

(Дәвамы.)
– Ах, сволочь, әле сине таладылармыни? Юлга түләргә акчаң да юк инде. Төш, бомж кисәге, күземнән югал. Машинаны сасыттыгыз. Хәзер милициягә тапшырам үзеңне! – дигәч, Зилә йоклаган Илдарын арткы ишектән тартып алды. Үзе:
– Гафу итегез, гафу итегез, – дигәннән башканы әйтә алмады. Шәһәрне дә чыгып җитә алмадылар, ичмаса. Берәр авыл тирәсе булса, авыл кешеләре белән сөйләшеп, берәрсендә киемнәрен юып, үзен адәм рәтенә кертер иде. Шәһәр халкы каты бәгырьле шул. Җитмәсә, яңгыры да яңадан сибәли башлап, җиле дә көчәйде.
Йоклаган Илдарын күтәреп, юлга якын гына салынган, утлары ялт итеп торган кибет янына килеп, җил һәм яңгырдан ышыкланырга дип, караңгырак почмакка басты Зилә. Җил тавышы тынган арада, җанны өшетеп, бер мәче баласымы, көчекме елый. Зилә дә үзен шул мәхлуккә тиңләп, аяусыз чынбарлыктан гаҗиз булып, елап җибәрде. Нинди көннәргә калдылар бит?! Нинди көннәргә! Нигә бу тормыш гел аларга каршы? Нигә гел барысы да кире! Әллә шушы ятим аркасында микән? Берәр ятимнәр йортына илтеп тапшырсаң да булыр иде дә ул. Кит, Аллам сакласын!!! Бу уй аның йөрәген өтеп алды. Юк, юк. Нәрсә уйлыйм мин? Әллә тилерә башладыммы? Улым, үлгән улым хөрмәтенә, Илдарым хөрмәтенә Аллаһы Тәгалә биргән бала ич ул. Бер кешегә дә бирәчәгем юк! Үзебез үстерәбез, Аллаһы боерса. Кеше, иң соңгы чиккә җитеп, төшенкелеккә бирелгән чагында да күңелендә якты хыялның бер ватык кисәгенә булса да урын калдыра ул. Зилә дә шул хәлдә иде. Туйганчы елады Зилә. Туйганчы...
Әле иртә, урамда кешеләр бөтенләй юк диярлек. Ара-тирә эшкә ашыгып йөгерүчеләр генә күренгәли башлады. Кибет кенә тизрәк ачылсын. Барыбер берәр әби-сәби кибеткә килер. Зилә алар белән сөйләшер, аңлашыр. Өйләренә алып кереп, Илдарга хет җылы сөт, йә булмаса кайнар чәй эчерер. Ә әлегә кибет почмагында бала күтәреп елап утырган хатында беркемнең дә эше юк. Ара-тирә генә карап-карап китәләр. Катты Зилә. Туңды. Илдары гына өшемәсә ярар иде. Зилә улының юеш аякларын куенына тыкты. Бала да бит хәзер авыр гына, куллары талды.
Ә теге мәхлук көчек шыңшый да шыңшый. Болай да төшенке күңелгә ниндидер әйтеп тә, сөйләп тә бетермәслек сагыш өсти. Кайда соң бу эт баласы? Әллә берәр канализация чокырына батканмы? Үзенең авыр уйларыннан арынып, бу тавышка игътибар иткән иде, шыңшу бөтенләй ачык ишетелә башлады. Зилә дә шушы көчек хәлендә бит. Берәрсе килеп ярдәм итсә иде дә бит. Чит җирдә кем сиңа ярдәм итсен? Милициягә барыр иде дә бит, анда да шул Дүшәмбедәге кебектер. Милиция үзе йә бер банда яклы, йә икенчесенең әгъзасы. Ә арураклары үзләре китә, китмәсә – атып үтерәләр. Әнә теге “карчыга борын” да бит кичә ничегрәк сөйләшә иде милиционер белән.
Зиләнең уе тагын кичәге хәлләргә әйләнеп кайтты. Аларны яңадан күз алдына китерде. Анавы эт баласы, йөрәкне тырнап, әллә нинди тавышлар чыгарып елый. Елавы йөрәккә ук булып кадала. Кайда соң ул җан иясе? Нигә ул кадәр шыңшый? Зилә тагын шул турыда уйлый башлады. Абау, монавы чүп савытыннан килә түгелме? И, кадерсез җан иясе, мөгаен, берәр малай-шалай салып киткәндер, йә булмаса, ашарга эзләп менеп, егылып төшкәндер әле. Алай дияр идең, көчек анда ничек менә алсын. Тимердән эшләнгән бит. Җитмәсә, капкачы да бар. Ә эт баласы һаман җанны әрнетеп, әллә нинди шомлы тавышлар чыгара. Зилә шулай уйлый-уйлый, бөгелмәс хәлгә җитеп өшегән аякларын чак-чак турайтып, торып басты. Аяклары, әйтерсең, бөтенләй үзенеке түгел. Чак атлап тимер әрҗә янына килде Зилә. Тимер тартма эчендә булуына карамастан, эт баласы янында тере җан иясе барын сизепме, ныграк шыңшый башлады. Аннары “мине ишеттеләрме икән?” дигән кебек, тынып калды. Бераз гына тынып торды да, кабаттан яңа туган бала тавышлары чыгарып, елавын дәвам итте. Зилә түзмәде. Әрҗәне ачты да чүп-чар актарырга кереште.
Урам буйлап эшкә ашыгучы кешеләр Зиләнең чүп-чар актарганын күреп, бер дә гаҗәпләнмәделәр. Мондый күренешкә барысы да диярлек күнегеп беткәннәр инде.
Ә Зилә теге көчекне тапты. Юньсезләр, җитмәсә, тартмага салганнар. Зилә бер кулы белән генә тартманы ачты. Һәм... икенче кулында йоклаган Илдары чак төшеп китмәде. Тартмада биләүгә әллә төрелгән, әллә юк, бер бала ята. Яшен суктымыни Зиләне! Әллә нәрсә эшләп китте. Чак һуштан язмады. Йөрәге кысылып куйды, аяк бармакларына кадәр кан йөгергәнен тойды ул. Ә тартмадагы бала, иреннәрен очлайтып, авызы белән имчәк эзли. Кулга алгач, елаудан туктады сабый. Зилә үзен-үзе белештерми, як-ягына каранды. Дөньяны яңгыратып:
– Кешеләр! – дип кычкырасы килде аның. Әмма кычкыра алмады, өне тыгылды. Тамагыннан тавышы ысылдап кына чыкты. Ә урамда барысы да, ашыга-ашыга, каядыр йөгерә. Беркемнең дә беркемдә дә эше юк.
Ике кулына ике бала күтәргән Зилә үз-үзен белештерми йөгерә-йөгерә, кибетне урап чыкты. “Нишләргә, нишләргә?” Ярый әле күрше йортлар яныннан бер ир килеп чыкты. Зилә аңардан:
– Больница кайсы якта? – дип чак сорый алды. Бу минутларда аның бөтен теләге – бу ташландык, бер гөнаһсыз сабыйны больницага илтеп, берәр балалы хатыннан имездереп, тамагын туйдыру иде. Әнә ничек иреннәрен кымтый-кымтый, имчәк сорый бит сабый. Баланың биләве дә юньләп биләнмәгән, анасы, күрәсең, яшь, тәҗрибәсез хатындыр инде. Нинди юньсезе сабыен ташлады икән?
Теге ир, аптырап, Зиләгә карады да, кулы белән ишарәләп Уфа юлы аша ары күрсәтте. Үзе Зиләдән килгән сасы истән борынын җыерып, тизрәк аның яныннан китү җаен карады. Зилә, ары-бире уйлап тормыйча, теге ир күрсәткән якка – больницага торып йөгерде. Әйтүе генә җиңел, йөгерде дип. Ул, өшегән аякларын чак-чак өстерәп, ике кулына ике бала күтәргән килеш, тизрәк больницага барып җитү уе белән, юлны аркылы чыга башлады. Иртә булуга карамастан, машиналар байтак кына. Юлга килеп чыгуы булды, бер җиңел машина Зиләне чак бәрдермәде. Шофер Зиләне бәрдереп ектым дип уйлады, ахры. Аклы-күкле булып, машинадан килеп төште. Куркуыннан ике баланы да кочаклап үз гәүдәсе белән каплаган хатын җай гына торып килә иде. Ә асфальтка бәрелеп, нәрсә булганын аңламый йокысыннан уянган Илдар, ташландык сабыйга кушылып, үкереп елап җибәрде. Моны күргәч, шофер бөтенләй телсез калды. Күзләренә төшкән яулыгын әйбәтләргә дип, Зилә ике баланы да капот өстенә салды. Утыргач, Илдар әзрәк басыла төште, ә теге биләүдәге сабый, киресенчә, тагын берүзе калганын сизеп, ныграк елый башлады.
Шофер егет тә әзрәк һушына килде. Өчесенең дә исән-имин икәнлегенә тәмам ышангач, аты-юлы белән сүгенеп:
– Синең аркада бөтен тормышым челпәрәмә килә язды, явыз хатын! Үзеңне жәлләмәсәң, ике баланы жәлләр идең, фәлән-төгән фәсмәтән, – дип тезеп китте. Авызына ни туры килсә, шуны әйтеп, бераз эчен бушатып, куркышы басыла төшкәч, тынып калды. Аннары, кабалана-кабалана, балаларны капшап чыкты.
– Исәннәрме? Бер нәрсә дә булмаганмы?
Үзе дә сизмичә, Зиләне капшый башлаган иде, кинәт туктап калды. Ачуланып, хатынның күзләренә карап:
– Кайда кайтып барасың, сволочь?! Кул күтәрсәң дә туктар идем инде. Хәзер менә милиция чакыртам, – дигәч, Зилә, үзе дә сизмәстән, куркып:
– Уфа, Уфага. Башкортстанга кайтам, – дип елап җибәрде.
Шофер исә:
– Утыр алайса, юньсез, юлга шулай чыгалар димени?! Балалы хатынга һәр юньле шофер туктый. Юлда балалы хатын очрасаң, юл уңа, – дип, әллә тиргәп, әллә үгетләп, Зиләне балалары белән үз машинасына көчләп диярлек кертеп утыртты.
Әле берничә ел гына эшкуарлык белән шөгыльләнеп, эшләрен уңышлы гына алып баручы озын буйлы, бөдрә чәчле бу егет Чиләбе трактор заводы белән Уфа нефть эшкәртү заводлары арасында арадашчы вазыйфасын башкаручы кеше иде. Зиләне тизрәк машинага утыртуының да сәбәбе бар. ГАИ-мазар килеп чыгып бер бәйләнә башласалар, акча түләп кенә котыла алмаячаксың алардан. Җитмәсә, кем икәнеңне дә белсәләр, бөтенләй котырачаклар. Ярты товарыңны алып калачаклар. Шуларны уйлап, шофер егет иелеп, яңа гына алган машинасының асларын карап чыкты. Тәгәрмәчләренә типкәләп алды. Артка тагылган прицептагы йөкне бәйләгән бауларын карап чыкты. Белгән догаларын эчтән генә укый-укый, машинасын бордюрдан кире юлга төшерде. Болай зыян килмәгән. Акрын гына кузгалып, Уфага таба юл алдылар. Шофер, эшнең болай тыныч-имин бетүенә куанып, Зиләдән:
– Исемең ничек? – дип сорады. Җылы машинага утыргач, Зиләне бизгәк тотты, ул сүзен дә әйтә алмый, авызын чак-чак ачып:
– З-з-зилә...ә... – дип әйтә алды.
– Карале, слушай, син үзебезнең кеше икәнсең дә ул, тик хәлең нормальномы? – дип, урысча, башкортча сораштыра башлады. Зилә башта шикләнеп, бу кылыч танаулы, кап-кара егетне беренче күрүдә: “Әллә Гошаның берәр туганы микән”, – дип уйлаган иде. Юк икән. Зилә шуңа шатланып, бигрәк тә бу кешенең башкорт булуына куанып, калтыравын җиңәргә тырышып, тотлыга-тотлыга:
– Но-но... нормаль... норма...льно... – дип әйтә алды. Нәрсәгәдер шикләнгән шофер егет, машинасын юл читенә чыгып туктатты да:
– Бер җирең дә авыртмыймы? – дип сорады. Зилә тагын теше-тешкә шакылдап:
– Ю-ю-к, – диде. Шофер егет машинаның вак-төяк сала торган тартмасын үрелеп ачты да, стакан һәм коньяк шешәсе тартып чыгарды. Тутырып стаканга коньяк салды да:
– Эч, инәңнең баш баласы. Эч. Бу шакы-шокы калтыравың куркудан ул. Үзең гаепле, чак машина астында калмадың бит, алйот бичә. Эч, эч, стрессың да бетәр. Үзем дә синең исән-саулыгыңа рәхәтләнеп берәр стакан түңкәрер идем дә. Тик мин эчсәм, сезне кем алып кайта? – диде, елмаеп.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.