

(Дәвамы.)
IX
Көндезге унберләр тирәсендә эт өргән тавыш ишетелде. Бертуктаусыз авыр уйларга бирелеп, алда нәрсә булырын белмичә, билгесез көтүдән йончыган Зилә, моңа шатланып куйды. Күп тә үтми, Гоша килеп керде. Артыннан, кулларына ике зур юл сумкасы күтәреп, кичә Зиләләрне каршы алган ир дә ияргән иде. Гоша ниндидер ишарә ясагач, сумкаларны калдырып чыгып китте. Шуннан соң Карчыга танау:
– Йә, ничек? – дип сорап куйды. “Без риза”, – дигән җавап ишетеп, канәгать елмайды һәм зур сумкаларга ишарәләп: – Сезгә юл кирәк-яраклары, өстегезне алыштырыгыз. Монда киемнәр, ә монысында ризыклар. Бүген кич юлга кузгаласыз. Билет – кесәдә, – дип, үз кесәсен шапылдатып сугып алды. Шуннан: – Ял итегез, – диде дә, Зилә белән Фәйзулланың ни әйтерләрен дә көтми чыгып китте.
Тагын авыр минутлар башланды. Иң авыры – бу дөньяда якыннарыңны югалту белән билгесезлек икән. Алар, кичне җиткерә алмый, ут йоттылар һәм катгый бер карарга килделәр: качарга, ничек кенә булса да качарга. Тик алар кайда һәм кайчан качарга икәнлеген белмиләр иде әле. Кайда туры килә, шунда. Ә әлегә кичкә кадәр тыныч кына көтәргә булдылар.
“Ит изгелек, көт явызлык” шушы була инде. Нәрсәгә кирәк булды соң аларга бу сары чемоданнар? Чиләбегә кадәр алып кайтыгыз, Аллаһ хакы өчен, дигән булды бит әле. Юха еландай ничек бөтерелде теге хатын. Йә, акчага ялланган, йә үзе үк шул бандада йөргән юлбасардыр әле. Ни булса, шул булыр. Бер җае чыгар әле”, – дип, үз-үзен тынычландырды Зилә. Үз уйларыннан үзе арып, бөкләнеп диванга менеп яткан иде, изрәп йоклап та китте.
Гоша килгәндә Зилә йокысын туйдырып, бераз тынычланып, Маруся түти белән әкрен генә сөйләшә-сөйләшә, чәй эчә иде. Маруся түти, Зиләнең телен теш артында тотачагына вәгъдә алып, күп нәрсәләр сөйләде. Монда Гошадан да зуррак башлыклар бар икән. Күп түрәләр һәм милиция сатып алынган. Гоша аларның бер хезмәтчесе генә, ди. Маруся түти әллә куркыта, әллә чынлап сөйли. Зилә бик ышанып та бетмәде. Шулай да түти сөйләгәннәрне хәтеренә сеңдерә барды. Карчыга танау килеп кергәч:
– Йә, кунаклар, ничек, әзерсезме? Әзер булсагыз, бик яхшы. Тәүдә үк шуны әйтәм: сезне Дүшәмбегә барып җитмәс борын ук каршы алырлар. Шул ук стансада киемнәрегезне алыштырып, фәлән-фәлән номер поездга кире утырасыз. Калганын шунда аңлатырлар. Менә билетлар һәм документларыгыз, – дип, Зиләләрнең югалган дип исәпләнгән документ-кәгазьләрен бирде.
Зилә чак: “Нинди кабәхәт бәндәләр икән сез!” – дип кычкырып җибәрмәде. Шулай да әлләни әһәмият бирмәгән кеше кебек кыланып, үзләренең документларын һәм билетларын алды.
– Әйдә, ашыгыгыз, сезне машина көтә, поезд бер сәгатьтән кузгала, – дип, Гоша аларны ашыктырды Зилә улын киендерә башлаган иде:
– Ә улыгызны сез кайтканчы Маруся түти карап торачак, – дип, Зилә белән Фәйзулланың төне буе корган уй-планнарын берьюлы челпәрәмә китерде. Бу сүзләрне ишеткән Зиләнең йөзе бөтенләй үзгәрде, өстәл янындагы урындыкка “лып” итеп утырды да:
– Балакаемны ташлап мин беркайда да бармыйм Теләсә нәрсә эшләтегез. Сезнең ихтыярда. Әйттем – бетте, – диде дә, нәфрәт тулы күзләрен Карчыга танауга төбәде. Гоша исә үз чиратында каш астыннан сөзеп, әлегә Зиләдән башка беркем дә каршы тора алмаган авыр карашын аңа төбәде. Карчыга танау бу юлы карашына бөтен көчен туплады. Кичәге таныш зәһәр караш дулкыны бөтен авырлыгы, бөтен көче белән Зиләгә килеп бәрелде. Әйтерсең дә Зиләне кайнар су белән коендырып, аннан суык бәкегә ташладылар. Бөтен тәне сулкылдап, чемердәп китте. Йөрәкнең тибешен туктатырлык дулкын аны баса башлады. Бөтен көчен, бөтен ихтыярын туплап, Зилә шушы дулкынга карышты. Күз карашлары белән бер-берсен җиңәргә тырышып, ике арада сугыш башланды. Тәүге мизгелдә башы әйләнеп, стеналар өстенә авып төшкәндәй булды. Гүя дөньяның асты өскә килде. Тиздән Зилә упкынга, караңгылыкка очачак иде. Чегән хатыннарына ничек каршы торырга икәнлеге турында аның ишеткәне бар иде. Бу турыда укыганы да булды. Шулар кинәт Зиләнең исенә төште һәм ул иң тәүдә аяк бармакларын селкетеп, берсе өстенә берсен куеп, аларны кысты. Шул мизгелдә үзенең күз карашын Карчыга борынның күз карасыннан аерып, аның куе ике кашы арасына күчереп өлгерде. Югыйсә, тагын бер ярты секундка соңга калган булса, йә башы әйләнеп утыргычтан егылачак, яисә, һушын югалтып, авып төшәчәк иде.
Гоша, үз чиратында, игътибарын ниндидер бер кыска мизгелгә Зиләнең селкенеп куйган аяк бармакларына юнәлтте. Бу исә хатын файдасына булды. Юк, юк, Гоша күз карашын аның күз карасыннан алмады. Ә менә Зиләнең күз карашын үзенең ике каш арасына күчергәнен сизми калды. Вакыт күбрәк үткән саен, Карчыга танауның авыр карашы көчсезләнгәннән көчсезләнә барды, һәм тора-бара ул бер гади карашка әйләнде. Гоша түзмәде, бу авыр тынлыкны бозып, әллә кайдан, гүя ниндидер бер торбадан чыккан тавыш белән:
– Ярар, шулай булсын, – дип, авыр сулап куйды. Тирләп үк чыкты хәтта. Тавышы зәгыйфьләнеп калгандай булды. Һәрхәлдә, хатынга шулай тоелды.
Зилә Карчыга танауны җиңәчәген башына да китермәгән иде. Бу гипнозлы карашка түзә алуына чиксез шатланды. Ә менә аның утырган урыны юп-юеш иде. Әгәр дә аягөсте булса, ул һичшиксез, егылган булыр иде.
Шулвакыт исенә әкият дисәң, әкият түгел, легенда дисәң, легендага охшамаган бер нәрсә килеп төште. Имеш, буар елан үзенең корбанын күз карашы белән арбый икән. Имеш, аның күзенә караган куян, йә бүтән шуның ише җанвар, һични эшли алмый, үзе аның авызына барып керә, диләр. Бу дөрес, һичшиксез, дөрес. Әкият түгел, ә чынбарлык. Моны Зилә әле генә үзендә тойды. Эчке киемнәре чылану аркасында, урыныннан да торырга куркып, һаман да карашын Карчыга танауның ике каш арасыннан алмады. Тегесе исә, җиңелүеннән гарьләнепме: “Вакыт тар. Күрсәтер идем мин сиңа карашлар дуэлен, кәнтәй”, һәм тагын әллә нәрсәләр дип сүгенде. Сүгенер дә шул. Юкка гына унике ел буена көчсезрәкләр белән күнегүләр үткәрдемени ул?
Зилә Илдарны үзләре белән алырга рөхсәт итүенә чиксез шатланды һәм үз чиратында:
– Балалы ана, бигрәк тә гарип балалы, кешедә беркайчан да шик-шөбһә тудырмый. Ә безгә, кайткач яшәп китәргә акча бик тә кирәк булачак. Сез тәкъдим иткән акча, чынлап безнеке булса, мин Дүшәмбегә генә түгел, җәһәннәм читенә дә барырга риза, – диде. Бу Карчыга танауның уяулыгын киметергә теләп әйтелгән сүзләр иде. Тегесе моны үзенчә аңлап, эчтән генә: “Акча ул әллә кемнәрне юлдан яздыра, җитмәсә, син комсыз да икән”, – дип уйлап куйды.
Илдарны киендереп, бүтән юл кирәк-яракларын әзерләделәр. Фәйзулла почмакта торган биштәр-чемоданнарына барып ябышкан иде, Зилә:
– Син нәрсә, Фәйзулла? Әйберләр монда торсын. Кире кайткач алырбыз әле. Ул төенчекләрне кире Дүшәмбегә өстерәп йөрмәбез бит инде. Әйе бит, Маруся түти? – диде, ишектән күренгән Маруся түтигә җөпләргә кушып. Түти дә үз чиратында:
– Әлбәттә, әлбәттә. Кем тисен аларга. Атна үтмәс, кире исән-сау кайтып та җитәрсез, Аллаһы боерса, – дип куәтләде. Гоша да бу ике тинтәкнең акча өчен Дүшәмбегә барып, чемоданнарны алып кайтачакла- рына чынлап ышанды. Ә инде юлда наркотик тулы чемодан белән эләксәләр, монысы – язмыш. Һәркемнең үз язмышы үзе белән. Теләсә ничек котылсыннар. Тьфү, тьфү, алай була күрмәсен, барысы әрәм булачак, – дип, як-ягына төкереп куйды.
Бик эшлекле кыяфәттә Зилә белән Фәйзулланы өйрәткәләп, киңәшләр бирде.
– Сез бик кеше күзенә чалынып, теләсә кем белән аралашып бармагыз. Ашарга-эчәргә сумка тулы. Стансаларда төшеп йөрмәгез. Карагыз аны, – дигән булды. Зилә күтәренке кәеф белән:
– Әлбәттә, әлбәттә, Гоша әфәнде, – дип, шартына китереп җөпләп куйды. Ул, тыштан елмайса да, эчендә ут инде. Монда каласы әйберләренең мәңгегә югалачагын уйлап көенде. Бигрәк тә фотоальбом белән Коръән китабы – әнисенең бүләге әрәм була. Коръән китабын исенә төшергән иде, йөзе яктырып китте. Зиһене ачыкланды. Тиз-тиз генә чемоданын ачып бер төргәк алды. Фотоальбом белән Коръәнне Зилә аерым бер чиста яулыкка төреп салган иде. Әл дә икесен бер яулыкка төргән әле. Моны күреп торган Гоша шикләнеп:
– Анысы нәрсә тагын? – дип сорады. Зилә:
– Бу – Коръән һәм догалыклар. Сезнеңчә Инҗил китабы, – дип аңлатты һәм: – Юлда хәвеф-хәтәрдән саклый, кыен чакта ярдәм итә, – дип, һич шик калмаслык итеп дәлилләде. Гоша да канәгать кыяфәт белән:
– Әлбәттә, әлбәттә, шулай кирәк. Вәт маладис, вәт нинди акыллы хатын, – дип мактап куйды.
Юлга чыгар алдыннан утырып алдылар. Маруся түти юлчыларның артларыннан чукына-чукына, эчтән генә: ”Бүтән, балакайлар, бу йортка юлыгыз төшмәсен, исән-сау туган илегезгә кайтып җитегез. И Ходаем, гөнаһлары булса, ярлыка бу бәндәләрне”, – дип, изге теләкләр теләп калды. Үзе кайгы кичергән зат кына кеше кайгысын аңлый шул. Кайчан да булса, бер вакыт бу төрмәдән котылачагына өметен өзми иде Маруся түти.
Янәшәдәге тимер юл вокзалына, юл яздырыр өчен, әллә ничә урам үтеп килделәр. Поездга утырта башламаганнар иде әле. Халык перронда гү килеп, әле тегеләй, әле болай йөренә. Гоша кайдадыр юк булды. Фәйзуллаларны каршы алган ир белән хатын аларны озатырга да килгәннәр икән.
Кайткан төнне Фәйзулла бик игътибар итмәгән иде: вокзал алай бик үзгәрмәгән, шул көе. Теге баштарак кына биек, якты тагын бер корпус төзегәннәр Тирә-як-та төрле-төрле сату киосклары күбәеп киткән. Вокзал ниндидер бер бәйрәм төсен алган. Әле дә, төн булуына карамастан, вокзал алды ялт итеп тора. Шулай тирә-якны күзәткәндә ул Гошаның бер ышыкта ниндидер милиционер белән сөйләшеп торуын шәйләде һәм Зиләгә төртеп, ым белән генә шул якка күрсәтте. Зилә дә күрде. Фәйзулла җай гына:
– Милиция янына якын килмә, – дип пышылдады. – Вокзалның теге ягында, бер дүрт йөз-биш йөз метр баргач, язгы суны агызырга дип бетон торбалардан салынган күпер бар. Шул күпер торбалары тимер юллары астыннан үтеп, әллә кайда, шәһәрнең теге ягына барып чыга. Курыкмый кереп кит шуннан. Мин сине торбаның теге башында көтәм. Озатучылар сизмәсен, – дип, Илдарның ботинка бауларын бәйләгән булды. Аны хатынының икенче кулына күчерергә ярдәм итеп булышкан арада әркен генә: – Элек ГАИ мотоцикл белән бастырган чакта Вася белән шул торба эченнән качып котыла идек. Мөгаен, ул торба күпер әле дә бардыр. Бер дә булмаса, авылга ычкын, җил булып оч. Энеләреңә хәбәр ит. Берәр җае чыгар. Хәзер мин игътибарларын җәлеп итәр өчен, тавыш куптарам. Ә син шунда ук поезд астына төш. Уңга йөгер, караңгыга кергәч, кире бу якка чык. Күпер ерак түгел, – дип пышылдады да, үзенең әле генә башына килгән планын тормышка ашыра да башлады. Чөнки вакыт тар. Бер минут соңлау да бөтен уйларын-планнарны челпәрәмә китерәчәк.
Фәйзулла үзләренең сакчыларына:
– Нишләптер тамак кипте. Минералка алып киләм әле, – диде дә, кузгалып китеп тә барды.
(Ахыры бар.)
Фото: Freepik.