

Таныш Шишур апалары: «Кирәк, кирәк мондый чакта», – дип, авызы агач бөкеле җыйнак кына мичкәне әллә ни көттерми генә чана башына чыгарып та салдылар. (Ни арада куып өлгенгәннәрдер. Әллә запаслары булганмы, анысы миңа караңгы калды). Колга Закирларның моңарчы ничәмә еллар морҗасыннан төтен чыкмаган кече өйләре май күк җылы иде, китәсе егетләр тезелешеп утырдык. Башта Нәби абыйны да кыстый-кыстый түр башына утырткан идек, ул безнең исән-сау әйләнеп кайтуыбызны теләп бер-бер артлы ике чокырны әйләндереп куйды да: «Ярар, егетләр, мин эш кешесе», – дип чыгып китте. Үзебез генә калгач, зәңгәр билбаулы чокыр мәҗлес буйлап тагын берәр әйләнде. Эчкәндә әй тәмсез, әй сасы иде бу зәхмәт. Борыннарыбызны тотып, сулышларны кысып кына күтәрә алдык. (Башкалар ничектер, мин укшып җибәрүдән чак тыелып кала алдым.) Шуннан соң… «Башка китте» дип, олыраклар сөйләшүен ишеткән бар иде. Әүвәле, аяк табаннарыннан алып бөтен гәүдәм аша бер җылылык йөгерде; шул җылылык баш түбәмә җитүгә, башларым әйләнеп китте; үземне каядыр очып баргандай тоя башладым. Егетләр һәммәсе нидер сөйлиләр, авызлары селкенгәнен күрәм, тавышларын ишетмим. Бер мәлдән соң очып барудан туктадым. Үземнең дә бик сөйләшәсе килә башлады. Күңелнең иң түрендәге сүзләрем дә тел очына килеп төялде. Әй сөйләшәбез, мин сиңайтим, бер-беребезнең ни әйткәнен тыңлау-ишетү юк, синең генә сүз иң акыллысы, иң мөһиме – ишетеп калулары.
Кайсыдыр җыр сузды:
Их, дусларым, сезнең белән
Күтәренке күңелләр…
Барыбызның да бик җырлыйсы килгән икән, бердәм күтәреп алдык. Үзебез җырлыйбыз, үзебез өстәл аша бер-беребез белән куллар кысышабыз, янәсе, менә синең белән аеруча күңелле… Бераздан, бу кысан бүлмәгә генә сыешмый башладык. «Әйдәгез, егетләр, җырлашып бер урам әйләнәбез, шулай килгән, ник бездән генә калсын ди әле?» – диде кемдер…
Чыксак, үз күзләребезгә үзебез ышанмый торабыз. Капка баганасында җигүле Кызыл туры ат бәйләп куелган. Аты да нинди генә әле! Шөлдерле – чуклы шлеяләп, кыңгыраулы дугалап җигелгән, дилбегә кагуга элдертеп кенә алып китә торган аргамак. Их, Нәбиулла абый, «мин эш кешесе» дип, менә нинди изге юлда йөрүең икән синең, мең-мең рәхмәтләребез яусын чал башыңа!
Чанага төялдек тә киттек урам әйләнергә. Җырлары да берсен җырлап бетерүгә, икенчесе күңелдә чират көтеп тора, җыр арасында кайсыдыр килешле генә сызгырып җибәрә, кайсыдыр: «Әйт шуны!» – дип куәт өсти. Карачы, моңарчы бар китүчеләрдән дә остарак әйттерәбез түгелме соң?! Атыбыз да моңа кадәр китүчеләрнекеннән шәбрәк бизәлгән бугай.
Капка төпләрендә картлар, әбиләр, җиңги-апалар, кызлар. Менә Факияләр урамына да борылдык. Бүрекне төзәтебрәк кидем, тамакны «кхем-кхем»ләп арчып җибәрдем. Факияләрнең күрше капка төбендәге төркемдә авылыбызның гармунчысы Сәкинәне күреп алдым да келт итеп искә төште: әйттерүен әйттерәбез дә бит, гармунчыбыз юк ич безнең. Бар китүчеләрдән дә шәбрәк әйттерәбез, атыбыз да бик шәп, ә гармунчыбыз юк. Арабызда гармун тарта белүче юк шул. Нишлисең, безнең яшьтәгеләргә шулай туры килде инде – сугыш башланганда малайлар гына идек әле, аның гаме кереп өлгермәгән, сугыш башлангач, аның гармунын кайдан табасың да ничек, оялмыйча, «өйрәнәм» дип, шуны шыгырдатып утырасың? Тукта, югары очтагы минем туганый энекәш әти- сеннән калган гармунны әйбәт кенә тарта бит хәзер. Үзенең гармун артыннан күренер -күренмәс чем-кара күзләре генә җемелди, ә нәни бармаклары гармун телләрендә шундый җитез-оста йөри – моң агылып кына тора. Әй баш, чана түренә энекәшне дә утыртып чыгасы калган. Атыбыз Сәкинәләр турысына якынлашып килә. Чатка кадәр генә булса да Сәкинә безнең чанабызга утырмас микән? Мондый уй башка егетләрнең дә башына килгән, ахры, чанадан төртеп тә төшерделәр үземне. «Бар, сөйләш әле Сәкинә белән үзең» – диюләре инде. Илчегә үлем юк дигәндәй, урам аша ярып та салдым:
– Әйдә, Сәкинә, безнең белән бер әйлән, тальяныңны алып чык та…
– Китче, булмаганны! Кызлар егетләр белән урам әйләнә димени? Ничек телеңә килә?
Килде ул, юл канавын очып кына сикереп чыгып, яныма ук килде…
– Бүген Сәрвиҗиһан әбиләрдә аулак өй, – диде ул, пышылдап кына. – Шунда уйнармын. Ләкин, матри, берегезнең-бер авызыннан шайтан исе килмәсен! Кертмибез, якын да китертмәбез, кызлар янына исереп килмиләр, белегез шуны!
Ул, инде капка төбендәгеләр дә ишетерлек итеп: «Кызлар егетләр белән урам әйләнми, шуны да белмисең син, китче-кит!» – дип, ике кулын да селтәп куйды да янә очып кына канаудан кире сикерде.
Аннары, «гармунсыз да булдырабыз без» дигәнне раслау өчен, тагын берара җырлап бардык та берәм-берәм чанадан төшеп кала башладык. Аулак өй турындагы хәбәрне мин егетләргә дә җиткергән идем инде. Бу килеш анда күренергә ярамавын егетләр тиз төшенделәр.
Кайтуга, бил тиңентен чишенеп ташлап, салкын суны бик мул коя-коя юынырга тотындым.
* * *
Бу аулак өйне минем гомеремдә дә онытасым юк. Уены-җыры, шуклану-шаярулары, күңелле генә үртәшүләре – барысы да гадәттәгечә иде юкса. Гадәттәгечә моңлы җырлар да җырланды. Шундый җырлар артыннан өйне бер мәлгә тира моңсулык баса. Кайсыдыр кыз уфылдап кына әйтеп куя: «Исән йөреп, исән-сау кайтырга язсын инде, егетләр». Тагын кайсыдыр уфылдаулы сүзләр әйтә башласа, монысын шунда ук гармунның дәртле бию көе басып китә. Сәкинәбез үзе уйный, үзе җырлый:
Бас әле, әй Закирҗан,
Идәннәре бөгелсен.
Баса белми басканнарның
Үзәкләре өзелсен!..
Закир кордаш кыстатучылардан түгел. Сикереп чыгып, орчык күк бөтерелә туптай очына башлый. «Без дә баса белмәүчеләрдән түгел» дигәндәй, бар егетләр берәм-берәм уртага атыла; кайсы балтырларына, үкчәләренә сукалап, кайсы яртышар метр сикергәләп, кайсы кулларында мәтәлчек атып куеп, тыпырдапмы-тыпырдый. Идән-түшәм, бүлмә тактасы, көйгә китереп кенә дерелдәп, шүрлектәге табак-савыт үз көен чынлап, тәрәзә пәрдәләре, мич, ишек кашагалары кызлар итәгедәй җилфер-җилфер килеп тора. Биибез, очыныпмы очынабыз.
Их-ма!
Бергә чакта биеп калыйк.
Үкенечкә калмасын.
Ду килеп торган өй эче берзаман сиздермәстән генә тынып калды. Кызларга хас йомшаклык белән касыгыма төртеп, Сәкинә дә чыгып китте. Күтәрелеп карасам… Өйдә без Факия белән икәүдән-икәү генә калганбыз! Шунда, моңарчы һич татымаган олы бәхет алдында калуымны сизенептер, рәхәт кенә башым әйләнеп китте, бу рәхәтлек кымырҗып кына бөтен тәнемә йөгерде.
– Без кавышмас борын аерылышабыз да түгелме, Габделнур? – диде Факия, аска гына караган килеш, сулышын тыебрак… Аның бит алмалары ут кебек яна, ялкыны исә бөтен барлыгыма бөркелә дә мине өтеп-өтеп ала, көйдерә… Юк, һич сүз таба алмыйм, әллә нишләтә иде.
– Нигә алай дисең, Факия? Менә бит… кавыштык, – дидем мин. «Кавыштык сүзе, кызны кочагыма алгач, аның кайнар иңбашын суырып үбә-үбә әйтелде Шунда янәшәдәге чәчәкле чаршау үзеннән-үзе бугай ачылып китте дә, без йом шак ястыкка чумдык. Юк ла, ястыкка түгел, бая бөтен тәнемнән йөгереп кене узган рәхәтлекнең үзенә кереп чумдык…
Моңарчы табигатьнең дип әйтимме, әллә Аллаһы Тәгаләнеңме әле миңа бирергә һич ашыкмаган, көттергән зур бүләге, олы бер сере иде бу.
* * *
Тәрәзәләрдә кышкы таң нурлары күзләрне чагылдырып уйнаша, морҗалардан туп-туры һавага үрелгән баганалар күгелҗем-алсу төсләргә кергән тымызык иртәдә без юлга кузгалдык.
Атыбыз кичәгечә матур бизәлгән, әмма дилбегә кагуга элдертеп кенә алып китә торган кичәге аргамак түгел иде инде бу. Кичә идарә атын безгә биргәне өчен Нәби абыйны Гамбәрия эт итеп сүккән, бүген үзе, бездән дә алда торып, районга китеп барган икән. Башкаларга ничектер, бу хәбәр минем кәефне бөртек тә кырмады. Ул хатынның күз алдыннан югалып торуы бигрәк әйбәт булган әле. Йөрмәсен монда җан көеге булып, тозсыз сүзләре белән саруларны кайнатып.
Күңел түрендә, әлбәттә, «Сигезебездән кайсыбыз исән-сау әйләнеп кайтыр да, кайсыбыз чит-ят җирләрдә ятып калыр икән соң инде безнең?» – дигән сызлаулы уй да ята ятуын. Ихтимал, мондый уй китүче бар егетләрнең дә бәгырьләрен айкап-сызландырып үтәдер, ләкин беребез дә тел белән моны әйтеп салмый, сыкранмый, беребезнең дә күзләрендә яшь әсәре юк. Бер-беребезгә шук-шаян сүзләр әйтешеп, елмайган-көлгән булабыз. Үзем дә аңлап җиткермәгәнмен, бу елмаю-көлүләрдә кичәге аулак өй җылысы, аннан да бигрәк Факия бәгыремнең сихри-кайнар кочак җылысы чагыла икән ич. (Соңыннан, юлда сөйләшеп бар- ганда, шул аңлашылды: китүче бар егетләр дә бүтән аулак өйләрдә яисә җылы мунчаларда кызлар кочагында үткәргәннәр икән соңгы төннәрен.)
Ат кузгалып киткәнче, әни дә күз яшен күрсәтмәде. Менә Нәби абый: «Аллага тапшырып кузгалыйк, егетләр», – дип, атка чөмереп җибәрүе булды, әни, тын гына сулкылдап, күкрәгемә капланды:
– Аллаһ юлдашың булсын, улым. Сакланганны саклармын, дигән Ходай, – дип, кайнар пышылдый иде әни. Кулыма аның ике бөртек күз яше килеп тамды. Шунда Йәнис энем җиңемнән тартты:
– Габделнур абый, менә моны дәү әни сиңа тапшырырга кушкание. Бөти бу, изге дога сүзләре язылган монда. Син аны куеныңда гына йөрт, дәү әни шулай кушты. – Йәнис энемнең күзләре коп-коры, йөзе гаять җитди иде.
Бер кулым белән әнинең аркасыннан, икенчесе белән Йәнис энемнең башыннан сыйпыйм, үзем бер сүз дә әйтә алмыйм, күкрәк турындагы әче сызлаулы төер хәзер инде тамак төбенә үк килеп тыгылган да сулышларны буган иде.
– Без барып җиткәнче, сугышы бетеп тә куяр әле, Аллаһ боерса, – дип, ниһаять, тотлыга-тотлыга әйтә алдым.
– Бисмиллаһи рахман илаһи… – дип пышылдады Йәнис энем.
Шулай итеп, аерылышу минутларында өчебезнең дә күңелләренә Аллаһы Тәгалә исеме иңгән иде – теленнән сирәк ычкына торган коммунист әниемнең дә, дәү әни амулетын тапшырган латыш улы Йәнис энемнең дә, Ходай турында әле җитдирәк уйлый да белмәгән мин фәкыйрьнең дә.
…Әнием белән дә, Йәнис энем белән дә бу инде соңгы күрешүем икәнлеген мин әле ул чакта кайдан белим?..
**
Икенче кысак
Иртәннән бирле җилләп тора иде. Кичкә таба җил мендәр-мендәр ак болытларны тау-тау итеп өйде, инде карасу-күксел өем-тауларны үтәли телгәләп, биниһая утлы кылыч уйнаклады; таш кыялар кинәт ишелә-жимерелә башлагандай, шартлап-гөрселдәп күк күкрәде. Утлы қылычлар тагын уйнаклады, алар уйнаклаган саен, өем-таулар тагы да дәһшәтлерәк ишелә-җимерелә барды. Аннары: «Нигә болай түземсезләнеп котырасың-даулыйсың? Мәгез, мә!» – дигәндәй, ордым-бәрдем эре тамчылар төшә башлады. Шулай тамчылап кына башлаган иде, ишәйгәннән-ишәя барып, иләкләп-чиләкләп коярга тотынды, Алай озаклап янып тормады тагын – килгәндәге кебек, яшенләп-күкрап китеп тә барды.
Җәйге яңгырның мондый холкын яхшы белгәнгә, без Габделнур белән бакча-ишегалды түрендәге җайлы урыныбыздан – матурлап эшләнгән беседкадан тизрәк бина эченә чабарга ашыкмадык.
Агачлар, куаклар чут-чут кошлар сайрашуы белән телгә килде. Башта берсе, җил-яңгырдан аеруча ипле яшеренеп өлгергәнедер, аваз салды: «Әй, канатдашлар! Кайсыгыз исән-сау?» Аңа тирә-яктан бер-бер артлы җавап бирделәр: «Мин, мин», «Фьюк, миңа үлем юк». Шунда, мондый җәйге яңгырларны гына түгел, диңгезләр кичкәндә хәтәр давылларны да узган әни кош көр аваз салды: «Әй, оланнар! Бу әле сезгә бары тик уен-сынау гына. Күрерсез, белерсез әле».
Габделнур бармакларын бергә ишкән ике кулын тезләре арасына салындырган да, бөкрәя төшеп, карашын үзалдына текәгән килеш сүзсез генә утыра, табигатьтәге аваз-күренешләрне ул ишетми дә, күрми дә шикелле иде.
– Әнә шулай, «без барып җиткәнче сугышы да бетеп куяр әле» дигән өмет-теләк белән, аннары килеп, «сигезебездән кайсыбыз исән-сау әйләнеп кайтыр икән инде безнең?» дигән ачы сызлаулы җавапсыз язмыш соравы белән чыгып киткән идек, өмет-теләгебез чынга ашты. Биш айдан артык ачлы-туклы «айт-два га баса-баса, каешларыбызны инде ничәнче тишеккә кысып буганда, сугыш бетте. «Кайсыбыз исән-сау әйләнеп кайтыр икән?» дигән сорауга мин җиде елдан соң, үзем авылга кайтып төшкәч кенә төгәл җавап ала алдым… Юк шул, сигезебезнең сигезе дә туган өйгә әйләнеп кайта алмаган. Ярар, кордашларым турында сүз башлаганчы, иң элек үземнең солдат тормышы турында әйтеп үтим. Сүзне, ихтимал, Рамазан абый белән очрашудан башларга кирәктер. Хәтерлисеңдер Шәймәрдән абыйның улын?
– Бәй! Син аны, суга батып үлде, дигән идең ич?
– Юк, батмаган ул суга. Шулай батырырга, бетерергә теләгәннәрдер дә бит… Батмаган да, бетмәгән дә Рамазан! Запас өйрәнү полкында чакта госпитальгә эләктем мин. Аякларны өшетеп. Ничекме? Шулай, зәмһәрир суык дөм-караңгы төндә сакта торам. Инде алмашыр вакыт та җитте кебек, юк, килми разводящий. Аякта бер кат чолгау белән ботинка да обмотка. Әни бәгырем шундый да җылы-йомшак оекбаш та бәйләп җибәргән иде дә бит, эләкмәде ул аякка. «Не положено», – дип җыеп алдылар аны. Торам шулай тыпыр-тыпыр басып. Нәрсә саклыйм диген әле? Җимерек бер сарай. Янәсе, солдатны хәрби тәртипкә өйрәтәләр. Аяклар берни сизми башлаганда, алмаш килде. Кайтырга кирәк бит хәзер, ә минем аяклар атламый. Разводящий, сержант, сүгенә-сүгенә култыклап алды. Култыклап алуы булды, борынга яман әшәке аракы исе килеп бәрелде. Кинәт кенә искә төште. «Бездән җыеп алган йон оекбашларны, бияләйләрне, сохариларны сатып эчеп яталар алар, старшинасы, ротные – барысы бер булып», – дигән сүзләр йөри иде, дөрес икән. Шуңа постларны алыштырырга да онытканнар. «Кит, дуңгыз исе килә синнән», – дип, кулымны тартып алдым. Ничек итсәм иттем, караул бүлмәсенә үз аягым белән кайтып егылдым. Ике аяк бармаклары да өшегән, санчастьтан госпитальгә озаттылар. Госпитальдән инде үз частема түгел, распунктка, ягъни кемне кая озата торган, солдатларча итеп әйтсәк, «Ярминкә»гә эләктем. Биредә госпитальләрдә дәваланып чыккан фронтовик солдатлар, ә офицерлар бүтән бүлмәдә. Менә шул бүлмәдән бер капитан килеп чыкты. Уртача буйлы таза-нык гәүдә, киң күкрәге тулы орден-медальләр моның, йөзен бу якка боруга, әллә нишләпләр киттем. Рамазан түгелме соң бу? Әллә охшатам гынамы? «Рамазан!» – дип кыяр-кыймас кына дәштем. Дәшүем булды, очып кына килеп кочаклап алды үземне. Башта берни сөйләшә алмый тордык. Теге вакытта, су астыннан мәетен эзләп-эзләп тә таба алмагач, сүзләр йөргән иде: «Юк, суга батмаган ул, шулай хәйләләп авылдан чыгып качуы булган аның», – диделәр. Шулай булган да. Чиләбедә урамнан тотып алып, детдомга озатканнар моны. Шуннан хәрби училищега киткән. Сугыш башланганда яшь лейтенант көнбатыш чик буе частена яңа килеп кенә төшкән булган.
– Руслар әйтмешли, с корабля на бал дигәндәй, күреп карады башлар. Шунысы кызык, нинди генә ут-мәхшәрләр кичеп тә, моңарчы пулясы, осколкасы тырнап та үтмәгәнне, яңадан чик буена килеп җиткәндә китереп бәрде. Ике кабырганы чәрдәкләгән дә бераз үпкәне чиктергән. Ну, ничава, менә, яңадан җен кебек!..
Мин әле һаман да аңыма килеп җитә алмыйм, Рамазанның сугышта кичергән-күргәннәрен сөйләве исә тылсымлы-шомлы әкият кебек яңгырый иде. Шул ук вакытта балачак хатирә-күренешләре бер-бер артлы күз алдымнан үтә, бу хатирә-күренешләрдә гел Әхтәм дустым чагыла, Рамазан үзе исә, гел кызыл турыга атланган көйгә, ара-тирә чаптыртып уза иде.
– Әхтам кайда хәзер? Исәнме үзе? – дип сорап куйдым, Рамазан сөйләвеннән аз гына тынып торган арада.
– Исәндер дип өметләник. Ул бит егерме алтынчы елгы. Куптән армиядә. «Яраланып госпитальдә ятам, тиздән яңадан фронтка», дигән хәбәреннән бирле, хат алган да юк. Ул да менә безнең кебек яңа назначенне көтеп ятмый микән. Кече лейтенант ул.
– Заһидулла абый, Әсмә апа исән-саулар микән?
– Шөкер, әйбәт кенә яшәп яталар, дип яҙа иде Әхтәм. Бөтен Магнитогорскида иң атаклы сталевар ул хәзер, Заһидулла абыйны әйтәм…
– Ә Шәймәрдән абый? Исән микән ул?
Бу соравымны Рамазан ишетмәде, ахры. Бу вакытта ул китель, галифе кесәләрен берәм-берәм актарып, нидер эзли иде. Менә ул бик матур бизәкләп эшләнгән портсигар чыгарды, кай төшенәдер басып черт итеп ачты да миңа сузды.
– Әйдә, бер көйрәтик, булмаса. Союзниклар, второй фронт ачып, безгә бүләккә-җибәргән. Безнекеләр, бүләкне бүләк итеп, солдатка да тапшыргалый.
Хуш исле, әмма бик тә төче сигаретны берәр суыргач, Рамазан уйчан гына әйтеп куйды:
– Үзең дә сизәсеңдер, Габделнур, сугыш бетәргә дә күп калмады шикелле. Жиңү көннәре алдыннан гына бер дә үләсе килми бит…
– Шулай да соң… Тәкъдирдә ни язгандыр бит?!
– Анысы шулай. Әмма миңа, һичшиксез, Берлинның үзенә кадәр барып җитәргә кирәк! Без инде өйрәнгән. Хәтта снаряд-пуляларын да алдарга өйрәнеп беттек. Менә монда, – Рамазан, шук елмаеп кына, тезелеп киткән орден-медальләре өстенә төртеп күрсәтте: – Алтын Йолдыз» да кадалмасмы әле? Шунда инде мин әтиемне бик тиз эзләп табармын. Ник утыртканнарына «нерад» итәм әле мин аларны!.. Арт сабакларын исләренә төшерәм!.. Аңлый белсәләр… Ә сиңа, Габделнур, өйрәнмәгән килеш, ут эченә барып керергә кирәкмәс. Күрәләтә, пушка ите булып… Тракторда эшләдем, дидеңме әле син?
– Эшләүгә караганда, күбрәк ватылып яттык инде шунда…
– Синең «американский студебеккер» машиналарын күргәнең бармы? Ул инде алай бик ватылып ятмый. Утырыр идеңме шуңа?
– И-и, солдатның үз теләгендә генә булсайде…
– Ярар, май кап!… Әйдә, сөйләле авыл турында. Белсәң иде ничек сагынганымны! Ходаем, авылыбызның сыңар тавыгын гына булса да төшемдә күрсәт, дип, ни ялварам, юк, керми генә андый төш. Гел сугыш мәхшәрләре белән саташып чыгам…
Рамазан белән шушы очрашу, шушы кыска гына сөйләшү язмышымны башкача борып җибәрер дип ул чакта әле башыма да килмәгән иде.
Иртәгесен распункт начальнигы үз бүлмәсенә чакырып алды. Нәкъ Рамазан биргән сорауларны бирде һәм кулыма назначение кәгазе, юл һәм ашау-эчү документлары тоттырып та чыгарды.
– Бергә окружениедән чыккан идек без ул майор белән. Мировой егет! Шоферлык сиңа сугыш беткәч тә ярап куяр дип сөйләштек. Шулай ич? – диде Рамазан, саубуллашканда.
Икебез ике якка юл тоттык: Рамазан Көнбатышка – фронтка, мин – Ерак Көнчыгышка, шоферлыкка укырга.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com