Чәчмә әсәр
8 Июня , 16:33

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (5)

Күзләремне караңгы томан басты, күкрәк турысында бик авырттырып нидер өзелде.

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (5)Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (5)
Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (5)

8

 

Ат малкайга бәйле хатирәләр эзеннән, дидем һәм шул эздән барыйм инде мин. Юкса, ни бит… Һәркем шулайдыр инде, балачак-үсмерчак хатирәләре шулкадәр дә мул-ташкын ул ки, бу ташкынның һич көтелмәгән ерганаклар ера-ера ургып-ургып ага башлавы бар ич.

ТБУМны бетергәч, мин укымадым. Ул елларда урта мәктәп бары район үзәгендә генә иде. Унҗиде чакрым йөреп уку яисә шәһәргә китеп уку… Укып чыгып зур кеше булу, әйтик, доктор, укытучы, инженер… Мондый хыяллар сихри бер әкият кенә иде минем өчен. Бик ымсындыргыч, бик татлы хыяллар, әмма һич минем буй җитмәстәйләр. Аягың чабатадан гайре җүнлерәк аяк киеме күрмәсен дә, ашаганың бәрәңге белән умач булсын… Кендектән югары сикерә алмыйсың. Дөрес, илебездә яшьләргә һәр уку йортларының ишекләре киң ачык, дип тукыдылар безгә. Ачыгын ачыктыр да… Ямаулы бишмәт, чабаталы аяк белән бик атлап керәсе килми иде минем ул ачык ишектән. Аннары әле… Безнең колхозда гына хезмәт көненә болай такы-токы бүләләр, безнең колхозда гына җыен тәртипсезлек, гаделсезлекләр яши, ә бүтән җирләрдә… Әнә бит газеталарда язалар, киноларда күрсәтәләр: өстәлләр һәртөрле ризык-тәгамнар белән сыгылып тора анда, өс-башлары да асыл да ефәк кенә. Димәк, тулы тәртип һәм югарыдан кушканча-күрсәткәнчә эшли дә, яши дә беләләр. Ә бездә… Беренче председателебез Солтановны алып киткәннән бирле, кеше белән кешечә сөйләшә белә торган, укымышлы җитәкчегә тиешкәнебез дә юк безнең. Хәзерге председателебез Галәветдиновның телендә: «Кара аны, төрмәдә черисең киләмени?» дә, «Син нәрсә, капитализм калдыгы, контр тегермәненә су коясыңмы?» Грамотасы нәрәт кенәгесенә кыек-мыек кул куюдан узмый да бугай аның.

Берәр уч куырган борчакка, кайсын борчак мылтыгына (аны миннән дә оста ясаучы, белмим, бөтен мәктәбендә дә булмагандыр) алыштырып килгән дәреслекләрем тутырылган киндер букчам белән саубуллашканда, күңелем тулы әнә шундый уй-хыяллар иде минем. Шулар борынны аз гына төшермәскә көч-куәт бирде. Ярар, ат малкайга әйләнеп кайтыйк. Ходайның һәр биргән иртәсендә эш көнебез конюшнидан башлана иде. Тәртә арасына җигәрлек атлар инде өлкәнрәк егетләр арасында бүленеп беткән, без малай-шалайга җыен аксак-туксак үшән алаша, кырыкмыш тайлар гына калган. Иртән әнә шуларны бүлешү ызгыш-талаш башлана. Сайлаганнан калганнарның да җүнлерәге була бит – һәр малай шундыйракны эләктерү ягын карый. Үзара телләшүдән башланып китә сугыш, якалашу-дөмбәсләшүсез хәл итим димә. «Бездә генәдер лә ул мондый хәл», – дип уйлый идем мин, инде яхшымы-яманмы бер алашаны җигеп юлга чыккач. Шешенсерәп киткән борын эчем тулы  каткан кан, ут күк яңакларымның әрнүле кызышуы инде басыла төшкән. «Менә үсә генә төшим…» Нишләрмен үсә төшкәч, ниндирәк әмәлләр белән акылга утыртырмын рәнҗетүчеләрне? – болары әле үземә дә бик ачык түгел, хәзергә шунысы гына ачык: Шәймәрдән абый таен миңа вәгъдә иткән кызыл турыны берәүгә дә бирмәс идем, бары үзем генә җигәр идем…

Ләкин кызыл туры мин үсә төшкәнне көтеп тормады. Бер иртәне конюшнига килсәм, кызыл туры, башын артка ташлап, арата идәнендә ята, арткы аяклары озаеп сузылган, алгы тояклары белән шак-шок идәнгә бәрә, зураеп киткән йонлач борын тишекләрендә кучкыл-кызыл кан быҗылдый иде.

Күзләремне караңгы томан басты, күкрәк турысында бик авырттырып нидер өзелде.

 

 

* * *

Моңарчы әле минем конюшнидагы иртәнге ызгышу-сугышуларым кызыл турыны үзем җигү өчен чыга иде. Аның чантар колыны да җигү аты хисабына йөри иде инде бу вакытта, әмма бер гайрәтемне чигергән шул котсыз тай өчен сугышып тораммы соң! Кушсалар да җикми идем мин аны.

Кызыл туры җан тәслим кылган көннең иртәгесен мин йөгәнемне тотып чантар аратасына килеп кердем. Кайсыдыр: «Якын килмә, чантар минеке!» – дип ыргылган иде, баш конюх Нәбиулла абыйның конюшниның бөтен стеналарын дер селкетердәй калын тавышы тегене шунда ук баскан урынына кадаклап куйды:

– Сузылма! Чантар Габделнурныкы хәзер. Борыныңны сөрт тә әнә Аккүзне җик. Ишеттегезме барыгыз да?

Җен әвәләгән нәрсәләр!.. Җен әвәләгән нәрсәләр… Без малай-шалайны тиргәгәндә Нәби абый авызыннан шушы сүзләр чыктымы, – яхшы белеп торабыз, – син инде аннан рәхим-шәфкать көтмә. Иң дөресе – шым гына ул әйткән атны җик тә күз алдыннан югал моның. Юкса… Гадәттә без малай-шалайга тырнак очы белән дә чиертү түгел, үзенең куәтле тавышын да тыя төшеп кенә дәшүче Нәби абыебыз, шушы сүзләрне әйттеме, сыртыңа тимер авызлыклы каеш йөгәне белән сыптырырга да күп сорамас.

Шул көннән башлап ызгыш-талашсыз гына чантарны җигә башладым. Туган, беренче күрүемдә ничек кенә гайрәтемне чигермәсен, бик тиз дуслашып та киттек без аның белән. Төсе-кыяфәте белән аз гына да әнисенә охшамаса да, холкы-фигыле нәкъ әнисенеке икән лә чантар җанашымның! Ул күз карашлары, ул сабырлыгы, ул чыбыркы белән кизәнүне һич яратмавы, ул һәр кешнәвенә, һәр пошкыруына аерым мәгънә салулары… Барысы да кызыл турыныкы. Эшкә гел үзем генә җиксәм дә, берәр актив булып йөргән авылдашларның тегендә-монда барасылары булса, гел чантарны җигеп китәрләр иде. Кайткач, шул кешнәү-пошкырулары белән миңа зарланулары!.. Һич онытасым юк. Теле генә юк малкайның, дибез дә бит, аңлый белсәң, сүзсез дә бар җанын ачып сала ул сиңа ат-малкай!

 

9

 

Сугышның беренче көннәре авылдагы һәр өйгә диярлек ачы хәсрәтле аерылышулар булып килеп керсә, безнең өйгә исә сугыш, киресенчә, күңелле генә очрашу китерде. Моңарчы дәү әни Көектәге төпчек улы Хәбибрахман абыйларда яши, ягъни төп йортта көн итә, безгә кышын берәр атнага гына килеп китә иде. Өйләр яктырып киткәндәй була, тәмле-тәмле әйберләр дә пешә иде, дәү әни килсә безгә. Фин сугышында да йөреп кайткан Хәбибрахман абый бу сугышка да беренчеләрдән булып чыгып китте. Иртәгә китәсе көнне кичләтеп кенә безгә дә кереп чыкты. Аз гына шадрарак йөзе кызарыбрак киткән, үзе гел елмая иде.

– Бик тиз арт сабагын укытабыз без ул фашистның. Без өйрәнгән инде. Тик менә, Нәгыймә апа, яңа өйне генә торгызып өлгерә алмадым. Ишек-тәрәзә борыслары, мүге, пачасы да әзерләнгән, көзге якта, Аллага тапшырып, күтәрергә ниятләп йөри идем. Ярар инде, кайткач, кайткач… Син, Нәгыймә апа, ни инде… Мин югында әнинең хәлен күз угыңнан төшерә күрмә. Үзең беләсең, минем Сәлимәнең холкы аның ниерәк бит… Бер караганда май күк, икенче карасаң… тырт та тырт. Ә әнинең күңеле, үзең беләсең, кылдай нечкә. Менә шушы хәл балалар җанын җәрәхәтли күрмәгәе, дим мин. Искә ала күр әле, апа. Җә, ярар, Аллага тапшырдык. Әйтәм бит, без алай озак йөрмәбез.

Әни, әлбәттә, Хәбибрахман абыйның үтенечен исеннән чыгармады. Җае чыккан саен, шакмаклы ашъяулыкка күчтәнәчләрен төйнәп, Көеккә барып кайта иде. Тиздән әнине бригадир итеп куйдылар. Бригадир булгач, нәрсә, ат үз кулында, шул як басуга чыккан саен, дәү әни янына сугылмый калмый иде.

Сентябрь айлары иде. Тымызык кына пыскак яңгыр сибәләп тора. Әни капкабыз төбенә ат белән килеп туктады. Җил капканы ачып, ишегалдына үк үтте. Шунда гына күреп алдым, арбада җайлап салынган печән өстендә дәү әни утыра. Аны күрүгә, шунда ук атылып ишегалдына чыктым. Чыктым да баскыч төбендә туктап калдым. Нәрсә бу? Мин белмәгән-аңламаган нинди хәлләр тора монда?

Арбада аякларын сузып утырган дәү әнинең ике аягы арасында бер малай сыенган, юк, күзләрем һич алдамый, малай! Моңарчы да, дәү әнинең безгә Хәбибрахман абыйның кызларын, ягъни минем туганый сеңелләрне ияртеп алып килә торган гадәте бар иде, ә бу башына зур гына кипке кигән. Моңарчы мин күргән кипкеләргә бер дә охшамаган охшавын: кыска гына ялтыр козыреклы, тирән эчле, шакмак–шакмак бизәкле кипке. Кулына ат куарга бик тә ипле талчыбык тоткан.

Әни килеп, дәү әни тезләре арасындагы шул малайны җай гына күтәреп җиргә төшерде, аннары дәү әнигә арбадан төшәргә булышты. Малай, зәңгәрсу күзләрен миңа текәп, баскан урынында хәрәкәтсез калды, борынын тартып куйды.

– Исәнме, Габделнур улым, – диде дәү әни, ике кулын миңа сузып, – менә, Йәнис энең белән дә күреш.

Аннары мин, әле һаман да берни аңламаган көе, атны конюшнига илтә киттем. Йәнис энең?.. Юк, андый энем барлыгын һич кенә дә белмим. Көектә Хәбибрахман абыйның ике кызы бар: Мөршидә белән Хөршидә; югары очта әти белән бертуган Миңләхмәт абыйның ике малае бар, алар миңа энекәш түгел, абыйлар. Ә бу… Йәнис энең. Юк, белмим.

Төптән уйлаганда, күптән беләсе калган. Бер күз салуда ук ошады миңа Йәнис энем. Арбадан төшүгә, оеп китеп, тик басып торса да, алай йомыкый-җебегәнгә һич охшамаган. Атны капкадан алып чыкканда күреп алдым: киртә буена йөгереп килде дә Йәнис энем шундагы – мин кайчаннан бирле казып ыргытырга кулым җитмәгән иләмсез шайтан таягын кулындагы талчыбык белән уңлы-суллы кизәнә-кизәнә тураклап та ташлады. Шушы кыланышы ук күңелгә бик якын иде Йәнис энемнең. Сабый чактан ук җан дошманым ул минем – шайтан таягы. Шул котсызны кайда гына күрсәм дә, нәкъ менә Йәнис кебек, чыбык белән, чыбыркы белән турап ыргыта торган гадәтем бар минем дә. Көрәк алып килергә иренмәсәм, төбе-тамыры белән үк казып ыргытам мин аны. Киртә буендагы әлеге шайтан таягына күзем төшмәгән, эштән бигрәк соңлап, күз бәйләнгәч кенә кайтам шул соңгы көннәрдә… Кара син, дөньяга абыйсы күзләре белән карый икән ич Йәнис энем. Мин конюшнидан кайтканда, дәү әни өйдә берүзе оекбашмы, бияләйме бәйләп утыра иде. Әни үзенең һич бетмәс-төкәнмәс эшенә чыгып киткәндер инде, ә Йәнис энем кайда соң әле? Мин шәрран ярып шуны сорый башлаган идем, дәү әни бармагын иреннәренә куеп, күзләре белән генә почмак якка күрсәтте: сабыйның йокысын бүлдерәсе булма, янәсе…

Икәүләп баскыч төбенә чыгып утыргач, дәү әни сөйләвеннән менә нәрсә белеп алдым. Моннан ай ярым элек Көеккә, дүрт олауга төялеп, сугыш җиреннән качкан «беженецлар» килеп төшә. Монысы миңа бер дә яңалык түгел, безнең авылга да кайтты андыйлар. Латвия, Псков якларыннан. Көектә әнә шундыйлар арасында бала җитәкләгән хәлсез бер әби дә була. Әбинең хәле бик мөшкел, ә балакай бичара ак чүпрәккә чорналган бер кулын муенына аскан.

– Йөрәккәйләрем әллә нишләпләр китте боларны күрүгә, – ди дәү әни. – Араларында бер бик отчайный хатын бар, шул сөйләде. Русча сөйли, ә пресидәтел безгә аңлатып бара моның сүзләрен. Болар төялгән ишалунны юлда нимес бомбага тоткан, шунда яраланган икән баланың кулы. Анысы гына бер хәл, әнисе, бомба тиеп, шунда мәңгегә күзләрен йомган. Малайны бүлнискә озатмакчы булалар, һич риза түгел, ди, бу. Таза кулы белән әбисенә чытырдатып ябышкан да бер адым атлау юк. Безнең пресидәтел дә әйтеп карады моңа бүлнис турында, кая ул, әбисе кулына сеңгәннән-сеңә бара, җанашым. Менә шунда инде түзмәдем, күзләремнән яшь атылып чыкты, әби белән малайны икесен берьюлы кочып алдым да: «Әйдәгез безгә, икегезгә дә үзем духтыр булам», – дим. Татарча әйтәм. Ходайның рәхмәте, шунда ук аңлап алдылар болар мине. Малай, саф татарчалап: «Рәхмәт, рәхмәт», – ди-ди, иң башта кузгалды. Әби дә үзләренчә нидер әйтә, рәхмәтләрен укый булса кирәк. Менә шулай яшәп киттек. Йәнис улымның кулы, яшь тән бит, тазарды. Әмма дә, Ходайның ирке, әбигә генә шифа табып бетерә алмадым. Әҗәле җиткән булгандыр инде мескенкәйнең. Моннан бер атна элек җир куенына тапшырдык. Урыны оҗмахта булсын.

Дәү әни шуларны сөйләгәч, мин әнинең нигә Көеккә гел күчтәнәчләр төйнәп йөрүен хәтерләп алдым. Хәбибрахман җизнинең алай күчтәнәч-мүчтәнәчләрне һич яратмавын, андый чакта ничектер кимсенә торган гадәтен яхшы белә идем юкса. Аннары теге кичне Хәбибрахман абыйның: «Минем Сәлимәнең холкы аның ниерәк бит…» – дигән сүзләре нигәдер хәтердә чагылды.

 

10

 

Шулай итеп, моңарчы без һәр иртәне өй ишегенә күгәргән йозак элеп чыгып китә торган булсак, хәзер инде моның кирәге калмады. Кайтып керүләре үк шундый күңелле, валлаһи. Без кайтуга, өстәлдә җиз самавырыбыз тын гына гөжләп утыра, шакмаклы ашъяулык каплаган коштабакта бәрәңге әчкелтем-тәмле исен бөрки. Барыннан да бигрәк өй эчебез шундый да җылы, якты. Ул дәү әнинең: «Кайттыңмы, улым?» – дип, нурлы итеп дәшеп куюлары, Йәнис энемнең: «Габделнур абый!» – дип килеп сыенулары!

Әйе, сугышның беренче айлары безнең өйгә әнә шундый һичнәрсәгә алыштыргысыз күңеллелек тә китерде. Монысы шулай да бит… Хәбибрахман абыйдан дүртенче ай инде хат-хәбәр юк. Авылда кичә бишенче өйгә кара матәм язуы килеп өлгерде. Һәр көн дүрт-биш авылдашны кан-яшьле юлга озатабыз. Шул ук юлдан койрык төпләренә «РККА» дигән кара печать сугылган колхозыбызның иң яхшы унҗиде аты ярсулы кешни-кешни чыгып китте. Чантарның да бар иде андый печате. Киткәндә ул гына кешнәмәде, малкаем. Бигрәк сабыр иде шул. Акыллы зур күзләре генә моң белән мөлдерәмә иде.

Чантар китте, тае калды. Ни дисең, тае нәкъ әбисе төсле кызыл туры. Көн саен кесәмдә аңа дигән сый була – тоз сипкән калын гына бер телем ипи. Бигрәк ярата малкай шушы сыйны. Тик менә ипие, тозы гына… Кысылганнан-кысыла барды да… Ярар, үзең дә яхшы беләсең. Чантар киткәч, мин теләсә кайсы атны җигә башладым. Миңа барыбер иде хәзер. Күңелем берсенә дә ныклап утыра алмый. Хәер, кызыл туры таем бар, ләкин әле аны җигәргә иртәрәк. Җигәргә, әлбәттә, арада иң җегәрле атны эләктерәм, моңар инде усаллыгым да җитәрлек, аннары Нәбиулла абый да гел минем яклы. Һәрхәлдә, аның «әй, җен әвәләгән нәрсә!» дигән иң югары әрләү сүзен миңа карата ычкындырганын хәтерләмим.

Ә атларга эш җитәрлек. Әвендә көне-төне ашлык сугу кыш уртасына кадәр бара. Көндезләрен басуда кар астыннан казып, әвенгә көлтә кертсәк, төнгә каршы ашлык төяп Арча юлына чыгып китәбез. «Ашлык – дәүләткә! Бөтенесе фронт өчен!» Йокы дигәне олау өстендә дыр-дыр калтырап, уяулы-саташулы черем итеп алу гына.

Озакламый миңа ат җигеп юлга чыгулардан күпмегәдер аерылып торырга туры килде.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас