы көннәрендә коралын-снарядын да, азык-төлеген дә, әллә нинди серле әрҗәләр дә ташыдым. Үземнең алай ут эченә барып кергән булмады. Соңгы туп тавышларын гына ишетеп калдым.

Илленче елның көзендә антоколоннабыз күз күреме җитмәс казакъ даласына килеп туктады. Мондагы машина, мондагы экскаватор-бульдозерның исәбе-хисабы юк. Кырмыска оясыдай мәж килеп тора. Бульдозеры, экскаваторы җир куенын актара-казый, без балчык-туфракны нигәдер шактый еракка илтеп ташый торабыҙ. «Галәмәт күп жир асты байлыклары тапканнар икән биредә. Алтыны-көмеше, бакыры-никеле – барысы да бар икән» дигән сүзләр йөрде.

Юл озын, уйларның да иге чиге юк. «И-и, бу кадәр техника, бу кадәр көч-куәт барында илебез ниләр генә төземәс тә, ниләр генә булдырмас! Менә биредән алтын-көмеше, тегесе-бусы да чыга башласа, череп тә баеп бетәбез әле без! Тик менә… Газеталарда да язалар, кичә замполит та сөйләде. Америка империалистлары тагын әллә нинди хәтәр планнар корып яталар икән бит әле… Маршалл планы, ди. Бу сугыш җәфалары бетеп тә җитмәгән, яңа сугышка әзерләнәләр икән. Безнең илдә якты коммунизм төзү ниятебәз ошамый икән аларга, шуннан үлеп та көнләшәләр икән…

Солдатлар арасында сөйлиләр. Кырык бишенче елның маенда безнең гаскәрләр Берлинны алгач, маршал Жуков әйткән, ди, Сталинга: «Әйдә, иптәш генераллиссимус, кызган килеш, бер уңайдан бөтен Европаны капиталистлардан азат итик, Әйт кенә, атна-ун көн эчендә Мадридка кадәр барып җитәм, Португалиясен дә азат итәм», – дигән. «Юк, хәзергә сабыр итик, бераз хәл алыйк, аннары күз күрер», – дигән юлбашчы. Нигә алай диде икән иптәш Сталин? Анысы, дөрес, бик ялчыккан-талчыккан идек инде. Әмма күпме түзгәнне, азга гына түзәр идек әле. Аның каравы, менә хәзер яңа сугыш планнары корып, шуңа хәзерләнеп ята алмаслар иде империалистлар. Бөтен Европасы безнең якта булгач, дер калтырап торырлар иде бездән…

Анысы да монысы. Дүртенче ай инде өйдән хат юк. Нигә язмый икән әни? Авырып ятмый микән? Рус хәрефләре белән бик авыр-озак яза шул ул, вакыты юктыр. Үзе әйбәт белгән иске имля белән тиз генә язып салыр иде, мин укый белмим. Йәнис энемнең ни хәле бар икән? Үзсүзлеләнеп, Хатия детдомына барып керде балакай. «Бик сагынам җанашымны», – дип язган иде әни соңгы хатында. Хәзер сабакка да йөридер инде энекәш, нигә бер хат та язып салмый икән?

Их, Факия белән элемтә өзелде. Өйдәгеләрнең хәлен аннан гына белешәсе иде дә күңелне билгесезлек упкыныннан тартып аласы иде!.. Юк шул инде хәзер минем өчен Факия, юк…

Уйларым әнә шулай үзеннән-үзе Факиягә килеп бәйләнә дә, башларым катып, һични уйлый алмый башлыйм. Башым ката, ә йөрәк, авыртканнан-авыртып, бик нечкә сызлый бирә. Сызлый, сыза…

…Бик күп еллар үткәч кенә белдем. Бер дә алтын бакыр байлыклары эзләп казымаганбыз икән без ул чиксез казакъ даласын. Тукай әйтмешли, ипигә ягып ашарлык шифалы дала һавасын агуга әверелдереп, атом кораллары сынау полигоны төзеп ятканбыз икән. Кушкач зшли инде солдат. Командирың боерык белән, политругың үгет-нәсихәте белән нинди генә коточкыч ялган сәйләсәләр дә ышанасың…

 

2

Арча станциясендә поезддан төшүгә, атмы-машинамы эзләп тормадым, юк, туп-туры авылыбызга җәлү генә атладым. Туктап, аз гына тын-хәл алу юк, авыллардан үткәндә, берәрсенә кереп су зчеп чыгу, сөйләшеп тору юк, очам гына! Тизрәк анылга, әни янына!

Көек тавына җиткәч кенә аякларым туктап калды. Менә ул авылым, уч төбендәгедәй күз алдымда. Иң беренче тәэсир шул: авыл кечерәеп, бөрешеп, тәбәнәкләнеп калган кебек. Әнә үз өебез дә шулай бирешкән, кара түбәсе бер якка кыйшайган. Янәшәдә генә Шәймәрдән абыйлардан калган бакча иде, ул кая киткән?

Поездда барганда, күпме шәһәрләр үттек, юлдашларым сөйләп килде: «Хәрабәлекләрдән торгызылды бу кала», – диделәр, әнә һаман нидер төзиләр иде. Мәскәү тирәсеннән үткәндә, иркен-биек өйләре шундый да матур, бизәкләп-челтәрләп эшләнгән авыллар күренеп калды. Бу да иген җире, терлек асраучы авыллар түгел, ә Мәскәү түрәләренең, җылырак урынга оялап алганнарның дача поселоклары булган икән алар! Моны да мин еллар үткәч кенә белдем. Ә кайтканда болар барысы да – хәрабәлекләрдән торгызылган шәһәрләр, Мәскәү тирәсендәге матур авыллар, асфальт юллар, шундый да әйбәт-матур киенгән кызлар, хатыннар… Барысы да күңелемне шатлык-юаныч, ашкыну-дәрт белән тутыра бирә. Һәм менә… бөрешеп, тәбәшеп калган авылым.

Шушы хәл ашкынулы күңелемне сүрелдердеме, әллә күңелем өйдә мине һич тә шатлыклы очрашу көтмәгәнлеген сизде микән, юл буе һич ару-талуны белмәгән аякларым кинәт хәлсезләнеп калды. Авылыбыз урамыннан көч-хәл басып сөйрәлеп кенә үттем. Бер капка төбендә ике карчык утыра иде, тыйнак кына сәламемне алдылар да, сүз озайтмый гына, күзләре белән озатып калдылар. Атын салмак кына атлатып, бер үсмер егет үтеп китте. Аның белән дә бары сәламләштек кенә. Үзен танымадым, без киткәндә салкын мич башында сәләмәләргә төренеп, актык төкерекләрен йота-йота, әниләренең эштән кайтканын зарыгып-тилмереп көтеп яткан сабый булгандыр әле ул.

Әвеш-түеш килгән җил капканы җырдән сөйрәтеп ачып керүгә, күзем төште: өй ишегендә күгәргән йозак эленеп тора. Күз алларым караңгыланды, ничек баскыч төбенә килеп утырганымны, күпме утырганымны һич хәтерләмим.

– Бәй-бәй-бәй, солдат кайткан икән ич! Исәнме-саумы, Габделнур знем. И-и, танырлык та түгел, ничек үсеп, ныгып киткәнсең, Габделнур баһадир!..

Авыр йокыдан уянгандай, башымны күтәрдем, капка ягыннан Нәбиулла абый килә иде. Ике куллап күрешүгә, минем иләнү тулы сүзсез соравыма тизрәк җавап бирергә ашыкты:

– Нәгыймә җиңги чирләбрәк китте бит әле, менә моннан атна-ун көн генә элек район булнисына салып кайттым үзен. Күңеле сизгән икән мескенкәйнең, «улым кайтып төшмәгәе дип, юл буе борчылып барды. Өченчекөн генә барып кайттым янына, болай хәле әйбәтләнеп килә инде. Менә кичкә таба, атлар эштән кайткач барып килербез янына. И шатланыр, и куаныр инде мескенкәем, күзгә күренеп сихәтләнеп тә китәр…

Башымда белешәсе, сорашасы килгән мең төрле сорау кайный, әмма телемне әйләндереп берсен дә әйтеп җибәрә алмыйм, йөрәк сулык-сулык сызлап тибә, ул арада бөтенләй туктап калгандый итә иде.

– Кая соң, нишләп торабыз әле без? Әйдә безгә, юлдан соң чөкердәшеп кенә чәй эчеп алыйк. Аннары бераз ятып торырсың, җәяү кайтканга охшыйсың, арыгансыңдыр. Әйдә, Габделнур энем, әйдә.

Ул җайлап кына ике куллап мине торгызды, җайлап кына култыклап алды. Минем хәтердә, теге вакытта, ни гомер сакта торып аякларым каткач, сержант-разводящийның бик төксе култыклавы чагылып үтте дә, күңелләрем тулып, Нәби абыйның печән исе, ат тире исе аңкыган күкрәгенә капландым.

 

4

Өч көннән соң әнине җирләдек.

Армиягә чыгып киткәндә дәүәнине җир куенына тапшырган идем, кайтуыма менә тагын кулыма күтәреп булмастай авыр көрәк алдым.

Әй ул көннәр! Әниемне дәүәни янынарак җирләргә ниятләп, зират буйлап тинтерәп йөргәнем хәтердә. Менә шушы тирәдәрәк кенә булырга тиеш иде бит дәү әнинең кабере. Юк, таба гына алмыйм. Барысы да диярлек исемсез, тамгасыз-нисез каберләр монда. Соңыннан авылдашлар сөйләде, без киткән елның кышы бөтен сугыш елларыннан иң авыры, иң хәерсезе булган. Кешеләр ачтан шешенеп үлгән, ә кабер казырга хәллерәк картлар да юк. Үлүчеләрне аннан-моннан гына кабер казып җирләгәннәр. Кая ул таш кую да агачтан гына булса да истәлек һәйкәл эшләтү. Үз хәсрәте ташып ашкан, һәркемдә беренче чиратта тамак кайгысы. Мин үзем дәү әнинең каберенә пәке очы белән чокый-чокый язуын язып, истәлек такта да калдырган идем дә бит… Жиде ел буена череп ауган, үлән каплагандыр инде аны. Әни мескен белгән тамгалаган булгандыр, бәлки. Әллә, көн-төн эшкә йөреп, вакыт таба алмаганмы? Әллә инде… Тфү-тфү, ышанасы килмәсә дә, күңелгә килә бит: әллә, коммунист буларак, дин әһеле дәү әнинең каберен карап-төзәтеп йөрергә кирәксезгә санаганмы? Караңгы, хәзер инде мәңге җавапсыз сорау. Табигать, кешеләрнең миһербансызлыгыннан оялгандай, бу тирәләрне аеруча куе, биек үлән белән каплап куйган.

Их, авылдашларымның бу буыны шулай мәңгегә онытылды, җир өстендә кечкенә генә таш-истәлектән дә мәхрүм ителде микәнни инде? (Хәтердән бала чактан ук ишетеп үскән егерме беренче елда кырылганнарның үзәк өзгеч ачы язмышлары чагылып узды.)

Әнине җирлап кайткач, Колга Закирның кече өендә тагын кордашлар җыелышып утырдык. Жыелышып, дим дә, барыбыз да түгел шул. Закирның кайтуына инде икенче ай икән, сөйләп бирде. Юныс кордаш сугыштан соң Көнчыгыш Германия җирендә хезмәт иткән. Кайтырга күп тә калмаган. Шунда аны, җиңүче солдат һәйкәле янында сакта торганда, снайпер пулясы егып салган. Солтан кордаш Венгриядә «социализм казанышларын саклау» чуалышында һәлак булган.

Корбан кордашның язмышы күңелдә әллә нинди каршылыклы хисләр уятты. Кеше яшәмәгән, айлар буе төн булып торган кыя ташлы төньяк утрауда хезмәт иткән Корбан. Жиде ел буе хезмәттәшләреннән һәм хәрби кораллардан гайре берни күрми яшиләр. Хатын-кыз чыраен, кызлар назын бары төшләрдә генә күрә торган булганнар. Мондый тормыш рәвеше еш кына кешене шундый бер психик авыруга дучар итә икән! Озак еллардан соң хатын-кыз белән очрашса, нишләгәненә хисап бирми башлый икән андыйлар. Шундый чир Корбанга да эләккән, күрәсең. Кайткан кичне, клубта яшьләр уеныннан таралышканда, уналты яшь тә тулмаган күрше кызына үзенең кайнар хисләрен бушата башлый Котбый, инеш буйларын да урыйлар һәм… Иртән суга төшкән хатыннар кызның ярым шәрә үле гәүдәсенә тап булалар. Туган нигездә тулыр тулмас бер генә тәүлек яшәп кала Корбан, егерме елга хөкем итәләр үзен.

Бүлмәдәге авыр тынлык буасын Зәйнулла кордаш ерып җибәрде. Бая җыелышканда Зәйнулла кулында зур гына бик матур чемодан күреп, «нәрсә кыланып йөрүе моның» дип саерсенеп уйлап куйган идем. Тынлыкта Зәйнулла шыпырт кына шул матур чемоданын кулына алды, ашыкмый гына ачып, мең төрле нурлар чәчеп торган аккордеон тартып чыгарды.

– Әйдәгез, егетләр, дөньяның бар хәсрәтләрен бер якка куеп әйттереп алабыз! – диде дә аккордеонын сайрата-сайрата җырын сузды:

Борчуларга, хәсрәтләргә,

Кайгыларга баш имә.

Аннары бергә күтәреп алдык:

Кайгыларга башыңны исәң,

Кеше булырмын димә.

Зәйнулла кордашның бу яңа һөнәренә мин әллә ни гажәпләнмәдем. Мәктәп гармуны бар иде. Жае чыккан саен, шуны кычкырта башлый иде ул. Гармун телләренә берәмтекләп баса-баса, ниндидер көйләр дә чыгара башлаган иде шикелле. Соңыннан сөйләвенчә, Чехословакия җирендә хезмәт иткән Зәйни. Хезмәте әйбәт булган – штабта писарь. Монысы да бер дә гаҗәп түгел, мәктәптә укыганда, язуының шундый да матур, пөхтә булуын укытучы апа мактап бетерә алмый иде аның. Писарьның, нәрсә, башка солдатлар кебек сакта торасы, «айт два» га басасы, ишегалды себерәсе, әбрәкәй чистартасы юк, буш вакыты чыкты исә, клубка керә дә кулына аккордеон алып утыра Зәйни. Күпмедер вакыттан соң аккордеон тартырга чын-чынлап өйрәнеп тә җитә. Ленуголокта төрле кичәләр, үзешчән концертлар Зәйнидән башка үтми дә башлый. Өйгә озатканда – менә бәхет! – полк командиры үз кулы белән бу аккордеонны Зәйнигә бүләк итеп тапшыра.

– Их, киткәндә шушылай нурлы гармуныбыз булса, әl – дип тел шартлатып куйды Закир.

Табыныбыз да, өс-башыбыз да, буй-сыннарыбыз да киткәндәге түгел иде инде, әлбәттә. Киткәндә, ихтимал, уй-кичерешләребез генә бер чама булгандыр: кайсыбыз исән-сау әйләнеп кайтыр? Ә инде хәзер менә бу сорау ачык. Киләчәктә тагын ничек яшәргә, ничек тормышларыбызны корып, көйләп җибәрергә? Моңарчы әле команда-боерык белән генә яшәдек, команда белән генә атладык. Инде менә үз сукмагыбыздан үзебезгә атларга вакыт. Әлбәттә, ялгыз гына түгел, тормыш юлдашың белән бергә бергә атларга, үз куышыңны булдырырга, балалар үстерергә… Ә ничек, кайдан башлана ул үз тормышың, үз юлың, бәхетең? Һәммәбезнең дә бәгырьләрен шушы сораулар борып-борып ала иде бугай, әнә, җырыбыз күңелләребездәгене әйтеп бирә кебек иде:

Башларымның төрле уйлар

Уйлый торган чаклары.

Әнә тагын барыбыз берьюлы бер үк җырны башладык:

Алма бакчасын чабыгыз,

Үткен булса чалгыгыз.

Су өстендә дулкын ничек –

Безнең шундый чагыбыз.

Кордашлар таралышкач, Закир белән баскыч төбендә озак кына бер сүз сөйләшмичә утырдык. Галәмәт зур әфлисун төсенә-кыяфәтенә кереп алган кояш Көек тавы сыртыннан җиргә үзенең кичке саубуллашу нурларын сибә. Тынлык, моңсу аһәңле тынлык. Урамның теге очында сузып-сузып сыер мөңрәде. Аргы урамнан буш бидоннар төягән атлы шалтыр-шолтыр чаптырып узды. Кайдадыр берсе тук-тук балта чаба, чапкан саен, кайтавазы яңгырап килеп җитә, әйтерсең каядыр берәү аның белән алмаш тилмәш чабыша.

– Теге көнне, районга баргач, Факияне очратмагансыңдыр? – дип кенә сорап куйды Закир.

Шушы тын сорау минем башыма авыр тукмак белән тондыргандай итте.

– Юк. Андамыни ул?

– Менә кемнең тормышы җайлы-көйле ул хәзер. Бал-май эчендә генә йөзә.

– Факияме?

– Һи, райком секретаре хатыны ич ул хәзер…

– Вәлитовка кияүгә чыктымыни?

– Юк, Вәлитов бит ул – Беренче. Икенче секретарена чыкты Факия. Чыкты, дим шул… Карт егет теге, электән Факиягә күзе төшеп йөргәндер инде, секретарь булып киткәч нишли? Башта үз кулы астына эшкә алды Факияне. Күп тә үтми, үзенә кәләш итә…

Закир сөйләде дә сөйләде. Һаман да Факия турындамы, әллә авылдагы бүтән хәбәрләр турындамы? Аз гына да хәтерләмим. Бу көннәрдә, хәсрәтем ничек кенә зур булмасын, күңелемә гел Факия килә, урамда ул очрамасмы дип, күзләрем гел эзләнә, әмма кемнәндер аның турында сорашырга базмый идем әле.

Кайчан килгәнмендер, белмим, сызылып таң атканда, мин әнием кабере янында утыра идем. Кулыма нигәдер саллы гына бер таш алганмын да чытырдатып кысканмын. Шактыйдан кысып утырганмындыр, ахры, бармакларымны тиз генә яза алмый йөдәдем.

…Чәчемә беренче чал бөдрәкләр анә шул төнне төште бугай инде минем. Егерме дүртенче яшемдә.

 

(Дәвамы бар.)

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас