Чәчмә әсәр
9 Июня , 17:45

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (6)

Күрмәдең, белмәдең шул, Габделнур. Күргән булсаң, белгән булсаң, бу тормышта бергә-бергә атлар идек, бергә-бергә укыр идек тә бер-беребезгә тиң дә булыр идек. Хәзер соң шул инде. Хәзер әнә мин кем дә, син кем?

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (6)Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (6)
Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (6)

…Уянып китүгә, башта һич аңламый яттым: кичке эңгерме бу, әллә таң атып киләме? Сәке турында дәү әни намаз укып утыра иде. Сәхәр намазымы бу, әллә икенде, әллә ахшам намазымы? Хәтерем ачыклана башлады. Төне буе басуда атым белән адашып йөрдем бит. Көндезен районнан күрсәтмә килеп төште: фәлән центнер өстәмә задание сезгә, бүген үк үтәгез! Фуражга дип калдырган такы-токы солыны төяп, өчебез алты ат белән кичкырын юлга чыктык. Иябаш авылында атларны бераз ял иттереп, иртәнге якта Арчага килеп җиттек. Өстәмә задание бер безнең колхозга гына җиткерелмәгән, заготзерно капкасында ике-өч дилбегә буе чират тезелгән иде. Олауларыбызны бушатып чыкканда, тагын көн кичкә авышкан иде инде. Көчәнә-көчәнә капчык күтәреп, чиратсыз гына алданрак үтәргә маташа-талаша җаным да, тәнем дә ахыр чиккә җитеп арыган-талчыккан  иде, кайтыр юлга чыгуга эреп йокыга да киткәнмен. Дер-дер калтыранып уянып китсәм, дөм караңгы. Атымның бер кара чүмәләне кырт-кырт кимерүе, ябынган торыпшага шыбыр-шыбыр яңгыр сибәләгәне генә ишетелә. Сикереп торуга, учларыма мәңгегә ябышкан чыбыркым белән атны каезларга тотындым: «Кая килеп төртелдең син, үләт себергере! Иптәшләрең кайда да минем тагын бер атым кайда?» Еракта ялгыз ут җемелди иде, атны шунда таба куалый башладым. Һаман да камыл өстеннән, әллә сөрелгән, әллә кысыр басу буйлап барам, кайчаннан бирле инде юлга чыкмыйм. Авылга килеп җитеп, утлы тәрәзәле йортка керсәм, авыл Советы икән. Түр стенадагы саргылт рамлы Сталин рәсеменнән, янәшәсендәге калын гына түбәле, ян боргычлы телефоннан моны шунда ук сизеп була иде. Телефон төбендә, чал башын тезләренә кадәр үк салындырып, бер бабай гыр-гыр йоклап утыра. Бабайны танымыйм. (Совет йортлары бер-беренә бик охшасалар да, бабайлар алай охшашлар түгел шул.) Түшәмнәрне күтәрердәй итеп гырылдаса да, йокысы бик сак икән бабайның. «Кем йөри анда?» – диде ул калын-көр тавыш белән, йомык күзләренең бер генә керфеге дә селкенмәде. «Кайсы авыл бу?» – дидем, каткан иреннәремне көчкә кыймылдатып. Бабай күзләрен ачты: «Мосафир икән әле. Нәрсә, улым, адаштың мәллә? Шундый инде безнең бу як юллары. Ярар, бераз ял ит, җылын да, үзем тынычрак юлга озатып куярмын. Батырша юлына. Әйләнчегрәк булса да, анда шул җен-бичуралар якын да килә алмый. Син, улым, мичкә бик терәлеп утырма, итәгеңә тагын бер җен малае ияреп чыкмасын. Бу өйдә дә мыж алар».

Бабай озатып куйган юл буйлап бераз китүгә, күз алдыма ул бүлмәдәге тырпау мыеклы рәсем күз алдыма килеп басты да эчемне тагын салкын калтырау алды. Әллә туңу, әллә курку калтыравы. Моннан котылу өчен, тагын чыбыркымны селтәнә башладым. Чарт та чорт яшеннәр уйнатам ат сырты өстендә. Сыртын гына түгел, корсак асларын, тагы да калка төшкән кабыргаларын, кутырлы аякларын каезлапмы-каезлыйм: «Күрәселәрем бар икән син хайван белән, үләт! Ник югалттың мең кат үткән юлны, ник?! Ашаган җиренә сыер да кайта, ә син ат кисәге бит, йолкыш, ат нәселе, мур кыргыры!» Атым адымнарын тизләтте. Яктыра башлады. Күрәм: бөтен эчен җыерып-куырып китереп, актык көчләре белән гыж-гыж атлый малкаем.

Шунда әллә нәрсә генә булды миңа. Ничә еллар иң кадерле малым күк саклап кына йөрткән чыбыркымны әллә ничәгә сындыра-сындыра читкә атып бәрдем дә, арба төбенә сузылып ятып, сулык-сулык җылап җибәрдем. Үзем җылыйм, үзем әй тиргим үз-үземне, тетмәмне тетәм: «Ат малкайның чеметем дә гаебе юк монда, син үзең ике аяклы хайван, ерткыч син, беләсең килсә. Атларга дигән соңгы капчык солыны, ни гомер чират тора-тора, төнсез элеваторга бушатып кайтып киләсең түгелме? Һе, кушкач бушатасың инде аны… Ә… Кем куша соң? Әй, сугыш инде, мең каһәрле сугыш. Шулай да, нигә инде атларның авызыннан өзеп, соңгы солыны да илтеп тапшырырга? Фронт өчен…Тиздән җир сөрәселәре, шулай ук фронт өчен яңа уңыш үстерәселәре бар бит ул җанашларымның, беләсезме шуны?! Беләсезме-е-е?!

Мин чытырдатып йомарлаган ике йодрыгымны шактый ара һавада селтәп бардым.

Үзем сулык-сулык үксим, бөтен тәнем кайнарлы-суыклы дерелди иде.

Йә инде, әгәр кайтуына тәмле башагы, солысы көтеп торса, чит басудан чирәм-салам чүмәләсе эзләп юл тайдырыр идемени ул малкай? Юк бит, нәрсә көтә аны конюшнида? Баш-башлары уем-уем кимерелгән буш тагарак. Ә син шул бичара җанашымны каезлапмы-каезлыйсың, ерткычлык ич бу! Никадәр рәхимсезлек!..

Атым таныш олы юлга килеп чыкканда караңгылы-яктылы иде әле. Малкай, такырга чыгу белән туктап, бик озак уфылдады, аннары, арт аякларын аерыбрак басып, озаклап, күбекләп-күбекләп агызды. Бу вакытта койрыгын селтәп-селтәп куючан ат халкы. Моның алай шәбәергә дә хәле калмаган иде бичараның.

Күк йөзен әллә бигрәк куе болыт баскан идеме, конюшнига килеп туктаганда да эңгер-меңгер иде әле. Атымны ашык-пошык тугардым да, Нәбиулла абый күзенә чалынганчы, тизрәк моннан шылу ягын карадым. Юкса Нәбиулла абыйның әлеге «Җен әвәләгән нәрсә!» дигән кара тамгасын миңа да чәпәләгәнен көт тә тор. Никадәр генә караңгы иртә булмасын, монысы миңа аяз көн күк ачык иде.

Үтәли чыланган бөтен тәнем дерелди, тешем тешкә тими иде.

…Инде менә кайчан соң әле бу? Көн буе йоклаганмынмы, әллә бер төн, бер көн үткәнме? Моны сорашыр идем, дәүәнине намазыннан бүләргә ярамый, әни кайда икән соң? Әле кичке нәрәттән кайтмаганмы, әллә торып эшкә чапканмы? Нигә мине уятмаган?

Дәү әни намазлыгыннан кузгалуга, ишектән әни дә килеп керде.

– Арганнарың чыгып беттеме, улым? Тәннәрең бик авыртмыймы? – диде әни, тиз-тиз килеп, маңгаема кулын куеп алды. – Тамагың авыртмыймы?

– Бер җирем дә авыртмый, – дидем мин, юрган астында гына киерелә-киерелә. – Рәхәт икән ул туйганчы йоклагач.

Шунда ук, артыма без белән чәнечкәндәй, кинәт сикереп тордым.

– И, миңа җигәргә ат та калмагандыр инде анда. Нигә уятмадыгыз?

– Бүген ат җигеп тормассың инде, улым, – диде әни, бераздан өстәп куйды: – Башка бер эш чыгып тора әле сиңа.

– Нинди эш ул?

– Әйдә юын, аша-эч, сөйләрмен, – диде әни. Үзе гел тәрәзәгә карый иде.

Мин чокырымны тәлинкәгә каплап куйгач кына, әни яныма килеп утырды.

– Бар ышаныч синдә, улым.

– Нәрсә, әни?

Әни сөйләп бирде. Районнан яңа күрсәтмә кәгазе килгән. Атларның сабан тартырлык та хәлләре калмаганлыгын искә алып, диелгән анда, колхозчыларның үз хуҗалыкларындагы сыерларны җигәргә өйрәтергә, язгы кыр эшләрендә хуҗалык сыерларын киң файдаланырга, диелгән. Әни бу заданиенең төгәл саннарын да әйтеп бирде. Фәлән числога фәлән баш сыерны өйрәтергә. Тикшерү булачак, әгәр бу задание үтәлмәсә… Сугыш чорының законнары бик каты. «Энкевыды» кешеләре дә катнашачак бу тикшерүдә.

Әни шуларны сөйләде дә сак кына иңбашымнан сыйпап куйды:

– Бар ышаныч синдә, улым.

– Менә бер кызык. Мин нишли алам ди монда?

– Район кәгазе өченче көн үк килде инде. Сез Арчага чыгып киткән көнне үк.

– Атларның соңгы ризыкларын төяпме?

– Улым, сүзеңне үлчәбрәк сөйли торган бул, яме.

– Һe!…

– Без идарәдә җыелып сөйләштек-киңәштек тә бу эшне, баш конюх буларак, Нәбиуллага тапшырырга дигән карарга килдек… Тик… – Әни, шул җыелыштагычадыр инде, тавышын күтәребрәк кызу-кызу сөйләгән җиреннән тукталып калды, тирән генә көрсенеп куйды. – Кая ул! Башка чакта ни карусыз Нәбиулла бу эшкә якын да килми. «Ата-бабада булмаган эшкә тотыныр хәлем юк», – дип аяк терәде.

– Һе! «Җыен җен әвәләгән нәрсәләр» дип тә әйтмәдеме үзегезгә?

– Анысы, савым сыерларны җигү булмаса да, үгез җигеп җир сукалау булган бит инде. Әнә Шәймәрдән абыең сөйли иде. Украин якларында сукага үгез җигүне атка караганда кулайрак күрәләр, ди иде.

– Ә үзе бер дә үгез җикмәде. Гел кызыл турыны…

– Улым, әйтәм бит, сүзеңне үлчәбрәк сөйли торган бул әле син… Авылда үгез җигүнең ибен-җаен белүчене табып булмады инде. Сораша торгач белдек. Әнә Бирәскәдә бар икән ул андый карт. Теге Герман сугышында, плен калып, Польша ягында үзе үгез җигеп җир сөреп йөргән. Ул картны инде районда да белеп алганнар. Кичәгенәк райкомнан шалтыраттылар. Үзегез булдыра алмасагыз, Бирәскәгә барып өйрәнеп кайтырга кеше җибәрегез, диләр. Аның бит камыт-ыңгырчаклары да бүтәнчәрәк кирәктер…

– Һе! Алай булгач, район кешеләре нигә үзләре өйрәнеп кайтмый? Өйрәнеп кайтсыннар да эшләп тә күрсәтсеннәр.

– Улым, җаным, күпме әйтергә була: сүзеңне үлчәбрәк сөйлә әле, ә! Әйтәсең дә бит, әүвәле район кешеләре үзләре өйрәнеп кайтсыннар, дип. Булмый шул алай. Эш башында утыручылар куша гына белә. Алар кушканны үтәмәү бер вакытта да яхшыга түгел, бары тик яманга, афәткә генә китерә. Элек-электән шулай китте. Аңла әле син, улым. Безнең Акмаңгай быелмы? Әни сүздән калды. Куллары гел өстәл башын сыбарыбер кысыр калды бит…

– Нәрсә, әллә үз сыерыңны җикмәкче буласың инде?

– Аңла әле син, улым. Бирәскәгә барып, ибен-җаен күреп өйрәнеп кайтсаң, Аллага тапшырып, икәү тотынып карар идек.

Нәрсә сөйли бу әни? Күп йоклагач, әллә аңкы-тиңке бер саңгырау булып тордыммы мин бүген?

Акмаңгай – безнең бар өметебез, бар юанычыбыз. Узган яз ике сарык, кара кәҗә, әнинең чулпылары, тагын нәрсәләрдер бәрабәренә ирешкән ифрат матур кашка танабыз менә-менә сыер була дигәндә генә – менә сиңа мә – камыт!

Әни үзе кат-кат сөйләгәне бар. Сыерга ирешү әти мәрхүмнең хыялы булган.

Инде менә шул гаилә хыялына әни үзе үк богау салырга маташа түгелме соң?

Минем бөтен җаным кайный-актарыла, әллә ниләр кычкырасым, ниләрдер җимерәсем, ниләрдер орасым-бәрәсем килә иде.

 Почмак якта дәү әнинең тын гына дога укуы ишетелде: «Ходаем, сабыр бир», – дигәне генә аңлашыла иде.

Бөтен ярсуымны эчкә җыеп, тәрәзә каршына килеп бастым.

– Ике аягымның берен атламыйм, – дидем, үтә дә киребеткәнләнеп.

Өйдә тып-тын булып калды. Почмак якта Йәнис энемнең, торып, яланаяк чап-чоп йөгереп үткәне ишетелде.

Әни өстәл янында ни әйтергә дә белми утыра иде. Менә ул акрын гына торып басты, аннары, кинәт хәлсезләнеп киттеме, лап итеп кире утырды.

– Иртәгә тикшерү киләчәк. Ашарлар инде башымны. Ходаем, ниләр генә күрәсе бардыр башкайларымның. Прсидәтелгә нәрсә, кул-кулны юа, бөтен район кешеләрен майлап бетергән инде ул. Мине генә виноват итәчәкләр…

Йәнис энем бу якка чыкты, туп-туры миңа килеп сарылды:

– Габделнур абый, бүген атка мине дә утыртып йөртәсең инде. Ату гел йоклап калам… Бүген эләктең…

Мин, нәкъ Шәймәрдән абый гадәте буенча, сабыйның борын очына бармагым белән басып куйдым:

– Утыртам, Йәнис, утыртмыйча! Атка гына түгел, сыерга да утыртып йөртермен әле мин сине, энекәш.

 

 

12

 

Факия, Факия… Кызык инде, малай. Моңарчы минем өчен әллә бар, әллә юк иде ул җитен чәчле кыз. Мәктәптә укыганда, класс бүлмәләре янәшә, тәнәфес саен очрашабыз, шул җитен чәченнән тартып китүдән башка сөйләшкән дә, чәкәләшкән дә булмады. Әйткәнемчә, мин ТПУмнан соң укымадым. Факия укыды. Сугыш башлангач та ташламады укуын. Әтисе сугышка китмәде. Ниндидер чирен таптылармы, бүтәнгәме, анысын белмим. Әтиле кызга укырга да укырга инде. Унны бетергәч, районга барып, тагын ничәме ай укыды да авылыбыз мәктәбенә укытучы булып кайтып төште. Шул ике-өч айда тәмам үзгәрде кыз. Аяк атлаулары үк бүтән, әкиятләрдәге зифа аккош йөзеп килә диярсең. Ул күз карашлары! «Сез нәрсә беләсез соң?! Бик сөйләр идем, аңламассыз шул мине» дия кебек бу коңгырт серле күзләр. Кара инде, шул курска укырга киткәнче, гел телемә нәрсә килсә, шуны әйтеп була иде аңа, ә хәзер, Факия күренсә, телем тотлыга да кала. Телем тотлыга, ә күңелгә шундый рәхәт аңа карап торулары. Аерылып киткәч тә әле күңел тулы шул рәхәт җылылык бик озакка кадәр сүрелми, күз алдында гел шул сизелер-сизелмәс кенә елмаюлары. Серле дә, моңсу да…

– Кичер мине, Факия. Моңарчы сукыр булганмын мин. Гап-гади бер пумала баш дип кенә күргәнмен мин сине. Ә син бит… син бит фәрештә икәнсең. Юк, фәрештә Аллаһ кушканны гына үтәүче, дип сөйли дәү әни. Ә син үзең алиһәдер, Факия. Матурлык, ярату алиһәсе…

– Күрмәдең, белмәдең шул, Габделнур. Күргән булсаң, белгән булсаң, бу тормышта бергә-бергә атлар идек, бергә-бергә укыр идек тә бер-беребезгә тиң дә булыр идек. Хәзер соң шул инде. Хәзер әнә мин кем дә, син кем?

– Юк, соң түгелдер әле, Факия. Сиңа тиң булыр өчен бөтен көчемне җигеп тырышырмын. Ышан гына, Факия!

– Белмим, белмим, Габделнур! Миңа тиңнәр авылда, районда да юктыр ул. Миңа тиңнәр әле сугышта йөри, тиңсез батырлыклар күрсәтә. Менә тиздән сугышлар бетәр, миңа тиңнәр – батырлар, матурлар кайтып та җитәр.

– Яшем җитеп алсалар, әллә мин ким сугышыр дип беләсеңме? Син бары тик ышан гына миңа.

– Белмим шул, Габделнур, белмим.

– Ышан, Факия! Сөеклем, багалмам, күз нурым, ышан!

«Сөеклем, багалмам, күз нурым…» Кара инде, нинди матур сүзләр килә күңелгә. Ә телемне әйләндереп, белмим, үзенә кайчан әйтермен икән мин ул сүзләрне?.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас