

* * *
Кайтып ашап эчүгә, мин тизрәк конюшнига, атлар янына киттем. Кесәләрдә – чеметеп кенә тоз да сибелгән, алабутаны, бәрәңгене кушып пешерелгән бер телем ипи – кызыл туры тайга күчтәнәч. Тай җиңемнән тешләп алып, мин аның танавын чәбәкләп, сагынышуыбызны шулай белдереп торганда, арата таягына Нәби абый килеп таянды:
– Ну, булыр шикеллеме?
– Көнең шуңа калгач, нигә булмасын… Исәнлек-саулыкмы, Нәбиулла абзый?
– Аллага шөкер хәзергә. Кайдан башлыйсың? Нәсел үгезеннәнме, әллә берәр кысыр сыерданмы? – Чынлап сорыймы ул, әллә миннән көлүеме? Тагы да кызарыбрак киткән сыңар күзе моны аз гына да сиздерми иде.
– Хет аждаһаның үзенә камыт киертәм!
– Хәтә-әр, – диде Нәби абый, кесәсеннән янчыгын алып, күз ачып йомганчы үзенең «кәҗә сыйрагы» төреп кабызды, аннары, чәнчә бармагына элгән ат танавы капчыгы кадәр янчыгын миңа сузды.
– Тартмыйм. Ташладым, – дидем мин, төкерегемне йотып.
Нәби абый шунда чүгәләп, сүзсез генә чытыр-чытыр тәмәкесен суырды.
– Тәмам акылга утыртып җибәргән икән үзеңне Сираҗетдин.
– Син аны беләсеңмени, Нәбиулла абый?
– Әтиләребез бер кояшта чабата киптергәннәр.
– Һе! Кояш барыбызга да бер инде ул.
– Бер! – Нәби абый тәмәкесен, аяк астына атып, үкчәсе белән таптарга тотынды. – Нигә соң, алайса, Германның Фрице-Гансы белән безнең Иван-Абдуллалар бугазга-бугаз килеп сугышалар? Кан елга булып ага. Ә? Нигә? Шул ук бер кояш астында үскәннәр бит юкса.
Минем күз алдымнан яшен тизлеге белән башта Герман сугышында, аннары әсирлектә булып кайткан Сираҗетдин абзыйның ике улы – бер-берсен белмәгән-танымаган көйгә канга-кан якалашучы ике улы чагылып узды да, бөтен тәнем салкын дерелдәп китте. Телем исә аңкавыма җилемләп ябышкан иде.
Нәбиулла абый кискен генә торып басты.
– Йә, ярар, син лутчы Сираҗетдиннан өйрәнеп кайткан һөнәреңне күрсәт элегрәк. Нәгыймә җиңги, рәхмәт төшкере, үз сыерын җигәргә иң беренче ризалык биргән иде. Үзеңә дә әйткәндер? Аллага тапшырып тотынып карыйк.
Безгә киттек. Нәби абый, гадәтенчә, җил-җил атлап барса да, кинәт адымнары салмакланып кала, кискен-кискен башын чайкап куя иде.
– Үз сыерын җигәме соң Сираҗетдин?
– Аның сыеры юк. Кәҗә генә.
– Алай дөньясында ике хитрый булса, шуның берсе Сираҗетдиндыр, валлаһи. Хитрыйлыкка хитрый, ну куллары алтын. Монысына бер сүз әйтә алмыйсың. Юк, алмыйсың!
Без ишегалдына килеп керүгә, абзардан әни килеп чыкты. Капка тавышына борылып та карамыйча, күзләрен угалый иде әни.
– Күзгә чүп керде лә, чукынчык, – дия-дия, алъяпкыч итәге белән йөзен каплады.
– Эчкә китә күрмәсен чүбе, Нәгыймә. Абыстайга күрсәтеп чык, – диде Нәби абый. – Өйдәдер бит абыстай?
– Әй, күз яше белән чыга ул. Тфү, тфү… менә, чыккан да бугай. Сезнең Акмаңгайны алырга килүегездер инде?
– Аллага тапшырып тотынып карыйк дигән идек. Мин камыт-ыңгырчаклар караштырып куйдым анда. Хәерле сәгатьтә башлаган эш була күрсен инде, Нәгыймә. Фәрештәләрнең «амин» тоткан чакларына туры килсен. «Камыт-ыңгырчыклар караштырып куйдым…» Ә үзе «ике аягымның берсен атламыйм ата-бабада булмаган эшкә», – дигән бит. Аңламассың бу картларны…
* * *
Сыер җигү остасы саналсам да, ул язны мин үзем, Акмаңгайны җигеп, басуда җир сөреп йөрмәдем. (Үз бакчабызны сөрү, тырмалауны искә алмаганда.) Миңа башка эш табылды. Ул язны МТС колхозга ике трактор бирде. Акмаңгай белән әнә шуларга суын, ягулыгын ташыдык. МТС белән ике арада тракторчыларның теге-бу йомышларын үтәп йөрдек. Аннары миңа тракторчыларның кайсы күпме ягулык тотканлыгын, кайсының күпме җир сөргәнен көннекен-көнгә майланып беткән дәфтәргә язып бару йөкләнде. Бик еш тракторга менеп, тракторчыга аркамны куеп утырам да җир башларында сабанның, культиваторның төрәннәрен күтәреп-төшереп йөрим. Бу эшләрне мин һич авырыксынмыйча башкарам. Тракторчылар миңа әле «заправщик» дип, әле «учетчик» дип, әле «плугарист» дип дәшәләр. Серле-сәер яңгыраган мондый исемнәремне ишетү үзе генә дә мине бер карыш үсендереп җибәрә иде. Хәтерлисеңдер, авылга беренче трактор килгәч, миңа корыч айгырның әчкелтем-зәңгәр исе күңелемә бик хуш килүен әйткән идем бит. Монда әнә шул сабый чактан күңелемә сеңеп калган иснең дә катнашы аз булмагандыр. Аннары әле, тракторчы абыйларның басуда нинди тәмле итле аш белән, шикәрле чәй белән сыйланып утыруларын яр читендә төкерекләремне йотып карап ятуларым… Тамак тәмугка кертә дигәндәй, бу хәлне дә һич хисаптан сызып ташлый алмыйсың.
13
Кыш башлары иде. Чык-чык иткән тавышка уянып киттем. Беләм инде, әни чакма ташына игәү сыныгы белән бәрә-бәрә, бөҗанга ут элдертергә маташа. Үзем торсам, бер сугуда көйрәтеп бирәм инде мин утны. Ләкин юрган астыннан һич кенә дә чыгасы килми. Өй эче салкын, тышта бүре булып җил-буран улый. Бозланган тәрәзәләрдә почмак яктагы сукыр лампадан төшкән кызгылт шәүләләр уйнаша – яныңда гына пәри туе бара, юктыр, ерактагы сугыш ут-мәхшәре шулай чагыла кебек.
Бүгенге Кече Әтнәгә сәяхәтемне дәү әнигә сиздермәскә кирәк булыр. Беренче кар төшүгә, дәү әни Көектән астына салган бик нык киез итек күтәреп кайтты. «Менә, улым, Хәбибрахман абыеңның төсе итеп, рәхәтләнеп киеп йөре. Юк, юк, аз гына да авырыксынма, киткәндә Хәбибрахман үзе әйтеп калдырды. Кызларына васыять итмәс ич инде, ирләр итеге бу. Аллаһның рәхмәте белән исән-сау әйләнеп кайтса, үзенең бастырып кына алган өр-яңа итеге бар аның. Җылы аягыңда тузарга язсын».
Әмма минем бу итекне эшкә киеп әрәм итәсем килми. Бик кирәге чыгачак әле аның. Укытучылар, кыюрак кызлар, егетләр тиздән клубта театр куярга хәзерләнеп йөриләр. Әлбәттә, Факия дә катнашачак. Соңыннан җыр-бию, төрле уеннар башланып китәчәк. Менә шунда киеп барачакмын мин Хәбибрахман абый истәлеккә калдырган итекне. Дөрес, хәзер дә аулак өйләргә киеп чыгам. Ләкин, Факия бер дә аулак өйгә килми. Укытучы кешегә ярамый торгандыр инде. Югыйсә, аулак өйләр салкын клубтагы кичләргә караганда мең мәртәбә күңеллерәк үтә дә бит… Килми аларга Факия. Клубка киләчәк. Ишетүемчә, театрда да уйнаячак. Җырчы кыз булып. Минем әле Факиянең җырлаганын бер тапкыр да ишеткәнем юк. Аулак өйләргә чыкмагач, кайда ишетәсең? Моңсу серле күзләренә караганда бик матур, бик моңлы җырлыйдыр ул. Ишетүемчә, театрда Факиянең сөйгән егете дә булачак, шуны сагынып җырлый икән. Их, ул егет булып уйнарга нигә үземә әйтмәделәр икән?
Шулчак ишек ачып ябылганы ишетелде. Әниме, дәү әниме чыгып-кереп йөриме дисәм, идарәдә йомышчы булып йөрүче Мәтер Мәхмүзә тавышы. Аның «быдыр-быдыр» килүендә үз исемемне дә ишетеп алдым да юрган астыннан чыктым.
– Әни, ни куаныч китергән Мәтер?
– Китерә инде ул куанычларны, – диде әни, кисәү тимере белән мичтәге күмерләрне актаргалап. – Сине чакыралар анда. МТСтан да кеше бар, ди. И Ходаем! Хәерлегә генә була күрсен…
Һәм ул астан гына мич арты почмагына күз төшереп алды. Анда, утын әрдәнәләре арасында, мин алып кайткан керосин шешәләре яшерелгән иде.
Эчләрем жу итеп китте.
– Чакыргач барып кайтыйм инде, алайса, – дидем мин, бик тыныч-гамьсез булырга тырышып.
Идарә ишеген ачып керүгә, күзем иң беренче түрдәге өстәл артында утырган партсекретарь Гамбәриягә төште. Аның аз гына шадрарак озынча йөзе бик җитди, ә туп-туры миңа текәлгән яшькелтрәк күзләре эчке бер киная белән ялтырый иде. «Эләктеңме, энекәш!» – дияләр иде бугай бу ачуташ күзләр.
Тыгызлап борылган сәгать пружинасы кинәт ычкынган кебек, шундук йөрәгем күкрәгемә сыймастай ярсу белән тибә башлады.
Стена буенда үзенең чыбыркы сабы буедай тәмәкесен пыскытып, МТС механигы Комаров абый утыра иде. «Тәмәкесен пыскытып» дип, [МВ1] мин бүлмәне куе томан күк баскан зәңгәр төтеннән генә әйтүем, ә күзләре ничек карый аның? «Их, энем, энем!» дигәндәй үпкәле-рәнҗүлеме, әллә кырыс ачулымы? Моны шәйләр өчен, аның йөзенә күтәрелеп карарга кирәк, ә мин моны һич булдыра алмыйм, көчем җитми иде.
Комаров абый… Аңа һәркем шулай дәшә, ә исеме ничек? Монысын мин генә түгел, берәү дә белми иде бугай. Рус кешесеме ул, әллә керәшенме? Монысын да белмим, кемнәргә генә мәгълүмдер? Сөйләшүе, кайбер сүзләрне сәеррәк әйтүен исәпләмәгәндә, саф татарча үзенең. Җәй буе учетчик-заправщик булып йөргәндә, мин шуны гына белеп-күреп алдым: бөтен МТСында Комаров абый иң хөрмәтле, иң абруйлы кеше иде. «Комаров абый әйтсә, булды дигән сүз инде ул», «иптәш Комаровка әйтмичә булмас», «Комаров абыйдан яхшы түгел». МТСка барган саен, мин шундый сүзләрне ишетми калмый идем. Миңа шунысы гына гаҗәп иде. Комаров абыйның һәрвакыт кара перчаткалы уң кулы, тагып кына куйгандай, җансыз асылынып тора, сул кулы белән тотып күтәрмәсә, шулай асылынып торудан бүтәнгә ярамый да. Сыңар кулы белән ничек шулай барысын да булдыра ала икән ул?
Бервакыт, әле көзен генә, МТСтан ягулык алып кайтканда, Акмаңгай, капкадан чыгып бераз үтүгә, тез тиңентен күәс камыры күк былчыракка кереп батты, алгы көпчәкләрнең күчәр башлары да күренми. Чыбыркы селтәп-селтәп Акмаңгай мескеннең җиде кат бабаларын искә алып тамак ертырга тотынган идем, кемдер, килеп, арба артына иңен куйды: «А-ну, взяли!» Мин дә бар көчемә тәртәдән, тәждән тарта башладым: «Әйдәле, Акмаңгай!» Акмаңгай бөтен эче белән чыж-чыж сулый-сулый такыргарак баскач кына күреп алдым Комаров абый икән. – Атны солы белән кусалар, сыерны көйләп-җайлап куу әйбәтрәк икән ич, – диде ул, маңгай тирен сөртеп.
– Солысы булса, сыерга да ярап куяр иде әле, – дидем мин, оялуымны сиздермәс өчен яман турсаеп. – Аның каравы, менә, корыч айгырга «солы» ашатмыйсың бит.
– Апкайтам… Апкайтып җитеп булса…
– Слушай, үзеңнең дә эшләтеп карарга исәп юкмы соң корыч айгырны? Әйдә, безгә!
– Һе, җибәрә ди менә сиңа колхоз.
– Җибәрмәсләр микәнме? – диде дә Комаров абый, нидер исенә төштеме, кызу-кызу китеп барды. Инде хәзер Комаров абый мине «керосин карагы» дип гаепләргә килде микәнни? Кем-кем, Комаров абый бит!..
– Исән-саулыкмы соң, Минһаҗев? – дип сорап куйды Гамбәрия.
«Сау булмасам, әллә син доктормы?» – дип әйтәсем килде, ләкин мин бу юлы тел очыма килгән үҗәт сүзләрне эчкә йотып җибәрә алдым.
– Ярый әле, – дидем, мәңге томаулы борынымны тартып.
– Менә иптәш Комаровның сиңа бер үтенеч сүзе бар. Тыңлале, Минһаҗев.
«Үтенеч» сүзе эчкә җылы салды, мин, ниһаять, Комаров абыйга күтәрелеп карадым. Гадәттәгечә, нәрсәнедер исенә төшерергә теләгәндәй, уйчан-гаҗиз иде аның күзләре, башта уйлаганча, һич ачулы-кырыс та, үпкәле-рәнҗүле дә түгел иде.
– Энем, без теге вакытта сөйләшеп бетермәдек. «Колхоз җибәрсә, мин МТСка эшкә килергә каршы түгел», дигән идең син.
– Эһе.
– Менә хәзер җае чыгып тора. Тиздән тракторчылар курсы ачып җибәрәбез. Аңарчы, ремонт эшләрендә тракторчылар тирәсенә ияләшә торсаң?..
– Бу турыда ВКП(б) райкомы белән сөйләшенелгән, – дип сүзгә кысылды Гамбәрия.
– Бездә әйбәт кенә столовый бар. Көнгә ярты кило ипи биреп торабыз. Әгәр риза булсаң, мин ат җигеп килгән идем.
– Әни нәрсә әйтер бит. Аннары, дәү әни бар, Йәнис энем бар. Алар ни дияр?
– Киңәшергә кирәк, әлбәттә. Мин алай ашыктырмыйм, кайтып кил, энем, кайтып кил. Киңәш.
Өйгә таба минем аяклар бик җиңел атлады. «Керосин чәлдергәнне сизгәннәрдер», – дип, әни бик шүрләп калган иде анда, тизрәк кенә яңа хәбәрне җиткерәсе иде өйдәгеләргә. Риза булмый калмаслар. Көнгә ярты кило ипи бирәләр, ди бит. Ашханәсе тагын. Тик менә Йәнис энем генә бик нәүмизләнер инде. Бигрәкләр дә кендекләребез беректе. Нигә, ерак ара түгел, кайтып-килеп йөрергә була ич. Аннары, ничек тә дәү әнинең бу эшкә хәер-фатихасын аласы булыр. Изге дога белән башланган эш һәрвакыт уңайга була, ди, бит…
Аннары… Беләсе иде, минем болай МТС кешесе булып китүемә Факия ничегрәк карар икән?!
14
МТС кешесе. Механизатор. Бу исемгә ия булып алсаң, син инде ат, сыер җигеп йөрүчеләрдән бер башка өстенрәк. Сиңа Гамбәрия ише авыл түрәләре дә теләсә ничек җикеренә алмый, тагы да мөһимрәге – шундый закон бар: сиңа һәр хезмәт көненә өч килодан гарантияле түләү тиеш. Тиешен тиеш тә… Һай бу дөньяда һәр «тиеш» үтәлеп кенә торса икән!.. Ярар, бу турыда сүз үз чиратында.
Ул елны кыш буе МТС юлын таптадым.
Көн саен сигез чакрымны ары-бире таптыйм. Йәнис энем ифрат йомшак җылы нәни куллары белән беләкләремнән кочаклап озатып кала.
– Габделнур абый, кайчан утырабыз инде тракторга? Әйткән сүзеңне онытма.
– Онытма ди! Инде көпчәкләрен киертәсе генә калды.
Еш кына югары оч урамда Факия очрый. Әле мәктәпкә барырга иртә, укучыларының дәрескә килү-килмәү чамаларын барлап йөрүе аның.
– Сәлам механизаторга! – ди ул, бик матур булып ак бәс кунган керфекләрен сирпеп.
– Исәнме, Факия! Театрны кайчан карыйбыз?
– Игълан ябыштырылыр, караштырып йөр. Хәерле юл, Габделнур!
Эчтән генә җыр көйлим: «Өй артында шомыртым, яннарында чияләр. Чияләр дә миңа карап: «Син бәхетле», – дияләр».
Бәхетле? Әллә чыннан да бәхетле микән мин? Әнә ничек матур итеп елмая хәзер миңа Факия. Елмая икән, тиң күрүе дигән сүз түгел микән инде бу? Тиң үк булмаса да, тиздән тиңләшәчәгемне чамалавы микән? Ник, гади колхозчы гына түгел бит хәзер абзаң, ә ме-ха-ни-за-тор буласы егет! Шуны сизеп, шуны белдереп елмаюыдыр әле кызыйның. Ни генә булмасын, елмая!
Йәнис энемә: «Инде көпчәкләрен генә киертәсе калды», – диюем һич тә юату сүзе генә түгел. Курста укуыбыз шуннан гыйбарәт: ремонтлыйсы бер тракторны бергәләшеп ботын ботка, чатын чатка сүтеп ташладык та, хәзер шуны, төзәтәсе җирен төзәтеп, яңадан җыябыз. Комаров абый күрсәтеп тора, һәр частьның нәрсәгә кирәген бәйнә-бәйнә сөйли.
Көннәрем сизелми дә үтә. Уянып китүемә, күз алдыма, бәсле керфекләрен сирпеп, Факия килеп баса. Бәсле керфекләр… Бәсле булгач, чынлыкта салкындыр инде ул. Гаҗәп, шушы салкын керфекләр минем күңелгә көне буе һич бетмәс-сүрелмәс җылылык салып тора. Күңел тулы җылылык булгач, вакыт та ифрат тулы җылы-йомшак үтә, тән-беләк ару-талуны аз гына да белми икән ул.
Чабаталарым җитездән-җитез, «шыгырт-шыгырт»… Күңелдәге җыр әле моңсу, әле шаян: «Күз керфекләрем талганчы…», «Ачма тәрәзәңне…»
«Ачма тәрәзәңне…» – монысы аулак өйләрдә откан җыр. Клубта да җырларга ярыйдырмы, анысын белмим. Әй, гел «ярый-ярамый»ларны гына исәпләп яши башласаң! Әнә, Сираҗетдин абзый әйткәнчә, җаен-чамасын гына белергә кирәк.
Беркөнне Гөлҗамал әбиләрдә аулак өй иде. Әби каядыр киткән, кызы Сәрия аулык өйләр үткәрүнең беренче остасы. Шунлыктан яшьләр аеруча күп иде. Шыгрым тулы өй эчендә Факиянең дә булуын күңелем шундук сизде (күршеләр генә ич). Әнә почмакта кысылып утырган да шук-шаян сүзләргә әллә ни кысылмыйча, бияләйме, оекбашмы бәйләвен белә. Ул арада Сәрия агач карават артыннан җәймәгә төргән гармун тартып чыгарды.
– Әйдәгез, кызлар, егетләр, эчләр бушаганчы бер җырлап алабыз, – диде дә гармунын сузып та җибәрде. Сәриянең мәктәптә укыганда ук гармун шыгырдатуын белә идем. Исем китте, шундый шома-килештереп, шундый моңлы итеп уйный хәзер кыз. Үзе уйный, үзе җырын да сузып җибәрде:
Кердем алма бакчасына,
Алма җиргә коелган…
Башта кызлар, аннары егетләр җырга кушылды:
Җырламыйча түзә алмыйм,
Җыен дуслар җыелган…
Сәрия кинәт кенә дәртле бию көенә күчте. Уч төбе кадәрле генә калган идән уртасына чыгып, тыпыр-тыпыр биюләр китте. Мине дә уртага чакырсалар, тотам да Факия каршысына килеп туктыйм. Бу уемнан йөрәгем кысылып-кысылып куйды. «Кыюрак бул, егет, кыюрак», – дип кабатлыйм эчтән генә. Уема шулкадәр чумганмын, алдыма тып итеп басып та киттеләр. Күзләремне ачыбрак карасам, Факия! Әнә җитез генә урынына барып та утырды. Утырып өлгерде шул, инде парлап биергә хакыбыз юк. «Вәй, ачык авыз!» – дип үз-үземне тиргәп торганда, Сәрия коткарды.
– Әйдәгез, «Кәҗә ябыш»! – диде дә такмаклый да башлады: – Әке-пәке, ыш- кылаган сәке, тал башында сыерчык, син калып тор, син чык.
Һәр иҗек саен егетләрнең берсенең күкрәгенә төртеп үтә, соңгы «чык» сүзе кем күкрәгенә төртелсә, шул өйалдына чыгып китә. Менә бәхет, миңа чыгарга! Хәзер инде Сәрия шул ук такмак белән кызлардан берәрсен чыгара. Кемне генә чыгарыр икән, дип уйлап та бетермәдем, өй ишегеннән Факия килеп чыкты. Күрәсең, ашыктырганнар, сап-салкынга оектан гына чыкты.
– Факия, син минем киез итек башларына басып тор, салкын тияр бит, – дидем мин, башыма шундый әйбәт уй-сүз килүгә үзем дә шаккаттым.
– Оекбаш бик калын минем, – диде Факия.
Кап-караңгыда аның энҗе тешләре шундый да нурлы балкып китте. Бу нурлы балкыш йөрәккәйләремә үк килеп кадалды, башкайларым бик рәхәт әйләнеп китте. Ашкынулы җиңеллек белән Факияне күтәреп алдым да аяк битләремә бастырдым. Кулларым кызның биленнән урап алды, иреннәрем күзләрне чагылдыргыч шул балкышка үрелде. Факия йөзен бордымы, иреннәрем салкынча колак яфракларында чутырдады чутырдавын, әмма мин барыбер бәхет канатларында очып киттем.
– Габделнур, син бик матур җырлыйсың икән, ишеткәнем юк иде, – дип пышылдады Факия, кочагымда калып, әмма үзе, ике кулын күкрәгемә терәп, арткарак каерылды.
– Җыр капчыгым алай буш түгел.
– Театрда уйнарга сине генә чакырган булыр идек, белмәдек.
– Әллә Гамбәрия рөхсәт итмәдеме?
– Гел-гел аны гына тыңлап торсаң! Яшьләр уенына да баш булмый торсын әле!
Ишекне ачар-ачмас кузгатып куйдылар: безгә дигән вакыт тәмам, димәк.
– Факия, мин сине озата кайтырмын. Качмассыңмы?
– Минем арттан ук атылып чыкма только. Көтәрмен…
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com