Чәчмә әсәр
6 Июня , 07:22

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (3)

Шул көннәрдә авылда йөргән сүзләр без малай-шалай колагына да барып җитә, шул сүзләрдән безнең дә чәчләр үрә тора иде. «Сарык тиресе ябынган бүре булган икән ул Солтанов, беләсең килсә. Казанда, алай гынамы, Мәскәүдә дә ата контрлар белән свәздә торган, ди. Сәвит властен бәреп төшерү турында бик хәтәр эшләр эшләп, планнар корып ятканнар болар. Ә безнең чекистлар бик сизгер, бик оста эш йөртә. Шап!.. Эзләренә генә китереп басканнар!..»

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (3)Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (3)
Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Кызыл туры. Повестьтан өзек (3)

5

Шуннан соң нәрсә? Шуннан соң бу кара өермәле, шомлы-хәсрәтле хатирәләрне оныттырырдай бик күңелле, бик кызык истәлекләр башлана.

Яңа нардомда (бөтен авыл катнашындагы күңелле өмәләр белән яңа салынган озынча йортны, хәзергечә әйтсәк, клубны шулай дип йөртәләр иде) һәр көн (бәлки, һәр көн дә булмагандыр инде ул, хәтердә никтер шулай калган) шау-шулы җыелышлар уза иде. Ни өчен шаулашканнардыр олылар, безне анысы кызыксындырмый, безнең өчен иң кызыгы җыелыш бетүгә башлана. Сыегаебрак калган озын-озын эскәмияләрне бик тиз бала-чага тутырып өлгерә. Алдагы пәрдә артында, ягъни сәхнәдә, нидер шак-шок китерәләр. Чуар пәрдәне аркалары белән җилфер-җилфер китереп төртәләр, пышылдашып нидер сөйләшәләр дә, бераздан пәрдә ачылып китә. Синең алда сихри күренеш: ылыс исе аңкып торган карурман, йә булмаса, ишек-тәрәзәләре, сәкесе дә булган өй эче. Шунда сакал-мыек баскан абзыйлар, чуар яулык бөркәнгән апалар килеп чыга. Кызып-кызып сөйләшәләр. Ул арада йонлач бүреген күзләренә үк бастырып кигән иләмсез бер адәм кача-кача килеп чыга да («кулак» дип пышылдашалар олырак малайлар), куеныннан кыска мылтык чыгарып, сәхнәдәге иң чибәр, иң гайрәтле егетне шартлатып ата да ега. Залдагылар аһ итә, апалар пышык-пышык күзләрен сөрткәли, кайсыдыр абзый: «Бирәм мин ул адәм актыгының кирәген!» – дип, сәхнәгә ыргыла… «Театр гына ич ул», – дип, аның чабуыннан тарталар. Ул арада чуар пәрдә янә ачылып китә һәм – менә сиңа мә! – «үлгән» егет тә, аңа аткан абзый да янәшә басып, елмаешып кына залдагыларга баш ияләр. «Тагын театр күрсәтегез!» – дип гүли халык. Алар янә театр күрсәтмәсәләр дә, концерт дигәне башланып китә. Җырлыйлар, бииләр, декламация сөйлиләр.

Их яратам яз аенда

Җилфердәп искән җилне,

Даһи Сталин җитәкли

Бәхетле, матур илне,

дигән җырлар,

Аерым-аерым

Матур тормыш

Булмый-булмый!

Булмый-булмый!

– дигән декламацияләр дә хәтердә калган…

Шушындый күңелле истәлекләр арасында тагын бер «кара өермәле» вакыйга хәтердә тирән уелып калган. Бер иртәне әнинең күрше хатын белән бик әсәрләнеп сөйләшүләренә уянып киттем. Үзләре пышылдап кына сөйләшсәләр дә, «бүген кулакларны авылдан сөрәләр бит, күрше» дигән сүзләре колагымны ярып үтте. Шунда ук күз алдыма әлеге дә баягы Көек тавы буенда күтәрелгән кара өермә килде дә, тизрәк торып урамга чыгып чаптым.

Үз тыкрыгыбызны үтеп, олы урамга чыгуга, тукталып калдым. Биредә халык, халык… Бөтен авыл җыелган бугай. Урам уртасында дүрт-биш җигүле ат. Искерәк кенә арбаларына эреле-ваклы төеннәр, сандык-әрҗәләр төялгән. Күзләремне маңгаема мендергәне шул булды: уртадагы арбада, аркан белән аркылы бәйләнгән яшел сандык өстендә, ялт-йолт каранып Әхтәм утыра иде. Ыра-ера шунда таба киттем. Әхтәм мине арба янына җитмәс борын ук күреп алды:

– Габделнур малай, без китәбез! Би-ик еракка! – дип кычкырып җибәрде ул, күзләрен очкынландырып, – станциядә поездга утырабыз, аннары парахудка. Аннан соң да нәрсәгәдер утырабыз бугай әле, менә вәт, беләсең килсә!

Минем аңа әйтер сүзләрем берьюлы тамагыма килеп тыгылды да телемне аз гына да кыймылдамас итте. Әхтәмнең дә күзләрендәге очкыннар бик тиз сүнде.

– Габделнур малай, кызыл турымның колыны сиңа берүзеңә кала инде. Кызыл туры колхозныкы булса да, инде сез дә колхоз ич. Колын чакта ук күз-колак бул. Ат булып үсеп җиткәч, гел үзең җигәргә кара, яме.

Шунда гына күзем төште. Алар төялгән бик иске арбага кызыл турыны түгел, шактый үшән аланы җиккәннәр, арба башында исә, дугадай бөкрәеп, мин исемен дә белмәгән түбән очның бер абзые утыра иде. Ул арада олаулар янында кулларын бутый-бутый гел ниләрдер сөйләнеп йөргән милиционер бугазын ертырдай итеп кычкырып җибәрде. Олаулар акрын гына кузгалып китте. Әхтәм, сандык өстеннән күтәрелә төшеп, миңа кул изәде. Әхтәмнең әтисе белән әнисе олаулар артыннан җәяү генә атлыйлар, Әсма апа тыела алмый үкси, Заһидулла абый исә аңа ачулы сүзләр әйтә, үзе гел хатынының аркасын сыйпый иде.

Олаулар Көек тавы юлыннан күтәрелгәндә, алай кара өермә купмады кубуын, әмма минем йөрәк ул көндәгегә караганда да дөпелдәбрәк тибә иде.

Сабый чакта нәрсә? Ул болытлы көн хатирәсен янә гел кояшлы, бик тә күңелле истәлекләр катнашы басып китте. Урак өсте җиткәч, әни ерак басудагы кыр станында кунып-төнеп эшләргә китте. Без бала-чаганы Шәймәрдән абыйларның бушап калган өендә ачылган яслегә җыйдылар. Мүкәләп кенә йөрүче сабыйлар да, инде көзгә мәктәпкә керергә яше җиткәннәр дә бар иде ул яследә. Шунда ашыйбыз-эчәбез, күбебез шунда төн кунарга да кала. Бик кызык уеннар уйныйбыз. Җитәкләшеп түгәрәккә тезеләбез дә уртада калган малайга яисә кызга атап җыр җырлыйбыз:

Габделнур туган көнендә

Без пешердек ак калач,

Менә моның зурлыгы,

Менә моның биеклеге…

Кулларыбызны киертә-киертә өскә күтәреп, аннары ян-якка җәеп күрсәтүебезгә караганда, ай-яй галәмәт зур булырга тиеш бу ак калач. Кайдадыр пешерәләрдер дә инде андый калачны, менә урак кына бетсен, бездә дә пешерерләр әле.

Аннары икәү-икәү җитәкләшеп сафка тезеләбез дә Симет елгасына сукоенырга төшеп китәбез. Урамнан гел җырлап үтәбез.

Без үктәбрәтләр,

Һәр эштә үрнәкләр!..

Шулай күңелле генә җырлап барганда, каккан казыктай туктап калганнарым хәтердә. Чаттан, чытыр чабып, кызыл туры килеп чыга. Арбага аягүрә торып баскан егет-малай, дегетләгән кара чыбыркысы белән арт сыртына бар көченә кундыра-кундыра, кызыл турыны кууын белә.

– Әйдә, кулак калдыгы! Колхозга дигәндә, көчеңне жәллисең?! Атла җәһәтрәк. Җәһәтрәк! У-у, кулак калдыгы!

Бөтен тәнем чытыр-чытыр куырыла, гүя сумалалы чыбыркы минем җилкә тамырына гына төшә кебек. Колак төбендә Шәймәрдән абзыйның: «Барыгыз, дус булып кына бияләрне сугарып менегез. Чабышмагыз, юыртып кына. Колынлагач чабышырсыз», – дигән сүзләре яңгырап киткәндәй була.

Ә арба башындагы егет-малайның дегетле чыбыркысы аның саен кызыл туры сырты өстендә яшен булып уйный.

Тәрбияче апаның кырыс тавышы сискәндереп җибәрә:

– Габделнур, сафтан калма! Ярамый алай сафтан калырга!

Көннәр көзгә авышкач кына, әни ерак станыннан кайтты. Шул көннәрдә бик тә күңелле «Уңыш» бәйрәме үтте. Сабантуйлары уза торган тал тирәкле әрәмәлектә бик зур казан астылар. Аш кайнаган арада председатель Солтанов, кулларын болгый-болгый, нотык сөйләде. Аннары: «Ударникларга дан!» – дип, унлап кешегә бүләкләр өләште. Кемнәргә нәрсәдер, минем әнигә кызыл яулык бүләк иттеләр. Бу яулыкны бөркәнмәсә дә, әнинең кояш кызуыннан бөтен йөзе, хәтта чәч юллары да кып-кызыл иде. Аннан соң да әнинең бүләк кызыл яулыкны бәйләп йөргәне булмады шикелле, шунысы гына бик истә: соңрак, пионерга кергәч, миңа әллә ничә кызыл галстук чыкты аннан.

Әни кыр станыннан кайткач, мин яслегә йөрми башладым. Караңгы төшәр-төшмәс, атлар эштән кайтыр чакны чамалап, тизрәк конюшняга чаба идем. Менә корсак йоннары укмашып-укмашып каткан кызыл туры кушаяклап чабып кайтып төшә. Тирләүдән кара-кучкыл төскә кергән. Башына кызылармеец фуражкасын киеп алган шул ук егет-малай арбадан сикереп төшә дә дилбегәне миңа ыргыта:

– Мә, Куштаныңны тугарып ал. Минем җыелышка барасы бар, вакытым тар. Пунял? – ди ул һәм, маңгаена төшеп йөдәткән фуражкасын әле арткарак чөеп, әле кырын салып, эре генә китеп тә бара.

«Куштан» – кызыл турының яңача исеме. Аратасы өстенә дә бишни кара белән кыек-мыек итеп шул сүз язып куелган.

Мин дилбегәне алуга, кызыл туры тын гына кешнәп куя. Сәлам бирүеме бу аның. Яисә: «Тагын әллә кая алып китмә инде мине, бик ардым ла», – дип үтенүеме? Үзе, муенын борып, эченә карап куя. Әллә, «корсагым бик артты», дия микән?

Әй, сабый! Ул чакта һич аңлый алмаганмын шул. Бөтенләй башка сүз әйтергә теләгән икән ләбаса миңа кызыл туры. Тагын икеме, өчме көннән соң, биякәем колын салды. Шул чакта түккән күз яшьләрем!

Иә ярар, сезнең завтрак сәгате җитте бугай, кер инде син, Полина Ивановнаны ачуландырма, ашарга соңарып йөрүчеләрне бер дә яратмый раздатчицабыз. Тукта, онытылганчы шуны гына әйтим. Еллар үтте, ул егет-малай дигәнем (исеме Котбетдин аның, авылда Боламык Котбый дип йөртәләр иде) соңрак бригадир булып алды, колхозда комсомол башлыгы итеп тә куйдылар үзен. Утыз җиденче елны беренче председателебез Солтановны, «халык дошманы» дип, кулга алдылар. Шул көннәрдә авылда йөргән сүзләр без малай-шалай колагына да барып җитә, шул сүзләрдән безнең дә чәчләр үрә тора иде. «Сарык тиресе ябынган бүре булган икән ул Солтанов, беләсең килсә. Казанда, алай гынамы, Мәскәүдә дә ата контрлар белән свәздә торган, ди. Сәвит властен бәреп төшерү турында бик хәтәр эшләр эшләп, планнар корып ятканнар болар. Ә безнең чекистлар бик сизгер, бик оста эш йөртә. Шап!..  Эзләренә генә китереп басканнар!..» Болары кәнсәләрдә, кибет алдында ачыктан-ачык сөйләнә. Әмма «чышын-пышын» бөтенләй башка сүзләр дә йөри иде. «Котбый гына башына җитте Солтановның, шуның әләге белән китте ул. Үзе председатель булып утырасы килә инде ул Боламыкның. Әй, заманалар!..»

Ләкин алай арт яктан гына кереп өстәл башына менеп утыра алмады Боламык. Утыз сигезенче елны, төнлә килеп, Котбыйны үзен дә алып киттеләр. Нәрсә өчен, нигә? Авыл бу турыда ни яхшыдан, ни яманнан сүз дәшмәде. И-и, аңлап кына бетерешлеме соң ул елларны!?.. Солтанов бернинди эзсез-хәбәрсез юк булды. Котбый сугыштан соң әйләнеп кайтты тагын, ташбаш. Алай дим дә… Бик бетәшкән иде, төзәлмәс үпкә чире эләктергән мескен. Череп беткән нигезгә кайтып төште бу. Әти-әнисе инде вафат, туганнарыннан кайсы сугыштан кайтмады, кайсы кая читкә чыгып киткән. Ничәдер айлар ферма өендә торып ятты да дөнья куйды мескен. Әй, язмышлар…

Йә ярар, кер инде син. Кәефең булса, кичкә чык. Минем ак чәчләрдән чыккан иде бит сүз, ул хәлләргә әле барып та җитмәдек. Ә-ә, әнә кызыл туры уйларны бала чакларга алып китте бит. Шулай ул ат халкы. Ярар хәзергә!.. Әйдә, малкай, эшебездә булыйк инде без. Хәзергә, туган!

 

6

 

Җәйге җылы кичләрне, бигрәк тә шимбә-якшәмбедә, шифаханәнең бакча ишегалды күңелле бер кече Сабан туена охшап кала. Авырулар янына, күчтәнәчләрен күтәреп, туган-тумачалары килгән. Күпләр бала-чагаларын да иярткәннәр. Кайсыдыр, чирләп киткән якын кешесенең күңелен күтәреп җибәрү өчендер, тальян да алып килгән. Әнә ул арада дәртле-шаян көйгә сыздырыпмы-сыздыра. Сөйләшүләр дә, башлыча, уен-көлкеле. Бала-чага, ни арада дуслашып та китеп, йөгерә-чаба чырык-чырык уйнаша-шаярыша башлый.

Әмма бу кече Сабан туена бераз карап торсаң, күңелне тиз арада ачы бер сагыш биләп ала. Кеше гомеренең шат Сабан туе түгел, ә аның шулай гаять оста яшерелгән кайгы-хәсрәте, тирән фаҗигасе чагыла ич монда. Сәламәтлекнең кадерен авырып киткәч кенә беләсең. Авырып киткәч, инде аяктан егылгач… Ә бит… адәм баласына авыру-чир көтмәгәндә, кисәк кенә киләмени? Гомер юлыңның, тормыш итү рәвешеңнең, ниһаять, заман-елларның җәзалы бер нәтиҗәсе ич бу! Кешеләрнең эчке сиземләве әнә шуны тоеп алган да, инде менә бер-беренә сер бирмәс өчен, уен-көлкесен сибә, гармунын тарта… Ә бу вакытта палатадагы берәр-икешәр койкада кайсыдыр, авыр операциядән соң башын да күтәрә алмыйча, сыкранулы ыңгырашып ята, кайсыдыр тоташ гипс эчендә кыймылдый да, иркенләп сулыш та ала алмый интегә.

Әнә шулай моң-хәсрәтен эченә тирән үк сеңдергән шау-гөрле ишегалдында акрын гына йөренәм. Минем янга да берәрсе килеп чыкмасмы? Юктыр, үзем әйттем бит, мәшәкатьләнеп килеп йөрмәгез, дидем, хәлем әйбәтләнгәннән-әйбәтләнә, тиздән чыгам, дидем. Ә күңел һаман эзләнә, өметләнә…

Шулай йөргәндә, күземә таныш ак чәч чалынды: агачлар ышыгындагы эскәмиядә Габделнур, ирле-хатынлыдыр, бер пар белән сөйләшеп утыра. Тулы-эре бәдәнле ир зәңгәр якалы коңгырт халаттан (өеннән китергәннәрдер, больницада мондыйны бирмиләр), кулында шомартып-лаклап ясалган саллы гына таяк, шуның белән ул туктаусыз әле аяк очларына суккалый, әле җиргә сыргалый, үзе нидер сөйли. Затлы гына киенгән ханым да таяктан күзләрен алмый. Купшы күпертеп, алкалап-бөдрәләп таралган кыска чәчләренә инде чал йөгергән булса да, ханымның йөзендәге яшьлек чибәрлеге алай сулмаган. Кырау тиеп тә бирешмәгән матур чәчәк.

Габделнур да больницада ятучыны игътибар белән тыңлый иде бугай, ә карашы таякка түгел, ә авыруның ялтыр пеләш башы аша каядыр еракка текәлгән. Әбәү! Бармак арасына төтенләп торган сигарет кыстырган ич Габделнур. Тартуны ташлаганга унынчы ел инде, дигән иде ич.

Авыру ир урыныннан торды. Күрешергә дип Габделнурга сул кулын сузды  (уңы җансыз салынып тора иде). Габделнур сузылган кулны алмады. Әллә күрмәдеме, бу вакытта ул ханымга нидер әйтә иде. Ханым да урыныннан күтәрелде. Ул торуга, Габделнур да җәһәт урыныннан купты. Ханым белән Габделнур берьюлы баш иешеп хушлаштылар да, ханым бер аягын авыр гына сөйрәп китеп баручы ире артыннан ашыкты.

Акрын гына атлыйм, күрмәсә-дәшмәсә Габделнур яныннан тын гына үтеп китәргә иде исәбем. Юк, күзен төшермәсә дә, күрде үземне, эскәмиядә бер якка шуышыбрак, кулы белән мине утырырга ишарәләде.

– Көннәр ничек әйбәт тора, – дидем, мондый чактагы «сүз җилеме»н кабатлап.

– Урак өстенә заказ биреп куйгандай инде.

Эскәмия аркасына киерелебрәк, бераз сүзсез генә утырдык.

– Танышыгызны очраттыгыз бугай? – дидем мин, чирле ир белән чибәр ханым китеп барган якка ымлап.

– Ие. Танышлар.

Бер тыннан соң өстәп куйды.

– Тәртә башлары эләгешкән чаклар да булды. – Юл чалуларсыз гына булмый инде ул.

– И-и, без үткән юллар… Чалулы гынамы соң! Сикелтәле, баткаклы, упкынлы.

– Елларына күрә юллары инде.

– Шул-шул.

Сүзгә гаять юмарт Габделнурның бүген бер дә алай җәелеп китәргә исәбе юклыгы сизелеп тора иде. Мондый чакта тын гына утыр йә үз юлыңда бул инде. Мин әйбәт танышыма сүз дәшеп борчымый тын гына утырырга кулайрак санадым.

Күпмедер утыргач, Габделнурның теле нәкъ гадәттәгечә ачылып китте.

– Беркөнне безнең сүз минем ак чәчләрдән чыккан иде бит? Менә бу пеләш башның да шактый катнашы бар ул тарихта. Ирек атлы ул. Мирбаев Ирек. Хатыны Факия… Әй, кара инде мине мәнсезне. Кәефләрең ничек соң, туган? Ярыый. Шулай була күрсен. Бер башлагач, сөйләп бетерим инде мин. Ялыкмасаң.

 

(Дәвамы бар.)

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас