

(Дәвамы.)
Ул арада торбаның аргы башыннан кемнәрнеңдер сөйләшә-сөйләшә килгәннәре ишетелде. Нишләргә дә белми, аптырап калды Зилә. “Нишләргә? Менә хәзер килеп җитәчәкләр!” – дип ачынып уйлап куйды. Ә тишеккә сыярлык түгел. Зилә, тиз генә чишенеп, киемнәрен рәшәткәгә элде. Шәрә килеш, киемнәрсез сыярмын дип, тишектән чыга башлады. Күкрәктән җиңел үтте, тик менә билдән түбән өлеш җибәрми. Ә эзәрлекләүчеләр бөтенләй якынлаштылар. Хәзер сөйләшкән сүзләре дә, сүгенгәннәре дә ачык ишетелә башлады.
XI
Торба эченнән сүгенә-сүгенә килгән кеше берүзе иде. Бу адәм актыгы – Гошаның бер ялчысы, бер доза наркотик өчен аның теләсә нинди боерыгын да үтәргә әзер торучы Сапог иде. Аны Гоша: “Ул-бу була калса, күз-колак булырсыз”, – дип, тимер юл вокзалына алып килде. Яңа курьерлар күз алдында мәхшәр оештырып качып киткәч, Гоша котырынып:
– Җир астыннанмы, җир өстеннәнме, үлеме, тереме килеш, минем алга китереп бастырыгыз. Гарип бала белән әллә кая китә алмаслар. Тирә-яктан эзләгез, – дип әмер бирде һәм: – Тапмасагыз, үзегезгә үпкәләгез. Сез мине беләсез, – дип өстәп куйды.
Әйе, алар Гошаны беләләр. Бик яхшы беләләр. Шуңа да барысы да берсүзсез качакларны эзләп, тирә-якка сибелделәр. Сапог, качаклар чокыр тирәсендәге агач арасында ятмыйлар микән дип эзләгәндә, аягы таеп, күпер читенә шуып килеп төште. Бетон торбалардан салынган күпер астына керергә куркып, байтак басып торды. Кире китәргә уйлап борыла башлаган иде, ниндидер баланың кычкырып елавын ишеткәч, хәтта чәчләре үрә торды. Курыкты Сапог. Аннан соң гына ”теге качак хатынның баласы елый” дигән уй башына барып җитте. Кесәсеннән каләм очлый торган пәкесен кулына алды. Аның белән кирәк чакта кешене ару гына җәрәхәтләргә була. Ул шул пәкесен алдан болгый-болгый, үзен дәртләндереп, торба эченә кереп китте.
Сапог бу күпернең бер ягы рәшәткәле икәнен белә. Күпер эчендә качак хатын гарип баласы белән генә дип уйлап, хатынны рәхәтләнеп мыскыл итәчәген күз алдына китереп, татлы хыялларга бирелеп атлады һәм куркуын басар өчен, үз-үзе белән сөйләште...
– Тычканнар, ничек, читлектә утырасызмы, хәзер яныгызга ата песи килә. Иреңне тотып ботарладык, үзеңне казыкка утыртабыз. Минем казыкка, – дип, хәшәрәт итеп сүгенә-сүгенә атлады, йә шаркылдап көлгән булды. Тавышлар бөтенләй якынлашкач, Зилә яр янында утырган Илдарга:
– Улым, ярдәм ит, тарт кулларымнан, – дип дәште. Чөнки Фәйзулла бөтенләй күренми, Илдар, атлап килеп, Зиләнең кулына ябышты. Үзе мышык-мышык, тавышсыз елый, үзе тарткан була.
Эче кысылудан Зиләнең күз аллары караңгыланып китте. Ни артка чыгарлык түгел, хәл бетте. Арттан куып килүчеләр дә килеп җитте, ахры. Чак артка борылып карый алды Зилә. Анда ул бер килбәтсез адәмне генә шәйләде. Килеп җитәргә бер-ике адым калгач, Сапог рәшәткә арасында кысылып калган ярым шәрә хатынны күрде. Шуннан эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, ямьсез итеп шаркылдап көлеп җибәрде. Аннан кабалана-кабалана, Зилә ягына килә башлады. Хатын да эшнең нидә икәнен аңлап алды да, Илдарга:
– Улым, йөри аласың бит, бар, читкә кит, әтиеңне чакыр, – дип пышылдап әйтте. Илдар бераз читкә киткәч, әкрен генә яшь аралаш:
– Әти, әти, – дип Фәйзулланы чакыра башлады. Теге адәм актыгы Зиләгә үрелде. Аяклары белән тибәргә тырышып караса да, булдыра алмады Зилә. Аяклар һавада гына буталды. Ике яклап кысып алган арматура үтереп тәнне авырттыра, тын алырга да ирек бирми. Аз гына хәрәкәтләнсә дә Зиләнең бөтен әгъзалары, күзләрдән ут күрсәтеп, авырта башлый.
Җан көченә аяклары белән тибенүдән Зиләнең тәне йөрәк тамырлары белән бергә кушылып сызлый, сыкрана башлады. Исен җуеп, ул тынып калды.
Юлдан язган шакшы наркоман хатыннардан башка хатын-кыз заты күрмәгән Сапогта вәхшиләргә генә хас бер дәрт уянып китте. Вокзалга килер алдыннан бер микъдар наркотик кабул иткәнгә, аның бөтен сиземләү әгъзалары да ун тапкырга диярлек сизгерләнде. Ирлек көче дә әз-мәз артып китте менә. Бүтән вакыт булса, хатыннарга күтәрелеп карау түгел, алар турында уйлаганы да юк. Хәер, андый хис-теләкне белми дә ул. Күп очракта кайдан бер доза табарга дигән уй гына кайный аның башында. Йөрәге дә хәтта: “Доза, доза кирәк, доза, доза кирәк”, – дип тибә бит.
– Хәзер ничек кирәк, шулай итеп бу Чибәркәйне каезлыйм. Мәңге оныта алмаячак, – дип, үз алдына сөйләнә-сөйләнә, бандит Зиләнең эчке киеменә үрелде. Шул чакны кинәт кенә арматуралар арасыннан ниндидер зәңгәрсу бер шәүлә килеп чыгып, нәрсә беләндер Сапогның борынына көч белән китереп тондырды. Тәүдә ул нәрсә булганын аңламый калды. ”Әллә тыштагы малай актыгы берәр нәрсә белән сукты”, – дип уйлады. ”Юк, ул түгел икән. Ул, әнә яр буйлап китеп бара. Инде хәрәкәтсез калган хатынга тагы үрелгән генә иде, теге зәңгәрсу шәүлә тагын хасил булды. Сапог, коты очып, бөтен көченә артка сикерде. Ул ниндидер хырылдык бер аваз чыгарды да, баскан урынында тораташ булды. Бармаклары тырпаеп, кемнедер тотырга, кочакларга җыенган кебек катып калды. Ә күзләрендә коточкыч курку һәм шунлыктанмы, алар гаҗәеп зур булып ачылган һәм адәм күзләренә охшамаган, акайган иде. Сапогның гәүдәсе шул рәвешле катты да куйды. Бу мең гөнаһлы тәннән җан да тизрәк чыгып китәргә ашыкты, күрәсең. Теге зәңгәрсу томаннан куркып артка сикергәндә Сапог башы белән бая Зилә чигәсен бәргән, ыргаксыман чыгып торган очлы арматурага бәрелде. Тимер, баш сөяген арты яктан тишеп, баш миенә керде, һәм Сапогның мең гөнаһлы гәүдәсе шул гаҗәеп халәттә асылынып калды...
XII
Зилә исә куркуыннан бөтен тәне белән алга омтылды. Авыртудан бөтен тәнен көзән җыерды, хатын ниндидер вакытка һушыннан язды.
Күзләрен ачса, биленнән ике яклап кысып торган арматура җөеннән ычкынганын һәм үзенең кәкрәеп җирдә ятканын аңлады. Тын алуы да җиңел. Әнә, йөгерә-атлый, ире бер тимер кисәге тотып килә, уллары Илдар егерме биш-утыз метрлар ары, яр буенда утырып тора.
Зилә рәшәткә арасыннан җиңел генә шуып чыкты да, рәшәткәгә эленгән юеш киемнәрен сыга башлады. Үзе дер-дер калтырый. Өшүдән бигрәк, исән-сау котылуына аптырап, шатланып бетә алмый. Фәйзулла үзенең коры күлмәген һәм костюмын салып, тиз генә Зиләгә кидерде. Калтырануы бераз басылды. Торба авызына карана-карана:
– Тегеләр кайда? Әллә кире якка йөгерделәрме? – дип сорады Фәйзулла. Ул күпер эчендәгеләрнең тавышын шәйләгән иде. Зиләне куркытмас өчен дәшмәгән иде.
– Әллә тагын? Авыртудан үлә яздым, һушыма килгәндә мин бу якта ята идем, – диде Зилә. – Фәйзулла күпер авызына якын килеп, тыңлап карады. Ул-бу ишетелми. Ипләбрәк караңгыга караган иде, коты очудан өнсез калды. Аңа “хәзер сине дә тотып ашыйм” дигән кебек берәү карап тора иде. Фәйзулла куркып читкә сикерде. Йөгереп барып тимер кисәгенә ябышты. Аны күргән Зилә дә, абына-сөртенә, Илдары янына торып чапты. Утырып торган улын күтәреп алды.
Фәйзулла, тимер кисәген күтәргән килеш, теге шәүләне күзәтә башлады. Ә Сапог инде шул эленеп торган килеш каткан. Ул элеккегә караганда да ямьсезрәк, авызы ачык, чынлап торып адәм котын алырлык бер хәлдә иде. Фәйзулла бер мизгел өнсез калып, бу гыйбрәттән күзен ала алмый торды.
Ә гыйфрит селкенми дә, шул килеш тора. Фәйзулланың чәчләре үрә торды, арка үзәге буйлап һәм чәч араларынан кырмыскалар йөгереште. Үзе дә сизмәстән, борылып, хатыны белән улы янына йөгерде. Абына-сөртенә:
– Әйдәгез тизрәк, тизрәк. Моннан таярга кирәк, – диде һәм ашыга-ашыга, белгән догаларын укый башлады.
Көч-хәл белән алар әллә нинди тыкрыклар, әллә нинди пычрак юллар белән шәһәр читенә килеп чыктылар. Олы яшьтәге бер таксист Уфа юлына чыгар өчен кайсы якка барырга, ниндирәк урамнар үтәргә кирәклеген өйрәтте. Тимер юл белән кайтуны күз алдына да китерү кыен. Чөнки Карчыга танауның кешеләренә юлыгуың бар. Төне буе алар төрле урамнар буйлап адаша-адаша, аяктан егылыр хәлгә җиткәндә генә, Уфа автотрассасына үтә торган урам чатына килеп чыктылар. Ниһаять, төн караңгылыгы чигенә башлады. Төрле машиналарга кул күтәрә-күтәрә арып, өшеп беттеләр. Көзге суык җәяү атлаганда гына сизелмәгән, басып тора башлагач, арыган гәүдәне катырып алды. Җитмәсә, яңгыр сибәли, җил үзәкләргә үтә. Инде бөтен өметләре өзелде дигәндә, янәшәләренә бер “Жигули” машинасы килеп туктады. Чиләбедән төрле товарлар төяп кайтып килүче бу алыпсатар хатын, бердән, бензин хакын кайтарырлар, икенчедән, сөйләшеп кайтырга да кеше булыр, ә иң мөһиме – бала-чагалы машинаны милиция-фәлән бик туктатмый дип, үзенчә файда китерергә уйлады. Туктаган көе:
– Хатын белән баланы алам. Ә ирегезне алмыйм, урыным юк, – дип кырт кисте. Туры Уфага кайтканын да белгәч, Зилә шатланып риза булды. Фәйзулла да:
– Минем өчен кайгырмагыз, берүзем сездән тизрәк тә кайтып җитәрмен әле, – дип, аларга хәерле юл теләп, саубуллашып, юл чатында торып калды.
Җылы “Жигули”га кереп утыргач, Илдар изрәп йоклап та китте. Олылар белән беррәттән, бала нинди мәхшәр, нинди маҗаралар кичермәде. Төне буе тәүдә күпер астында, аннан яңгырда суланып, өшеп, туңып бетте. Зилә үзе алгы урындыкка утырды. Машина җылысын тоеп, җылына гына башлаган иде, салонга юеш киемнәрдән күпер астындагы пычрак сасы су исләре тарала башлады. Шофер хатын:
– Әллә балаң машинага олы хаҗәтен ычкындырды, әллә үзең. Бөтен машинаны сасы ис белән тутырдыгыз, тын алырга мөмкинлек калмады, – дип танау җыерды. Зиләнең дәшмәвен күреп, ул тагын да кызды: – Әллә чынлап астыгызга җибәрдегез инде? Кайсыгыз ул? Синең үзеңнән бик алама сасы ис килә. Әллә син бомжмы? – дигәч кенә сүзнең нәрсә турында баруы Зиләнең башына барып җитте:
– Зинһар, гафу итегез инде. Бүген безне таладылар һәм кыйнап, күпер астына канализациягә ыргыттылар. Авылга кайткач, билләһи, юл хакын икеләтә түләрмен, – дип караган иде дә, кайда ул. Барып чыкмады. Теге хатын машинасын туктатып, салондагы утны кабызып карады һәм Зиләнең таушалып, пычранып беткән киемнәрен күрде. Җитмәсә, башындагы яулык та, бите дә канга буялган. Коты очты.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.