

(Дәвамы.)
Монысын бирмәсә дә була иде. Тик бу ике тинтәк бик ярлы киенгәннәр. Бөтен байлыклары бер чемодан белән берничә төенчеккә сыйган. Җитмәсә, гарип балалары да бар. “Әйдә, бездән булсын яхшылык”, дип уйлап, хәйләкәр елмаеп, Гоша үзенең сүзен дәвам итте:
– Күреп торам, сезгә яшәве авыр. Шуңа да ярдәм итәргә телим. Алыгыз, ал, бу – сезнең хәләл акчагыз.
Зилә тимер юл билетларын карарга кереште. “Нинди поезд, кайчан юлга кузгала? Бу Карчыга танау нигә бик юмартланды соң әле?”— дип уйланды, гаҗәпләнеп. Шунда билетларның тик унбиш көннән соң гына Уфага икәнлеге ачыкланды.
– Бу билетлар октябрьнең егерме җидесенә генә. Без унбиш көн буе биредә нишләп ятарга тиеш? Бу кадәр вакыт эчендә Уфага җәяүләп тә кайтып җитеп була. Юк, юк, рәхмәт, кунак иттегез. Акчаларыгыз да, билетыгыз да кирәкми. Безне хәзер үк вокзалга илтегез. Егетләрегезгә әйтегез, зинһар, безне озатсыннар.
Гоша һәр сүзгә диярлек басым ясап:
– Әйе, сез дөрес игътибар иттегез. Билетлар алдан алынган. Ә аңа кадәр сез яңадан Дүшәмбегә барып, калган ике чемоданны алып кайтырга тиешсез. Мин сезгә ярдәм итәргә генә телим. Аларны алып кайткач, өстәп тагын биш мең алырсыз. Аңлыйсызмы?
Зилә барысын да аңлады, бик яхшы аңлады. Каршы килсә, бу өйдән мәңге тере чыга алмаячагын да аңлады. Шулай да үзенчә нидер уйлап:
– Ярар, иртән сөйләшербез. Әлегә нык арыткан. Ял итәргә кирәк, – дигән сылтау белән сүзне иртәгәгә калдырырга уйлады. Гоша үз чиратында:
– Бик хуп, бик яхшы. Иртә кичтән хәерлерәк, – дигән булды да, җавапка канәгатьләнеп көлеп куйды: ”Бу ике йолкыш кайда барсын инде. Авызларын ачсалар – үпкәләре күренә. Әлбәттә, риза булачаклар. Риза булмасалар, улларыннан аерабыз. Көч белән. Юньле кеше үз баласы өчен утка да, суга да керә. Ә болар нәкъ шундыйлар. Тик ире генә әллә нинди йомыкай, дәшмәс. Әзрәк фазасы күчкән, ахры, Кеше белән бер дә юньләп сөйләшми. Түбәсе бушаган. Ярый ла, миңа димәгәе әллә кем булсыннар. Дүшәмбедә калган ике чемоданны алып кайтып бирсәләр, шул җиткән. Әйе, аны да кайтарып булса, кеше өлешенә ничек тыгылырга икәнен өйрәтер иде теге чегәннәргә. Наркотикларны Гоша гел шушы юл белән алып кайтты. Болай ышанычлы бит. Үзең читтән генә күзәтәсең, ә чемоданнар үзе кайта, бер куркынычы юк. Эләгә-нитә калсалар, юлаучылар үзләре гаепле. Без күрмибез дә, белмибез дә. Әнә, былтыр шулай ике партия героин “янды”, ә без исән. Иң мөһиме: курьер-юлаучыларны дөрес сайлый белергә кирәк. Кеше күзенә бик ташланып та бармасыннар. Кызыксынучан да булмасыннар. Нәкъ менә шушы кешеләр кебек. Ир дип ияреп йөргән бабай да, аяксыз балалары да теләсә нинди кешедә кызгану хисе уята.
Шулай уйланып, бераз сүзсез утырганнан соң, Гоша кинәт кенә китәргә булып, урыныннан торды. Әллә берәр ишарә булды, әллә вакытлары җитте, табында бер гамьсез ашап-эчеп утырганнар дәррәү торып, аның артыннан иярделәр. Барысы да итагатьле итеп кенә Зиләләргә тыныч йокы теләп, хушлашып чыгып киттеләр.
Маруся түти табынны җәһәт кенә җыештырып алды. Зилә дә ярдәмләште. Йокларга урынны стена янында торган диванны зурайтып икесенә бергә җәйде.
– Улыгыз күрше бүлмәдә йокласын, – дип, Илдарны йоклаган урынында калдырырга уйлаган иде, Зилә ризалашмады.
– Улым төнлә саташа, – дигән булып, үзләре янына алды. Ут сүндереп йокларга яттылар. Өске бүлмәдә дыкы-дыкы килгән ниндидер музыка ишетелә. Зилә моны үзенчә яхшыга юрады. Тыңлап торсалар да, ире белән сөйләшкәнне ишетмәячәкләр.
Йокларга яткач, Зилә иренең колагына акрын гына:
– Фәйзулла, ишетәсеңме? Без бер тәмугтан котылып, икенчесенә эләктек, ахры, – дип пышылдады. Фәйзулла моны күптән сизенә иде, тик Зиләсе дәшми торганга гына сүзне башламады. Үз чиратында шулай ук пышылдап кына:
– Теге кәкре танау нәрсә сөйли? – дип сорады.
– Ул тагын Дүшәмбегә барырга куша. Белеп торам, әгәр дә без аның тәкъдимен кире каксак, бу йорттан исән-сау чыгалмаячакбыз. ”Тагын да ике чемодан калды, шуны алып кайтыгыз”, – ди. Сизеп торам, чемоданнарда юньле нәрсә түгел: йә наркотиклар, йә шуның ише бүтән нәрсә. Кире һич барырга ярамый, кайтып җитә алмавыбыз бар.
Бераз сүзсез яттылар. Зилә эчтән генә үзен-үзе әрләде: ”Нигә дип ул хатынның сүзенә ышанырга да, нигә дип ул чемоданнарны алырга булган. Ике миңгерәү. Хәзер нәрсә эшләргә?” Шунда ул Фәйзулласының Чиләбедә укыганын исенә төшереп:
– Фәйзулла, син бит Чиләбедә икетуган абзыем бар, анда шуның ярдәме белән укыдым, дия идең. Адресларын беләсеңме? – дип сорап куйды.
– Истәлеккә истә дә ул. Тик абзый пенсиягә чыккач, авылга кайтып китте. Ә уллары фатирларын Уфага алыштырды.
– Ел буе укыгач, бер танышың да калмадымыни? – дип өзгәләнде Зилә.
– Калуын калды да ул. Укып беткәнгә дә егерме биш елдан артык. Вася әллә анда тора, әллә бүтән урынга күчкән, кем белсен? Ә туры милициягә барсаң, ничек булыр?
Зилә кызып китеп, хәтта тавышын күтәреп:
– Әйе, анда сине көтеп торалар иде, ди. Бөтен документларың бит Русия чиген үткәч гаип булды. Кайда куйдың? Үзең дә белмисең бит. Аны кесәңнән генә алдырдың инде. Бу нинди хәерсез юл булды соң? Безгә гел кире дә кире, – дип пышык-пышык яшен дә коеп алды.
Яннарында уллары Илдар изрәп йоклый. Ара-тирә авызын чәпелдәтеп сөйләшеп тә ала. Аңа да дөньяның бозы-яңгыры берьюлы тиде шул. Шушы яшьтән әти-әнисез калып, аяктан яз инде. Исән-сау бу бәлаләрдән котылса, табибларга йөртәчәк, Ходай насыйп итсә, аякка да басар ул. “Мин үзебезнең йорт шартлагач кына аяксыз калдым, элек йөгереп йөри идем”, – дип сөйли бит.
Бераз тын яткач, Зилә Фәйзулладан кинәт:
– Кара әле, син вокзал тирәсен яхшы беләсеңме? – дип сорап куйды.
– Яхшы дип ни, әзрәк беләм инде. Тик аннан соң күпме гомер үткән. Карап торуга үзгәрмәгән кебек тә ул, тик бүтән тирәләре ничектер.
Зилә дә, ирен җөпләде:
– Шулай шул, СССР таралды, вокзал гына инде кырыкка үзгәргәндер. Нигә бүген игътибарлап карамадык икән?
Алар озак сөйләшеп яттылар. Таң алдыннан гына йокыга киттеләр.
Иртәгесен аларны дөп-дөп басып, өй хуҗасы Маруся түти уятты. Зиләләрнең уянганын күргәч:
– Ну, йокының кирәген бирдегез, ә, – дип, ясалма шаркылдап көлгән булды. Чәй эчеп алганнан соң, Зилә, җаен чыгарып, ишекләрне тарткалап карады, барысы да бикле. Селкенмиләр дә. Маруся түти үз эше белән мәшгуль арада өскә, икенче катка менеп китте. Тәрәзәләрдә тимер рәшәткә. Йорт алдыннан башка бер җир күренми. Ә йортта бозау зурлык эт арлы-бирле йөренә.
– Уйлама да, кызым, барыбер бу йорттан Гошадан башка чыга алмыйсыз, – дип Маруся түтинең пышылдавына Зилә дертләп китте. – Әнә, йортта нинди эт. Ә эт янында аңардан да яманрак ике аяклы эт саклый безне. Ул капка төбендәге мунча кебек бәләкәй йортта тора, – дип Зиләне тагын да ныграк куркытты карчык. Зилә аңардан:
– Ә сез кем соң? – дип сорый гына башлаган иде, Маруся түти имән бармагын ирененә тидереп, “дәшмә” дигәнне аңлатып, стенада эленеп торган радиорепродукторга күрсәткәч, бу уеннан кире кайтты. Зиләнең нәрсә сорарга уйлаганын сизеп, ахры, үзе аңлатып бирде:
– Мин дә сезнең кебек бер бәхетсез инде. Ирем хәрби кеше иде. Әфган сугышыннан наркоман булып кайтты. Аңа ияреп малай да бозылды. Бөтен мал-мөлкәтне сатып бетерделәр. Ирем үлгәч, улым өйне дә сатып җибәрде, үзем больницада идем. Бернәрсәсез урамда калдым. Мин дә шул наркоман кебек, уколсыз тора алмыйм. Шикәр авыруы миндә. Йортны Гоша кешеләре сатып алган дип ишеттем. Ул мине жәлләп шушы “төрмәгә” китереп тыкты. Беркайда чыгып, бер җиргә барып булмый. Инсулин дигән даруны Гоша гына кайтарып бирә. Аны үземә үзем кадыйм. ”Менә шуннан соң качып китеп кара инде. Туганнар юк, үзем авыру, кемгә хаҗәт мин?” – дип, елый-елый сөйләде Маруся түти. Маруся түтине жәлләп, үзләренең дә шул көнгә калуларын аңлап, Зилә дә аңа кушылып, яшь сыгып алды.
Бу марҗага Зилә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Әллә куркытып кына сөйли, әллә чынлап та шулай. Их дөнья, бигрәк буталды бит. Ахырзаман якынлашуы шушыдыр. Зилә түтидән:
– Ә капканы кем саклый соң? – дип сорап куйды. Бераз тынычлана төшкән Маруся түти битен биленә буган алъяпкычы белән каплап, үксеп үк елый башлады.
– Сөйләмә инде, улым саклый. Икәүләп саклыйлар. Бер көн – улым, икенче көнне – үзе кебек тагын бер наркоман. Шул бер доза наркотикка сатылганнар. Үземә үзем кул да салыр идем, тик гөнаһыннан куркам. Шулай булгач, кызым, минем хәлне үзең аңла, – дип, түти яшькә буылды. Зилә аны юатып бер сүз әйтә алмады, еллар авырлыгыннан сыгыла биргән аркасыннан яратып сыйпап кына куйды. Зилә белән иренең борчылуы, пыш-пыш сөйләшүләре Илдар улларына да тәэсир итте. Минутына әллә ничә сорау яудыра торган бала бүген бөтенләй тынып калды.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.