Чәчмә әсәр
9 Июня , 14:02

Дилбәр БУЛАТОВА. Тимертау. Хикәя

– Аркагызны йомшартыгыз әле!  Мин, тырышып-тырышып, тренер кушкан күнегүләрне ясарга азапланам. Тик көннәр-айлар буе ноутбукка текәлеп утырудан каткан-оешкан муен-умырткалар тиз генә язылырга ашыкмый.  – Нәрсәгәдер борчыласыз әллә?  – Юк, борчылмыйм.  – Шулай булгач?  – Гомеремдә беренче тапкыр санаторийга килдем бит. ЛФКда да – беренче, – дип, акланмакчы булам.  – Ә сезгә ничә яшь?  – Илле.  Ул көлми. Бары тик, уфтангандай, әйтеп куя:  – Гомердә нәрсә дә беренче була ала... – ди.  Әйе, тренер хаклы. Гомердә нәрсә дә беренче була. Әнә шул беренчесе хәтергә уелып калучан. Аннан барысы да гап-гади бер гадәткә әйләнә дә куя. 

Дилбәр БУЛАТОВА. Тимертау. ХикәяДилбәр БУЛАТОВА. Тимертау. Хикәя
Дилбәр БУЛАТОВА. Тимертау. Хикәя

Минем бирегә, Кафтауның Тимер тавы итәгендәге Тимерсу шәһәрчегенә, килүем дә беренчегә. Ник монда килдемме? Коронавирус гаепле.

 Шифаханәгә урнашканда: “Сез ничәнче тапкырга?” – дип аптыратып бетерделәр. Баксаң, бу шифаханәгә бер килгән кеше тагын-тагын да йөри икән. Тимертау итәгеннән, юк, күкрәгеннән, әллә ничә җирдән минераль су чишмәләре чыга. Кайсы тешне камаштырырдай салкын, кайсы чәй сыман кайнар, җылымса гынасы да бар. Менә шул суларны мактап бетерә алмыйлар. Висбаден я Карловы Варыныкыннан ким түгел, диләр. Шуны эчсәң, эч-карыннарыңның авыртуы юып төшергәндәй юк була, ди. Бары тик, ашар алдыннан берәр сәгать кала, барып эчәргә генә иренмәскә кирәк. Сабантуй кебек бер көтү халык шулай көнгә өч тапкыр су эчәргә бара һәм саулыгын ныгытып кайтып, бик озак, нык бәхетле итеп, күп шатлыкларга күмелеп яшәргә тели.

Юлда я ялда, нишләптер, тиз аралашып китәсең, очраклы гына танышларга үзең хакында барысын да тиз генә сөйләп ташлыйсың бит. Тренер Наина ханым да сөйләшергә әвәс булып чыкты.

– Без инде күпләрне танып торабыз. Кайберәүләр елына икешәр, егермешәр көнгә килә. Әле кеше күп түгел. Менә март җитсә, килеп тулалар. Язын биредә шундый матур! Дөнья ямь-яшел була, хуш ис аңкый. Чәчәкләр күп. Кавказ Швейцариясе диләр безне.

– Сездә февральдә дә бик матур. Ә һава... Ул шундый саф! – Миңа, Уфа һавасын сулап яшәгән кешегә, бу, чынлап та, шулай. Тау һавасы үпкәләргә үзеннән-үзе тула, сулыйсы да юк кебек.

Тимертауны беркөн урап чыктык без, сигез чакрымлап үткәнбездер. Тау биленнән, билбау сыман, сукмак салганнар. Аның плитәләре өр-яңа. Гомер буе төзелештә эшләгән ирем шуларга сокланып туя алмый: “Ай-һай, сыйфаты яхшы, чит-читләреннән өч рәт бизәге дә бар. Никадәр материал!” – ди.

Тауның кояш ягы ягымлы, җылы. Итәгендә – шифаханәләр, ял йортлары, кибетләр. Сирәк-мирәк машиналар, кечкенә автобуслар узгалый. Торак йортларны инде илле-алтмыш ел элек шәһәрдән читкә күчергәннәр икән. Каршыда – Биштау. Атаклы, без мәктәптә укып үскән Биштау. Аның кайсы яктан карасаң да, өч кенә түбәсе күренә, ди. Пушкин белән Лермонтов та булган биредә. Һәйкәлләре дә бар.

Тауны билбау кебек буган юлдан, ягъни терренкур маршрутыннан, көнчыгышка таба атласаң, уңда фантастик фильмнардагы кебек, биек, ташлы, очлы Бөркет кыялары кала. Монда, аулактарак, тагын бер бювет, ягъни скважина өстендәге корылма. Әмма ул бикле, суы торбадан урман эченә агып ята. Татар тотып карамыйча ышанмый, ди бит, шушында гына ышанасың: чынлап та, тимер тавы бу! Су аккан җир, бер дүрт-биш адым булыр, кызыл-сары төскә кергән. Тутыккан ягъни. Хәтергә төшә: кайчак туфрак арасыннан тимер кисәге килеп чыга – ул уалып, тутыкка әйләнеп беткән була. Ә биредә тутык мамык кебек йомшак. Суы ап-ак, чип-чиста, югыйсә. Чишмә шулай чыга да, түбәнгә төшеп югала. Бу урын чак кына уйсурак булып тора, ләкин бездәге елгалар кебек, тирән ярлар яра алмаган.

Төньяк битләү дымлы, салкынча. Һавадан ук сизелә. Үзебезгә, авылга кайткан сыман булып китә. Мондагы шифаханәне дә “Тау һавасы” дип атаганнар. Ял итүчеләр тыз-быз чабыша. Әйе, былтыр-быел яхшы аңладык: бер йотым һава да – Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте...

Һәм бу төбәктә яшәп яткан халык шундый бәхетледер, бер зарлары да юктыр кебек тоела башлый. Оҗмахтай табигать кочагында, шифаның, сихәтнең эчендә торалар ласа.

Агач төбе саен димәсәң, мәче. Бернәрсәгә, беркемгә исләре китми үз тормышлары белән яшәп яталар. Пушкин искә төшә:

 

У Лукоморья дуб зеленый,

Златая цепь на дубе том.

И днем и ночью кот ученый

Все ходит по цепи кругом...

 

Атаклы “Руслан һәм Людмила” поэмасының шушы юлларын ул нәкъ биредә язып тәмам иткән, диләр.

– Кыш җылы сездә, – дим Наинага. – Февраль башы, ә унҗиде градус җылы.

– Бәхетегез бар: җылы чакка эләктегез, – ди ул. – Гел алай булмый.

Әйе, без килеп төшкән иртә салкынчарак иде. Үзе әкияти матур. Агачлар туйдагы кәләшләр сыман: эре-эре энҗе алкалар таккканнар, купшы муенсалар элгәннәр. Бар тирә-як агач та агач булгач, дөнья ап-ак. Ләкин әбәд җитәрәк бөтен алка-муенсалар, энҗе-мәрҗәннәр юк булды – дәррәү эределәр дә җиргә сеңделәр.

Инде башка күренеш ачылды: агачларның күбесенең ботаклары каерылып төшкән икән. Яра урыннары ачылып, саргаеп калган. Кырыкны үткәч төрткән чал чәчләр кебек – берән-сәрән булсалар да, яшерерлек түгел. Яз җитеп, яфрак басса, күмелерләр күмелүен. Юл читләрендәге кочак-кочак ботак өемнәре әнә шуңа, имеш. Хәер, беренче көннәрдә генә игътибар итәсең моңа. Бер-ике көннән күз өйрәнә инде, шулай тиеш кебек була башлый.

Агачларның кайберләренең башлары бөгелгән. Агач башын җил кисә, дип уйлыйсың. Әнә бит, нинди калын кәүсәле, куе ылыслы чыршыларның да очлары тупыйк. Безнең номерның тәрәзә төбендә куш имән үскән булган. Аның да бер чаты каерылып җиргә ауган. Кичә шуны мотопычкы белән кисеп, тураклап, ярты көн буе мәш килделәр.

– Давыллар ешмы сездә? – дим.

– Булгалый.

– Агачларны җил сындырып бетердеме?

– Юк, кар, – ди Наина. – Мин мәктәптә укыганда шулай булган иде. Аннан – безнең туй көнендә. Ә быел кыш – декабрьдә. Башта күп итеп кар яуды, аннан җылытты, бераздан кинәт туңдырып җибәрде. Йөзьяшәр агачлар шартлап ауды. Юллар йөрерлек булмады, чак чистарттылар.

– Алай икә-ән. Җитмәсә, коронавирус... – дип, җөплим аны. Һәм арабыздан кинәт китеп барган кешеләрне, танышларны хәтерлим. Кырау суктымыни – кырылдык быел...

– Аркагызны катырмагыз... – дип, янә мине шелтәли Наина. – Үзенең тавышы калтыранып китә.

– Нәрсә, әллә сезнең дә берәр якыныгыз чирләдеме?

– Ходайга шөкер, юк. Гафу итегез! – Өзелеп төшкән күз яшен тизрәк сөртеп ала.

– Ә нәрсә булды соң?

Моңарчы шундый тыныч булып күренгән ханым, дулкынланып, тиз-тиз сөйли башлый:

– Беләсезме, мин инде өч ай елыйм. Өйдә дә, эштә дә. Эштә әйбәтрәк әле, бераз онытылып торасың. Шул сәбәптән, утыз ел эшләгән урынымны ташлап, бирегә күчтем. Минем бит улым аерылды. Бу шундый авыр!

– Нишләп?

– Вот шулай. Үзем дә уйлыйм да уйлыйм. Нишләп болай булды соң? Нишләп болай килеп чыкты, дим. Ун ел яшәгәч. Алма кебек ике бала. Малайлар әле. Җанымны өзеп бирердәй тырыштым. Саша бит – минем бердәнберем. Ирем үлгәч, мин гел ул дип яшәдем. Бөтен тапканымны аларга илттем.

– Ә киленегез?

– Ул да – әти-әнисенең бердәнбер кызы. Дөрес, мин аны беренче күрүдә өнәп бетермәгән идем. Тик, улымның күңелен төшермим, дип, моны сиздермәдем. Саша соңыннан әйтә: “Мам, безгә беренче килгән көнне Настя бик курыккан. Син аны башкача өйгә дә кертмәссең дип уйлаган”. Ә мин өйләнешкәннәренең беренче елны ук киленемә чәшке тун алып бүләк иттем. Бердәнбер улымның хатыны, кеше арасында ким-хур булып йөрмәсен, дидем. Үзем әниемнең фатирына күчтем, фатир яшьләргә калды.

 Саша үлеп яратты аны. Эшләтмәде. Үзе дальнобойщик булып урнашты. Грузиягә, Чечняга тауар ташыды. Ә бу бит куркыныч. Кая барасын миңа әйтми чыгып китә иде. Ә мин бит сизәм. Ставрополь чиген узу белән шылтыратам: “Әле кайдасың? Алдашма”, – дим. Биш елдан киленемә өйрәндем инде, күнектем. Ә аларның арасы суына башлады.

Хәзер әйтәм инде: “Улым, ун ел яшәдегез, кайда соң синең эшләгәннәрең?” Ул бит бернәрсәсез, киемнәрен генә алып, минем янга күченде. Ипотекага фатир алганнар иде, йорт төзелеп бетсә, килен балалар белән шунда яшәячәк. Улым түләгән алимент шуңа китәчәк”. Ярый әле, бакчамны үз исемә яздырганмын. Ә бит аны да аларга бүләк итәргә җыенган идем...

– Өйдә генә торгач, киленегез ашарга пешергәндер, югандыр, җыйгандыр инде?

– Юк шул! Ашарга пешерергә бөтенләй генә дә яратмады. “Настенька, ник соң син борщ пешермисең?” – дип әйтеп карыйм. “Ә кем ашый соң аны? Үткән ялда сез пешереп киткәне дә әнә суыткычта тора”, – ди. Мин бит беләм: җылытып, алдына куйсаң, өстенә кисеп укроп-петрушкасын сипсәң, каймагын салсаң, аны Сашенька да, оныкларым да ялт иттереп куячак. Һәр ял саен аларга барырга, тәмле ризыклар пешерергә тырыштым. Атна буе кибет ризыгы белән тукланмасын, дип, улымны жәлләдем. Ә бит оныклар да миндә үсте, беләсезме?

Наина боларны сөйләгәндә, татар бианайлары белән киленнәрен уйлыйм. Безнең бианайлар болай ук килен җанлы була алыр идеме икән, дип елмаям. Мин дә килен булган кеше. Әмма чәшке тун алып биргәннәрен, өйгә килеп, борщмы, токмачлы ашмы пешереп биргәннәрен, нишләптер, хәтерләмим.

– Әстәгый, ул киленегез нәрсә генә эшли иде соң?

– Хәзер килеп, мин дә шуны уйлыйм. Хата үземдә. Мин аларның тормышына кирәгеннән артык кысылдым бугай.

– Киленегез үзе нәрсә диде соң?

– Ул Сашаны гаепли. Телефоныннан кем беләндер язышканын тапкан. Соң, язышкан хәлдә дә, ике балаңны ятим итәрсеңме, ә? Тик төп сәбәп башкада, дип уйлыйм. Иң соңыннан ул Сашага әйткән: мин өмет иткән акчаларны эшли алмадың инде, дигән. Димәк, тиңсенмәгән ул... Азсынган...

Мин Наинаны ничек тә юатырга белмим...

– Бәлки, килешерләр?

– Юк. Саша аны кичерә алмаячак!

– Улыгыз әле яшь. Башканы табар, – дим.

– Мин дә шулай уйлыйм...

Сеанс вакыты чыкты. Рәхмәт әйтеп, Наинаның моңсу күзләренә карыйм. Яше алтмышларга якыная булыр. Ләкин озын буй-сыны төз. Үз көче белән дөнья көткән, таза үзәкле, алдашмый-боргаланмый яшәүче кешеләрдә генә була торганча тынычлык, зирәклек аңкый үзеннән. Хәтта кайгысын да ул ничектер артык эчкә үткәрмичә, затлы итеп күтәрә кебек. Карганмый, чыгырыннан чыкмый.

Номерга кайтуга, үтереп йокы басты. Болай тирән һәм тыныч итеп, белмим, соңгы тапкыр кайчан йоклаганмындыр...

ЛФК сеанслары моның белән генә бетмәде. Ләкин Наина башкача бу темага әйләнеп кайтмады. Барыбер дә сөйләшергә сүз күп. Мин – үзем, Уфа, бакчам турында сөйләдем. Аның да бакчасы бар икән. Йортын берүзе тырышып салган. Үзбәк төзүчеләренә аптыравын, аларның эшкә дә, ашка да талымсыз булуын, тамчы да аракы эчмәүләренә аптыравын әйтте. Элегрәк ел да ахирәтләре белән чит илләргә ялга йөргәннәр – шуны да белдем.

– Бәй сез болай да курорттта яшисез бит инде?!

– Монда гына ятып булмый лабаса, илләр-җирләр күрәсе килә, – дип җаваплады. – Ә бит халык тик ятмый, йөреп тора. Әле, ярый, коронавирус булгач, алтмыш биштән өстәге карчыкларга өйдән чыгарга ярамады, менә хәзер алар килеп тулачак. Сез уйламагыз, алар дәваланырга гына килә, дип. Иреннәренә кызыл иннек сөртәләр, матур итеп киенәләр, дискотекаларга төшәләр. Кешегә бит кеше кирәк, – дип, нәтиҗә дә ясап куйды. – Менә бер елны Вьетнамга бардык. Без аннан каһвә алдык та, башка нәрсәгә акча әрәм итмәдек. Ә безнең кунакханәдәге ике карчык базардан кайтып та кермәде. Әллә нәрсәләр төяделәр. “Бездә дә бар нәрсә дә бар”, дисәк, “Монда башкача”, – диләр. Самолетка артык әйбер алып булмый – алар киемнәрен кат-кат киеп, багажга сыймаган тауарларын култык асларына янчык ясап элделәр.

Соңгы сеанста мин Наинага үземне берничә көн борчыган сорауны бирдем:

– Наина, сез әле яшьсез. Берәр юньле генә кеше килеп чыкса, бәлки, бәхетегезне сынап караргадыр?

– Ю-ук, сез нәрсә?! – Тавышына көлемсерәү чыкты. – Безнең нәселдә андый кеше юк. Однолюблар без. Дөрес, уйламадым түгел бу хакта. Берәү артымнан да йөреп караган иде. Рестораннарга чакыра, бүләкләр бирә. Ник соң мине тирәли, дип уйланам. Бергә яши башлыйк, ди. Ул ашыктыра, мин ашыкмыйм. Эшкә йөрмәссең, өйдә генә торырсың рәхәтләнеп ди. Карыйм, тора-бара, ресторанда мин түли башладым. Беркөн минем туган көнгә бүләк алырга киттек. Үземә ошаган йөзекне сайладым. Кашы минем күзләремнең төсендә, шундый нәфис, матур йөзек. Ә ул акчасын өендә онытып калдырган. Син үзең түләп тор әле, соңыннан бирермен, ди.

Мине барысыннан да бигрәк шул сорау борчый иде: аның өендә көннәр буе нишләрмен? Ахырдан аңладым: егерме сутый бакчасы бар икән, шул ничә ел каралмаган, аны карарга, эшкәртергә кирәк икән. Кирәкме миңа бу? Минем үземнең дә бакчам бер дигән. Җирем алты сутый. Теләсәм, утыртам, теләмәсәм, юк. Теләсәм, чәчәк кенә чәчәм.

 

***

...Санаулы көн тиз үтә. Аэропортка таң сарысыннан барырга кирәк. Безне монда алып килгән таксистка – Каренга шылтыратабыз. Ул биш тула унбиш минуттан килеп тә җитә. “Сезнең аркада төн буе йоклый алмадым”, – дип, сукрана. Үзе, кайтканда да миңа гына шылтыратырсыз, дип ныгытып куйган иде, югыйсә.

“Тойота”сы җитез, егерме чакрымдай арны бик тиз үтәбез. Шулай да Карен хакында әллә күпме белергә өлгерәбез. Ул кызы, оныклары, аларны ничек яратуы турында сөйли. Үзе утыз ел шул аэропортта йөк ташучы булып эшләгән икән. Берьюлы таксида да йөргән. Җитмеше туларга бер генә ел калса да, җиңел сөякле. Кара әле, биредә күбесе шулай төз гәүдәлеләр, дип уйлап куям. Тозлы су сөякләргә дә килешә микән? Агачлар да шуңа күптер биредә. Тау бите дип тормыйлар, өскә үрлиләр. Тик... аумасыннар гына. Бер суытып, бер җылытып, кар алкалары, бәс муенсалары артык авыр булып, ботаклары гына сынып-имгәнеп бетмәсен...

– Ә карчыгыгыз сез кайтуга чәйләрен әзерләп, көтеп торадыр инде?

Әле генә син дә мин сөйләшеп барган таксист ир бу сораудан кинәт тынып кала. Янып торган учакка кинәт су сибәләрмени.

– Җиде ел инде берүзем, – ди. – Шуңа өйдә бигрәк күңелсез. Аэропортка чыгам, пассажирлар ташыйм...

– Нишләп өйләнеп җибәрмисез соң? – дим. – Ял итүчеләр күп килә бит сезнең шәһәргә.

– Эх! – ди ул. Аның шул бер сүзенә бөтен ярдәмчесезлеге, ялгызлыгы сыйгандай. – Үзем дә уйламыйм түгел. Тик яхшы кешене каян табарга?

Шулчак минем исемә Наина килеп төшә. Алар шундый охшашлар. Жәл, телефонын алмаганмын. Аның нинди уңган, ягымлы һәм бүгенге көндә нинди авыр хәлдә булуы турында Каренга сөйлим.

– Аны ничек табармын соң? – Үткер таксист гүя унбиш яшьлек кыюсыз үсмергә әйләнә. – Исеме? Исеме ничек? – Дулкынлануы тавышына чыга. Әллә Кафтау әкияте дәвам итәргә җыена инде? Карен белән Наинаның туена килеп, кымыз эчеп утырмаммы әле?

Шулчак телефон шылтырый.

– Кызым шылтырата, – ди Карен. – Настя.

Тукта, тукта, бу исемне кайда ишеттем?

– Кызыгыз Настя исемлеме? Аның ике улы бармы?

– Әйе. – Карен, аптырап миңа борылып карый.

– Үзегез әйттегез бит бая, – дим.

– Ә-ә, хәтер начаррак шул, – ди ул, аптырабрак.

– Яңарак аерылганын да әйттегез...

– Шулай шул. Бик авыр булды ул хәл, – ди Карен, авыр сулап. – Мин алар бәхетле булыр, дип, шундый ышанган идем. Кызыбыз бик көтеп алынган бала булды. Бер җил-яңгыр тидерми үстердек, өйдә бер эш эшләтмәдек. Ул интекмәсен дип, ике эштә эшләдем... Тыңламады. Әнисе исән булса, юк, моңа юл куймас иде дә...

Таксист картны җөпләп куям:

– Кыенга түзеп була, рәхәткә түзеп булмый, диләр безнең халыкта.

– Ә сез теге ханымның исемен әйтмәдегез?

– Ай, оныттым, – дим, кабалана-кабалана. – Сез әйтмешли, хәтер бик начарланды әле. Аеруча ковидтан соң...

– Кем булып эшли соң? – дип, өзмәде дә куймады Карен.

...Кодагыеның исемен әйтимме инде?

Ярый әле, аэропорт якын. Выжылдап килеп туктыйбыз.

– Кайсы катта эшли соң ул? – дип кычкыра Карен.

– Җиденче катта, – дим, башка килгән беренче санны әйтеп. Һәм сумкаларымны тотып, утлары җем-җем янган зур, матур һәм яңа аэропорт бинасына ашыгам. Җәмәгатем, корт чаккандай ашыгуыма аптырап, арттан иярә.

 

***

Самолет болытлар өстендә. Ун мең метр биеклектән Каф тавының түбәләре шундый кечкенә булып тоела. Урманының башын кар ашаган Тимертау да, беләм, тора-бара, хәтердән җуелыр. Агачларның сынган урыннары төзәлер, ауганнары урынына яңа үрентеләр калкыр. Мин монда танышкан кешеләрнең дә тау кебек хәсрәтләре уңалыр, әйе, уңалыр. Вакыт дәва бит ул. Бар да үтә, болар да үтәр...

Дилбәр БУЛАТОВА. Тимертау. Хикәя
Дилбәр БУЛАТОВА. Тимертау. Хикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас