

7
– Гомер юлларым турында уйлый башласам, уй җепләрем гел әнә шулай ат малкай янына килә дә урала минем. Кичә кызыл турының колын салуына тукталып калган идек бит әле?
Ул елны игеннәр гаҗәп тә уңды. Син дә хәтерлисеңдер, хезмәт көненә бик мулдан бүлделәр ул елны. Әйе, әйе, бездә дә шулай булды! Хезмәт көненә мул тигәннәргә дугасына кызыл флаг элгән атлар белән өләшеп йөрделәр. Хәер, кызыл флаглы олаулар – ударникларга. Ә менә эштә эленке-салынкырак йөргән лодырларга гына чыпта әләм белән китерделәр ашлыкны, ә олауда – ямаулы бер-ике капчык. Әй, әкәмәт тә хәлләр булды инде ул елны. Идарә каршында зур-зур ике такта элделәр. Берсе – кызыл, икенчесе – кара. Кызылында самолет, паровоз, автомашина рәсемнәре ясалган, карасында – ташбака, таякка таянган җәяүле кеше, үшән ат. Һәр рәсем астында исем-фамилиялар тезелеп киткән. Янәсе, коммунизмга таба кем ничек бара: самолетта гына очыпмы, әллә әнә ташбакага атланыпмы?
Минем әнинең исеме паровоз турысына язылган иде. Моны күрү бик күңелле, ә менә ташбака, җәяүле кеше һәм ат ни өчен кара тактада? Ярый, ташбака шунда булсын да ди, «ташбака адымнары белән бик ерак китә алмассың» дигән бабайлар да. Ә менә җәяүле кеше белән ат җанашым? Нигә аларны болай мәсхәрәлиләр? Җитмәсә, таякка таянган җәяүле Шәймәрдән абыйны хәтерләтә (яхшы атыннан аергач, ул да таякка калгандыр инде, мөгаен), үшән ат исә сыртына буй-буй Котбыйның сумалалы чыбыркы эзләре төшкән кызыл турыны исемә төшерә дә, йөрәккәем әллә нишләпләр китә иде.
Әнигә кызыл флаглы олауда китерделәр ашлыкны. Берничә көннән соң җил капкабыз төбенә икенче олау килеп туктады. Әлеге дә баягы, кызыл турыны җиккәннәр. Бик хәтердә, тәрәзәдән моны күрүгә, әнинең бөтен йөзе, теге көнне кызыл яулык бүләк иткәндәге кебек, комач күк булды, ул арада йөгереп чыгып та китте. Әлбәттә инде, мин дә аның артыннан.
– Бик рәхмәт инде, егетләр. Ләкин ни бит әле, – диде әни, – минем куяр урыным калмады. Лар теге китергәне белән дә чүмәкәй тулды. Берәр ялгыз карчык-корчыкка илтегез монысын. Әнә Майшәкәр абыстайга илтегез, дога кылып алсын. Миннән хәер-сәдака булыр. Үзенең басуга чыгып эшләр хәле юк бит инде аның.
– Мәйлең, алайса, – диде ат башындагы Котбый, авызын ерып. Аның әле галәмәт тә кукраеп йөргән көннәре бу. – Ләкин, Нәгыймә апа, шуны бел. Монысын абыстайга илтегез дип бик зур ялгышасың. Сәяси хата сүз сөйлисез. Кем ул Майшәкәр? Бит сыпырган булып, сезгә китап сүзләре сөйләгән булып, хезмәт халкы җилкәсен кимереп ятучы паразит илимент. Контр токымыннан. Менә кем ул синең абыстаең! Ярар, бигайбә, монысын кая илтергә икәнен үзебез белербез. Түлке алай контр сүзләр сөйләмә бүтән, иптәш Нәгыймә Хөснетдинова. Аң бул!
Шулай диде дә Котбый, дилбегә очын башы өстендә зыр әйләндереп алып, кызыл туры өстенә берне сыйпады. Кызыл туры авыр гына кузгалды. Котбыйның сумалалы чыбыркысы да үзе белән икән, олау өстеннән шуны алып, малкайның корсак астын каезларга тотынды. Кызыл туры, зәгыйфь кенә пошкырынгалап, адымнарын җәһәтләде.
Мин, кызыл турыдан күзләремне ала алмыйча, йомшап киткән борынымны мышык-мышык тарткалап, басып калдым.
Мин кергәндә, әни сәке почмагындагы чуар ястыкка капланган да хәрәкәтсез ята, ишек тавышынадыр, сикереп торды, миңа борылып карамыйча гына, ике куллап чәчләрен сыпырып куйды, алга төшкән юкарак кына толымын артка чөйде, ике бөртек чулпысы гына чың итеп китте, «Әй, әни, кайчан гына нинди калын иде синең толымың, чулпыларың да ничек ишле иде», – дигән уем зиһенемдә чагылып үтте.
– Улым, – диде әни, карлыгыбрак киткән тавыш белән, – бүген дә көтүне үзең генә каршыларсың инде, минем сабакка китәр вакыт җиткән ич. Әрекмәнне күбрәк җый, кара кәҗә биләмгә чыгып китәрлек булмасын. Сарыкларны, кайтуга, абзарга яп, апара әзерләп куйдым мин аларга. Барыйм инде мин.
Сабак дигәнендә – «Бетсен наданлык» дәресләрендә – шулай гарәп хәрефләре белән әйбәт кенә укырга-язарга да өйрәнеп чыкты ул аннан. Дөресрәге, балачакта берме-икеме ел абыстайга йөреп укырга өйрәнеп тә алган булган ул, ә менә абыстай язарга өйрәтмәгән, кыз балага язу язуның кирәге юк, ди икән. Әни көлемсерәп кенә үзе шулай сөйли иде. Инде хәзер бу сабакка бик атлыгып йөрүенең сәбәбе шуңа булгандыр, мөгаен. Ләкин күп тә үтмәде, яңалиф дигәне чыкты да, әни монысына һич җүнләп өйрәнә алмады. Хәтерлим әле, соңрак, сугыш елларында, әнине бригадир итеп куйдылар, үзенең исәп-хисап, язу-сызу эшләрен гел гарәп хәрефләре белән алып барыр иде әни. Шунысы да истә, мондый хисап дәфтәрен кеше күзеннән бик сак яшерә иде ул. Безгә исә, үзең беләсең, Коръән язуы гомерлек сер булып калды.
Сүз җаеннан шунысын да әйтеп китим инде. Уңышны шулай кызыл флаглы олаулар белән өләшү колхозыбыз тарихында беренче һәм соңгысы булды. Шуннан соңгы елларда, игеннәр әйбәт кенә уңса да, күрәсең, дәүләт заданиесе очсыз-кырыйсыз булгандыр инде, андый кызыл флаглы олаулар йорт борынча түгел, ә Арча элеваторына таба агылды. Уракка төшеп, беренче ашлык суккан көннән агыла башлый иде кызыл олаулар, кара көзгә кадәр, кайсы елларны кыш уртасына кадәр дә дәвам итә иде әле.
Аннары, Котбыйның: «Монысын кая илтергә икәнен үзебез белербез», – дигәнен дә мин соңыннан, үсә төшкәч кенә аңладым. Күрше Мари авылына илтә икән дә көмешкә кудырып алып кайта икән Котбый андый «артык» олаулардан. Эчүчелек чире сугыштан соңгы елларда гына башланды, дибез дә бит, уйлый китсәң, тамырлары шактый тирәнрәк ята икән андый зәхмәтнең. Ярый, тәртибе беләнрәк сөйлим әле.
Тәртибе белән, дим дә… Балачакның әле күкләргә очардай шатлык-куанычлы, әле үзәк бәгырьләрне өзәрдәй ачы-әрнүле гаять чуар хатирәләрен кем тәртипкә салып бетерә алсын? Әнә шул кызыл турыга бәйле хәлләрнең эзеннән барам гына инде. Ярар, Шәймәрдән абзыйның миңа вәгъдә иткән колыны, әйткәнемчә, миңа насыйп булмады. Икенче елны микән, кызыл туры тагын колын китерде. Минем гел конюшня тирәсендә чуалган көннәр, шунда ук кереп карадым колынны. Әнисенең корсак астына танавын төртә-төртә имәргә азапланучы, үзенең дүрт тоягы дүрт якка шуышучы колынга күземне төшерүгә, беләсеңме, шунда үк гайрәтем китекләнде дә куйды. Эш шунда ки, «биядән ала да туа, кола да туа» дигәннәре дөрестер инде, колын аз гына да әнисенә охшамаган иде. Ял-койрыгы җирәнсу моның, сырты-биле әллә көрән, әллә кызгылт шунда… Әллә нинди. Андый төстәге атны, андый колынны минем моңарчы күргәнем дә юк иде.
– Чантар инде, алайса. Безнең якларда шактый күп андый атлар, – дип, Габделнурның бер як тез башын сугып куйганымны үзем дә сизми калдым.
– Әйе, чантар. Ләкин ул чакта әле… Ничегрәк аңлатырга соң?.. Һәр якның үз җыры дигәндәй, бездә кызыл туры да кара туры атлар бик пачутта иде.
– Беләсеңме, минем үсмер чакта җиккән атым да чантар иде. Алай бик почетта йөрмәсә дә…
– Пачут-мачутта түгел әле монда эш. Болай бит… – Габделнур, сүздән калып, янына ук салынып төшкән өрәңге ботагыннан бер яфрак өзеп алды, шуны бармаклары арасында әйләндергәли башлады. Аны ирексездән сүзеннән бүлдерүемә уңайсызлансам да, гафу үтенеп маташу янә дә аның уй сөрешенә комачау гына иде.
– Авылыбызга беренче трактор кайткан көннәр бу, күңелнең шул тәэсирләр белән тәмам иләсләнгән чагы. Эш менә нәрсәдә! Хәбәре язга чыгуга ук йөри иде инде: «Көеккә трактор кайткан, җирне шул корыч айгыр белән генә сөрәләр икән. И малай, көч-куәт тә бар икән үзендә!» Бер иртәне өр-яңа хәбәр: «Ул корыч айгыр бүген безгә дә киләчәк!» Без малай-шалайның тәмам тынычлыгы качты. Көек юлыннан күзләребезне алмыйбыз. Авыл очындагы ялгыз каен башын карга өере күк сарып алдык. Менә агачның иң очына кунаклаган малай кычкырып җибәрде: «Килә!.. Кара төтеннәр пошкыра, әй!» Сөрән салучы малайның тавышы шөбһәлерәк яңгырауга карамастан, каен башыннан сибелештек тә, пыран туздырып, корыч айгыр каршыларга йөгердек. Килә бит! Тегермән ташыннан да зуррак арткы көпчәкләре дә, аннан кечерәк алгы көпчәкләре дә үзеннән-үзе тәгәри моның, арт көпчәкләр арасына кара бишмәтле бер абый менеп утырган да кечерәк чарыгын боргалап бара (дилбегәседер инде). Корыч айгыр, алай гел кара төтен пошкырмаса да, тыр-тыр алга тәгәрәвен белә. Менә авылыбыз урамына килеп керде. Каршыларга-карарга олылар да чыкты. Горур тырылдап, трактор югары оч урамга юнәлде. Ул очка таба текә генә тау бар безнең, шуннан менә башлагач, кинәт туктап калды бу. Кара бишмәтле абый ияреннән төште дә нәрсәләрендер бора башлады. Шунда корыч айгыр кинәт ачы итеп төчкереп җибәрде. Тирә-юньгә каралы-зәңгәрле төтен бөркелде. Без, зәһәр төтеннән күзләребезне уа-уа, читкәрәк ыргылдык. Күзләрдән яшь ага, әмма зәһәр төтеннең исе… Кемгә ничектер, миңа исә, беләсеңме, дөньяда шушыннан да тәмлерәк ис юктыр кебек тоелды шул чакта.
Хәзер инде минем чебиле тәпиләр конюшня юлыннан түгел, күбрәк басу сукмагына таба элдерә башлады. Чантар тай болай да гайрәтемне чигерде, ә басуда трактор гөрләп эшли. Исләре дә күңелгә якын, көч-куәте дә ат ише генәме соң! «Йөз ат көче бар», – дип сөйлиләр иде олылар.
Тагын әле… Бер килүемдә шулай тракторчыларның әбәт вакытларына туры килдем. Бу юлы инде икенче бер ис борынымны кытыклады. Аш исе, шундый да тәмле аш исе… Басу буендагы кечерәк ермак-үзәндә зур казан асканнар, шул тирәдә чемчекле ак яулык бөркәнгән, ак алъяпкыч бәйләп алган югары очның бер апасы мәш килә. Менә апа ермак буендагы ярым корыган карсак зирек агачы янына килде дә кулына ниндидер тимер кисәге алды, бөтен басуга зың-зың тимер тавышы яңгырады. Зиреккә күгәреп беткән китек сабан төрәне асып куелган икән, монысын мин шунда гына күреп алдым. Китек төрән зыңлауга, тракторлар гөрелтесе туктап калды. Күп тә үтмәде, зирек янына кыска кара бишмәтле абыйлар җыелды. Зиреккә боларның кульюгычлары, озын шадра сөлгеләре дә асылган икән, килгән берсе бит-кулларын юып алды. Озын саплы чүмеч тоткан ак алъяпкычлы апа зур казан капкачын ачып җибәрде, кулларына ялтыравык эчле яшел җамаяклар тоткан абыйлар берәм-берәм казан янына килделәр; апа аларга аш состы, абыйлар ерганак буена тезелешеп утырдылар да шапыр-шопыр ашый башладылар. Бер кулларында ак чәчәкләр төшерелгән кызыл кашык боларның, икенче кулларында калын киселгән ипи телеме. Алар ашый, мин йотып торам. Бөтен авыз эчем төкерек белән тулды. Токмачлы шулпаларын ашап бетергәч, җамаяк төпләрендә йодрык кадәрле (минем йодрык шае гына түгел, үзләренекеннән дә зуррак бугай әле) зур ит калҗалары да бар икән, шуны кимерергә тотындылар. Монысы инде миңа чистый бер могҗиза булып тоелды. Авызым тулы төкерек тамагыма эре бәрәңге зурлыгындагы төер булып утырды, башларым әйләнеп китте… Әйтсәм әйтим, мондый да мул сыйны минем әле төшемдә дә күргәнем юк иде. Теге елны әни кызыл флаглы олауны, «куяр урыным калмады» дип, җил капка төбеннән кире борса да, безнең ул өйалды почмагындагы лар икенче елны ук бушап калды. Шуннан соңгы елларда аның тулганы да булмады. Быел исә, язга чыгуга, лар төбе бөтенләй такыр иде. Күптән инде бар ашаганыбыз – кара кәҗә сөтеннән оеткан катык туглаган умач та учак күмерендә генә катырып алган көлчә иде безнең.
Кара бишмәтле тракторчы абыйлар ит кимерә, мин бугазыма тыгылган эре бәрәңгедәй төерне һичничек йотып җибәрә алмый иза чигәм. Абыйлар җамаякларын ялт итеп куйгач, ак алъяпкычлы апа шул җамаякларга озын саплы чүмече белән гәрәбә төсендәге чәй агызып чыкты, кулларына, монысы инде минем йодрык кадәр, шикәр шакмаклары тоттырды. (Безнең өйдә мондый зур шакмак, ясмык кадәр генә китә-китә кабып, атна буена җитәр иде.)
Ниһаять, мин бугазыма утырган төерне йотып җибәрә алдым. Аның каравы, авыз эчем селәгәй белән тулганнан-тула барды, тулды да авыз кырыеннан ага ук башлады бугай. Күңел болгана, күз алларым әлҗе-мөлҗе килә иде.
Әгәр шунда, ерганак читендәге качкан чокырымнан сикереп чыгып, ак алъяпкычлы апа янына килсәм, бәлки ул миңа: «Кунак килгән икән», – дип ягымлы елмаер да бер җамаяк шулпа салып бирер, кулыма, алай ук зур булмаса да, бер шакмак шикәр дә тоттырыр идедер, ә бәлки… «Сиңа болар тиеш түгел, энем, миңа районнан трактористларны гына сыйларга куштылар», – дияр иде микән? Кем белә инде анысын?..Ул югары оч апаның хет исемен дә белмим, ичмаса.
Ләкин мин качкан чокырымнан сикереп чыкмадым. Әнинең: «Кеше ашына таракан булып төшә күрмә, улым», – дигәне, аннары: «Тыйнаклыгың – йөз нурың», – дигәне күңелемә бик нык сеңгән иде минем. Әниемнең шул сүзләре бигрәк нык кадаклап куйган иде мине. Җитмәсә, Шәймәрдән абыйның: «Башың ярылса – бүрек эчендә, кулың сынса, җиң эчендә калсын», – дигәне дә хәтергә төшеп тора тагын. Юкса, беренче ишеткәндә, әллә ничек бер мәзәк сүз кебек кенә тоелган иде аның болай әйтүе.
Сөйрәлеп кайтып җитүгә, урын өстенә егылдым. Әни мәтрүшкәле чәй ясап китерде, хәтта сәдәп-сәдәп кадәре кызыл, яшел помпасилар салган, кунак килгәндә генә чыга торган матур пыяла савытыбызны да алдыма ук китереп куйды.
Ләкин мин боларның берсенә дә үрелә алмадым.
Иртәгесен мәктәпкә барырга чыккан җиремнән, үзем дә сизмәстән, конюшнига таба борылдым. Кызыл туры чантар колыны белән аратада иде әле. Атылып килеп кердем дә, бар көчемә кизәнеп, чантар колынны дөмбәсли башладым. Әйтерсең кичәге бар гарьлек-рәнҗешләремә шул бичара колын гына гаепле! Әй дөмбәслим, әй тукмыйм. Кызыл туры мине күрми, кыланышларыма да игътибар итми, утлыгында чемченә бирә иде. Малкай җанашым! Ул мине колынын шулай назлап иркәли дип уйлагандыр инде. Истән үк сиземләп, гадәттәгечә яхшы ният белән генә килгәндер, дип уйлагандыр. Юкса мин жүләрне тибеп кенә очырыр иде канә!
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com