Чәчмә әсәр
11 Июня , 18:32

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (8)

Факия бер генә мизгел кочагымда эреп бетте. Аннары шунда ук, гадәтенчә, ике куллап күкрәгемнән этте. – Урам – колак, кыр – күз. Кайда басып торганыңны онытма.

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (8)Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (8)
Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (8)

17

 

Эшебез әйбәт кенә бара. Дөрес, трактор еш кына тукталып та кала. Мотор бер сүндеме, тиз генә кабызам димә. Ярый ла, бригадирыбыз Мохтәр абый янда чак булса, ул ничек тә җаен таба, моторга җан кертә. Тракторны да, безне дә ата-бабаларыбызның гүр такталарына кадәр җибәрә-җибәрә бик яман сүгә сүгүен, әмма анысына гына инде колак ите каешланып катты. Мохтәр абыйның сугышта күкрәк турысын, үпкәсен-ниен үтәдән-үтә пуля тишеп чыккан. Төшке ашка туктаган арада ул безгә яу кырында күргәннәрен сөйли.

Әй ул елларның тракторлары… Эшләп кинәндерүгә караганда, безнең җаннарны күбрәк ашады алар. Ярый, Мохтәр абый янда чакта туктала-сөрлегә булса да бераз эшләп калабыз. Әмма Мохтәр абыйны да гел тыңлап кына тормый ул – бер җирен көйләсәң, икенче җире таралырга тора, ни дип кенә әйтим, машина түгел, тимер өеме.

Бригаданың өч тракторы өчесе өч колхозда эшли хәзер. Мохтәр абый ничек өлгерәдер дә ничек аяклары чыдыйдыр, өч авыл арасында гөр килеп йөргән көне.

Инде менә миңа да «Алга» колхозына күчәргә районнан күрсәтмә булды.  Әллә райком кушкан, әллә МТС директоры әйткәнме… Эшләүчегә караганда кушып-күрсәтеп утыручылар күбрәк иде ул елларда да.

Кушуын куштылар, ә менә тракторым киребеткәнләнеп туктады да калды. Сыер җигеп йөргәндә, үҗәтләнә башласа, мин инде хайванны ничек тыңлатырга кирәклеген тәмам белеп бетергән идем. Башта юмалап-сыйпап, аннары чыбыркы хутка китә, аннары… Ярар инде, барысын да сөйләп тормыйм. Моннан ары Ходай күрсәтмәсен шул игелекле, изге хайванны бу кадәр дә мәсхәрә итәргә, шултикле дә газапларга. Ә бит төп туендыручыбыз да сыер ул елларда, сөт, ит бирүче, налогын түләүче дә… Болары гына җитмәгән, игенен дә үстереп бирсен! «Ниләр генә күрми ир башы белән ат башы», – дигән бабаларыбыз. Ул елларда хатын-кыз башы белән сыер башы күргәннәрне һичнинди әйтем-мәкальләргә дә сыйдырып бетереп булмый.

Армаса да армый икән яшьлек. Трактордан төшүгә, мин болын-кыр сукмагы буйлап авылыбызга таба атладым. Атна буе инде кайткан да юк, эшләүдән бигрәк машинаны төзәткәләп азапланган көннәрдә аяк атлар да хәл калмый, кичен фатирда авып йоклап киткәнеңне сизми дә каласың…

Кайтам. Аяклар җиңелдән-җиңелрәк атлый, күңелдә һаман да моңлы бер көй яңгырап тора. Ни хәлләр бар икән өйдә? Авыру-сырхаулар атламаганмы бусагадан? Тагын әле… Факияне күрә алырмынмы? Дөресен генә әйткәндә, сирәк күрешсәк тә, көн саен, минут саен гел янымда ул кызый. Җырдагыча:

Күзем йомсам, күз алдымда

Торган кебек буласың.

Теге вакытта: «Үзебездә күрсәткәч, механизаторлар янына да концерт белән киләбез», – дигән сүзендә торды Факия. Яз кояшы аеруча ягымлы елмайган көн иде. Биредәге председатель иртән үк әйтеп куйды: «Бүген артистлар килә. Төшлеккә туктагач, черемгә аварга ашыкмагыз».

Басу уртасындагы уйсулыкка асылган зур казанда моңарчы аш яртылаш кына пешә иде. Төшлеккә туктауга, күзем төште – казан чүмәкәй тулып кайнап утыра, ул да булмады, уйсулыкка үгез җиккән малайлар, үз сыерлары белән эшкә чыккан апа-җиңгиләр җыела башлады, авылдан уңган гимнастеркалы фронтовик аксак-туксак абыйлар шук-шаян сүзләр әйтешә-көлешә килеп җиттеләр. Председатель дә алар белән.

– Җәмәгать, ишеткәнсездер, безнең гаскәрләр фашистларны бөтен фронтларда куалар, безнең шәһәрләрне, авылларны азат итәләр. Сизәсездер, Гитлер мәлгуньнең дөмегер сәгатьләре якынлаша. Иптәш Сталин әйткән иде бит, безнең урамда да бәйрәм булыр, дип. Андый олы бәйрәм таңы атарга да күп калмады. Иптәш Сталин белми әйтми. Без идарәдә сөйләштек тә шундый карарга килдек. Олы бәйрәмне каршылау йөзеннән нигә бер кече бәйрәм дә ясап алмаска? Ни бит… Председатель йодрыгы белән авызын каплап йөткеренеп алды. – Ягъни мәсәлән, борын-борыннан шулай килгән: олы бәйрәм алдыннан, мунчасын кереп, аннан чыгуга, коймаклап тәмле чәен эчеп, кече бәйрәм ясап алган безнең халык. Ни бит… Коймак салырга безнең амбар төбе бик такыр бүгенге көндә. Ә мунчасын ягарга хәлебездән килердер. Ни бит… Бүген-иртәгә эшкә чыгып йөрмәссез инде. Идарә шулай хәл итте. Әмма ләкин сезгә бер үтенечем бар, җәмәгать. Берүк бу турыда бик шаулап йөрмәссез инде. Юкса үзегез дә чамалыйсыздыр. Бу кече бәйрәмебез турында райкомга барып ишетелсә, миңа бик нык эләгәчәк, ягъни мәсәлән, мунчаның бик шәбен кертәчәкләр. Килештекме, җәмәгать?

Нәкъ шул мәлдә кайсыдыр малай:

– Артистлар килә! – дип кычкырып җибәрде.

Халык гөрләшеп кул чаба башлады. Председательнең сүзләре белән килешү билгесе идеме бу алкышлар, әллә артистларны шулай хөрмәтләп каршыладылармы? Теләсә ничек аңла.

Һәркайсы төенчекләр күтәргән артистлар килеп җитүгә, мин җамаягымны күтәргән килеш торып басуымны сизми дә калдым. Бәй, безнең авыл кызлары ич болар. Әнә иң алдан Факия атлый. Әнә гармунчыбыз Сәкинә, әнә түбән оч Мәдәния…

Башкаларга ничектер, миңа бик тә ошады бу концерт. Төенчекләр күтәреп килүләренең дә хикмәте бар икән. Килүгә, читтәрәк бер-берсен җилкәләре белән каплый-каплый, киенергә-ясанырга тотындылар болар. Һәм менә каршыбызга яртысы егет, яртысы кызлар төркеме чыгып басты. Биесәләр дә – берсе егет, берсе кыз, кара-каршы җырлаучылар да егет белән кыз.

Башта Факия мине күрмәдеме, әллә күрмәмешкә салындымы, күз кырые белән генә булса да миңа таба күз дә төшермәде. Менә ул «егете» белән парлы җырга чыкты. Никадәр генә егет булып киенмәсен-ясанмасын – хәтта сызылып киткән кара мыегы да бар – мин аны шундук таныдым: Мәдәния.

Үзләренең коесы бар,

Безгә килеп су ала,

– дип җырлый егет – Мәдәния.

Алма кебек сөйгәнең бар,

Ятлар белән чуалма,

– дип элеп ала Факия. Үзе егетенә – Мәдәниягә караган, үзе ялт кына миңа күз салмасынмы! «Юри генә җырламыйм, матри, онытма!» – дия кебек иде бу серле караш.

Шул көннән бирле мин, күңелдән генә яисә тавышымны трактор гөрелтәсенә сеңдереп кенә, Факиягә җавап җырлары җырлап йөрим: «Ятка бирер ярым түгел, гомерлеккә сөйгәнем!..», «Җан яраткан, күңел тарткан яр бер генә була ул». Ләкин җырларымны кызның үзенә ишеттерергә һаман җае чыкканы юк әле. Күңелем сизенә, менә бүген җырларымны Факиягә җиткерермен кебек.

Шуларны уйлап (ә үземнең күңелем тулы һаман җыр), кайтып җиткәнемне сизми дә калдым.

Җилкапкабыздан керүемә, гадәттәгечә, каршыма Йәнис энем йөгереп чыкты.

– Габделнур абый, бакчаны казып бетердек. Иртәгә утырта башлыйбыз, – диде ул, иң зур яңалыкны хәбәр итеп.

– Син дә казыдыңмыни? Булдырып буламы соң?

– Була-а… Көрәк сабының төбеннән үк тотсаң, каерып кына атасың… Бүген әни заемга язылды. Мең сумга.

– Күпмегә?

– Мең сум. Башта әни риза булмаган иде. Гамбәрия апа бик каты орышты. «Үзең коммунист, улың тракторист…» – диде.

Бу сүзләр чигәмә китереп-китереп суккандай яңгырады. Шулай, нәрсә әйтсәләр дә, баш иеп риза булыр өчен, әнием, син коммунист булгансың да, мин тракторист булдым микәнни соң? Әле аның ит заданиесен дә кулга кермәгән шул «гарантияле» механизатор түләве хисабына үтәргә кирәк булачак быел. Ярый ла, башка елларны ит заданиесен дә, сөт заданиесен дә Акмаңгай түләп бара иде, быел бозавың юк шул инде, малкай.

Өйдә дәүәни түр караватта ятып тора иде. Авыр гына торып утырды. Күрешеп, хәл-әхвәл сорашуга, минем уйларымны сизгәндәй, тыныч кына әйтеп куйды:

– Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас әле, улым. Сәламәтлек бирсен Ходай. Шуны телик.

Мин эчемнән генә дәү әни өйрәткән доганы кабатладым.

Дәү әни үзенең намазында миңа тагын бер изге теләк теләгәндер, мөгаен. «Ашкынып кайтуының тагын бер нияте хуш килсен, нәүмизкәсе белән кавышу насыйп итсен», – дигәндер, ихтимал. Клуб янына якынлашуга, әллә кайдан гына Факия каршыма килде дә чыкты.

– Кара инде, күңелем сизгән икән. Райүзәктәге сабакташ кызым и үгетләде, и кыстады: кунып кит тә кунып кит. Юк, барыбер кайтасы иттем. Синең дә кайтачагыңны сизенүедер инде ул күңелнең, имә? – Һәм тын гына гөрелдәп көлеп куйды.

Ярым караңгыда энҗе тешләреннән сибелгән әйтеп бетергесез сөйкемле нурлар йөрәгемә килеп кадалды. Ашкынып, кызны кочаклап алдым.

Факия бер генә мизгел кочагымда эреп бетте. Аннары шунда ук, гадәтенчә, ике куллап күкрәгемнән этте.

– Урам – колак, кыр – күз. Кайда басып торганыңны онытма.

Юк, онытмаган идем шикелле. Ә менә өйдән чыккандагы бар борчу-кайгыларымның эзе дә калмаган иде инде. Кайтышлый юл буе күңелем тулы моңсу-шатлыклы җыр-көйләр яңа көч белән ташый башлады. Алай җырлашмадык җырлашуын. Тын гына, бер-беребезгә ишетерлек итеп кенә булса да. Әмма бөтен дөньясы – тау асты сукмаклары, инеш буе таллары, күктәге ярым ай белән йолдызлар, исәр-исмәс җылымса җил, хәтта яныбыздан өрмичә генә үтеп киткән көчекләр дә – һәммәсе-һәммәсе сихри җырлый кебек иде…

Һай дөнья! Нигә кеше гомеренең буеннан-буена гел генә дә көйләп-җырлап тормыйсың икән син шушы илаһи тылсымлы җырга!

Юк шул, гомер-гомергә яңгырамый андый тылсымлы-илаһи җыр. Дәү әни бәрәңге утыртып бетергән кичне: «Ходаем, рәхмәтеңнән ташлама, сырхау-зәхмәтләреңнән аралый күр», – дип, урын өстенә барып яткан иде, шул ятудан әллә ни торып йөри алмый башлады. Эчкә шом төште, форсат чыккан саен, аякларым йөгерә-атлый, тизрәк авылыбызга ашыга иде. Шулай да әле дәү әни урын хастасы булып ятмый, үз йомышына үзе йөри, Йәнис энем белән бергәләп өйдәге вак-төяк эшләрне дә караштыра.

