

(Дәвамы.)
– Әйдә, утырыгыз, нишләп болай озак? – дип сорады. – Хатын да, ир дә дәшмәде. Ә шофер кайтарып сорамады. Чемодан-төенчекләрне багажникка тыгызлап-тыгызлап салдылар. Кысыла-кысыла, машинага төялделәр. Чемодан күтәреп, алдан атлаган яшь ир алга – шофер янына утырды. Хатын Зилә янына артка урнашты. “Волга” машинасы тәүдә утырганда бик кысык тоелса да, Фәйзулла Илдарны үз алдына алгач, бөтенләй иркенәйде.
Зилә һаман уйлана, һаман пошына иде әле. Бала күңеле дә тиккә генә шомланмый. Алар безгә караганда күпкә сизгер. Ах, Зилә ялгышты, нык ялгышты. Их яхшысы – поезддан төшкәч тә чемоданны кулларына тоттырырга да, котылырга кирәк булган. Аннан Уфага туп-туры кайт та, кайт бит. Юк шул, имеш, күрсәткән адрес белән әманәтне илтеп тапшыралар. “Беркатлылык угрылыктан да яман” дип урыслар юкка гына әйтмиләр шул. Алай дисәң, Фәйзулла белән Зиләнең аякларыннан тотып селкесәң дә, бер тиен көмеш төшмәс. Киемнәреннән үк күренеп тора. Нәрсә аласың алардан? Юлда да бит ачлы-туклы кайттылар. Ярый әле, теге күчтәнәч җибәргән хатын, йөзем белән дөгене алып, мул гына акча тоттырды. Аңа рәхмәт. Акчалары туган җирләренә кайтып җитәргә җитәчәк. Әз-мәз булса да, күчтәнәч тә, бүләкләр дә алгаларга кирәк бит әле.
“Волга”га кереп утыргач, Зилә, нишләптер, артына борылып карады. Арткы тәгәрмәче чокырга төшү сәбәпле, машина алга китәлми торганнан соң, артка чикте. Шулвакыт аның арттагы утлары бөтенләй яктырып китте һәм шунда Зилә поездда үзләре белән күрше утырып кайткан теге шикле бәндәне күрде. Йөрәге бөтенләй “жу” итеп китте. Ул бәндә машинаны арттан этәреп булаша иде. Машина кузгалып, урам буйлап чапса да, хатын тынычлана алмады. Кайда теге урам, кайда теге өй? Һич белерлек түгел. Юл караңгы, урам исемнәрен күреп тә булмый. Аллаһ сакласын, үтереп китәргә дә күп сорамаслар. Әзмени шулай кеше талап йөрүчеләр? Көпә-көндез үтереп китәләр. Әле төн. Белүче дә, күрүче дә булмаячак. Куркуы артканнан-артты. Машина һаман төрле урам-тыкрыклардан чаба да чаба. Әллә бер урамнан икешәр тапкыр үттеләр инде, белмәссең. Берникадәр вакыттан машина ниндидер бер тыкрык эченә кереп туктады. Бер бәләкәй генә авыл өе янына килгәннәр икән. Зилә тирә-якны чамаларга тырышып караса да, берни күрерлек түгел, дөм-караңгы. Машинадан төштеләр. Яңгыр һаман сибәли. Акрын гына искән җил үзе белән тимер юл станциясе тавышларын алып килә. Аның күңеленә, ничектер, рәхәт булып китте. Димәк, вокзал якында гына. Алай-болай була калса, бер ун-унбиш минутлык юл шикелле.
Зилә, курку-шикләрен эченә яшереп, тегеләргә иярде. Капка төбеннән үк эчтә эт өргәне ишетелә башлады. Тавышыннан ук билгеле, эт бик усал һәм зур булса кирәк. Өйдә ут-фәлән юк. Әмма капканы тиз ачтылар. Көтеп торганнар, күрәсең. Сүзсез генә өйгә керделәр. Әллә ничә бүлмә аша үттеләр, гел аска төштеләр. Өй тыштан гына яртылаш җиргә сеңгән, бәләкәй булып күренә икән. Йортның әллә ничә бүлмәле, әллә ничә ишекле һәм ишекләр барысы да бикләнерлек итеп эшләнгән булуы Зиләнең шик-шөбһәләрен тагын да тирәнәйтте. Ул бу кешеләрнең кырын юлдан йөрүче шикле бәндәләр булуына тәмам ышанды.
Бу йорттан тиз генә чыгып качармын димә. Капкада – бозау кадәрле эт. “Ә” дигәнче ботарлап ташлар. Шулчак каршыга мөлаем генә бер марҗа түтие чыкты. Үзен “тетя Маруся” дип таныштырды. Хәл-әхвәл сорашкан булды. Табын әзерләделәр. Зилә, чемоданнарга ишарә ясап:
– Менә, әйберләрегезне исән-сау алып кайттык, – дигәч, Маруся түти йөгерә-йөгерә, төрле сый-нигъмәтләрне табынга куйды. Затлы рюмкаларга аракы койды. Үзенең рюмкасын күз дә йоммыйча, бер тында йотты.
– Исән-сау килеш, баеп кайта алганыгызны юыйк хәзер, – дип, табынын ачып җибәрде. Зилә белән Фәйзулла күптән мондый бай табында булмаганга, төрле тозлы кыяр, помидор, гөмбәләрдән авыз итәргә керештеләр. Маруся түти бик кыстагач, Зилә рюмкасын бер генә уртлап карады да, кире өстәлгә утыртты. Түти исә, такылдый-такылдый, кунакларын сыйлады. Зиләгә аерым әйтеп:
– Ашагыз, ашагыз, кунаклар, хуҗа хәзер бер ун-унбиш минуттан килеп җитә. Аның белән сөйләшерсез, – дип, Зиләне тагын аптыратты. Ашаса да ашады, ашамаса да ашады Зилә. Шик-куркуын күрсәтмәс өчен генә ризыкларны капкалады. Ашау кайгысымыни, табында чак-чак утырды. Моны хуҗабикә дә сизде, күрәсең. Зиләгә куе, эссе чәй ясады да, колагына пышылдап:
– Алай бик борчылмагыз, барысы да әйбәт булыр. Барыгыз да сау-сәламәт булырсыз. Куркуың тышка ук бәреп чыккан, тынычлан, тегеләр сизмәсен, – диде. Болай тынычландыру Зиләне бөтенләй куркытып җибәрде. Ул үзе өчен түгел, Илдар белән Фәйзулласы өчен хафаланды. Берәр нәрсә була калса, ире хасталанып яңадан урын өстенә ятачагы көн кебек ачык.
Зиләләрне каршы алган ир белән хатын беркемгә дә игътибар итмичә, көлешә-көлешә, бер-бер артлы рюмкаларны түңкәрделәр дә, күптән ризык күрмәгән кебек, ашарга ябыштылар. Ә шофер булган әзмәвер:
– Мин рульдә, ярамый, – дип, аракыдан баш тартты. Ул да ашау ягына таза икән.
Зилә дәшми генә өйне караштырды. Алар утырган бүлмәнең стеналарына калын-калын төрле бизәкле келәмнәр эленгән. Гаҗәп, ә тәрәзәләре юк. Шулай булгач, бу өйнең подвал өлеше була түгелме? Чынлап та, шулай шул. Алар өйгә кергәч, әллә ничә баскыч аска төштеләр. Әлбәттә, шулай. Өйнең базын нинди уңайлы итеп яшәргә яраклаштырганнар. Ә теге ишекләр кайда бара икән? Анда нинди бүлмәләр? Ул шулай уйланып утырганда, ишектән озын буйлы, киң җилкәле, карчыга танаулы кавказ кешесе килеп керде. Бүлмәне авыр карашы белән сөзеп чыкты. Шуннан авызы тулы алтын тешләрен ялтыратып елмайды да барысы белән баш кагып, урысча исәнләште. Ул килеп кергәч, өстәл артындагылар барысы да диярлек үрә басып, бу карчыга танауны сәламләделәр. Зилә дә: “Шушы, ахры, боларның хуҗалары, ничек барысы да аягүрә торып бастылар”, – дип уйлады. “Карчыга танау” Зиләләр белән аерым кул биреп күреште һәм үзен Гоша дип таныштырды. Юл хәлләрен сораштырды. Дүшәмбедәге хәл-вакыйгалар белән кызыксынды.
Зиләнең күңеле урынында түгел, Гоша – Карчыга танауның бер сүзенә дә ышанмый, аңардан шикләнеп утырды. Шикләнмәслек тә түгел, хатын үзләренең язмышлары шушы. Карчыга танау кулында икәнлеген йөрәге белән сизенде. Җитмәсә, бу кешедән ниндидер бер тискәре, авыр, күңелгә шом сала торган көч бөркелеп тора. Бигрәк тә күзләре усал, кешене үтәли тишәләр. Табындагылар яңадан сыйланырга керештеләр. Фәйзулла гына сирәк-саяк табындагы ризыкларны капкалап, чәй эчү белән мәшгуль. Уллары Илдар юлда арыган. Күрше бүлмәдә изрәп йоклый. Ярымачык ишек аша аның йомшак кроватьта чалкан төшеп ятканы күренә. Карчыга танау, Зиләгә борылып:
– Ярар, юлчылар. Сез ял итегез, калганын иртән сөйләшербез, – дип, табын артыннан тора башлаган иде, Зилә аны туктатып:
– Безгә вокзалга барырга кирәк. Юл озын бит, Уфага кадәр. Егетләрегезгә әйтегез, безне озатсыннар иде. Сый-хөрмәтегез өчен рәхмәт. Без кунып тормыйбыз инде, – диде.
– Юк, юк, сез арыгансыз, бүген ял итегез. Иртәгә әйбәтләп ял иткән баштан сөйләшербез. Иртә кичтән яхшырак, – дип, ясалма елмайды Гоша.
– Сөйләшергә безнең әллә ни серебез дә юк. Әйтәсе сүзегезне әйтегез дә. Нигә иртәгәгә калдырырга? Безгә тапшырган әманәтне исән-имин кайтарып җиткердек. Рәхмәт, каршы алдыгыз, сыйладыгыз. Безгә кузгалырга вакыт. Кем әйтмешли, юлдагылар юлда булсыннар, – дип әйтеп куйды Зилә катгый гына. Карчыга танау Гоша Зиләгә юри озаклап карап торды. Карашы авыр булса да, Зилә түзгән саен, ул җайлап сүрелде. Тора-бара гади бер карашка әйләнде.
Карчыга танау үз гомерендә беренче тапкыр җиңелде. Ул моны үзенчә бәяләде: “Йончыткан. Чемоданнарны Дүшәмбедә үк бу хатынга тапшыргач, ничә көннәр борчылу эчендә үтте. Ул да бит Зиләләр белән бер поездда кайтты. Уенмыни ике чемодан чип-чиста әфьюн алып кайту. Күпме байлык! Бу хатын, чемоданнар эчендә нәрсә ятканын белсә, күптән ташлап качкан булыр иде, мөгаен. Рухый яктан көчле хатын. Карашы нинди бит әле, тик дөнья мәшәкатьләре белән бик нык таушалган. Чигә чәчләре дә агарган. Яшьрәк булса, белер идек тә без аны нишләтергә... Әйдә, ярый инде. Ни дисәң дә, чемоданнарны исән-имин кайтарып бирде бит. Олыгайта да хәзер, ни дисәң дә, алтмыш биш яшьне дә узды. Шуның уникесе Түбән Тагил лагерьларында узды. Әйе, олыгайтты”.
Гоша торган җиреннән кире өстәл артына утырды да, кесәсеннән алып Зиләгә ике билет тоттырды.
– Менә сезнең Уфа билетыгыз. Ә менә монысы – сезнең юл әҗере, – дип, икенче кесәсеннән бер төргәк алып өстәлгә куйды. – Монда биш мең...
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.