

(Дәвамы.)
VII
Ниһаять, көннәр дә җылытты, җиргә яз килде. Зилә туган якка – Башкортстанга кайту хәстәрен күрә башлады. Аның нинди юллар белән кулга билет төшергәнен Тәңре үзе генә белә. Газап-кайгылардан, кеше мохтаҗлыгыннан да үзенә акча эшләүче бәндәләр бар бит. Соңгы елларда алар бигрәк күбәеп киттеләр. Аерым контейнер алып, әзме-күпме калган әйберләрне үзләре белән алып кайту турында уйлыйсы да юк. Булган акчаларын тиененә кадәр җыйгач, өчесенә билетка чак җитте. Ә Илдарны үзләренең фамилиясенә күчерү үзе бер газап булды. Ярый әле ришвәтчеләр бар. Кемгә күпме түләргә икәнен Зиләгә туп-туры әйттеләр. Теге йорт астында абыйлары белән бергә әтисе белән әнисенең дә вафат булганнарын, Зилә апасы белән Фәйзулла абзасыннан башка якын кешесе юклыгын әле бала гына булса да, малай да аңлый иде.
Зилә өйгә арып-талып кайтканда, ул көн дә сораштырып торды:
– Апай, ничек? Апай, булдымы? – дип өзгәләнде. Фәйзулла белән Зилә: “Башкортстанга кайтабыз, улым, туган якларга”, – дип сөйләнгәч, ул:
– Ә минем дәүәни белән дәүәтиләргә кайтабызмы? Алар да анда яшиләр, – диде.
– Әгәр дә, улым, исән-сау кайтып җитсәк, дәүәниең белән дәүәтиеңне, һичшиксез, табарга тырышырбыз, – дип җаваплады Зилә.
Юлга әзерләнү, төрле документ-кәгазьләр тутыру мәшәкатьләре артта калды. Тик фатирны гына сатып алырга теләүче табылмады. Чөнки Дүшәмбедә өй-фатирларын ташлап, безнең якка кайтучылар бихисап иде. Йортны бер таҗик дусларына калдырдылар. Яхшы кеше икән үзе.
– Туганнар, болай бөтенләй бушка була бит. Ичмаса, менә шуны алыгыз, – дип, бер капчык дөге белән бер капчык киптерелгән йөзем бирде. – Юлда ризыкка булса да алмаштырып, тамак туйдырырсыз, – диде. – Мин үз илемдә, мин ничек тә табармын. Сез исән-имин кайтып җитегез. Ходай насыйп итсә, дөньялар тынычлангач, бәлки, очрашырбыз да әле, – дип калды.
Иртәгә юлга кузгалабыз дип торганда, кичләтеп кенә фатир ишекләрен бер олы яшьтәге ханым шакыды. Гафу үтенә-үтенә, сүзен башлады:
– Якташларбыз икән, кичә генә белдем. Чиләбе ягына кайтасыз бугай. Минем сезгә кечкенә йомышым бар иде. Чиләбедә туганым яши. Шуңа әзрәк күчтәнәч, дару үләннәре җибәрергә иде исәп. Сеңлемнең авыру кызы бар, шуңа иде бу үләннәр. Үзем дә кайтарып килер идем дә, ирем менә бишенче ел инде түшәктә сырхаулап ята. Тора алмый, – дип, ара-тирә яшен дә сөрткәләп алды.
Фәйзулла үзләренең ишек төбендә өелеп торган юл әйберләренә күрсәтеп:
– Үзебезнең дә әйбер җитәрлек бит әле, апа. Менә бүген тагын бер капчык дөге белән бер капчык йөзем дә өстәлде әле, – дип санап китте. – Аннары безнең йөри алмаган гарип улыбыз да бар. Бик авырга туры килә, – дигәч, теге ханым:
– И яшьләр, яшьләр, сезгә бер капчык дөге нәрсәгә хаҗәт тә, бу йөзем нәрсәгә. Сатыгыз миңа, акчасын хәзер үк бирәм, – дип, куеныннан бер төргәк акча чыгарып өстәлгә салды. – Ә менә шушы акчага Чиләбегә кайткач, үзегезгә күпме кирәк, шул кадәр ризык алырсыз. Анда азык-төлек бик очсыз, – дип, кире кагарга урын калдырмады.
Зиләнең чамалавы буенча, апа дөге белән йөземне ике-өч тапкыр кыйммәткә алды. Була бит кайбер кешеләр, йомышларын ничек кенә булса да синнән үтәтә. Бу апа да шундыйрак, күрәсең. Зиләнең ай-ваена карамый, ике чемодан тоттырды.
– Менә монысы – әҗере, – дип, тагын азрак акча бирде. Зилә бу акчаларын алмаган да булыр иде, әмма Чиләбедән соң да кайтасы барын уйлап, алды.
– Минем туганнарым вокзал янында гына тора. Мин аларга шылтыраттым. Сезне килеп төшү белән каршы алырлар. Менә шушы хатны да тапшырырга онытмагыз инде берүк, – дип, Зиләгә хат та бирде. Теге ханым чыгып киткәч кенә Зилә җиңел сулап куйды.
VIII
Юл газабы гүр газабы дигәндәй, менә Чиләбегә дә якынлашып киләләр. Дүшәмбедә үк Зиләләр янына урнашып алган бер ир кисәге генә, юл буе бер кәлимә сүз әйтмичә, тик боларны күзәтеп кайтты. Вакыт-вакыт югалгалап торды. Бигрәк тә теге хатын биргән чемоданнарны күзәтте. Моны Зилә хатын-кыз сизгерлеге белән аңлады. Шикләнсә дә, Фәйзуллага әйтеп тормады. Чөнки бөтен биштәр-капчыкларны алар Зилә утырып килгән урындык астындагы әрҗәгә тутырганнар иде. Шул сәбәпле, тиз генә тегеләй-болай урлап алып китәрлек түгел әле, дип, Зилә үзен-үзе тынычландырды. Шулай да Зиләнең йөрәге шикләнүдән сулкылдап куйды.
Юлда шулай инде: берәр тукталыш якынлаша башладымы, китә ашык-пошык әйберләр әзерләү. Бөтенесенә җан керә. Тыныч кына килгән балалар елаша башлыйлар. Бигрәк тә монавы бер көтү чегәннәр балаларын елата-елата, халыкның котын алып, шау-гөр килеп, бер вагоннан икенче вагонга күченә башладылар. Юл өстендә караусыз торган төенчекләрне дә үзләре белән сыптыртып киттеләр. Чиләбегә җитәрәк халык шаулаша башлады, гүләп торган умарта күченә әверелде, диярсең.
Зилә дә әйберләрен барлап, теге ике чемоданны Фәйзуллага тоттырды. Үзе бер биштәрен аркасына асып, берсен кулына тотты. Илдарны да күтәреп алды. Тик әйберләр һаман калды. Ярдәм итешергә, әйберләрне күтәрешеп төшерешергә берәрсенең булышуын сорармын инде дип уйлап та өлгермәде, поезд, тәгәрмәчләрен сызгыртып, ах-ух килде дә, туктап калды. Әйберләр байтак шул. Зилә теге, күзләрен шатландырып килгән ир кисәген бик өнәп бетмәсә дә, үзе ярдәм итешергә теләп, әйберләрне чыгара башлагач, ярдәмен кире кагарга базнат итмәде.
Әйберләрне төшереп, перронга аяк баскач, Зилә, ирексездән, тирән сулап куйды. Төнге салкын һава тынчу вагоннан төшкән кешеләргә шулкадәр саф, чиста, сулап туйгысыз тәмле тоелды. Зилә дә: “Их, үзебезнең Урал һавасы! Туган җиргә ерак булса да, үзебезнең һава – йөрәккә дәва шул”, – дип уйлап та өлгермәде, кырларына фырт кына киенгән ир белән хатын килеп тә басты. Шунда ук алар:
– Исәнмесез, Зилә апа, ничек кайтып җиттегез? – дип, ни урысча, ни татарча дигәндәй, сораштыра да башладылар. Зиләләрне күзәтеп килгән ир кай арададыр әйберләрне куеп, юкка да чыккан. Ир белән хатын бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, Зилә белән Фәйзулланың ничек кайтып җитүләрен сорашып, юл хәлләрен белештеләр. Зилә тәүдә аптырап:
– Бәй, мин сезне танып та бетермим бит әле. Кем дип әйтергә дә белмим, – диде.
– Без сезне каршы алырга килдек. Әйдәгез, машина көтеп тора, – диде дә ир, кулларын селтәп, вокзалдан чит якка күрсәтте. Ул Фәйзулла кулыннан бер чемоданны алды һәм перронда торган бер биштәрне күтәрде. Яшь хатын Илдарны күтәрергә чамалаган иде дә, Зилә:
– Юк, юк, әнә теге биштәрләрне күтәрегез, – дип, калган төенчекләргә күрсәтте.
Илдарын чит кешегә ышанып тапшырырмы соң Зилә. Бер баласын югалтты бит инде. Кабере дә чит-ят җирләрдә калды. Зиләнең күңеле әрнеп, йөрәге чәнчеште. Менә үзләре исән-сау булгач, туган якларга да аяк бастылар. Ә уллары мәңгегә читтә калды. Уфа тимер юл вокзалыннан бердәнбер чемодан белән чыгып киткән булсалар, егерме биш елдан артык вакыт узгач, кире Чиләбе вокзалына да шул ук бер чемодан белән кайтып төштеләр. Тик төенчек-биштәрләр генә күбрәк. Шушылай кайтып төшәрбез дип уйлаган идемени алар.
Ярый әле, исән-сау монда кадәр килеп җитә алдылар. Әнә, кайбер кешеләрнең, таможня тикшерүе, дип, хәтсез әйберләрен, зиннәтле алтын-көмешләрен дә алып калгаладылар. Бигрәк тә Казахстан читендә. Ә Зиләләргә күз салучы да булмады, дияр иде, бер олы юан казах абзый гына: “Сезнекеме, сезнекеме?” дип, чемодан-биштәрләрне барлады. Фәйзуллага төртеп күрсәтеп: “Әтиегезме? ” – дип сорагач, Зилә бик кыен булса да, баш кына какты. Гарип баласы да булган Зиләгә бик бәйләнмәделәр. Исән булыйк, дип уйлап алды хатын. Исән булса башлар, мөлкәт табылыр. Аллага шөкер, әле икесенең дә кулыннан эш килә. Әзрәк туган-тумача ярдәм итсә.
Алар теге фырт кына киенгән яшь ир белән хатынга иярделәр. Менә Аллаһның рәхмәте. “Бирәм дигән колына, чыгарып куйган юлына”, дип сөйләнә-сөйләнә, каршы алучы ир белән хатынга рәхмәт укыды алар. Туган якларга исән-имин кайтып төшүләренә шатланган Зилә белән Фәйзулла үзләрен иярткән ир белән хатынның үзара шикле генә сөйләшүләренә дә, серле генә итеп бер-берсенә карашып алуларына да игътибар итәрлек түгелләр иде шул.
Тимер юлны товар вагоннары астыннан мүкәйләп диярлек кисеп чыга-чыга, кара тиргә баттылар. Зилә үз гомерендә дә теге чемоданнар тоттырган хатын әйткән урамны таба алмас иде. Әл дә болары каршы алдылар. Илдар да, нишләптер, тынычсызлана. Зиләнең колагына пышылдап кына:
– Зилә апа, мин куркам, безне кайда алып баралар ул? – дигәч, Зилә дә шомланып китте. Алдына-артына күз салгалый башлады. Алай-болай шикләнерлек бернәрсә дә юк кебек. Тик, шик йөрәккә бер кереп утырдымы, бетте. Ул үсеп зурая һәм үрчи. Ул да шикләнә башлады.
Чынлап та, качып дигәндәй, кайда баралар соң алар? Бөтен кеше тимер юл вокзалы алдына, автобус, такси торган якка чыгып китте. Ә алар бөтенләй кире якка – тискәрегә баралар. Электровоз гудоклары, әле анда, әле монда яңгыраган радиодинамиклардан диспетчер һәм тимер юлчыларның үзара сөйләшкәннәре, әрләшеп кычкырышканнары гына ишетелә.
Эчне пошырып, яңгыр сибәли башлады. Дүшәмбедә әле җәй дәвам итсә дә, Уралда күптән кара көз шул. Безнең якның көзе Дүшәмбенең кышы кебек инде ул. Прожектор утлары һәм радиодан ишетелгән тавышлар артта калды. Зиләнең шомлануы артканнан-арта барды һәм ул, шикләнеп, сорап куйды:
– Еракмы әле? Бара торган йортны вокзал янында гына дип әйткәннәр иде безгә, – диде. Каршы алырга килгән хатын:
– Юк, юк. Машина әнә генә тора, – дип, алга, караңгылыкка күрсәтте. – Хәзер барып җитәбез.
Килгән җирләре шәһәр чите, ахры. Өйләр биек коймалы. Күбесе беркатлы, ара-тирә икешәр, өчәр катлы бай-бай өйләр дә бар. Урам бик пычрак, шуңа да аяк киемнәре лычма су булды. Битләрне игәүләп яңгырлы, суык җил исә. Хәтсез генә ара үткәч, алдан юл ярып барган ир туктап, тәмәке кабызды. Шул мизгелдә урамның теге башында машина тавышы ишетелде. Тәмәке кабызу шартлы бер хәбәр булды, ахры. Шул машинада түземсезлек белән Зиләләрне көтеп торучылар алар янына килеп тә җиттеләр. Зилә дә, Фәйзулла да моны искә алмады.
Машина ишеге ачылып китте. Әзмәвердәй гәүдәле бер ир арткы ишекне, багажникны ачты.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.