Тагын бер һич кичектергесез эше бар дәү әнинең. Кышын авылыбызның Майшәкәр абыстай дөнья куйгач, аның бар вазифалары үзеннән-үзе безнең дәү әнигә калды. Коръән сүзләрен, җеназа тәртипләрен, догаларны авылда аннанда яхшырак белүче юк иде бугай. Ә үлем-китем белән бәйле гозерләр авылда ешайганнан-ешая гына барды. Дәү әни чирләп киттем бит дип тормый, Йәнис энем сырлап-бизәп ясаган таягына таяна да кайгылы йортка юнәлә иде. Телсез-авызсыз яткан соңгы көннәрен исәпләмәгәндә, бу изге вазифасын тайпылышсыз үтәде ул.

Дәү әни мәңгегә күзләрен йомган көнне миңа һәм тагын сигез кордашыма ике көннән армиягә чыгып китәргә чакыру кәгазе тапшырдылар.

Кордашларыма рәхмәт, туң җирдә кабер казыганда йола буенча тиешле җиде көрәктән башка, миңа бүтән көрәк тоттырмадылар.

Иртәгесен мин әлеге «гарантияле» түләүне алырга Бирәскәгә киттем. Канцеляриядә бик озак көтеп утырганнан соң, председатель килде. Йомышымны әйткәч, ул сүзсез генә ишекле-түрле йөренеп килде. Сыңар култык таягы әллә әрнеп, әллә ачулы шыгырдый иде. Урынына килеп утыргач, ул таягын кая сөяп куярга белми боргаланды.

– Сүз дә юк, энем, тиешлесен сорыйсың. Әйе, ләкин, энем, ни бит әле… Кичә районнан тагын кәгазь килде. МТС эшләре өчен натурплатаны үтереп тә сорыйлар. Менә, ышанмасаң, үзең укып кара. «Тиз көндә үтәмәсәгез, җинаять нкодексының …нчы статьясы нигезендә…» Амбар төбен кырып-себереп җыйсаң да, җитәме-юкмы анда натурплатага. Менә бит ничек!

Анысы ни… юлга ничек тә күпмедер бирербез. Рәнҗештән булмасын, доверенность язып калдырсаң… эһм. Киләсе ел уңышыннан калганын әниең килеп алыр. Бер караганда, шулай шәбрәк тә әле ул. Бар эшләгәнеңне үзең белән алып китә алмыйсың бит инде, менә әниеңә ярдәмең кала. Ала каргада алачагың булсын ди. Эһм…

Бая председательне көтеп утырганда минем эчтә сызып кына ярсу уты пыскый, аннары председатель борын төбемә печатьле, сырлы-сырлы имзалы кәгазь чыгарып салгач, бу пыску мең-мең тапкыр дөрләп көчәеп китәргә җитешкән иде. Ләкин эчке ярсуым алай дөрләп өлгермәде.

– Ярый ла ул ала карга очып китмәсә… – дидем, эчтән ачыттырып йомшый башлаган борынымны тартып.

Минем мондый да сабыр, ягымлы сүзле председательне беренче күрүем иде. Безнең авылга тәтемәде моның кебекләр. Көзге яфраклар сыман бер-бер артлы коела торалар, һәммәсе тамак ерта, өстәл төя. Гамбәрия генә алышынмый.

 

* * *

Яхшы хәтерлим, сугыш башланган беренче айларда китүчеләрне бөтен авыл озатып кала, колхозның иң яхшы атларын җигәләр иде. Аннары озатучылар сирәгәйгәннән-сирәгәя барды. Кырык икенең августында егерме дүртенче елгылар китте. Унҗиде яшьлек егетләрне авыл бик зурлап озатты. Кайдан тапканнардыр, атларына чуклы-тәңкәле шөлдерле шлеяләп җиккәннәр, дугаларда, тәртә башларында чиккән яулыклар җилферди иде. Дүрт тимер хут арбада дүрт гармун уйнатып, егетләр кулъяулыкларын болгый-болгый җырлап, кат-кат урам әйләнделәр, аннары гына Арча ягына юл тоттылар.

Безгә эләкмәс шул инде мондый озатулар… Әнә егерме алтынчы елгыларны озатканда ничек булды? Тугызына бер үшән ат, егетләр биштәрләрен шунда төяделәр дә үзләре арба артыннан тәпи-тәпи китеп бардылар. Гамбәрия, кулындагы кәгазьгә карый-карый: «Иптәш Сталин әйткәнчә…» – дип, үзенең шома нотыгын сайрап калды.

Колга Закир белән шуларны искә төшереп утырдык та офтанып куйдык. Бераз тын гына утыргач, Закир кинәт урыныннан сикереп торды.

– Әйдә киттек Нәби абый янына. Нужәли безгә дә шулай чуклап-бизәкләп хет бер ат җигеп бирмәс?

Мин дә кузгалдым. Кара инде мин мәнсезне, тракторда эшли башлаганнан бирле конюшнига сугылган да юк. Ни хәлләре бар икән анда минем кызыл турының? Исәнме ул, әллә ник… Тфү-тфү, күңелгә гел ямьсез уйлар килә.

Тыштагыдан да салкынрак өнсез-хушсыз конюшнида кабер тынлыгы. Идәннәре кызгылт-сары боз белән капланган араталар буп-буш. Исән атлар аргы башта икән. Әмма анда җиткәч тә күңелгә бик хуш җылымса тирес-тир исе борынга килеп бәрелмәде, кетер-кетер пошкыргалап кую авазлары да ишетелми. Дүрт аякларын бергәрәк җыеп баскан атлар хәрәкәтсез, тик танауларын гына әледән-әле алларындагы тагаракка төртеп-төртеп куялар. Ләкин авызлары теләр-теләмәс кенә селкенә дә, кетердәтеп чәйнәү ишетелми.

Кызыл туры исән икән әле, җанашкаем. Ләкин, гадәттәгечә, мине тын гына кешнәп каршыламады. Кая ул элеккечә наянланып җиңемнән каптырып алулар, бәсле керфекләре дә кымшанмады. Үзем дә инде, мәнсез, өйгә кереп чыгып, малкайга күчтәнәч кыстырып килә белмәдем.

Нәби абыйга үтенечебезне сөйләп биргәч, ул үзенең «кәҗә тоягын» төрергә тотынды.

– Сезгә терәлгәч кенә нигә ата-бабадан килгән йоланы бозарга ди әле? Оештырабыз аны, – диде бик тә гадәти итеп.

– Кайсы атны җигәрбез икән, Нәбиулла абый?

– Анысы инде, егетләр, минем эш. Әллә түрәләрнең нинди атка утырып йөргәннәрен бер дә күргәнегез юкмы сезнең?

– Ба-ар, анысы. Нәбиулла абый, әллә атны шөлдерле шлеяләп, кыңгыраулы дугалап җигәбезме? Бармы икән әле ул андый сбруйлар?

– Бармы дип… Колхозда гомердә булганы да юк андыйларның. Аерым кунаклар истәлеге итеп кайсы йортта нинди затлы сбруй сакланганын бер Аллаһы Тәгалә белә дә Нәбиулла белә. Менә шул. Ләкин, егетләр, солдатка чыгып китүнең тагын бер йола-шарты бар бит әле аның. Анысына нишләрбез икән?

– Нинди йола, Нәбиулла абый?

– Бәгырьләр йомшарып китсенгә, җырлаганда тавышлар көр чыксынга, некрутлар борын-борыннан буйга-сынга сеңдереп кенә берәрне кәгеп алалар иде. Моны мәрхүм Габдрахман хәзрәт тә гөнаһыга санамый иде. Бу турыда да уйладыгызмы?

Без бер-беребезгә карашып куйдык.

– Кайдан аласың ди аны хәзер?

– Кайданмы? Сез Шишур юлын беләсездер дип уйлыйм. Бер «эские» бар түлке, – диде Нәби абый. Аның сыңар күзе миңа текәлде. Шунда ук аңлап алдым. Моңарчы китүчеләр үзара сөйләшәләр иде: «Шултимасыз булмас бит, егетләр, нишлибез?» Шултима дигәне – бөртекле ашлыктан куган эчемлек инде, самогон. Аны куарга Шишур авылы марилары бик оста, ләкин иң әүвәл ашлыгын илтергә кирәк. Нәби абыйның «эски» дигәне әнә шул. Минем бүген Бирәскәдән пот ярым бодай алып кайтканны бөтен авыл белә; монысы – Нәби абыйның миңа текәлеп каравының сере.

– «Эски»дән эш калмас. Җегәрлерәк ат бирсәң, – дидем мин, мондый эштә бик тә шомарган егет кыяфәтендә. Хәер, төпке чокырында шешә-шешә керосин шудырып, Шишур апалары белән бераз танышлыгым бар ич, ничек тә хәлгә керми калмаслар.

Шулай итеп шул… «Ач күзеңне дөнья бу!» – диләр иде аны, моңарчы һич тә ачып бетереп үк карамаганмын икән әле мин бу фани дөньяга. Күрсәтте дөнья үзенең моңарчы мин белмәгән-татымаган якларын да…

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас