Чәчмә әсәр
10 Июня , 04:20

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (12)

Кузгалырга торган Ташкент поезды астына ничек шуып төшкәнен үзе дә сизми калды Зилә. Илдары белән мүкәләп вагон астыннан теге якка чыкты. Анда тагын бер поезд килеп туктаган икән. Йөгереп барып, аның астыннан да чыгып шылды. “Ни гаҗәп соң, бу состав­лар кайчан бетә, теге якта тагын бер йөк эшелоны то­ра. Йә, Ходай, ярдәм ит”, – дип туктаусыз кабатлады Зилә. Илдарының әллә берәр җире бәрелде, әллә куркышыннан – шыңшый башлады.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (12)Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (12)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (12)

(Дәвамы.)

Юлчыларга бәрелә-бәрелә, пирожки-кыстыбыйлар сатып торучы хатынның лотогын “ялгыш” аударып, абына-сөртенә дигәндәй, алга атлады. Китте тавыш. Сатучы хатын җир ертып, Фәйзулланы аты-юлы белән сүгеп, ахмаклыкта гаепләде. ”Авылдан килгән тизәкче, дуңгыз көтүчесе”, – дип акырынып, җирдән кыстыбыйларын җыярга тотынды. Ә Фәйзулла, гүя берни дә тоймый, берни дә ишетми иде. Теге башта лимонад, сыра сатып торган кара халыктан бер шешә сыра сатып алды да, тыныч кына эчәргә кереште. Теге хатын ягына юри арты белән басты. Фәйзулланың берни булмагандай, тыныч кына сыра чүмергәнен күзәткән хатынның, кызыл чүпрәк күргән үгез кебек, җене котырды. Пирожки-кыстыбыйларын ташлап, Фәйзуллага килеп ябышты.

Нәрсә буласын Фәйзулла алдан ук чамалаган иде. Хәтта теге хатынның кайчан үзенә килеп ябышачагына кадәр. Сатучы инде суктым дигәндә, ул егылып киткән булды. Читтән караганда, чынлап та, Фәйзулланың башына таяк кисәге эләккән төсле тоелды. Бу адәм актыгының башына эләктерә алмаганына җенләнгән хатын, сүгенә-сүгенә, корбанын типкәләргә кереште. Җаен чыгарып, өелеп торган шешә тулы әрҗәләрнең астагысын аягы белән эләктереп тартты. Ир өстенә өелеп торган әрҗәләр дәррәү авып төште, кырдагы әрҗәләр дә аларга иярде. Сыра шешәләре, минераль сулар асфальт буйлап тәгәрәп китте. Күбесе челпәрәмә килде. Киоскасындагы кавказлы түзмәде, хатынга бер-икене ямады да, Фәйзулланы типкәли башлады. Моны күреп торган Фәйзулланың сакчылары аны яклап, теге кавказлыга барып ябыштылар. Кыстыбый саткан хатын исә, үз чиратында, үзенең конкурентының башына шешә белән тондырды. Ә тегесе җәһәт кенә башы белән сугып, теге сакчы-озатучының танавын җимерде. Башына шешә эләккәч, сакчыны кулыннан ычкындырмый гына җиргә ауды. Моны күреп торган берничә кавказлы якташларына ярдәмгә ташланды. Аларның сугышканын кызык күреп карап торган берничә кеше ирне уратып алдылар.

Шуннан китте сугыш, китте талаш-тарткалаш. Фәйзулла дөрес исәпләгән: аны бөтенләй оныттылар. Ул аяклар арасыннан хатынын эзләде, ләкин таба алмады. Зиләне саклаган марҗа, авызын ачып, мәхшәр күзәтә. Эш зурга китә башлады. Фәйзулла юри, битен каплап, читкә тәгәрәде. Янәсе битенә эләккән. Эшнең зурга китүен күреп, читтән генә күзәткән берничә милиционер, сыбызгы сызгыртып, сугышучыларны аера башлады. Кавказ халкы – кызу халык, тиз генә сүреләме соң алар! Милиционерларны да үз төркемнәренә тартып алып дөмбәсли башладылар. Вокзал тирәсендә тамак туйдырган, сугышырга сәбәп кенә эзләп йөргән бер өер яшь-җилкенчәк:

– Безнекеләрне кыйныйлар! – дип, сугышка кушылып киттеләр. Кем белән кемнең сугышканын да белер хәл юк. Фәйзулла, җаен китереп, әкрен-әкрен генә торып, шылу ягын чамалады. Тәүдә битен капла­ган килеш, бер киоск артына барып чүгәләгән булды. Аннан ниндидер әрҗәләр, киосклар арасына кереп чумды һәм юк булды. Ә перронда сугыш кызганнан-кызды.

Пассажир поездлары һәм йөк составлары астыннан бәрелә-сугыла, кайда тәгәрәп, кайда чүгәләп, цистерна-вагоннар астыннан үтә-үтә, үзе Зиләгә өйрәткән күпергә барып җитте. Көзге яңгырлар хикмәтедер, күрәсең, тезгә кадәр су ага. “Шайтан алгыры” дип уйлый-уйлый, бетон торбалардан салынган күпер ас­тына иелә биреп кереп китте. Күзгә төртсәң күренмәс караңгы. Фәйзулла алга атлады, кулларын сузып, сәрмәнә-сәрмәнә, торба стенага тотынып барды. Кул­га ичмасам берәр таяк та алмаган. Зилә, бала күтәреп, ничек атлады икән? Ә күперне таба алмаса-лар... Аларны каян эзләргә? Аның башыннан мең төрле уй килеп, һәрберсе меңгә үрелде.

Егет чакта күпер астыннан әллә ничә тапкыр үтте. Ничәмә еллар узса да, егет чаклары кичә генә булган кебек, берәм-берәм исенә төшә барды. ”Зиләләр генә качып котылган булсалар ярар иде, Зиләләр генә...” дип, суга лач-лоч баскан саен кабатлады. Эчтә ул кадәр тирән булмаса да, аяк йөзен күмә. Җитмәсә, төбе тайгак. Кайчан теге очка барып чыга инде? Элек бу кадәр озын төсле түгел иде...

 

X

Кузгалырга торган Ташкент поезды астына ничек шуып төшкәнен үзе дә сизми калды Зилә. Илдары белән мүкәләп вагон астыннан теге якка чыкты. Анда тагын бер поезд килеп туктаган икән. Йөгереп барып, аның астыннан да чыгып шылды. “Ни гаҗәп соң, бу состав­лар кайчан бетә, теге якта тагын бер йөк эшелоны то­ра. Йә, Ходай, ярдәм ит”, – дип туктаусыз кабатлады Зилә. Илдарының әллә берәр җире бәрелде, әллә куркышыннан – шыңшый башлады. Хатын улын ты­нычландырып тормады. Каты гына:

– Ходай хакы өчен, тукта! – дип чак әйтә алды. Бала да аңлый, күрәсең, шунда ук тынды.

Ул ярыйсы гына авыр. Муеннан кысып кочаклагангамы, тын алуы авыр. Зилә тирләп чыкты, хәле бетте. Ә бит хәтсез йөгерергә кирәк. Менә бу состав артында утлар бөтенләй аз. Ярым караңгы. Җитмәсә, тимер юл араларына салган вак ташлар йөгерергә комачаулый. Әнә бер төркем тимер юлчылар, ниндидер эш белән мәшгульләр. Берсе Зиләгә каршы чыгып:

– Монда йөрмә, ярамый, тыела, кире борылыгыз! – дип, Зиләне туктатырга уйлаган иде дә, хатынның куркудан һәм һава җитмәүдән зур ачылган күз-авызларын күреп, читкә тайпылды һәм Зилә артыннан: – Бу юлдан хәзер “Скорый” үтә. Бәреп екмасын үзеңне, – дип кычкырып калды. Зилә әллә ишетте,  әллә юк. Ире өйрәткәнчә, бераз йөгереп барды, шуннан кире тимер юллар читендә үскән чаган агачларына таба чапты. Монда караңгы. Тимер юл буена чыкты чыгуын, ә күпер юк. Алгарак атлады. Хәзер йөгереп булмый, караңгы. Берәр чокырга очып, имгәнүең бар. Күңеле белән сизде: шушы тирәдә булырга тиеш. Танауга шәһәр чокырларында гына ага торган суларның сасы исе килеп бәрелде. Яр кыры икән. Агач-куакларга тотына-тотына, аска төште. Шабырдап су акканы ишетелә. ”Менә кайда икән Фәйзулла әйткән күпер”, – дип уйлады Зилә. Караңгыда күперне чак шәйләде ул. Фәйзулла “суы юк” дип әйткән иде бит, югыйсә. Егерме елда нәрсә булмас. Әнә, яңгырлар ничек ява. Шушы күпер булса гына ярар иде. Фәйзулла да котыла алса, нинди яхшы булыр иде. Аллаһымм,  ярдәм ит! Шушы ятим, шушы гарип хакына дип, Ходайга ялварды ул. Ни булса – шул булыр. Төнлә биредә бүтән күперне каян табасың инде. Илдарын тагын да ныграк кочаклап, аягы белән капшана-капшана, күпер авызына кереп китте. Бозлы су аякны өшетә, җитмәсә, ботинкаларының кунычына да тулды. Су ас­тындагы бетон да тайгак. Зилә бер кулы белән Илдар­ны күтәреп, икенче кулы белән бетон торба стенасына тотынып, җай гына алга атлады.

Башка әллә нинди уйлар килә. Уйлап бетәрлек тә, очы-кырыена барып җитәрлек тә түгел. Дүшәмбегә яңадан барып кайтсалар, акчалары да булыр иде әзрәк. Шушылай качып бозлы судан да барырга туры килмәс иде. Ул кадәр акчаны соңгы елларда Зилә бөтенләй күрмәде. Элек, кайткач өй салырга, аннан берәр “Жигули” алырга дип, тиенләп җыйган акчалар җилгә очты. Әтисе гел әйтә торган иде: “Акча бүген – бер йөк, иртәгә – көл, чыгарып түк”. Урысча әйтсәң, ”деньги сегодня – воз, завтра – навоз”. Наркотиклар белән юлда эләктерсәләр, кимендә ун ел бирәчәкләр. Бу заманда кемнәр генә акча эшлим дип, наркотиклар ташымый. Кеше кайгысы, кеше күз яше белән су­гарылган акчаның барыбер бәрәкәте булмаячак. Шул наркотиклар аркасында, күпме гаилә таркала, бала­лар юлдан яза. Иң күркәм гаиләләр юкка чыга. Аллаһ сакласын, Аллаһ сакласын андый акчалардан. Нишләп бу су асты бигрәк тайгак? Уңайсызрак бассаң, егылуыңны көт тә тор. Ярый ла ире теге башта көтеп торса... Зилә лач-лоч судан атлый-атлый, бертуктау­сыз ирен уйлады. Ни эшли икән? Их, Фәйзулла, Фәйзулла. Нинди матур итеп яшәделәр алар. Дөнья­лар бозылмаса, тагын да матуррак, тагын да соклан­гычрак булыр иде дә бит тормышлары.

Тимер юл шавы күптән югалды. Тик бервакытны гы­на җир тетрәгән, күк күкрәгән тавышлар ишетелеп калды. Теге тимер юлчы әйткән “скорый” поезд үтте ахры. Менә тагын алда динамиктан диспетчер тавыш­лары, тепловозларның гудоклары ишетелә башлады. “Торба күпернең икенче очына чыгып җитеп киләбез, күрәсең”, – дип, Зилә адымнарын тизләтте. Анда та­вышлар көчәйгәннән-көчәйде, тонык кына ут яктысы да шәйләнә башлады. Зиләгә көч, куәт кереп киткәндәй булды. Адымнар үзеннән-үзе җитезләнде. Тик шәп барып булмый. Аяклар тая. Очып кына чыгар иде дә бит Зилә бу сасы, бозлы сулы күпер астыннан. Юк кына шул. Юк кына. Бетон күпер эчендә инде җил искәне дә сизелә, һава да чагыштырмача сафланды. Әнә, шәһәр утлары да аерымачык күренә. Инде чыгып җиттем дисә, күпернең бу ягы аркылы-торкылы тимер рәшәткә белән каплап куелган. Менә сиңа мә! Зилә, нишләргә дә белми, үрсәләнүдән бөтенләй чарасыз калды. Рәшәткәне селкетеп, этеп карады. Кайда ул, кымшанмый да. Илдарын кочагыннан төшерде, үксеп елап җибәрде. Зиләнең елаганын ишетеп, улы да аңа кушылды. Бер җае булырга тиеш бит, булырга тиеш. Зилә бераз тынычлана төште, суык суга бастырган Ил­дарын кабат кулына алды. Тагын тимер рәшәткәне селкетергә кереше. Юк, селкенеп карамый, каһәрең. Шул вакытта суда лач-лоч атлап, кемнеңдер килгәне ишетелде. Зилә тынып калды. Шул вакыт үзенең исе­мен ишетте. ”Әйе, без монда”, дип әйтергә башын бо­руы булды, чигәсе белән өстән чыгып торган очлы ар­матурага килеп тә бәрелде.

– Ах! – дип кенә әйтеп куйды да, Илдарын кочагын­нан да ычкындырырга өлгерми, суга чалкан ауды. Малай исә куркышыннан өнсез калды. Чөнки рәшәткә аша ниндидер куе зәңгәрсу томан сыман бер шәүлә керде. Илдар, коты очып, үзе дә сизмәстән, әнисе ко­чагыннан ычкынып, рәшәткәгә таба атлап китте. Ул, тимер рәшәткәгә ябышып, куркышын баса алмый, кычкырып елап җибәрде. Ул арада баланың чырылда­вын ишетеп, иелә-иелә йөгереп Фәйзулла килеп җитте. Хатынның яртылаш суда яткан гәүдәсенә чак абы­нып егылмады.

– Улым, шаулама, берүк тукта, – дип, хатыны аша атлап, Илдарының авызын учы белән каплады. Бала нык курыккан, ахры, туктарга уйламый да. Шуннан ул башындагы кепкасын салып, Илдарның авызын каплады. Улы да тынычлана төште, бераздан бөтенләй тынды. Фәйзулла суда яткан Зиләне читкәрәк күчерергә тырышты. Тик бетон тайгак. Зилә гәүдәсе белән шуа да, кабат суга утыра, шуа да кире суга төшә. Фәйзулла эчтән генә: “Ярый әле башы белән суга төшмәгән”, – дип уйлады. Белми иде шул Фәйзулла ни өчен хатынының башы су эчендә ятмавының сәбәбен.

Әллә су салкынына, әллә Фәйзулланың бертуктау­сыз үзен күтәрергә тырышуын тоеп, Зилә тиз һушына килде. Тәүдә хатын ни булганын аңламыйрак торды. Әмма тиз арада үзләренең нинди хәлдә калганлыкла-рын исенә төшереп:

– Ипләп, өстән бер тимер чыгып тора, шуңа чикәне бәрдем. Бәрелә күрмә, – дип, ирен кисәтте. Фәйзулла хатынының башын, чигәсен ирене белән генә капшап чыкты. Җәрәхәт бик тирән түгел, шулай да әзрәк кан саркый. Ул моны күрмәде, тик җылы канның тозын гына тойды. Хатынының җәрәхәтенә пычрак куллары белән тотынырга курыкты. Зилә бөтенләй айнып:

– Чыга торган урында тимер рәшәткә. Арттан эзәрлекләсәләр, беттек, – диде.

Фәйзулла:

– Күрдем, берәр нәрсә уйларбыз, – дип җаваплады да үрелеп рәшәткәне тарткалап карады. “Арматурасы бик калын түгел икән, тик кем ябыштырган бит әле. Фәйзулланың үзе кебек эшне җиренә җиткереп эшли торган кеше булса, эшләр хөрт, һич чыгармын димә. Берәр ялкавы, йә өйрәнчек булса, ябыштырганны куптарырга була! Шулай уйлый-уйлый, бармаклары белән, җөйләрне капшап чыкты. “Әлбәттә, өйрәнчек эше. Ике як кырда һәм өстә берничә урында юньле-рәтле ябыштырмаган. Бу як кырдагысын куптарып була, өстәге җөе дә исем өчен генә”, – дип, Фәйзулла җан көченә арматурага ябышты. Зилә дә килеп тотынгач, рәшәткәнең бер тимере селкенгән сыман булды да, ябыштырган җөеннән шартлап купты. Бала сыярлык тишек хасил булды. Икәүләп шуннан улларын рәшәткәнең икенче ягына чыгардылар. Зилә Илдарга:

– Улым, рәшәткәгә тотынып, судан читкәрәк кит тә, утырып безне көтеп тор, – дигәч, Илдар:

– Ярар, – диде дә рәшәткәгә тотынмый гына алпан-тилпән атлап, чирәмгә барып утырды. Бу хәлне күргән Зилә белән Фәйзулла өнсез калдылар хәтта. Шатлыгының чиге булмаган Зилә:

– Күрдеңме, күрдеңме, әтисе, улыбыз үзе атлап китте! – дип, шатлыгыннан нишләргә белмәде. Алар, канатланып, куптарып кәкрәйткән арматураны бөтен көчләре белән үзләренә тарта башладылар. Арматура түзмәде, тагын бер җөеннән купты. Тишек бераз зурайды, олы кеше сыярлык хәлгә килде. Зилә чыга башлаган иде дә, юк, сыймады. Шуннан ул иренә:

– Син бит миннән кайтышраксың, тәүдә син чык, теге яктан тимер кисәге табып каерырсың, – дигәч, Фәйзулла кыенлык белән генә булса да кысылып чыкты. Яр буенда берәр торба кисәге табылмасмы дип, капшана-капшана эзләп китте.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (12)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Фәйзулла. Повесть (12)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас